Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨТЕН КӨЧ—ДОШМАННЫ ҖИҢҮГӘ!


“Бөтен көчебезне—героик Кызыл Армиябезгә, данлыклы Кызыл Флотыбызга ярдәмгә! Халыкның бөтен көчен—дошманны тар-мар итүгә!”

И. Сталин.

 

 

 

Юлбашчыбызның батыр тавышы бө­тен туган ил өстендә көчле өндәү булып яңгырады. Камчаткадан Кырымга­ча, Боз диңгезе буйларыннан Төркстан далаларына хәтле күп миллионлы совет халкы Сталинның көч һәм ныклык бе­лән сугарылган өндәү сүзләрен бөтен барлыгы, бөтен күнде белән йотлыгып тыңлады. Иптәш Сталин ана гына хас булган бер тирәнлек һәм ышаныч белән совет иленең бөтен халкын ирекле туган ил өчен, халыкларның иреген, куль­турасын һәм кешелек намусын фашист юлбасарларыннан саклап калу өчен, дошманны тар-мар китерү өчен, Мөкаддәс ватан сугышына өндәде.

Бөек советлар иле юлбашчының өн­дәвенә сугышчан күтәренкелек белән, корыч бердәмлек, сугышта һәм тылда­гы эштә искиткеч батырлык һәм бирелгәнлек белән җавап бирде. Ун мең­нәрчә карт эшчеләр, гражданнар сугышы чорының партизаннары, хәтта совет иленең академик Лысенко шикел­ле мәшһүр галимнәре — туган илен дошманнар ерткычлыгыннан саклау өчен халык ополчениесенә язылды. Илнең ун меңнәрчә яшь патриотлары үз ихтыяры белән язылып фронтка китте.

Моңа хәтле Гитлерның канлы итеге астында интеккән Көнбатыш Европа халыклары, Сталин реченнән соң үзлә­ренең азатлык көннәре якынаюына ышанычлары тагын да ныгып, иркен сулап куйдылар. Бөтен культуралы кешелек дөньясы бөек Советлар Союзы халкының фашизмны бетергәнче сугы­шырга хәзер торуын чын күңеленнән тәбрик итте һәм советлар иленә, аның юлбашчысына, аның Кызыл Армиясенә мәхәббәтен белдерде.

Совет халкында үзенең туган иленә, гасырлар буенча бик күп дошманнар­дан саклап алып калган, ата-баба каны белән сугарылган ватанына кайнар мәхәббәт яши. Ленин һәм Сталин җитәк­челегендә, озак һәм каты яуларда су­гышып алган бөек совет ватаны, совет җиренең һәр карышы, йөзләрчә халыкларның иреге, культурасы, туган теле— һәммәсе дә совет халкына җаныннан кадерле, тормышыннан газиз! Совет халкының бөтен казанышларына, аның хезмәтенең гүзәл нәтиҗәләренә, кеше­лек дөньясының иң алдынгы вәкилләре соклана һәм хөрмәт итә торган куль­турасына котырынган фашизм канлы балтасын күтәрә. Фашизм палачлары ирекле илнең күкрәп торган шәһәрләрен, авылларын җимермәкче. азат ха­лыкларны немец бароннарына кол ит- мәкче, төрмәләргә тутырмакчы, кон­центрация лагерьларына япмакчы була.

Ул инде үзе басып алган халыклар­ның йөз еллар буенча үсеп килгән культурасын, сәнгатен һәм кешелек намусын бик күп илләрдә канга батырды. Ул

гыйльми хезмәте һәм әдәби әсәрләре белән бөтен дөньяга мәшһүр булган зур галимнәрне, атаклы язучыларны бары чәчләре сары, күзләре фашист күзе тесле булмаган өчен генә концентрация лагерьларында чертте, төрмәләргә ту­тырды. Фашизм җитәкчеләре, үзенең, тәнен сатуы белән мактана торган фахиш әсыман, кешелек культурасын җи­мерүләре белән мактаналар. А ларның берсе, төкереген чәчеп, «Әгәр без балта белән оста эш итә беләбез икән, безгә дөнья культурасының нигә кирәге бар?» д»?. Чыннан да, кешелек тарихының борынгы чорыннан бирле сакланып килгән бөек культура мирасларын утка яккан, сабый балаларны, карт-карчыкларны пулеметтан атып кырдыра торган бу котырган башкисәрләрдән шуннан да «кешелеклерәк» тагын ни көтәргә мөмкин! Фашизмның эше шул. Проле­тариатның бөек язучысы Максим Горь­кий әйтүенчә, фашизм ул — кешелек җәмгыятенең тәненә чыккан әшәке бер шеш, чуан. Ләкин бу чуан таза тәнле башка халыкларга йогар әчеп, аларны чирләтү өчен яшәргә, азынырга тели.

