Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮЛӘГӘ


I

«Европа» ресторанының зур-зур тәрәзәләреннән урамга коелган ут якты­сын үтәли» кисеп, баштан-аяк карадан киенгән, озын буйлы. җитез хәрәкәтле бер кыз узды. Адашып ут яктысына үзе килеп кергән төнге ярканат төсле, бик аз гына бер вакыт эчендә чагылып китте ул. Чагылып китте һәм шунда ук караңгылык эченә кереп күздән югалды. Ресторан эченнән туш янгырады, контрабасның авыр һәм тонык танышы. әле генә узып киткән билгесез кызның аяк тавышларын жирдән себереп узган төсле, бераз соңгарак калып ыңгырашып торды.

Тик озак та үтмәде, әлеге кызның хәрәкәтчән шәүләсе яңадан күренде. Ул утлы тәрәзәләр каршына килеп туктады да. йөзендәге кара вуален өскәрәк күтәрә төшеп, берничә минут тәрәзәләргә текәлеп карап торды. Өс­тә, сүрән яктылык белән күмелгән бер тәрәзәдә, үбешеп торучы күләгәләр күренде. Кыз вуале белән йөзен кап­лады, аз гына вакыт тынып калды, аннары бөтенесенә хәзер булган бер кискенлек белән ишеккә таба атлады.

П

Офицер Вильһелм фон Папе «өченче империя» тарафыннан ашыгыч рәвештә пешерелеп чыгарылган бүтән вак-төяк офицерлардан үзен ике нәрсәдә өстен тота. Моның берсе аның графлык титулы булса, икенчесе хатын-кыз жаны белән теләгәнчә уйный белүе. Офицер фон Папенек карашыңча, ха­тын-кыз җанына үтеп керү өчен пистолетка чаклы да байтак кына юллар бар. Дөрес, бу әле пистолет үзенең урынын һәм мәгънәсен югалта дигән сүз түгел, һич алай түгел. Чи­шелмәгән төеннәрне чишү мәсьәләсен­дә пистолетны назлы сүзләр белән бер дәрәҗәгә куеп булмый, әлбәттә. Шу­лай да хыянәтсез пистолет янына та­гын берничә пар назлы сүз дә белсәң эчне төртеп тишми. Башкалар моның белән килешмәскә мөмкиннәр. ләкин офицер фон Папенең карашы әнә шулай һәм офицер Фон Папе бу карашының татлы җимешләрен дә белә. Мисал өчен кичә профессор Боль кызы белән булган кызыклы тарихны искә алу да бик җитә. Сыгылырга өйрәнмәгән ул яшь кызның тәкәббер җанын кулга алу өчен, әлбәттә, писто­лет кына да бик җиткән булыр иде булуын. Ул тинтәк кыз үзенең матур кара күзләре уймак төсле кечкенә авызы һәм алсу иреннәре белән бер пуля бәясенә торырлык иде югыйсә, ләкин ул чагында граф фон Папенең кичәге төне булмый калган булып иде. Граф Фон Папе пистолетка тотынырга ашыкмады, аның каравы ул узган төнне унҗиде яшьлек кызның тыгыз күкрәге өстенә баш куеп йоклап үт­кәрде. Ә бүген аның куен дәфтәренә түбәндәге юллар өстәлделәр: «...27 нче июль төне. Тагын бер яшь кенә куй бәрәне суйдым. Тыпырчынган була тагын үзе. Бугазыннан безнең империя каптырып алгач тыпырчынып ниш­ли аласың соң инде син. Иң яхшысы: буйсыну. Әгәр ходай шундый тәмле куй бәрәннәрен миңа ешрак ашата икән, мин үземнең ходаемнан бик канәгать булачакмын. Вильһелм фон Папе».

