Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЗАННАР СӨЙЛИЛӘР

Ал. СУРКОВ

 Фашистлар «тәртип урнаштыралар»

3. авылында гестапо «начальнигы» тәрҗемәче ярдәмендә авыл җыелышы уздыра. Картлар һәм хатын-кызлар җыелганнар. Чырайлары чытык. Ни булыр икән дип, көтеп, дәшми-тын­мый гына утыралар.

Начальник кыска гына, ләкин тәэ­сирле итеп сөйли. Куштан тәрҗемәче тәрҗемә итә:

— Ин башлап — тәртип. Тәртипсез- леккә юл куймам. Кызылармеецларны комендатурага тотып илтегез. Яше­реп яткырсагыз — атармын. Партизаннар килеп чыгып, аларны яшерсәгез — атармын. Йөкләмәләрне вакытында һәм төгәл итеп үтәгез. Үтәмәсәгез — атар­мын. Аңлашылдымы?

Колхозчылар дәшмиләр.

— Без биредә халык арасыннан сайлап куелган старостаны куябыз. Ул миңа буйсына, сез — аңа. Сезнең авылда яраклы кеше табылмады. Менә шушы кешене сайларга киңәш итәм. Аңлашылдымы ?

«Начальник» артыннан караңгы чы­райлы бер ир кеше килеп чыга. Кол­хозчылар дулкынланып пыш-пыш сөй­ләшәләр:

— Бу Васька ич, урман сакчысы. Карак һәм эчкече булганлыгы өчен урыныннан куганнар иде...

— Тавышка куям — кем ул старос­та булсын ди?

Кыелыш дәшми. Куллар, ябышып калган шикелле, күтәрелмиләр.

— Менә шулай, яхшы. Каршы та­вышлар юк... Бер тавыштан. Староста, эшкә керешегез. Ә сез — марш өйлә­регезгә...

Фашистлар әнә шулай совет җирлә­рендә «власть» урнаштыралар.

Ләкин немецлар һәрвакытта да ышанычлы старосталар утырта алмый­лар. Аннары ышанычлылары да, тирә- юньдә партизаннар күренә башлагач ук, үзләренең «ышанычлы» булуларын күрсәтергә бик үк батырчылык итми­ләр. Кай вакытларда шулай авылга партизаннар килеп керәләр, азык-тө­лек белән тәэмин итү турында кол­хозчылар белән килешәләр дә, «ста­ростага» әйтәләр:

— Син, агай-эне, бер сәгать, сәгать ярым эчендә җый да, әнә теге саран янына алып килеп куй. Ә без көтәрбез. Карыйк әле, син үзеңнең эшеңне тиз башкарасың микән.

Староста дигәннәре алай итә, болан итә, ләкин әкеренләп китә — йорт саен йөри башлый, чөнки ул уйлый: немец начальниклары еракта, ә партизаннар алар әнә, якын гына. Аннан соң арка тирең дә бит күршенеке түгел, үзеңнеке.

Тәртип һәм власть мәсьәләсендә колхозларда немецларның эшләре бик шәптән түгел. Колхозчыны ни кадәрле генә куркытсаң да, ул үзенекен уйлый һәм үз кешеләрен көтә.

 Саранча

Эш шуңардан башланып китте: районга килеп керүнең беренче көн­нәреннән үк фашистлар колхозның нң яхшы атларын обоз өчен алдылар. Ә алмашка — талчыгып, имгәнеп бет­кән атлар калдырдылар.

 Аннан саранча килеп басты. Башта «товар алыштырган» булып кыланды­лар. Авыл кооперативларыннан һәм складлардан таланган совет тәмәкесен, шырпысын, керосинын грузовикларга төииләр дә, өерләре белән авылга ки­леп керәләр. Янәсе, товар алмашу булачак. Йомырка, ит, май, тавык кемдә бар?

Бу рәвешле «товар алышуга» кол­хозчылар бик үк теләп риза булма­дылар. Хәер тиздән фашистлар үзләре дә бу нәрсәне ташладылар һәм кул астына эләккән бер Нәрсәне туп-туры талый башладылар. Бөтенесе талый: офицерларның денщиклары талый, штаб поварлары талый, офицерлар үзләре, солдатлар, кем иренмәсә шул талый.

