Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ОКОПТАН ХАТ

Кадерле дус!

Каннар йөрәгемдә

Дәрт кабызган җылы хатынны

Укыдым да. тотып мылтыгымны

 Кабатладым изге антымны.

Мин кечкенә кеше, тар окопта

 Кечерәям булыр тагын да.

Ә шулай да бөтен дөнья бүген

Арык алган минем анымда.

Тар окобым —

Чиге капма-каршы

Ике көчнең, ике дөньяның

Хәл ителә анда кешелекнең

Киләчәге, якты идеалы.

Сизәм, дускай, бөтен халыкларның

Күзе хәзер безгә караган.

Йөрәккә көч, кулга сәләт өстәп.

Сәлам ява һәрбер каладан.

Сизәм, анда айлы төннәр буе,

Йокламыйча ана җеп эрли.

Фронттагы батыр улларына

Кылы биялиләр хәзерли.

Сизәм, кызлар—безнең иркә дус

 Станокка кушып йөрәген.

Гранаталар ясый безнең өчен. 

Тындырырга дошман терәген.

Балллар да «Тимур командасы»

Төзеп, безнең капка төбендә.

Киңәшәләр ятим семьяларга

Ничек итеп булышу турында.

Тәүлек буе чыкмый заводтан.

Эшли безгә Лондон эшчесе,

Менә кайда дуслык тойгысының

Иң тирәне һәм иң көчлесе!..

Күңел тоя,

Илнең көчле тавышы

Яңгырый һәрбер мылтык атуда.

 Күңел тоя.

Мина терәк булып

Бөек халкым тора артымда.

Ничек туңсын йөрәк

Тоеп тәндә

Шул халыкның йөрәк җылысын?!

Ничек сүнсен өмет

Сизеп илнең

Җиңү утын, кайнар сулышын.

Канат җәеп үлем куркынычы

 Торган саен окоп алдымда,

Мин көчлерәк тоям ирек тәмен.

Яшәү дәртен кайнар канымда.

Күзләрдә яшь.

Беләм, алар горур

Яшәү хисе белән яшьләнгән.

Нәрсә артык җирдә

Илне саклан

Тар окопта батыр яшәүдән!!

Рәхмәт, дустым,

Салкын чишмә төсле

Татлы сүзен җанга көч бирде,

Илдәге дәрт, ирек, яшәү хисен

Хатын аша миңа күчерде.

Кил, дускаем, шушы хат аркылы

Саубуллашып кайнар үбешик,

Соңгы теләк.

Җиңеп фашизмны

Якты илдә тагын күрешик.

 

ГОСПИТАЛЬДӘН

Яраландым...

Дошман танкларының

Юлын бүлеп окоп кырында

Ярылганда көчле гранаталар,

Мин хәлсезлек сиздем кулымда.

Каным тамган соңгы гранатамнан

Күтәрелде ялкын бураны.

Канлы үчем дошман машинасын

Кара ялкын булып урады.

Ярым ауган танк ялкынында.

Җиңү данын күрен илемнең.

Акрын-акрын җуйдым мин аңымны

Һәм... кочаклап яттым җиремне....

Госпитальдә хәзер мин...

Шулай да

Син борчылма, тормыш юлдашым!

Соңгы тамчы каным тамса тамсын.

Тик антыма таплар купмасын!

Зур эшме соң кулым яралану. 

Авыр сулый үпкәм һаваны.

Йөрәк кысыла әрнеп.

Чөнки анда (бүген)

Туган илем авыр яралы.

Зурмыни соң минем кул ярасы.

Илем яшен сыккан чагында.

Йөз фашистка җитәр көч бар әле

Йөрәгемдә калган канымда.

Юкка фашист җирдә тамып калган

Каным күреп үзен юатты.

Сугышчының күңеле чуер түгел,

Юк, димәгез, бездә кайгыру

Була кайчак.

Бу сугышта ул бит минем кулдан

 Ун офицер башын югалтты.

Юк, яралы түгел мин.

Канымны

Очкын итеп сиптем дошманга.

Бел, каннибал,

Сиңа туры килер

Җир астында бездә кышларга.

Сез, докторлар, тизрәк төзәтегез

Бу ялгышып ләккән яраны.

Ил чакырган чакта зур көрәшкә,

Мин соң читтә кала аламмы!

Син борчылма,                        

Минем йөрәк дустым!

Яраланган бу, дип кайгырма!

Син ил өчен кайгыр.

Ватан- хисе

Суынмаган булсын каныңда.

Ил!

Алдында синең мин ант итәм,

Шаһид булсын кулым ярасы.

 Гитлер явын тар-мар итми торып.

Якты күрмәс күзем карасы.

X. 1941.

КАСКА

Хәтта сөеп кигән
Киемнән дә читен аерылу.

Фронт кичтем саклап ялкын көчен

Әрәм итмә миңа күз яшеңне.

Син бир илгә аның ялкынын.

«Терелсен дә, диген, минем егетем,

Җиңеп кайтсын» диген, акыллым!

Йөрәктә һәм талмас кулымда,

Кызыл йолдыз баскан корыч каскам

Ятып калды окоп кырында.

Алда урман...

Дошман шул урманнан

Безгә каршы шыксыз ут ачты.

Күк белән җир буй-буй дулкынланган

Кызыл тасма белән тоташты.

Күзәтергә теләп дошман кырын

Мин күтәргән идем башымны.

Шул секундта ике зәһәр пуля

Яньчеп үтте корыч каскамны.

Беләм... анда немец снайперы,

Ул мушкага мине утырткан.

Ирек бирми ике секундка да

Күтәрергә башны окоптан.

Мин каскамны салдым;

Җайлап кына

Куйдым аны окоп алдына.

Фашист хәзер аңа автоматтан

Тырышып-тырышып пуля яудыра.

Юк, егетем,

Юкка азапланма,

Күн калмады инде гомерен.

Мин күзәттем аның поскан урынын

Һәм күтәрттем күккә күмерен.

Күн тә үтми мәгърур «урра!» тавышы. 

Яңгырады урман буенда.

Тик... яньчелгән, ярым ватык каскам 

Ятып калды окоп кырында.

Ул яраксыз хәзер...

Тик шулай да

Мин күңелдә сиздем кайгыру.

Читен икән, дуслар, сөеп кигән

Киемнән дә кайчак аерылу.

Кием генә түгел, ул көч булып

Ватан сугышына кушылды.

Мин онытмам саклап тормышымны,

 Җиңү биргән җансыз дустымны.