Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУТУЗОВ

 

Рус әдәбиятында бөек полководец фельд­маршал Кутузов турында язылган байтак кына әсәрләр бар. Шул арның берсе  киң масса өчен биографик очерк рәвешендәрәк язылган «Кутузов» дигән әсә­ре. Бу китапның татарчага тәрҗемә ителеп Татгосиздат тарафыннан бастырылып чыгары­луына байтак вакыт үтсә дә, хәзергә чаклы рецензия чыкмаганга күрә, бөек Ватан сугы­шы чорында бу әсәрнең зур әһәмияте бул­ганлыкны игътибарга алып, соң булса да, Кутузов һәм аның эшләренә караган әһәмиятлерәк моментлар турында язып, укучыларны таныштырып китәргә кирәк таптык.

Бөек Октябрь социалистик революциясенең 24 еллыгы уңае белән сөйләгән тарихи речендә ип. Сталин ватан саклау юлында каһарманлык күрсәткән башка тарихи халык геройлары белән бергә Михаил Кутузовның исемен дә зур хөрмәт белән телгә алып уз­ды. Бу нәрсә бөек полководец фельдмаршал Кутузовның ватан саклау эшендә нп дәрәҗәдә зур әһәмиятле урын тотканлыгын күрсәтү өчен үзе генә дә җитсә кирәк.

1812 елдагы ватан сугышының башлану көннәре Россия тарихының шактый күңелсез сәхифәләреннән берсе булып тора. Павел һәм Александр I кебек талантсыз, аңгыра, кире һәм саны күп патшаларның җитәкчеле­ге аркасында эштән чыгарылган һәм бөлгенлеккә төшерелгән Бөек Россия иле авыр көннәр кичерә. Озак вакытлар Суворов һәм Кутузов кебек полководецларның җитәкче­легендә яшәп, үзен сывталган сугышчы итеп бөтен дөньяга таныткан пус гаскәренең язмышы сарай кәефенә карап эш итүче, Россия халкының һәм Россия җиренең үзен­чәлекләрен белмәүче бер төркем талантсыз генераллар кулына тапшырылган. Александр Невский, Димитрий Донской. Кузьма Минин һәм Димитрий Пожарскийларның ватан саклау юлындагы геройлыклары һәм Александр Суворовның бөек походлары турындагы зур истәлекләр халык авызында гына сөйләнеп йөртеләләр. 

Иң авыр һәм җаваплы бер моментта 67 яшьлек Кутузов баш командующийлыкны үз өстенә ала. Ул Россия халкының бетмәс-төкәнмәс көченә һәм нәтиҗәдә Россиянең җиңеп чыгуына ышана. Шул ышаныч ана җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Кутузовның баш командующий итеп бил­геләнү хәбәре солдатларга дәрт кертә. Сол­дат ярасында «Кутузов французларны кый­нарга бара (Идет Кутузов, бить французов)» дигән мәкаль дә чыгып өлгерә.

Кутузов Няполеоннан курыкмады. Шулай да ул аңар зур кеше итеп карады. Берәү Наполеон турында бик кискен рәвештә каты сүзләр әйткәч Кутузов аны шелтәли:

— Иң зур кешеләрнең берсен мәсхәрәләргә кем хокук бирде сиңа, егет?—ди ул аңа.

Дөрестән дә, Кутузов Наполеонның даһи
полководец икәнлегенә һәм алын көченә нык ышанып эш итте. Кутузов баш командующий итеп билгеләнү белән армиягә барырга чыккач алын ир туганының улы аңар:

Шулай ук сез Наполеонны җиңәргә уй­лыйсызмыни, бабай? — ди.

Жиңәргә... Юк, алдарга уйлыйм, — дип жавап бирә Кутузов.

Наполеон да Кутузовның нинди полково­дец булганлыгын бик яхшы аңлый. Чөнки Наполеонга дa гомерендә Кутузов белән берничә мәртәбәләр очратырга туры килде. Кутузов белән  беренче мәртәбә очрашкан Аустерлиц сугышларына бәя биреп, Наполеон:

Аустерлиц янында руслар, миңа каршы булган башка сугышларга караганда, күбрәк батыолык күрсәттеләр, — ди һәм Кутузовның сугыш тактикасына зур бәя бирә.

1812 елдагы ватан сугышының иң кискен чопы булган Бородино бәрелешләре вакытында да Кутузовның сугыш искүсствосына карата Наполеонның зур бәя биргәнлеген ватан сугышы тарихчылары ачык әйтәләр.

Кутузов солдат һәм армия белән эш итүдә Суворов метолын нык сакласа да, ләкин сугыш тактикасында Суворовка капма-каршы юл тота. Суворов һәрвакыт кискен рәвештә  чигенмәү практикасы белән эш итсә. Кутузов саклык белән күп вакыт үзе чигенеп, дошманны тозакка төшерү һәм алдау юлы белән эш итә. Бу ике даһи полководецның сугыш тактикалары бер-берсеннән шуның белән аерыла.

Шунлыктан Кутузов һәрвакытта:

— Сизелми калып, соңыннан алдануга караганда сак булу яхшырак,— дип әйтә торган булган.

