Логотип Казан Утлары
Пьеса

СЕРЛЕ КАЗНА


(ЯКИ ИЛ АГАСЫ)

3 пәрдәлек пьеса

КATHАШУЧЫЛ ЯР:

Антон, карт крестьян

Лукач Франц

Арина, аның карчыгы Сергей, партком секретаре Мансур, кызылармеец немец солдатлары

Капитан — штурмовик Офицер

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Украина крестьян йорты. Вакыт кич. Өйгә караңгы тәтеп килэ. Пәрдә ачылганда еракта каты сугыш бара. Арина тәрәзәдән карап тора. Тышта хайваннар аяк тавышы. Чыбыркы шартлау, кычкырып мал куган авазлар ишетелә.

Арина. И ходаем, малларны авылдан куалар... бу карт кая гына йөри икән... Ярабби, нинди генә гөнаһ шомлыгыбыз аркасында бу афәтләрне безгә җибәрдең?

Ишек кагалар.

Кем бар?

Антон. Бу мин, Арина.

Арина. Антошамы?

Антон. Әйе, мин инде, мин, ач тизрәк.

Арина ача, ашыгып Антон керә.

Арина. Нишләп бик озак?

Антон. Иген коралларын озатырга булыштым.

Тышта самолет тавышлары ишетелә.

Арина. Әнә тагын килделәр. (Идәнгә ята.)

Антон. Курыкма, Арина, хайваннарга бомба ташларга тели­ләр. Әнә безнең карчыгалар килеп җиттеләр.

(лавада пулемет тавышлары.

Шулай, шулай, ныграк... Арина, безнекеләр бәрделәр. Самолетла­ры яна... Әнә мәтәлчек атып җиргә төшәләр.

 

Ирина. Күптән шул кирәк иде ул явызларга.

Антон. Менә нәрсә, Ирина, тизрәк әйберләрне җыярга кирәк. Ирина. Нигә?

Антон. Теләгән кешеләргә авылдан чыгып китәргә куштылар.

Ирина. Ннда китеп без нишләрбез икән?

Антон. Башкаларга ни булса, безгә дә шул булыр.

Ирина. Кара әле, Антон, уйлап эшлисеңме?

Антон. Әйе, Ирина, бик уйлап. Әйдә, җыен!

Ирина. Бәлки без картларга тимәсләр әле?

Антон. Әйе, тимәсләр... алар кулыннан качып котылган поляк еврей крестьяннарының зарын ишеттең бит. Шуларны күрә торып аларга кол булырга, аларга баш ияргәме?

Ирина. Анысы шулаен шулай инде. Тик шушы кадәр йорт җирләрне, тир белән эшләп тапкан байлыкларыбызны ничек ташлап китәрбез икән?

Антон. Мондый чакта байлык түгел, баш кыйбат. Исән бул­сак, малны табарбыз әле. Әйдә, өй җиһазларын, кием-салымнарны жыештырыйк. Озакламый ат җибәрергә булдылар.

Ирина. Ярый, син булмаса җыена тор, мин күршеләргә кереп чыгыйм, нәрсәләр алалар икән.

Антон. Бар, тизрәк йөр.

Арина китә. Антон ашыга-ашыга әйберләрне төенләргә бәйли. Сергей керә.

Сергей. Жыенасыңмы, Антон агай?

Антон. Әйе, Сережа. Әллә соңга калдыкмы?

Сергей. Юк әле, вакыт бар, иркенләп җыеныгыз. Мин сезгә икенче бер йомыш белән кергән идем.

Антон. Нинди йомыш ул, Сережа?

Сергей. Без сиңа бик зур җаваплы эш тапшырырга уйлыйбыз.

Антон. Нинди эш ул?

