Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕЙТЕНАНТ КОЧНЕВ

Т. ФӘТТАХ

Картлач имәннәрне аударып,

Дошман колоннасын туздырып,

Күккә чөеп фашист яуларын

Снарядлар оча сызгырып.

Тик туктатмый дошман баруын,

Артта тау-тау үлек калса да,

Безнең җирнең һәрбер адымын

Кан елгасы белән алса да...

Бер ялгызы калды лейтенант

Бу рәхимсез дошман алдында,

Йөрәгендә аның изге ант,

Иптәшләре ята янында.

Ул басты да тубы каршына,

Дошман килгән якка карады,

Төрле уйлар килде башына,

Ләкин кискен булды карары:

«Минем якын дустым — тубым бар,

 Туры карый торган күзем бар,

Калтырамый торган кулым бар,

Ватаныма биргән сүзем бар».

һәм яңадан шаулап, сызгырып,

Картлач имәннәрне аударып,

Дошман колоннасын туздырып,

 Күккә чөеп фашист яуларын,

Снарядлар очты утланып,

Кара йөзләр килеп җиткәнче,

 Корыч тупның тавышы беткәнче.

 Шунда егет калды тукталып.

Снарядлар атылып беттеләр,

Яшь лейтенант алды наганын,

Һәм пулялар тагын теттеләр

Ләгънәт яуган үлем яуларын.

Пуляларның дары утына

Ачу утын» кушты лейтенант,

Йөрәгенең ачу утына

Изге антын кушты лейтенант...

Пулялар да атылып беттеләр,

Гранатасын алды баһадир,

 Киң урманнар яңгырап киттеләр,

Калтыранып куйды канлы җир.

Дошман шашып алга ыргылды,

 Ерткычлыгы ашты чигеннән.

Яшь лейтенант аңа кычкырды:

«Тере килеш сиңа бирелмәм».

Яшь баһадир инде нишләсен?!

Тотты наганының көпшәсен

Һәм атылды дошман өстенә

 Ватан белән җиңү исеменә.

Кулы сынды. Башы яралы.

Ә наганын тартып алдылар.

Тәне күмер төсле каралды,

Ләкин әле аның аңы бар:

Үткен теше белән дошманның

Бугазына барып ябышты...

...Шундый кыйммәт безнең

Ватанның Бер тормышы

Һәм бер карышы.