Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АЛТЫНЧӘЧ» ОПЕРАСЫ

ХӘЛИМӘ ТЕРЕГУЛОВА

Нәҗип Җиһановның «Качкын» опе­расы куелуга ике ел тулып үтте (ул 1939 елның. 17 июнендә, Татар Дәүләт Опера театры ачылганга куелган иде). Менә шушы ике ел композитормын иҗат юлында гадәттән тыш уңышлы булды. Опера жанрына гаять зур әһә­мият биреп карый торган Җиһанов хәзер инде үзенең дүртенче операсын язып белдереп килә. (Ул хәзер шагыйрь Муса Җәлил либреттосы буенча «Иль­дар» операсын эшли.)

Җиһановның иҗаты өчен, социаль яктан бик әһәмиятле булган героизм, батырлык темалары характерлы. Тарих­тан да, күптән түгел булып үткән революцион вакыйгалардан да, халык эпо­сыннан да, безнең совет чынбарлыгыннан да композитор, үзенең азатлыгына, тынычлыгына һәм бәхетенә кул су­зарга омтылучыларга, изүчеләргә бер­ләшеп каршы тора торган һәм җиңеп чыга торган халыкның героизмын реа­листик сурәтләгән вакыйгаларны сайлап ала. Борынгы заманнан алынган темалар аның музыкасында актуаль булып яңгырыйлар, алар идеяләре белән бүгенге көн өчен якыннар, алар «борынгы заманны бүгенге көндә чагыл­дыралар». Опера либреттоларын шушы рәвештә сайлый белү сәләте ул һәр заманның революцион рухлы, алдынгы композиторлары өчен хас бер нәрсә. Мисал өчен Дж. Вердине («Ломбар­дия кешеләре», «Бал-маскарад» һ. б.) һәм М. Мусоргскийны («Борис Году­нов», «Хованщина») күрсәтергә мөмкин. Ә совет операсында моңа мисаллар тагы да күбрәк.

Җиһановның дүрт операсының һәр­берсе үзенә аерым әһәмиятле урын тота, алар һәркайсы художество ягыннан төгәлләнгән бөтен әсәрләр. Шул ук вакытта, алар бер идея үсешенең бердәм линиясе белән бәйләнгәннәр һәм халык­ның азатлык һәм бәйсезлек өчен алып барган бөек көрәшенең тарихи үсеше картинасын сурәтли торган зур бер цикл тәшкил итәләр. Дүртенче опера бу көрәшнең нәтиҗәсен, аның иң юга­ры этабын — безнең гүзәл бүгенге көнебезне күрсәтә.

Бу операларның һәрберсендә дә ике социаль группа кара-каршы куела: «Качкын»да алпавытлар һәм крестьян­нар, «Ирек»тә революцион крестьяннар һәм буржуазия белән руханилар, «Алтын чәч»тә азатлык сөйгән Тугзаг ыруы һәм кан эчкеч Мәмәт хан, һәм, ниһаять, «Ильдар»да котырынган акфиннәргә каршы совет халкының бердәм күтәрелүе алына.

Музыкаль-драматик сәнгать өлкәсен­дә мастерлык биеклегенә баруда алга таба кыю һәм зур адым булган бу опе­раларның һәрберсе композиторның иҗат юлында зур урын билиләр. Опера кебек катлаулы зур форманың техника­сын тулысыңча үзләштерә алган. Җиһанов образларны һәм идеяләрне ышан­дыра һәм тәэсир итә торган итеп гәүдәләндерүдә музыкаль сурәтләүнең бар­лык чараларыннан барган саен иркен­рәк файдалана.

Әгәр дә «Качкын»да Җиһанов бил­геле бер үтәүче көчләргә ориентация ясап, (тарихи дөреслекне сакларга те­ләп) аңлы рәвештә пентатоника белән чикләнсә. «Ирек»тә яшь опера театры коллективының үтәү мөмкинлекләре белән исәпләшеп эш итсә, - «Алтынчәч»тә инде ул барлык үтәүче артистлар

 

 

Рәсемдә (уннан сулга таба): 1. «Алтынчәч» операсын сәхнәгә куючы РСФСР ның атказанган артисты орденлы режиссер С. Баратов, 2. «Алтынчәч» операсының авторы РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Н. Җиганов. 3. «Алтынчәч» операсы либреттосының авторы шагыйрь Муса Жәлил, 4. Дирижер Я. Старҗиһанов.         