Сергей. Ни икәнен әйтермен, тик башта синең ризалыгыңны ишетәсем килә. Ул эш, әлбәттә, бик зур эш. Сезнең өчен үлем куркынычы белән бәйләнгәнен яшерә алмыйм. Шулай ук ул эшнең ватан язмышын хәл итүдә зур көч булу фактын да сиңа әйтмичә кала алмыйм. Менә шундый зур бурычны аңлы рәвештә алырга риза булырсыңмы?

Антон. Ватан өчен булганда нинди генә зур эш булмасын., мин үтәрмен. Тик нинди эш соң ул?

Сергей. Командованиенең тапшыруы буенча илле кешелек партизан отряды төзеп, урманда качып калабыз. Бүген төнлә белән немец бандитлары авылга кереп урнашу белән искәрмәстән һөҗүм итәргә җыенабыз.

Антон. һөҗүм итәргә җыенасыз?

Сергей. Әйе, Антон агай, һөҗүм итәргә. Җыланнарны таптап изгән кебек, һәммәсен дә турап кисәргә уйлыйбыз. Шуның өчен сез, Арина апа белән, авылдан китмәгез. Икенчедән, алар йоклар­га яткач кына безгә сигнал бирерсез. Менә шуны эшли алырсызмы?

Антон. Бик авыр эш бит, Сережа.

Сергей. Әйе, җиңел түгел. Без синнән дә кулайлы кешене тапмадык.

Антон. Ярый, мин риза.

Сергей. Рәхмәт, Антон агай.

Антон. Тик мин ул сигналны ничек бирермен икән?

Сергей. Менә ничек. Мич юллыгы аша өч тапкыр утка керо­син бөркерсең, ул утлар бүрек кадәр булып һавага очарлар да, безгә килергә кушарлар. Аңладыңмы?

Антон. Әйе, аңладым.

Сергей. Аңласаң, хәзергә хуш, сау бул. Анда мине иптәшлә­рем көтә торгандыр.

Антон. Ярый, хәерле юл.

Сергей. Сезгә хәерле эш.

Антон. Әйе, шулай булсын...

Озата чыга. Бераздан Арина белән керәләр.

Арина. Жыеп бетердеңме?

Антон. Бетергән идем.

Арина. Бетерсәң әйдә, күршеләргә ат килде. Әйберләрне са­лабыз.

Антон. Менә нәрсә, Арина, мин уйладым-уйладым да, калырга булдым.

Арина. Ничек? Калырга булдың?

Антон. Әйе, Арина. Монда туып, монда үстек, җитмеш ел буена салкын чишмә суларын эчтек, монда ук безнең ата-бабаларыбызның сөякләре күмелгән, монда ук элекке вакытта күпме күз яшьләребез түгелгән. Шулай булгач нигә без аны ташлап китәбез? Калыйк, бая үзең әйткәнчә без картларга тимәсләр әле.

/Арина. Бөтен авылның яше-карты киткәндә бер без генә ка­лыйкмы?

Антон. Калмый нишлисең? Анда китеп мылтык тотып сугыша алмыйбыз, башкалар шикелле зур эшләр дә эшли алмыйбыз. Шу­лай булгач, читтә моңаеп йөргәнче, башкаларга имгәк булганчы, калыйк шунда. Үләбез икән, яшебез яшәгән, ашыбыз ашаган. Үз туфрагыбызда, үз түшәгебездә үләрбез.

Арина. Нинди ут яктысы ул...

Тәрәзәдән карыйлар.

Антон. Ашлык басуларына ут төрттеләр.

Арина. Кемнәр? Немецлармы?

Антон. Юк, түгел. Үзебезнекеләр, яндырып китәләр.

Арина. Ярабби, күпме байлык, күпме игеннәр яна.

Антон. Әйдә янсын. Арина, дошманга калмасын! Шуның өчен дә алар котырган бүреләр өере төсле Украина икмәген ашарга - киләләр. Юк. саранчалар, юлбасарлар, икмәкне аны тирең белән ашларга, таңнан-таңга кадәр эшләп ашарга кирәк.

Тышта күп санда аяк тавышлары ишетелә.

