Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ЭПИЗОДЛАРЫ

АВЫР КУЛЛЫ КЕШЕ

Таң беленгәндә командир блинда­жына сугышчы Тихонов килеп керде. Ул әле генә разведкадан кайткан иде.

Киң җилкәле, чак-чак кына бөкерәя төшкән сынлы, арган йөзле һәм зәңгәр күзләрендә сабырлык әсәре, беле­неп торган Тихонов гаепле кеше кебек үзенең пычранып беткән сырган курт­касын тарткалый һәм тонык кына та­выш белән сөйли:

— «Тел табу» эшен башкара ал­мыйм бит. командир иптәш. Ничек эш итәргә белмим. Йомшаграк булсын дип прикладымны сырма белән дә урадым. Ә соңыннан часовой өстенә иелеп карасам: каскасы башы белән бергә җилкәсе эченә баткан. Кулым авырайды минем. Теге кыз бала исемә төште исә. менә бер нәрсә эшли ал­мыйм. үз-үземне онытам. Менә шулай итеп эшем тагын бракка чыкты.

Тихонов хәсрәтле кыяфәт белән зур кулларын җәеп куйды.

— Туктагыз әле, — дип командир ачуланып аны бүлде. — Сезгә «тел табып» китерергә кушылган иде. Ә сез ниндидер кыз бала турында сөйлисез...

Тихонов аякларын алыштырып бас­ты һәм карлыккан тавыш белән аңлатып бирде:

— Мин сезгә сөйләп биргән идем инде. Ул кыз бөтенләй сабый бала гына, ә алар аны үтергәнче хурлаган­нар. Мин сарайга кергәндә ул әле сулый иде.

Тихонов кинәт турайды да кискен итеп әйтте:

— Шулай, командир иптәш, хәзер мин «тел табу» өчен ярамыйм, мин бозылган кеше иңде. Дошманны күр­гәч башта үземне кулга алырга, ничек тә сагырак эш итәргә телим. Барып чыкмый. Таң алдында миңа икенчесе очрады. Ярыйсы кебек, таза күренә үзе. Капшап кына караганда оберлардан булса кирәк. Мин аны тавыш-тынсыз гына эләктердем, бары тик шау-шу куптармасын дип кенә тотып тордым. Тавышламады микән дип тирә-юньне карап чыккач кулларымны бушаттым. Ә ул инде бер­нәрсәгә дә ярамый.

— Димәк, заданиене үтәмәдегез?

Тихонов блиндажның бүрәнәдән те­зелгән тәбәнәк түшәме юл куйган кадәрле сынын турайтты, авыр сулый башлады һәм тагын кайгылы тавыш белән сөйләргә кереште:

— Командир иптәш, мин нишли алам соң? Сабый өстенә иелдем. Алып китим, бәлкем терелер әле дип уйлыйм үзем. Ә ул, балакай, мине алар кебек эшләр дип уйлады... Нәни тешләрен кулыма батырды һәм мин күтәреп барганда Тиулай үлде дә.

Тыны беткәнгә күрә Тихонов сүзен дәвам итә алмады. Блиндажның стенасыннан тигез үлчәү белән тамчы тама иде.

— Я, алайсаң, барыгыз,—диде ко­мандир. Тихонов икеләнеп торды, аннан соң, килешсез генә борылып тар ишектән чыгып кипте. Ләкин бер минуттан соң ул кире керде.

Ул гафу үтенгән тавыш белән:

— Командир иптәш, мин сезгә әй­тергә онытканмын. Шулай да мин берсен алып килдем бит, — диде.

Командир куанып кипте.

— Я, кайда соң ул? Монда китере­гез үзен.

Тихонов күзләрен түбән төшерде, аннан соң кыяр-кыймас кына әйтте:

— Ул хәзер докторда. Мин аны

туп-туры докторга китердем. Әгәр дә күзен ачса, эшкә ярар.

Командир нарга утырды һәм» развед­чикка текәләп карап,

— Иптәш Тихонов, мин сезнең бе­лән хәзер нишлим соң? Сезне киредән ротага җибәрергә туры килә, — диде.

