Логотип Казан Утлары
Роман

ТЫН ДОН


Орденлы язучы Михаил Шолоховның «Тын Дон» романы бөтен дөньяга танылган әсәр. Шолохов бу монументаль романда Дон казакларының 1914—1920—1921 еллардагы тарихи язмышларын чагылдыра. Царизм күп еллар буена казакларны үзенә сукыр хадимнәр— опричниклар итәргә тырышып килде. Бөек Октябрь еллары алдыннан казаклар массасы царизмга хезмәт итүдән — халык азатлыгы өчен аңлы рәвештә көрәшүче булуга кадәр үсте. Казакларның нң яхшы өлеше гражданнар сугышы елларында Будённыйның атлылар гаскәренә кушылды һәм үз язмышын Совет власте язмышы белән бәйләде.
Михаил Шолохов менә шул фонда казак семьяларыннан Мелеховлар семьясын күрсәтә.
Романның үзәгендә Григорий Мелеховның фаҗигале ачык образы тора. Бу образда вакыты белән аның урта хәлле казаклар массасының ихтыярый, хәлен һәм карашларын чагылдыра торган кеше сыйфатлары, Григорийнең ахырда халыктан аерылуын, бер яктан — икенче якка сугылуларының авыр нәтиҗәсен билгеләгән көчле шәхси сыйфатлар белән бергә багланып биреләләр. Соңга таба Григорий Мелехов революция елларында туры юл тапмаган ялгызак кешенең гомуми образына әверелә. Григорий Мелехов чынында, безнең кеше була алыр иде. Бу образның фаҗигале көЧе дә әнә шунда ята; ул! халыкның кемнәр ягында икәнлеген аңлауга бик еш якын ук килә, ләкин ул, царизм тарафыннан казаклар арасында гасырлар буенча корылып киленгән сословие гореф-гадәтләренең катлаулы төенен азаккача чишә алмый.
Романның аеруча, илһамлы сәхифәләре Григорий һәм аның язмышының авырлыгын уртаклашкан Аксинья Астахова араларындагы мәхәббәтне тасвир итүгә багышланган.
Журналыбызның бу номерында без романның соңгы, ягъни 4 нче китабыннан ике өземтә бирәбез. Бу өземтәләр алдыннан әсәрдә вакыйга түбәндәгечә бара:
Григорий демобилизация буенча Кызыл Армиядән үзенең туган утарына кайта. Башында аның тыныч гади уйлар, теләкләр һәм өметләр кайный. Ләкин утардагы хәлләр Григорий уйлаганга караганда да катлаулырак булып чыгалар.
Гражданнар сугышы бетмәгән икән әле. Дәртләр кызган. Бер яктан, Григорийне аның элекке дусты Михаил Кошевой «безнең канны аз түкмәде ул» дигән уй белән — дошман булмагае бу, дип каршылый. Кошевой аңардан, элекке офицер булганлыгы өчен, хәзер үк ЧКга регистрациягә баруны таләп итә. Икенче яктан, иске гаскәр сафларында Григорий белән бергә йөргән, продразверсткага карата ризасызлык күрсәткән таза тормышлы казаклар өлеше һәм гомумән совет власте белән «юлы бер булмаган»нарның өлеше аны котырталар, кузгалышка тарталар. Григорий округтагы чуалышларны белә, һәм моны ул начар хәбәр итеп үзләштерә. Ансыз да инде ул, совет властена каршы ясаган җинаятьләре өчен, үзенең үткәне өчен, кузгалыш күтәргән дивизиянең командиры булганы өчен каты җәзадан курка. Ә шул кадәр кызган, ярсыган әйләнә-тирә аның хәлен тагы да кыенлаштырырга, тиеш. Григорийнең борчулы уйлары турында һичнәрсә белмәгән Аксинья аның белән очрашуны көтә.
Аксинья иртәнге сәгать сигезләрдә мичтәге утлы күмерләрне көрәп чыгарды, кызарган һәм тирләгән йөзен пәрдә белән сөртә-сөртә сәкегә утырды. Ул, аш-су хәзерләүдән тизрәк котылу өчен таңга чаклы ук торган иде, — тавык ите белән токмач пешерде, белән өлгертте, эремчек пилмәннәренә күп итеп каймак койды һәм аларны кызартырга куйды.
