Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ДУСЛЫК


— Дуслык. туганлык! Халыклар дуслыгы!..

Бу сүзләр бездә матурлык һәм па­фос өчен генә әйтелмиләр. Бу сүзләр безнең бөек Ватаныбызның һәрбер почмагында, һәрбер хезмәт һәм көрәш мәйданында нәтиҗәле уныш бирә тор­ган реаль фактларны чагылдыра. Бу .'үзләрдә безнең көндәлек тормышы­быз сурәтләнә.

Дуслык, туганлык — Советлар Вата­нының һәрбер почмагында иң күркәм һәм дулкынландыра торган вакыйга­лар эчендә яши. «Ватан» сүзе үзе дә ирекле Советлар илендә яшәгән халыклар өчен гаять киң һәм тирән мәгънәле булып аңлашыла. Бу сүзнең мәгънәсе үзең яшәгән милли респуб­лика белән генә чикләнми. Советлар яшәгән чорда СССР халыклары һәр­бер милләтне, һәрбер өлкәне якын итеп, туган итен танырга өйрәнделәр, һәрбер өлкәдәге яна предприятиене үз баласы итеп сөяргә өйрәнделәр. Ты­ныч төзелеш елларында. СССР ха­лыклары ирекле хезмәт процессында электән килгән дуслыкны һичбер җир­дә, һичбер илдә күрелмәгәнчә берке­теп, туганлык тамырларын какшамас­лык игеп тоташтырдылар. Ил бөек төзелеш өчен кадрлар сораса, халык­лар төрле төбәк һәм республика.тардан агылып килделәр һәм гомуми социа­лизм йортынын бөек кыяларын сал­дылар. Ил — яна шәһәрләр, яна ко­рылмалар, социалистик гигантлар өчен материаль ярдәм сораса. СССР халык­лары үзләренең көндәлек ихтыяҗла­рын кысып, илнең чакыруына бердәм җавап бирделәр һәм миллион, мил­лиард суммалар, эшелоннары белән продуктлар бирделәр.

Бу дуслык, бу гүзәл туганлык безнең тиңдәшсез Ватаныбызда могъҗизалар күрсәтте. СССР халыкларының үзара ярдәме беләң социа­листик промышленность, авыл хуҗалыгы, культура-сәнгать учаклары чәчәк атты. Украинаны балкытып тор­ган Днепрогэс — татар халкы өчен дә якын, үз, туган предприятие булды. Казагыстанда төзелгән яна күмер учакларына Украина. Белоруссия халкы бер тугай бала итеп карады. Уралдагы машина төзүче заводлар, Чиләбедәге. Сталинградтагы трактор гигант­лары, киң Ватаныбызны бизәп торган меңнәрчә предприятиеләр — рус, татар, башкорт, грузин, әрмән һәм СССРдагы башка халыкларның уртак хезмәтләре белән, аларның гадел көчләре белән аякка бастылар, җимеш бирделәр. Аларның уртак уллары булдылар. Ул предприятиеләрнең бетоннарында, кирпияләрендә, корыч станокларында дистәләрчә халыкларның маңгай тирләре яши. Һәрбер кирпич — бу батыр, дус һәм бер туган халыкларның йөрәкләреннән ташып чыккан кайнар хисләр, пафос, омтылыш, ашкыну һәм дәрт турында легендалар асрый.

Социализм һәйкәлен салганда, татар халкы пассив рәвештә бер читтән ка­рап тормады. Ул башка халыклар белән берлектә яңа, якты, ирекле тормыш төзүдә актив катнашты. Хезмәт сөючән, батыр һәм чыдам татар хал­кының ирекле көче Советлар иленең һәрбер тезелешендә үзенә урын тапты. Донбасс һәм Кузбасста, Днепрогэс һәм Москва — Волга каналында. Ба­кс һәм Грозный нефть учакларында. Карелия урманнарында һәм Урал тау­ларында, Себер һәм Ерак Көнчыгышта —Һәр урында татар халкының ба­тыр уллары эшләделәр һәм гадел хезмәт белән илнең, халыкның данын үстерделәр.

