Логотип Казан Утлары
Шигърият

АНА ҺӘМ БАЛА

 

Бала төнлә куркып уянды,

Сикереп торды апа, ут алды:

Чү, чү, балам, йокла, борчылма,

Анаң синең башың очында.

Куркам, әнкәй!

—- Тукта, ни булды?

Мин Гитлерны күрдем төшемдә,

Күз алдымда туфрак убылды,

Гитлер чыкты шуннан шуышып,

Елан кебек тынчу сулышы,

Елан кебек суык, ялангач...

Тирә-якка посынып карангач,

 Ул ут төртте бик күп өйләргә.

Кемнедер шул янгын яктысында

Ул тотынды ашыгып эзләргә...

Кинәт мине күреп алды шунда

Һәм ыргылып минем өстемә

Алып китте мине өстерәп

Үзе чыккан упкын астына...

— Оныт, улым, моның барсын да!

Халыкларның тыныч тормышын,

Балаларның тәмле йокысын

 Буган сәгатьләре ләгънәт булып,

Тиздән аның, баш очында яшьнәр.

Тиздән, тиздән бөек Сталин кулы

Ул еланның башын өзеп ташлар

Сулыш алыр дөнья тиз көндә,

Кояш чыгар илләр өстендә.

Шатланырсыз шунда сез тагын —

 Башыгыздан сыйпар Сталин...

Елмайган төс белән тынды да

 Йоклап китте бала тын гына...