Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ҖЫРЫ ҺӘМ ГОМЕРЕ


Ак каенга асылып менгән кебек, 

Мин тормышта һаман яктыга,

Югарыга таба юл алдым.

Менгән саен җирнең матурлыгын. 

Яктылыгын күбрәк күрә алдым.

Менә бу гаять дәрәҗәдә бай шигъриятле һәм балаларча бер катлы са­мими юлларны Такташның тормыш һәм иҗат биографиясенең эпиграфы итеп алырга мөмкин.

Бала чагыннан ук тормышны җирдә күзәтү белән генә чикләнмәстән, аны каенга үрмәләп менеп югарыдан күзә­тергә омтылучы Сыркыды егете Һа­диның үскән саен, тормышка якынрак килгән саен арта бара торган кызыксы­нуы аның бөтен тормыш һәм иҗат юлында кызыл җеп булып уза.

Икенче яктан, Такташның бәхетенә каршы дәвернең иң катлаулы һәм та­рихи вакыйгаларга бай чоры туры ки­лә. Такташ, бер яктан, үзе тормыш­ның югаргы баскычына үрмәли, икенче яктан, тормыш үзе аны югары күтә­рә — ягъни аны «Рәчәй» тормышының иң кара, иң төшенке реакция елла­рыннан алып, тарих күрмәгән бөек революция югарылыгына кадәр мен­гезеп куя.

Шундый дулкынлы һәм өермәле шартларда туган һәм үскән шагыйрь­нең үсү процессында да катлаулы һәм авыр этаплар булуы, аның гомер агымы талгын гына акмыйча, шарлавыкларга, сикәлтәләргә очравы таби­гый. Такташ үзенең талантлы, таныл­ган, яратылган Такташ булуы белән тормышның әнә шул сикәлтәләренә, шарлавыкларына да бурычлыдыр бәл­ки.

Һади Хәйрулла улы Такташ 1901 нче елда Тамбов губернасы, Спас өязе, Сыркыды авылыңда урта хәлле кре­стьян семьясында туа. Аның балалыгы да, яшьлеге дә, ярлылык аркасында семьядан семьяга, илдән илгә күчеп йөрүдән, матди бәйлелектән һәм шу­ның аркасында изелүдән, кыйналудан гыйбарәт. Ләкин нинди генә хәлдә булмасын, Такташның хосусый таби­гате тормышны сөю, аны баетырга омтылу, тормышны караңгылаучы көч­ләр белән көрәшергә ашкыну белән характерлы. Үзенең балалык вакытын Такташ «Мокамай» дигән шигыре бе­лән бик ачык һәм күңелдә калырлык итеп характерлый.

Әкияттәге ике бала кебек 

Икебез дә кара борынлы,

Зурлар кебек кулны артка куеп, 

Йөри идек таптан болынны, 

Һәрбер нәрсә безгә яңа иде, 

һәрнәрсәгә исебез китә иде, 

Бернәрсә дә бездән качмый иде,

Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде. 

Күнме кыен күрдек шуның өчен, 

Күпме тал чыбыгы ашадык, 

Әкияттәге ике бала кебек

Күпме «җәфа чигеп» яшәдек.

«Нәни разбойник »та

...Усал идем.

Шуның өчен дә бит

Мин авылга сыен тормадым,

Сезгә килеп авыл малаеның 

Тилергән хисләрен җырладым.

Әдәбиятка да ул менә шушы үз мохитының этикетларына сыеша ал­мый, семьясында, авылында бунт кү­тәреп йөргән зәңгәр күзле Һади булып килеп керә. Аның шагыйрь булып күтәрелү чоры беренче империалистик сугыш чорына туры килә. Вак буржуа стихиясеннән чыгып өлгерә алмаган, политик яктан чыныгып җитмәгән Так­ташның империализм сугышына кар­шы протесты әле пацифистлык белән сугарылган абстракт протест. Сугыш­тан котылу юлы аңа каршы актив көрәшү түгел, бәлки пассив рәвештә аңардан качу, һәм ниндидер гөлләр түгелгән, сугышсыз, кансыз, шәфкать һәм мәрхәмәт иленә ашкыну.

