Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОРДЕНЛЫ СУГЫШЧАН ДИВИЗИЯ

В. СТАВСКИЙ

1

Тирән һәм шатлыклы дулкынлану белән барлык фронтовиклар, барлык совет патриотлары байтак дивизияләр­нең гвардия дивизияләре дип исемләнүләрен белделәр. Ватан өчен барган сугышларда, немец юлбасарлары өе­ренә каршы көрәшләрдә данлыклы совет гвардияләре үсте һәм ныгыды. Алар немецларга ныклы удар ясыйлар, аларга курку салып, сугыш кырларыннан качарга мәҗбүр итәләр.

Башка дивизияләр белән бер рәттән 316 нчы укчы дивизия дә 8 нче гвардия дивизиясе дип, исемләнде. Ул дивизия белән генерал-майор Иван Васильевич Панфилов командалык итә. Немец басып алучыларына каршы көрәштә командованиенең сугышчан за­даниеләрен үрнәк булырлык итеп үтәгән өчен һәм шул ук вакытта ба­тырлык һәм гайрәтлелек күрсәткән өчен дивизия СССР Верховный Сове­ты Президиумы Указы белән Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Данлыклы 8 нче дивизиянең гвар­деецлары Кызыл Армиянең героик тарихына. Ватанны саклау эпопеясына үлми торган якты битләр яздылар.

Октябрьның икенче декадасы. Не­мец-фашист урдалар алга омтылалар. Дошманның — сан ягыннан өстенлеге ачык, бигрәк тә танкларның бик күп булуы билгеле. Безнең диви­зия саклый торган участок аеру­ча әһәмиятле төбәк. Монда — магис­тральләрнең берсе, автострада. Мон­да — тимер юл, олы юлларның кушылу өемнәре. Немецлар боларның барсын да искә алганнар, билгеле. Шуңа күрә бу юнәлешкә алар өч пехота дивизия­сен, бер мотодивизияне, бер танк дивизиясен, бик күп авиация җибә­рәләр.

Немецларның шушы тупланган көч­ләренең төп өлеше 316 нчы укчы дивизиягә каршы хәрәкәт итә. Безнен дивизиянең сугыш участогы устав нормалары билгеләнгәннән бик күп тапкыр зур була. Шуның өстенә учас­ток оборонага хәзерләнеп өлгермәгән дә икән. Оборона корылмалары бары билгеләнеп кенә куелган булган.

Иван Васильевич Панфилов көлем­серәп искә ала:

— Без килдек һәм казыкларга утыр­дык! Урын билгеләнгән, ләкин җир! казу эшләренә әле тотынмаганнар да.

Дивизиянең командованиесе шарт­ларның аеруча катлаулылыгын һәм үзләренә төшкән җаваплылыкны бик яхшы аңлый. Генерал-майор Панфи­лов— инде карт солдат, ул 1915 ел»дан бирле армиядә. Ул патша армия­сендә унтер-офицер һәм фельдфебель булып та хезмәт иткән, Көньяк-Көн­батыш фронтта немецлар белән дә сугышкан. Гражданнар сугышында Панфилов Чапаев дивизиясендә хез­мәт иткән. Башта взвод белән, соңын­нан батальон белән командовать иткән. Аның күкрәгендә ике Кызыл Байрак ордены янып тора. ВКП(б) сафына 1920 елда, фронтта керә. Хәзер ана 48 яшь. Аның кыска калдырып алдыр­ган чәчләре инде киң-киң генә көмеш­ләнеп киләләр. Ләкин аның коңгырт-кара күзләре искиткеч яшь һәм ачык карыйлар. Кыска буйлы Панфилов җыйнак һәм хәрәкәтчән. Карл тутлы, аз гына чыгып торган яңак сөякле.

Йөзендә көченә ышану чагыла, ә инде еш кына күренә торган көлемсерәвен­дә— тормышта бик күп нәрсәләрне башыннан кичергән солдат көлемсерә­вендә—табигый тирән акыл) да, зирәк­лек тә, чиксез шаян хәйләкәрлек тә ялтырый.

Генерал-майор карар кабул итә: оборонаны актив рәвештә алып ба­рырга. флангларны бикләргә, хәл иткеч юнәлешләрдә танкка каршы көчле узеллар булдырырга. Шуның өстенә ул, кулда көчле резерв — заградитель­ный отряд булдыруны иң мөһим эш дип исәпли. Чөнки резерв теләсә нин­ди секундта куркынычлы юнәлешкә, куркынычлы участокларга җибәрергә кирәк булачак.

Немецларның, атака алып бара тор­ган танкларына каршы сугышта дивизиягә бирелгән өч танк полкы искит­кеч яхшы хәрәкәт итте. Аларга ар­тиллерия полкы ярдәм күрсәтте. Гене­рал-майор Панфилов сугыш белән идарә итүне кулыннан ычкындырмады Ьәм сугыш вакытында укчы частьлар­ны һәм артиллерия подразделениеләре командаларын кыю рәвештә үзенә буйсындырды. Шушы конкрет шарт­ларда бу иң дөрес адым иде.

