Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕГЕРМӘННЕ КАМАУ

Эмиль Золя — Франциянең бөек реалист язучысы. Аның «Тегермәнне камау» исемле бу хикәясе 1870-1871 нче еллардагы Франция — Пруссия сугышы вакыйгаларыннан алынып язылган һәм француз әдәбиятының иң яхшы әсәрләреннән санала.

Тегермәнче Мерлье картның Франсуаза исемле 18 яшьлек бер кызы була. Ул Доминник дигән бер егетне ярата. Туй ясыйбыз дип кенә торганда, пруссакларның бирегә таба килүләре турында хәбәр алына. Хикәянең без журналда бирә торган өлеше шушы җирдән башланып китә.

Ике ай үткәч, нәкъ изге Людовик көне алдыннан, Рокрёз авылы куркуга төште. Пруссаклар, Франция импера­торын тар-мар итеп, кызу-кызу бирегә таба киләләр иде. Бер атна инде, юлдан үтеп торган кешеләр «пруссаклар Лормьерда» яки «пруссаклар Новел­лада» дип сөйләп үтәләр, һәм аларның якынаюы турындагы хәбәрләрне гел ишетеп торган Рокрёз кешеләренә пруссаклар инде урман буеннан төшеп киләләр кебек тоела иде. Ә алар әле һаман юк һәм бу нәрсә кешеләрне тагын да куркыта төшә иде. Көтмәгән­дә генә төнлә килеп, бөтен халыкны кырып бетерергә уйлыйлар иде булса кирәк.         

Үткән төнне таң алдыннан тревога күтәрелде. Авыл кешеләре юл ягыннан ишетелгән тавышка уянып чыктылар. Крестьяннар саклык белән тәрәзәне ачып кызыл чалбарларны күреп алган­да, хатын-кызлар инде тезләнешеп гыйбадәткә башлаганнар иде. Бу — французлар отряды булып чыкты. Ко­мандир шунда ук авыл мэрын үзенә чакырып алды һәм, Мерлье карт бе­лән сөйләшкәннән соң тегермәнгә ке­реп урнашты.

Ул көнне кояш бик күңелле калыкты. Өйлә вакытында көн бик эсселәнеп китте. Урманнар өстендә сары рәшә асылып тора, ә уйсу урыннардан, көтү­ләр йөри торган җирләрдән аппак пар күтәрелә иде. Җыйнак Һәм матур авыл иртәнге сафлык эчендә йокыдан уяна һәм бөтен тирә-як үзенең чиш­мәләре һәм фонтаннары белән чык төшкән матур букетка ошый иде. Ләкин көннең мондый матур булуы бер кемне дә шатландырмый. Күп ке­шеләр командирның тегермән тирәли йөргәнен, күрше йортларны тикшергә­нен һәм, елганың аръягына чыгып, урынны бинокль аша тикшергәнен кү­реп торалар иде; аны озата барган Мерлье карт аңа аңлатмалар бирә иде булса кирәк. Аннан соң командир үзенең солдатларын стена артларына, агач артларына һәм чокырларга урнаш­тырды. Отрядның төп өлеше тегер­мәннең ишек алдына урнашты. Шулай ук бәрелеш булыр микәнни? Мерлье карт борылып кайткач, аңардан сора­ша башладылар, Ул әкрен генә башын чайкап куйды, ләкин бер җавап та бирмәде. Әйе, бәрелеш булачак иде.

Франсуаза белән Домннник, картка карап, шушында ук, ишек алдында ук, торалар иде. Карт ниһаять авызыннан трубкасын алды һәм гади генә итеп:

— Ах, балакайларым, бичаракайла­рым, иртәгә сезне өйләндерергә туры килмәс ахыры, — дип куйды.

Доминник иренен тешләп һәм маңгаен ачулы җыерып тора һәм, пруссакларның килүен үз күзе белән кү­рергә тырышкандай, аяк очларына басып. Ганья урманы ягына таба текә­дәй карап тора иде. Агарын киткән Франсуаза, чыраен сытып, әрле-бирле атлап шунда ук йөри һәм солдатларга сораган нәрсәләрен китереп-китереп би­рә иде. Алар ишек алдында бер читтә- рәк үзләренә аш пешерәләр һәм аш өлгергәнен көтеп шаян сүзләр сөйлә­шәләр иде.

Ә командир бик шат күренә иде. Ул бөтен бүлмәләрне һәм тәрәзәләре елга ягына чыга торган зур залны карап үткәрде. Хәзер ул кое янында утырып Мерлье карт белән сөйләшә иде.

— Сезнең биредә, чын крепость шикелле, — ди иде ул, — безгә кичкә хәтле бирешмичә тору бик ансат бу­лыр... Ләкин бу разбойниклар ни өчендер сонга калалар. Алар инде биредә булырга тиешләр иде.

Тегермәнченең чырае һаман караңгы иде. Ул үзе тегермәненең факел ши­келле дөрләп януын күз алдына ки­терә иде инде. Ләкин ул зарланмады, чөнки зарлануны мәгънәсез дип са­ный иде. Ул бары тик:

— Сез көймәне тәгәрмәч астына яшерергә боерыр идегез. — дип куй­ды. — Анда иңеп кергән бер җир бар, көймәне шунда куярга мөмкин. Аның әле бәлки кирәге булыр.

Командир тиешле әмерләрне бирде. Ул кырык яшьләрендәге озын буйлы, ягымлы йөзле матур гына бер кеше иде. Франсуаза белән Доминникка ка­рап шатлана иде шикелле. Алда тор­ган бәрелешне бөтенләй оныткан ке­бек, ул алар белән шөгыльләнә баш­лады. Күзләре белән Франсуазаны күзәтә һәм кызның аңа ошавы күренеп тора иде. Аннан соң ул Доминникка таба борылды һәм кисәк:

— Ни өчен сез армиядә түгел, дус­тым? — дип сорады.