Офицер фон Папе яртылаш ромнарына күмелеп, яртылаш узган төннең юмарт истәлекләреннән изерәп бер читтә басып калды. Кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарып, анда язылган юл­ларны укыды, үз ирониясеннән үзе бик канәгать бер төс белән көлемсерәп горды. Тик аңа истәлекләр белән озак мавыгырга ирек бирмәделәр, хадимә хатын килеп, баскыч төбендә аны кеше көтеп торганлыгын әйтеп китте. Фон Папе кинәт айнып калган төсле булды. мундирларын һәм уйла­рын тәртипкә китерде, — тәртипле бу­лу беркайчан да. бер кем алдыңда да зарар итми.

Ак баскычлар өстеннән яшь графның ялтыравыклы итекләре тыпырдап уздылар. Аның инстинкты ялгышма­ды. шулай ук аның җиңел адымнары да әрәмгә китмәделәр. Түбәндә, сал­кын сфинкслар янында, аларның салмак һәм мәкерле сыннарына сыена төшеп, баштан-аяк карадан киенгән кайгылы хатын, унҗиде яшьлек хатын, бер үк кичтә агасын һәм кызлыгын югалт­кан яшь бала, профессор Больней, кызы, граф фон Папенең бер төнлек сөяркәсе бәхетсез Рита басып тора иде.

Рита, вуален күтәрә төшеп, офицер­га карады. Аның күзләре хәсрәт ка­тыш үпкә белән тулган иделәр. Узган төндә булган, инде артта калды дип исәпләнгән татлы гөнаһларның бүген менә бодай терелеп килеләрен һәм аңа карага ниндидер әйтелмәгән тел­гәләр төяп килүләре» яшь граф һич тә көтми иде, бу — көтелмәгән бер хәл булды. Офицерның һәрбер көтел­мәгән хәл алдында тупас көчкә таш­лана торган инстинкты бу юлы да кинәт дерелдәп уянды һәм ул «алай-болай булса янымдамы икән?» дигән- сымак итеп каборын капшал кунды. Болай соңга калып йөрүче бу кыз, барыннан да элек, куркуны оныткан иде, ул офицерның хәрәкәтләренә бө­тенләй игътибар итмичә, һаман шулай сүзсез көйгә текәлеп карап торды.

Ахырында фон Папе сүзне үзе баш­лап җибәрергә мәҗбүр булды:

— Мин сезгә нигә кирәк булдым икән, медмуазель Боль?

Рига вуален тагып да өскәрәк күтә­рә төште, аның аппак яңагында, карт чуклар төсле булып, чәч тәлгәшләре күренделәр.

- Сез безгә тагып килербез дин әйткән идегез бит, граф әфәнде. Хәтерләгез әле, сез бит сүз биргән иле­гез.

Фон Папе шаркылдап көлеп җи­бәрде:

— О, сүз!.. Сүзне аны чәчәргә дә, таптап йөрергә дә була. Сез миңа эш турында әйтмәкче булгач идегез. Бәлки без шул турыда сөйләшербез.

Рита, ток тигән кеше төсле, кинәт дерелдәп алды.

— Мин бер нәрсә дә белмим. Алла хакы өчен сорыйм, мине ул турыда борчымагыз. Мин тагын... риза, бары тик...

Кызның тавышы калтыранып чыга башлады—ул инде күкрәгенең кай җире беләндер еларга ук тотынган иде. Фон Папе йомшак кына итен аның кулыннан тотып алды, иркәләде:

— Ә атаң? Ул бит синең ярдәменме көтеп ята.

Бу сүзләрдән соң кызның күзләренә кинәт яшь бәреп чыкты. Ул тавышын күтәреп, кызу-кызу сөйләргә кереште:

— Минем атамны явын тотарга ха­кыгыз юк сезнең. Ул гаепсез. Сезнең ләгънәт төшкән политикагыз белән аның бер нинди дә бәйләнеше юк. Ул профессор, ул бары тик профессор гына.