Ә туган республикабызның чәчәк атуы өчен. аның алдынгы, культура- ты. индустриаль республика булып әверелүе өчен азмы көч куелды, азмы тир түгелде? Чыннан да, татар хал­кының көче белән, бөек рус халкы һәм башка туган халыклар ярдәме белән Татарстан республикасы аз гы­на вакыт эчендә иң алдынгы һәм куль­туралы республикаларның берсе бу­лып әверелде. Орденлы республика­быз мәктәпләр, китапханә, уку Порт­лары челтәрләре белән капланды; югары уку йортлары, гыйльми-тикшеренү институтлары, техникумнар үсеп чәчәк аттылар. Промышленность кор­пуслары шәһәрләребезне бизәде. Халык гасырлар буе артыннан сөйрәлеп кил­гән хурлык пәрдәсен ертып, караңгылык-наданлыкны бетереп, культуралы тормышка чыкты, талантлар үстерде. Талантлы халык дистәләрчә профес­сорлар, доцентлар, гыйльми көчләр, агрономнар, врачлар, инженерлар, ху­дожниклар, язучылар, композиторлар, архитекторлар, артистлар укытучы­лар... үстереп җиткерде. Болар бөте­несе дә Советлар Союзы шартларында гына. Ленин — Сталин партиясе җитәк­челегендә генә, большевивмның зирәк милли политикасы белән генә барлык­ка килде.

Менә ни өчен халык үзенең иле белән. Ватаны белән мактана һәм аның бөтенлеге өчен җанын бирергә хәзер тора! Менә ни өчен халыкта шул кадәр көчле патриотлык һәм дошманга каршы утлы нәфрәт һәм ачу! Менә ни өчен милләтләрнең дуслыгы һәм туганлыгы өчен, бөек семьяның бердәм хәрәкәте өчен искиткеч зур кайгыртучанлык һәм оешканлык күрсәтә!..

Моны фашист ерткычлары беркай­чан да аңлый алмаячаклар: барлык милләтләрне, шул җөмләдән үз мил­ләтләрен дә күрә алмый торган кеше сөймәүче фашистларның кан эчеп исергән башларына — СССР халыкла­рының бөек дуслыгы пичек тә сыя ал­мый! Аларның зәгыйфь акыллары — бездәге кешелекне, бездәге туганлыкны һәм шул туганлыкның гүзәл җимешлә­рен, соклангыч нәтиҗәләрен аңлый алырлык дәрәҗәдәмени? Юк! Мең ка­бат юк! «Уйламаска», «акыл йөртмәс­кә» сүзләре белән тәрбияләнеп, аңгыраланып беткән фашистлар инде күптәй барлык кешелек сыйфатларын югал­тып, ерткыч хайваннар дәрәҗәсенә төшкәннәр. Алар шул зәгыйфь акыл­лары белән бездәге туганлык күре­нешләрен дә ясалма, уйдырма дип кенә аңларга тырыштылар һәм... шул туганлыкның каты отпорына очра­дылар.

Тарихка билгеле, халыклар үзара дуслык, туганлыкка күптән омтыла­лар иде инде. Татар халкы белән рус халкы арасында гына да бу омтылыш­ның якты, гүзәл сәхифәләре бар. Бу ике милләт арасындагы дуслык, туганлык җепләре гасырлар буе үсеп, ныгып килде, ниһаять, Бөек Октябрь Социа­листик Революция аркасында чәчәк атты. Дуслык һәм туганлык бергә кичергән тормыш һәм көрәшләрдә, эштә, авыр хезмәттә үсә барды. Татар халкы үзенең азатлыгы өчен руслар белән бергә көрәшкә чыкты, бер адым­нан атлады. Бу бергәлекне кара груһ­лар да, «инородецлар»ның палачлары да, реакцион милләтчеләр төркеме дә җимерә алмадылар. Үз вакытында Тукай — татар халкының бөек улла­рыннан берсе — халыкның фикер һәм омтылышларын «Китмибез» исемле шигырендә бөтен тулылыгы белән су­рәтләп бирде. Татар халкын рус хал­кыннан аерып, аны читкә китәргә

димләүчеләргә каршы, татар халкын үз җиреннән, гомуми Россия ватанын­нан куарга теләүчеләргә каршы ул:

 

 
   


Китмибез без. безгә анда мондагыдан эш кыен,

Мондагы ун урнына, ул җирлә унбиш шпион.

...Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең. әҗәл.

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә жәл).

Ин боек максат безем хор мәмләкәт — хөр Русия.

Тиз генә кузгалмыйбыз без, әй груһе русияһ (кара груһлар), 

дип бөтен тавыштан кычкырды.

Икенче бер шигырендә Г. Тукай болай дип язды:

Рус җирендә бер әсәрле — эзле без. Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып.
Тел, логать, гадәт вә әхлак алмашып. Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, Без шаярыштык, вакытлар алмашып, һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстан көчлемез. Без тынычта аттан артык эшлимез.

