Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЛКАН ЯШЬЛӘРЕНӘ

РАДУЛЕ СТИЙЕНСКИЙ

Таң алдыннан янган йолдызлар күк

Кемнең, балкый мәгърур күзләре?

Янып торган уттан кайнар булып

Кемнең тибә дәртле йөрәге?

Кемнең ташый көчле мускуллары?

Канатлы җил кебек адымнары?

 Исәнмесез, Балкан яшьләре?

Сәлам сезгә, яшьлек гаскәре!

Ике ягы буйлап мин Дунайның

Ояларын күрәм көч һәм данның:

Әй, черногор халкы, словаклар, 

Әй, Босния халкы һәм долматлар,

Әй сез, безнең серб туганнар,

Егетләре! Лика, Крбаваның,

Киң җилкәле батыр Хорватиянең,

Әй, азатлык сөйгән болгарлар! 

Триглавның кыя тауларыннан

 Биек Скадра каласынача, 

Буковина урманлыкларыннан

Шаулы Ядран елгасынача, —

Коралларга, Балкан яшьләре!

Үкереп килә фашист танклары 

Былчыратып изге туфракларны.

 Таптый алар данлы сөякләрен,

Бабайларның безнең каберләрен.

Сезгә бит ул», яшьләр, батырлыкны

 Мирас итеп үлде бабайлар;

Сезгә бит ул дәрт һәм кыюлыкны

 Өйрәттеләр безнең аталар.

Сез, тупланып көчле отрядларга,

1 Черногория шагыйре Радуле Стийенский бу шигырен 10—11 нче августта Москвада үткәрелгән славяннар митингысында сөйләде.

Таулар буйлап, җилдәй очыгыз!

Яңакларны омладинкаларның 

Алсуланган битләренә түгел,

 Прикладларга бүген куегыз!

Пуляларны ләгънәт свастиканың

 Үзәгенә төзәп атыгыз!

Саклау өчен азат яшьлекне,

 Ватан өнди: яшьләр сугышка!

Кис дошманны, белми куркуны,

Ирек бирмә яман хурлыкка

Урнашырга туган җирләреңдә.

Күренмәсен синең күзләреңдә

 Оят уты, сиңа караганда,

Килер токым сине сынаганда.

 Яшь балалар безнең бу елларда

 Синнән коллар булып калмасын,

 Европаны ирек нурласын!

 Син ялгызың түгел, — славяннар

Күтәрелде бар да коралланып,

Көрәшләргә өнди барлык чаңнар,

 Үкерәләр туплар ярсуланып.

Яшьләр! Сезнең туган йортыгызга

 Басып керде юха еланы,

Сезнең ялкынланган йөрәкләргә

 Батып керде очлы тырнагы.

Кыя таулар, аның куышлары,

Батыр яшьлек!»— синең дусларың;

 Шунда кайра изге кылычларны,

Канын агыз явыз дошманның!

Тау башлары торсын нурланып,

 Янгын угы белән чолганып!

Җиңү өчен һич тә кызганмыйча,

 Утка ыргыт барлык малыңны,

Кабахәткә бирмә пычратырга

 Якты йөзле кыяларыңны.

Каң кушылып шунда ялкыннарга, 

Дөрли-дөрли янсын, кайнасын,

Бернәрсә дә бирмә фашистларга,

 Көеп беткән кара таштан башка

Һичбер нәрсә аңа калмасын.

 Гитлер эчеп славяннар канын

Бастырырга уйлый сусаганын, —

Утлы ачу эчер үзенә.

 Кургаш төкер елан күзенә.

Курыкма һич фашист еланнардан, 

Камалмаслар безнең янгыннардан, —

 Кызганмыйча кыйна һәммәсен.

Юлла булган барлык агачларга,

Барлык баганага һәм ташларга

Тезеп чык син шулар гәүдәсен!

 Шунда каберләре тирәсеннән

 Хурланышып этләр узсыннар

Һәм козгыннар шахшы итләреннән

 Чирканышып, читләп очсыннар.

Тупланыгыз бергә славяннар,

 Үрнәк итеп эшен русларның, —

Гөрзи белән башын сыта алар

Корыч өстле ерткыч дошманның.

Чатный өстендәге корыч кабык, 

Шахшы каны Ташый, җиргә агып

Кузгалыгыз, киләчәк сезнеке! 

Тополаның[I] даны сүнмәсен!

Туктамасын Сербия йөрәге,

Яшьлек көче күккә үрләсен!

Нинди рәхәт булыр, дуслар, безгә

 Уртак җиңү яулап алганда,

Дары исе сеңгән учыбызга

Йөзем тәлгәшләрен салганда!


[I] Топола — Сербиядәге бер авыл. Сербларның 1804 нче елгы милли-азатлык восстаниесе шул авылда башланган.