Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН-СТАЛИН ТУРЫНДА


Татгосиздат «Ленин — Сталин турында» ма­тур әдәбият җыентыгы бастырып чыгарды. Җыентык шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, җырлар, эшчеләр тарафыннан язылган истә­лекләрне эченә ала һәм даһи юлбашчылары- бызның тиңдәшсез гүзәл сыйфатларын гәү­дәләндереп бирә.

Ерткыч фашистларга каршы изге көрәш барган чагында, мондый җыентыкның чыгуы һәм аның халыкка таратылуы бик әһәмиятле күренеш. Җыентык, һич шиксез, хезмәт иялә­ренең Ватан һәм юлбашчы тирәсенә туплануларын тагын да ныграк көчәйтү өчен, горур­лык хисләрен һәм илгә бирелгәнлек тойгыла­рын тагын да тирәнәйтү өчен хезмәт итәчәк.

Ленин — Сталин партиясе җитәкчелеге ас­тында илебез күрелмәгән уңышларга иреште: гасырлар буе килгән коллыкны җимереп, хез­мәт ияләре халкы бәхетле, ирекле гүзәл тормыш оештырды. Советлар Союзы халык­лары наданлыкны бетереп. караңгылыктан мәкгегә котылдылар. Советлар Союзы халык*лары эксплоатациясез хезмәттә үзләренең иҗат көчләрен җәелдерүгә мөмкинлек тапты­лар. Бездә халык яңа хисләр белән баеды, аның интеллектуаль көче күрелмәгән төстә үсте, таң калырлык нәтиҗәләр бирде. Советлар Союзы халыкларының матурлыкны, яхшы­ны, хаклыкны, дөреслекне сиземләү куәсе һичкайчан булмаган югарылыкка күтәрелде. Халыкның эчке табигате, рухи дөньясы егерме дүрт ел эчендә коллык дәверендә берничә гасырда да үсә алмаган баскычларны атлап, бөеклеккә менде.

Боларның барсы да Ленин, Сталин исеме белән, җиңелү белми торган Ленин — Сталин партиясенең дөрес җитәкчелеге белән бәйлән­гән. Шуңа күрә дә күп миллионлы хезмәт ияләре нинди генә эштә булмасыннар, Ленин, Сталинның җанлы образларын күз алдында тотканнары хәлдә, дәрт белән, чиксез бирел­гәнлек белән эшлиләр, көрәшәләр, җиңәләр.

Зур-зур шәһәрләр салына

Эшчеләр кулы белән.

Безне Сталин җитәкли,

Ленинның юлы белән,

дип җырлый халык. Инде яше йөзгә җитеп килә  торган халык җырчысы Җамбул, барлык халыкта хөрмәт белән йөртелгән тойгыларны, чын күңелдән әйтелгән фикерләрне жыйнак кына җыр калыбына салып бирә:

Бу исемнәр белән җиңдек без,

Бу исемнәр белән тудык без,

Бу исемнәр белән гайрәтләнеп

 Дошманнарны илдән сөрдек без!

Бездә яңа хисләр, яңа тойгылар жимеш бирделәр, дуслык, бердәмлек чәчәк аны элек бер-берсен ишетеп кенә белә торган халыклар туганлашты, алар арасына өзелмә­дек дуслык, туганлык җепләре сузылды. Ип­тәшеңә ярдәм итү, авырлыкларны бергәләп үтү, халык файдасы өчен барлык энергияме биреп эшләү, туган ил өчен актык көчен, актык каныңа чаклы көрәшергә хәзер тору — болар барсы да совет халкының уртак сый­фатлары, көндәлек гадәтләре. Рухи дөньясы бай булган, чын кешелек сыйфатларын үзенә алган социалистик гуманизм идеяләре белән йөрәге тибә торган совет халкында шушындый таң калырлык гүзәллекләрне адым саен кү­рәсең.

Җыентыкка кергән шигырьләр, җырлар, очерклар, истәлекләр — һәркайсы шул турыда сөйлиләр: алар чиксез бәхет һәм шатлык ту­рында җырлыйлар.