алдына да: җырчы-солистлар алдына да, оркестр алдына да, хор алдына да, балет алдына да техника һәм худо­жество якларыннан югары таләпләр куя. «Алтынчәч»тә— арияләр һәм ансамбльләр киң урын алалар, музыкаль-драматик үсештә оркестр зур роль уй­ный. хор операда актив хәрәкәт итә, балет бөтен драмага органик бәйләнеш­тә бара.

«Алтынчәч» операсының сюжеты эпик легендага корылган. Либреттода тарихи хакыйкать элементлары әкият фантазиясе белән бик кызыклы итеп яраштырылып биреләләр. Бу урында шагыйрь Муса Жәлилнең либреттосының әдәби-художество һәм драматургик эшләнеше югары сыйфатлы икән­леген, аның композиторны чыннан да илһамландыруын әйтеп үтәргә кирәк.

«Алтынчәч»нең музыкасы эмоциональ яктан бай, саф, ул тирәнтен дулкынландыра, Жиһановның иҗади индиви­дуальлеге аңарда бик ачык чагыла. Зур мастерлыкка, техниканы ныклап үзләш­терүгә ирешкән композитор яңадан-яңа һәм берсеннән-берсе матуррак, берсеннән-берсе сафрак буяулар табып, мело­дик төзелеш, гармония, полифония һәм оркестровка чараларын иркен һәм кыю куллана. Музыкаль драманың үсешендә эчтәлекнең бөтен тирәнлеген ачып сала торган оркестр зур роль уйный. Бу операның эчтәлек белән нык бәйләнгән бай һәм күп төрле музыкаль теле ком­позиторның татар халык көйләренең характерлы үзенчәлекләрен органик үз­ләштерүенә нигезләнгән». Ләкин ул моның белән генә чикләнеп калмый, бәлки татар, башкырт, казах, үзбәк һәм Кырым, татарлары көйләренең уртак элементларыннан да иҗади файдалана.

«Алтынчәч» операсын, эчтәлеге һәм структурасы характеры буенча, барсыннан да битәр Глинканың «Руслан һәм Людмила»сына якын тора дияргә була. Ул прологтан һәм өч акттан тора. Про­логта эчтәлекләре буенча капма-каршы булган ике картина бирелә: беренче картинада Җикнең тууы уңае белән Тугзак ыруында шатлыклы зур бәйрәм

 

бара, икенче картинаңа Мәмәт ханның кара, явыз ерткычлыгы сурәтләнә. Явыз хан Тугзак ананың тугыз улын үтертә һәм үзен дә күзләрен чукытып; аяк табаннарын ярдыртып җәзалый. Тугзак бары тик нәни Җикне генә коткарыл кала ала һәм кан эчкеч ханнан киләчәк­тә үч алу өметләрен бары аңарга гына баглый.

«Алтынчәч» операсының увертюрасы юк, ул Каракашны улы туу белән чын күңелләреннән котлый торган хатын-кызлар хоры белән башлана. Бу хор бик матур, җиңел яңгырый. Бу күре­нештә Тугзак ана да катнаша. Ләкин менә боргы тавышлары ишетелә. — Тугзак ананың уллары сунардан кайта­лар (Тугзак ыруының бу героик тема­сы соңыннан Җик темасына әверелә (1 нче мисал).

Алар аналарына ерактан ук сәлам биреп киләләр. Җикнең атасы — Янбулат сунарның уңышлы булуын сөйли. Тугзак аны улы булу белән котлый. Бу күренешнең гомуми һәм чын күңел­дән булган тирән шатлыгын компози­тор бер өзлексез үсә барган бик җан­лы музыкада гәүдәләндерә. Хорны ае­рым җырлар белән чиратлаштырып, төрле алымнар куллана, һәм музыка үзенең кульминациясендә ялкынлы, су­гышчан, батырлар биюенә әйләнә. Ләкин кинәт барысы да өзелә: сакчы на­чар хәбәр китерә: гаскәрләре һәм әкияттәгедәй пәһлеваны Кулупай белән Казан ханы килә. Бию музыкасының җанлы һәм бай ритмын бер өзлексез кабатланган өзек мотив фонындагы су­зынкы аккордлар алмаштыра, ул кур­кыныч алтыннан борчылу, сагаю тәэ­сире тудыра. Хор Кулупайны сурәтлә­гәндә («Бер атласа, йөз чакрым җир китә»... «Бер сугуда йөз кешене юк итә»...) башта түбәнәя барган тритон[1] [2]

хорлары яңгырый, алар операда ханның явыз көчен характерлыйлар. (2 нче мисал.)

