Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОРАЛГА, ХАЛКЫМ, КОРАЛГА!

 

Туган илем минем,

Туган җирем,

Урманнарым һәм киң, кырларым;

Карлыганлы яшел болыннарым,

Аккош кебек матур кызларым!

Таптатмабыз сезне фашистларга,

Совет халкы калмас кол булып,

Тик тарихта калыр бүгенге көн

Без кичергән авыр ел булып.

Юк без җиңми торган зур походлар!

Тарихларга борылып карагыз,

Соңгы тамчы канны бирсәк тә без

— А, юк!

Фашистка кол булып калмабыз.

Рус халкы, бөек рус халкы!

Син белмисең җиңелеп калуны;

Син беләсең Суворовлар белән

Юлбашчыбыз Ленин үскән ил бу,

Ирек бирде Ленин бу илгә;

Үлән корый фашист йөргән җирдә,

Баш иелмәс, фашист Берлинга!

Сталины булган бер бөек ил

Бу көрәштә әллә арырмы?

Хурланмыйча аның бөек халкы

Дошманга кол булып калырмы?

Ерткыч Гитлер безне кол итәлмәс,

Безнең җирдә муйнын сындырыр,

 Без беләбез, җиңү бездә булыр,

Күкрәп халкым алга ургылыр.

Юк тарихта, халкым, җиңелгәнең,

Алга әйдә,

Ябыш коралга!

Юлда бетсен дошман, кайта алмасын,

 Юл бикләнсен Гитлер еланга!