Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АКФИННӘРГӘ КАРШЫ СУГЫШ ГЕРОЙЛАРЫ»


Совет кешесенең һәр хәрәкәте, аның бөек казанышларга бара алуы, куркусызлыгы, чик­сез кыюлыгы һәркемдә соклану тудыра. «Акфиннәргә каршы сугыш геройлары» исемле китапта әнә шушындый совет кешеләре тас­вирлана.

«Котырынган фин ак гвардеецларына кар­шы сугышларның һәрбер көне Кызыл Армия сугышчыларының югары дәрәҗәдә геройлык­ларын, иксез-чиксез батырлыкларын күрсәтте. Ленинград хәрби округының сугышчылары, командирлары һәм политработниклары : Каты салкын кыш шартларында мәкерле дошманга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәштеләр. Алар командованиенең сугыш приказын на­мус белән үтәү өчен каннарын да һәм. кирәк була калганда, җаннарын да кызганмадылар», ди, корпус комиссары Н. Вашугин иптәш «27 батыр» исемле мәкаләсендә. Нестеров һәм Агапәвларның очеркы сокландыргыч батырлыклар күрсәткән Иван Ульянов турында сөйли. Кем соң ул Иван Ульянов? Ул—га­ди бер парикмахер. Кызыл Армиягә килгәч тә шул ук хезмәтен дәвам итә. Ләкин Ватан­га чиксез мәхәббәт белән янган яшь патриотның йөрәге моның белән генә чикләнергә те­ләми. Ул зуррак эшләргә ашкына. Бер көнне ул үзенең инструментларын, одеколоннарын калдыра да командирга бара һәм үзен раз­ведчик итеп җибәрүне сорый. Аның теләге канәгатьләндерелә.

Менә ул дошманга каршы юнәлә. Үз ип­тәшләре арасында бик тыйнак булган бу ке­ше дошман алдында чиксез горур булып ки­леп баса. Батырларча, салкын кан белән, .һич кабаланмыйча ул һөҗүм итәргә хәзерләнүче дошманның пулемет оясын юк итә, шул ара­да аның иптәше Ивелев часть командирына дошман турында тиешле мәгълүматларны тапшырып өлгерә. Нәтиҗәдә кызылармеец­ларның җимергеч һөҗүме астында акфиннәр качалар, тар-мар ителәләр.

һәр кызылармеец үзенә тапшырылган эшне яхшы итеп үтәргә ашкына. Аның бу ашкы­нуын берни дә туктата алмый. Хәтта, авыр яралангач, врачларның дәваланырга кушула­ры да аны туктатмый.

’ «Ак финнәргә каршы сугыш геройлары». Җыентык. И. Гумеров тәрҗемәсе. Татгосиздат басмасы. 1941 ел. тен куя. Китапта моның мисаллары бик күп. Кызылармеец-сапер Николай Никитин ту­рында китапта болай языла:

«Ул коры җирдә пехота һәм танкларга юл салып бара. Берничә тапкыр пулемет уты ас­тында тимер чыбык киртәләре аркылы юллар ача. П. елгасы аркылы күпер салганда ул зур батырлыклар күрсәтә. Хәтта аның каты яралануы да билгеләнгән урынга материал китерергә аңа һичбер комачаулык итми. Кү­перне үз вакытында салуны тәэмин иткән­нән соң гына герой сапер үзен медицина пунктына алып китәргә ирек бирә».

Китаптагы «Җиңелмәс экипаж» (авторы Н. Тихонов) исемле очеркта герой танкист­лар— Груздев, Ларченко, Коваль, Луллов, Симонян турында сөйләнә. Үз-үзләрен аямау­чы бу кешеләр җиңү өчен ахыргача көрәшәләр. Аларның танкысын дошман камал ала. Көч ягыннан күп өстен торган дошман танкка һөҗүмен һаман арттыра.

«Безнең танкка икенче снаряд эләгә. Бензин үткәрү трубасы тишелә. Бөркелеп-бөркелеп бензин ага башлый.

— Башнялардан атуны көчәйтергә! Актык тамчы канга кадәр сугышырга! —дни приказ бирә командир. — Ватан өчен. Сталин өчен! — дигән аваз яңгырый. Экипаж «Интернацио­нал» җырлый...» — ди Ларченко үзенең истәлегендә.

Ядрәләр яңгыры астында «Интернационал» җырлаучы һәм Ватан өчен топмышларып би­рергә хәзерләнүче бу баһадирларга кем сок­ланмас!

...Яраланган булса да, барысы да

Титан кебек алар сугыша.

Ярасын да сизми, бурычын үти

Легендага кергән сугышта...

...Сәгатьләрнең саны онытылган.

