Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН


Урамда кыш. Декабрь үзенең сал­кын бураннары белән, тәннәрне куы­рып көйдерә торган үткен җилләре, аяз төннәре белән килеп җитте. Россия табигатенең кышы, рәхимсез стихиясе башланды. Моннан ун ел элек, нәкъ шундый көннәрнең берсен­дә. без татар халкының сөекле ша­гыйре Һади Такташны югалттык. Бик яшь көенчә, үзенең таланты көннән-көн матурланып чәчәк атып килгәндә, иҗат программасы зур күтәренкелек, шат рух белән дәвам иткән вакытта, ул бай тойгыларын, тирән хисләрен җырлап бетермәгән килеш арабыздан китте. Бу югалту аның күп санлы укучыларында тирән эз, моңсу истәлек калдырды. Әдәбиятка, культурага дө­рес бәя бирә белүче совет халкы Такташ үлемен тирән кайгы белән ки­черде. Чөнки- Такташ — совет шартларында үскән иң талантчы шагыйрь­ләрнең берсе иде, ул совет туфрагын­да тамырланып, совет һавасыннан көч һәм дәрт алып иҗат итүчеләрнең иң эшлеклеләреннән, саф йөрәклеләреннән берсе иде.

Ун ел вакыт узып китте. Бу ара эчендә татар халкы тормышында гына түгел, бөтен дөнья халыкла­ры тормышында да гаять зур үзгә­решләр булды. Такташ илебездәге бөек борылыш чорында яшәде. Ул исән вакытта әле без беренче бишь­еллыкны төгәлләү өстендә эшли идек. Социалистик промышленной һәм авыл хуҗалыгының гигант нигезлә­рен салып ята итек. Хезмәт халкы капма-каршылыклар аша «алга, юга­рыга, яктыга таба юл алып» кыю адымнар белән атлый иде. Совет хал­кы ул юлны үтте. Ул чын мәгънәсен­дә эре, социалистик промышленность, машиналашкан авыл хуҗалыгын тор­гызды. Беренче, икенче бишьеллыклар уңышлы төгәлләнеп, социалистик тор­мышыбыз чәчәк атты, яңа кешеләр, яңа геройлар туды, стахановчылык хә­рәкәте киң рәвештә җәелде, культура тагын да киңрәк рәвештә көнкүрешкә керде. Әнә шул рәвешчә бөек Сталин Конституциясе нурлары яктысында бәхетле булып, тыныч кына, гигант адымнар белән социализмның яңа җиңүләренә ирешкәндә, безнең иле­безгә фашист юлбасарлар һөҗүм ит­теләр. Яңа чор, яңа тормыш, сугыш тормышы башланды.

Көн саен туып тора торган яңа ва­кыйгалар, илебездәге һәм халкыбызда­гы искиткеч үзгәрешләр — Такташны бездән ераклаштырмады гына түгел, киресенчә, көннәр узган саен, вакый­галар алышынган саен без аны һаман үзебез белән бергә, бер сафта көрәшүче булып дәвам итүен тагын да ачыграк, тагын да тирәннәнрәк сизә­без.

Бай вакыйгалар белән тулы ун ел­лык вакыт эчендә Такташ иҗаты чын- чынлап сыналды. Аның турында языл­ган дистәләрчә мәкаләләр, тикшеренү­ләр Такташ поэзиясендәге үзенчәлек­не ачканнан-ача гына бардылар. Аны укучыларга якынайтканнан-якынайттылар.

Шушы ун еллык арада без Такташ­ның кыйммәтен, зурлыгын, вакыйга­лар үскән саен аның иҗаты бүгенгеләшә барганын күрдек. Совет халкы­ның үз Ватанын» сөюе — көч һәм тир түгеп яңа җиңүләргә ирешкән саен никадәр тирәнәя һәм таң калырлык сыйфатлар ала барса, Такташ лири­касы да еллар үткән саен үзенең ма­турлыгын, хислелеген ныграк һәм ачыграк сиздерә бара. Такташ — иҗа­ты белән исән, ул безнең белән яши,

 

 

 

 

көрәшә һәм аның лирикасы һаман да көр тавышлы, дәртле, күңелгә ыша­ныч һәм өмет бирә торган булып яң­гырый. Без бу художникның үзенең иленә, халкына, туган Ватанына кай­нар мәхәббәт белән каравын, киләчә­генә тулы ышаныч, халык йөрәгендәге ашкынулы хисләрне аңлый белүдә зирәклек күрсәтүен тагын да бер тап­кыр әйтергә тиешбез.

