Логотип Казан Утлары
Очерк

УЯНУ


Әле кичә генә матур җәй, ә Анато­лий яшь бер егет иде. Тереклекнең шундый нурлылыгы. чәчәкләрнең шун­дый гүзәллеге һәм күбәләкләрнең шун­дый керсез сафлыгы белән чиксез исергән бу егетне спорт мәйданна­рында, стадионда, су буйларында һәм Идел аръягындагы күңел ачу урынна­рында еш кына күрергә була иде.

Көтеп алынган ял көннәренең берсе. Иренеп кенә, назланып кына кояш чыкты. Ләкин бүген ул әллә ничек куәтлерәк, әллә ничек ягымлырак як­тырта, чәчәкләрне, чык төшкән үлән­нәрне иркәлән, назлап сөя иде.

Анатолий, бер төркем иптәшләре белән, Идел аръягына чыкты. Күңелле шау-шу, уен-көлке—-болар һәр кайсы яшь күңелгә якын һәм үз тоела тор­ган нәрсәләр.

Яшьләр, дөньяларын онытып, су коендылар, футбол уйнадылар һәм кызу ком өстендә рәхәтләнеп кызын­дылар. Бер вакыт шулай, гамьсез уй­ларга бирелеп, ком өстендә кызынып ята торгач, Анатолий бер үзе генә торып калды.

Сирәк очрый торган рәхәт һәм ка­дерле минутлар.

Аяк очында гына мәһабәт Идел: кайдадыр, еракта-еракта җилкән киергән көймәләр, ак күбәләктәй талпына-талпына әкрен генә күздән югалалар. Күп тә үтми, шул көймәләр югалган җирдән, аккош шикелле, күкрәген кие­реп, пароход килеп чыга. Ул суны куәт белән ярып килә. Дулкыннар икегә аерылалар. Аларның һәркайсы үзенә бер көч, үзенә бер ярсынулы ачу белән гайрәтләнеп, ярларга Гявланалар, аннары, хәлсезләнеп, чигенә­ләр.

Анатолий ирексездән елмаеп куя һәм: «Ә менә совет кешеләре чигенә белмиләр. Чигенү, паникага бирелү — совет кешеләре өчен хас сыйфат тү­гел...» — дип уйлый эчтән генә.

Менә нәкъ шул вакыт кемдер аның яныннан ашыгып уза.

— Нинди гамьсез егет... Ә ил чи­гендә безнең туганнарыбыз...

Анатолий узып баручының соңгы сүзләрен ишетеп бетермәде. Ләкин аның өчен барысы да ачык иде. Ул кинәт сикереп торды. Аның мөлаем йөзендәге, карашларындагы тыныч­лыкның хәзер эзе дә калмаган иде инде. Дошманнан үч алу, аны тар-мар итү — менә бу тойгылар анда кинәт яңа бер кабыну белән кабынып кит­теләр.

Ә икенче көнне ул үзенең көнлек нормасын шактый арттырып үтәде.

Ләкин бу — комсомолец Ульянов­ның беренче адымнары, яшь йөрәкнең беренче ашкынулары гына иде әле. Тиздән Шорный фабрикада *ике йөз процентчылар хәрәкәте кузгалды. Анатолий патриотик рух белән суга­рылган бу гүзәл хәрәкәтнең инициато­ры булды. Хәзер фабрикада дистә­ләрчә ике йөз процентчылар бар.

Ватанга чиксез бирелгәнлек, оеш­канлык, ныклы хезмәт дисциплина­сы — менә болар бары да хезмәт җи­тештерү чәйлекнең югары үрнәкләрен яулап алуда төп этәргеч көч булып хезмәт иттеләр. Шуның нәтиҗәсендә фабрика еллык планын 14 нче Октя­брьда ук инде төгәлләде.

Иптәш Сталинның тарихи реченнән соң фабрикада хезмәт җитештерүчәнлеге әлегә кадәр күрелмәгән югары­лыкка күтәрелде. Моткова, Ульянов шикелле алдынгы стахановчылар хәзер сменага өчәр һәм дүртәр норма үтиләр.