Тугзак балаларын бәйсезлек өчен ба­тыр көрәшләргә чакыра:

«...Тез чүккәнче ханга кол булып,

Aяк үрә сугышып үлегез!» ди.

Бу сүзләр әйтелгәндә Тугзак ыруының фанфаралы героик темасы яңгырый. (1 нче мисал). Батыр Янбулат сугышка китә, хатын-кызлар озата чы­га.

 

Бу теманың кабатланып торган (ос­тинат) мотив фонында үсүе һәм куркыныч тритон интонацияләр килеп чы­гуы бу картинаның алдагы күренешлә­рендә дә төп музыкаль материал булып хезмәт итә. Улларының барысының да һәлак булганнарын белгәч, Тугзак Җикне коткарырга карар кыла. Каракаш кай­гылы аерылышу җырын җырлый. Тугзак үзе китми, ул: «Мин ил белән бергә үләр- галар. Тугзак ана тау башыннан су­гышны күзәтеп тора, ә оркестр бик тәэсирле итеп анык кичерешләрен гәү­дәләндерә. Тугзак ананың газапланулары лейтмотивы туа. Бер үк вакыт та халыкның газап чигүен дә чагылдырган бу тема бөтен опера буенча үсә һәм киңәя бара. (3 нче мисал.)

Зур шатлык белән, бик күнелле башланган прологның беренче картинасы шулай тәмамлана.

Икенче картинада коллыкка төшерүче явыз хан күрсәтелә. Ханның сугышчан темасы оркестрда куркынычлы булып, тантана белән! яңгырый (инструментлар һәм кагып уйный тор­ган кораллар тембры өстенлек ала).

Сугышчылар хоры ханга мактау җырлый. «Дан бөек ханта...» (операда бу тема күп тапкырлар үзгәрешсез кабатлана). Ханның гаскәренә мөрәҗәгать иткәндәге беренче сүзләре аны бик ачык характерлыйлар:

« Туздырыгыз Тугзак эргәсен,

 Нәсле дөнья йөзе күрмәсен!

 Кызганмагыз укны, кылычны!

Сез кан белән ханга бурычлы...»

Композитор Тугзак ыруының тар-мар ителүен, Жикнең качырып котылганлыгын белдергән хан ялчысы Урмайкы посып-посып кына килә торган, борылмалы -борылмалы интонацияләр белән характерлый. Хан имчәк баласын да аямый; (оркестрда булачак герой Җик темасы чагылып китә) качып баручылар өстенә уклар ява. Тугзак бик газаплана... (оркестрда газаплану тема­сы бирелә). Хан Тугзак ана өчен бик каты җәза уйлап таба. Җәзалау карти­насы оркестр ярдәме белән бирелә. Му­зыка бу картинаның эчтәлеген гадәттән тыш көч белән ача,—Тугзакның газапла­нуы темасы тонык-тонык кына яңгы­рап китә торган ачу тавышлары белән аралашып, бик моңлы һәм героик яң­гырый. Сәхнәгә гарипләпдерелгәң Тугзак килеп чыкканда, эмоциональ кие­ренкелек иң югары ноктасына җитә. Ул ханга халыкның үч алуы белән яный:

«Күзләремне чукып алсаң да,

Табан асларымны ярсаң да, Ил күзеннән кача алмассың, Ил эзенә баса алмассың!»

Бик әкрен генә һәм кыюсыз гына яңгырый торган хатын-кызлар хоры бичара Тугзакка теләктәшлек белдерә. Бөтен операныкы кебек үк пролог му­зыкасы да эчтәлеккә бай һәм ул көч­ле тәэсир итә. Музыка образлар белән вакыйгаларны һәм геройларның киче­решләрен реалистик дөрес сурәтли.