— Мин чит ил кешесе, — диде егет. Командирны бу җавап канәгатьлән­дермәде булса кирәк. Ул күзләрен кысып елмаеп куйды. Билгеле инде, пушкалар белән эш ’ итүгә караганда Франсуаза белән эш итү күңеллерәк. Командирның елмайганын күреп, Доминник өстәп куйды:

— Мин чит ил кешесе, ләкин биш йөз метрдан алмага атып тидерә алам... Аннан соң минем ау мылтыгым менә монда, сезнең артта гына тора.

Командир, гади генә итеп:

— Аның сезгә кирәк булуы мөм­кин, — диде.

Алар янына Франсуаза килеп басты; ул чак кына калтырана иде. Ә Доминник, үзләрен чорнап алган халыкка һич игътибар бирмичә, аның кулла­рыннан тотып аларны кысты, ә Фран­суаза, аңардан ярдәм сораган шикелле, кулларын егеткә таба сузган иде. Командир тагын елмаеп куйды, ләкин инде бер сүз дә әйтмәде. Ул кылычын аяк араларына куеп һәм күзләрен ерак бушлыкка текәп, уйга калган кеше шикелле утыра иде.

Сәгать ун иде инде, һава бөркү­ләнде. Бөтен җиргә авыр тынлык җәелгән иде. Ишек алдында, амбарлар күләгәсендә солдатлар ашап утыралар. Авыл ягыннан бер генә аваз да ише­телми. андагы халык үзләренең йорт­ларын. ишекләрен, тәрәзәләрен баррикадалар белән томалаганнар иде. Юл өстендә япа-ялгыз калган ниндидер бер этнең улаганы яңгырап китә. Бөркү һавада оеп калган урманнар һәм көтүлекләрдән ниндидер туктау­сыз гүләгән тавыш ишетелә, ул юк кына аерым авазлардан шулай җыела иде. Күке кычкыра. Шуннан соң тын­лык тагын да тирәнәя төшә иде.

Йокыга талган һавада кинәт мыл­тык атып җибәргән тавыш ишетелде. Командир тиз генә сикереп торды, солдатлар ашап бетермәгән ашларын ташладылар. Берничә секунд эчендә бөтен кеше инде үзенең постына бас­кан иде; тегермәннең асты да, өсте дә солдатлар белән тулган иде. Ләкин юл өстенә чыккан командир бернәрсә дә күрә алмады. Аппак юлның уң ягы да, сул ягы да буп-буш иде. Икенче тапкыр атып җибәрделәр, тик һаман бер кеше дә, кечкенә генә күләгә заты да күренми иде. Ләкин, артына боры­лып карагач, ул урман ягында, ике агач арасында, көзге пәрәвез шикелле очып барган төтен кисәген күреп калды. Урман һаман да тыныч һәм юаш кебек күренә иде.

— Урманга, яшеренгәннәр каһәр төш- керләре, — дип ул пышылдап куй­ды. — Алар безнең монда икәнлеге­безне беләләр.

Шул минутта тегермәнгә урнашкан француз солдатлары белән агач артларына яшеренгән пруссаклар арасында атыш башланып китте, һәм бу атыш әкренләп көчәнгәннән көчәя барды. Пулялар, теге якка да, бу якка да зыян китермичә генә, Морель елгасы өстеннән сызгырып үтәләр. Ату тәртипсез бара, һәр агач артыннан атып торалар иде; элеккечә, очып барган төтеннәр генә күренеп кала, җил аларны тирбәлдереп алып китә иде. Шул рәвешле ике сәгатьләп вакыт үтте. Офицер һич исе китмичә нинди­дер җыр җырлап йөри. Ишек алдында калган Франсуаза белән Доминник аяк очларына басып тәбәнәк кенә стенадан күтәрелеп карыйлар. Елга буендагы иске баркас артына яшеренгән бер солдат аларның игътибарын аеруча үзенә тартты; ул йөз түбән яткан җиреннән күтәрелеп карын да атып җибәрә һәм аннан, мылтыгын яңадан корыр өчен, кире канауга таба шуып төшә. Аның бөтен хәрәкәте шундый кызык һәм шундый оста иле ки, аңа елмаймыйча карап тору мөмкин түгел иде. Ул бер пруссакның башын кү­реп алды булырга кирәк, чөнки тиз генә торды да төзи башлады; әмма атарга өлгермәде, кычкырын җибәрде дә, тәгәри-тәгәри, канау эченә килеп төште Һәм аның аяклары, суелган че­беш аяклары шикелле, тартыша башладылар. Бу беренче үлүче иле. Фран­суаза ихтыярсыз Доминникның кулы­на тотынды һәм аны каты кысып куйды.

— Монда тормагыз. Бирегә пуля килеп җитә, — диде командир.

һәм чынлап та, картаеп беткән ка­раманың ботаклары шартлап сына башладылар һәм бер ботакчык эләгеп калган җирендә чайкалып тора баш­лады. Ләкин коточкыч күренешкә карап таңга калып торган Франсуаза белән Доминник урыннарыннан куз­галмадылар.

Агачлар артыннан, сәхнә артыннан килеп чыккан шикелле, көтмәгәндә генә бер пруссак урман кырыена кул­ларын болгый-болгый атылып килеп чыкты да, шунда ук йөз түбән егылып калды. Кисәк бөтен нәрсә тынын кал­ды; ике мәет йоклаган шикелле кояш астында яталар иде. Әлсерәп оеган басулар өстендә һаман да бер җан әсәре дә юк иде. Хәтта мылтык та­вышлары да ишетелми. Тик бары Мо­рель елгасы гына саф аваз белән челдерәп ага иде.

Мерлье карт, шушының белән бетәме инде? — дип сорарга теләгәндәй, гаҗәпләнеп командирга карап куйды.

— Хәзер залп җибәрәчәкләр, — диде командир. — Сакланыгыз, биредә тор­магыз.