Тихоновның битенә киң һәм ягымлы елмаю җәелде. Командирга таба бер адым атлагач, ул рәхмәт белдергән күтәренке шат тавыш белән болай диде:

— Дөрес, командир иптәш. Мин анда бераз тынычлана төшәрмен.— Аннан соң ул болан дип өстәде: — Әгәр дә мин нинди дә булса шахшы җанга тиешеннән артыграк кундырсам, моның өчен мине бер кем дә гаепләмәс. Аннан соң, әгәр дә боерсагыз, тагын разведкага кайтырмын. Ә хәзер бул­дыра алмыйм. Бу эштә мин төгәл була алмыйм. Җаным әрни.

Тихонов саграк эш итү өчен йом­шак булсын дип бүген винтовкасының прикладын ураган сырмасын тарткалап куйды.

— Китәргә рөхсәтме? — дип сорады Тихонов.

— Барыгыз,—диде командир һәм. телефон трубкасын алып санитария батальонына шалтырата башлады. Ул Тихонов алып кайткан «тел» нәрсәгә дә булса ярар әле дип өмит итә иде.

Вадим Ложеаников

ЕЛГА ӨСТЕНДӘГЕ ЯЛКЫН

Котелок тишек булып чыкты. Рус пулясы үткән тишектән су сиптереп ага, һәм танкист Ганс Мюллер чүпрәк кисәге белән тишекне капларга күпме генә тырышмасын, землянкага бары­бер ярым буш котелок алып кайта иде. Фельдфебель Шлихтинг сүгенә һәм Ганска җылы землянкадан тагын» чыгарга һәм куаклар арасыннан посып елгага барырга туры килә. Тышта бик каты суык тора. Яр буенда инде елга өсте шактый нык кына каткан. Ганс суыктан һәм куркудан калтырана (те­ге як ярдан пуля очып килгәнен көт тә тор). Бәхеткә каршы, төннәр караң­гы, айсыз. Елга өсте тын иде.

Чыннан да тын идеме соң?

Пушкин белән Блок мактап җырла­ган данлыклы- елга, бөек шәһәрнең гранит набережнаяларын юып үтә торган, киң сулы рус елгасы оккупантлар юлында үтә алмаслык киртә булып ята. Читтән, чакырусыз килгән кешеләргә ул салкын бөрки. Елганың дулкыннары дошман үлекләрен агыза­лар.

Мондый елга ничек итеп тын була алсын соң?..

Ганс землянкасына качарга юкка гына ашыкмады. Менә җирдән омты­лып ак күләгә күтәрелде һәм солдатка таба атлады. Ганс куян кебек нечкә, өзек тавыш белән кычкырды. Ул хәтта каршы торырга да азапланмады. Ко­рыч кебек каты куллар аның авызын капладылар. Немецның хәлсезләнгән кулларыннан котелогы төште һәм туңган җир өстеннән дыңгырдап тә­гәрәп китте...

... Фельдфебель Шлихтинг рядовой* Мюллерның кайтуын көтеп ала алма­гач, аның артыннан ике солдатны җибәрде, алар яр буенда бары тик тишек котелокны һәм Ганс киеп йөр­гән бүрекне генә таптылар.

Аны Н-нче аерым батальон су­гышчысы комсомолец Михаил Зверев пленга алды. Айсыз караңгы төндә Зверев көймә белән ярның аръяк яры­на чыгып, ак маскировка халатында берничә сәгать засадада ятты һәм, уңайлы чакны туры китереп, «тел»не тотып алды.

Пленный русча ярыйсы гына сөйли иде. Ганс Мюллерның әтисе кайчандыр Петербургда яшәгән иде...

— Ленинградта, — дип төзәтте лей­тенант.

— Әйе, — дип җавап бирде плен­ный. — Выборг ягында минем әтиемнең бакалея магазины булган, ләкин революциядән соң аңарга качарга туры килгән. Петербургта ул чакта ты­ныч булмаган...

Ганс әтисеннән килгән Һәм үзенең кесәсендә сакланып калган хатны бик
теләп тәрҗемә итте. Мюллер карт Выборг ягындагы магазины турында аерата кайгыртып яза иде.