Пролог белән беренче акт арасында егерме ел вакыт уза. Беренче актның ике картинасында Алтынчәч белән Җик күрсәтелә. Операның бу геройларының образлары поэтик лирика белән сугарылган. Композитор табигатьнең әкият­тәгедәй матурлыгын сурәтләп күр­сәтә торган тавышлар ярдәме бе­лән бирә. Беренче картинаның та­бигате: «Кыргый, кара урман. Чишмә ага. Кошлар сайрый...» һәм музыкада болар барысы да: урман шаулавы да, чишмәнең челтерәп агуы да, кошлар­ның сайравы да ишетелә. Анда кыллы инструментларның тремоласы, агач инс­трументларның мелодик фигуралары, волторналарның сузынкы аккордлары шуңарга хезмәт итәләр. Табигать та­вышларына җиләк җыеп йөри торган кызларның гамьсез җырлары, урман эчендә бер-берсен эзләп мелодик кычкырулары кушыла. Урман эчендә үзе­нең сөекле дустын — Алтынчәчне югалткан һәм каты борчылган Таңсылу йөгереп керә. Куркышкан кызлар аның янына җыелалар.

Кызларның җиләк җыюлары күрене­ше мелодиялелеге белән, йомшаклыгы белән үзенә тарта. Бу сыйфатлар Ал­тынчәчнең беренче тапкыр күренүе моментыннан алып ук Алтынчәчнең му­зыкаль образында аеруча тулы гәүдә­ләнәләр. Сузынкы татар көйләре ти­бындагы бай бизәкләнгән мелодияләр, мелодиканың импровизация характерын­да булуы, арфа белән бик җиңел аккомпониментлаштырылуы һәм якты, биек регистр — болар барысы да образга ае­руча нәфис гүзәллек бирәләр.

Алтынчәч хыял белән сугарылган ариядә иптәш кызларына үзе урманда


Алтынчәч уйга кала -оркестрда мә­хәббәт лейтмотивы ишетелә. (5 нче, мисалы)

матур яшь егет җырлаганын ишетүе турында сөйли. (6 нчы мисалы)

Тынычланган кызлар чишмә янына утырышалар һәм Алтынчәчкә чәчләрен үрергә булышалар.

Ләкин аларның тынычлыгы бозыла: боргы  тавышы яңгырый, сунарга чык­
кан хан якынлаша. Куркышкан кызлар ашыга-ашыга качалар.

Ханны билгесез бер сагыш изә.(7 нче мисалы)

Ханның бу сагышлану темасы опе­рада психологик лейтмотив төсе ала.

Чишмә янына килгәч хан җирдә ал­тын чәч бөртеге күрә (Алтынчәч тема­сы) һәм аңарда алтынчәчле матурны табу теләге туа. Урман шунда ук кызны эзләргә китә. Беренче картина ахы­рында оркестрда Алтынчәч темасы яң­гырый.

 

 

Беренче акт икенче картинаның кыс­ка гына керешендә, музыка тал итәгендәге куе урман картинасын сурәтли. Җик Мәргән- карурман ту.рында озын ария җырлый. Бу ариянең мелодиясе Алтынчәчнең музыкаль образына бик якын. Түбән регистрта (виоленчель бе­лән контрабасларда) бик матур карур­ман темасы бирелә. (8 нче мисал)

 

Җикнең барлык эзләнүләре моңарчы нәтиҗәсез калып киләләр.

Урмай эзәрләгән Алтынчәчнең ки­нәт килеп чыгуы Җикне тирән уйла­рыннан уята. Җик кызны яклый, хан­ның сугышчыларын үтерә, ә Урмай

 

качып котыла. Героик Җик темасы җиңү белән гөрелди. (10 нчы мисал.)

Җик белән Алтынчәчнең, очрашу кү­ренеше поэзия, тирән лирика һәм сафлык белән тулган. Җик Алтынчәчкә соклануын яшерә алмый. (Алтынчәч темасы.) Дуэтта композитор лирикалы Җик темасын бик иркен һәм төрлечә, үзгәртә. Алтынчәч үзе турында сөйли һәм Җиктән өенә кайтырга ярдәм итүен сорый. Җик тылсымлы акбүз атын чакыра (ат чапкан фонда героик тема) һәм Алтынчәчне алып китә.