Ул әле әйтеп тә бетермәде, шунда ук бик каты шартлаган тавыш ише­телде. Зур карама агачы кисәк бер якка авышып киткәндәй булды, һәм һавада өзелгән яфраклар очып йөри башладылар. Бәхеткә каршы, пруссаклар бик югары төзәгәннәр икән. Доминник Франсуазаны күтәреп үк диярлек алып кереп китте, ә Мерлье карт:

— Кечкенә базга яшеренегез! Аның стеналары нык, — дип кычкыра-кычкы-ра, алар артыннан бара иде.

Ләкин алар аның сүзен тыңламады­лар, залга килеп керделәр. Анда бер унлап солдат, тәрәзә капкачларын ябып, ярыктан карый-карый, ни була­сын көтеп утыралар иде. Ишек ал­дында командир ялгызы гына калды; ул стена артына посты, ә ярсулы залплар һаман туктамыйлар иде. Аның тышкы якка урнаштырылган солдатлары һәр карыш җир өчен каты сугышалар иде. Әмма яшеренгән урынна­рыннан дошман куып чыгара барган саен алар әкрен-әкрен тегермәнгә таба кайта башладылар. Аларга вакытны сузарга һәм күренмәскә әмер бирелде, чөнки пруссак солдатлары күпме кеше белән очрашканлыкларын белмәскә тиеш иделәр. Тагып бер сәгать вакыт үтте. Бер сержант килеп керде дә, тышта бары берничә солдат кына кал­ганлыкны хәбәр итте, офицер сәгате­нә карап:

— Өченче ярты... Әле тагын дүрт сәгатьләп тотып торырга кирәк була­чак.— дип кунды.

Ул зур капканы бикләргә боерды һәм шулай итеп кискен отпор бирү өчен бөтен нәрсә әзер иде. Пруссаклар елганың әле теге ягында булганга күрә, хәзер үк атакага башларлар дип курыкмаска мөмкин иде. Дөрес, мон­нан ике километр түбәнрәк күпер бар иде, ләкин аларныц ул күперне белү­ләре шикле, ә елганы җәяүләп чыгу мөмкинлеге турында уйларга туры
килми иде. Шуңа күрә офицер юлны күзәтү белән чикләнергә әмер бирде. Бөтен көч басулар ягына таба юнәл- телергә тиеш иде.

Атыш тагын тукталды. Уттан кыз­дырган кояш астында тегермән бө­тенләй җансыз шикелле тоела. Бөтен тәрәзә капкачлары ябылган, эчке яктан һичбер тавыш әсәре ишетелми иде. Ул арада пруссаклар әкрен-әкрен Ганья урманы кырыенда күренә баш­ладылар. Алар, кыюланып, башларын сузып карыйлар. Тегермәндәге солдат­ларның күбесе инде төзи дә башла­ганнар иде. ләкин командир:

— Юк, юк, туктагыз!.. Якынрак килсеннәр, — дип кычкырды.

Алар, тегермәнгә шикләнеп карый- карый, бик саклык белән генә якыная­лар. Бу тып-тын гына карап торган караңгы чырайлы, үрмәле үләннәр бе­лән капланып беткән карт тегермән аларны борчый иде. Ләкин шулай ла алар якынайганнан якынаялар. Тегермән алдында, кырда бер иллеләп ке­ше җыелгач, офицер бары тик бер генә сүз әйтте:

— Пли.

Залп шартлаган тавыш ишетелде һәм аннан соң аерым-аерым атулар ишетелә башлады. Франсуаза, бөтен тәне белән калтыранып, ихтыярсыз, кулларын колакларына куйды. Доминник солдатлар артына басып карап тора: төтен очып беткәч, кыр өстендә чалкан аунап яткан өч пруссакны күр­де. Калганнары өянке һәм тополь агачлары янына ташландылар, һәм шулай итеп тегермәнне камау баш­ланды.

Бер сәгать буена тегермән өстенә пулялар явып тордылар. Алар боз яуган шикелле аның карт стеналары­на явалар иде. Ташка килеп тигәндә пуляларның ямшәеп суга барып төшүләре ишетелә, ә агачларга алар то­нык кына тавыш белән барыл кадала­лар иде. Кай вакытта шатырдаган тавышлар ишетелеп куя, бу — пуляларнын тәгәрмәчкә барып тиюләрен аң­лата иде. Тегермәндә посып торган солдатлар, патроннарын кызганганга күрә, төзәп атарга мөмкин булганда гына аталар иле. Ара-тирә офицер сәгатенә карап куйгалый. Ә бер пуля тәрәзә капкачын тишеп түшәмгә барып кергәч, ул:

— Сәгать дүрт! һич кенә дә кичкә хәтле тотып тора алмабыз, — дип пы­шылдап куйды.

һәм чыннан да, йрсып-ярсып атыл­ган пулялар иске тегермәнне җимер­гәннән җимерәләр иде. Пуля тиюдән чәрдәкләнеп беткән бер тәрәзә капка­чы ычкынып суга барып төште; анык урынына матрац куярга туры килде. Мерлье карт, тәгәрмәчнең нихәтле зарарланган булуын күрү өчен, атлаган саен тәрәзәдән башын сузып карый, тәгәрмәч шытырдап киткән саен анык йөрәге сулкылдап куя иде. Бу юлы Инде — бетте, аны инде һич тә төзәтеп булмаячак. Доминник Франсуазаның китүен үтенеп ялвара, ләкин кызның аның яныннан китәсе килми иде; ул бер зур имән шкаф артына яшеренеп утырды. Ул арада бер пуля шкафка килеп тиде һәм аның стеналары шом­лы тавыш белән гүләп җибәрделәр. Шул вакытта Доминник Франсуазаны каплап аның алдына килеп басты. Мылтыгы кулында булса да, ул әле атмый, чөнки тәрәзә янына килергә мөмкин түгел, анда солдатлар торалар иде. Залп белән аткан саен идән дер селкенеп китә иде.

Кисәк офицер:

— Карагыз! Карагыз! — дип кычкы­рып җибәрде.

