Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗАТЛЫК СУГЫШЫНДА ТАТАР ХАЛКЫ

Халык шагыйре Габдулла Тукайның бу сүзләре хәзер аеруча көч белән яңгырыйлар. Чөнки хәзер Боз диңге­зеннән Кара диңгезгә чаклы сузылган фронтларда кайчандыр Тукай өмет иткән һәм Октябрь социалистик рево­люциясе аркасында гына ирешелгән хокукларның язмышы хәл кылына.

«Дошман шәфкатьсез һәм рәхимсез. Ул безнең тир белән сугарылган җир­ләребезне басып алуны, безнең хез­мәтебез белән табылган ашлыгыбызны һәм нефтебызны басып алуны үзенең максаты итеп куя. Ул алпавытлар властен кайтаруны, царизмны кайтаруны, русларның, украиннарның, латыш­ларның, эстоннарның, үзбәкләрнең, та­тарларның, молдаваннарның, грузин­нарның, әрмәннәрнең, әзербәйҗанлыларның һәм Советлар Союзындагы бү­тән азат халыкларның милли культура­сын Һәм милли дәүләтчелеген җимерү­не, аларны немецлаштыруны, аларны немец князьләренең һәм бароннарының колларына әверелдерүне үзенең макса­ты итеп куя». (Иптәш Сталинның 1941 ел, 3 июльдә радио аша сөйләгән ре­ченнән).

Немец оккупантларына каршы бар­ган бөек Ватан сугышының һәрбер көне бу хәлне меңнәрчә фактлар белән раслый. Гитлерчы ерткычлар вакыт­лыча аяк баскан өлкәләрдә ул явыз максат—иң әшәке җинаятьче.! төстә — ... Рус жирендә без әсәрле — әзлебез,

Тарихында бер дә талсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып, 

Тел, логать, гадәт нә әхлакъ алмашып.

...Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? 

Халкымыз уртак ватанда шактый ук тормышка ашырыла. Фашизм чумасы хөкем сөргән районнарда 24 еллык ирекле хезмәтебез кергән иң кадерле әйберләр җимереләләр, яндырылалар. Матур йортлар, мәһабәт төзелешләр, чәчәк аткан бакчалар, мәктәпләр ки­сәү өеменә әйләнәләр. Ул районнардан күчеп өлгермәгән* туганнарыбызны гитлерчы палачлар асалар, суялар, намусларын таптыйлар. Немец юлбасарлары безнең илдәге азат халыкларны әнә шулай кырып бетерү өчен бөтен соң­гы көчләрен туплап тыпырчыналар. Тарихта тиңе күрелмәгән бу ерткыч­лыкка каршы бер генә җавап булырга мөмкин һәм бөтен прогрессив кешелек дөньясының йөрәгеннән кайнап чыккан ул җавапны сөекле юлбашчыбыз үзе­нең 6 нчы ноябрьдагы тарихи докла­дында бөтен ачыклыгы белән әйтте:

«Бүгеннән башлап безнең бурыч, СССР халыкларының бурычы, армия­без һәм флотыбыз сугышчыларының, командирларының һәм политработник- ларының бурычы — Ватаныбыз терри­ториясенә оккупантлар сыйфатында үтеп кергән немецларның берсен дә калдырмыйча бөтенесен кырып бете­рүдән гыйбарәт булыр».

Ирекле халыкларның иң явыз дош­маны Гитлер бу сугыш башлангач та СССР халыклары арасында бәрелеш­ләр башланыр дип хыялланган иде.

Ләкин киресенчә булып чыкты. СССР халыклары арасындагы дуслык тагын да ныгыды һәм Ватан сугышы фронтла­рында татар халкының, намуслы уллары, рус кызылармеецлары белән, ук­раин, грузин һәм башка милләт кы­зылармеецлары белән кулга кул то­тынышып, немец оккупантларын аяу­сыз рәвештә кырып бетерергә кереш­теләр.

Туган илебезне дошман һөҗүмен­нән саклау сугышларында, йөз еллар буенча ныгып, тамыр җәеп килгән бу дуслыкның тарих биггләрендә иксез-чиксез гүзәл үрнәкләре бар. Без аларны буыннан-буынга сөйләнеп килгән легендаларда, әкиятләрдә, сугыш бәет­ләрендә. җырларда очратабыз. Алар турында теге яки бу сугыш буенча -җыелган документларда, архивларда, музейларда, мемуарларда бик күп җанлы фактлар бар!.