Чыннан да, Такташ үзенең талант көче белән, художниклык колачы бе­лән совет кешесенең йөрәгенә яшерелгән, ләкин гади тел белән генә әйтеп биреп булмый торган иң матур сыйфатларны, эчке дөньяны гәүдәлән­дерә алды. Аның гади каләме, искит­кеч аңлаешлы сүзләре бел он музыкаль бер агымда совет җирлегенең матур­лыгын һәркемне сокландырырлык итеп тасвирлый иде. Йөрәгеннән ташыган саф лирикасында совет Ватанының һәрбер туфрагына, һәрбер кешесенә, һәрбер үсемлек һәм терлекләренә хәт­ле ул кайнар мәхәббәт белән мактау җырлый иде. Аның сүзләре аша та­бигать үзе сөйли, аның шаянлыгы сурәтләнә кебек. Аның сүзләрендә шат күңелле, горур һәм җиңүче ха­лыкның көр күңеле, бай рухы сибелә. Шуның өчен ул бүгенге канлы көрәш барганда да Ватан өчен кадерле, сөек­ле шагыйрь булып кала. Шуның өчен аның авазы бу көннәрдә тагын да тулырак, тагын да ялкынлырак булып ишетелә.

Ул совет халкының үз илен, үз җи­ренә чиксез сөюе турында, совет җирле­гендә үскән һәрбер үсемлек һәм тер­лекнең соклангыч матурлыгы турында укучыда кайнар мәхәббәт кабындырып яза белә:

Ах, җир!

Синең матурлыгың

Шундый тигез игеп таралган.

Совет халкына хас булган бай тойгыларның чагылышы, йөрәгендә булган мәхәббәтнең ташкыны бик күп лирик әсәрләрендә куерып, укучылар­ның, эстетик зәвыкларын үстерә тор­ган формада биреләләр. Такташ монда художниклык талантын, фантазиясен иркен куллана, аның яңа сыйфатла­рын, яңа нечкәлекләрен күрсәтә.

Мин җир өстен артык сөйдем буган,

Артык сөйдем аның, гөлләрен,

Һәрбер буйга җиткән каен кызын

Усак егетеннән көнләдем...

кебек юлларның художество чынлы­гында патриотик хисләрнең никадәр тиреннән бирелүе, үз җиребезне сөяргә чакырып торуы тулысыңча аңлашыла. Ул» бер парча гына түгел, ул шагыйрь­нең иленә булган мәхәббәте, хөрмә­те дә.

Такташның мәхәббәте киң Ватаны­бызның чиксез байлыгына, соклангыч табигатенә генә кайтып калмады. Иле­безнең бай табигате эчендә үскән «ком­мунизм өчен зур көрәшкә һәр сәгать» хәзер торучы «сыйныфның уллары» — пионерлар, комсомолецлар, колхозчы­лар, производство эшчеләре, совет интеллигенциясе — һәркайсысы Такташ әсәрләрендә үзләренә урын таптылар, һәркайсысы үзләренең йөрәк тибеше тавышын ишеттеләр. Пионерларга ул:

Ал галстук таккан янар күзле,

Киләчәкнең тимер кешесе... —

итеп карады. Комсомолецларны: «Авы­лыбызны Ленин юлы белән тормыш төбеннән» чыгаручылар итеп күрде.

Изге Ватаныбызда барган искиткеч зур төзелешләрнең, хезмәт ияләренең чиксез дәрт белән яңа тормыш төзүдә күрсәткән батырлык һәм чыдамлылыкларының хәзерге һәм киләчәк тор­мыш өчен, үзебез һәм «бездән соң туачак кешеләр»нең бәхете, иреге өчен никадәр әһәмиятле, никадәр кип һәм бөек булганлыгын сурәтләп, Так­таш илебезне, эшебезне, халкыбызны сөяргә өйрәтте. Чөнки ул үзе дә Ватанны чиксез сөя иде, социалистик төзелешнең, әһәмиятен тирәннән аңлап, аны тормышка ашыруга, аның танта­насын күрергә бөтен җаны белән аш­кына иде. Шуның өчен дә ул бик күп шигырьләрендә илне саклауга, сизгер­леккә, дошманга отпор бирүгә басым

Г. Кашшаф ясап, кабат-кабат «соңгы көрәш» ту­рында язды.

