Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ

В. Г. БЕЛИНСКИЙ

Печорин үзенең максатына ирешә: Грушницкий яный да, борылып китә. Бу хәл Печоринны шатландыра, ул кәефләнә. Ләкин йомшак күңелле, акылсыз егетне алдап, алдан уйлап куелган рольне уйнап, алдан уйлап куйганча хәрәкәт итеп җенләндерү ул нинди шатлык сон? Бу нәрсә: акылның эшсезлегеме яки вак җанлылык нәтиҗәсеме? Балга барырга җыенганда Печорин шул хакта менә нәрсә уй­лый:

Мнн акрын гына барам: миңа күңелсез... Җир йөзендә бердәнбер эшем минем шулай кеше өметләрен җимерүме иканни, дип уй­лыйм мин. Яши һәм хәрәкәт итә башлаганым­нан бирле язмыш миңа ничектер һәр вакыт икенче кешеләр драмасын чишү эшен тап­шырып килде: әйтерсең,  һичбер кем үлә дә, өметсезлеккә дә бирелә алмый инде! Мин бишенче пәрдәнең кирәкле кешесе булып килдем: мин ирексездән кызганыч палач яки сатлык җан рольләрен уйнадым. Язмыш аның белән нинди максат күзәтте икән?.. Аның тарафыннан мин мещан трагедияләре һәм семья романнары язу өчен яки. әйтик. «Библиотека дотя чтения»га повестьлар биреп торучы кешегә хезмәткәр булып билгеләнмә­гәнме тагын? Кайдан беләсең?.. Тормышны башлаганда аны Александр Великин яки Байрон шикелле тәмамларга уйлап та. ә го­мер буе титулярный советник булып калучы кешеләр азмени!..

* Дәвамы. Башы журналның б нчы һәм 7 нче саннарында.

 Печоринның холыкы икелекле бу­луын күрсәтә торган иң характерлы бу юлларны без юри күчереп алдык. Чыннан да, Печоринда ике кеше яши: берсе хәрәкәт итә, икенчесе беренче­сенең хәрәкәтләрен күзәтә һәм алар турында фикер йөртә яки, яхшырак итеп әйткәндә, аларны гаепли, чөнки алар чынлыкта гаепләнергә тиешле хәрәкәтләр. Бу икегә аерылуның, кешенең болай үз-үзе белән талашуының сәбәпләре бик тирән яталар һәм шул бер үк кешенең тирән табигатьле бу­луы белән хәрәкәтләренең кызганыч булуы арасындагы каршылык та шун­нан тора. Түбәндә без бу сәбәпләргә туктап үтәрбез, ә хәзергә бары тик шуны гына әйтик: Печорин ялгыш хәрәкәт иткәне хәлендә үзен тагы да ялгышрак гаепли. Ул үзен тулысыңча үсеп җиткән һәм акылга утырган кеше дип саный: аның кешегә карашы го­мумән ямьсез, ачулы һәм ялгыш бу­луы гаҗәпмени!.. Кешенең гомерендә шундый вакытлар була, ул ахмакның аңгыралыгына, кабәхәт кешенең түбән җанлылыгына, толпаның әшәкелегенә, йөзләрчә явыз кешегә чак-чак кына бер җүнле кеше туры килүенә әрнеп йөри башлый, ә Печорин шуны белмәгәнгә салыша. Ул. әйтерсең, гомерлә­ренең шушындый вакытларында үзләренең өстен булуларын төшенүдә әйтеп бетерә алмаслык ләззәтләнү күрә тор­ган, уртачалыктан аның әһәмиятсез бу­луы өчен үч ала торган, аны җимереп, аңарга комачаулар өчен аның исәплә­ренә һәм эшләренә катнаша торган ялкынлы һәм көчле җанлы кешеләр барлыгын белми... Ләкин алар өчен тормышның икенче вакыты килүен, бу вакытның беренчесе нәтиҗәсе булган­лыгын ул тагын да ныграк белмәмеш­кә салына. Бу икенче вакытта бу ке­шеләр бар нәрсәгә дә бер төсле карыйлар, яхшыга теләктәшлек күрсәтми­ләр, явызлык аларны хурландырмый яки алар тормышта яхшылык кебек үк явызлык та кирәк дип. кешелек җәмгы­яте армиясендә рядовойлар офицерлар­га караганда һәрвакытта да күбрәк бу­лырга тиешлеккә, тилелек булганга күрә тиле булырга, ә кабәхәт.тек бул­
ганга күрә кабахәт булырга тиешлеккә ышаналар, һәм әгәр дә алар да явызлык күрмәсәләр, яки Грушницкийдан көлеп юанганнан соң ул, гәрчә бөтенләй бүтән төстә булса да, княжнядән дә көлеп юана.

Мин ике тапкыр аның кулын кыстым... икенче тапкырында, бер сүз дә әйтмәстән. ул кулын тартып алды.

Мазурка беткәч, ул миңа:

— Мин бүген начар йоклаячакмын, — диде. «Моңа Грушницкий гаепле».

— О, юк! — диде ул һәм аның йөзе шун­дый уйчанланды, шундый сагышланды, — бу кичне һич шиксез аның кулын үбәргә дип, миң үземә сүз бирдем.

Тарала башладылар. Княжняне каретага утыртканда мин аның кечкенә кулын тиз генә үземнең иреннәремә китереп кыстым. Караңгы иде. һәм беркем да моны күрә ал­мады.

Мин залга үз-үземнән бик канәгать булып кайтып кердем.

Шул вакыттан башлап вакыйга ки­сәк борыла, һәм комедияле башлану­дан трагедияга күчә. Монарчы Печо­рин чәчте генә — хәзер аңарга үзе чәчкәннәрнең җимешләрен җыяр ва­кыт җитте. Без поэтик әсәрнең чып-чыннан әхлаклы булуы кабахәт сен­тенцияләрдән түгел, ә менә шуннан торырга тиеш дип уйлыйбыз.

Грушницкий үзенең көлкегә калган­лыгына ниһаять төшенә, ләкин үзенең хурлыкка төшүе сәбәпчесе үзе үк бу­луын күрү урынына, Печоринны гаепли. Печоринның өстен торуына ачула­ры килгән драгун капитаны һәм башка кешеләр Грушницкийга кушылалар,— һәм Печоринга каршы дошман группа оеша башлый; ләкин Печорин моңардан курыкмый, бәлки үзенең максат­сыз хәрәкәтчәнлеге өчен яна азык кү­реп, шатлана гына... «Мин бик шат; мин дошманнарны яратам, гәрчә хрис­тианча түгел-түгелен. Алар мине юан­дыралар канымны дулкынландыралар, һәр вакыт сак булу, һәрбер күз кара­шын, һәр сүзнең мәгънәсен тотып алу, нәрсә уйлаганны сизеп тору, сүз берләшгерүләрне җимерү, алданган булып күренеп тә, кинәт бер этү белән, хәйлә һәм мәкерләрдән торган зур һәм күп көч салынган бинаны төртеп аудару,— тормыш дип менә нәрсәне атыйк мин!» — Ялгыш исем, — дип кычкыра­сыз сез, — һәм без сезнең белән килешәбез, ләкин көч һәр вакытта да көч булып калачак һәм һәр вакыт позия белән тулы булачак, ул үзе, гәр­чә корыч кылыч тоту урынына агач  кылыч тотса да, һәр вакытта да сезне  сокландырачак һәм гаҗәпләндерәчәк... . Шундый кешеләр бар, аларның кул­ларында гади таяк та бүтәннәрендәге шпагадан куркынычрак була. Печорин менә шундый кешеләрдән.