Гөрләп янып торган бага калага кергәннән соң Наполеон Дорогомиловская заставага килеп җиткәч, үзенең зур булышчысы граф Даплины чакырып алып:

— Барыгыз, миңа боярларны китерегез. — ди.

Ләкин Наполеон боярларның килгәнен кө­теп бушка гына вакыт әрәм итте: аңар шәһәр ачкычын ефәк мендәргә салып тоткан  китерүче булмады. Москвада бернәрсә дә калдырылмаган иде. Москваның дошман кулына бирелүе читләрне басып алуларына каршы бөтен сугышның башла­нып китүенә сигнал булып хезмәт итте.

Кутузов үзе дә бу турыла:

— Москваны югалтып тору, ватанны югал­ту дигән сүз түгел әле, — ди.

Аллан күрүче бөек полководецның бу сүзе бик тиз арала дөрескә чыкты. Наполеон да моңар бик тиз төшенде. Бернәрсәсез кал­дырылган, яртылаш яндырылган башкалада биш атна буеча торганча Наполеонның күз алдында күңелсез кыш һәм кышкы кампания гына иде. Шунлыктан, ул тизрәк килешү ясап, ялда булачак авыр хәлдән котылу җаен карады.

Москваны биреп Кутузов маневр ясады. Ул аның белән Наполеонны юлын (азык-төлеккә бай булган көньяк губерналарга бару юлын) киртәләп алды. Бу юлның киртәләнүе француз армиясенең күп авырлык­лар күрүенә сәбәп булды

Биш атна буена биләп торганнан соң, 1812 елның 23 октябренда Наполеон Москваны калдык гаскәрләре белән хурлыклы рә­вештә ташлап китәргә мәҗбүр булды. Дош­манның Москваны калдырыл чыгу хәбәрен ишеткәч Кутузов елап җибәрде.

— «Шушы минуттан алып Россия коткарылды» — диде ул.

«Бөек армия»нең чигенү толы яндырылган арыллар. шәһәрләр аша узып, үлгән кешеләрнең һәм атларның гәүдәләре белән кап­ланган иде. Партизаннар һәм крестьян отрядлары кисәк һөҗүм ясап. Наполеон армия­сенең аерым частьларын кырып бетерә тордылар һәм анык чигенү юлын читенләштер­деләр.

Чигенеп баручы Наполеон армиясе ачлык­таг һәм салкыннан бик нык кырылды. Каты ачлык аркасында аның солдатлары юлда үлеп калган ат үләксәләрен генә түгел, бәлки, үзләренең үлгән кешеләренең гәүдә­ләрен дә ашарга мәҗбүр булдылар.

Шулай итеп, 500 мең кешелек «Бөек ар­мия» һәлак ителде. Наполеон Париждагы Кутузов сугышы беткән итеп хисаплан­ды. — Тәкәббер Наполеонны качыручы беренче генерал булуым белән мактана алам,— дпле ул.

Шулай итеп, Кутузовның алдан күреп даһиларча эшләнгән- маневрлары. Александр I белән ул вакыттагы башка рус генералларын аптырашта калдырып — Кутузовның сугыш тактикасы һәм стратегик искусствосы На­полеон кебек атаклы полководчы һәм аның «Бөек армия»сен дә бөтен дөнья һәм тарих алдында зур мәсхәрәлеккә төшерде. Соң булса да, аның бу зур сугышын Алек­сандр I дә аңлаган шикелле булды. Үләр алдыннан ул аннан гафу үтенде. Кутузов аңар:

— Мин гафу итәм сине, падишаһ, ләкин бел вакытта да Россия гафу итмәс. — диде.

Ватан сугышы тарихын язучылар һәм зур Фикер ияләре Кутузовның бу маневрлары һәм тактикалары турында язганда аңар бик зур бәчирәләр.

А.  С. Пушкин аның турында болай ди:

Бородино сугышын күрсәтергә бары тик бел Кутузов кына булдыра алды. Мос­кваны дошманга бирүне бер Кутузов кыпа булдыра алды, бер Кутузов кына акыллы эшлекле хәрәкәтсезлектә калып. Наполеонны Москва янгынында һәм дәһшәтле минутны көттерергә булдыра аллы: чөнки Кутузов кына халык ышанычын казанып, аны искит­кеч рәвештә аклады».

Л. Н. Толстой «Сугыш һәм солых» рома­нында Кутузовка шундый бәя бирә:

«Кутузов 1812 елда Наполеонга каршы булган халык сугышының гәүдәләнеше булды. Алай гына да түгел, патшаның һәм идарә башындагы Россия дворяннарының югары катлавының тырышуларына һәм интри­галарына карамастан, ул басып алучылар белән көрәштә рус халкының чын юлбашчы­сы була алды. Кутузовның гигант тарихи хезмәте һәм аның үлмәслек исем алырга хокук казануы шунда».

Шулай ук халык массасы да төрле поэтик легендалар аша Кутузовның искиткеч геройлыкларын һәм Наполеонны Москвадан куып җибәрүен үзенең иҗатында киң рәвештә чагылдыра. Болар һәммәсе дә Кутузовның исемен тарихи халык герое итеп мәңгеләш­терәләр.