Ләкин кинәт сазлык артыннан

Килә данлы пехота ярдәмгә. — 

Совет пехотасы ташкындай...

..һәм шул кышның тыныч яктысында

Ялтырады штык коймасы.

Пехотаның шаулы «ура»сына

Җавап бирде танк «ура»сы...

(Н. Тихонов — «Җиңелмәс экипаж»).

Үлемне шул рәвешчә җиңеп чыккан кеше­ләрнең никадәр данга хаклы икәнен сөйләп
торасы да юк. Ләкин сугышчыларның тагын да бер яхшы сыйфаты бар: алар үзләренең казанышлары белән мактанырга яратмыйлар, аларның максаты дан, шөһрәт алу түгел. Әйе, шагыйрь дөрес әйтә:

Герой булыр кешеләр үз эшләрен 

Булашуларсыз үтәп киләләр.

 Кирәк чакта алар курку белми 

Гайрәт чәчеп утка, керәләр.                                                • ,

Шөһрәт өчен бармый яуга алар,

Ләкин могҗизалар тудыралар.

Уйламастан һич тә дан турында

Бөек данга ия булалар.

(50 бит. А. Твардовский.)

Бу кешеләр үз Ватаннарын чиксез ярата­лар һәм аның туфрагыннан читкә китүне күз алдына да китерергә теләмиләр. Укчы-радист Василий Бахваловны гына алып кара­гыз:

«һавада сугышка күтәрелгәндә һәр вакыт­та ул үзен гайрәтле һәм салкын канлы су­гышчы итеп тота. Сугышларның берендә ул соңгы патроннарына кадәр ата-ата. дошман истребительләренең атакасына каршы тора. Аяз яралангач, ул, яна торган самолеттан бозык парашютта сикереп, исән-сау килеш җиргә төшә». ләкин дошман тылына туры килә. Бахвалов бөтен төн буена чәнечкеле тимер чыбык киртәләр аркылы үтеп безнең гаскәр урнашкан урынга кайта». 1 Бахваловны чә­нечкеле чыбыклар аркылы нәрсә тарта соң? Газиз Ватан жире, безнең изге туфрагыбыз.

«Акфиннәргә каршы сугыш геройлары» ки­табы сугыш барган чакта ук язылган очерк­лардан һәм мәкаләләрдән) тора. Бу очерклар, үзләренең ашыгыч язылуларына карамастан, безнең сугышчыларыбызны характерлаучы батырлыкларны күрсәтә алганнар, үзләренең жанлылыклары, фактларга мул булулары бе­лән игътибарны казаналар. Ларченконың «Бер танкның экипажы» исемле язмасы. Тихоновның Советлар Союзы Герое комбриг Вешев турындагы, капитан М. Эдельнең куркусыз-полковник Кошуба турындагы очерклары, Твардовскийның «Геройның, анасы» һ. б. шигырь-очерклары үзләренең җылы һәм ма­тур язылулары белән йөрәккә үтеп керәләр.

Очеркларны иптәш И. Гумеров тәрҗемә ит­кән. Тәрҗемәдә кытыршы урыннар да бар. Бер үк китапта бер үк сүзләрне ике төрле бирүне (бер урында—«младший», икенче урында — «кече» дию һ. б.) яхшы күренеш дип булмый. Шулай ук менә дигән татар сүзләре булуга карамастан, тәрҗемәче, ни өчендер, рус сүз­ләрен шул килеш алган. («Старший механик водитель»; «припаслар», «стрел;ок» һ. б.). Аннан соң, «яраланганы хәлдә» (5 нче бит), «качып котылырмыни икән?» (30 нчы бит) кебек татар әдәби телендә булмаган сүз әйләнмәләре телне бозуга китерәләр. Шушы җитешсезлекләр булмаса, тәрҗемәнең сыйфатын ярыйсы дип әйтергә мөмкин булыр иде.

Шигырь тәрҗемәләреннән уңышлылары итеп Тихоновның «Җиңелмәс экипаж»ын (Р. Саттар тәрҗемәсе). А. Твардовскийның «Геройның анасы»» (С. Урайски тәрҗемәсе) күрсә­тергә кирәк.

Бу китапның дөньяга чыгуы хәзерге шарт­ларда аеруча әһәмиятле. Безнең илебезгә явыз дошман — немец фашистлары һөжүм иттеләр. Бу бөек Ватан сугышы совет хал­кыннан тагын да зуррак батырлыклар сорый.

Бер саф булып алга, алга барыйк! 

Йөрәкләргә мактау, ападан! 

Геройларга алда эш бар әле, 

Батырларга көрәш яңадан!..

(10 бит. В. Лебедев-Кумач)

Р. Вахит