«Петербургка кергәч кара аны, минем магазинымны бүтән бер кеше Дә алмасын. — дип тукый иде ул улы­ның башына, — Беренче җае чыгу белән үк мин Петербургка килермен».

Магазинның адресын Ганс бик кыен­лык белән генә әйтеп бирә алды.

Михаил Зверев Выборг ягындагы дүрт катлы бу таш йортны белә. Анда, элек Мюллер карт магазины булган йортта хәзер булочная. Михаилның әнисе һәр иртәне бу булочнаяга йөри. Ул шунда якында гына тора. «Ба­калея, Мюллер, һәм улы» дигән чая вывеска тагын таныш урам чатына эленер микәнни? Зверев ихтыярсыз йодрыкларын кысты. Ул хәтта пленда көйдә дә тәкәббер булган бу сәләмә киемле, аксыл йөзле җирәнгеч ариецка тирән нәфрәт белән карый иде.

Допрос дәвам итте.

Жанын саклап калырга тырышкан солдат,

Д. пунктында безнең 18 тан­кыбыз тора, — дип икърар итте.

Ганс Мюллерны алып киткәч Зверев командир янына килде.

— Иптәш лейтенант, монда плен­ный танклар турында әйтте. Теге як ярда сакчылар күп түтел... Операциягә барырга рөхсәт итмәссезме?

Лейтенант Василенко сугышчыга текәләп карады һәм күнде. Ул бу егет­не ярты сүзеннән аңлап алды. Зада­ние төгәл итеп билгеләнде: дошман­ның танкларына ут төртергә, безнең артиллериябез өчен ориентир бирергә.

Михаил Зверев белән бергә опера­циягә Шашков һәм Хәлимев тә китте­ләр. Аларның һәрберсе автомат белән, танкка каршы ата торган гранаталар һәм яндыргыч бутылкалар белән ко­ралланганнар иде.

Алар җиңел баркаста елганы кичен чыктылар. Елга катып килә, көймә кырында бозлар челтерәп агалар. Истребительләр елганың ике ягында да үзләренекеләр һәм читләриекеләр күзәтеп торуларын беләләр иде. Лә­кин барсы да яхшы барды: айсыз, караңгы төн барсын да яшерде. Бар­кас куе тынлык белән капланган тыныч гаваньга барып туктады. Сугыш­чылар баркасны агач ботаклары белән каплап яшерделәр дә, сакланып кына куаклар артыннан чыктылар.

Кар белән капланган киң ялан җәе­леп ята. Уң якта урман караланып тора. Әгәр дә Ганс Мюллер ялганла­маган булса, бу урманлыкта немец танклары торырга тиеш иде.

Истребительләр тар гына ызан буй­лап кыр аша шуыштылар.

Урманга җиттеләр...

Зверев иптәшләренә:

— Шушында көтеп торыгыз, — дни пышылдады да агачлар арасына кереп югалды.

Хәлимев белән Шашков аның кай­туын бик озак көттеләр. Ярты сәгать, бер сәгать узды. Тиздән яктыра баш­лар кебек тоела башлады. Ниһаять, Зверев килеп чыкты.

— Таптым, — дип пышылдап әйтте ул. — Немец алдамаган. Уйсулыкта 18 танк тора. Моннан 200 метр бу­лыр. Берәм-берәмләп һөжүм итәбез...

Уйсулыкта танклар киң стройга тезелеп торалар. Өстән алар яхшы ишерелгәннәр. Бары тик бер маши­наның люгыннан зәгыйфь кенә якты күренә. Анда кем Дә бар иде булса кирәк. Часовойлар күренмиләр, ләкин алар шушында янәшә генә иде. Тирә-юньне ныклап төшенгәч истребительләр тиз һәм кискен эш иттеләр; Алар якынрак шуышып килделәр һәм танкларга берсе артыннан икенчесе яндыргыч бутылкалар очарга тотынды. «Кесә минометлары» бик яхшы эшлә­деләр. Бердән дүрт машинага ут ка­бынып китте.