Суворов һәм Кутузовлар заманында батыр рус армиясе сафындагы татар солдатларының Парижга һәм Берлинга барып керүләре, ул юлның татар хал­кына күптән билгеле булуын күрсәтә. 1812 елдагы Ватан сугышына кат­нашкан генерал-лейтенант Михайлов­ский-Даниловский үзенең «Описа­ние отечественной войны» исемле ки­табында (СПБ. 1839 ел, IV кисәк, 129 бит) татар солдатларының зур батырлык күрсәтүләрен яза. Бу су­гышта татарлардан оештырылган бер полк рус казачи полклары белән бер­гәләп хәрәкәт итә һәм Минск шәһәре төбендә Наполеонның 4.000 кешелек арьергардын туздырып, Кутузов ар­миясенә алга барырга юл ача һәм бу полк Германиядәге Дрезден шәһәрен камап алып, озакка сузылган осада сугышларын батырларча башкара. Мон­дый характерлы фактларны бик күп китерергә мөмкин. Болар барсы да татар халкының, шундый кысан һәм караңгы коллык заманында да, туган җиргә куркыныч туса, кулга корал алып Ватаныбызның, газиз туфрагын дошман һөҗүменнән батырларча саклавын һәм һәр вакытта да бөек рус халкына ип якын туганлык мөнәсәбәтендә булганын раслый.

1812 иче елдагы Ватан сугышына катнашкан татар солдатларының по­ход җырлары да бу дуслыкның, ба­тырлыкның һәм патриотлыкның гүзәл үрнәге булып тора:

— «...Французның илләре, Түгәрәк икән күлләре.

Иң башына мылтык куеп

Без керәбез элгәре.                              ' .

Мендем тауның башына, 

Исмем яздым ташына.

 Бу Наполеон азган икән

Үзенең газиз башына.

Французның атлары

Түзәм җирдә дулыйдыр.

Кутузовның казаклары

Дошманнарны турыйдыр.

Өч-дүрт кердем сугышка.

Каннар су тик актылар. 

Сугышымыз тәмам булгач

Безгә медаль тактылар».

Ленин һәм Сталин байрагы астында татар халкы, рус халкының туганнарча булышлыгына таянып, үзенең дәү­ләтен төзеде, үзенең культурасын та­тар әдәбиятының иң бай фантазияле классиклары да күз алдына китерә алмаслык югарылыкка күтәрде һәм үз эченнән тормышның бөтен тармакла­рында җитәкче кадрлар, фән, техника, әдәбият, сәнгать эшчеләре җитештер­де. Шулай итеп туган илне саклау — шушы тарихи казанышларның барсын да саклауга әйләнде. Туган ил сүзе иң югары идеалларны эченә ала тор­ган сүзгә әйләнде.

Моннан 550 еллар элек Идегәй ба­тыр Туктамыш ханга каршы кылыч күтәргәндә, Волга буеның туфрагын үбеп, түбәндәге сүзләр белән ант ит­кән:

— Әй, Идел йорт, Идел йорт! Идел эче имин йорт!

Атам кияү булган йорт, — Иелеп тәгъзим кылган йорт! Анам килен1 булган йорт — Иелеп сәлам әйткән йорт! ... Сине миннән аерган, Мине синнән аерган. Бай йортымны кол иткән, Тук йортымны ач иткән Туктамышны чабыйм дип. Үз йортымны алыйм дип, Сиңа килдем, туган йорт!

Хәзер инде безнең туган илебез — «Идел йорт» белән - генә чикләнми. Безнең туган илебез — СССР халык­ларының бердәм семьясы тарафыннан төзелгән, ныгытылган бөек бер социа­листик Ватан булып киңәйде һәм шу­шы Ватанны саклау өчен татар халкы гражданнар сугышы тарихына бик күп данлы сәхифәләр язды. Бөек Ленин һәм даһи Сталин белән бергәләп эшләү бәхетенә ирешкән Мулланур Вахитов үзенең якты тормышын шу­шы Ватан өчен бирде. 1918 елда ул яшь совет илен интервентлардан сакларга чакырып, татар халкына түбән­дәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

— «Россия республикасы дәһшәтле сынау сәгатьләрен кичерә. Гаять зур көч һәм исәпсез корбаннар белән яу­лап алган азатлыгыбыз зур куркыныч астында. Немец отрядлары Псковны алдылар һәм солыхка ризалык күрсә­теп телеграмма җибәрүебезгә карамас­тан, алар Петроград юнәлешендә һө­җүмнәрен дәвам иттерәләр.

