Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК ИСЕМНӘР

Вл. ЛИДИН

Ил өстендә җил шикелле шаулап торучы мәңгелек исемнәр бар. Алар халык йөрәгеннән чыккан җыр кебек яңгырыйлар. Халык үсә һәм халык белән бергә ул исемнәр дә үсәләр, заман үткән саен сафлана, бөекләнә баралар.

Минем буынның балачагында тәбәшәк буйлы, көләч чырайлы һәм һәр төрле яңалыклар уйлап чыгаруда та­лымсыз бер карт бик еш телгә алына иде. Аның шәрә түбәле башы тирә­сендә чал чәч бөртекләре җилферди­ләр, ул үзе тозлы сүзләрне, ярым тупас мәзәкләрне ярата һәм теләсә нинди батырлык та аның кулыннан килә иде. Без аңар ошарга тырышып үзебезнең яшь тавышларыбыз белән әтәч булып кычкырабыз һәм йокларга яткан чакта аның тормышы турындагы китапны мендәр астына куя торган идек. Ул картның исеме — Суворов иде. Балачак үтеп бара һәм безнең белән Суворов та бергә атлый; заман һәм эпоха аны бездән ераклаштыра алмады, ул безнең уеннарның җанлы юлдашы, хәтта катнашучысы кебек якын кеше булып китте.

Бу исемне халык үстерде һәм Нико­лай патшаның каты, рәхимсез зама­нында, патша казармасындагы муштра авырлыгы астында бөгелгән солдат­ларның да, Суворовның геройлыгы турындагы истәлекләрне тыңлагач, йөзләре ачылып китә иде.

Йөз елдам артык инде бу исем ил өстендә шаулый. Аның батырлыгы үсеп килүче яшь буыннарны тәрбияли. Безнең балалар исә ул иске тормыш­ның бөтен гаделсезлеге бетерелгән­нән соң тудылар. Алар каршында тормышларның алдагы юлы төсле гади һәм саф дөнья ята һәм алар өчен аталары утырткан бакчалар чәчәк аталар.

Безнең балачактагы бүлмәләргә Су­воров исеме ничек кереп урнашкан булса, берничә ун еллар үткәннән соң, безнең балалар яшәгән бүлмәләргә Лазо исеме шулай керде. Бу яна буынның балачагы өстендә Волочаевка сугышлары җил булып истеләр Һәм аларның яшь йөрәкләренә аңарчы бил­геле булмаган яңа исем тамыр җәйде. Каядыр ерактагы бәләкәй станциядә паровоз утлыгында янган бу яшь егет үзе белән бергә исеме дә югалыр дип уйлагандыр. Ләкин аның исеме үлмәде. Заман ул исемне кыйбатлы металл төсле яктыртты һәм укучы балалар, «Лазо кебек булырга телим» дип сөйли башладылар.

Батырларның исеме югалмый. Ул җырлаган саен халык сүзләре белән байый барган җыр төсле үсә. киңәя. Мәңгелек, үлемсезлек әнә шулай туа. Үзең үлгәннән соң да халык йөрәген­дә шулай яшәвең, ул инде чынлап яшәү дигән сүз. Бер вакытны безнең балаларның бүлмәләренә зур саргылт мыек. Өстенә бурка кигән Чапаев килеп керде. Ул аларның балачагын бизәгән легендага әйләнде. Укучылар дәрес араларында мәктәп ишек алдында Чапаев булып уйный башладылар. Ул зур максатларга табан чакыра, ә балаларның йөрәкләре нәкъ шундый зур максатны эзлиләр иде. Халык өчен эшләнгән батырлык нинди дә булса файда күзәтү нияте белән эшләнми. Бер генә чын герой
да үзе үлгәннән соң булачак дан ту­рында уйламый. Ул дан аңар аның исемен хөрмәтләүче халык тарафын­нан бүләк ителә.

«Россиянең йөрәге сине беренче мәхәббәт төсле мәңге истә саклар» — бу сүзләр Пушкинга юнәлтелгәннәр. Геройлар да бөек шагыйрьләрнең да­нын уртаклашалар. Пушкинның һәм кечкенә грек халкының бәйсезлеген яклаган Байронның романтик портрет­лары белән янәшә, безнең балачактагы бүлмәләрдә салмак гәүдәле, сыңар күзле Кутузовның мәһабәт рәвештә кылычка таянып торган рәсеме, бөтен буйга ясалган Багратион рәсеме һәм үз армиясе белән бергә Альп таула­рының таш кыялары аркылы үткән яхшы күңелле, саф йөрәкле юлдашы­быз — Суворов рәсеме эленеп тора иде.

Моннан егерме өч ел элек, ачлык­тан, суыклыктан интеккән, яраланган илебез Көньяктан, Көнчыгыштан, Көн­батыштан һәм Төньяктан ясалган ударларны кире кайтарган чагында, халык геройларының исемнәре — Фрунзе, Котовский, Щорс исемнәре дан казанды. Алар белән, бер үк җырның сүзләре төсле булып, илебезнең азат­лык тарихы бергә бәйләнгән» иде. Ил бу батырларның исемнәрен онытмады. Укучылар Лазо исемендәге мәктәпләр­дә укыйлар, командирлар Фрунзе исе­мендәге академиядә өйрәнәләр, сугышчан дивизияләребез Чапаев һәм Щорс исеме белән аталып йөртеләләр. Бу исемнәр чирек гасыр буенча ил өстен­дә шаулыйлар. Алар безнең сугышчан байракларыбызны җилфердәтәләр. Алар хөрмәтенә җырлар чыгарыла. Эпос сөйләүчеләр аларны үзләренең былиналарына кертәләр һәм Боз диңгезе буендагы балыкчылар бу былиналарны тыңлыйлар. Рус халкы турындагы җырларда Валерий Чкаловның яңгы­равыклы исеме яши.

Сугышка чаклы Горький шәһәрендә слесарь булып эшләгән Гастелло исеме берничә айлар моннан элек безнең илебезне әйләнеп чыкты. Украина да­лаларында, Буг ярына салынган бәлә­кәй авылда без Гастеллоның батыр­лыгы турында укыдык. Мим шуны ишеткән кешеләрнең йөзләре яктырып китүен һәм иреннәрен кыймылдатып кына ишетелер-ишетелмәс Гастелло исемен кабатлауларын ачык хәтерлим. Халык бер канчан да бер нәрсәне дә онытмый. Фәкать аңар хезмәт итү генә мәңге яшәү хокукын бирә һәм халык җиргә орлык чәчкән төсле итеп, данлы исем турында легендалар һәм җырлар тарата. Еллар үтәләр һәм бу исем куе бодай» кыры, төсле үсеп чыга. Ул миллионнарча кешеләрне азыкландыра, аларга өмет бирә, аларны эшчәнлеккә чакыра һәм үсеп ки­лүче буыннарда батырлык тойгысын тәрбияли.

Халкыбызның азатлыгы, намусы өчен барган бу сугышта да дистәләрчә яңа батырларның исеме туачак. Миллион­нарча кешеләр ул исемнәрне тирән мәхәббәт белән кабатларлар, балалар мәктәп утыргычында ук аларга ка­рап тигезләнергә өйрәнерләр Һәм ха­лык бәхете өчен көрәшүнең генә шундый мәңгелеккә, үлемсезлеккә хо­кук бирүен аңлап үсәрләр.