Фашистларның аппетиты зур, ә нерв­лары артык нык түгел. Тавык куып йөрүче фашистлар партизаннардан шактый ук куркалар.

Партизаннар мондый ике вакыйганы сөйләделәр:

Ч. авылы колхозчылары, партизан­нарга дип унлап сарык, ике бозау сай­лап алып, бер киртәгә ябып куйган­нар. Шул вакытны грузовикларга төялгән фашист талаучылары килеп кермәсенме. Киртә янына киләләр дә, терлек караучы карттан: болар кем­неке? дип сорыйлар.

Ә карт бер катлы кеше була, тота да әйтә:

— Партизаннарныкы. Менә көтеп торам, хәзер килеп җитеп алып китәргә тиешләр, — ди».

Немецлар, шау-гөр килеп, затворла­рын шалт-шолт иттерә башлыйлар, ләкин үзләре тиз генә автомобильгә төяләләр. Старшыйлары кул изи. Шо­фер газ бирә, машина ыргылып чаба башлый. Фашистлар тиз генә шыла­лар — артларыннан тузан гына уйнап кала.

Икенче вакыйга Я. авылында була. Бу авылга ике партизан килеп керә. Бакча артларыннан узып барган ва­кытта, урамда ниндидер шау-шу ише­тәләр. Өй алдында бер колхозчы кар­чык әрли-әрли немец солдатының кулындагы бер корзин йомырканы үзенә таба тарта. Шунда ук икенче солдат — иптәшенә ярдәм итә’. Карчык куркаклардан түгел икән:

— Бирегез, каһәр төшкерләре! Ни­чек оялмыйсыз, җир битләр! — дип кычкыра. — Чебеш әнкәсе астыннан алган йомыркалар бит. Аларның эчен­дәге чебешләргә җан кергән инде...— ди.

Немец корзинкага ябышкан да, үзенчә нәрсәдер сөйли. Күрәсең, ачуы килгән. Йодрыкларны ходка җибәрергә әзер тора.

Шул вакыт карчык партизаннарны күреп ала һәм, аны-моны уйламыйча, бармагы белән төртеп:

— Әнә кара, җир бит, партизаннар килгәннәр. Күрсәтерләр алар сезгә күрмәгәнегезне. Икенче тапкыр тавык әнкәсе астыннан йомырка урлап йөрмәссез, — ди.

Немецлар үзләренә таныш «парти­зан» сүзен ишетәләр. Коралсыз ике кешене күреп, корзинаны ташлыйлар да, сыдырмагаләйкем — авылдан чыгып шылалар. Күрми дә калалар үз­ләрен.

Партизаннар шул турыда сөйләп көлешәләр:

— Алар танк артына яшеренгәндә генә батыр, — диләр. Тимердәй бераз аерылдылар исә — авыруга сабы­шалар. Русларның исеннән дә кур­калар.

 Алар ничек ялганлый

Немецлар безнең берәр районыбыз­ны алып та өлгермиләр, шунда ук «агитация» эшенә — ялганлауга кере­шәләр. Имештер, Кызыл Армия тар-мар ителгән, советның самолетлары, танклары бетерелгән, ә нәтиҗә үзеннән-үзе билгеле: янәсе, юаш булыгыз, буйсыныгыз. Сезнең өметегез өзелгән инде.

Мондый, колакка ятмый торган ял­ганнарның нәтиҗәсе бик кызык булып беткәли.

Бер немец офицеры Җ. авылында җыелыш үткәрә. Москва. Ленинград турында тузга язмаган нәрсәләр сөй­ли. Ә колхозчылар, ерактан ишетелгән туп тавышларын тыңлап, тик кенә * утыра бирәләр.

Кыю гына бер хатын, сикереп тора да. сорый:

— Тегендә нинди күк гөлдери сок ул? — ди.

Офицер һич аптырамыйча җавап бирә:

— Безнең саперлар миналарны шарт­латалар, большевиклар юлга миналар куеп киткәннәр.

Хатын һаман туктамый:

— Миналарны бик күп куйган бул­салар кирәк. Биш көн шартлаталар инде, һаман да шартлатып бетерә ал­мыйлар.

Офицер кып-кызыл була. Ачуланып, чәрелдек тавыш белән кычкырып җи­бәрә:

— Молчать! Немец офицеры сезгә нәрсә сөйли, шуны тыңлагыз! Югыйсә...

