Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨМЕШ БАШМАК

ЖОВАННИ ҖЕРМАНЕТТО

— Мартин, моның бары ике җирен генә тегәргә бит. Ни барысы ике минутлык эш; кара әле, — дип, поп зур яшел зонтигының очы белән аягындагы башмагының тишелгән уры­нына төртеп күрсәтте.

— Юк, артык эшли алмыйм, валла­һи дим, эшли алмыйм.

Итекче Мартин сумалага буялып бет­кән ярым ертык алъяпкычын салды да, төрле күн кисәкләре һәм бер ти­шек ботинка йөзеп йөри торган, кү­гәреп беткән зур ләгәндә кулларын юарга кереште.

Поп кулларын, дога кылгандагы төсле итеп, симез корсагы өстенә куеп, тагын ялынырга тотынды:

— Карасана — ике генә чәнчәсе бит... .Мәхәллә башлыгы була торып мондый тишек башмаклардан йөреп булмый бит инде.

Итекче, үтә хәйләкәр төс белән, аспка карап куйды да, кискен кыяфәт белән башын чайкады:

— Булмый дидем ич... Булмый.

— Беткән баш кеше син, Мартин: сиңа аз гына акча кердеме, бетте... мин синең кая ашыкканыңны беләм ич... Үзеңнең мәхәллә башлыгың ту­рында кайгырту кирәк иде! Ах, Мар­тин, Мартин, син яхшылыкка ашык­мыйсың. Сүземне исеңдә тот...

Ләкин Мартин тыңламый иде инде. Ул кулларын алъяпкычына сөрткән һәм моннан егерме ел элек мәрхүм булган әтисеннән калган, бары тик аеруча тантаналы вакытларда гына кия торган пиджагын киеп маташа иде. Аннан соң ул салам матрац астын­нан, песи пычратмасын өчен яшереп тота торган пиджагы кебек үк иске­реп беткән фуражкасын тартып чы­гарды да чистартып, бик вәкар белән генә пләш башына киде һәм кәефе кырылган попка болай диде:

— Бүген булмый: бүген мин үз эшем белән барам... Бераз ял итәргә уйлыйм. Күреп торасың ич: эшем пычрак, әгәр дә вакыт-вакыт бугазың­ны да чылатмасаң мондый эштән бө­тенләй харап булуың бар. Бу бит чиркәүдә сезнең понамарыгызның ка­дило кабызуы түгел. Иртәгә иртә белән килегез — шунда ук төзәтеп би­рермен.

Кәефе кырылган поп ачу белән мы­гырданды.

— Әгәр эш бугазны чылатуга гына кайтып кала икән, мин сиңа үзем берәр рюмка тәкъдим иткән булыр идем.

— Юк, булмый! Бүген мин бик күп акча эшләдем. Ә хәзер беләсең бит — пасха! Әгәр дә мин шундый бәйрәм көнне дә азрак эчмәсәм нинди христьян булыйм ди. Ярый. Гафу итәсез.

Үз сүзендә нык тора торган итекче, попка карап, егетләрчә күз кысты да, алачыгы ишегеннән тышка атлады. Аның артыннан авыр гына сулап поп та чыкты. Мартин кабакка, ә поп, уңлы-суллы фатиха бирә-бирә, чир­кәүгә таба юнәлде.

Көннең эсселеге бераз кими төшкән. Кояш көнбатышка таба авышып бара. Тау кырыена урнашкан бәләкәй генә авылда эш көне бетеп килә иде. Таш чыгара торган эшчеләр узын киттеләр.

 

Әле генә чайкаган керләрен корзиннарга салып күтәргән көйгә, шаулаша- шаулаша, бер төркем хатын-кыз үтте.

Урамның очында киң мәйдан. Мәй­дан уртасында бизәлгән, бай чиркәү кукыраеп утыра, ә аның янәшәсендә начар гына мәктәп бинасы; арыда аптека, аның янында буш вакытла­рында балта эше белән дә шөгыльлә­нә торган чәч алучы йорты, арырак ки­рәк чагында гроблар да ясый торган кием тегүче өе күренә. Чиркәү каршын­да карабинерлар казармасы, ә аның күр­шесенә фашистлар комитеты урнаш­кан. Бу йорт янына еш кына шәһәрдән килгән автомобиль туктый. Авылда башка бер кемдә дә автомобиль юк, әлбәттә. Авыл халкы бик ярлы, надан һәм хорафәтчән. Авыл халкы карабинерлар каршында калтыранып торырга гына күнеккән. Авыл халкы фашист­лар каршында дер калтырап яши, шу­лай ук поптан да бик шүрли.