Икенче көнне Вера ире белән Кис- ловодскига китә. Печорин аны мина зарланган нәрсәләренең сәбәпчесе син үзен дип гаепли: Вера Печорин белән ялгыздан ялгыз күрешүгә каршы килә. «Минем үтенүләрем эшли алмаган нәр­сәне, бәлки көнчелек эшләр» ди Печо­рин. Кич белән ул Лиговека яларга ке­реп чыга, ләкин княжняны күрми —ул авырый. Өенә кайткач Печорин үзенә нәрсәдер җитмәгәнлеген сизә. «Мин аны күрмәдем. Ул авырый? Әллә мин- чынлап ук гашыйк булдым­мы?.. Нинди юк нәрсә!» — Күрәсез, бу мавыктыру уены үзе нинди мавык­тыргыч, икенче кешене мавыктырганда үз-үзең дә ничек җиңел мавыгуын, мөмкин! Печорин үзен эш юк чакта,, максатсыз рәвештә салкын кан белән сөйдерүче итеп күрсәтергә ничек кенә тырышса да, аның бу салкынлыгы безнең өчен бик шикле. Әлбәттә, бу мәхәббәт түгел, ләкин» үзеңнең сизем­ләвеңне тикшерү һәм аеру авыр бит. һәркемнең үзенең йөрәге иң буталчык, иң караңгы лабиринт ул...

Икенче көнне Печорин княжняны бер ялгызын гына очрата. Аның йөзе ап-ак һәм уйчан була. «Сез миңа ачу­ланасызмы?» ди Печорин. Княжня елый башлый һәм кулинары белән би­тен каплый. «Ни булды сезгә?» —Сез миңа ихтирам итмисез!.. — дин җавап бирә кыз. Печорин гафу үтенгән була һәм үзенең характеры турында шөһрәт сөючәнлек табышмагысыман нәрсәдер әйтә дә чыга; ләкин, киткәндә, княжняның елаганлыгын ишетеп кала. Би­чара кыз! аның йөрәгенә ук шундый тирән кергән, инде эш яхшылык белән бетә алмый!.. Шул ук көнне Печорин Вернерлан үзе турында княжняга өй­ләнә дигән сүзләр йөргәнен ишетә.

Ниһаять, вакыйга Кисловдскига кү­чә. Бер көнне күп санлы кавалькада Кисловотскидан өч чакрымнар читтә булган һәм капкага охшаган кыяны — Кольцовы карарга китә. Кире кайт­кан чакта. Подкумок елгасы ар­кылы чыкканда, суга караңгылыктан княжняның башы әйләнеп китә. Ул зәгыйфь тавыш белән: — Мин авы­рыйм!— ди. Печорин кулы белән аның зифа билен кочып ала, аларның яңак­лары бер-берсенә тияләр дияргә ярый, княжняның бите ялкындай кызу бу­ла... «Сез мине нишләтәсез. Ах, ал­лам!..» ди княжня; ләкин Печорин аның сүзләренә игътибар итми — һәм аның иреннәре кызның, яңакларына тияләр... Ярга чыккач барсы да атла­рын чаптырып китәләр, княжня атын туктата төшә, һәм алар тагын барсын­нан да артта бара башлыйлар. Печорин юри бик озак дәшми барганнан соң, княжня күз яшьләре аркылы болай ди:

 Сез миңа я мыскыллап карыйсыз, я бик сөясез! Сез, бәлки, миннән көләргә, ми­нем күңелемне җилкендерергә дә, аннары ташларга тели торгансыз... Бу шундый пыч­раклык. шундый түбәнлек булыр иде. хәтта моны уйга киптерү до... О, юк!., дөрес түгел­ме, дип өстәде ул йомшак, ышанулы та­выш белән: — дөрес түгелме, миндә хөрмәт итмәслек андый бернәрсә дә юк бит. Сезнең тәрбиясез кыланышыгыз... мин аны... мин аны гафу итәргә тиеш, чөнки ирек бирдем... Җавап бирегез, сөйләгез инде, мин сезнең тавышыгызны ишетергә телим!..

Соңгы сүзләрдә шул кадәр хатын-кыз тү­земсезлеге бар иде, мин ирексезләп елмаеп куйдым; бәхеткә каршы, көн караңгы­лана башлаган иде... Мин бер җавап та кай­тармадым.

 Сез дәшмисез? дип дәвам итте ул; Сез. ихтимал, мин сезне сөям дип, башлап мин әйткәнне көтә торгансыздыр...

Мин дәшмәдем...

—Шулай иткәнне телисезме? — диде ул тиз генә миңа карап... Аның карашының һәм тавышының кискенлегендә ниндидер куркы­нычлык бар иде...

Мин, иңбашымны җыердым да:

«Ни өчен?» дип җавап бирдем.

Ул камчысы белән атына сукты да, кур­кынычлы тар юлдан бөтен көчкә чаптырып китте; бу шундый тиз арада булды, мин аны көчкә генә, анда да ул инде башка кешеләр янына барып кушылгач кына куып җитә ал­лым. Өнгә кайтып җиткәнче ул бер туктау­сыз сөйләште һәм көлде. Аның кыйланышларында ниндидер калтырану бар иде: ул миңа бер тапкыр да карамады. Бу гадәттән тыш күңеллелекме бары да сизде. Княгина да үзенең кызына карап, эчтән шатлана иде, ә кызыйда исә тик нервлы борчылу гына: ул төнен йокламый үткәрәчәк һәм елаячак. Шу­шы фикер миңа чиксез ләззәт бирә: шундый минутлар була. — ул минутларда мин Вампирны аңлыйм!.. Ә җитмәсә үзем яхшы егет булып саналам һәм шул исемне алырга тырышам!

Моны ничек дип аңларга соң? Без аны тик болай дип кенә аңлый ала­быз: үз-үзе белән мәңгелек каршы­лыкта яшәү, чын тормышка, чын ләззәткә булган сусауның мәңге канәгатьләндерелмәве кешене пинДи зур зәһәрлеккә һәм әхлаксызлыкка җиткерүе мөмкин: ләкин бу кешенең бу соңгы сыйфатын без һич тә аңлый ал­мыйбыз... Ул безгә кешенең үз-үзенә артык күп итеп, юри- яла ягуы бу­лып, артык нәзакәтле һәм киерелгән сыйфат булып күренә. Безнең уебызча монда Печорин гәрчә көлке булуга караганда күбрәк куркыныч­рак булса да, Грушницкийга әверел­гән... һәм, әгәр дә без үзебезнең нәтиҗәләребездә ялгышмыйбыз икән, бу бик аңлашыла да: үз-үзең белән кар­шылыкта булу халәте мәҗбүри рәвеш­тә азмы яки күпме булса да нәзакәт­лекне һәм киеренкелекне таләп итә.

Бистә аркылы өенә кайтып килгән­дә, Печорин бер порт янында кешеләр сөйләшкән һәм кычкырган тавышлар ишетә. Ул атыннан төшеп, тыңларга керешә. Печорин турында сөйлиләр. Драгун капитаны Печоринның арт са­багын укытырга кирәк дип, Петербург­тан килгән бу бәндәләр борыннарына сукмасаң масаялар дип. үзе һәр вакыт­та чиста перчаткалар һәм ялтыратыл­ган текләр киеп йөргәнгә күрә Печо­рин бары тик үзен генә светта яшә­гән кеше дип уйлый һәм чынында кур­как булырга тиеш дип кычкыра. Грушницкий гүяки Печоринның наму­сы әчеш бик үк яхшы булмаган нин­дидер бер вакыйганы уйлап чыгарып, драгун капитанының соңгы сүзләрен куәтли. Хөрмәтле компания княжня исемен телгә алып, Грушницкийны кыздыра тора. Хәер, драгун каптаны Печоринны дуэльга чакырып, аның куркаклыгын ачып, аңардан хурлап көлмәкче була. Ул Грушницкийга Печоринны дуэльга чакырырга тәкъдим итә, ә үзе аларны бер-берсеннән алты адым
арада бастырырга һәм пистолетларга пулялар салмаска уйлый.