Әхмәт Фәйзинең «Дана һәм кеше» исемле поэмасы халкыбызның көчен, куәтен, Ленин — Сталин образлары белән рухланып барлык авырлыкларны җиңеп чыгуларын күрсәтә.

Кәрван бара. Үчегеп авырлыкка Сугышып, чыныгып бара. Легендалар, кыю мифларны Әкиятләрне артта калдырып Безнең чынлык бара,

ди автор. Монда халкыбызның түземлеге да батырлыгы да, җиңүе һәм горурлыгы да бирелгән. Поэма бөек Сталин образын безне чынбарлык аша бирә, мәңге янып торган чүлләрне кичеп, алга баручы атлы кәрванны* теләк һәм өметләре аша сурәтли. Кәрвз* сусызлыкны, корылыкны җиңә, чөнки алар?» Сталин рухландыра, Сталин җиңәргә өйрәт; авырлыкларны җиңәргә көч бирә.

Чыннан да, юлбашчыбызның даһи акыл өйрәтүләренең дөреслеге безнең чынбарлык үзгәртә, тормышыбызны көннән-көн яңа уңайларга алып килә. Ленин, Сталин — ул безне чынбарлык: гизеп чыга алмаслык киң нлебе? мең һәрбер туфрагында үскән социалистик

 

җимешләре алар исеме белән нык бәйләнә. Шуның өчен дә чынбарлык никадәр тулы һәм дөрес, никадәр тирән фикерләр һәм югары сыйфатлы художество белән гәүдәләнсә, юлбашчыларыбызның образлары да шул кадәр җанлы биреләләр. Шулай ук, художество әсәре никадәр көчле тасвирлар аша, матур һәм саф тойгылар белән юлбашчыларга мөрәҗәгать итсә, безнең чынбарлыгыбызны да шул кадәр катлаулы итеп сурәтли.

Менә Һ. Такташ поэмасы. Шагыйрь «Гасыр­лар һәм минутлар» исемле поэмада Ильичнең мәңгелек образын тормыш күренешләре аша, заводтагы мастер Иванов, пионерлар, бөтен дөнья эшчеләренең эчке тойгылары, омтылыш һәм өметләре аша сурәтли. Хезмәт ияләренең Ленинга булган кайнар мәхәббәтләрен, Ленин байрагы астына омтылуларын, ленинизмның якты юл булуын тирәннән аңлап гәүдә­ләндерә.

Шагыйрь юлбашчыга үзенең чиксез мәхәббәтен белдерә, көчле дулкынлану белән яза; аның бөеклеген, мәңге яшәячәген, мәнге халыкның йөрәгендә йөриячәген тасвирлый.

Син кояш!

Аны тудырдың.

Син аны назлап сөйдең.

 Син аны һәркөн чыгып, 

Ул бармы?

дип карый идең...

дигән көчле эпитетлар белән Такташ, таби­гатьне дә читтә калдырмый һәм ул юллар поэмадагы эчке кичерешләрне тагы да куер­тып, аларга аерым төс биреп торалар.

Казахстанның халык җырчысы Җамбул «Минем ватаным» исемле шигырендә, казах халкының үткән заманда диңгездәй яшь түгеп, җилкәләрендә каты газап кичерүләрен, бары Ленинның якты юлы белән, Сталинчыл гаскәрләрнең иске тормышны тар-мар итүләре белән генә илгә бәхет кояшы чыгуын сурәтли:

Таң кояшы туды илемдә, 

Нәләтләнгән казах җирендә.—ди ул.

Бу — безнең чынбарлык, һәм ул Ленин. Сталин исеменнән аергысыз чынбарлыгыбыз булып гәүдәләнә дә. Шуның өчен Җамбул үзенең иң көчле эпитетларын, гаять тирән фикерләрне эченә алган тиңдәшсез тасвирла­рын юлбашчыга багышлый:

Океаннарга тиңләп карадым.

Океанга да тиңли алмадым!

Сай урыннар анда булалар,

 Зур кораблар туктап калалар...

 Котып йолдызына тиңләдем.

 Син аңа ла тиңгә килмәдең!