Хатын, билгеле, тына. Башкалар да тып-тын гына утыралар. Ә башларын­да мондый уй йөри: ялганлыйсың син, кабәхәт фашист, Ленинград турыңда да. Москва турында да, — бөтенесе турында да ялганлыйсың.

 Партизаннарның дуслары

Фашистларның дагалы итекләре со­вет җиренә басып та өлгерми, шунда ук алар артыннан, күләгә шикелле ия­реп, партизаннар килә башлыйлар.

Безнең төньяк-көнбатыш районнары­быз зур урманнарга бай. Үч алырга теләүчеләр шул урманнарга агылалар. Ул кешеләр, дошманга буйсынуга ка­раганда, үлемне яхшырак күрәләр.

һәр авылда диярлек, партизаннар­ның кыю һәм турылыклы дуслары бар. Мәсәлән. Л. авылының партиясез бер карт укытучысы турында партизан­нар бик зур җылылык белән сөй­лиләр. Иван Борисович, Иван Ми­хайлович һәм яшь кенә укытучы кыз С. турында сөйләгәндә аларның тавышларында горурлык һәм рәх­мәт тойгысы ишетелә. Партизаннар белән бәйләнешкә кергән өчен үз­ләренә ни буласын бик яхшы белә торып, рус патриотлары партизан от­рядларына булышалар. Аларны яше­рергә, куркыныч турында аларга хәбәр итәргә хәзер торалар.

Аларның партизаннарга булган мә­хәббәт тойгылары бик төрлечә.

Менә Б. авылына урып-җыю турын­да җыелыш үткәрергә бер немец офицеры килә. Авылны чорнап алалар. Колхозчыларны җыялар. Офицер шик­ле күзләре белән җыелышны карап чыга да: «Сезнең биредә киемнәрен алыштырган кызылармеецлар һәм пар­тизаннар юкмы?» дип сорый. Бөтен җыелыш бер авыздан: «Юк, партизан­нар юк... Кайдан килсеннәр алар!»— дип кычкыралар. Ә җыелышта уннан артык партизан була. Авылны чор­нап алганда алар китә алмыйча кал­ган булалар.

Ике разведчик, Р. һәм С., кунып чыгу өчен 3. авылында бер колхозчыга туктыйлар. Көтмәгәндә генә немец солдатлары ишекне кага башлыйлар. С. тиз генә ишек алдына качып өлге­рә, ә Р. өй эчендә кала.

Немецлар хуҗага бәйләнә башлый­лар — документларыңны күрсәт! — ди­ләр. Ул аларга үзенең колхоз книжкасын тоттыра. Алар книжканы карап азапланганда, партизанга сөт тапшыру турындагы бер кәгазьне бирә.

Немецлар, хуҗаны тикшереп бетер­гәч, партизанга тотыналар. Теге аларга бер кулы белән әлеге сөт кәгазен суза, ә икенчесе белән сиздерми генә кесәсеннән граната ала башлый. — Алай-болай кирәк була калса, әзер торсын ди.

«Кунаклар» русча бер сүз дә бел­миләр. Сөт кәгазен тегеләй әйләндереп, болай әйләндереп карыйлар: печате бар, ниндидер графалар цифрлар белән тутырылган. Димәк, бөтенесе дә тәртипле. Өстәлдәге бер чүлмәк кай­макны алалар да, чыгып китәләр.

Ике партизан-разведчик Р. авылында шундый ук хәлгә килеп эләгәләр. Алар бер колхозчы карчыкның печәнлегендә йоклаган булалар. Иртән сәгать 5ләрдә немецлар печәнгә дип килеп керәләр. Печәнне актарып карасалар, ниндидер аяклар күренеп тора. Кем бу? Ә кар­чык, күзләрен дә йоммыйча, үзенең күкрәгенә бармагы белән төртеп күр­сәтеп: «Минем малай, минем малай», ди. Шулай итеп партизанны кот­кара.

Икенче тапкыр мондый бер вакыйга була: бер партизанның өй эчендә ял­гыш гранатасы шартлый. Хуҗа хаты­ны үлә, малай җәрәхәтләнә. Шау-шуга бөтен авыл чабып килеп җитә. Немец­лар да кило башлыйлар. Колхозчылар шунда ук: «Партизанны коткарырга кирәк» дигән карарга киләләр. Аны идән астына яшерәләр, ә немецлар килеп кергәч, малай бөтен гаепне үз өстенә ала. Янәсе, гранатаны кырдан тапкан идем, шаярып утырганда шартлады да китте. Шулай итеп, эш яхшы гына булып бетә.