Мин түземсезлек белән Грушницкийның җавабын көттем; әгәр тап килмәгән булсам, бу ахмаклыкның, көлкесенә кала идем бит дигән фикердәй мине салкын ачу чолгап алды. Әгәр. Грушницкий риза булмаса, мин аның муенына ташланган булыр идем. Ләкин бераз сүз­сез торганнан соң ул урыныннан кузгалды, капитанга кулын сузды һәм эре генә итеп: «Яхшы, мин риза» — диде.

Иртә белән Печорин кое янында княжняны очырата. Бу очрашу буш һәм әһәмиятсез драманың куркыныч чишелүе була. Бу драма бушлыгы һәм әһәмиятсезлеге ягыннан асылда бер дә ким булмаган, ә чишелүе ягыннан та­гы да куркынычрак булган икенче бер драмадан туган була.

«Сез авырыйсызмы әллә?» — диде ул текә­леп миңа карап.

 Мин төн буе йокламадым.

«Мин дә шулай ук... мин сезне, ихтимал, юкка гаепләгәнмендер? — Я әйтегез инде, мин сезгә бөтенесен гафу итәргә булдыра алам

 Бөтенесен дәме икән?

«Бөтенесен... тик дөресен генә әйтегез... ләкин тизрәк... Беләсезме, мин сезнең үз-үзегезне тотуыгызны аңларга, акларга тыры­шып, күп уйладым; ихтимал, сез минем якын­нарымның каршы төшүеннән курка торган­сыздыр... зарар юк... алар белгәч... (аның та­вышы калтыранды) мин алардан ялынып со­рармын. Әллә сезнең үз хәлегез моңа...  белегез, сөйгән кешем өчен мин бөтен нәрсәмне корбан итә алам... О, тизрәк жавап бирегез; кызганыгыз... Сез миңа нәфрәтләнеп карамыйсыз бит, шулай түгелме?»

Ул минем кулымны тотты.

Княгиня, Вераның ире белән, бездән алда бара иде, ул бернәрсә дә күрмәде; ләкин безне иң гайбәтчеләрнең дә гайбәтчеләре булган, шунда йөрүче аеруларның күрүләре мөмкин иде, һәм мин тиз генә үз кулымны анык өзелеп кысуыннан арындырдым.

 Мин сезгә чын дөресен әй тәм, дидем мин княжняга: акланып та, үземнең кылган эшләремне аңлатып та тормыйм. Мин сезне сөймим.

Аныш иреннәре җинелчә агарып киттеләр...

Ул, чак кына аңлашылырлык итеп, «Калдырыгыз мине», — диде.

Мин, иңбашымны җыерып, борылып киттем.

Кисловодскига фокусник килә. Дә­валану җирендә нинди генә тамашаны да кимсетергә мөмкин түгел, әлбәт­тә; — һәм беренче тамашага барсы да баралар. Кызы авыру булуга карамас­тан, княгиня Лиговская да билет ала. Печоринга Верадан записка килә. Ве­ра иртәнге көннең иртәсенә кадәр иренең Пятигорскига киткәнен, ә Литовскаяның һәм үзенең кешеләренә билетлар таратканын белдереп. Печо- ринны кичке 9 сәгатькә күрешергә чакы­ра. Тамашага барып әйләнгәләгәннән һәм соңгы сафларда Вера белән Литовскаяларның лакейларын һәм горним- наяларын күргәннән соң Печорин Вера янына китә. Ишек алды караңгы була. Кинәт кенә Печоринга артыннан кем­дер килгән кебек тоела. Саклык йө­зеннән, ул йөрергә чыккан төсле итеп., йорт тирәсен уратып чыга. Княжня тәрәзәләре төбеннән үткәндә ул артын­да чак-чак кына кеше аяклары тавы­шын ишетә, — һәм аның яныннан ши­нельгә уралган бер кеше йөгереп уза. Печорин караңгы баскычка ташлана — ишек ачыла, һәм кечкенә генә кул аның кулыннан тотып ала...

Төнге икеләр тирәсендә Печорин, бергә бәйләнгән ике шарф ярдәмендә, тәрәзәдән, югарыдагы балконнан астагысына төшә. Княжня бүлмәсендә ут яна, һәм ниндидер көч Печоринны тә­рәзә янына килергә мәҗбүр итә. Пәрдә бөтенләй тартылып бетмәгәнгә күрә ул анда менә нәрсә күрә: «Мери, тезләрен кочаклап, үзенең ятагында утыра; аның калын чәче челтәрләп тегелгән төнге чепчик эченә җыелып куелган: ак иңбашлары ал төстәге зур шәл белән капланган, кечкенә генә аякларында чу­ар Персия туфляләре. Ул, башың күкрә­генә салып, тын гына утыра; алдында, кечкенә өстәлдә ачып куелган китап ята, ләкин аның бер ноктага текәлгән һәм әйтеп бирә алмаслык хәсрәт белән тулы күзләре, шул ук бер битне йөз тапкыр укыйлар, ә уйлары кайдадыр еракта кебек тоела.». Бу гади һәм аз юллар никадәрле күп сөйлиләр! Алар кимсетелгән хатын-кыз дәрәҗәсенең, кимсетелгән хатын-кыз мәхәббәтенең, яшерен газапларның Һәм салкын-көй-дереп ала торган гаҗизлекнең нин­ди озын һәм азаплы повестен ачып са­лалар!.. Бичара Мери!..

Шул минутта куак артында кемдер селкенеп куя; Печорин балконнан жиргә сикереп төшә, һәм күренмәс кул аның җилкәсеннән эләктереп ала. «Әһә! - ди тупас тавыш: — эләктең­ме!.. Төнлә княжняләр янына йөрер­сеңме!..» — Ныграк тот! — дип икенче тавыш кычкыра. — Һәм Печорин боларның Грушницкий белән драгун ка­питаны икәнен таный. Аннары капи­танны бик каты сугып ега да үзе куаклар арасына ташлана. «Караклар! каравыл!» дип кычкыралар куучылар; мылтык атыла һәм пыскып торган пыж Печоринның аяклары янына ук килеп төшә. Бер минуттан ул инде, өендә була һәм чишенеп урынында ята. Аның хезмәтчесе ишекне бикләргә ге­нә өлгерә, капитан белән Грушницкий ишекне кага-кага: «Печорин! сез йоклыйсызмы? сез мондамы?» дип кычкыралар. — Йоклыйм! — дип Печо­рин җавап бирә аларга ачуланып. «То­рыгыз! — караклар... черкеслар...» — Миндә томау, өзлегермен дип куркам.

Алар чыгып китәләр. Ул арада тре­вога куба. Крепостьтан казак чабып килеп җитә. Барсы да хәрәкәткә ки­ләләр, черкесларны эзләргә тотыналар, һәм икенче көнне бөтенесе төнлә бе­лән черкеслар һөҗүм итте дип ыша­налар.

Иртән Печорин кое янында Вера­ның ире белән очраша һәм аның белән бергә ресторациягә иртәнге ашка ке­рә. Ягымлы карт хатынының үткән төндә бик курыкканлыгын сөйли. «Нәкъ мин өйдә юк вакытта туры кил­гән бит тагы!» ди ул. Алар почмак­тагы бүлмәгә чыга торган ишек янын­да ашарга утыралар. Бу почмак бүл­мәдә унлап яшь егет, шулар арасында Грушницкий да була. Шулай итеп, язмыш Печоринга Грушницкийның сүз­ләрен тынлап торырга тагын бер мөмкин­лек бирә. Грушницкий үз тирәсендәге кешеләргә яшерен сер итеп кенә төнге тревоганың сәбәпчеләре черкеслар тү­гел, ә исемен әйтергә ярамаган бер кеше икәнен, ул кешенең княжняда булуын әйтә. «Княжня ничек, ә? Әм­ма, дөресен әйтим, бу Москва барышняләре! шушыннан соң нәрсәгә ыша­нырга инде? Без аны тотып алырга те­ләдек, ләкин ул ычкынды да, куян шикелле, куаклар арасына ташланды шунда мин аңа атып җибәрдем». Бе­рәүнең дә үзенә ышанмаганын күргәч, ул сөйләгән сүзләрен раслап ант итәр­гә керешә һәм, ниһаять, вакыйгамын гаепчесе исемен әйтергә дә хәзер то­руын белдерә.