Барысын да ишетеп торган Урмай куана. Ул арада килеп җиткән хан кызны табып китерүне таләп итә һәм Ур­манга үлем ,белән яный. Ләкин Алтын­чәчнең кайда яшәгәнен Урмай гына белә, һәм хәйләкәр Урмай исән кала. Җиңелгән ханның йөзе чытыла, ул дәшми — бастагы хроматик төштә бар­ган зур терцияләр фонында сагышлану темасы яңгырый. (Җиһанов караңгы, изелгән халәтне сурәтләү өчен гадәттә шушы музыкаль образдан файдалана).

Икенче акт безне борынгы татар авылына күчерә. Бар җирдә дә талану эзләре күренә, Бураш карт (Алтынчәч­нең бабасы) ыңгырашып ята, аны ханның палачлары кыйнап киткәннәр. Ха­лык җыела — аның репликаларында аһ- зарны уртаклашу интонацияләре ише­телә. Өзлексез һәм тигез кабатланып торган тавышлар зур кайгы һәм гаҗизлек тәэсире тудыралар. Ләкин өмет бар: Бураш карт Тугзак нәселеннән бердәнбер исән калган һәм изелгән ха­лык өчен ханнан үчне алачак Мәргән батыр турындагы легенданы сөйли (ге­роик Җик темасы). Бураш картның сүзләре халыкның рухын күтәреп җибәрә.

Ерактан ат тояклары тавышы килә (ат чабу ритмы). Кулупай килә дип курыккан халык бик тиз таралышып бетә. Ләкин, Җик темасы яңгырый. Бураш карт өе янына Җик белән Алтынчәч килеп чыгалар: Алтынчәч Жиктән истәлек итеп берәр нәрсә бирүен үтенә. Җик очып барган аккош кана­тыннан өч алтын каурый атып төшерә һәм шулармы бүләк итә. Алтынчәч Мәргәннең җитезлегенә һәм каурый­ларның ялтыравына соклана. Аннан соң лирик дуэт башлана. Җик алтын каурыйларның тылсымлы сыйфатлары турында сөйли:

«...Исән булсам каурыйлар

Ялтырарлар көн кебек.

Үлсәм-нитсәм каурыйлар

Каралырлар төн кебек.

Әгәр үзең очрасаң

Бер-бер авыр кайгыга.

 Идел буйлап аксыннар 

Миңа алтын каурыйлар».

Күренеш ахырында Алтынчәч җыры бирелә:

 «Оч, аккошым, сердәшем!» Бу җырны алар икесе бергә җырлыйлар. Музыка аккош образын: йөзеп килә торган кошның тигез хәрәкәтен, канатларның салмак кына күтәрелеп, җиңел генә кагынуын бирә. Аннан соң җырчылар кереш мелодиясен кабат­лыйлар. (11 нче мисаль)

 

Бик саклык белән генә авыл халкы кайта, алар шатланып Алтынчәчне сәламлиләр. Бураш Алтынчәчне коткар­ган кешенең исемен һәм ыруын белер­гә тели. Җик аңарга мондый ария җыр­лый: «Чын атым кем... ыруым кем—белмәдем, кара урманда үстем мин... Сөй­гән ярым Алтынчәч...» Бураш яшь егет­нең Тугзак улының улы икәнен таный. Ыңгырашу тавышлары ишетелә — Туг­зак ана үзе якынлаша. Кайгы-хәсрәт белән тулган җырында ул күп еллар буенча оныгын эзләп тә таба алмавын­нан зарлана һәм оныгының, төсен сурәт­ли. Барлык кешеләр дә Алтынчәчне коткаручының Җик икәнлегенә ышаналар. Бик нык дулкынланган Җик Тугзак ананың аякларына егыла. Тугзак армиясы хәзер яңача яңгырый. (12 нче мисал.)

Тугзак белән Жикнең очрашуы операның драматик яктан иң көчле җире.