Арина. Болар кемнәр?

Антон. Безнекеләр чигенәләр.

Арина. Кара инде күпме көч, күпме халык. Нигә сугышмыйлар, нигә шул явызларны җиңмиләр икән?

Антон. Жиңәрләр әле, Арина, сугыш эше серле төш шикелле, ул. Аны тиз генә юрап булмый. Чигенүнең файдалы ягы бардыр.

Танклар тавышы.

Арина. Кара инде кара, күпме машина, күпме танклар!

Антон. Әйе, бездә көч җитәрлек.

Арина. Әйдә, әйберләрне чишеп урыннарына куйыйк.

Антон. Тимә, чишми тор, бәйләгән көенчә ятсыннар. Шулай да базга төшереп куйсак яхшырак булыр.

Төеннәрне базга ташыйлар. Тагын тәрәзәгә киләләр.

Китеп беттеләр ахыры, бер генә дә аяк тавышы ишетелми.

Арина. Әйе, үлек чыккан өй төсле, тып-тыныч...

Сүзсез торалар.

И алла, ичмасам этләре дә өрмиләр, әллә алары да качып беттеме?

Антон. Эт белән ат бик акыллы, бик сизгер хайван ул. /Алар киләчәк афәтне, булачак куркынычны алдан сизәләр.

Арина. Нишлибез? Ятсак йоклый алмабыз инде.

Антон. Сабыр, чакырылмаган кунакларның килгәнен көтик.

Сүзсез торалар.

Арина. Эч поша, берәр нәрсә сөйлә ичмасам.

Тышта танклар тавышы.

Антон. Әнә килделәр!..

Арина. Я ходай, үзең сакла. Мин туңам, калтырана башладым.

Антон. Курыкма, үзеңне кулга ал. Тукта, аяк тавышы бар бу­гай...

Арина. Әйе, әйе әнә йөгерешәләр.

Тавыш.

Тотыгыз, тот, качырмагыз!..

Мылтык тавышы.

Антон. Кемнедер аттылар. Чыгыйм әле.

Арина. Йөрмә, кирәкми, үзеңне үтерерләр.

Антон. Юк, карчык, чыкмый калырга ярамый. Беләсең, үз кешебез булуы бар. (Китә. Бераздан ишектән башын сузып.) Арина, әйдә чык әле.

Арина. Кирәкми, куркам.

Антон. Курыкма, беркем дә юк. Безнең баскыч төбендә бер яралы кеше бар.

Арина чыгып китә, бераздан Мансурны җитәкләп керәләр.

Арина. Әйдә, балам, әйдә, атларга тырыш. Я алла, синең бө­тен жирен канга буялган!..

Антон. Акрын... Улым, хәлең ничек?

Мансур. Су бирегез, бабай.

Антон. Арина, бар, тизрәк су китер.

Арина. Хәзер. Мә, балам, су эч.

Мансур. Рәхмәт, әби... (Китә башлый.)

Антон. Син кайда?

Мансур. Үзебезнекеләр янына.

Антон. Алар күптән киттеләр инде.

Мансур. Җибәр, бабай, миңа монда калырга ярамый.

Антон. Син, улым, хәлсез, чыгуыңа тотып алырлар. Әнә ки­ләләр, бар теге якка.

Кертеп җибәрә. Берничә солдат ияртеп, кулына револьвер тотып, офицер керә.

Офицер. Әй, хохол! Сезнең өй артында бер коммунистны ат­кан идем, кая китте ул?

Антон. Соңга калдыгыз, господин офицер, сез китү белән то­рып йөгерде.

Офицер. Кая таба?

Антон. Бакча ягына китеп югалды.

Офицер. Әйдәгез!

Чыгып китәләр.

Антон. Арина, бар, син тышкы якта сакта тор, килә башласалар әйтерсең.

Арина. Кара әле, Антоша...

Антон. Бар инде, бар...

Арина китә.