— «Әйт, әйт, кем соң ул! — диделәр Һәр яктан.

«Печорин», дип җавап бирде Грушницкий.

Шул минутны ул күтәрелеп карады — чия ишек төбендә аңа карты басып тора иде, ул коточкыч кызарынды. Мин аның янына бардым да. салмак һәм ачык итеп.

— Сезнең янга; сез инде иң әшәке гай­бәтне раслап чын сүзегезне биргәннән соң гына керүем миңа бик кызганыч. Минем би­редә булуым сезне кирәкмәгән кабәхәтлекне коткарган булыр иде.

Грушницкий урыныннан сикереп то­ра һәм кызмакчы була. Печорин, әл­бәттә, аңардан үзенең сүзләреннән та­нуын таләп итә башлый. Грушницкий, бик нык дулкынланган хәлендә, күз­ләрен түбәнгә текәп, аның алдында басып тора: ләкин вөҗдан белән мин-минлек арасын тагы көрәш озакка бар­мый, җитмәсә драгун капитаны анык җилкәсенә төртеп куя; Грушницкий, Печоринга күзләрен күтәреп карамаган килеш, үзенең гаепләвең тагын кабатлый. Печорин капитанны бер читкә алып китә дә аның белән сөйләшеп ала. Ресторация крыльцосында сокла­нуга ошаган тойгы белән Вераның ире Печоринныц кулын тотып ала, аны бөек җанлы кеше дип. ә Грушницкийны — кабәхәт җан дип атый, һәм үзенең кыз  булмаганы өчен шат­лыгын белдерә. Бичара ир!..

Ресторациядән Печорин Вернер яны­на бара, бөтенесен дә аңарга сөйли һәм аңардан үзенең секунданты бу­луын үтенә. Бер сәгатьтән соң Вернер икде драгун капитаны белән сөйләшеп тә килә. Ул Печоринга: «Сезгә каршы заговор оештырылган диярсең» —ди. Вернер бүлмә алтынла галошларын салып маташкан арада капитан белән Грушницкий арасындагы кызу бәхәскә шаһит була һәм Грушницкийның Печоринны җүләр итәргә күнмичә, мыс­кыллаган өчен кискен рәвештә дуэль таләп итүен аңлый. Вернер белән ка­питан дуэльне Кисловодсктан биш чакрымнарда булган аулак тау аралы­гында үткәрергә булалар, атышуны

 

икенче көннең иртәнге дүртенә, алты адымнан дип билгелиләр, ә үтерелгән кешене—черкеслар аткан дип әйтергә булалар. Аннан соң Вернер, капитан пуляне бары тик Грушницкий пистоле­тына гына салыр дип, шикләнгәнлеген әйтә һәм Печориннан тегеләрнең бу эшләрен сизүләре турында аларга белдерергә кирәклекне сорый. Печорин  моңа каршы кило һәм, ансыз да мин аларның планнарын бозачакмын, ди.

Кичен Печоринга княгинядан чакыру белән лакей килә, ләкин Печорин үзен авырый, дип әйттертә. Ул төне буе йокламый, башыннан төрле-төрле уй­лар үтәләр. Чын-чыннан үзенең корбаны дип исәпләгән Грушницкий турын­дагы уйдан ул үзенә моңарчы туры хезмәт итеп килгән бәхетнең фани булуы турындагы уйга күчә. «Булса ни, үләргә булгач, үләргә! — дип уй­лады ул, — әллә ни түгел; аннары ми­нем үземә дә шактый күңелсез инде. Мин — фәкать каретасы килеп җит­мәгәнгә генә йокларга кайтып китми­чә, балда иснәп утыручы кеше шикелле. Карета килде исә... хушыгыз!..»

Аннан соң ул үзенең бөтен гомере турында уйлый башлый, һәм аның башына ихтыярсыз үзенең гомеренең максаты турында сорау туа. «Мин ни өчен яшәдем? нинди максат өчен ту­дым икән?.. Мөгаен, ул максат бул­гандыр, һәм миңа, мөгаен гали урын куелгандыр, чөнки мин йөрәгемдә чик­сез көчләр сизәм... Ләкин мин ул урын­ны белмәгәнмен; мин буш һәм тиеш­сез ашкынуларга бирелдем; алар эчен­нән мин тиме; шикелле каты һәм салкын булып чыктым, ләкин яхшы ом­тылышларымны — тормышымның иң яхшы чәчәген, гомергә югалттым!..»

Иртәгә я үтерелергә, я үтерүче бу­лырга хәзерләнә торган кешенең үз-үзе белән сүзсез генә сөйләшүе бик гыйбрәтле хәл!.. Фикер ихтыярсыз үз-үзенә кайта, хорафатлар һәм алдан уйлап куелган софизмнар караңгылы­гы аркылы котычкыч хакыйкать ну­ры балкый... Ләкин карар кабул ител­гән, адым атланган һәм кире кай­тырга мөмкинлек юк: канлы килешү­ләрне әхлаксызлык дип карый торган җәмгыять үзе, үз-үзенә каршы килеп, мәсхәрәле-мыскыллаучан карашы бе­лән, хәрәкәтсез катып калган бармагы белән корбанга төртеп күрсәтеп, бу эштән кире кайтуны тыя... Эшнең кан белән чишелүе аңарга башкалар өчен нәсихәтләр укырга. кешене хөкем итәргә һәм аңарга кирәксез киңәшләр бирергә мөмкинлек тудыра; чигенү кызыклы анекдоттан, икенче кеше исә­бенә күңел ачуның гүзәл мөмкинле­геннән мәхрүм итә. Монда нәрсә эш­ләргә кирәк соң? әлбәттә, алга барыр­га кирәк, ә үз-үзеңә һәм эшнең асы­лына төшенү кыюлыктан- мәхрүм итмә­сен өчен, хәкыйкатьтән күзне йомарга һәм ялганлыгы үзеңә ап-ачык билгеле булган беренче туры килгән софизмга ике кул белән дә тотынырга кирәк... Печорин шулай эшли дә; ул яшәүнең кирәге юк дигән карарга килә, һәм ул үзе каршында яки, соң чиктә, үзләре тормышта катнашмый торган, ләкин яшәүчеләргә, тамашачылар актерларга я кул чабып, я сызгырып караган ке­бек карый торган, башка кешеләрнең эшләрен хөкем итә торган усал судьяләр кебек хаклы...

Яшерен борчу белән газаплаган Пе­чорин үзен Вальтер Скоттның «Шотландия пуригганнары»н укый башларга гына түгел, бәлки аның сихерле вы­мыслы белән мавыгырга да мәҗбүр итәрлек көч таба.

Яктыргач ул көзгегә карый: аның йөзе газаплы йокысызлык эзләре сак­лап, тонык ак төскә кергән; ләкин күзләре, гәрчә көрән күләгәләр белән капланган булсалар да, горур һәм кызганусыз ялтырыйлар... «Мин үз-үземнән канәгать» ди ул. Нарзан суын­да коенгач ул бөтенләй җиңеләеп һәм дәртләнеп китә.

Коенып кайткач, өендә Вернерны очрата. Алар атларга атланып чыгып китәләр. Бу урында, узып барышлый гына, гүзәл Кавказ иртәсен кыска гы­на итеп, ләкин бик поэтик тасвирлау бирелә.

«Бу юлы мин, — ди Печорин,—та­бигатьне шул кадәр яраттым, башка вакыт һич тә алай яратканымны хәтер­ләмим. Йөзем агачының киң яфрагы өс­тендә -дерелдәп торган һәм миллион төстә нурлар чагылдырган һәрбер чык бөртегенә кызыксынып карап тордым! Күзләрем, төтенләнеп торган ераклык­ны үтә күрергә тырыша иде! Анда юл һаман- тарая, кыялар тагын да зәңгәр­ләнә һәм куркынычрак була бара,
ахырда алар, үтеп чыкмаслык стена бу­лып тоташкандай тоелалар иде».