— Сез әкренрәк кычкырыныгыз, куй бәрәне. Югыйсә мин куркудан каборымның төймәсен ычкындырып җибә­рә язганмын. Шулай, кошчыгым, әгәр әтиегез бик кадерле булса, безнең сүзләр турында да уйлагыз. Без алай сабырсыз түгел, көтәрбез. Бүген булмаса — иртәгә, иртәгә булмаса — аның иртәгесенә. Я?!

Фон Папе, шаяртып, Ританың яңа­гындагы чәч чукларын кузгатты һәм бүтәнчә бер сүз дә әйтмичә, үзе дә тыңларга теләмичә, тиз-тиз атлан югарыга менеп кипте.

Ригга, салкын статуя төсле, урта бер җирдә басып калды, ә бераздан вуа­лен яңадан, йөзенә төшереп япты да авыр гына атлап ишеккә таба китте.

 

III

Иртәгесе», фон Папе йокысыннан да торып өлгерми» калды, ишектә зво­нок шалтырады.

— Кайсы шулай күзне ачмас борып күзгә чәчрәп керергә батырчылык итә икән? —дип авыз эченнән сукранып алды офицер. Иртәге туалет өчен, төнге шау-шуны оныту һәм көндезге мәгънәсез ыгы-зыгыдан аз гына булса да качып тору өчен тигән тын минутларның болай бозылуына кәефе китте аның. Шулай да киселгән ишек ачыл­мыйча кала алмады. Фон Папе ишек төбендә бер нинди сүзсез басып то­ручы Ританы күреп, аның болай иртә дә, кич тә һаман үзе артыннан йөрүе өчен ачуы килде.

— Сию нәрсә? Әллә минем күләгәм булып әйләндеңме? Кая карама, тере өрәк төсле булып син килеп чыгасың.

— Мин төннең-төн буе йоклый ал­мыйча уйланып чыктым, граф әфән­де, — дип ягымлы гына итеп сүз баш­лады кыз. Аның зур кара күзләре йокысызлыктан тагын да тирәнәеп калганнар һәм ул күзләрдә ниндидер болганчык, хәвефле утлар ялтырыйлар иде. Фон Папе ачуын көчкә генә тыеп калып, кызга карап торды.

— Сез аны, карт кешене җәберлә­гәнче менә мине җәберләгез. Мин югалтасымны югалттым инде, минем өчен хәзер барыбер, — дип һаман үзе­некен дәвам итте кыз.

— Без алай сабырсыз кешеләр тү­гел, үз вакыты белән барысына да өлгерербез, — дип, эч пошыргыч сал­кын канлылык саклап җавап кайтарды офицер. Үзе алгы якка таба карап кычкырды:

— Ганс, мине иртәге күләгәләрдән саклый күр дип мин сиңа пичәмә тап­кырлар әйттем, ә син...

һәм ул башка бер кеше белән дә, бер ни турында да сөйләргә теләмичә, үзенең туалет бүлмәсенә таба үтте. Солдат Ганс әллә кайдан гына атылып чыкты да. Риганың беләгенә ябышып, аны ишеккә таба каера башлады. Мон­нан бер-ике көн генә элек ниндидер вәгъдәләр хисабына Ританың яшь тә- вен сатып алган кешенең бүген инде аны ишек бусагасыннан куып җибәрүе зур хурлык иде, мыскыл ителгән йөрәк моңа чыдый алмады, мыскыл ителгән йөрәк бунт күтәрде:

— Әйе, сез дөрес әйттегез, граф әфәнде. Мин сезнең күләгәгезгә әйлә­неп, бер туктаусыз сезнең үкчәгезгә басып йөриячәкмен. Сез солдат Ганс­ның тупас кулы белән миннән котылмакчы буласыз. Юк, граф әфәнде, мин сезнең өчен кирәгеннән артык күк түләдем, солдат Гансның тупас кулы гына сезне миннән коткарып кала ал­маячак. Өченче көн төнлә белән сез миңа минем әтиемне коткарырга вәгъ­дә иттегез. Офицерга, графка, сезне!/ төсле матур итеп сөйли белә торган кешегә ышанмаска минем хакым юк иде. Мин ышандым. Кайда хәзер ми­нем әти? Кайда минем кызлыгым? Минем ышанычым кайда? Син юкка гына миннән качмакчы буласың, граф әфәнде, мин бу сорауларны бөтен Гер­мания буенча кычкырып синең артын­нан йөриячәкмен.