Әйдә, улым, бу якка чык...

Мансур. Бабай, зинһар өчен миңа юл күрсәт. Тизрәк мин качыйм.

Антон. Ярамый, улым, бу килеш мин сине бер кая да җибәр­мим. Курыкма, мин сине ничек тә коткарырга тырышырмын... Ярый әле, яраң ул кадәр үк куркыныч түгел икән. (Бәйләргә керешә.) Син, улым, ничек монда калдың, ничек эләгәсе булдың?

Мансур. Без өчәү идек. Сезнең күрше авылда торучы частьтән связьга җибәрелгән идек. Төн караңгы, авылга килеп ке­рү белән, төрле яктан чорнап ала башладылар. Шуннан без аларга гранаталар бәреп, урам буйлап монда таба йөгерә башла­дык. Ләкин берсе артымнан җитеп миңа атты. Шуннан алар кал­ган ике иптәшемне куа киттеләр.

Антон. Менә шулай, яраңны бәйләдем, бераз хәл җый.

Мансур. Рәхмәт, бабай. Мин синең бу яхшылыгыңны гомерем булса онытмам.

Антон. Ашыйсың килмиме?

Мансур. Юк, бабай, мөмкин булса су эчәр идем.

Антон. Эч, балам, рәхәтләнеп эч. (Эчерә.) Атаң-анаң бармы?

Мансур. Бар, бабай. Хатыным һәм бер балам да бар.

Антон. Кай тирәдән буласың?

Мансур. Татарстан республикасыннан.

Антон. Ерактан икәнсең.

Мансур. Бабай, мин китим инде.

Антон. Юк, улым, күрерләр. Алар хәзер бөтен җиргә каравыл куйганнардыр, чыгуыңа тотып алырлар. Бераз көт инде, сине коткарырлар.

Мансур. Кемнәр?

Антон. Партизаннар...

Мансур. Нинди партизаннар?

Антон. Безнең авылныкылар. Урманда качып торалар. Озак­ламый искәрмәстән һөҗүм итәргә җыеналар.

Мансур. Бабай, чынлап та бу дөресме?

Антон. Әйе, улым, дөрес. Мин дә китәргә тиеш идем, сигнал бирер өчен калдырдылар. Менә, әйбәт кенә тынсыннар, урнашсын­нар, бәлки йокларга да ятырлар. Шул чагында морҗа юллыгы аша өч тапкыр утка керосин бөркеп мин аларны чакырырмын.

Арина йөгереп керә.

Арина. Антоша, киләләр!

Антон. Бар, улым, менә шушы зур сандыкка кереп ят.

Мансур сандыкка яшеренә. Антон сандыкны йозак белән бикләп
ала. Офицер керә.

Офицер. Әй син, хохол, нигә алдадың? Бөтен җирне айкап чыктык, таба алмадык.

/Антон. Белмим шул, господин офицер, кая китте икән? Ләкин ул мөгаен шулай таба йөгергән иде.

Офицер. Кара аны, карт аю, әгәр дә тапмасалар башың белән җавап бирерсең!

Антон. Табарлар, табарлар, кая китсен ул. Бакчада бәрәңге арасына яшеренгәндер. Үзем эзләшеп бирермен.

Офицер. Ни өчен авылыгызда бер кеше дә калмаган? Антон. Әйтә алмыйм, господин офицер. Курыкканнардыр.

Менә мин, безнең өчен кем булса да барыбер дип, тоттым да калдым.

Офицер. Менә нәрсә, сезнең өегездә штаб итәбез. Озакламый зур офицерлар килә, ашарга, эчәргә хәзерләгез.

Антон. Була, була, господин офицер, хәзинәдә булганын кызганмабыз. Безнең инде әллә нәрсәбез булмас, крестьянча, ипи дә чәй, якты чырай булыр.

Офицер. Ярый, мин бераздан килермен. (Китә.)