бөек корбаннар каны белән бизәлгән революциянең Кызыл шәһәре өстендә халыкара реакциянең кара болытлары җыелдылар. Социалистик Республика куркыныч астында. Шушы дәһшәтле куркыныч минутында үзенең агулы сулышы белән контрреволюция янгы­нын көчәйтергә маташучыларга нәләт төшсен һәм алар кызганычсыз рәвештә җәзалансыннар.

... Азатлыгыбыз намена, халкыбызның чәчәк атуы намена, революция крепостен батырларча саклаучылар са­фына ашыгыгыз. Бу крепостьның стеналарында киләчәк буыннарның шатлыгы һәм бәхете өчен һәлак булган эшчеләрнең һәм солдатларның ка­ны аллана...»

Бу так артындагы контрреволюция фетнәсен туздыру өчен кызыл диңгезчеләр отрядын җибәрүче кеше дә Вахитов булды. Казан шәһәре интер­вентлар удары астында калгач ул кызылармеецлар батальоны оештырып Волга буендагы сугышларга катнашыр­га дип килде һәм Ленин, Сталин эше­нең җиңүе өчен, Социалистик Ватан­ның азатлыгы һәм намусы өчен батыр­ларча һәлак булды.

Татар халкының кыю йөрәкле батыр­ларыннан—большевик Камиль Якубов, Бэкер Белоусов, Бәһаутдин Нуримановлар шушы Ватанның азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшеп, батырларча һәлак булдылар. Гражданнар сугышы татар халкы эченнән меңнәрчә геройлар ту­дырды. Аларның даны бөек полково­дец Фрунзе, Ворошилов, Чапаев җитәк­челегендәге дивизияләр белеп бергә, Волга һәм Урал буйларына, Кавказ һәм Памир тауларына, Украина һәм Себер далаларына барып яңгырады. Ул ге­ройларны без Халхин-Гол, Хасан күле сугышчылары арасында һәм акфиннарны тар-мар иткән совет каһарманнары арасында очраттык. Хәзер ерткыч гит­лерчыларга каршы күтәрелгән азат­лык сугышының һәрбер көне —ул данлы исемлекне яңа геройлар белән баета бара.

Әле күптән түгел генә, немец басып алучыларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк булырлык төстә үтәве һәм шул ук вакытта кыюлык һәм батыр­лык күрсәтүе өчен, — капитан Фәтхуллин Фәрит һәм кызылармеец Ильдар Маннанов иптәшләргә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Соңгы сугышларда, Москвага килү юлларының берсендә кызылармеец Гаптелмәнев иптәш аеруча зур батыр­лык күрсәтте. Ул бер көн эчендә си­гез тапкыр атакага барды һәм бик кыю сугышты. Л. авылы янындагы сугышта Гаптелмәнев иптәш безнең подразделениегә алга баруга комачаулап торучы немец пулеметын ничек кенә булса да атудан туктатырга ка­рар бирә, һәм ул дошман пулеметы урнашкан таш йорт яныннан посып кына үтә дә, чарлакка күтәрелә. Тү­шәмне куптарып, немец офицерын атып ега һәм дошманның станоклы пулеметын урамга сөйрәп чыгара.

Төньяк-көнбатыш фронтта хәрәкәт итүче частьларның берсендә шофер Ибраһим Сабитов иптәш шундый ук батырлык белән таныла. Сугыштагы подразделениебезгә патрон төяп ба­рышлый ул, юлда, урман уртасында туктап калган машина белән яралы шоферны очрата. Ибраһим тиз генә аның ярасын бәйли һәм үз машинасы­на утыртып, куркынычсызрак урынга илтеп куярга тели. Ләкин машина кузгалып китүгә засадага поскан фашистлар көчле ут ачалар. Кабина бе­лән кузов челтәрләнеп бетә. Шулай булуга карамастан кыю шофер үзе­нең яралы иптәшен аулак урынга ил­теп төшерә:

— Син шушында калып тор! — ди ул аңар. — Менә сиңа винтовка. Ә мин фашистлар белән исәпне өзәргә китәм.