Аның берәр сылтау табып Мелеховларга бик барасы килә иде, бер генә минутка булса да анда керәсе, бер генә күз белән булса да Григорийгә карап торасы килә иде. Григорийнең монда, күршедә булуын белеп тә — аны күрми тору — акылга сыймаслык хәл бит. Шулай да бу теләкне ул көчләп җиңде, бармады. Чынлап та, ул кечкенә кызчык түгел ич. Аның яшендәге хатыннарга җиңел акылдан эш итәргә һич тә ярамый.
Ул, гадәттәгедән тырышыбрак, кулларын һәм битен юды, чиста күлмәк һәм челтәрле эчке яңа юбка киде. Нәрсә кияргә соң? — дип ачык сандык янында бик озак уйланып торды. Гади көнне чибәр итеп киенү яхшы түгел иде, шулай да гади эш күлмәгендә дә каласы килмәде. Сайлауны нәрсәдә туктатырга белмичә, Аксинья кашларын җыерды, өтеләнгән юбкаларны саксыз гына актарды. Ниһаять, ул кискен бер хәрәкәт белән карасу-күк юбканы һәм кара кружева тотып тегелгән, бөтенләй диярлек киелмәгән зәңгәр кофтаны алды. Аксинья әйберләре арасында болар иң яхшылары иде. Аның турында күршеләрнең нәрсә уйлаулары барыбер түгелмени. Әйдә, алар өчен бүген гади көн булсын, ә аңа бүген бәйрәм. Ул, ашыгыч киенде дә, көзге каршына килеп басты. Аның иреннәре буйлап гаҗәпләнгән, җиңел елмаю сызылып үтте. Аңа кемнеңдер утлы яшь күзләре сынап һәм көлеп карыйлар иде. Аксинья нык игътибар белән көзгедә үзенең йөзен карады һәм җиңел булгандай сулап куйды. Юк, аның матурлыгы чәчәк коймаган әле!..
Ул, көзге алдында юбкасын төзәтә- төзәтә кычкырып ук әйтте: «Инде саклан, Григорий Пантелеевич!», һәм 
кызарганын сизеп, акрын гына көлде. Шулай да болар аңа чигәләрдән берничә ак чәч табарга һәм аларны йолкып алырга комачаулык итмәделәр. Григорий, Аксиньянең олы яшен сиздерерлек бер генә әйберне дә күрмәскә тиеш. Аксиньянең аңа, моннан җиде ел элек булган кебек үк, яшь күренәсе килә.
Ашка чаклы ул көчкә өйдә утырды, ләкин шуннан соң түзмәде, җилкәгә кәҗә мамыгыннан бәйләгән ак шәл салып, Мелеховларга китте. Өйдә Дуняша гына иде. Аксинья исәнләште һәм:
— Сез ашамадыгызмы? — дип сорады.
— Өйдә утыруны белми торган мондый кешеләр белән ашарсың вакытында! Ирем Советта, ә Гриша станицага китте. Балаларны ашаттым инде, зурларны көтәм хәзер.
Күңелсезләнүен хәрәкәт белән дә, сүз белән дә сиздермәгән, тыштан тыныч Аксинья:
— Ә мин тагын сез барыгыз да бергә җиналгансыз дип уйлаган идем,—диде.—Гриша... Григорий Пантелеевич кайчан кайтыр соң? Бүгенме?
Дуняша, чибәр киенгән күрше хатынга ашыгыч караш ташлады һәм теләр-теләмәс кенә:
— Ул регистрациягә китте, — диде.
— Ә кайчан кайтырга булды?
Дуняша күзләрендә яшьләр ялтырады; ул, тотлыга-тотлыга, шелтәләп әйтте:
— Тапкансың вакыт... спайланып киенергә... Ә бәлки ул бөтенләй кайтмас— шуны белмисең...
— Ничек кайтмас?
— Михаил әйтә: станицада аны кулга алырлар, ди... — Дуняша саран һәм усал күз яшьләре белән җылап җибәрде, җиңе белән күзләрен сөртте һәм, — Каһәр суксын мондый тормышны! — дип акырды. — Кайчан бетәр икән болар бөтенесе дә! Китте, ә балалар, әйтерсең лә, котырдылар — миңа әйләнергә дә ирек бирмиләр: әти кая китте дә кайчан кайта? — дип бәйләнәләр. Әмин беләммени! Бөтенесендә ишек алдына куалап чыгардым, ә үземнең йөрәгем сызлый... Ниткән каһәр суккан тормыш булды бу! Акырып-бакырып аваз салырга гына калды: һичбер тынычлык юк!..
— Төнгә кайтмаса, иртәгә станицага барып белешермен, — бу сүзләрне Аксинья шул кадәр әһәмиятсез итеп әйтте ки, гүя сүз дулкынланырга урын булмаган иң гади әйбер турында бара иде.