 Кадак кебек һаман бер җирдә

 Ул да китми шуннан бер җиргә.

 Мин теләдем тауга тиңләргә, 

Таулар да юк, тау да тигезсез, —

 Җимерелә тауның күбесе.

 Тулган айга, тиңләп карадым,

Айга Сине тиңли алмадым.

Ай сүнгән ул, йөри яктысыз. 

Тик кояштан ала яктысын. 

Кояшка да тиңләп карадым,

Кояшка да тиңли алмадым.

 Болыт булса, ул да караңгы

 Яктыртылмый ике араны.

Шул рәвешчә Җамбулның, чагыштырулары үскәннән үсә бара. Юлбашчыны сөюдән, аның бөеклеге алдында таң калудан язылган бу юллар аеруча матур, жанлы бирелгәннәр. Бөек образны тиңләү өчен шагыйрь таби­гатьтән бер нәрсә дә таба алмый, барлык яшәү көче бирә торган нәрсәләр, хәтта кояш та, табигатьнең үзе тарафыннан ук икенче бер каршылык алдында калалар һәм үз хосусыятләрен үзгәртергә мәҗбүр булалар. Ә юлбашчы алай түгел, аның даһи эше, юлы — авырлыклар, каршылыкларны җимереп һаман алга, һаман җиңүгә, генә бара. Җамбулның юлларында халыкның тапкырлыгы, күзәтүчәнлеге, тирән фикерләрне гади сүзләр белән кыска чагыштыруларда бирә белү осталыгы бар. Шуның өчен дә шигырь гаять популяр булып китте һәм байтак шагыйрьләрнең юл­башчыга багышланган шигырьләренә йогынты ясады.

Бездә һәрбер эш чын күңелдән башкарыла, чөнки аның юнәлеше социалистик илнең чә­чәк атуы өчен. Ватан тантанасы өчен икәне һәркемгә билгеле. Моны Әхмәт Юнусның шигыре бик ачык күрсәтә:

Кыргый тайга.

Тынсыз Сәхраларга

Бишьеллыклар аша үтеп без.

 Юлбашчының даһи өйрәтүен

Кораллар һәм көчләр итеп без.

Яна завод, яңа фабрикалар.

Зур шәһәрләр төзеп җиткердек.

Ул җирләрне хәзер бәхет гөле

 Үсә торган бакча иттердек.

Безнең чынбарлык бай һәм катлаулы. Сал­кын котыпта да. киң чүлләрдә дә, завод-фабрикаларда, колхозларда, уку йортларында — һәркайда Ленин — Сталин байрагы астында тормыш кайный. Менә, лачыннар котыпка очалар, алар стихияне җиңеп, гасырлар буе үле яткан боз патшалыгында яңа тормыш корып җибәрәләр:

Ә синең бит халкың сөю нуры.

 Котып төннәрен дә елыта,

 Анда йөргән улларыңның юлын 

Ильһам нуры белән яктырта.

(Ш. Маннур.).

Менә, халкыбыз бөек Сталин Конституциясе яктылыгында үзенең депутатларын Советларга сайлый. Бу — зур тантаналы бәйрәмдә, бөтен халык шатлык диңгезендә туган дулкыннарын Сталинга сәлам итеп җибәрә. Чөнки:

Чын ирек, туганлык, хаклыкны

Югары күтәрде илебез,

Һәм тора нур сибеп дөньяга 

Ураклы-чүкечле билгебез.

(Ә. Исхак.)

Менә колхозчылар кпц кырларда иген игә­ләр, элек җансыз дип уйланган кысыр тун­драларда бодайлар үстерәләр, салкын Се­берде. алмалар өлгертәләр. Болар барсы да Ленин — Сталин исеме белән бәйләнә:

Өй эчендә Ильич уты яна,

«Мужик халкын хәзер син кара.

Җиде миллиард иген уңышы ала,

 Машинада хәзер ул бара.

(И. Б.1Я1*.)