Билгеле, бу дуслык, туганлыкның чәчәк аткан вакытларын, матур җимешләр биргән чорларын Г. Тукай күрә алмады. Ул өмет иткән «ирекле Россия» — безнең чорларда гына бар­лыкка килде һәм Ленин — Сталин җитәкчелегендә искиткеч уңышларга иреште.

Бөек Октябрь өчен, ирекле Совет­лар иле өчен, яңа, бәхетле тормыш кору өчен, социализмның бөек йорт­ларын торгызу өчен көрәшкәндә — бөтен дөнья халкы СССР халыклары­ның какшамас дуслык һәм туганлык­ларын күрде, һәм аны гитлерчы бан­далар гына җимерә алачак түгел! Ки­ресенчә, изге Ватан сугышы башлан­гач бу дуслык һәм туганлык тагы да көчәйде, тагы да ныгыды, һичбер көч белән какшамаслык бер хәлгә килде.

СССР халыклары, шул җөмләдән татар халкы да, бу дуслыкның авыр көрәшләр аша гына, корбаннар аша гы­на тиешле юлга салынганын, Ленин — Сталин партиясенең даһи җитәкчелеге белән генә гүзәл нәтиҗәләр биргәнен бик яхшы аңлыйлар һәм шул дуслык, туганлык өчен көрәшәләр.

Немец империалистлары безнең из­ге Ватаныбызга басып керделәр. Алар бөек рус халкын, Украина, Белоруссия халкын, чех, поляк, болгар халкын, грузин, әрмән, татар халкын һ. б. ха­лыкларны кырып бетерергә телиләр. Алар Советлар илен тәмам җимереп, анда яшәүче халыкларның ирек һәм бәхетләрен таптап кил әргә, күп мил­ләтле СССР халыкларының мөстә­кыйльлеген юкка чыгарып, коллык строе кертергә тырышалар. Без шул ерткычлыкка, коллыкка каршы гадел сугыш алып барабыз. Без үзебезнең ирекле яшәвебезне саклау өчен, дәү­ләт булып яшәвебезне саклау өчен, бай культурабызны, героик тарихы­бызны саклау өчен, киләчәк тормы­шыбызның иреге, бәхете өчен тиңдәш­сез көрәш утына ташланабыз. Бу кө­рәштә без хаклы, дөреслек безнең якта!

Татар халкы, фашистларга каршы рәхимсез көрәш утына үзенең батыр улларын, чая кызларын җибәрде. Ленин — Сталин тәрбиясе алган, изге Ватанына чиксез бирелгән халык вә­килләре аяусыз көрәшәләр, үзләренең актык тамчы каннарына чаклы дош­манга отпор бирәләр. Аларның батыр­лыгы, куркусызлыгы бөтен дөньяны таңга калдыра, халыкның горурлыгын үстерә. Ватан аларны мәңге җуелмас­лык дан белән каплый.

«Немецлар совет строе нык түгел дип, совет халкы нык тү­гел дип исәпләделәр, беренче җитди удардан һәм Кызыл Армиянең беренче уңышсызлыкларыннан соң ук эшчеләр белән крестьяннар арасында конфликт­лар чыгар, СССР халыклары арасында бәрелешләр башланыр дип, восстаниеләр китәр, ил состав өлешләргә бүленер дип һәм бу хәл немец басып алучыларының Уралга кадәр баруларын җиңеләйтергә тиеш дип уйлады­лар. Ләкин немецлар монда да бик нык ялгыштылар. Кызыл Армиянең уңышсызлыклары эш­челәр белән крестьяннар союзын да, шулай ук СССР халыклары­ның дуслыгын да йомшартмадылар гына түгел, бәлки, киресен­чә, тагын да ныгыттылар. Ул гына да түгел, — алар СССР ха­лыклары семьясын үзенең Кы­зыл Армиясенә, үзенең Кызыл Флотына батырларча ярдәм итүче бердәм һәм җимерелмәслек ла­герь итеп әверелдерделәр. Совет тылының хәзерге кебек әле бер­кайчан да шундый нык булганы юк иде». (И: Сталин).