Фәрештәкәй, кач бу илдән,

Монда үлем монда вәхшәт,

Монда патша газраиллар...

(«Газраиллар») Яки:

Йөрәгем мәңгегә сүнде 

Кылыч уклар ярасыннан, 

Үләм, мин дә китәм инде, 

Явыз җеннәр арасыннан. 

Калыгыз инде иркендә

Китәм мин, ташлыймын җирне,

Фахиш җир! Куеныңа шомлы 

Еланнар ояласын инде. 

Очам күккә, кая пакълек,

Керән анда җуеп эзне,

Йөрермен анда мин ялгыз 

Нәләтләп мәңгегә сезне.

(«Караңгы төннәрдә»)

Бөек Октябрь революциясе Такташ­ның күзен ача. Шигырьләрендә дини мифология образларын ташламаган хәлдә, протестындагы абстракция әлегә калган хәлдә ул инде фәрештәсен сугыш кырларыннан качырмый, бәлки» аны аллага каршы аякландыра. «Күк­тән сөрелгәннәр» шигырендә фәрештә аллага каршы:

Китәм хәзер канлы үлем кырларына, 

Сөйлим хаклык мәзлүм адәм улларына, 

Биреп канлы кызыл байрак кулларына, 

Ачам сугыш, салам киртә юлларына.

Күрәсез, шагыйрь пацифистлыктан актив көрәш мотивларына күчә. Күк белән җир дошманлыгы һәм алар арасындагы көрәш тора-бара җир өс­тендәге тук залимнар белән ач мазлүмнар дошманлыгына һәм көрәшенә әйләнә. 1922 нче елны язылган «Эш­лиләр» дигән шигырьдә ул бу мазлумнарның исемнәрен конкрет рәвештә «Эшчеләр» дип атын. 1923 нче елдан алып Такташ иҗатында Октябрь те­масы конкрет рәвештә чагыла башлый. Күк алласы, җәбраил, газраиллар уры­нын туклар, алтын сарай хуҗалары, кабак дөньясы әһеле тота. Мазлүмнар инде хәзер абстракт мазлүмнар түгел, бәлки эшчеләр. Алар хәзер:

Без идек әввәл сарайларны төзүче ялчылар,

Инде без булдык хәзер зур куркыныч гыйсъянчылар дип җырлыйлар.

23 нче елны иптәш Воровскийның үтерелүе Такташны көндәлек, конкрет газета теле белән сөйләшергә генә түгел, үзенең протест шигырен матба­гада бастырып, летучка итеп урамда демонстрациядә таратып йөрү кебек практик адымга мәҗбүр итә. Ленин­ның үлеме аны тетрәтә, һәм бу уңай белән ул үзенең конкрет образлардан реконструкция һәм нэп чорындагы конкрет хәлләрдән җыеп, «Гасырлар һәм минутлар» дигән патетик шигы­рен яза. Романтизмны реализм җиңә. Такташ көннең һәрбер мәсьәләсенә җентекләп карый белгән агитатор шагыйрь булып, социалистик реализм чорында язучы совет шагыйре булып китә. Такташның иҗат юлының схе­масы шундый.

Луначарский үзенең Байрон турында язган бер мәкаләсендә байронизм белән сугарылган рус интеллигенция­сенә карага болан яза: алар, — ди үзләренең көчләрен гамәлдә кулла­нырга мөмкинлек табулары белән үк политик көрәш өчен нигез эзли башлый­лар һәм бу рус интеллигенциясе өчен гадәттән тыш характерлы, ди. Рево­люция башлану белән Такташ та менә бу нигезне таба Һәм табигый рәвештә аның протесты пассив протесттан гамәли протестка күчә, ул ялгыз бун­тарьлыктан чыга, тукларга, алтын сарай хуҗаларына каршы көрәшүче ар­миянең бер солдаты булып китә. Так­ташның иҗади рәвештә Байроннан аерыла торган ноктасы менә шунда.