Шуңар күрә поп начар яшәми. Лә­кин шулай да ул канәгать түгел. Поп могҗиза турында хыяллана. Әгәр дә чиркәүдә нинди дә булса, гәрчә кеч­кенә генә булса да, могҗиза булса иде!.. О, ул чакта попның доходлары унлата артыр иде! Ул башмакларын төзәттерергә йөрмәс иде һәм аңарга бөтен авылга даны таралган исерек баш һәм яман явыз итекче Мартин алдында түбәнсенергә дә туры килмәс иде. Ул чакта поп иске башмакларын помойкага чыгарып ташлар иде дә, яңаларын сатып алыр иде. Бер баш­маклар белән генә эш бетәр идеме соң әле? Ул чакта попның базында нинди аракылар сакланыр иде әле... Ул чакта автомобиль алып җибәрергә дә булыр иде.

Чиркәүгә таба юл тоткан поп шун­дый берәр могҗиза турында төрле тәмле уйларга чумып барды, ә бу вакытта Мартин, кабакка керү түгел,  аңарга әйләнеп тә карамастан, узып китте. Мартин ашыга-ашыга вокзалга юнәлде. Станциядә ул якын­дагы бер шәһәргә билет алды. Поп чиркәүгә кереп килгәндә, Мартин халык белән шыгырым тулгап, пычрак һәм сасы вагонга менеп бара иде инде.

Итекче шәһәрдән икенче көнне иртә белән генә кайтты, һәм шушы көннән башлап санаганда аның мастерское нәкъ ике атна ачылмады. Ә Мартин үзе таңнан алып төн уртасына кадәр кабакта типтереп ятты. Аның моңарчы бер вакытта да болан озак эчеп йөр­гәне юк иде әле. Ул акчаны каян гына ала иде соң? Мартин эшләүдән бөтен­ләй туктады, хәтта попның башмак­ларын да төзәтеп бирмәде: поп үзенең бәйрәм башмакларын киеп йөрергә мәҗбүр булды. Итекче Мартинның эчеп йөрүенә ике атна тулып килгәндә, бөтен авылны шаулаткан бер вакыйга булып алды.

Якшәмбе көн иде. Поп көндезге гыйбадәт өчен чиркәүгә китте. Әле иртә булганга күрә, поп чиркәү буй­лап йөреп чыгарга, понамарь чиркәү эчендәге статуяларның һәм башка нәрсәләрнең тузаннарын яхшы себерә­ме икән дип тикшерергә теләде. Понамарь ялкау булып чыкты, поп аны сүгәргә тотынды.

— Син, Антонио, ялкау, эшлексез кеше. Кара инде хәзрәти Гайса белән изге ана нинди пычрак эчендә ауный­лар. Әйтерсең хәзрәти Гайса гомер буе борын тәмәкесе иснәүдән башка бер нәрсә дә белмәгән. Борып төбе кап-кара. Ә изге ананың итәкләрендә никадәрле пычрак җыйналган. Мәхәллә халкы китергән нәрсәләр дә әйтерсең көмештән эшләнмәгәннәр, ә чуеннан коелганнармыни...

Попның күзләре кинәт акаеп китте, авызы ачылган килеш калды...

— Башмак! Башмак кая киткән? Кафер, әйт, кайда куйдың син аны?

Ләкин понамарьның да күзләре акай­ган, ул да коты чыккан хәлдә попка карап тора иде. Күрше авылдагы ал­павытның диндар хатыны чиркәүгә, изге ана статуясын бизәр өчен бүләк иткән көмеш башмак турында поп моңа чаклы да бик еш сөйли торган иде... Сөйли һәм бу кечкенә генә нәр­сәнең алпавытка күпмегә, төшүе ту­рында уйлый иде. Понамарьның йө­рәге жуу итеп китте. Поп үзенең ярдәмчесенең гаепләүчән карашына чы­дый алмады, үтә гаҗиз тавыш белән:

— Талаганнар! Алла йортын хәкарәт иткәннәр! — дип акырып җибәрде дә, бомба кебек атылып, урамга чыкты һәм туп-туры аптекага йөгерде.

Берничә минуттан аптека ишеге тө­бенә, бөтен авыл халкы диярлек, җый­налган, ә авылның мөгътебәррәк ке­шеләре, аптекарьның көдрә чәчле өйрәнчеге, бик нык каршы торуына карамастан, аптеканың эченә үк кереп басканнар иде. Аптекарь үзе борчылу­дан күм-күк булган һәм бер өзлексез ухылдап йөрәгенә тотына торган попка ниндидер бер элексир эчерә иде. Ки­нәт,

— Монда нәрсә булды! — дигән кы­рыс тавыш яңгырады. Ишек төбендә ике фашист иярткән карабинерлар бригадиры күренде.