— Ләкин бу чиге түгел әле, — ди Анатолий Ульянов. — Ватан өчен, ирек өчен без барлык көчебезне, әгәр ки­рәк булса, актык тамчы каныбызны да бирербез.

Совет патриотының бу сүзләре аның һәрбер эшендә, һәрбер адымында ак­лана. Фабрикада нинди генә яңа эш булмасын, нинди генә өмәләр оештырылмасын, һәр кайда, һәр җирдә Ана­толий алгы сафта була. Мисал өчен «Татарстан комсомолецлары» исемен­дәге танклар колоннасы файдасына 17 нче ноябрьда оештырылган өмәне генә алырга мөмкин.

17 нче ноябрь барлык совет яшьлә­ре өчен онытылмас эзләр калдырган көн. Бу көнне шәһәр урамнары гадәт­тәгегә караганда да иртәрәк уяндылар. Әле яңа гына таң атып килә, ә эшче­ләр, хезмәткәрләр һәм йорт хозяйкалары завод-фабрикаларга һәм пункт­ларга агыла да башлаганнар иде инде.

Үзенең уенчан һәм шат табигате бе­лән күпләрдән аерылып торган Анатолий бүген фабрикага бөтен кешедән дә элек килгән иде. Ул үзе уен-көлке сөйләп иптәшләрен бер туктаусыз көлдерә, ә күзләре һаман сөйгән ста­ногы тирәсендә йөри, фикерләре һаман бер тирәдә әйләнә: бүген кичәгедән яхшырак, ә иртәгә бүгенгедән дә ях­шырак эшләргә кирәк.

Бу теләк аңа көч һәм дәрт бирә, һәм звонок булу белән Анатолий эшкә бирелә. Эш өстендә вакыт сизел­ми дә үтә. Менә төшке ашка чакырып звонок шалтырый. Хәзер генә тигез эш ритмына күмелгән цех эче шау-« гөр белән тула. Тик шул вакытта гына Анатолий станогыннан аерыла һәм, җиңел генә сулап, маңгаена төш­кән чәчләрен артка сыйпап җибәрә, һәм иптәшләренең сорауларына кар­шы, мөлаем генә елмаеп ул:

— Ике норма, — дип җавап бирә.

Анатолий белән ярышып эшләүче Моткова да төшкә кадәр ике норма үтәгән булып чыга. Үзе шикелле үк бер теләк белән ялкынланып янган һәм үзе шикелле үк эшлекле, үзе шикелле үк якты йөзле станокташының бу уңышлары Анатолийда яхшы теләкләр уята, һәм ул:

— Әйдә, төштән соң да икешәр норма бирик, — дип кинәт кычкырып җибәрә. — Чөнки безнең танклар тиз төзелергә, күп һәм нык булырга тиеш­ләр. Туганнарыбызның каны бездән шуны таләп итә.

Чыннан да, төштән соң алар тагын икешәр норма бирәләр.

Инде караңгы төшә. Эшче бистә­ләрендә кичке тынлык урнаша. Шәһәр остенә йолдызлы ак төн килә.

Бистә урамнары буенча, үзара сөй­ләшеп, бер төркем яшьләр бара. Менә бер урам почмагында алар туктыйлар.

— Я, хушыгыз, дусларым!—ди Анатолий.

Дуслар Анатолийның бүгенге уңы­шын мактап һәм киләчәктә аңа тагын да яңа җиңүләр теләп, саубуллашалар, ә ул аларга сокланып карап кала. Карый торгач, кайчандыр, җәйге ма­тур көннәрнең берсендә булган Идел буйлары, усал дулкыннар ташкыны исенә төшә һәм ирексезләп елмаеп: «Чыннан да, совет кешеләре чигенә белмиләр. Курку, паникага бирелү — совет кешеләре өчен хас сыйфат тү­гел!»— дип горурланып уйлый.