Бөек юлбашчыбызның бу сүзлә­ре меңнәрчә — миллионнарча фактларга нигезләнеп әйтелгән. Әле тарих белми торган киңлектә барган бу бөек сугышта СССР халыкларының үзара туганлыклары эш белән генә тү­гел, кан белән дә беркетелгән булуын бөтен дөнья халкы күреп тора. Меңнәр­чә километрларга сузылган фронт эчендә дуслык, туганлык үрнәкләре­нең иң гүзәл күренешләре тулып ята. Алар СССР халыкларының йөрәкләрен матур хисләр белән баеталар, үзара туганлыкның иң югары сыйфатларын биреп рухландыралар, дулкынландыра­лар. Чыннан да боларга кем генә сок­ланмасын, кем генә дулкынланмасын? Менә алар: разведкада яраланган татар кызылармеецын рус иптәше арка­сына салып алып кайта; украиналы көрәшче авыр хәлдә калган үзбәк дустын камаудан коткара; грузин кавалеристы белорусе егетенә ярдәмгә килә; карель укчысы үзенең. рус командирына төбәп атылган пуляга каршы һичбер башка чара калмагач, үз күкрәген* китереп куя һәм коман­дирның. тормышын саклап кала...

Изге эш өчен гадел сугыш алып барган совет баһадирларының, мондый сыйфатларын меңнәрчә фактлар белән күрсәтеп булыр иде. Алар бар да бер теләк белән, явыз дошманны кырып бетерү теләге белән көрәшкә керәләр, бер теләк белән ашкыналар, бер үк нәфрәт уты аларның йөрәкләрен көй­дерә, каннарын яндыра һәм шул ял­кын-— фашистлар өеренә үлем яудыра.

Совет патриотлары, совет сугышчы­лары — милли аермалыкны белмиләр. Алар бер семья, аларны Ватан бер­ләштерә. Аларны Ленин — Сталин идеяләре рухландыра.

Чыннан да, Казан фабрикаларында эшләүче стахановка Галиуллина, үзенең канын биргән вакытта, ул канның яраланган татар кызылармеецы өчен файдалануын телимени!? Юк. Ул аны башына да китерми, аның күз алдын­да бары Ватан һәм аның бөтенлеге өчен кан коеп көрәшүче совет баһади­ры гына тора. Колхозчы Юныс карт та, Кызыл Армиягә бүләк итеп тап­шырган сарыгының кемнәрне, кайсы милләт вәкилләрен туендырачагын уй­ламый. Аның күз алдында да фронт. Ватан һәм аны тиңдәшсез батырлык күрсәтеп саклаучы совет уллары гына гәүдәләнә. Сәрби әбиләрдән, Зифа җиңгиләрдән, Мария апалардан, Мусин һәм Петр агайлардай, землемер Барый һәм Семеннардан, счетовод Гатов һәм Михайловлардан, миллионнарча хезмәт ияләреннән Кызыл Армиягә. Кызыл Флотка бүләк итеп тапшырылган тун­нар, пималар, бүрекләр, мех биялишәр, җылы күлмәкләр, сырган чалбарлар...— берсе дә адреслары күрсәтелеп, билгеле бер кешегә яки гомумән аерым милләт өчен дип аталып кермиләр... Миллионнарча бүләкләр гомуми адрес белән «Фронт өчен», «Ватан өчен». «Батыр сугышчыларыбыз өчен» дип тапшырылалар һәм Дәүләтшинның бүләге Сидоровка яки Макарчукка ба­рып җитә икән, патриот колхозчы канәгать, ул шат һәм аның йөрәгендә ниндидер горурлык хисләре ташый башлый, чөнки ул Ватанын сөя. Вата­ны өчен вөҗданы каршында тынычла­нырлык нәтиҗәле эш күрсәтәсе килә! Производство стахановчысы Иванов бүләк иткән тунны Галеев яки Гоглидзе киеп көрәшә икән. Ивановның шатлыгы эченә сыймый. Ул да Ватан каршында батыр көрәшчеләр өчен ярдәм күрсәтә алуы белән горур, вөҗ­данының сафлыгы белән күңеле көр, рухы күтәренке.

Бөек Ватан сугышы чорында үскән, әле моңа чаклы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелгән дуслык, туганлык күренеш­ләре — гаять дулкынландыра торган милионнарча фактларда чагыла. Бу дуслык легендаларда сөйләнеп, роман­нарда язылып, җырларда җырланып бетәрлек кенә түгел. Халыкларның бөек дуслык һәм туганлыгы — көннән- көн яңа формаларда, яңа мөнәсәбәтләр­дә кабатланып, тирәнәеп, үсеп тора, һәм аны җимерә алырлык көч юк! Фашист бандалар бу дуслыкны ни чаклы гына таркатырга теләмәсеннәр, алар аны булдыра алачак түгелләр, киресенчә. СССР халыкларының бер­дәм көрәшендә алар үзләре тар-мар ителәчәкләр, дөньядан себереп ташла­начаклар!

СССР халыкларының дуслыгы Ленин — Сталин дуслыгы кебек ук нык, чөнки ул даһи юлбашчыларыбызның өйрәтүләренә нигезләнгән.