Бүген, кан эчкеч фашистларга кар­шы бөек изге көрәш барган вакытта, Такташ лирикасы гаять актуаль һәм көчле патриотик хис белән яңгырый.

Шагыйрь «сыйнфый сизгерлеге аяк табанында йөргән кайбер йомшак башлы түрәләр»не фаш итеп, бөтен ха­лыкны сугыш» серен сакларга чакыра.

Сугыш серен инде сез, иптәшләр, 

Кара, беркемгә дә ачмагыз,

 Күзегезне саклап тоткан кебек, 

Ул серне дә шулай саклагыз,

Һәм бу юллар бүгенге көндә сугыш­чан көч белән яшиләр. Алар Такташны бүгенге изге көрәштә катнашучы итеп» Ватан өчен көрәшүче итеп таныталар. Такташ, һәрбер совет патриоты кебек үк, социалистик Ватанны тәмам бире­леп сөйгәнгә күрә, массаның игътиба­рын сугышка һәрвакыт хәзер торырга кирәклегенә юнәлдерде. Ул булачак сугышның авырлыгын, рәхимсезлеген дә күз алдына китерде:

Ләкин дошман көчсез түгел.

Бүрек белән

Егып булмас аның көчләрен,

Күзне йомып аткан ядрә белән 

Коеп булмас аның тешләрен.

дип, дошманны җиңүнең җиңел тү­геллеген, аны җиңү өчен сугыш белемен үзләштерергә, көчебезне һәр­вакыт дошманга отпор бирерлек хәл­дә тотарга кирәклеген күрсәтте.

Республика чиге тыныч түгел, 

Кузгалыгыз,

Дошман безгә каршы ут ача...

һ. Такташ моны 14 ел элек язган иде. Ләкин, хәзер дә бу сүзләр үзлә­ренең сугышчан- көчләрен саклыйлар. Ватаныбыз өстендә торган зур куркы­ныч турында сөйлиләр. Сизгерлек туры да кычкыралар.

Ленин-Сталин идеясе белән корал­ланган, барлык совет культурасы, әдәбияты, шул җөмләдән Такташ поэзия­се белән дә рухланып, дәртләнеп, хисләрен баетып үскән совет батыр­лары явыз дошманга каршы рәхимсез сугышалар, кан эчүче бандитларны тар-мар итүдә, аларны кырын бетерү­дә таң калырлык геройлыклар күрсәтәләр. Совет халкының куркусыз ул­лары ирек өчен, Ватан өчен, Сталин
өчен, ата-бабаларыбызның бөек рух­ларын саклау өчен аяусыз көрәшәләр. Дошманга мәрхәмәт юк, аны үлем көтә.

А. Германия!

Синең Гамбургта

Пычракка салып тапталган

Байрагыңда

— «Без туабыз,

Алар бетәләр!»

Дигән сүзләр

Бу ел үч алырга

Аренага сезне көтәләр...

Бүген әнә шул үч алу сугышы бара, йортыбызны җимергән өчен, аналары­бызны, сеңелләребезне мәсхәрәләгән өчен, шәһәрләребезне ваткан өчен, барлык илләрдә, шулай ук Германиядә дә, азатлык көрәшчеләренең аккан каннары өчен үч алу бара, һәм сөек­ле Такташ, бу көрәштән читтә түгел, аның тавышы һаман ишетелеп тора, ул көрәшкә өнди, дошманга каршы юнәлгән нәфрәтенең ялкыны һаман көчле һәм ул дошман йөрәгенә барып кадала да.

Ун ел узды. Совет җирлегендә үс­кән, Ленин-Сталин партиясе җитәкче­легендә совет тәрбиясе алган Такташ, татар халкының революция һәм төзү чорларында җитештергән нң талант­лы улларының берсе иде һәм ул шу­лай булып кала да. Үзенең илен, изге Ватанын, тарихын, культурасын сөя торган халык, патриот шагыйрьне дә сөя, зурлый, хөрмәт итә һәм аны һич онытмый, һәрбер патриот Так­ташны йөрәгендә саклый, аның ли­рикасы белән рухлана, көрәшкә дәрт­ләнә.