Татар шигырендә үзенең остазы итеп сайлаган Сәгыйть Рәмиевтән дә ул менә шушы шартларда аерыла. Столыпин чорының кара реакциясе шартларында төшенкелеккә бирелгән Сәгыйть Рәмиевнең гомумән кешеләргә каршы протестын Такташ кешеләргә ител, изүчеләргә каршы протест игеп төзәтә һәм шушы урында ул Горький, Маяковский протестларына кушыла.

Революциягә чаклы булган Маяков­ский өчен характерлы як: ул буржуа,

мещан катлавына каршы көрәш коралы итеп үзенең, гадәттән тыш зурайтылган «Минсен күтәрә. «Мин» — аның өчен көрәш байрагы.

Такташның романтик чорында да «Мин» гаять дәрәҗәдә күпертелгән, аңа гадәттән тыш зур көч һәм миссия бирелгән. Әйтерсең «ул» гына бәхет­сезләрне бәхетле итә ала, «ул» гына «алтын сарайлардан» мазлүмнарның үчен ала ала.

Сәгыйть Рәмиевнең «Мин»е белән Такташ «Мин»е арасында аерма шун­да гына ки, Рәмиев:

Мин димен мин! Яшәсен мин!

Мин минем өчен алла ул, 

Рухым үлгәндә күренсә.

Рухыма хан салган ул,

ди. — аның «Мин»е фәкать Рәмиевнең үзенә генә җан салыр өчен кирәк. Такташның «Мин»е ул бәхетсезләрне, сукбайларны җитәкләүче һәм залимнарга каршы утлы ләгънәтләр яудыру­чы «Мин».

Ләкин менә Октябрь күкрәп туа. Такташ күтәреп чыккан романтизм фа­келы реакция караңгылыгында никадәр якты күренсә, революция кояшы астында аның яктысы сүрелә, ул ки­рәксезгә пыскып янучы бер чыра гына булып кала. Шагыйрьнең өзелеп чакыруына карамастан аның тирәсенә бәхетсезләр, изелгәннәр җыелмый, алар каядыр ашыгып баручы зур бер ар­миягә кушылып китеп баралар. Ул армиянең башында бер кеше бара. Ул «Мин» дип тә кычкырмый, кулында утлы чукмары да юк, маңлаенда уттан билгеләре дә юк. Ул простой гына пиджактан, яньчелгән кепкадан, ул гап-гади кешеләрчә хәйләкәр генә елмаеп безнең бунтарьларга карый. Ул — Ленин. Маяковский да, Такташ та. үзләренең яктыртылмый торган факелларын тотып, үзләренең «Мин» дип кычкыруларыннан бу кеше алдын­да беренче кат оялып калалар. Алар- нын үз миссияләре үзләренә көлке дә, кызганыч та тоела. Менә шуннан соң алар бу бөек армиянең бер бил­гесез генә булса да кешесе булу сук­байлар пәйгамбәре булудан өстенрәк икәнен төшенәләр. Маяковский да, Такташ та беренче тап­кыр үзләре турында түгел, аның ту­рында бөек Ленин турында үзләренең атаклы шигырьләрен тудыралар.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Так­таш турында язучыларның күпчелеге Такташның ничек язуы белән шөгыль­ләнмичә, бары аның нәрсә язуы белән генә кызыксынып килделәр. Такташ үзенең борылышыннан соң нәрсә яз­ды? дип сорауга без әлбәттә: «Әйе, Такташ совет чынбарлыгы темасына язды» дибез. Ничек язды? — Моның белән әле без чынлап кызыксынганы­быз юк. Такташның «Мокамай». «Ал­су». «Үтеп барышлый» һ. б. кебек эмоциональ көчле шедеврлары белән чагыштырганда аның шул ук яңа темага язган «Җырым сиңа булсын», «Габдулла агай әкияте», «Җавап» кебек шигырьләре һәм кайбер агитка­лары Такташның көчле иҗат планын­нан төшеп кала тойган әйберләр Ә без күп вакыт боларны алга этәреп, аларны сәнгать үрнәкләре игеп күр­сәтәбез. Бу да укучыларның ориен­тациясен саташтырырга гына хезмәт итә Такташның совет темасын реальлаштырудагы хезмәте әлбәттә бу сы­зык белән бармый. Аның сызыгы — көннән-көн конкретлаша барган тема­сын сәнгатьчә оста итеп бирә белгән шигырьләрендә. Мәсәлән, коллективи­зация турында «Мокамай»дан да көчле итеп әйтелгән сүз безнең совет ша­гыйрьләре иҗатында юк дисәм ялгыш булмас.