Фашизмның өлкән палачы Гитлер башка көчсез һәм зәгыйфь илләрне җи­мереп, канга батырып басып кергән шикелле, советлар илен дә тиз генә җиңеп ташламакчы булып, эшчеләрне һәм колхозчыларны үзенә бик ансат кына тез чүктермәкче булып котыры­нып тотынган иде. Тик Гитлерның бу явыз нияте сугышның беренче көннә­рендә үк чәлпәрәмә килеп, ун меңнәр­чә фашист солдатлары белән бергә чик буйларында күмелеп калды. Фашизм­ның комсыз мәкеренә, ерткычларча кансызлыгына советлар иленең Кызыл Ар­миясе үзенең туган иленә чиксез мә­хәббәтеннән туган тиңсез батырлыгы белән осталыгын һәм көчле техникасын каршы куйды. Башка илләрдә коралсыз халыкны асу-кисүе белән «дан» алган юлбасар өере, Кызыл Армиянең һавадан, җирдән һәм диңгездән ясаган көчле удары астында өч-дүрт атна эчендә үк йөз меңнәрчә солдатын, меңнәрчә танк­ларын, самолетларын һәлак иттерде. Дошманның тылындагы кызыл парти­заннар Гитлерның поездларын, күпер­ләрен күккә күтәртә, юлларын боза, аэродромнарын юк итә, складларын шартлата. Кызыл Армиянең фронтта фашист бандалары һөҗүмен берсе ар­тыннан икенчесен сындыра баруы беләшн рухланып, Көнбатыш Европань ун меңнәрчә халыклары үзләренең ирекләрен, мөстәкыйльлекләрен фашистлардан кире тартып алу өчен, мыскыл ителгән намусларын паклау өчен партизан сугышына чыктылар. Гитлерның тылын ут ялкыны, янгыннар сөреме чолгап алды.

Бөтен дөнья халыклары арасында Советлар Союзының дәрәҗәсе һәм авторитеты торган саен үсә бара. Фашизмга каршы аяусыз көрәшкә хәзер торган илләр СССРга ышаныч һәм өмет белән карыйлар. Гитлер Германиясенә каршы сугышта бергәләп хәрәкәт итү турында Советлар Союзы белән Бөек Британия арасында булган килешү моның җанлы шаһиты. Бу ике бөек илнең икесенең дә халкы фашизмга каршы бердәм фронт, дәһшәтле бер көч булып аяусыз көрәшкә чыкты. Бу һөҗүмнең дә көчен фашизм озакламый үз җилкәсендә та­тыр.

Ләкин хәзергә әле дошман көчле, хәйләкәр һәм явыз! Фашизм, баскан туфрагы кыза барган саен, үзен чолгап алган ут боҗрасы аяусыз кысылган саен котырына, ярсый бара. Ярсыган дошман үлем алдыннан вәхшилеген та­гын да арттырыр. Бер генә совет граж­даны да моны исеннән чыгармаска ти­еш!

Фашист юлбасарлары безгә каршы сугыш техникасы белән генә сугыш­мый. Безнең сафларыбызны таркату, көчебезне йомшарту, сизгерлегебезне тупасландыру өчен, фашист башкисәр­ләре мең төрле кабахәтлекләр, провокацияләр эшли. Ул безнең илгә шпион­нар җибәрә, үз агентлары аша ялган хәбәрләр таратмакчы була, сугышка якын урыннарда десант төшереп безнең тылны каушатырга, паника кубарырга тели. Ләкин совет халкы фашизм бандитларыныц бу этлекләрен бере артын­нан икенчесен җимереп бара. Совет кешеләре дошман десантларын безнең җиргә аяклары тияр-тимәс үк юк итәләр. Совет иленең һәрбер куагы, үзәне, урман буе дошман солдатына үлем куркынычы тудыра, һәрбер йорт, һәр койма буе дошманга ут ача.

Хәзер бетен совет иле алдында бер генә бурыч бар: дошманны тар-мар итү! Бөек ватан сугышына безнең эшебезнең бер генә тармагы да буйсынмый кал­
маска тиеш! Дошман безнең илгә әшә­ке аягы белән баскан вакытта һәрбер совет патриоты үзенә сорау бирергә тиеш: фашизмның көчен сындырыр өчен, Кызыл Армиянең, көрәшен җиңе­ләйтү өчен* мин кулымнан килгәннең барын да эшләдемме? Туган илемнең бу бөек көрәшендә миңа ничек тагын да файдалырак булырга икән?

Безнең яшьләребезнең байтагы, ку­лына корал тотып, фронтка китте. Аларның геройларча көрәшләренең һәр көне фашизмның һәлакәтен тизләтә. Иптәш» Сталин бөтен көчне Кызыл Армиягә ярдәмгә тупларга, ваемсызлыкны, гамьсезлекне бетерергә өндәде. Дисциплинасызлыкка, таркаулыкка без­нең арада урын булмасын! һәр совет гражданы, нинди генә эштә булуына карамастан, үзен фронттагы сугышчы итеп хис итсен, Кызыл Армия дошман­ны җиңсен өчен кулыннан килгән бөтен көчен бирсен!

Йөз миллионнарча кешеләрнең ирке, бәхетле тормышы, якты киләчәге һәм намусы өчен бара торган бу бөек кө­рәштә культура фронтының да бөтен армиясе фашизмга каршы аяусыз су­гышка күтәрелде. Большевистик туры сүз киң массаларда дошманга каршы ачы нәфрәт, каты ачу тудырсын, миллионнарга үзенең туган иле каршында мөкаддәс бурычын төшендереп бирсен.

Совет интеллигентының һәрбер сүзе һәм эше бөтен җирдә, һәр адымда — уку өйләрендә, клубларда, фабрика һәм заводларда, колхоз басуларында — авылда һәм шәһәрдә — туган илне та­гын да ныгыту өчен», Кызыл Армиянең җиңүе өчен батырларча көрәшкә өндә­сен!

Шагыйрьләрнең шигыре сугышчылар­ны геройлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырасын»!

Язучының сүзе кызылармеецның шты­гы шикелле үк дошманның йөрәген үтәли тишәрлек үткен һәм көчле бул­сын!

Безнең музыкабыз ирекле илнең ба­тыр улларын мөкаддәс сугышка өнди торган гайрәтле гимн булып яңгырасын!

Безнең кУлыбыз туры, эшебез хак!

Без һичшиксез җиңәрбез!

Бөтен көч дошманны җиңүгә туплан­сын!