Арина. Антоша, синең гомереңдә болай кешегә яхшы атлыланганың юк иде, син нишләдең?

Антон. Хәйлә ул, Арина, хәйлә, йөрәгемдә зәһәрле ачу утлары кайнаса да акылым тәмле телле булырга өндидер. Әйдә, самовар куйыйк, казан асып бутка пешерик.

Арина. Бутканы күпме пешерергә соң, ничә кешегә икәнен сорамадык та.

Антон. Казаныңа күпме сыя, шул кадәр тутыр, әйдә туйганчы тыгынсыннар.

Антон самовар куя, Арина җиңнәрен сызганып казан аса. Берничә солдат керә, өй эченә телефон чыбыклары сузалар, өстәлгә телефон аппараты куеп чыгып китәләр.

Антон. Арина, безнең өйне штаб итүләре яхшы булды әле.

Арина. Нигә?

Антон. Шикләнергә юл калмый.

Арина. Шикләнергә безнең ни гаебебез бар?

Антон. Ә, соң теге егет.

Арина. Әйе, ансы дөрес...

Офицер керә.

Офицер. Хәзерләндегезме?

Антон. Әйе, господин офицер, самовар куйдык, бутка пеше­рәбез, арган кешеләр, сары майлап ашарсыз.

Офицер. Бутка? Нинди бутка?

Антон. Тары буткасы.

Офицер. Немец офицерлары тары буткасы ашамый!

Антон. Алай булгач нишләрбез икән соң?

Офицер. Ярый инде, солдатларга бирерсез. Сезнең бакчагыз бик әйбәт икән, барыгыз әле, алма, чия җыеп кертегез.

Антон. Бар, Арина, җыйнап керт.

Арина. Тышта караңгы, бер ялгызым мин куркам.

Антон. Ярый алайса, син өйдә тор, үзем җыеп кертермен.

Китә. Франц керә.

Франц. Господин офицер, белдерергә рөхсәт итегез, 58 нче танк батальонының кухня, обозлары килде.

Офицер. Яхшы, тизлек белән ужин хәзерләгез!

Франц. Господин офицер, обозда бер нинди дә азык төрләре булмавы турында сезгә белдерергә куштылар.

Офицер. Болван!.. Бөек Германия армиясендә әллә беренче көнеңме? Авылдан алыгыз.

Франц. Үкенечкә каршы, господин офицер, бу авылда хайван түгел эт тә калмаган, барсын куып киткәннәр.

Офицер. Ух, бу рус халкы... Авылдагы бөтен абзарларны тикшереп чыгыгыз, тавык, каз, үрдәк кебек кош-кортлары кал­маганмы?

Франц. Яхшы, господин офицер.

Китә. Офицер тирә-якны карап эзләнә, күзе зур сандыкка төшеп озак кына карап тора, дорфа рәвештә Аринага кычкыра.

Офицер. Әй, хохлушка, нишләп өйдә утырасың? Бар, картыңа булыш.

Арина куркып чыгып китә. Офицер кесәсеннән төрле ачкычлар бәйләме чыгара.

Шулар арасыннан берсен яратып сандыкны ача. Антон белән Арина керә,

Антон. Бу нинди эш, кит сандык яныннан!.. (Төртеп җибәрә.) Офицер. Аһа, хохол башың белән немец халкына кул ягасың!

Антон. Безнең илдә синең кебек каракларга кул ягу гына түгел, яңагына бәрәләр.

Офицер. Ах, син, карт дуңгыз!.. (Револьвер чыгарып.) Тезлән каршыма!..

Антон. Кеше алдына тезләнүне безнең халык күптән онытты инде.

Офицер. Яп авызыңны, большевик!

Атарга куып йөри, сандыктан Мансур чыгып офицерны пычак
белән чәнчеп үтерә.

Арина. Улым, син нишләдең?

Мансур. Эткә, әби, бездә эт үлеме!

Антон. Рәхмәт, улым.ТАҖИГ