Фашистларның берсе:

— Таралыгыз! — дип команда бирде. Халык шунда ук аптекадан чыгып китте, бераздан мәйдан да бушады.

Бер өзлексез ахылдаган поп, кара­бинер бригадирына карап,

— Сез. синьорлар, нәкъ вакытында килеп җиттегез. Сезне алла үзе җи­бәрде, — дип куйды.

— Миңа мәйданда халык җыйнал­ган дип хәбәр иттеләр, мин хезмәтем буенча...

— Коточкыч хәл, — дип поп аның .сүзен бүлде.

Бригадир мундиры җиңеннән куен дәфтәре белән карандаш сыныгын чы­гарды да язарга тотынды. Поп сүзен­дә дәвам итте:

— Чиркәүне талаганнар, изге ана­ны хәкарәтләгәннәр...

Бригадир аерата җитди һәм каты тавыш белән сораша башлады.

— Кайчан һәм кем талаган? Нәрсә­ләрне алган?

— Изге ананың көмеш башмагын урлаганнар. Ә кем урлаган — анысын белмим. Җинаятьчене табу һәм урла­ган әйберне чиркәүгә кире кайтарту, .синьор бригадир, бусы инде сезнең эшегез.

Бригадир күкрәген киерә төште.

— Хәзрәт, тыныч булыгыз — җина­ятьче миннән качып котыла алмас. Ә урланган нәрсәгә килсәк, без аны кайтарта белербез. Рәхим итеп әйтегез әле: кайчан, нинди көнне, ничә сә­гатьтә, ничә минутта талаганнар?

Поп:

— Кайчан? — дип кабатлады һәм уйга чумды' — Мин аны бүген бел­дем, ләкин... чиркәүне җыештыруны мин көн саен карамыйм бит, димәк, бу кайчан булды икән соң?

Аптекарь попка ярдәмгә килде.

— Ә моңарчы сез кайчан тикшергән идегез? — диде ул.

— Моңарчымы? Пасха алдыннан булса кирәк. Әйе, әйе, нәкъ пасха алдыннан иде шул. Бәйрәм алдыннан чиркәүне җыештырганда мин үзем карап йөргән идем, бар нәрсә дә бар иде.

— Димәк, — диде тантаналы тавыш белән бригадир, — көмеш башмакны пасха белән бүгенге көн арасында урлаганнар. Сез кемнән шикләнәсез?

— Мин кемнән шикләнәм? Бөтен кешедән шикләнәм. Көмеш башмак ул уен түгел, һәркем кызыксыныр... — дип поп авыр гына сулап куйды.

Бригадир,

— Хәзрәт, тынычланыгыз, җыйнаятьче табылыр, — дип ышандырып аптекадан чыгып китте.

Кич белән ул попның квартирасына килде һәм җинаятьченең табылганлы­гын, гаебен икърар итүен, инде кулга алынып шәһәргә озатылгачлыгын бел­дерде.

Поп борчылып,

— Кем соң ул? — дип сорады. — Ә башмак кайда?

— Итекче Мартин Беллетрути. Баш­макны ул шәһәргә иштеп саткан, ә акчасын эчеп бетергән.

— Мартин?! — дип кайгылы тавыш белән сузып куйды поп. — Кара син аны, каһәр төшкән нәрсәне. Минем башмакларымны чәнчеп тә бирмәгән булган иде. Хәзер барысы да аңла­шылды инде.

Итекчегә суд булыр көнне, бөтен авыл диярлек, шәһәргә агылды. Харчевналарда бар нәрсә дә кыйбат бул­ганга күрә, акча әрәм итмәс өчен, һәркем үзе белән хәленчә азык алып барды — бу чуар өер шәһәр станциясенә килеп төшкәч шәһәр халкы га­җәпкә калды. Процесска поп, бригадир һәм фашистлар комитеты началь­нигы да килде. Поп зыян күргән кеше сыйфатында килгән, аннан соң суд аны эксперт итеп тә чакырткан иде. Допрос вакытында итекче Мартин көмеш башмакны урламадым дип кар­шы торганга, бәлки, бәйрәм алдыннан бәйрәмне тиешенчә каршыла дип изге ана үзе бу башмакны бүләк итте дип барганга күрә, дини мәсьәлә буенча попны эксперт итеп чакырганнар иде.