Шашков тагын да якынрак шуышып килде һәм эчендә ут күренгән танкка граната ташлады. Каты шартлау ма­шинаны күтәреп җибәрде, хәрәкәтлән­дерүче тәгәрмәчне һәм гусеницаны ватты. Танк эчендә куркыныч тавыш яңгырады, люк капкачы ачылды. Не­мец танкисты ватылган машинадан чыгып качарга тырышып карады. Ав­томатлар атарга керештеләр. Немец җиргә авып төште.

Болар барсы да ни булса берничә секундта гына барды. Солдатлар белән часовойлар исләрен җыеп пуле­метларына ыргылдылар һәм тәртипсез рәвештә бөтен якларга ата башлады­лар. Ләкин истребительләр, бурычла­рын үтәп, елгага таба үрмәлиләр иде инде.

Урман өстенә гаҗәп зур ялкын кү­тәрелде. Аны дуслар да, дошманнар да күрделәр. Ялкын секунд саен үсә һәм киңәя барды. Дошман ягында ракета — «тревога» күтәрелде. Немец пулеметлары дөм караңгы эчендә, ка­раңгылыкка, һич билгесез булган як­ларга аталар иде.

Истребительләрнең баш өстеннән чыелдап бер снаряд, аның артыннан икенчесе, аннан өченчесе очты... Бу безнең артиллерия ата иде...

Зверев, Шашков һәм Хәлимев баш­лаган операцияне артиллеристлар төгәлләделәр, 18 танкның 15 е юк ителде. Бары тик өч машина гына утлы боҗра эченнән котылып чыга алды.

Дошман танкларын юк итүче истре­бительләр — Ленинград эшчесе Михаил Зверев, Вологда өлкәсе колхоз­чысы Виктор Шашков, Казан балык­чысы Әхмәт Хәлимев үзләренең сугышчан эшләрен шулай башлап җи­бәрделәр. Куркуны белмәүче батыр бу истребительләрнең даны хәзер бөтен фронтка яңгырый.

Бу өч батыр егет дошманның ты­лында танкларны юк итәргә өйрәнеп алдылар. Алар авыл юллары читендә сәгатьләр буенча яталар, немец танк­лары килеп чыгуын түземсезлек белән көтеп алалар. Яндыргыч сыекчалы бутылкалар белән алар машиналарга ут төртәләр, фашистларны автоматлар белән атып үтерәләр. Аннан соң кара урманнар эченә кереп югалалар.

Курку белмәс бу өч батыр шулай итеп дошманның 19 машинасын юк иттеләр. Бу санны арттыру өчен истребительләр һәрбер уңай очрактан файдаланалар.

Елга өстендә тагын һәм тагын кыз­гылт ялкын күтәрелә. Совет артилле­риясе тагын һәм тагын ата һәм дош­ман машиналары ватыклары һавага очалар.

Бөек Ленин шәһәренә ыргыла тор­ган бер генә немец бандиты да, фюрерның ерткыч шайкасының бер генә кешесе дә, Шлихтинглар һәм башка фашист сволочьларның берәве генә Дә үзенең ярлары буенда торган­да Нева елгасы тын була аламы соң?

Шулай булгач, немец танклары һәм немец солдатлары шартлап күккә күтәрелә бирсеннәр! Данлыклы рус ел­гасы өстендәге үч ялкыны тагын да яктырак балкысын!

Л. Ющенко

Ленинград фронты

ДАНИЛА 

Өченче ел колхозчылар буа казы­дылар. Буылган урын өстенә каен агачлары утырттылар. Ике мең сумга вак балык алып, буага җибәрделәр- Буада ялтырашып торган эре-эре карп балыклары үрчеде.

Данишаны буаны караучы итеп кун­дылар. Ул суны төрле үсемлекләрдән чистартты, күлгә агып төшә торган чишмә юлларын арчыды һәм балык­ларга көрпә ашатты.

Колхоз беренче елны ук буадан 11 мен сум доход алды. Даниланы патефон белән бүләкләделәр. Ул буага бөтенләй хуҗа булып китте, хатын-кызларны кер чайкарга да китерми башлады. Ярым ялангач хәлдә, тәненә төрле су үсемлекләре һәм лай ябышып беткән килеш, ул көннәр буена шунда Казынды. Кичләрендә гармонь тотып буа буена төшкән егетләрне дә куды ул.                                                        

— Балыкка тынычлык кирәк, — дип кычкыра иде ул. — Карп ул, дуңгыз кебек, бик нервлы булыр.