Һәм ул автомат, граната белән ко-ралланып, фашист «күкеләр»нең ты­лына үтә дә, иң элек бер бандитны атып ега. Аннан соң граната ыргытып тагын бишәвен үтерә. Фашистлар кө­телмәгән) һөҗүмнән каушап кача баш­лыйлар. Ләкин Ибраһимның пулялары аларны куып җитәләр. Шуннан соң гына ул машинасына әйләнеп кайта һәм подразделенного кирәкле патрон­нарны вакытында илтеп җиткерә.

Ленинград фронтында, үзенең ике иптәше белән бергәләп, дошманның 19 танкы сын юк иткән Казан балык­чысы Әхмәт Хәлимев иптәш шундый ук кыюлык белән, үлемнән курыкмау- чанлык белән танылган совет батыры.

Совет информбюросының сводкала­рында һәм фронт хәбәрләрендә орденлы артиллерия часте комиссары Гуме­ров иптәш турында бик еш языла һәм аның турында без «Правда» газетасы­ның 12 ноябрь номерында тагын бер хәбәр күрдек: иптәш Гумеров часте хәрәкәт иткән участокка дошман 85 танк белән атакага ташлана. Свас­тикалы машиналар берничә саф булып киләләр. Машина саен берничә авто­матчы урнашкан. Бу чуен банданың хәрәкәтенә фашистлар артиллериясе ут белән ярдәм итеп тора. Ләкин Гуме­ров артиллеристлары аз гына да кау­шамыйлар. Алар дошманның якынла­шуын искиткеч тыныч кан белән көтә­ләр һәм ут ачарлык ара калгач бөтен орудиеләрдән җимергеч залп бирәләр. Дошман безнең утка чыдый алмый, сугыш кырында 25 ватык танк кал­дырып, тәртипсез рәвештә кире чи­генә.

Күптән түгел украина халкы вәкил­ләренең митингысында Советлар Союзы Герое иптәш Шашло түбәндәге фактны әйтте:

— «Безнең танклар часте белән гай­рәтле подполковник Годяс командалык игә. Подразделение командиры — Карпов, милләте буенча рус. Бездә татарлардан лейтенант Әбуталипов бар. Лейтенант Әбуталипов үзенең дәһшәт­ле машинасы белән фашистларның 25 автомашинасын, танкка каршы атучы 6 орудиесен, 8 минометларын һәм 200 ләп солдатларын таптап узды.»

Изге Ватан сугышы мондый герой­лыкны фронтның һәрбер участогында сәгать саен тудырып тора. Бу бик табигый хәл. Чөнки татар халкы ул — батырлар һәм талантлар халкы. Ул — Идегәй һәм Булат батыр. Ямашев һәм Вахитов, Белоусов һәм Нуриманов хал­кы. Ничә йөз еллар буенча ул киң Волга буенда бөек рус халкы белән мәңге аерылмаслык һәм заман үткән саен ныгый барган дуслыкта яши. Рус халкы белән бергә үтелгән бөек тари­хи юлны — татар халкы үзе өчен иң бәхетле юл саный. Чөнки шушы юл аны чын азатлыкка алып килде һәм ул рус халкы йөзендә үзенең саф кү­ңелле дусын, өлкән туганын тапты; исемнәрен бөтен прогрессив кешелек дөньясы горурланып әйтә торган бөек даһилар милләтен тапты. Бу дуслык Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә үзенең иң югары ноктасына күтәрел­де, иң якты фазасына иреште. Шуңа күрә дә безнең батырларыбыз немец оккупантларына каршы:

— Ватан өчен! Халык өчен! Сталин өчен! — лозунгысы белән атакага күтәреләләр.

Шуңа күрә дә татар халкының сөекле шагыйре Һади Такташ тарафыннан 17 ел элек язылган түбәндәге юллар бүген аеруча көч белән яңгырыйлар.

— Долой аренадан фиргавешгәр!

Үлем каргалары,

Бароннар!

Долой фашистларга маневрлар!

Зур корсаклар,

Алтын погоннар!

... Атыгыз, туплар!

Баропнарга каратып атыгыз!

Бу булыр Ильичкә биргән

Иң ахыргы антыбыз...