Станциянең кафесында, суд башла­ныр сәгатьне көтеп утырган вакытта, поп бик каты ачуланып болай дип сөйләнә иде:

— Синьор бригадир, нинди оятсыз карак бу Мартин, ә? Нәрсә ди? Бүләк итте диме? Кемгә тагын, шушы шакшы авызга, исерек башка? Нигә аңарга бүләк иткән, нигә, мәсәлән, миңа бүләк итмәгән, ә?

Поп ачуыннан кып-кызыл төскә кергән иде. Бригадир вәкар белән та­магын кырып,

— Миңа бу турыда бер төрле дә заявление кергәне юк, аннан соң мин могҗизаларга ышанмыйм да, — дип куйды.

— Синьор бригадир, сез ни сөйли­сез, болай дияргә ярыймы соң? Могҗизалар бар ул, ләкин» исерек баш Мартеннар өчен түгел, — дип поп кар­шы төште, — ул» урлаган, бу һәркемгә ачык. Алла исеменнән судта да мин шулай дим.

Фашистлар начальнигы да сүзгә кушылды:

Хәзрәт, мин сезгә бу могҗизаны инкар итәргә киңәш бирмим. Сез үзегез беләсез, хәзер халык ниндигә әй­ләнде, хәтта авылларда да бит каршы сөйләнгән булалар, нәтиҗәдә властьларга буйсынмау һәм дәһрилек тарала, мөгҗизалар исә динне ныгыталар.

Икенче фашист аның сүзен җүпләргә тотынды:

Әйе, заманалар авыраеп бара: ха­лык һаман да фашизмга каршы чыга. Менә кечкенә генә могҗиза була калса, сезгә дә, безгә дә зыян итмәс иде.

Бригадир күңелле генә тавыш бе­лән:

— Гафу итегез, синьорлар, әгәр дә законлы тәртипкә файдасы булса, мин дә могҗизаларны яклыйм, — диде һәм попка каты гына карап куйды.

Поп каршы төште:

— Кичерегез, бу бик яхшы могҗиза үзе, ләкин менә аның шушы кабахәт кеше белән, шушы исерек банк белән булуы гына яман... Менә шунысы эшне боза!

— Нишләмәк кирәк соң, хәзрәт. Әгәр дә башмакны Мартин урламыйча, сезнең мәхәлләнең берәр юньле­рәк кешесе урлаган булса, ягъни, мин әйтәм, могҗиза юньлерәк кеше бе­лән булса, күп өлеш яхшырак булыр иде дә бит. Ләкин нишлисең инде, моны шушы исерек баш Мартин эш­ләгән шул.

— Кадалып киткересе, — дип поп тагын кыза төште. — Кабахәт нәрсә, исерек баш!

Фашистлар комитеты начальнигы каты итеп сүзен очлады:

— Хәзрәт, юкка - борчылмагыз! Могҗиза булган инде. Аны инкарь итеп тору сезгә килешә торган эш түгел. Алланың кодрәтеннән шиклә­нергә ярамый. Сез бу турыда бик нык уйларга тиешсез.

Поп шикләнә төште — ул уйга кал­ды:

— Могҗизамы? Могҗиза — әл­бәттә яхшы нәрсә. Могҗиза — ул халыкта тәквалыкны көчәйтә, гыйба­дәтчеләрнең санын арттыра, иганәләрен күбәйтә. Дингә, голамәгә хөрмәт арта. Болай булса архиепископның үзенең монда килеп чыгуы да бар, бәлки- чиным да күтәрелеп куяр. Әйе, могҗиза начар нәрсә түгел ул!

Судта барсы да үз тәртибендә, тие­шенчә иде: стенага король портреты эленгән, өстәл өстендә Гайса асылын­ган тәре статуясы тора, уң якта про­курор, сул якта адвокат утыра иде. Итекче Мартинның яклаучы ялларга хәле булмаганга күрә, казенный адво­кат биргәннәр иде. Мартин ике кара­бинер уртасында, гаепләнүче скамьясендә, бик шат төс белән, бәйрәм иткән кыяфәт белән утыра иде. Ул бик күңелле итеп як-ягына карана. Залга авылдашлары кереп тулуын күрү белән аның йөзе тагы да яктыра төште: алар бит барысы да Мартин­ның эшен тыңларга килгәннәр! Мар­тин танышларына башын ияргә, ел­маерга тотынды һәм хәтта кайбер авылдашлары белән бер-ике сүз алы­шырга да өлгерде.

Кинәт кенә звонок шалтырады. Сак­чы каты итеп: «Суд килә!» дип кыч­кырды. Мартин ихтыярсыз тынарга мәҗбүр булды, ләкин аның йөзендә попның ачуын китерә торган елмаю эзе бетмәде. Итекчене күргәч попның бөтен кәефе кырылды:

— Кара ничек утыра карак, оятсыз! Юк, мин синең кирәгеңне бирермен! Могҗиза имеш. Бирермен мин сиңа могҗизаңны!