Ул урман артыннан куе кара масса булып чыгып килгән солдатларны күр­гән иде. Шул минутта ук бик каты ата башладылар. Тегермән өстеннән өермә үтеп киткән шикелле булды. Тагын бер тәрәзә капкачы ычкынып төште һәм ачык калган тәрәзәдән бер­ничә пуля килеп керде. Ике солдат гөрселдәп идәнгә егылдылар. Аларнын берсе инде бөтенләй кыймылдамый да иде. Комачауламасын өчен аны стена кырыена төртеп куйдылар. Икенчесе, тизрәк үтерүләрен сорап тыпырчынып ята, ләкин аңа берәү дә игътибар итми иде. Пулялар һаман явып торалар. Бөтен кеше яшеренергә һәм яшеренгән җирдән атып торып өчен берәр япык табарга тырыша. Тагын бер сол­дат җәрәхәтләнде; бусы бер сүз дә әйтә алмады һәм шашынган күзләрен бер җиргә терәп, өстәл кырыена килеп капланды.

Бу мәетләрнең күренеше Франсуазаның котын ала иде. Ул үзе дә сизмичә урындыгын бер читкә тибеп җибәрде дә, идәнгә утырып, стенага сыенды. Ул үзен биредә күренми торган һәм куркынычсыз җирдә итеп сизә иде. Ул арада йорттагы бөтен матрацларны җыйдылар һәм шулар белән тәрәзәләр­не яртылаш капладылар. Бүлмә эче ватылган мылтык, ватылган урындык­лар һәм башка җимерекләр белән тулды.

— Сәгать биш, — диде командир. — Ныграк торыгыз. Алар хәзер елга аркылы кичәргә азапланып карарлар.

Шушы секундта Франсуаза кисәк бик каты кычкырып куйды. Пуля, рикошет белән тиеп, аның маңгаен җиңелчә генә җәрәхәтләгән, берничә тамчы кан чыккан иде. Доминник аңа карап куйды. Аннан, тәрәзә янына ки­леп, беренче мәртәбә атып җибәрде һәм шул минуттан башлап инде тәрәзә яныннан китмәде. Тирә-юньдәге кешеләргә һич игътибар бирмичә, мылты­гын кора да ата, кора да ата һәм бары тик ара-тирә борылып Франсуазага гына карап куя иде. Әмма ул бер дә ашыкмый һәм бик нык төзәп ата иде. Командирның сүзе дөрес булды. Пруссаклар, топольләр артына яшере­неп, елганы аркылы кичәргә азаплана башладылар, ләкин берәрсе суга ки­леп керүгә шунда ук Доминникның пулясы тиеп егыла иде. Бу уенны карап торган командир гаҗәпкә калды. Ул егетне мактап, әгәр минем шун­дый атучыларым күбрәк булса, мин үземне бик бәхетле санар идем, — диде. Ләкин Доминник аны ишетми иде. Бер пуля аның иңбашына тиеп китте, икенчесе кулын җәрәхәтләде. Ә ул Һаман ата да ата иде.

Тагын ике кешене үтерделәр. Ерты­лып беткән матрацлар инде тәрәзәләр­не каплый алмыйлар. Тагын бер тап­кыр залп бирсәләр тегермән коелып төшәрдәй шикелле тоела иде. Хәл авырайганнан авырайды. Әмма офицер:

— Нык торыгыз, нык торыгыз... Тагын ярты сәгать, — дип кабатлый иде.

Хәзер ул инде минутларны саный. Ул үзенен. начальникларына дошманны кичкә кадәр тотып торырга вәгъдә биргән һәм чигенү өчен билгеләнгән сәгать җитмичә бер адым да артка чигәргә теләми иде. Ул һаман да шу­лай ягымлы һәм Франсуазаның күңе­лен күтәрер өчен аңа елмаеп карый иде. Ул үлгән солдатның мылтыгын алып үзе ата башлады.

Бүлмәдә дүрт кенә исән солдат кал­ды. Елганың теге ягында пруссаклар күбәйделәр һәм минут саен аларның бирге якка килеп чыгулары мөмкин иде. Тагын берничә минут үтеп китте. Ләкин командир, чигенергә теләмичә әле һаман тора иде. Нәкъ шушы ва­кытта бер сержант йөгереп килеп кер­де дә:

— Алар юлга килеп чыктылар, алар безне арттан чорнап алмакчы була­лар!— дип хәбәр итте.

Пруссаклар теге күперне эзләп тап­кан булсалар кирәк. Командир сәгатен чыгарды.

— Тагын бер минут, — диде ул.— Биш минут үтмичә алар бирегә килеп җитә алмаячаклар.

Бераз вакыт үткәч, нәкъ сәгать ал­тыда, ул тыкрык ягына чыга торган калиткадан кешеләрне алып чыгарга ризалык бирде. Моннан алар канау эченә ташландылар, аннан Соваль урманына таба киттеләр. Китәр алдыннан командир Мерлье карт белән бик ягымлы гына саубуллашты һәм аңар­дан гафу үтенде. Ул хәтта:

— Аларны тотып торыгыз... Без әле кайтырбыз, — дип өстәп куйды.

Ул арада Доминник бүлмәдә бер үзе генә калган иде. Ул бернәрсә дә ишетмичә, бернәрсә дә аңламыйча һа­ман да ата иде. Ул бары тик Франсуа- заны якларга теләү тойгысын гына сизә. Солдатлар инде китеп бардылар, ә ул моны бөтенләй белми дә. Төзәп аткан саен бер кешене үтерә бара иде. Кисәк бик каты шау-шу ишетелде. Пруссаклар арттан кереп, ишек алды­на тулганнар иде. Ул тагын бер мәр­тәбә атты, һәм аның мылтыгыннан төтен дә чыгып бетмәгән иде әле, аның өстенә солдатлар ташландылар.

Доминникны дүрт кеше тотып тора, башкалары ниндидер аңлашылмый тор­ган теллә кычкырыналар. Алар аны чак кына буып атмадылар. Франсуаза, ялварып, алга ташланды. Шул вакыт офицер кереп, пленныйны үз янына китерүләрен таләп итте. Немец телен­дә солдатларга берничә сүз әйткәч, ул Доминникка таба борылды да, саф француз телендә кисәк болан диде:

— Ике сәгатьтән соң сезне атып үтерәчәкләр.