Шулай ук дөрес һәм үз вакытында ул үзенең флангларын карлады. Ә инде немецлар сул флангны куркыныч астына куеп, бик каты һөҗүм итә башлагач, ул бик тиз һәм нык итеп резерв белән, заградительный отряд белән аны каплады. Шунда ук ул дкадан, мөмкин булган барлык урын­нарда берәр роталар алып, кечкенә генә булса да ныклы резерв булдыр­ды. Дошман танклары әйләнеп дивизиянең команда пунктына ерып керә башладылар. Ләкин алар оешкан каты отпорга очрадылар. Бернәрсә дә эшли алмыйча чигенәләр. Аларның бер­ничә машиналары янып калды.

Дивизиянең танкка каршы оборона узеллары ныклы игътибар итүгә хаклылар. Алар хәл иткеч юнәлешләрдә урнашканнар һәм яхшы ук тирәнлектә эшләгәннәр. Шул рәвешчә оборона оештыру немецларга көчле удар ясар­га һәм аларга бик зур зарар китерергә мөмкинлек бирде. Сан һәм техник яктан өстен булуга карамастан, немецларның һөҗүме берничә көнгә туктатылды. Бу көннәр армиянең командованиесенә тиешле чаралар узды­ру өчен кирәк иде.

2

8 нче гвардия дивизиясе яшь әле. Аның личный составының иң күп өлеше әле беренче тапкыр гына сугы­ша. Шуның өчен дивизиянең командованиесе — генерал-майор Панфилов та, дивизиянең комиссары өлкән батальон комиссары Сергей Алексеевич Его­ров та — барлык сугышчыларны өйрә­нүгә, аларның сугыш хәзерлекләренә аеруча игътибар итәләр. Фронт шарт­ларында барлык частьларда һәм подразделениеләрдә планлы рәвештә нык­лы уку оештырыла.

«Сугышып, сугышырга өйрән!» ди­гән сүзләрне сугышчылар бик нык төшенәләр һәм дивизиядә аны эштә күрсәтәләр. Мәсәлән, барлык атарга өйрәнүләр фронтта үткәрелә. Сугыш­чан хәзерлек алып бару белән бергә зур гына күләмдә политик-тәртип эш­ләре дә алып барыла. Дивизиянең командир һәм комиссары үзләренең су­гышчылары, командирлары һәм полит-работниклары белән көндәлек ныклы бәйләнештә торалар.

Нәтиҗәдә дивизия — аның частьла­ры, барлык подразделениеләре Ватанга һәм иптәш Сталинга тулысынча би­релгән булып, җиңү өчен корыч ихтыярлы оешкан ныклы коллектив булып ут сызыгына китеп басалар.

Һәм алар моны эштә расладылар.

Өлкән лейтенант Маслов ротасы дошманга каршы беренче булып бәрелешкә керде. Алар немец разведкала­рын чигендерделәр. Шуннан соң дош­ман егерме танк һәм ротадан артык пехотасын җибәрде. Маслов сакчылары сугыша-сугыша ротаның оборона узелына күчтеләр. Икенче көнне не­мецлар йөзләп танк һәм 80 грузовикка төялгән пехота белән һөҗүм башла­дылар.

Өлкән лейтенант Маслов яхшы обо­рона оештырды. Станоклы пулемет взводын, ике пушканы һәм кече лей­тенант Иванов командасындагы танкка каршы ата торган ике орудиене ис­киткеч оста файдаланды.

Ул көнне дошман танклары безнең батальонның каршысыннан һөҗүм ит­теләр. Артиллеристлар аларга каршы туры наводка белән аттылар. Берничә танк яна башлады. Корыч хәшәрәтләр
группасы сулдан килергә тотынды һәм окопларга үтеп керде. Танк чылбырлары астында куркусыз сугышчылар изелә башладылар. Алар кул граната­лары һәм яндыра торган сыекчалы бутылкалар ыргыталар иде. Танклар ялкын белән чолганып тукталдылар.

Ул көнне дошманның унҗиде танкысы юк ителде. Калганнары тәртипсез рәвештә чигенделәр һәм сугыш мәйданыннан качып котылдылар. Икен­че көнне немецлар яңадан атака баш­ладылар.

Маслов ротасы чолганып калды. Тирән һәм нык рәвештә җиргә күме­леп, геройлар дошманның һөҗүмен кире кайтара тордылар. Алар шул рә­вешчә өч көн сугыштылар. Сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлекләре бетте. Сугышчыларда бишәр патрон һәм бөтенесенә дүрт граната гына кал­ды. Маслов бу гранаталарны, дошман боҗрасын үтеп булмаса, үз-үзебезне шартлатырга кирәк булыр, дип сак­лый иде.

Бишенче көндә Маслов кызылар­меецлар группасы белән дошман боҗрасын өзеп, кулларындагы кораллары белән үз частьларына килеп чыкты.