Алар байтак вакыт эндәшми бара­лар.

Бернер кинәт:

Васыятьләрегезне язып калдырдыгыз­мы?— дип сорады.

«Юк».

— Әгәр үлсәгез?...

«Варислар үзләре табылыр».

Соңгы сәлам җибәрердәй дусларыгыз да юк мени соң сезнең?..

Мин башымны селектем.

— Шулай ук дөньяда сез берәр истәлек калдырырга теләгән хатын-кыз да юкменн?

«Йөрәгемне ачып салуымны телисезме, док­тор?» — дип жавап бирдем мин аңа. «Белә­сезме. мин инде үлгәндә үзенең сөеклесенең исемен әйтеп, дусына, я майланган, я май­ланмаган бер кисәк чәч васыять итеп кал­дыра торган яшьтән узганмын. Якын һәм булуы мөмкин булган үлемне искә төшергәндә мин тик үзем турында гына уйлыйм: кай­берәүләр әле моны да эшләмиләр. — Мине иртәгә онытачак булган яки, аннан да начар­рак итеп, минем турыда, алла белсен, әллә нинди уйдырмалар таратачак булган дусларым; икенче кешене кочаклап, мәрхүмгә карата ул кешедә көнләшү тудырмас өчен, миннән көләчәк булган хатыннар. — аларны алла яр­лыкасын. Тормыш давылыннан мин тик бер­ничә генә идея алдым — һәм бер генә хис тә алып чыкмадым. Мин күптән инде йөрәк бе­лән түгел, ә баш белән яшим. Мин үземнең кайнар хисләрем һәм кылган эшләремне кис­кен кызыксыну белән тикшерәм, ләкин үзем катнашмыйм. Миндә ике кеше: берсе чын мәгънәсе белән яши, икенчесе фикер йөртә һәм аны хөкем итә; беренчесе, ихтимал, бер сәгатьтән сезнең белән һәм дөнья белән гомергә саубуллашыр, ә икенчесе... икенче­се?..»

Бу сүзләр Печоринның йөзен тулы­сынча ача. Ул ялтыравыклы сүзләр белән мавыкмый, аның һәрбер сүзе чын күңеленнән чыга. Ул бөтенләй ан­сыз рәвештә, ләкин бик дөрес итеп, үзе турында сөйләп бирә. Бу кеше тәэ­сирләр эзләп йөрүче һәм туларның очраган беренчесен» тәмам бирелеп һәм күңеле яна бернәсә теләгәнче шуның иркендә калучы яшь егет түгел. Юк, ул тормышка романтик карау чак­ларын, егет вакытларын- башыннан ки­чергән инде: ул сөйгәненең исемен әй­теп һәм аңа үзенең чәч бөртеген* ва­сыять итеп, аның өчен үләргә хыял­ланмый, сүзне эшкә хисаплап йөрми, иң күтәренке, иң яхшы хисләр ташкы­нын кешенең җан торышы дип кабул итми. Ул бик күп кичерешләр күргән, бик күп сөйгән һәм тәҗрибә буенча барлык хисләрнең, барлык якын күрү­ләрнең озакка сузылмавын белә; тор­мыш турында ул бик күп уйлаган һәм хакыйкатькә кыю рәвештә туры карау­чы, үзе ышанмаган өметләр белән үз- үзен юатмаучы, үз-үзен алдаучы кеше­ләр өчен төрле акыл сатуларның, нәтиҗә ясауларның никадәр ышанычсыз икәнлекләрен ул яхшы белә... Аның рухы яңа хисләр, яңа уйлар өчен җитешә, йөрәге яңа мәхәббәт тели: ә бу яңалыкның асылы һәм характеры- чынбарлык. Печорин* яңалык өчен көрәшергә хәзер; ләкин язмыш аңа яна тәҗрибәләр бирми әле, һәм ул искеләргә кимсетеп караса да, тормыш ту­рында алар белән фикер йөртергә ти­еш була.

Шул сәбәптән ул хисләрнең һәм фи­кернең дөреслегенә ышанмый, шул сәбәптән ул оптик уйдырма һәм кытай күләгәләренең мәгънәсез елтырап үтү­ләре генә күренгән тормышка салкын карый. Рухның бернәрсәдән икенче нәрсәгә күчү халәте шулай була ул, бу вакытта кешенең барлык иске нәрсәләре җимерелгән, ә яңалары әле тума­ган була һәм кеше үзе дә бу вакытта бары тик киләчәктәге чынбарлыкны ниндидер мөмкинлеге, ә хәзерге минут­та бер шәүлә булып яши. Менә шуңа инде кешедә гади теленә я «хандра», я «иппохандра», я «шомлану», я «шикләнү», я мәгънәнең асылын тулы ачып бирмәгән башка сүзләр белән йөртелз торган, ә философия телендә рефлекция дип атала торган бер нәрсә туа. Без бу сүзнең этимологик һәм философик мәгънәләрен аңлатып тормыйбыз, ә бары тик рефлекция хәлендә бер кеше ике кешегә аерыла, аларның берсе яши.; икенчесе аның артыннан күзәтә һәм хө­кем итә, дип кенә әйтәбез. Мондый «акта һичбер хистә, һичбер фикердә, һичбер хәрәкәттә|дә тулылык юк: ке­шенең күңелендә хис, ният, хәрәкәт туарга да өлгерми, аның үз эчендә үк яшеренеп яткан* ниндидер дошман бу чыганакны күзли, аны тикшерә баш­лый, фикере хакмы, тойгысы чынмы.; теләүләре законлымы, аларның максаты нәрсәдә, алар нәрсәгә алып баралар дип җентекләргә тотына— һәм хиснең хуш исле чәчкәсе әйбәтләп ачылырга да өлгермичә шиңә, фикер күп кырлы хрустальдәге кояш нурлары шикелле очсыз-кырыйсызлыкка чәче­леп китә; хәрәкәткә дип күтәрелгән кул кинәт, таш шикелле катып, һавада туктап кала һәм китерелеп бәрми...

Шулай һәр вакытта вөҗдан безне куркак итә,

Шулай кыюлыкның якты нурлары бездә 

Уйланулар күләгәсе астыңда сүнә;

һәм дәртләрнең, көчле ашкынуы

Шул киртәгә җиткәч читкә борыла һәм

 Зур хезмәтләр эзләп дауламый...

ди рефлекциянең поэтик апотеозы бул­ган Шекспир Гамлеты. Бик яман хәл! Хәтта мәхәббәт кочагында да, тор­мышның тулылыгы һәм рәхәтлеге белән ләззәтләнгән минутта да, бу эчке дош­ман тавыш күтәрелә һәм, кешене:

Һич берәү дә уйламаган чакта...1 уйларга мәҗбүр итә һәм аның кулын­дагы гүзәл образны алып, аңа шыксыз скелет тоттыра...

Ләкин бу халәт никадәр начар бул­са, шул кадәр үк кирәк тә. Бу — рухның иң бөек моментларыннан берсе. Тормыш тулылыгы — хисләрдә, ләкин хис рухның артык үсәргә мөмкин бул­маган иң соңгы баскычы түгел әле.