Фон Папе кызның үзен-үзе белеш­термичә кычкырынуына ачуы килеп, пистолетына ябышкан иде дә, соңга­рак калды, кыз, чынлап та җәйге кү­ләгә төсле, җиңел хәрәкәт ясап, ки­нәт кенә әллә кая юк булды.

IV

Көнбатыш Украинадагы бу щәһәрне аккупацияләүгә бер ай тулу уңае бе­лән, 25 нче август көнне, шәһәрдәге немец гарнизоны үзенең частьларына парад уздыруны билгеләде. Монда инде, әлбәттә, бөтен кешеләр кул ча­барга тиеш иделәр. Шул җөмләдән монда Рита да кул чабарга тиеш иде. Чөнки шушы тантаналы көннең иртәсендә профессор Больне иреккә чы­гарырга вәгъдә иткәннәр ите. Вильһелм фон Папенен үз авызыннан шушы шатлыклы хәбәрне ишеткәннән соң, 25 нче августка каршы төпне. Рита тагын йокламыйча үткәрде. Ничек итеп йокы керсен соң, ул бит яп-яшь башыннан әтисе өчен ярсып-ярсып су­гыша белде. Әтисе өчен үзен корбан итә белде ул, әтисен юеш стеналар арасыннан иреккә, зәңгәр күк астына тартып чыгарырга булдыра алды. Нин­ди иде соң әле ул профессор Боль? Түгәрәк ак сакаллы, йөргәндә аз гына аксап йөри торган кеше иде. Төннәрен сәгать икегә чаклы кабинетында, ки­таплар арасында җенләнеп утыра һәм шул утырган җиреннән китапларга ба­шын салып йокыга китә белә торган кеше иде бит ул. Бу бер айда башын кая салып йоклады икән ул? Аның кулы һаман шулай йомшак микән? Бичара профессор! Мескен битараф фән!

Ятып-ятып та йокы кермәгәч, Рита урыныннан торып өстенә киенде дә, өйдән чыгып, яна ялгызы төрмәләр ягына таба китте. Бик кыйбат бәя биреп алган бу азатлыкны әтисенә үзе алып барырга теләде ул.

Аны тын стеналар каршыладылар. Төрмә ишеге төбендә сакчы солдат басып тора, аның йөзе кирпич төсле кызыл, кирпич төсле салкын һәм аның штык очына нишләптер иртәнге чык төшмәгән иде. Бөтен нәрсәләргә чык төшкән, ә солдат штыгына нишләптер чык төшмәгән, — бу нәрсә үзе генә дә Ританы шомландыру өчен җитә калды.

— Мин профессор Больнең кызы булам... Минем әти...

Нәкъ шул минутта, стеналар артын­да. кайдадыр эчтә кинәт гөрселдәп киткән мылтык тавышы Ританы бүл­дерде. Ул әйтә башлаган фикерен әй­теп бетерә алмыйча, тотлыгып, кау­шап калды. Ул арада төрмәнең капка­сы авыр гына шыгырдап ачылып кит­те. аннан ябык автомобиль чыгып, каядыр шәһәр артына таба юл алды.

Капка төбендә ни дип авыз ачарга белмичә аптырап калган Ританы кү­реп, фон Папе гаҗәпләнергә ДӘ, ачу­ланырга да белмичә бераз торгач, ахы­рында хәйләкәр көлемсерәү белән кө­лемсерәп:

— Син бик иртә кузгалгансың әле, күләгәчегем, — дип шаяртып куйды. Аннары китә башлады, бераз киткәч тагы туктап, артка, Ритага борылды:

— Профессор Боль бүгем төнлә үзен-үзе буып үтерде. Әгәр бүтән йо­мышыгыз булмаса, өегезгә кайтып китәргә мөмкин, күләгәчегем, дип өстәде ул тагын.