Син адаштың, ләкин син яхшы идең, 

Синен яхшы иде күңелен,

Тик белмәдек тормыш баткагыннан

Ялгыз чыгу мөмкин түгелеп.

Син белмәдек.

Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан 

Чыгу юлын бергә эзлиләр, 

Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен

Күмәк тормыш җирдә төзиләр.

Искә алыгыз: бу коры декларация генә түгел. Бу «Мокамай» шигыренең контекстына, гомуми композициясенә шул кадәр ятышлы һәм тыгыз кереп утырган ки. моны шигырьдән алып ташлау гына түгел, бер өтерен генә булса да үзгәртү кыен. Ә менә ча­гыштырыр өчен икенче типтагы ши­гырь үрнәге:

Әйдә, энем, ташла фуражканны 

Токер пиджагының өстенә,

Галстугы белән билен бу да,

Бишмәтеңне киен өстеңә 

— Киттек!

Бүген бүлмәм өчен акча сорап, 

Коммунхоздан килеп керделәр

Акча таба алмагач усал кешеләр 

Квартирдан тотып сөрделәр...

Шулай, энем, монда акча кирәк,

Юкка гына йорттан кузгалдык,

 Юкка гына шәһәр урамына

Чабатадан кереп югалдык.

Әйдә, егет, чишен аягыңны, 

Төкер сандалына! — 

Ялан аяк кына кайтырбыз, 

Авылыбызга кайткач:

— Шәһәрләрен яратмадык! —

Диеп әйтербез...

Их!

Шәһәр гудоклары безне чакырыл,

Көрәш тавышы белән үкерсә.

Очкын атлар безгә ВКПның

Чакыру әмерен тагын китерсә, 

Без шәһәргә кире кайтырбыз!

Эзлекләп күзәтеп барыгыз: 1923 нче елдан башлап язган шигырьләре тор­ган саен кыскара, конкретлаша, сүз­ләргә саранлык хисабына мәгънә ки­ңәя, тирәнәя, яңа эпитетлар туа, образлар көтелмәгән рәвештә ышанды­рырлык, истә калырлык була баралар. «Мокамай»да, «Алсу»да һәм башка шигырьләрендә композицияне бозмастан бер сүзне дә кыскартырга, үзгәр­тергә, урынын алыштырырга мөмкин түгел. Алар шигырьгә гравюра кебек уеп эшләнгәннәр, алар элекке шигырь­ләрендәге кебек сүзләр өермәсе түгел.

Поезд ыргый таныш урманнардан,

Тәгәрмәчләр шаулап баралар, 

Уйлар һәр очраган ак каенның. 

Ботагына асылып калалар.

Юл буенда яшь бер каен кызы 

Тынып йоклый баскан көенә,

Исерек усак җәеп канатларың

Аны үбәр өчен иелә...

(«Үтеп барышлый»)

Бу образлар бер вакыт романтик Такташның төшенә дә кермәгәннәрдер бәлки.

Татар кызы — совет студенткасының образы Такташның «Алсу» шигырен­дә нинди күңелле, тормыш сөюче, шук. булдыклы, кешелекле...

Алсу күзен алмый.

Үзен карый.

Үзе матур, үзе сөйкемле,

Үзе усал, үзе болай бер дә 

Усал түгел кебек шикелле.