 Ватан авазы

Төзү эшенә китә торган зыйфа буй­лы чыршы агачлары бер-беренә сырышып торалар. Кырда хәзер ялт иткән кояшлы көн, ә урманда — ярым караңгы. Салкынча. Нарат җиләгенең ялтырап торган яфракларында, урман эченә түшәлгән йомшак кына ямь-яшел мүк келәме өстемдә һич кипми торган чык тамчылары тонык кына ялтырыйлар. Тирә-юнь тын. Беркем юк, һәм менә шушы һичбер җан әсәре күренмәгән тып-тын җирдә җыр яңгырап ишетелә башлый:

«Широка страна моя родная!» Һәм радиодикторның таныш тавышы ачык аңлаешлы булып:

— Тыңлагыз! Москва сөйли... Моск­ва сөйли... — дип яңгырап китә.

Ватаныбыз тавышы! Син совет ке­шесенең күңелен һәрвакыт горурлык һәм шатлык музыкасы белән тутыра­сың!

Менә шушы радистның, күптән тү­гел генә укытучы булып, хәзер партизан отрядының иң яхшы разведчигына әйләнгән кешенең сине ишеткән ва­кытта күңелендә нәрсәләр кичергә­нен ничек сөйләп бирим?

Электр тогы алып килгән сүзләрне ул йотлыгып тыңлый.

Аның өлгер карандашы соргылт мәктәп дәфтәренең сызыклы бите буйлап өзлексез йөгерә, ул Совет Ин­формбюросының сводкасын яза.

Урман эчендә әле музыка яңгырап та өлгерми, укытучы-радист тирәсенә, җир астыннан килеп чыккан шикелле, партизаннар килеп өеләләр. Аның карандашы астыннан чыккан сүзләрне җилкәсе аша карап торалар, аларның йөзләре әле елмая, әле караңгыланып, кашлары җыерылып китә.

— Соңгы хәбәрләрнең иртәнге чы­гарылышы шуның белән бетә...

Радист аппаратны туктата. Йөз ел­дан гомер кичергән юан чыршы агачы артына кереп утыра да, язу машина­сын тыкылдата башлый.

Ярты сәгать үткәч, партизаннар вак кына язу белән тутырылган юка гына кәгазьләрне алырлар да, тирә-күрше авылларга таралышырлар.

Ватаныбызның турылыклы батыр тавышы йорттан йортка йөреп, йөрәкләрдән йөрәкләргә күчеп, фашистлар­ның агулы ялганнарын төтен урынына туздырыр.

Туган ил турында халыкка дөрес­лекне җиткерү өчен партизаннар аги­тациянең иң кыю формаларыннан фай­даланалар, үзләрен ачыктан-ачык кур­кыныч астына куялар.

Җ. авылында җыелышта Советлар Союзы һәм Кызыл Армия турында бер фашист тузга яамаганнарны лы­гырдый. Җыелыш бетә. «Агитатор» һәм аның сакчылары машинага төялеп китәләр. Ә колхозчылар әле таралыш­мыйлар. Китеп бара торган автомо­бильнең тавышы тынгач ук, картаеп беткән карама артыннан саргылт са­каллы бер кеше килеп чыга да,

— Хәзер, фашист лыгырдыгыннан соң, колхозчы иптәшләр, Советлар Союзындагы хәлләр турында хак сүз­ләрне тыңлап карагыз, — дип сөйли башлый.

Авыл өстеннән совет самолетлары үтеп китәләр. Алар бик югары очалар. Самолетлардан, бер төркем ак күгәр­ченнәр шикелле булып, листовкалар төшеп калалар һәм өй түбәләренә» яшелчә бакчаларына, кырларга ява башлыйлар.

Кешеләр листовкаларны җыярга йө­герәләр. Җыеп укыйлар да, кадерләп, Фашистлар күзенә чалынмаслык җир­ләргә яшерәләр.

Листовкаларда туган ил тавышы яңгырый. Ул тавыш шундый кадерле, шундый таныш һәм күңелгә шундый якын.