Дуняша, аның тынычлыгына гаҗәпләнеп, сулап куйды.
— Көтмәскә инде аны, күрәсең, Кайгыга кайтты ул монда!
— Ул-бу күренми әле хәзергә! Акыруыңны ташла син, юкса балалап... Хуш!
Григорий кич белән соң гына кайтты. Өйдә бераз торды да Аксиньяга керде.
Бөтен көн буена сузылган курку эчендә яшәү Аксиньянең очрашу шатлыгын беркадәр киметте. Кич белән ул үзен, көн буе гәүдәсен турайтмыйча, бөгелеп эшләп, хәлдән тайган кеше шикелле хис итте. Озак көтеп торудан арып һәм изелеп ул кроватька ятты, йокымсырады, ләкин тәрәзә төбендә аяк тавышлары ишетеп, кызлардай җитез сикереп торды.
Ул, Григорийне кочаклап һәм аның өстендәге шинельнең төймәләрен ычкындыра-ычкындыра:
— Нишләп инде Вешкигә барасыңны әйтмәдең? — дип сорады.
— Өлгермәдем, ашыктым.
— Ә без Дуняша белән, һәрберебез аерым-аерым, елап та алдык. Кайтмассың инде дип уйлаган идек.
— Юк, эш аңа! кадәр барып җитмәде әле. — Григорий бераз дәшмичә торды һәм: — Хәзергә аңа җитмәде әле, — дип өстәде.
Ул, аксый-аксый өстәл янына узды, утырды. Ачык ишектән ак өй күренде; анда] почмакта киң агач кровать тора; сандык, аның уратылып эшләнгән бакыр тасмалары тонык кына ялтырыйлар. Монда бөтенесе дә элеккечә калган; Степан өйдә юк чакларда яшь егет Григорий кереп йөргәндә ничек булса, хәзер дә шулай; ул, бер генә әйбердә дә үзгәреш күрмәде. Әйтерсең лә, гомер бу өйгә кермичә кырыйдан гына узган. Хәтта элекке үк истә сакланган: ачы баллы яшь колмак һәм чиста юылган идән исе килә.
Корыган чебрец исе сизелер-сизелмәс кенә бәрелә. Гүя Григорий соңгы тапкыр таңда моннан әле күптән түгел генә чыгып киткән сыман, ә чынында исә болар бар да бик күптән булган хәлләр...
Ул сулавын кысты һәм ашыкмыйча тәмәке төрә башлады, ләкин куллар ни өчендер калтыранып киттеләр Һәм ул тәмәкесен тезенә койды.
Аксинья ашыга-ашыга өстәл хәзерләде. Суынган токмачны елытып алырга кирәк иде. Сарайга йомычка артыннан чапты, һәм ул, гыжлап, аз гына) агарынып, мичкә ут кабызырга кереште. Ул, чаткылар чәчеп торган ялкынлы күмерләргә өрә һәм шул ук вакытта дәшмичә тәмәке тартып утыручы бөкерәйгән Григорийгә дә карап алырга өлгерә.
— Эшләрең ничек анда синең? Барын да җайладыңмы?
— Барысы да яхшы.
— Сине мотлака кулга алырга тиешләр дип Дуняша нәрсәгә каран әйтә? Мине дә ул куркытып үтерә язды.
Григорий чыраен сытып, ачу белән тәмәкесен ташлады.
— Аның колагына Михаил шулай пышылдаган. Минем башыма бәлә чыгарып, ул уйлап чыгара барын да.
Аксинья өстәл янына килде. Григорий аның кулларыннан тотты.
— Ә син. минем эшләрем бик чибәр түгел икәнлекне беләсеңме? — диде ул Аксиньянең күзләренә югартын карап, — ЧКга барганда, мин үзем дә аннан кайтмам инде, дип уйлаган идем. Ни генә әйтмә, мин бит кузгалыш вакытында дивизиягә командир булып тордым. Дәрәҗәм белән сотник. Минем ишеләрне бер сүзсез кулга алалар.
— Алар сиңа нәрсә әйттеләр соң?