 

Тугзак Җикне Дошманнан* үчен алырга җибәрә. Җик

 

халыкның сугышчан

акт бирә: «... соңгы тамчы каным кал­ганчы сугышырмын» ди. Бураш карт борын-борын заманнарда Елан тавында яшәгән йөз башлы кан эчкеч аждаһа­лар, аларны җиңгән Казан ханы һәм халык арасында шушы аждаһалар нә­селеннән килгән дип йөртелгән коточкыч батыр Кулупай пәһлеван турындагы легенданы сөйли. Җиктә Кулупай белән кара-каршы торып көрәшергә теләк кабына. Оркестр Җик темасы беркадәр үзгәртә төшебрәк үгл. Ку­рыккан халык Җикне үгетләп карый. Ләкин герой сүзендә нык тора.

Тугзак анадан ризалыгын сорый. Мон­да Җикнең героик темасы сугышка чакыру булып яңгырый. Тугзак батыр һәм тыныч тавыш белән ризалык бирә һәм барысы да аңарга кушылалар (су­гышчан маршсыман ритм). Җик Алтын­чәч белән саубуллаша. Бу саубуллашу оркестрда мәхәббәт фонындагы трио (Жнк, Алтынчәч һәм Тугзак) форма­сында төзелгән.

Аннан соң Җик Уразмәтка әйтеп то­рып, ханны сугышка чакырып хат яз­дыра һәм угына бәйләп аны хан са­рае ягына ата.

Хор җырлый:

«Бу ук безнең, эчү һәм нәфрәтне

Алып барыр алтын саранга.

Бу ук безнең көчне һәм гайрәтне

Күрсәтер бар явыз ханнарга».

Сугышчылар:

«Без китәбез явыз ханнардан

 Иркебезне, жирне сакларга!»

дигән героик җыр белән чыгып китә­ләр.

Сәхнә буш кала. Бераздан Урмай бе­лән хан хезмәтчеләре, ханга ошаган матур кызны урлап китәр өчен, кача-поса өй янына киләләр.

Иптәшләре белән кайткач Алтынчәч кызлар белән саубуллаша, үзен бер ялгызын калдыруларын сорый.

Өй янында явызлар барлыгын баста­гы түбәнгә төшә барган тритон хорлары белән оркестр гына белдерә. (3 нче мисалдагы кебек.) Алтынчәч сөек­лесе Жикнең дошманны җиңеп кайтуы турында уйлап, алтын каурыйларга ка­рап ария җырлый. Тагын Алтынчәчнең, аның бөтен партиясе төсле үк, лирик йомшак һәм нәфис музыкаль-поэтик образы туа. Ләкин яңадан куркыныч интонацияләр ишетелә: явызлар кызны урлап алып китәләр. Таңсылу моны күреп кала...

 
 

Сарай әһелләре һәм кәнизәкләр белән чолганып алынган хан үзенең алтын сараенда утыра. Кәнизәкләр җырлый­лар, бииләр, ләкин хан аларга кара­мый. Биюләр музыкасы мелодиялелек тавышына йөгерешеп килгән кызлар курку* ларыннан нишләргә белмиләр.

Өченче актның беренче картинасына кереш ханның уйларга бирелеп утыруы настроениесен— сагыш темасын, хро­матик түбәнәя барган терцияне бирә. (13 нче мисал. Беренче актның икен­че картинасы ахырындагы музыкаль образ.) белән, инструментовка ягыннан нечкә­лек белән һәм психологик нык тәэсир­ле булуы белән аерылып тора: алтын читлектәге кәнизәкләр моң, хәсрәт чигәләр.

Алтынчәчне алып килгән Урманны күргәч, хан җанлана, ул шат аваз белән үзенен корбаны янына бара, ягым­лы һәм яшерен интонацияләр белән аны юатмакчы була. Ләкин Алтынчәч хан каршында баш ияргә теләми, са­рай зиннәтләренә аның исе китми, — ул бары тик үзенең иреге һәм туган иле турында гына уйлый. Ул бик әсәр­ләнеп:

«Кара тау итәге туган илем, Азат көн итәргә туган идем» дип җырлый.

Урмай чит илләрдән сәүдәгәрләр ки­лүен белдерә — хан бик ризасызлык
белән генә аларны кабул итәргә була. Кунакларның, тантаналы кереше 1км зур балет — ханга бүләкләр тапшыру башлана.