Менә бер көнне — авылга немецлар якынлашып килә. — диделәр.

Колхозчылар үзләренең бөтен әйбер­ләрен арбаларга төяделәр һәм көзге пычрак юл буйлап озын- булып олау­лар тезелде. Председатель Данила янына керде. Данила бу чакта биле авыртып, ыңгыраша-ыңгыраша мич ба­шында ята иде. Председатель аны үз­ләре белән алып китәргә күндерә алмады. Бары да килеп беткәч, Данила әкрен генә мич башыннан төште һәм ятим калган колхоз буенча китте. Дамба өстенә менеп, кәкре каен төбе­нә утырды һәм күк шәүләсе белән ялтырап торган су өстенә карап, озак итеп тәмәке тартты.

Колхозда немец отряды урнашты. Даниладан бер тапкыр сорау алдылар да тимәделәр. Бәрәңге казырга җи­бәрделәр аны, солдатлар астына җәю өчен салам ташыттылар һәм нибарысы ике тапкыр гына кыйнадылар үзен. Берсендә офицер каршында бүркен салмаган өчен эләкте, ә икенчесендә «җылы әйберен, бармы?» дигән сорау­га, «юк» дип җавап биреп тә, допроска килгәндә кыска тун киеп килгән өчен кыйнадылар.

Бер көнне колхозга танклар колон­насы килде. Ул машиналарны буа артына — чокыр урынга китерделәр. Данила дамба өстеннән торып, ул авыр машиналарны кайда һәм ничек яшергәннәрен нечкәләп күзәтеп торды. Аның, җыерчыклы карт йөзе тыныч иде.

Кич белән ул офицер тукталган өйгә килде һәм бүркен салып, офи­церга бодай диде:

— Ваше благородие, әгәр дә сезнең балык ашарга теләгегез булса, мин сезгә табып китерә алам.

Офицер, ярар дигән мәгънә аңлатты, тамагын кырып куйды.

Төн караңгы иде. Данила киндергә төрелгән җәтмәләр күтәреп, дамба өстенә килде. Бераз хәл алгач, кулына көрәк тотып, дамбаның арт ягына төште һәм, кулларына төкереп, күлне буып торган җирне казый башлады.

Яктырган вакытта буа артындагы чо­кыр урыннан офицерларның кычкырышканы һәм аткан тавышлары ише­телде. Аларга ярдәмгә каравылныйлар йөгерешеп килгән вакытта, танклар яшерелгән чокыр кап-кара су белән тулган, ә немец танкистлары ярдәмгә, кешеләр чакыра-чакыра йөзеп йөриләр иде.

Даниланы, инде сусыз калган буа буенда — дамба өстендә таптылар. Ул арыган хәлдә кәкре каен төбендә тәмәке тартып утыра, янында тимер көрәк ята иде.  

Офицер Даниланы атырга приказ бирде. Аны аркасы белән каенга сөяп куйдылар. Данила офицерның, күзләре­нә тутырып карап, җитди тавыш белән сорау бирде:

— Ә балык турында ни дисез соң ваше благородие? Мин бит аларны сезнең аппетитыгызга чамалап хәзер­ләдем, әнә карагыз, — ул башы белән буа урынына ымлады. Анда, сыек лай эчендә эре-эре балыклар чабаланып ята иде.

Офицер ачу белән агып җибәрде, ләкин төзәгән җиренә тидерә алмады. Данила пуля сыдырып үткән яңагын­нан чыккан канны иңбашына сөртте, һәм ачык елмаеп, офицерга киңәш бирде:

— Нигә алай кабаланасыз? Бәлки мине асып үтерү яхшырак булыр? Мин булсам сине һичшиксез аскан бу­лыр идем, аякларың белән җирне тырнатыр идем мин синнән, мин сине...