— Анкета тутырырга куштылар* шундый кәгазь инде ул — аңда бөтен хезмәтеңне язарга кирәк. Ә мин начар язучы. Бу кадәр күп язарга гомердә дә туры килгәне юк иде. Тормыш юлымны яза-яза ике сәгатьләп утыр' дым. Аннары бүлмәгә тагын икәү килеп керделәр. Кузгалыш турында һаман сораштылар. Зарарсыз, ягымлы кешеләр. Өлкәнрәге: «Чәй кирәкмиме?» — дип сорый, «Ләкин сахарин белән генә» — ди. Нинди чәй инде монда тагын! — дип уйлап утырдым. Аякларым сездән исән чыкса, шул җитте, — дим эчемнән. — Григорий сөйләвеннән туктап торды һәм чит нәрсә турында әйткән шикелле, нәфрәтләнеп: — Җәзалау вакыты җиткәч, әлсерәгәндәй булдым... Каушадым, — диде.
Ул, анда, Вешенскаяда чолгап алган куркуны җиңәргә үзендә көч тапмаганы өчен һәм шүрләве өчен үзенә ачулы иде. Курку бушка икәнлекне белгәч, бу ачуы аның икеләтә артты. Анда татыган кичерешләре хәзер ана йөзгә оят китерерлек булып көлке күренәләр. Моны ул юл буе уйлап кайтты һәм шуңа күрә, ахырысы, бу турыда хәзер ул, татыган кичерешләрен беркадәр арттырып, үзен үзе мәсхәрәләп сөйли.
Аның сөйләвен Аксинья игътибар белән тыңлады, аннары Григорийдән акрын гына кулларын алды һәм мичкә таба китте. Утны төзәтә-төзәтә:
— Ә соңы ничек? — дип сорады.
— Бер атнадан яңадай барырга кирәк — билге ясатырга.
— һәр хәлдә кулга алырлар дип уйлыйсыңмы?
— Әйе. Шулай күрәсең. Иртәме, соңмы — барыбер алачаклар.
— Нишлик соң? Ничек яшәрбез, Гриша?
— Белмим. Бу турыда соңыннан сөйләшербез. Юынырга суың бармы?
Алар кичке ашка утырдылар, һәм яңадан Аксиньягә, бүген иртә татыган, тулы бәхет кайтты. Монда, аның белән янәшә, Григорий утыра иде; күз карашларын чит кешеләр сизәләр дип уйлап тормыйча, аңа] хәзер үзенең сөеклесенә өзлексез карап торырга мөмкин, яшермичә, оялмыйча бөтенесен дә сүзләр белән сөйләргә мөмкин. Ходаем, ул ничек сагынды, никадәр теләде, аның тәне менә шушы каты кулларның көчен ничек татыйсы килде! Аксинья ашка кул да тидермәде диярлек; аз гына алга калка төшеп ул, Григорийнең комсызланып чәйнәвең карап утырды; томанлашкан күз карашы белән аның йөзен, гимнастеркасының туры якасы белән уратылган кара кучкыллы нык муенын, киң җилкәләрен, өстәлгә авыр яткан кулларын сөйде... Григорийдән тешне камаштырырлык тир һәм. тәмәке исе килә иде. Аксинья комсызланып тулы сулады. Бу ис шундый якын, шундый таныш... Григорийгә генә хас ул. Күзләрен бәйләгәндә дә Аксинъя шул ис буенча үзенең Григориен мең ир арасыннан аерып алыр иде. Яңакларында аның куе кызыллык яна, йөрәге еш һәм нык тибә. Ул бу кичне игътибарлы хуҗа була алмады, чөнки әйләнә-тирәсендә ул Григорийдән бүтән бер нәрсә дә күрми иде. Григорий да игътибар сорамый: үзе икмәк кисте, күзләре белән тоз савытын эзләде һәм аны мич алдыннан тапты, икенче тәлинкә токмач салды. Акланырга теләгән сыман, ул:
— Эттәй ач мин,—диде елмаеп.— Иртәдән бирле ашаган юк.
Бары тик шуннан соң гына Аксинья үзенең хезмәтен хәтерләде һәм ашыгып урыныннан кузгалды.
— Ах, бичара башкаем минем! Эремчек пилмәннәре һәм белен турында онытып та җибәргәнмен. Тавык ите аша, зинһар! Ныграк аша, кадерлем минем!.. Барын да китерәм хәзер.
Никадәр озак һәм ничек тырышып ашады Григорий! Әйтерсең лә, аны атна буена ашатмаганнар. Кыстап, сыйлап торуның бөтенләй кирәге юк иде. Аксинья түземлелек белән көтеп торды, ә шулай да ахыргача түзмәде: Григорий янына килеп утырды, сул кулы белән аның башын үзенә тартты, уң кулы белән чигүле яулык алып сөйгәненең майлы иреннәрен, ияген сөртте һәм, караңгыда кызгылт-сары чаткылар чыгарлык итеп күзләрен йомды да, тын алмыйча, иреннәре белән аның иреннәренә ябышты.