Хан сараендагы күренеш күп өлешен­дә декоратив күренеш һәм ул төп драматик үсешкә аз бәйләнгән. Көнчыгыш экзотикасын (сәүдәгәр ариясын, бию­ләрне) сурәтләп күрсәтү өчен компози­тор классик музыкаль алымнар кулла­на. Мәсәлән, үзенчә ритм, бизәкләндерелгән мелодия, мелодиядә зурайтылган секунда 1 интервалы, оркестрда кыңгырауларга имитация ясау кебек һ. б. алымнар. (14 нче мисал.)

Сәүдәгәр ариясе киң мелодик сула­вы белән аерыла. Балет шарфлар тотып бик нәфис бию белән башлана, аннан соң ул кәнизәкләр белән коллар биюенә күчә (бу бию күбрәк тантаналы төс­тә бирелә).

Биюләр арасында ритмика һәм гар­мония ягыннан хан мәзәкчесенең бик җанлы һәм хәрәкәтчән биюе аеруча кызыклы. (15 нче мисал.)

Биюләрне, бүләкләрнең байлыгына һәм матурлыгына сокланган хатын-кызлар хоры озата. Алтынчәчне үзенеке итү теләге белән янган хан бары тик аның турында гына уйлый. Сәүдәгәр­ләрнең берсенең кулында кыйммәтле муенса күргәч, хан, һич тә икеләнеп тормастан, бу муенсаны Алтынчәчкә бүләк итә. Азатлык сөйгән Алтынчәч бүләкне горур рәвештә кире кага:

«Кызыкмыйм мин алтын сараена,

Кирәкми мина синең җәүһәрен,

Мин тез чүкмим синең, алдыңа!

Иркем кыйммәт, минем туган илем,

Сөйгән ярым кыйммәт барысыннан!

Үтер мине, ләкин тере килеш

Мин бирелмәм синең кулыңа», ди.

Ачуыннан зәһәрләнгән хан карышкан кызны үтерергә хәзер була, ләкин шул чакта Урмай Җикнең хатын китереп

7 нче мисалны карагыз.
бирә. Яшь егетнең кыюлыгы ханны котырыр дәрәҗәгә җиткерә, ул аның «сабагын» укытмакчы була. Гаскәре белән бергә хан яуга барырга җыена. Бер өзлексез яңгырап торган орган пункты 2 күренешкә караңгы, ямьсез төс бирә. Шушы фонда хан образы белән бәйләнгән төрле темалар — сугышчан тема (монда ул бераз үзгәртелгән, һәм шуның аркасында аның усал характеры бераз йомшый төшә 4), гаскәр­нең сәламләве, сагыш 5 темасы үтә.

Бу темалар, җимерүне һәм һәла­кәтне алдан белдергәндәй, ничектер куркыныч яңгырыйлар. Яуга чыгып киткәндә, хан Алтынчәчне нык сакларга кушарга да онытмый.

Ялгыз калгач, Алтынчәч алтын кау­рыйларын ала һәм аларның каралганлыкларын күрә. Ул су янына килә, каурыйларын һавада җилпи, аккошлар­ны чакыра, Җикне исенә төшереп ак­кош җырын җырлый (12 нче мисалны карагыз). Бер көтү аккош очып килә— аларның килүен характерлаган музы­каның Римским-Корсаковның «Сад­ко» операсындагы аккошлар темасы белән ошашлы булуын билгеләп үтәргә була.

Алтынчәч ариясын барысыннан да бигрәк җәелдереп бирелгән ялгыз күренеш дияргә була. Техник төзелеше ягыннан бик катлаулы булган бу күре­неш, үтәүчесеннән зур мастерлык со­рый. Ария ахырыңда зур аккош йөзен килә һәм Алтынчәчне алып китә (ак­кош турында җыр темасы).

Операның соңгы картинасы Елан тавында бара. Керештә Тугзак ана темасы искә алына. Җик бер ялгызы дошманны көтә. Ул Алтынчәчне хәтер­ләп җырлый. Боргылар тавышы дош­манның якынлашканын белдерә. Шунда ук хан лагерын характерлый торган каранхы тавыш бирелеп үтә. Урмай ханга Кулупай өчен Җикнең зур кур­кынычлы дошман икәнлеген искәртеп куя:

... - Ул тугыз батыр нәселеннән килгән, 1 угыз батыр көчен җыйган пәһлеван. Арыслан сөтен имеп үскән, Каратзуның карын үткән мәргән батыр, Ул — Җик үзе» ди.