Поп ничек кенә булса да могҗизаны инкарь итәргә булды.

Гаепләү актын укып чыктылар.

Судья Мартинга карап:

— Үзегезне гаепле дип икърар итә­сезме?— дип сорады-

Мартин горур төс белән:

— Юк! — дип җавап бирде.

— Ләкин башмакны сез алгансыз бит?

Итекче шундый ук горурлык белән елмаеп,

— Әйе, — дип раслады.

— Эшнең ничек булуын сөйләп би­регез әле. 

Мартин шундый оста итеп сөйләргә тотынды, сүзгә үзен бик бай дип санап йөргән поп үзе дә алай сөйли алмас иде.

— Мин бичара, ярлы кеше. Бөтен гомерем буе хезмәт белән көн күреп киләм. Гөнаһларым да аз түгелдер. Ләкин мин һәр вакыт тәкъвалыкны саклап килдем, изге анага мин һәрва­кыт хөрмәт иттем. Менә шулай, нәкъ пасха алдыннан, чиркәүгә бар­дым, гыйбадәт кылырга тотындым. Шул чакта миңа мондый бер нәрсә пәйда булды: мин, изге ана статуясы каршына тезләнгән генә идем, ул бар­магы белән төртеп аягындагы башма­гын күрсәтте. Мин, бөтен күңелем белән әсәрләнеп, изге башмакны үп­тем, ә ул, изге ана, минем баш өстемә иелде дә башмакны кулыма салды. Ә үзе болан ди: «Мартин, ал, бу сиңа миннән бәйрәм бүләге булсын. Бар, шәһәргә илтеп сат та рәхәтен күр». Минем күз алларым караңгыланып китте. Күземне ачканда инде поездда бара идем, һич аңлатуы мөмкин бул­маган изге көч мине поездга илтеп утырткан иде...

Мартин сүзенең бу җиренә җиткәч тукталды да җиңе белән бик тырышып күзләрен сөртергә тотынды.

Поп катып калды, ул бу сүзләр барысы да ялган, оятсыз ялган дин кычкырмакчы иде, ләкин кинәт артын­да кемнеңдер елаган тавышын ишет­кәч, әйләнеп карарга мәҗбүр булды. Анда авылдан судка килгән иң диндар хатыннарның берсе елый иде. Үзе елый, үзе бер туктамый чукына һәм дини бер гасабилык белән: «Могҗиза, бездә могҗиза» дип кабатлый иде.

Хатын артыннан авылдашларының күбесе чукынышырга, пышылдашырга һәм күз яшьләрен сөртергә тотынды­лар. Попның сул ягында утыра торган карабинер үзенең аптырап калган күршесенең колагына иелде дә:

— Могҗизаны тану димәк, бик файдалы була икән, — дип пышылдап куйды.

Ә сул якта утыра торган фашист калын тавыш белән һәм өзеп-өзеп:

— Хәзрәт, мин сезгә карышмаска һәм бу могҗизаны танырга киңәш бирәм. Без, фашистлар, бу могҗиза­ны дөрес дип һәм кирәкле дип таба­быз, — диде.

Судьялар эксперитизага күчкәч, поп­ка мондый сорау бирелде.

— Сез, дин әһле, чиркәү хадиме буларак, мондый могҗизаны таный аласызмы?

Борчылудан тавышы кысылып кал­ган поп гаҗизлек белән җавап бирде:

— Чиркәү хадиме буларак, мин мондый могҗизаны мөмкин эш дип саныйм.

Шуннан соң суд председателе мәсьә­ләне бөтен кискенлеге белән куйды.

— Сез, хәзрәт, гаепләнүче итекче Мартин иаетрутига изге ананың көмеш башмак бирүе могҗизасын та­ныйсызмы?

Бу юлы инде поп шактый ышаныч­лы тавыш белән:

— Әйе, мин, бу могҗизаны та­ныйм, — дип җавап бирде.

Шул чакта Мартин аз-аз гына эшне бозмый калды. Попның мондый гаҗәп раславыннан исе киткән итекче түз­мәде — сызгырып җибәрде. Ләкин» Мартинның бәхетенә, аны саклап утыра торган карабинерларның берсе нәкь шул вакытта гына бик каты төчкереп куйды, судья тынлыкны бозучыга шелтәле итеп карады да:

— Карабинер, судка хөрмәт итәргә кирәк иде, — диде.

Ә итекче Мартин Беллетрутинның эше, җинаять составы булмаганга кү­рә, туктатылды.