Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГЗАК ОБРАЗЫ

М. РАХМАНКУЛОВА

TACCP ның атказанган артисткасы

 

Тугзак— «Алтынчәч» операсының төп образларының берсе. Тугзак образы бу әсәрдә—халык патриотизмы, аның көчлелегенең символы итеп алынган. Тугзак үзенең халкында батырлык, үт­кенлек тәрбияли. халыкны — үзенең азатлыгы өчен кискен көрәшкә оеш­тыра.

Тугзак ана үз гомерендә бик күп җә­бер-җәфалар күрә, ул үзенең иң якын, иң сөекле кешеләрен югалта, явыз хан аның күзләрен чукытып алдыра, табан асларын ярдырта. Ләкин Тугзак — го­рур башын түбән ими, колларча һәлак булмый. Ул барлык авырлыкларны җиңеп. үзенең теләгенә ирешә—халык, җәберләнгән улларының каны өчен, явыз ханнан үч ала. Әсәр ханга үлем нәләте яудыру, көрәшкә ашкыну белән тәмам була.

Тугзак образы башта ук минем актерлек фантазиямне нык чолгап алды. Характер байлыгы ягыннан бик кат­лаулы булган бу образ, нык сөючән шәфкатьле ана йомшаклыгы белән бер рәттән, үзенең халкын оештыра алырлык батырлык, кыюлык сыйфатларын да үзенә туплаган.

Шушы катлаулы образның проблема­сын чишәр өчен композитор татар халык музыкасыннан файдалана һам аны элементар төстә (башлангыч кыяфәттә) калдырмыйча, симфоник үстерә бара. Шуңар күрә операның һәрбер темасы күңелгә ятышлы, ягымлы һәм шул ук вакытта яна, катлаулы, үзенең үсешен­дә гаҗәп күп төрле төсләр ала.

Операның музыка ягыннан шулай уңышлы чишелүе, икенче яктан, либреттоның бик югары сыйфатлы булуы, аның искиткеч матур телдә язылуы — театр коллективының спектакльне эш­ләү процессын бик күп җиңеләйтте. Музыкадагы чын халыкчанлык миңа Тугзак образы өчен кирәк булган бөек кешелек сыйфатларын, аңардагы сафлыкны табарга ярдәм итсә, андагы көч­ле динамика Тугзак ананы куәтле һәм үсүчән образ итеп бирергә, аның дөрес характерын, настроениесен табарга да булышлык итте.

Тугзак образын бөтен тулылыгы бе­лән сәхнәдә гәүдәләндерү өчен—аның шәфкатьле, йомшак күңелле ана булу, белән бергә туган иле, Ватаны өчен янучы көчле ихтыярлы кеше икәнен та­машачыларга җиткерү өчен — клавир һам либретто өстендә эшләү генә бик аз булыр иде, әлбәттә.

Бу опера өчен алынган чордагы тор­мыш, гадәт-җолалар, шул вакыттагы социаль һәм экономик шартларны ча­гылдырган тарихи китаплар һәм халык әкиятләрендәге халык геройларын ча­гылдырган махсус әдәбият белән та­нышу миңа үземнең хыялым да Тугзак образын тәмамланган бер образ игеп гәүдәләндерергә күп файда бирде. Мин Тугзак образына бик ияләндем һәм аны чиксез яратам.