Завод-фабриклардагы, шахта, рудник* лардагы, тимер юл һ. б. предприятиеләрдәге эшчеләр намуслы һәм гадел хезмәт белән илебезнең куәтен ишәйтәләр, эшләп чыгару­ның яңадан-яңа үрнәкләрен күрсәтәләр. Болар барсы да Ленин — Сталин исеменә килеп тоташа, аларга чиксез хөрмәт күрсәтүдән туа. Бөек юлбашчыларның идеяләрендә халык үзенең гасырлар буе көтеп алган изге теләге балкуын күрә, аңлый һәм сизә. Шуның өчен дә безнең халык гүзәл Ватанын сакларга хәзер тора. Ленин — Сталин эше өчен актык тамчы канына чаклы көрәшүне үзенең буры­чы дип аңлый, бәхетле яшәешебезне тарка­тырга теләгән дошманнарны тар-мар итәргә, җир йөзеннән себереп ташларга ашкына.

Котырган өерләре чикне бозса,

Безнең җимеш бакчабызга борынын сузса.

Өсләренә яшен булып барырбыз без,

Кабан дуңгыз тешен каерып алырбыз без.

(Г. Хуҗи)

Безнең совет шагыйрьләре шул рәвешчә халкыбызның җиңү ышанычын җырлыйлар. Чөнки җиңүләр бөтенесе дә Ленин — Сталин байрагы астында бара, аларның даһи җитәкче­леге белән тәэмин ителә.

Баррикадаларда.

Сарайларны җимергәндә.

 Бомбалар, утлар эчендә.

Төрмәләрдә. Шахталарда 

Син идең безнең белән. Канлы кырларда сугышканда Синең шәүләң һаман. Безгә ак юллар сызып торды Азатлыкка табан.

(Һ. Такташ.)

Бу җыентыкта социалистик илгә хуҗа бул­ган халыкның иң матур сыйфатлары, көче, куәте, бердәмлек, туганлык хисләре тупланган. Әсәрләр юлбашчыга, Ленин—Сталин партия­сенә чиксез бирелгәнлек тойгылары белән сугарылган халыкның Ватан өчен, илне сак­лау өчен көрәшкә һәрвакыт хәзер торуын чагылдыралар. Бай хуҗалыкны, көрәшеп алынган ирекне үзенең күз карасы кебек сакларга омтылу, илебезгә һөҗүм итәргә уйлаган дош­манга каршы рәхимсез көрәш алып бару ка­рашлары һәрбер шигырьдә, һәрбер җырда су­рәтләнә. Алар халыкның ялкынлы йөрәгендә кайнаган ачуны да, омтылышны да күрсәтәләр.

Белорусе халкының ике миллион кешесе кул куеп иптәш Сталинга җибәргән хатында болан диелә:

*

Брльшевистик көрәшләргә чакырып.

Сының калка дөнья өстенә.

Бар халкыбыз, даһи. Синен белән... 

Җырыбыз да — Синең исемеңә.

Хәзер, фашистик ерткычларга каршы рәхимсез көрәш барган чагында, бөтен СССР халык мондый ялкынлы сүзләре бушка гына телмәвен бик нык раслыйлар. Халык үзенең җырында:

Ленин күтәргән байракны

Төшерә алмас берәү дә, дип җырлый һәм шул байрак астында кан эчкеч гитлерчыларга каршы геройларча рәшә.

Туган илем чикләрендә

Сыйныфым әчеп постта мин,

дип халык горурлык белән җырлый икән, ул постта торуның мәгънәсен, җаваплылыгын тирәннән аңлый, «безне беркем аера алмас большевиклар юлыннан» икәненә, юлбашчы байрагы астында һәрбер постта җиңәчәгебезгә чын күңелдән ышана.

Юлбашчының исемен байракларга Кызыл ефәк белән чигәрбез.

Аның исеме белән җиңеп килдек.

Аның исеме белән җиңәрбез,

дигән юллар безнең халык йөрәгендәге омтылышны һәм аның дошманнарны җиңү өчен  күрсәтәләр.

Җыентыкка татар совет шагыйрьләренең Ленин — Сталинга багышланган пн матур ши­гырьләре урнаштырылган, Шул исәптән Казахстан халык җырчысы Җамбулнын, Әзербәйҗанның орденлы шагыйре С. Вургун шигырьләре дә кертелгән.