Регуляр армия составында булмый­ча, кулына корал тоткан килеш эләк­кән һәрбер француз атып үтере­лергә тиеш — Герман баш штабының әмере шулай иде. Бу әмер хәтта доброволецлар роталарына да кагыла иде, чөнки Пруссия аларны солдатлар итеп хисапламый иде. Үз йорт-җирләрен саклый торган крестьяннарны шул хәтле рәхимсез җәзага тарту белән немецлар киң катлау хезмәт ияләрен корал күтәрүдән тотып калырга тыры­шалар, чөнки алар моңардан бик кур­калар иде.

Арык кына тәнле, озын буйлы, илле яшәрлек офицер Доминниктан кыска гына допрос алды. Гәрчә ул французча бик яхшы сөйләшсә дә, аңардан саф прусс рәхимсезлеге аңкып тора иде.

— Сез биредәге кешеме?

— Юк, мин Бельгиядән килдем.

— Ни өчен сез коралга тотынды- гыз^ Бу вакыйгаларның сезгә бер мөнасәбәте дә юк бит.

Доминник җавап бирмәде. Шушы секундта офицер Франсуазаны күреп алды; ул, бик нык агарынып, аларның сөйләшүен тыңлап тора иде; аның маңгаендагы тырналган җире кып-кызыл булып күренә иде. Офицер әле Доминникка, әле Франсуазага карап куйды да, бөтен мәсьәләне аңлап ал­ган шикелле булды һәм:

— Атышта катнашуыгыздан тан­мыйсыздыр бит? — дип өстәү белән канәгатьләнде.

Доминник тыныч кына җавап бирде:

— Мин көчемнән килгән хәтле гел аттым.

Моны әйтеп торуның кирәге дә юк иде, чөнки ул дары төтененнән кап- кара булып беткән, тирләгән һәм җил­кәсендәге ярадан саркып чыккан кан тамчыларына пычранган иде.

— Яхшы, — диде офицер кабат­лап. — Ике сәгатьтән сез атылган бу­лырсыз.

Франсуаза кычкырып җибәрүдән үзен тотып калды. Ул, кулларын бергә ку­шып, ачыргалануыннан аларны бер сүзсез югары күтәрде. Офицер бу хәрәкәтне күреп алды. Ике солдат Доминникны күрше бүлмәгә алып ке­реп киптеләр, алар аны анда саклап торырга тиешләр иде. Кызның тез буыннары йомшап китте, ул урындык­ка барып утырды, ләкин елый ал­мады,— аның сулуы капкан иде. Ә офицер һаман кызга карап тора һәм ахырда ул аңа болай дип эндәште:

— Бу егет сезнең абзагызмы?

Кыз «юк» диеп башын чайкап куй­ды. Офицер һич исе китмәгән хәлдә, чак кына елмаймыйча басып тора иде. Бераз дәшми торганнан соң:

— Ул күптән биредә торамы? —дип сорады.

Кыз тагын башын селкеп кенә «әйе» дип җавап бирде.

— Димәк, ул бу җирдәге урман­нарны бик яхшы белә дигән сүз?

Бу юлы кыз телгә килде. Офицерга беркадәр гаҗәпсенеп карап торды да:

— Әйе, әфәндем, — дип җавап бирде.

Офицер, бер сүз дә өстәп әйтмичә, үкчәләре өстендә борылды да, авыл мэрын үз янына чакырып китерүләрен таләп итте. Франсуаза урыныннан тор­ды, аның йөзе алсуланып киткән иде: бу сорашуларның мәгънәсен ак­лаган шикелле булды, һәм шул вакыт аның өмете кире кайтты. Ул әтисен чакырырга үзе йөгереп кереп китте.

Атыш тукталуга Мерлье карт тәгәр­мәчне карау өчен тиз-тиз агач галлерия өстенә килеп чыккан иде. Ул үзе­нең кызын ярата, булачак кияве Доминникны да бик якын күрә, ләкин тегермән тәгәрмәче дә аның күңелендә шактый гына урын ала иде. Аның балакайлары (ул аларны шулай дип йөртә иде) бу атыш вакытында исән- сау калдылар, һәм хәзер ул үзенең яраткан тәгәрмәче турында кайгырта башлады, — ә тәгәрмәч шактый зарар­ланган иде. Ул тәгәрмәчнең зур агачы өстенә иелеп, кайгыручан төс белән аның җәрәхәтләрен карый башлады. Биш канатның бөтенләй тетмәсе те­телгән, төп өлеше пулялар белән чәрдәкләнеп беткән иде. Пуля кергән тишекләргә бармакларын тыгып карады, аларның тирәнлеген үлчәде; ул тәгәрмәчнең бу җәрәхәтләрен ничек дәвалау турында уйлый башлады. Франсуаза килеп кергәндә ул тәгәр­мәчнең җәрәхәтләнгән җирләрен мүк үләннәре белән каплап тора иде.

— Әти, сезне тегеләр дәшәләр, — диде ул.

һәм ул тегендә ишеткән көренең бө­тенесен сөйли-сөйли елап җибәрде. Мерлье карт башын чайкап куйды. Кешеләрне алай» гына атып үтермиләр.

Башта тикшерергә кирәк, һәм ул үзе­нең гадәттәге сүзсез һӘм тыныч хә­лендә тегермәнгә борылып кайтты. Офицер аңардан солдатлар өчен азык-төлек таләп иткәч, ул, безнең Рокрёз кешеләре андый тупас мөгамәләгә өй­рәнмәгәннәр һәм әгәр дә көч кулла­нырга уйласагыз сез бернәрсә Дә ала алмассыз, диде. Әгәр дә аның үзенә генә эш күрергә рөхсәт итсәләр, ул бөтенесен дә башкарып бирергә өстенә алды. Картның бу рәвешле сабыр гына кылануы башта офицерны ачуландыр­ган шикелле иде. Ләкин соңыннан, картның кыска һәм ачык дәлилләренә буйсынып, риза булды.