Кайбер хисләрдә кеше, хайван үз инстинктының коды булган кебек, үз сиземләвенең колы була*. Мәңге үлмәс Кеше рухының дәрәҗәсе — аның зиһенлелегендә, ә зиһенчелекнең соңгы иң югары акты — фикер. Фикердә кеше дәртләренең һәм караңгы сизенүләре­нең ирекчелеге һәм бәйсезлеге туплан­ган. Кеше ачуланып дошманына кулын күтәрә икән — ул үзенә көч биргән хис буенча хәрәкәт итә. ләкин кешелек дә­рәҗәсе турыңдагы һәм дошман- белән Дә кешелек кардәшлеге турындагы зи­һенле фикер генә ярсуны туктата ала һәм үтерер өчең күтәрелгән кулны ко­ралсызландыра. Ләкин арадашсызлыктан зиһенле аңга күчү мәҗбүри рәвештә рефлекция аркылы эшләнә, ә ул реф­лекция индивидуумның аерымлыгына карап теге яки бу күләмДә газаплы була. Әгәр дә кеше әз генә булса да кешелек белән үзенең кардәшлеген сизә икән һәм аз гына булса :да үзен рух эчендә рух дип аңлый икән»— реф­лекция аңа ят була алмый.

Бары тик саф практик натуралар, яисә рух интереслары белән кызык­сынмаган. һәм тормышлары апатик бер йокымсыраган гыйбарәт булган вак һәм түбән җанлы кешеләр генә чыгар­ма була алалар. Безнең гасыр күбрәк

Пушкин — «Фауст сәхнәләре»ннән, рефлекция гасыры, шуңа күрә аңардан тирәнлек белән тынгылыкны һәм бор­чылмас тынычлыкны үзләрендә тоташ­тырган тату һәм бәхетле натуралар да, һәм тирәнлектән мәхрүм булмаган иң практик натуралар да азат түгел. Шул яктан караганда герман әдәбиятының әһәмияте бик зур: аның һәрбер әсәре­нең нигезендә әхләкый, дини яисә философик мәсьәлә ята. Гетеның «Фаус­ты» безнең гасыр рефлекциясенен поэтик апотеозы. Бик табигый, кешелек­нең шундый халәте бездә дә чагылып үтә; ләкин ул безнең тормышыбызда үзенә бер төрле чагыла, чөнки безнең илебез Петрның бөек реформасы аркылы үзенең арадашсызлыгыннан көчләп чыгарылып, билгесезлек алдына куел­ган иде. Пушкинның гаҗәеп художес­тволы «Фауст сәхнәсе» дигән әсәре, безнең җәмгыять индивидуумнарының күбесендә булган авыру кебек югары рефлекция үрнәге булып тора. Аның ха­рактеры— тормыш рәхәтлекләренә тулысынча бирелергә һичбер мөмкинлек булмаганлыктан аларга салкын магодан гыйбарәт. Шул сәбәптән: хәрәкәтләрдә ялыктыргыч дәртсезлек, һәр эштән күңел кайту, һичбер нәрсә белән кызыксынмау, теләкләрнең, ашкынулар­ның билгесезлеге, иксез-чиксез сагышланулар, эчке тормышның көчле булуын­нан туган авыру хыялланулар килеп чыга. Бу каршылык без тикшерә тор­ган роман авторының гаҗәеп шигъри язылган, чын күңелдән нәфрәтләнү, көч­ле тормыш һәм искиткеч дөрес идеяләр белән тулган «Уйлану» исемле шигы­рендә бик ачык тасвирлана.

Мәхәббәткә һәм нәфрәткә бер корбан да

Бирмичә без яшибез. Ул тойгы бездә —

Бик очраклы. Ут кайнаса безнең канда,

Яшерен суык хөкем сөрә рухыбызда.

Хөрмәтле шагыйрьнең бу кайнар мөрәҗәгате аеруча Печорин кебекләргә кагылырга тиеш һәм шул нәрсә роман­ның героең безнең заман* герое итеп атарга мәҗбүр итә. Шуннан инде ачык­лыкның җитәрлек булмавы, бу кеше-

1 Белинский монда Марлинскийны күз ал­дымда тота.

не тасвирлаганда художестволы рель­ефлыкның, җигешмәве килеп чыга, ләкин шуннан ук туган еллары һәм көн­нәре белән генә түгел, ә бөтен халәт­ләре белән безнең, заманга багышлан­ган кешеләр өчен аның иң югары поэ­тик кызыксынуы да, һәм каршы торып булмый торган моңлы көчле тәэсире дә туа... Хәер, без бу нәрсәгә роман­ның эчтәлеген сөйләп бетергәч, тагын бер кайтырбыз әле.

Ике дошманның соңгы очрашу кү­ренешен автор искиткеч дөреслек һәм шигърият белән биргән. Дошманнары­ның намуссыз теләкләрен бозар өчен, Грушницкийның күңелендә курку уятыр өчен, Печорин Грушннцкийга утыз сажен биеклегендәге һәм түбәңдә» үт­кер ташлар чыгып торган тар кыя тау башында атышырга тәкъдим ясый.

«Безнең һәр икебез дә (ди Печорин Грушницкийга) шушы түбәнең иң кырыена баса; ул чагын та хәтта җиңел генә яра да үләрлек булачак: бу сез­нең теләгегезгә туры килергә тиеш, чөнки араны сез үзегез алты адым итеп билгеләдегез. Яраланган кеше һич шик­сез түбәнгә очып төшеп китәчәк һәм чәлпәрәмә киләчәк; пуляны доктор алыр һәм. шулай иткәндә, бу тиз арада бул­ган үлемне уңайсыз сикерүдән дип аң­лату да бик җиңел булыр. Кемгә элек ату турысында шобага салырбыз. Сүземнең ахырында мин сезгә шуны белдерәм, — шулай булмаганда мин атышмаячакмын»... Грушницкий бик читен хәлдә кала — аның йөзе минут саен үзгәрә. Хәзер ул дошманына яисә үзе­нә җиңел яра белән генә котылып бул­мавын аңлый. Икенче яктан, ул я һа­вага атарга, яисә үтерүче булырга, яки үзенең кабәхәт уеннан кайтырга тиеш. Печоринның сүзләренә каршы капитан: «Ярар бәлки!» дип җавап бирә һәм Грушницкий ризалыгын белдереп баш ияргә мәҗбүр була. Шулай да ул капи­танны бер читкә алып барып, бик кы­зып нәрсәдер сөйли башлый. Печорин аның күгәргән иреннәренең дерелдәвең, капитанның җирәнеп артына борылуын күреп кала һәм аның шактый каты итеп: «Ахмак син! бернәрсә дә аңла­мыйсың!» дигән тавышын ишетә.

Өчпочмаксыман кыя башына менәләр. Беренче атуны каршылаучы кеше иң кырыйга, упкынга арты белән басар дип сүз куешалар; әгәр дә ул үтерел- мәсә, алар урыннары белән алмашачаклар. Шобага салалар — Грушницкий беренче булып атарга чыга. Урыннарына килеп баскач, Печорин Грушницкийга, әгәр дә син миңа тидерә алмасаң миннән тидерә алмас дип өметләнмә, дип әйтә. Грушницкий кызара; бу вакытта аңарда коралсыз кешене үтерү фикере белән үзенең шушы әшәке гаебен икърар итү теләге көрәшә шикелле. Доктор яңадан Печоринга тегеләрнең явыз ниятен ачу турында киңәш ита һәм үзе шуны эшләмәкче дә була. «Зинһар тимәгез, доктор! — ди Печорин аның кулыннан тотып: — сез бөтен эшне бозасыз; сез миңа җайсызламас­ка сүз бирдегез... Сезнең ни эшегез бар? Мин, бәлки үләргә тели торган­мындыр»...— О, монсы икенче эш! — ди Вернер аңа каршы һәм гаҗәпләнеп Печоринга карый. — Тик теге дөньяДа минем өстән зарланасы булмагыз...