Ильичкә багышланган уңышлы шигырьләр рәтендә С. Хәкимнең «Володя ант итә» һәм Н. Дәүлинең «Ильич» исемле шигырьләре — матур, оригинал алымнар белән язылганнар. Елы тәэсир калдыра торган бу әсәрләр юл­башчының образын конкрет обстановка, кон­крет вакыйга аша җанладыралар. М. Җәлил. Ш. Маннур. Н. Баян, К. Нәҗми, Г. Кутуй, Ә. Исхак, Г. Хуҗи, 3. Гәрәй иптәшләрнең шигырьләре Ленин — Сталин эшенә чиксез бирелеп эшләү тойгыларын, юлбашчыларга их­тирам итүнең иң гүзәл күренешләрен чагыл­дыралар.

Җыентыкка Ленин, Сталин образы белән баглы булган хикәяләр бик аз урып алганнар, анда бары Гариф Галеевның «Даһига тавыш биргәндә» исемле очеркы белән Г. Кашшафның «Ана шатлыгы» исемле хикәясе урнашкан. Ләкин бу кимчелек икенче жанр белән капла­на. Җыентык эшчеләр истәлегеннән бай гына материаллар бирә. Анда юлбашчыларның эше, тормышы, характерлары турында гаять кызык­лы фактик парчалар тасвирлана. Бу истәлекләр, һичшиксез, юлбашчыларның бөек образларын хезмәт ияләренә тирәннән һәм бөтен яклап аңлауга ярдәм итәчәкләр.

Ленин — Сталинга багышланган халык җыр­лары, халык әкиятләре сан ягыннан күп булмасалар да, эчтәлекләре белән әһәмиятлеләр һәм халыкның йөрәк кичерешләреннән чыккан энҗе бөртекләре төсле торалар. Бәхеткә, ирек­кә алып килүче, халыкларны коллыктан, га­заптан коткаручы юлбашчыларга чиксез бирелгәнлек барлык халыкларда да бердәй үк көч беләк сурәтләнә. Җыентыкта рус, украин, белорусе, үзбәк, чуваш халыкларының әкият һәм җырлары бар.

Язучы Г. Разин татар халкы тарафыннан чыгарылган «Алмас батыр белән Корыч ба­тыр» исемле әкиятне язын алган һәм авы шу­шы җыентыкка биргән. СССР фалыклары фольклоры арасында бу әкият зур почет, 

урын алачак, ул татар халкының юлбашчы­ларны никадәр зурлавын, никадәр тирәннән аклавын раслый торган бер әсәр булып тора.

Билгеле, җыентык кайбер җитешсезлекләрдән бөтенләйгә арынып бетмәгән, хәреф хата­лары да, шагыйрьләрдәге кайбер эпитетларның кабатланулары да очрый. Ләкин алар китап­ның кыйммәтен төшерерлек түгелләр. Ә җыен­тык, юлбашчыларыбыз турында язылган иң матур әсәрләрне, иң көчле фольклор үрнәк­ләрен туплавы белән әһәмиятле, укучыларның, фикерләрен юлбашчыларның байрагы астына тупларга ярдәм итүе белән кыйммәт. Ватан өчен изге сугыш барган вакытта, совет яшьлә­ре, бөтен җыентыкны сугарган көр авазлар­ны, барлык куәт белән тибеп торган шатлык һәм бәхетлелек хисләрен тагын, да дулкынланыбрак укыячаклар, һәм шушы бәхетле яшәешкә ирешкән халыкларны кол итәргә уйла­ган фашист бандитларына каршы тагын да көчлерәк нәфрәт белән көрәшкә омтылачак­лар. Халык тирәннән шатлана белгән кебек, нәфрәтләнә дә белә һәм аның нәфрәтен дош­манны юк итү генә басачак.

Г. Кашшаф


[I] Татгосиздат. Матур әдәбият секторы. 19-10. Җыючылары М. Гали һәм Н. Баян.