V

Юк, болай булгач өйгә кайтып ки­теп булмый иле инде. 25 нче август көнне, таң алдыннан яңгыраган мыл­тык тавышы яшь һәм ныгып җитмәгән сөякле Ританы ниндидер бер яңа уяту белән уятып җибәргән төсле булды. «Әйе, мин күләгә булып сезнең үкчәгезгә басып йөрермен» дип ачу белән пышылдап куйды ул. Көн яктырганчы шунда, төрмәләр буенда әрле-бирле йөренгәләп торды, көн яктырып, шә­һәр урамнарына кояшның беренче алсу нурлары коела башлагач, таң алдын­нан булган әлеге шомлы атыш турын­да кешеләргә хәбәр итәргә ашыккан төсле, тиз-тиз атлап шәһәр үзәгенә китте. Өйләргә немец империясенең сөелми торган флаглары эленгән иде, бу флаглар Ритага бүген булачак парадны хәтерләттеләр. «Ул әле анда да булырга тиеш» дип уйлады Рита, ашыгып үзәк площадка таба китте.

Көндез, барабан тавышла­ры астында, солдатлар һәм ялган акча ясаучылар арасында үз уйларына үзе буталып йөрүче кара вуальле ул кыз турында, аның башындагы планнары турында берәү дә белмәде. Парад ка­бул итүчеләр арасында ак перчаткалы граф фон Папе дә бар иде. Бүтәннәр белән бер рәттән ул да бик кайнар речь сөйләде. Графка сызгыру катнаш сыек кына итеп кул чаптылар, һәм шунда, барабан һәм сызгыру тавыш­ларын аста калдырып, яшь кенә бер кызның чырылдаган, тавышы яңгы­рады:

...Кичә төнлә белән сез миңа минем әтиемне коткарырга вәгъдә бирдегез. Шуның өчен мин сезгә үземнең тәнемне саттым.

...Кайда соң хәзер минем әти? Кайда минем кызлыгым? Минем ышанычла­рым кайда? Син юкка гына миннән качмакчы буласың, граф әфәнде, мин бу сорауларны бөтен Германия буенча кычкырып йөриячәкмен.

Керпе төсле кешеләр күренделәр, свисток булды, халык төркеме чайка­лып алды һәм җитез хәрәкәтле кыз, суга чумган ак балык төсле, халык төркеме эченә чумып күздән югалды.

VI

Шул көннән башлап профессор Боль кызын бу шәһәрдә берәү дә күрмәде. Кемнәрдер аны суга ташланган икән дип чыгардылар. Гестапо кулга алган икән дип юраучылар да булды. Боларның икесе дә дөрескә якын, шуның белән бергә күңел боларның икесенә дә ышанып җитми иде. Озын буйлы, җи­тез хәрәкәтле, серле карашлы ул кыз кайдандыр атылып килеп чыгар төсле тоела иде.

Күңел дөрес сизенгән икән. Таң ал­дыннан булган шомлы атышка унбиш көн дигәндә, тагын шулай таң алдын­нан, бу шәһәргә җилдәй атылып пар­тизаннар отряды килеп керде. Таш урамнар тояк тавышларыннан яңгырап калдылар, отряд, ачу һәм үч белән кайнап, алга омтылды, ә отрядта, баш­калар белән бергә, тузган кара чәчле, карчыга төсле үткен күзле унҗиде яшьлек кыз да бар иде.

Озак та үтмәде, шәһәрнең берничә җиреннән берьюлы ыргылып ялкын күтәрелде. Иртәгесен күмерләр һәм хәрабәләр арасыннан граф фон Папенең танымаслык булып ямьсезләнгән гәүдәсен табып алдылар.

1941