Логотип Казан Утлары
Шигърият

БҮРЕ «ПОХОДЫ»

Комсыз бүре шулай бер чакны

 Әй кирәкме сибү борчакны:

«Мин бит хәтта сезнең филегезне

 Бер кабуда йотам, белдегезме?»

 Кемдер шунда «Булмас!» дидеме,

 Әллә бүре исерек идеме,

Исен җыяр-җыймас бик кинәт

Ул ташланды филнең өстенә.

 Фил нишләсен? Шундук борыны

Белән элеп алды бүрене

Һәм... тапмады бүре соңынтын

Алты кабыргасын, бер ботын.

Сыртлан, аю, тиен, төлкеләр

Кычкырышып аннан көлделәр.

Бу көлүгә бүре гарсенде.

Үз тиресен үзе тарсынды,

Һәм уйлады «җирне актарыйм» дип,

«Җуйган данны кире кайтарыйм» дип,

Чакырып алды шунда сарыкны, Б

ер кәҗәне һәм бер тавыкны.

Мәче белән тычкан килделәр —

«Ни боерасың, шаһым!» диделәр.

Бүре шунда бик зур речь тотты,

Бөтенесен болай куркытты:

«Мин чакырдым сезне, туганнарым.

Фаш итәргә филнең планнарын.

Кан эчүдән явыз һич туймый ул,

Беләсезме хәзер ни уйлый ул?

Хәйлә белән сезне тотарга да

Берәм-берәм кабып йотарга.

 Әй дөньяның кәҗә, сарыклары,

Мәчеләре, үрдәк, тавыклары,

 Күптән көткән изге көн килде.

 Тетеп ташлыйк әле без филне.

Шуның өчен бөек терлекләр

Берләшик без изге берлеккә.

Оештырыйк тәре походын.

Ашыктырыйк филгә табутын.

Ул канэчкеч безне тотканчы.

Берәм-берәм кабып йотканчы

Үзебез аның башына ирешик

Һәм үзара тигез бүлешик:

 Сарык, сиңа булыр колагы,

Гитлерның СССР  карты тәре походы oештыру планы бик нык очрады.

Газеталардан

Тавык, сиңа аның тоягы,

Кәҗә, сиңа аның койрыгы 

Сиңа, мәче, борын җыерыгы! 

Миңа ярар шунда гәүдәсе дә...»

Аптырашып калды һәммәсе дә:

«Дөрес, фил — зур, дөрес, фил—

көчле, Әмма чыннан ул кан эчкечеме? 

Юк, юк, аннан яхшы, аннан тыйнак

Кем бар бездә? Уйлап карыйк чыннан...

Нигә аңа безнең җаныбыз, 

Итебез һәм җылы каныбыз,

Һәммәсеннән элек бигерәк 

Аны бүлешү безгә пик кирәк?

Нигә безгә аның колагы, 

Тавык өчен нигә тоягы, 

Кәҗә өчен нигә койрыгы. 

Мәче өчен — борын җыерыгы?»

Бу сүзләргә торгач колак салып,
Болай диде шыпырт бер карт сарык:

«Туганнарым, әйтү дөресме 

Ит сөя дип филгә карата? Түгел, әлбәт.

 Әмма бер эшне Истән ычкындырмау тиешле:

Бүре үзе итне ярата!

Читен түгел моны сынавы:

Кире генә кагып карагыз

«Берлек» турындагы соравын, 

Кагасызмы? Ничек чамагыз?»

Шулай итеп куркып тегеләр 

Бүре тәкъдименә күнделәр. 

Нәрсә белән бу эш беткәндер. 

Безгә мәгълүм соңы бердәнбер:

Изге берлектәге сарыклар,

Кәҗәләр һәм мәче, тавыклар 

Табут күтәргәннәр бер заман, 

Әй баралар гөрләп урамнан, 

Әй җырлыйлар шат, көр, тук кебек,

Моннан кызык бәйрәм юк кебек. 

Кайталармы җиңеп походтан?

Ә кем анда филме табутта?

Сирень ата майның кичендә.

 Бүре яга табут эчендә.