Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС МИРОНЫЧ


Революциянең ялкынлы трибуны Сергей Миронович Киров үзенең бөтен гомерен халык дошманнарына каршы көрәшкә бирде. Ул, канлы фашизмның котырынган үтерүчеләр бан­дасы булуын кат-кат әйтә килде. Киров фашизмның троцкичы-бухаринчы агентларын рәхимсез тар-мар итен һәм төбе-тамырлары белән йолкып килде. Герман фашизмына каршы, фашист юлбасарларга каршы бөек Ватан сугышы барган көннәрдә Кировның ярсулы сүзләре аеруча көч белән яңгырыйлар. Алар безне фашист басып алучыларга каршы көрәштә тагын да аяусызрак булырга, безнең бөек халкыбызга коллык богаулары салыр өчен илебезгә басып кергән немецларның барсын да һичбер кызганусыз юк итәргә чакыралар.

Фашизм нәрсә соң ул? Ул иң реакцион, иң шовини­стик һәм иң империалистик элементларның һичбер нәрсә белән өртелмәгән, ачыктан-ачык террористик диктату­расы...                                

Герман фашизмы җәмәгатьчелектән чыгарып таш­ланган һәртөрле чүп-чарларны һәм калдыкларны жыя, ул бу элементларның һәр вакыт эшчеләр сыйныфын суярга һәм тар-мар итәргә хәзер булуын гына күзәтә.

Фашизм үзенең программасына бер кадәр теоретик- фундамент булдырырга азаплана. Безнең илебезнең эш­челәр сыйныфы бу “теоретик” фундаментның “кыйм­мәтен” аеруча яхшы белә, чөнки үзенең погромнар идео­логиясе, үзенең антисемитизмы, үзенең югары һәм түбән расалар турындагы фикер йөртүләре, үзенең идеяләре кругы белән герман фашизмы рус карагруһчылары оешмалары белән, Михаил Архангель партиясе белән бер туган һәм ул безгә яхшы таныш нәрсә.

...Советлар Союзына корал белән һөҗүм итүне хәзер­ләүдә герман фашистлары аеруча тырышлык күрсәтәләр.

Хезмәт ияләренә ни икмәк, ни эш бирә алмаган, эшче­ләр сыйныфының һәм алдаудан уянып килә торган кре­стьяннарның ризасызлыгын демогогия белән, парадлар белән, дөбердәүләр һәм шау-шулар белән каплый алма­ган фашистлар Советлар Союзына каршы һәртөрле аван­тюристик планнар кузгатып йөриләр...

...Иптәшләр, партия, хөкүмәт хәзер бездән бары бер нәрсәне — кулларны төшермәстән, көннән-көн ныграк, большевикларча эшләүне таләп итә.,.*

(Ленинград өлкәсе колхозчы-ударннклары»  2 нче съездындагы речьтән).

“...Иптәшләр, большевиклар дип атала торган кеше­ләрдән дә бәхетлерәк кешеләр юк. Җир шарының бу яртысында без сезнең белән җиңүчән бу байракны алга алып барабыз, һәм әгәр дә без Ленин васыятьләренә турылыклы булсак, әгәр дә сөекле Сталинның күрсәтмә­ләрен ныклап үти барсак без һичшиксез җиңәрбез”.