Капитан пистолетларны кора һәм аларның берсен Грушницкийга биреп, колагына нәрсәдер пышылдый, ә икен­чесен Печоринга суза. Печорин, җинел ярадан, түбәнгә очып китмәс өчен, гәү­дәсе белән алга рак иелә һәм кулы белән тезенә таяна; йөзе агарынган, тез­ләре калтырый торган Грушницкий — аның маңгаена туры китереп, пистоле­тын төзи башлый; ләкин шунда Груш­ницкийның характеры йомшак булу аркасында эшләнергә тиеш булган бер­нәрсә туа; Грушницкий иҗаби яхшы­лык эшләргә! дә, иҗаби явызлык эш­ләргә дә сәләтле булмый: кинәт аның пистолеты түбән төшә, йөзе киндер кебек агара һәм ул үзенең секунданты­на борылып, тонык тавыш белән,— «булмый!» — ди. Капитан аңа кар­шы, — Куркак! — дип җавап бирә. Мылтык тавышы яңгырый, пуля Пе­чоринның тезен җиңелчә яралап үтә һәм Печорин, ярдан ераклашыр өчен, ирексездән берничә адым алга ат лый. — Кеше табигатенең ниндиде сыйфаты бу, аның мин-минлелек уты кабынуы да, ихтыярың тормыш көче дә үз-үзеңне саклау инстинктын кап­лап кала алмыйлар.

Хәзер Печоринның чираты җитә. Ул Грушницкий белән саубуллашканда көлеп җибәрүдән чак кына тыелып кала. Моннан бер генә минут элек аны эт кебек атып үтерергә теләгән, ә хәзер тыныч оятсызлык белән аңа карап.

эченнән көлеп торган дошманын үз ал­дында күргәч, Печоринны нинди тойгылар дулкынландыруын күз алдына китерү авыр түгел. Алай да вөҗданын тынычландыру өчен /дигәндәй ул Грушницкийга гафу үтен дип тәкъдим ясый, ләкин теге горур рәвештә баш тарткач, Печорин түбәндәге сүзләрне үлем хөкеме укыган кебек өзеп-өзеп, кычкырып, ачык итеп әйтә: «Доктор, бу әфәнделәр мөгаен ашыгычлык белән минем писто­летыма пуля салырга онытканнардыр; сезнең аны яңадан, яхшылап коруы­гызны үтенәм!» Бу сүзләргә капитан хәтере калган кебек күренергә тырыша һәм бу—ялган ди; ләкин Печорин аны, әгәр дә алай икән, ул чагында мин сезнең белән дә шул! ук шартларда атышачакмын, дип әйтеп, аны бик тиз тынарга мәҗбүр итә. Грушницкий: пис­толетны корырга кирәк дип соңгы сүз­не әйтә. «Җүләр дә син, туган!» — ди капитан аңа һәм җиргә төкереп, аягын тибеп ала,— «мәгънәсез җүләр!.. Миңа ышангансың икән, барсың да тыңларга кирәк иде... Хәзер чебен шикелле үл инде... Шул кирәк сиңа!» Печорин яңа­дан Грушницкийга үзенең гайбәтләрен­нән ваз кичәргә куша һәм эшне шуның белән бетерергә вәгъдә итә, әүвәлге дуслыклары турында да исенә төшерә. Монда авторга дошманнарның килешү күренешен һәм адашкан кешенең дөреслек юлына басуын күрсәтү өчен бик матур урын, мөмкинлек була һәм нәтиҗәдә ул моралистлар белән ялтыра­выклы эффектлар яратучыларны бик яхшылап юата алыр иде;

Әйе, бу гениаль сыйфат, художество кастының кыю һәм көчле күтәрелеше!.. Онытмагыз, Грушницкийның характеры гына юк бит, аның табигате кайбер яхшы яклардан бөтенләй үк мәхрүм түгел: аның бары чын яхшылыкка һәм чын явызлыкка гына сәләте юк; мин-минлек ташып торган шундый тантаналы фаҗигале хәл, аңарда мәҗбүри рә­вештә, тиз кабынучан һәм кыю дәрт ашкынуың тудырырга тиеш иде.

Мин-минлелеге аны княжняга булма­ган мәхәббәткә һәм княжняның аны сөюенә ышандыра; мин-минлек аны Печоринда үзенең көндәшен һәм дош­манын күрергә мәҗбүр итә; мин-минлек аны Печориниын намусына каршы за­говорга илтә; мин-минлек аңа вөҗдан сүзең тыңларга һәм яхшылык белән мавыгырга, заговор турында сөйләргә ирек бирми; мин-минлек аны коралсыз кешегә аттырта; шул ук мин-минлек читен минутта аның җанының бар­лык көчен бергә туплата һәм ачык рәвештә гафу үтенеп котылу урынына, үлүне артыграк дип таптырта. Бу кеше — вак мин-минлек һәм көчсез характерның апотеозы: шунлыктан бар­лык эшләгән эшләре, — соңгы хәрәкәте көчле булып күренсә дә, ул аның характеры көчсезлегеннән туган була. Мин-минлек — кеше җанының бөек рычагы; ул могъҗизалар тудыра! Дөньяда шундый кешеләр була: алар үзенә юнәлдерелгән дошман мылтыгы алдында, бер стакан чәй алдында торган кебек, агарынмыйча торалар, ә сугыш вакытында арба астына ка­чалар...

Сукмак буйлап түбәнгә төшкәндә, Печорин кыялар арасында Грушниц­кийның канлы гәүдәсен күрә һәм ирексездән күзләрен йома. Кисловодскийга кайткан чакта ул тезгеннәрен бушата һәм атын үз иркенә җибәрә. Ул йончы­ган атында тәмам арып-талып. өенә кайткан чакта кояш баеп бара инде. Өендә ике записка ята — берсе док­тордан, икенчесе Верадан.

Доктор мәетнең китерелүен һәм ал­дан күрелгән чаралар аркасында һич­бер шикләнү тудырмавын һәм, булдыра алсаң... тыныч йокла дип яза.

Икенче записканы Печорин бик озак вакыт ачарга батырчылык итми: авыр сизенү аны борчый һәм үл алданмый.

Вераның хаты мәңгегә саубуллашу белән башлана. Аның ире Печорин белән Грушинцкийның дәгъвасы ту-
рында сөйләгән. Бу хәл Верага көчле тәэсир иткән, аны дулкынландырган, ул иренә нәрсәләр әйтүен белми, ләкин үзенең яшерен мәхәббәте турында сөй­ләвем сизенә, чөнки ире аны бик начар сүз әйтеп мыскыллаган һәм бүлмәдән чыгып, карета хәзерләргә кушкан. Мәңгегә аерылышу фикере аны. Печоринга булган мөнәсәбәтен аңлатырга кирәклек белән мавыктыра. Менә сезгә хатның мәшһүр урыны:

Без гомергә аерылашабыз; мин беркайчан да икенче кешене сөймәячәкмен, син моңа ышан: .минем йөрәгем сиңа үзенең барлык хәзинәсен: үзенең күз яшьләрем, өметләрен биреп бетерде инде. Сине бер тапкыр яраткан хатын башка ирләргә беркадәр нәфрәтләнеп караудан башка карый алмый, син алардан яхшырак булган өчен түгел, юк! — Синең табигатеңдә синең үзеңә генә хас булган ниндидер үзенчәлек, ниндидер горурлык һәм серлелек бар: синең тавышыңда, син нәрсә генә сөйләсәң дә, җиңелмәс власть бар; берәү дә синең шикелле һәр вакыт сөелүне теләргә булдыра алмый; берәүдә дә явызлык ул кадәр тартымлы түгел; берәүнең дә күз карашы шул кадәр рәхәтлекләр вәгъдә итми; үзенең өстенлекләре белән бер кем дә синең шикелле файдалана белми, һәм беркем дә си­нең кебек шулай чын-чыннан бәхетсез дә була алмый, чөнки берәү дә үзен-үзе моның киресенчә ышандырырга ул кадәр тырышмый.

Шуннан соң хатта: син Мерине сөй­мәссең бит, аңа өйләнмәссең бит дигән шикле зарлар языла. «Тыңла, син бу корбанны минем өчен эшләргә тиеш: (ди Вера) мин синең өчен дөньядагы бөтен нәрсәмне югалттым...»