Даниланы дамба өстеннән түбәнгә ыргыттылар. Ул йөзе белән түбәнгә карап, сыек лай эчендә ята, аның җәелгән куллары тирәсендә алтын ки­сәкләре төсле ялтырап, карп балык­лары тыпырчына иде.

Вадим Кожевников

 

БАТЫР МИНЕРЛАР

Катер, төнге караңгылыкка яшеренеп, бик әһәмиятле хәрби заданиене үтәргә чыкты. Аны өч батыр минер — 2 нче статья старшина Громов һәм Андреев белән Мордашев дигән кызылфлотчылар алып баралар иде. Катерның борыны төбендә ком шытырдап китте — дошман кулындагы ярга җиткәннәр иде инде. Кызылфлотчылар катерны тар гына бугазга кертеп, киселгән оч нарат белән каплап куйдылар...

Алар бөтен бер көн буе көтәргә тиеш иделәр. Куе нарат ботаклары астына поскан кызылфлотчылар бик игътибар белән дошман ярын күзәтә- башладылар. Кыя таш артыннан офицер килеп чыкты. Ул нәрсәдер кыч­кырды. Акфиннар күренде. Алар чәнечкеле тимер чыбыклардан ясалган киртәләр алып килеп яр буена урнаш­тырырга керештеләр.

Караңгы төште. Сул якта, пулемет­лардан һәм автоматлардан ата-ата, акфиннарның, патруль катеры узды.

— Вакыт җитте,—диде Громов.

Андреев белән Мордашов миналар салынган ящикларны этә-этә үзләре командиры артыннан, кыя ташлар арасыннан үрмәләп киттеләр. Юлны су бүлде. Миналы ящикларны җилкәгә күтәреп өч батыр бозлы су эченә кер­деләр.

Ниһаять дошман як ярына чыктылар. Берьюлы өч көрәк комны казырга тотынды. Башта беренче бүләк, аннан соң икенчесе, өченчесе күмелде. Дош­ман як ярда чак-чак кына беленә торган калкулыклар күренә башлады.

Акфиинар артиллериясе телгә килде. Дошман чик буе полосасына атарга тотынды. Снарядлар выжылдап баш өстеннән очалар иде. Кызылфлотчылар ящиклар өстенә ятып, аларны үзләренең гәүдәләре белән каплады­лар. Менә снарядлар бөтенләй янәшә­дә генә төшәләр, һава каты көч белән җиргә тери, күкрәкне кыса, башка юеш ком сибелә иде.

Үзебезнең орудиеләр эшли башла­сын иде дигән уй тынгы бирми. Кызыл- флотчыларның теләкләрен белгәндәй еракта башта бер залп, аннан икенче, аннан соң өченчесе яңгырады. Акфиннар артиллериясе тынды.

Тынлыктан файдаланып кызылфлотчылар миналар тезә-тезә тагын алга үрмәләргә тотындылар. Соңгы мина комга күмелде, өч батыр иркенләп сулан, читкә шуышырга өлгермәде­ләр, аларның башлары өстеннән пуля­лар безелдәп очарга керештеләр.

Громов минерлар яткан җирдән 30 метрлар читтә, ташлар артыннан пулемет атканын күреп алды. Аткан чакта чыга торган һәм чак-чак кына күренә торган утлар акфиннарның ут ноктасын фаш иттеләр.

Билен капшап Громов гранатасын алды. Аннан соң терсәгенә таянып күтәрелде дә нык селтәнеп гранатаны утлар күренгән таш артына ыргытты. Шартлау яңгырады. Ыңгырашу тавы­шы, ә аннан соң аңлашылыр-аңлашылмас сүгенү ишетелде. Акфиннарның пулеметлары Громов аткан җирне пуля яңгырына коендырырга кереш­теләр.

Ләкин... Громов анда түгел иде инде. Ул аяклары һәм куллары белән эшли-эшли куркынычлы урыннан ки­теп бара иде.

Менә катерга да килеп җиттеләр. Моторлар эшкә тотындылар. Артил­лерия һәм пулемет канонадасы өзелми, һәм аларның өзелмәве яхшы да иде. Шау-шу эчендә мотор тавышы ба­сыла иде. Батыр минерлар исән-сау кире кайттылар.

Н. Иващенко