Менә бу кабатланучы рефреннар Алсуның образын никадәр тулылан­дыралар, шул ук вакыт шигырьнең формаль нәфислеген никадәр тирәнәй­тәләр. мәгънә һәм форманың гармония казанышына бу никадәр ачык дәлил! Шагыйрьнең борылыштан соң булган мондый уңышлары күп. һәм алар ту­рында фикер йөртү —үзе аерым бер зур мәкалә сорый.

Иҗатының бу чоры үз нәүбәтендә Такташны граждан шагыйрь, трибун шагыйрь дәрәҗәсенә күтәргән чор. Такташ бу чорда калын фолиантлар­дан алган илһам хисабына яши тор­ган кабинет шагыйре булудан чыгып, халык шагыйренә, граждан шагыйрь­гә, хәрәкәтчел, трибун шагыйрьгә әй­ләнеп китә. Иптәш Воровскийның үте­релү хәбәре ишетелү белән ул капита­лист үтерүчеләргә протест шигырен язып, шул төнне үк аны типографиядә летучкаларга бастырып, икенче көнне проюсг демонстрациясендә үз кулы белән таратып йөри. Шагыйрь һәрбер язган шигырен трибунадан укый, пәрзакыг масса белән уртак җәмгыятьтә була, үзенең шигырьләрен аудитория­дә сынын һәм шигырьнең халыкка барып җитә торган формасын эзли, таба, җиткерә. Ул пьеса язын театрга бирү оелән генә чикләнми, аны сәх­нәгә менеп үзе уйнап бирә. («Җир уллары»нда Идея роле.) Ул хәтта безне — шагыйрьләрне җыеп, шагыйрь­ләрдән төзелгән бер спектакль ясарга йөргән иде. Моның өчен мәрхумнең гомере җитми калды. Бу һичшиксез үзенең генә хәрәкәтчел, масса шагый­ре булуы белән чикләнмәстән, безне дә шул эшкә чакыруының бер төре иде. Ул ераклыкка, якынлыкка кара­мастан масса арасына чыгып йөри, Москвага килә, Донбасска эшчеләр янына барып чыга, алар белән тыгыз элемтә ясап кайта. Ул Кызыл Армия доходларында шагыйрь буларак кат­наша. Болар әле аның граждан ша­гыйрь булуының тышкы сыйфатлары. Йөрәге белән һәм йөрәген ачып күрсә­тә юрган самими шигырьләре белән ул баштанаяк үзенең халкыныкы, ва­таныныкы.

Такташ чын мәгънәсе белән патриот шагыйрь иде. Шигырь телендә үз иле­нең дипломаты булып сөйләшүдән башлап («Лорд Чемберленга») ул со­циализм төзелешенең иң кечкенә мәсь­әләләренә кадәр тикшерүче, өндәүче» этәреш бирүче шагыйрь булып хезмәт итте.

Бүген без Такташның ун еллыгын Бөек Ватан сугышы шартларында уз­дырабыз. Кешелекнең иң әшәке дош­маннары булган гитлерчылар безнең, изге туфрагыбызга кергән вакытта без илнең патриот улын һәм гражданын искә төшерәбез. Әле сугыш юк вакытны һәрвакыт сизгер һәм уяу шагыйрь болан дип кисәткән иде:

Республика чиге тыныч түгел, кузгалыгыз!

Дошман безгә каршы ут ача, 

Планетаның төрле җирендәге

 Коминтерн куйган посттагы

Часовойлар, сезгә!

 Ишетегез, Ленин большевиклар штабы

 Сигнал бирә, совет чикләрендә 

Ач шакаллар йөри төн ката.

Дошман безгә каршы көчен җыйный 

Фашистларның кара штаблары

Илем сөремен җиргә әзерли,

 Коминтерн куйган часовойлар, 

Сез бу атакага хәзерме?

Такташның якты истәлеге безне тарихта бердәнбер социалистик илне гитлерчы юлбасарлардан ничек кена булса да яклап калырга чакыра.