Йончыган атын яңадан иярләргә ку­шып, Печорин акылдан язган кеше кебек. Пятигорскига оча. Вераны югалту мөмкинлеге, аның өчен Вераны дөньядагы бөтен нәрсәдән — тормышыннан, намусыннан, бәхтеннән кыйммәтлерәк итә! Язмышның кысырыклавы аның тынычлыкта һәм тынлыкта иреген

 ят­кан куәтле натурасын дулкынландыра һәм аның йокымсырап яткан тойгысын уята... Монда ирексездән Пушкинның түбәндәге юллары искә төшәләр:

О, кешеләр! Изге Хаваиың

 Сез үзенә бик нык ошыйсыз:

 Ымлый сезне җылан үз янына.

 Ул чакыра серле агачына: 

Бирелергә риза булмыйсыз:

Харам җимеш кирәк, әлбәттә.

 Җәннәт түгел ансыз җәннәт тә.

Җан фәрманга очып һәм камчылап барган чагында Печорин атының авыр

1 «Евгений Онегин», 8 глава. XXVII бүлек сулавын һәм сөртенүен сизә. Бу вакытта казак станицасы Ессентукигз бит чакрымнар чамасы гына кала.анД* ул яңа атка атлана алыр иде. Тагын бер ун гына минут кирәк бит. ләкин кинәт ат егыла һәм үлә... Печорин кәяүләп барырга теши, ләкин көне буенча булган дулкынланулар һәм йокысызлык белән алҗыганга ул дымлы үлән өстенә егыла һәм бала кебек елый башлый... Киерелгән горурлык, салкын катылык, коры кайгыга бирелү, свет фәлсәфәсенең софизмнары — бар­сы да югала, гына; дертләр белән дулкынланган, эчке каршылыклар көрәше белән тетрәгән кеше хәзер юк инде —сезнең алдыгызда үзенең гөнаһларын күз яше белән юучы, ялган оялудан бу минутта бик ерак торган, язмышына да. кешеләргә дә, үз үзенә дә зарлан­мый торган бичара, көчсез бала гына...

Кузгалмыйча озак яттым, күз яшен һич үксүемне тыярга тырышмыйча, каты еладым: күкрәгем аерылыр дип уйлаган идем;  барлык катылыгым, барлык салкын канлылыгым — төтен шикелле юкка чыкты; йөрәгем көчсезләнде, акылым тукталды, әгәр шушы минутта мине берәр кеше күрсә, ул нәфрәт­ләнеп читкә борылыр иде.

Төнге чыклар һәм тау җиле аның кайнар башын сафландыргач, ул, саубуллашкандагы ачы үбү аның хатирә­ләренә  бик аз нәрсә өстәр, ә шуннан соң аерылышу тагын да авыррак бу­лыр дип уйлый да, — иртәнге сәгать бишләрдә Кисловодскига кире кайта, урынына ташлана һәм кичкә кадәр үлек кебек йоклый.

Шул чакта ана Вернер килә һәм княжня Лиговская нервлар какшау белән авырлый, ә Грушницкий үлеменең чын сәбәбе турында начальство нәрсә­дер сизенә, ди һәм аңа нәрсәдер эшләр­гә кирәклеген әйтә. Чыннан да, икенче көнне иртә белән» югары начальстводан Печоринга N крепостына китәргә при­каз бирелә һәм ул анда баргач, язмыш аны Максим Максимыч белән очрата

Китәр алдыннан Печорин княгиня Лиговскаяга күрешергә керә. Княгиня аны кызын сорарга килгән кешене анз ничек каршыласа, шулай каршы ала Момда гаҗәеп матур комедияле күре­неш бирелә, княгиня Печоринга кызы белән аның арасындагы мөнәсәбәт үзенә билгеле икәнен белдерә, аларның кушылуына үзенең каршы килмәвен дә аңлата һәм кызына булган сәер мөнәсәбәте өчен аны гафу итәчәген дә тө­шендерә. Берничә мәртәбә ул үзенең озын монологын» уфтанулар, көрсенүләр белән бүлә һәм ахырда елап җибәрә. Печорин аңардан кызы белән ялгыздан ялгыз гына сөйләшергә рөхсәт сорый һәм княгиня бу рөхсәтне бирергә мәҗ­бүр була.

Биш минутлап вакыт үтте: йөрәгем каты тибә, ләкин уйларым тыныч, башым салкын иде; мин күкрәгемдә сөйкемле Меригә мәхәб­бәтнең ичмасам чаткыларын гына булса да табарга тырышын карадым, ләкин тырышуларым нәтиҗәсез булдылар.

Менә ишек ачылды, һәм ул килеп керде. Я алла! мин күрми торган арада ул ничек үзгәргән, — ә күптәнме әле!

Бүлмә уртасына җиткәндә ул чайкалып китте; мин сикереп тордым, ана кулымны бирдем дә, креслога кадәр алып килдем.

Мин аның каршысында басып тордым. Без озак сөйләшми тордык; аның тирән хәсрәт белән тулган зур күзләре минем күзләремдә өметкә ошаш берәр нәрсә эзләгән төсле иде; аның агарган иреннәре елмаерга юкка гына тырыштылар; тезләре өстенә куелган нәфис куллары шундый ябык һәм үтә күренүчәи иде, — миңа ул кызганыч булып китте.

— Княжня, — дидем мин:— минем сездән көйгәнлегемне беләсезме... Сез миннән нәфрәтләнергә тиеш.

Аның йөзенә авыру кызыллыгы чыкты.

Мин дәвам иттем: — Шулай булгач, сез мине сөя алмыйсыз...

Ул читкә борылды, терсәкләре белән өстәл­гә таянып, кулы белән күзләрен каплады, һәм миңа аның күзләрендә яшь елтырагандай тоелды.

Ул, чак кына аңлашылырлык итеп,

— Я ходай! — дип куйды.

Бу хәл түзә алмасЛык була башлады: тагын Сер минут һәм мин аның аягына егылган булыр идем.

Булдыра алган кадәр каты тавыш һәм көчә­неп чыгарылган елмаю белән мин аңа:

— Шулай, сез үзегез күреп торасыз, мин сезгә өйләнә алмыйм. — дидем. — Әгәр сез хәзер моны теләсәгез дә тиздән үкенер иде­гез. Әнкәгез белән сөйләшү мине сезнең белән шулай ачыктан-ачык һәм шулай тулае итеп аңлашырга .мәҗбүр итте; мин ышанам, ул ялгыш фикердә: сезгә аны ул фикереннән кайтару җиңел. Сез күрәсез, мин сезнең кар­шыгызда иң кызганыч, әшәке роль уйныйм, һәм шуны әйтеп тә бирәм: сезнең өчен бөтен эшли алганым менә шул. Минем турыда нинди генә яман фикердә булсагыз да. мни аңа күнәм. Күрәсез, мин сезнең каршыгызда нинди түбән... Әгәр хәтта сез мине сөйгән булсагыз да. шушы минуттан соң миңа нәфрәтләнеп карыйсыз, шулай түгелме?..

Ул, мәрмәрдәй агарынып, миңа таба борыл­ды, тик күзләре генә гаҗәп матур елтырый­лар иде.

— Мин сезне күрә алмыйм... — диде ул.

Мин рәхмәт укыдым, хөрмәт белән баш идем һәм чыгып киттем.

Бу күренеш турында тагын нәрсә булса да сөйләргә кирәкме, монда бичара Меринең алданган хисе, хурланган мин-минлеге һәм кимсетелгән хатын-кызлык горурлыгының газаплары шундый чиксез поэтик апотеозда күрсәтелә һәм моңда аның һәрбер хәрәкәте, тавышының һәрбер авазы шундый каршы торып булмаслык бер матурлык һәм дөреслек белән тасвирланган, Меринең хәле шундый кызганыч һәм шул кадәр көчле һәм моңлы әсәрләнү уята түгел­ме?.. Юк, әгәр дә бу, күренеш кемгә булса да бернәрсә дә сөйләмәсә, безнең сүзләребез дә аңа бернәрсә дә аңлат­маячаклар...


(БЕТМӘДЕ)