Әнә теге, каршыдагы урманнар нинди урманнар алар? — дип сорау өчен ул хәтта аны яңадан чыкырып та китерде.

— Совальский урманнары, — диде карт.

Алар бик еракка сузылалармы? Тегермәнче аңа текәләп карады да:

Белмим, — дип җавап бирде.

Һәм үз юлына китеп барды. Бер сәгать үткәч, офицер таләп иткән әле­ге ашау-эчү нәрсәләреннән һәм акча­дан торган контрибуция тегермән ишек алдына китерелгән иде инде. Караңгы төшә башлады. Франсуаза солдатлар­ның ни эшләгәнен борчылып карап тора иде. Ул Доминникны ябып куй­ган бүлмә яныннан бер җиргә дә кит­мәде. Сәгать җиделәрдә ул бик каты куркуга төште: ул офицерның плен­ный янына кергәнен күрде һәм бер унбиш минутлап сөйләшеп утырган­нарын ишетеп торды, аларның тавышлары көчәйгәннән-көчәяләр иде. Не­мец телендә ниндидер әмерләр бирү өчен, офицер бер генә секундка буса­гада күренде дә, тагын кереп китте, кыз аның сүзләрен аңламады; ләкин унике солдат кулларына мылтыкла­рын тоткан килеш тегермән ишек ал­дында сафка килеп тезелгәч, ул бөтен тәне белән калтырый башлады һәм аңын югалта башлаганын сизде. Ди­мәк, мәсьәлә хәл ителде: хәзер аны аталар. Унике солдат басып тора башлаганга инде ун минутлап вакыт үтте, ә Доминникның тавышы әле һа­ман ишетелеп тора, хәтта аның сүзлә­реннән кискен рәвештә баш тарту аңлашыла иде. Ниһаять, офицер яр­сып килеп чыкты да, ишекне бик каты ябып:

— Яхшы, бераз уйлагыз... Сезгә иртәгә хәтле срок бирәм, — дип кыч­кырды.

һәм көтеп торган солдатларга кулы белән изәп таралырга кушты. Фран­суаза гаҗәпләнеп катып калды. Тезе­леп торган солдатларга гади кызык­сыну белән карап, үзенең трубкасын тыныч кына суыргалап торган Мерлье карт кызы янына килде дә, аталарча ягымлы итеп аның кулыннан алды. Ул Франсуазаны кызның үз бүлмәсенә алып кереп китте.

— Борчылма, — диде ул. — Йоклар­га кара, иртән күз күрер — иргә кич­тән хәерлерәк.

Чыгып киткән чагында алай-болай булмасын дип аның ишеген бикләп чыкты. Аның ышануынча, хатын-кыз­лар бер эшкә дә сәләтле түгелләр һәм җитдиерәк эшкә тотынган вакытта тик эшне генә бозалар иде. Әмма Франсуаза ятмады. Өй эчендәге тонык кына булып ишетелеп торган шау-шу­ны тыңлап, үзенең урыны өстендә озак утырды. Ишек алдына урнашкан немец солдатлары җырлыйлар, көле­шәләр иде. Төнге сәгать унбергә кадәр алар ашап-эчеп утырдылар булса ки­рәк, чөнки ыгы-зыгы бер генә минутка да туктап тормады. Вакыт-вакыт те­гермәннең үзендә дә авыр гына атла­ган аяк тавышлары ишетелеп китә иде, — сакчыларны алмаштыралар иде ахыры. Ләкин аның игътибарын кай вакытларны аскы өйдән ишетелеп куйган тавышлар үзләренә аеруча тар­талар иде. Ул берничә тапкыр идәнгә ятып, колагын куеп тынлап карады. Доминник нәкъ менә шул бүлмәгә бикләнелгән иде. Ул бүлмә буйлап ишектән тәрәзәгә әрле-бирле йөри иде булса кирәк, чөнки кыз озак вакыт аның салмак кына атлаган аяк тавыш­ларын ишетеп торды; бераздан соң тулы тынлык урнашты, — димәк, ул утырды дигән сүз. Аннары бөтен йорт­тагы шау-шулар да әкрен генә басыл­дылар. бөтен кеше йокыга талды. Йорттагылар бөтенесе дә йокыга ки­теп беткән шикелле булгач, кыз бик саклык белән генә тәрәзәне ачты һәм тәрәзә төбенә таянып тора башлады.

Тышта җылы, аяз төн иде. Соваль урманы артына төшеп бара торган нечкә генә aй, төнге лампа шикелле, тирә-якны яктыртып тора иде. Озын агачлардан төшкән күләгәләр кап-кара булып күренә торган болыннар белән кушылганнар, ә якты төшкән җирләр­дә үлән йомшак яшкелт бархат ши­келле иде. Ләкин Франсуаза төннең серле матурлыгына игътибар итмәде. Ул тирә-якны тикшереп, сакчыларны эзләде, немецлар мөгаен бөтен тирә- юньгә сакчылар куйган булырга тиеш­ләр иде. Кыз аларның күләгәләрен ап­ачык күрде, алар елга буйлап тезелеп киткәннәр иде. Елганың, теге ягыңда, тегермән турысында, ботак очлары суга тиеп торган өянке агачы янында бер генә сакчы тора иде: Франсуаза аны бик ачык күрде. Ул озын буйлы егет иде. Хыялга чумган көтүче ши­келле башын һавага күтәреп һичбер хәрәкәтсез тора иде.