Җикнең исеме ханны куркуга сала, Һәм ул үзенең иярченнәре белән бик мәкерле план кора: әгәр дә Җик Кулупайны җиңсә, бөтен гаскәре белән аңарга һөҗүм итәргә була.

Искиткеч зур сынлы һәм усал Кулу­пай Җиккә каршы ялгыздан ялгызга сугышырга чыга. Җик аның алдында бик кечкенә һәм Нәзек булып күре­нә, — ханның гаскәре аңардан көлә, — азарга җавапка Җикнең героик тема­сы яңгырый. Сугыш музыкасы Җик белән Кулупай (явыз көч) темасында үсә. Җик жиңә һәм аның темасы җиңеп чыга, ләкин хан гаскәрләре һөҗүм итә

«Без җырлыйбыз газап чиккән.

Күтәрелеп яуга чыккай илебез турында».

«...Илнең данлы, тимер куллы

баһадирлары

Мәргән турында»... «Илнең чибәр.

Алтынчәч күк ирек сөяр кызы турында»

Соңгы фразаны композитор минор гоначьностежда бирә, бу сафландыра торган буяу кертә. Хор ахыргача саф, җиңүчән һәм көчле яңгырый.

Композитор тирәнтен тәэсир итүчән, эмоциональ яктан нык сугарылган, катнашучыларны һәм аларның рухи халәт­ башлыйлар. Куркыныч туганлыгын күргән Җик Уразмәт ягына көмеш ук ат* һәм алтын каурыйларны җилпи. Басларның хроматик күтәрелә барган ти гез хәрәкәте өзелә һәм, һөҗүм итүче­ләрнең яңадан уңышсыз хәлдә көрәй башлауларын характерлагандай, тагын башлана.

Ләкин көчле аккошлар темасы яңгы-; рый, алтын канатларын ялтыратып без көтү кошлар очып үтә. һөҗүм итүче-i ләр шаккатып һәм куркышын туктап калалар. Аккош өстендә Алтынчәч очып килгән, ул Җикне кочаклый. Урзз- мәт отряды килеп җитә, дошман кур­кып кача. Музыканың югары менә барган хәрәкәте Тугзак темасы белән тө­гәлләнми, бу юлы бу тема гадәттән тыш көчле һәм җиңүчән яңгырый. Качарга1 җыенган хан» үзенең юлына аркылы баскан Тугзак каршында коты чыгыл туктап кала. Тугзак үзенең җәзалануын ханның исенә төшерә (прологтагы ыруны җимерү, таркату күренеше музыкада тагын искә төшерелә).— «Үч алыр сәгать җитте, кан эчкеч ханга шәфкать булмас!» ди.

«Котыла алмадың илнең үзеннән». «Халык мәңге үлмәс».

Ханның сугышчан темасы туа баш­лаган җирендә түбәнгә төшә торган нык тәэсирле хәрәкәт белән юк ителә, аның урынына саф. шат мәхәббәт те­масы килә: Җик белән Алтынчәч үз халкын сөйгән зирәк Тугзак алдында башларын ияләр. Ул аларны иркәли һәм бик ягымлы итеп аларга үзләре яулап алган бәхетләре белән яшәүләрен тели.

Барысы да якты, саф шатлык эчендә азат халыкны һәм аның геройларың мактап җырлыйлар. (16 нчы мисаль) ләрен ачык характерлый торган музыкаль образларны мәгънәле һәм эзлекле рәвештә үстерә.

«Алтынчәч» операсы, бик озын бу­луына карамастан, кызыксыну белән тыңлана, һәм зур сәнгатьнең төгәллән­гән, бер бөтен булган бу әсәренең бер генә җирен кыскартуны да күз алды­на китерүе кыен. «Алтынчәч» операсы ул, һич шиксез, милли рамкалардан үсеп чыга һәм совет опера классикасы тудыру өчен нык нигез сала.

 


[1]  Нота мисаллары партитураны гадиләште­реп язу рәвешендә китереләләр.

[2] Тритон — үзенең чурлниы буенча кечерәйтелгән квинта белән тигез булган интервал. Күбесенчә фантастик явыз образны характер­лау өчен кулланыла.