Бу көннәрдә һәм аннан соңгы көн­нәрдә башка подразделениелар дә каһарманнарча сугыштылар. Немецлар сигезенче рота позициясенә кырык танк ташладылар. Флангларны алдылар. Сул яктан окоплар өстенә танк­лар килеп чыкты. Кызылармеец Лев- кобылов — Алма-Атадан килгән казах, колхозчы, коммунист, ротаның агита­торы Һәм «Боевой листок» газетасының редакторы — окоптан сикереп чыкты. Аның кара тутлы йөзе, матур кара күзләре ялкынланалар иде.

— Ватан өчен! Сталин өчен!

Бер ун адым йөгереп баргач, Левкобылов граната ыргытты һәм немец җиңел танкысының башнясын бәреп төшерде. Люк ачылып китте. Левкобылов танкка йөгереп килде ләм икен­че гранатаны танк эченә ташлады. Көчле шартлау ишетелде. Левкобылоз яндыра торган бутылка алды. Шул вакытта немец автоматының очереде аны тегеп үтте. Ул бутылкалы кулын күтәрде. Дошман танкысының чыл­бырлары, үзенең соңгы сулышында, безнең геройны изде.

Безнең артиллеристлар тарафыннан атылган снарядлар, сугышчыларның көчле куллары белән яндырылып таш­ланган бутылкалар дошман танкларын ут белән чолгап алдылар.

Ләкин танклар куп иде әле. Алар позицияләргә, окопларга котырынып киләләр, әйләнеп чыгалар иде. Полк штабы начальнигы капитан Манаенков өлкән лейтенант Рапкин батальонының күзәтү пунктында тора. Алар аннан сугыш белән идарә итәләр, һәм шунда аларга һөҗүм башлана: сул яктан — өч танк килә, уңнан — немец броне­виклары ташланалар.

Дошман автоматчики өлкән лейте­нант Рапкинның кулын һәм уң як янбашын җәрәхәтли.

Капитан Манаенков ике граната ыргыта. Алар төбәлгән урынга төгәл барып төшәләр. Немецларның ике танкысы җимерелә. Арт яктан капи­танга автоматчиклар ата башлыйлар. Манаенков сикереп тора да үзенең пистолет-пулеметы белән немец автоматчиклары группасын атып үтерә. Ан­нан сарайга йөгереп керә. Дошман танкысы сарай янына җитеп, туптан ата. Сарай яна башлый.

Автоматтан ата-ата, рус сүзе белән дошманны каты ләгънәтләп, капитан Манаенков сарайдан йөгереп чыга һәм дистәләрчә пулялар аны егалар.

Уң флангтагы ут позициясен ба­тальонның станоклы пулемет взводы тотып тора. Взвод командиры, грузин», лейтенант Какулия, танклар артыннан килә торган дошман пехотасы өстенә флангтан ут җибәрү өчен шушы по­зицияне сайлап ала. Какулия тавыш­сыз гына танкларны уздырып җибәрә. Аннан соң немец солдатларына ата башлый һәм аларны кырып бетерә.

Немец танкларының икенче эшело­ны Какулиянең ут нокталарын күрә. Немецлар туплардан һәм минометлар­дан ут яудыра башлыйлар. Какулия пулеметларының, барлык расчетлары бетереләләр. Бер пулемет белән өч кызылармеец кына кала. Какулия пу­лемет артына ята һәм үзе ата башлый. Ул актык патронга чаклы ата; немец минасы шартлаганда, ул һәлак була. Аның мәңгегә суынган куллары ста­ноклы пулемет тоткасын кысып ка­лалар.

Окоп аллары немец солдатларының
үле гәүдәләре белән түшәлә. Немец­ларның атака ясаулары җимерелә.

3

316 нчы укчы — хәзерге 8 нче гвар­дия дивизиясе сугышчыларының, ко- командирларының һәм политработник- ларының барлык каһарманлыкларын сөйләп бөтерерлек кенә түгел.

Дивизия инде икенче ай тоташтан дошман һөҗүмнәрен кире кайтара, аларны хәлсезләндерә, җанлы көчлә­рен юкка чыгара.

Үзе өчен иң авыр көннәрдә дә диви­зия немецларның корычка төренгән урдаларына бер-бер ярым километрдан да артык килергә мөмкинлек бирмәде. Бу килүләре дә әле немецларның елга булып аккан каннары бәясенә, бик күп дистә танклары бәясенә төште.

Немецлар командованиесе күптән инде бер танк дивизиясен алмаштыр­ды, чөнки ул теткәләнеп, таркалып беткән иде. Тылдан яңа дивизияләр китерде. Ә Панфиловның данлыклы дивизиясе элеккечә ерактан Москвага килү юлларын үткен күз белән һәм дошманга курку салып саклый.

Бу көннәрдә — кичә, өченче көн, бүген — гвардеецлар дошманны хәлдән тайдыралар, аны турыйлар, йөз метр­лар артка чигенеп, кыю рәвештә контратакага ташланалар.