Тирә-юньне яхшылап тикшергәч, ул яңадан урынына килеп утырды. Ул шулай тирән уйга калып бер сәгать­ләп утыргандыр. Аннары тагын тың­ланырга кереште: өй эчендә һичбер тавыш-әсәре ишетелми иде. Шуннан ул яңадан тәрәзә янына килде һәм сузылып тышка карады; айның урман артыннан күренеп тора торган бер башы эшкә комачау итә иде булса кирәк, чөнки ул тагын бераз көтәргә карар итте. Ниһаять, ул вакыт җитте дигән карарга килде. Төн караңгылан­ды, кыз инде якындагы сакчыны да күрми иде: тирә-юнь корым шикелле кап-караңгы иде. Ул бер секунд кына тынлап торды да... эшкә керешергә булды. Тәрәзәдән ерак түгел стенага беркетелеп ясалган тимер баскыч бар иде: бу баскыч тәгәрмәч яныннан очырмага таба менә һәм кайчандыр тегермәнчегә тәгәрмәчне тикшерү өчен хезмәт итә иле. Соңыннан тегермәннең механизмы яңадан үзгәртеп тө­зелгәч, аның кирәге булмый башлады һәм ул — тегермәннең бу өлешен кап­лап алган куе үрмәле үләннәр белән капланып беткән иде.

Франсуаза тәрәзә төбен кыю гына атлап чыкты да, баскычның бер тот­касына ябышып, һавада асылынып каллы. Бераздан ул әкрен генә төшә башлады. Юбкалары төшәргә комачау итәләр иле. Кинәт стенадан бер кисәк таш кубып чалт итеп суга ба­рып төште. Куркуыннан кызның арка­сы буйлап салкын йөгерде һәм төшүеннән туктап калды. Ләкин со­ңыннан аңлап алды, буадагы өзлексез гөрләп торган су тавышы аның тавыш­ларын һич шиксез басып китәргә тиеш иде. Шуннан соң ул, аягы белән үр­мәле үләннәрне капшап һәм баскыч такталарын сынау өчен баскалап карый-карый, кыюрак төшә башлады. Доминникка төрмә булып хезмәт итә торган бүлмә турысына төшеп җиткәч, ул туктады. Бөтенләй көтмәгән бер кыенлык килеп чыккач ул бөтенләй куркып кала язды: түбәнге тәрәзә аның бүлмәсенең тәрәзәсе турысында түгел икән, ул баскычтан бер читкә- рәк илтеп ясалган, һәм Франсуаза тә­рәзәгә дип кулын сузгач стенага барып терәлгән иде. Шулай ук аңарга үзенең ниятен ахырына кадәр башкар­мыйча торып кире югарыга менәргә туры килер микәнни? Аның куллары арый башладылар, елганың астан ишетелеп торган черелдәү тавышы аның башын әйләндереп җибәрде. Шунда ул стенадан бер таш кисәге куптарып алды да, аны Доминникның тәрәзәсенә атты. Доминник ишетмәде, йоклый иде булса кирәк. Кыз тагын штукатураны куптарып алды аның бармакла­ры уелып чыктылар. Көче беткәннән бетә бара иде һәм менә хәзер башка- дала төшеп китәм дип торганда Доминник саклык белән генә тәрәзәне ачып җибәрде.

— Бу мин, — диде кыз пышыл­дап. — Тот әле мине тизрәк, егылам.

Кыз ана беренче тапкыр «син» дип дәште. Егет тәрәзәдән сузылып аны эләктереп алды да, күтәреп бүлмә эченә кертте. Биредә аның күзләрен­нән мөлдердәп яшьләр ага башлады, ишетә күрмәсеннәр дип, сулкылдап елаудан ул үзен тыеп тора иде. Ан­нан ул бераз хәлен җыйды да тыныч­ланды.

— Сезне саклыйлармы? — диде ул пышылдап.

Кызның бирегә килеп керүенә га­җәпләнүдән әле аңына килеп җит­мәгән Доминник ишеккә ишарә ясау белән генә җавап бирде. Ишек артын­да гырылдап йоклаган тавыш ишетелә иде. Йокыга бирелеп киткән сакчы ишек турысына аркылы яткан һәм шулай иткәч пленный качып китә

 
   

 алмас дип карар кылган иде булса кирәк.

— Качарга кирәк, — диде кыз. — Мин сездән качуыгызны үтенергә һәм сезнең белән саубуллашырга килдем.

Егет аның сүзен бөтенләй ишетмә­гән шикелле утыра иде.

Ул:

— Ничек соң бу... Сезме бу, сезме... Ох. Сез мине шундый куркыттыгыз! Егылып төшүегез мөмкин иде, — дип өзлексез кабатлый иде.

Ул кызның кулларын алды һәм аларны үбә башлады.

— Мин сезне шундый яратам, Фран­суаза! Сез шундый кыю, шундый дымлы. Мин бары тик бер нәрсәдән генә: сезнең белән күрешмичә үлеп китүдән генә курка идем... Менә хәзер сез бирелә, һәм алар хәзер мине атса­лар да була. Сезнең белән бер чирек сәгать утыргач, мин барысына да әзер булачакмын.

Әкренләп ул кызны кочагына алды һәм кыз башын аның күкрәгенә куйды. Алла торган куркыныч аларны якы­найта иде. Алар кочаклашкан килеш дөньяларын оныттылар.

Доминник сүзен дәвам итеп:

— Ах. Франсуаза, бүген изге Лю­довик көне бит, безнең күптән көткән туебызның көне! Безне бернәрсә дә аера алмады ни итсәләр дә без сезнең белән бергә, икәү, билгеләнгән күрешү вакытында очраштык. Хәзер бит нәкъ безнең туебыз булачак көннең иртәсе, шулай ич?

— Шулай, шулай, — диде кыз ка­батлап.— туй булачак көннең иртәсе.

Алар, калтырана-калтырана, үбеште­ләр. Ләкин кыз кисәк аның кочагын­нан чыкты; аның алдында коточкыч чынлык тора иде.

— Качарга кирәк, качарга кирәк,— дип кабатлады ул. — Һәр минут кадерле.

Аны тагып кочакларга дип караң­гылык эчеп тә егет кулын сузгач, кыз яңадан аңарга «син» дип эндәште.

