Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨЧ БӨРКЕТ

Өч туган бергә утырып,

Бик озак киңәштеләр.

Барачак юлларын алар

Бергәләп сөйләштеләр.

Чәй эчтеләр шатланышып,

Аталары янында,

Җир шарының зур картасы

Торды алар алдында.

Әйтте ата: «Чигебезгә

Аяк басты җыланнар,

Турагыз ул шахшыларны,

Сынатмагыз, оланнар.

Алар шуышкан урында

Корып кала игеннәр,

Шиңә җирдә исле гөлләр,

 Агуланалар күлләр...»

Аталары өч туганга

Өч юнәлеш күрсәтте.

Өчесе өч юлдан чыгып

Китәчәкләрен- әйтте:

«Алдыгызда биек таулар,

Карурманнар булырлар.

Каршыгызда укмалышып 

Шул җыланнар торырлар.

«Мәгез,— диде, — үткен кылыч

 Җыланнарны кисәргә.

Мәгез сезгә акбүз атлар.

Урманнарны кичәргә.

Тау-ташларга карамыйча

Җиңеп алга барыгыз,

Планетага, бөркетләрем,

Китсен сезнең даныгыз!»

Өч бер туган бер тавыштан

Күтәреп кылычларын:

— Есть!—диделәр, Ата үпте.

Үзенең лачыннарын.

Бу егетләр көрәшләрдә

 Сыналган уллар иде:

Күкрәкләре орден белән

 Аларның тулган иде.

Саубуллашып өч бер туган

Юлга чыгып киттеләр.

Киң урманнар, зур елгалар,

 Текә таулар үттеләр.

Өчесе өч җирдә хәзер

 Даһиның балалары,

һәм турыйлар бер-бер артлы

 Гитлерче бандаларны.