— Тыңла әле мине үтенеп сорыйм. Син үлсәң мин дә үләчәкмен. Бер сә­гатьтән таң атачак. Син хәзер үк ки­тәргә тиеш, мин шуны телим.

Ул шунда тиз-тиз генә үзенең пла­нын аңлатып бирде. Тимер баскыч тәгәрмәчкә кадәр алып төшә; аннан, тәгәрмәч канатларына ябышын, шунда ишерелгән көймә эченә төшеп була. Аннан ул һичбер мәшәкатьсез ярга барып чыгачак һәм качып котылачак.

— Ләкин бит тегендә сакчылар булырга тиеш? — диде егет.

— Бердән-бер сакчы, тегермән ту­рысында, өянке агачы янында тора.

— Әгәр дә ул мине күрсә, кычкы­рырга уйласа?

Франсуаза калтыранып китте. Ул егеткә өстән алып төшкән пычагын бирде. Бераз дәшми тордылар.

— Ә сезнең әтиегез, ә сез үзегез,— диде ул сүзен дәвам итеп. — Юк, ка­ча алмыйм мин... Минем биредә юк икәнемне белгәч тә солдатларның сез­не үтерүләре мөмкин. Сез аларны белмисез әле. Алар мине, әнә теге Соваль урманы аркылы үтәргә ярдәм итсәм, гафу итмәкче булдылар. Минем биредә юклыгымны белгәч, аларның әллә ни эшләп бетүләре мөмкин.

Кыз бәхәскә керешмәде. Аның бө­тен дәлилләренә каршы ул гади генә итеп:

— Мине яратсагыз качыгыз, — ди­де. — Әгәр сез мине яратасыз икән, бер генә минутка да, бер генә минутка да биредә калмагыз.

Аннан соң ул үз бүлмәсенә менеп китәчәген әйтте. Минем сезгә ярдәм итүемне бер кеше дә* белмәс, диде. Ниһаять, егетне тәмам ышандыру өчен ул аны дәртле ялкын белән кочаклый, үбә башлады. Егет җиңелде. Ул бары тик:

— Сезнең бу эшегезне атагыз белә­ме? һәм ул миңа, качарга киңәш итә­ме, ант итеп әйтегез? — дип кенә со­рады.

— Әти мине үзе җибәрде, — диде Франсуаза кырт кына.

Ул ялганлый иде. Бу минутта аның күңелендә егетне саклап алып калу тойгысы гына кайный, кояш чыгу бе­лән аны үтерерләр дигән чиксез авыр фикерләп генә котыласы килә иде. Егет биредән ерак киткәч, үз башына нинди генә бәхетсезлекләр: яуса да күтәрәчәк иде; ул исән калгач бу бәхетсезлекләр аның өчен рәхәт кенә булачак. Аның мәхәббәтенең эгоизмысы иң башлап егетнең исән калуын гына таләп итә иде.

— Яхшы. — диде Доминник. — мин сез дигәнчә эшләячәкмен.

Шуннан соң инде алар бер сүз дә

сөйләшмәделәр. Доминник, тәрәзә яны­на килде дә, аны ике якка ачып җи­бәрде.

 

 
   


Ишек калтыранып «ачалар икән инде» Үтеп барган дозорларын ишеткән булса кирәк. Алар бер-беренә кысылып тынып калдылар һәм чиксез борчылу белән көтә башла­дылар. Ишек яңадан калтыранып кит­те, ләкин ачылмады. Алар икесе дә җиңел сулап куйдылар. Хәзер инде аңлашыла иде: ишек төбендә яткан солдат әйләнеп яткан икән, һәм чын­нан да, бераздан тынычлык урнашты, яңадан гырылдаган тавыш ишетелә башлады.

Франсуаза башта үз бүлмәсенә кире кайтырга тиеш, Доминник шуны тели иде. Ул аны кочаклады да, тавышсыз- тынсыз гына саубуллашты. Аннан аңа баскычка сузылырга ярдәм итте һәм үзе дә баскыч тоткасына ябышты. Ләкин ул Франсуазаның үз бүлмәсенә барып кергәнен белмичә торып, бер генә адым атлаудан да баш тартты. Үз бүлмәсенә менеп җиткәч, Франсуа­за җилдәй җиңел тавыш белән:

— Хуш, сөеклем, — дип куйды.

Ул тәрәзә төбенә таянды да, Доминникның китүен карап торырга булды. Төн элеккечә кап-карангы иде. Ул сакчыны күрергә тырышты, ләкин та­ба алмады; тик өянке агачы гына караңгылык эчендә бераз агарып кү­ренеп тора иде. Доминникның төшкән вакытта үрмәле үләннәргә орынуын ул бер генә секунд ишетеп торды. Шуннан соң, тәгәрмәч шыгырдап кит­те, һәм су чайкалган тавыш ишетелде. Бу егетнең көймәне табуын аңлата иде. һәм чынлап та, бер минут үткәч, кыз елга өстендә көймәнең кара күләгәсен күрде. Шул вакыт аны тагын каты борчылу чорнап алды. Минут саен аңа сакчы кычкырып җибәрер кебек тоела иде. Караңгылык эченнән ишетелгән кечкенә генә тавышлар да аңа солдатларның ашыгыч атлап кил­гән аяк тавышлары булып, корал шартлавы, мылтык кору тавышлары булып ишетелә иде. Ул арада секунд­лар үтеп тордылар, табигать үзенең мәһабәт тынычлыгын бозмый иде. Доминник инде яр буена якынлаша бул­са кирәк. Чөнки Франсуаза бернәрсә дә күрә алмый иде инде. Бөтен дөньяны тынлык баскан иде. Бераздан ул ниндидер дөп-дөп баскан аяк тавыш­ларын, хырылдаган авазны һәм кемнең­дер салмак кына егылуын ишетеп кал­ды. Шуннан соң тагын да тынрак булып китте.

Франсуазага аның яныннан үлем узып киткән шикелле булып тоелды һәм ул дөм-караңгы төн эчендә катып, калды.

Ибраһим Газый тәрҗемәсе