Бәхетле булу өчен кешегә күп кирәкми дә бит. һәр хәлдә, Аксинья бу кичне бәхетле иде.
Кошевой белән очрашу Григорийгә авыр иде. Аларның үзара мөнәсәбәтләре беренче көндә үк ачыкланды, һәм аларга сөйләшерлек бүтән әйбер дә юк ид£. Григорийне күрү Михаил өчен дә кызык түгел иде, күрәсең. Ул ике балтачы яллады, һәм алар - ашыгыч рәвештә аның өен төзәтергә керештеләр: түбәнең яртылаш черегән матчаларын алмаштырдылар, кыйшайган бер стенаны сүтеп өр яңадан тезеп чыктылар, яңа өрлекләр, рамнар һәм ишекләр ясадылар.
Григорий, Вешенскаядан кайткач, утардагы ревкомга барып, военкомат тарафыннан каралган үзенең хәрби документларын Кошевойга күрсәтте һәм саубуллашмыйча чыгып китте. Ул, Аксиньягә күчте, үзе белән бергә балаларын һәм мал-мөлкәтеннән кайбер әйберләрен дә алды. Аны яңа йортка озатканда Дуняша еламсырап калды.
— Абыем. — диде ул Григорийгә ялварып карап, — миңа ачуланма, сезнең алда мин гаепсез.
— Ни өчен ачуланыйм, Дуня! Юк, һич юк, — дип Григорий аны тынычландырды. — Хәлебезне белергә кергәли тор... Бөтен туган-тумачалардан синең өчен бер ялгызым калдым хәзер. Мин сине һәрвакыт кызгана идем һәм хәзер дә кызганам. Ә ирең — башка эш. Ике арадагы дуслыкны без синең белән бер кайчан да өзмәбез.
— Ачуланма, өеңнән без тиз күчәрбез.
— Юк ла!— диде Григорий борчылып.— Теләсәгез өйдә язга кадәр торыгыз. Сез миңа комачауламыйсыз, миңа урын балалар белән Аксиньядә дә җитәрлек...
Дөресен әйткәндә, аңа кайда торса да барыбер иде, тик тыныч яшәргә генә булсын. Ләкин бу тынычлыкны ул тапмый иде... Ул, берничә көнне эч пошыргыч авыр эшсезлек белән уздырды. Аксиньянең йортында берәр нәрсә эшләп булмасмы дип талпынып карады һәм шунда ук бер әйбер дә эшли алмавын сизде, һич нәрсәгә кул да бармый, җан да тартмый. Авыр билгесезлек газаплый, яшәргә комачаулый...
Аксинья, төнлә уянганда, аның йокламаганын күрә иде. Гадәттә ул, кулларын баш артына ташлап, арка өсте- нә ята. Караңгылы-яктылы каралыкка карый, күзләре усал һәм салкын. Аның нәрсә турында уйлавын Аксинья белә. Бары ярдәм генә күрсәтә алмый. Аңа никадәр авыр икәнлекне күреп һәм бергә тору турындагы өметләрнең җимерелүен сизеп, Аксинья үзе дә газаплана иде. Ул аңардан һичнәрсә турында сорашмый иде. Бөтенесен дә үзе хәл итсен. Бары тик төннәрнең берендә уянып китеп, тәмәкенең кып-кызыл утын күргәч кенә:
— Син һаман йокламыйсың, Гриша... —- диде. — Сиңа бәлки бераз вакытка утардан китеп торырга кирәктер? Әллә, кая булса да бергә китеп, качып торабызмы? — диде.
Григорий, кайгыртучанлык күрсәтеп, аның аякларын юрган белән каплады һәм теләр-теләмәс кенә:
— Уйлап карармын. Син йокла, —диде.
— Ә соңыннан, монда тынычлык урнашкач, кайтыр идек, ә.
Ул яңадан, катгый карары юксыман, ачык булмаган җавап кайтарды:
— Эшләр ничек булыр икән — карап карыйк. Йокла, Ксюша. — Сакланып һәм иркәләп иреннәрен ул аның ефәктәй салкынча ялангач җилкәсенә тигезде.
Ә чынында исә, ул, карар кабул- иткән иде инде: Вешенскаяга артык бармаячак ул...
ЧКга барасы көнне Григорий утардан китәчәк. Кирәк икән — озакка китәчәк. Кая — анысын әле ул үзе дә белми, ләкин китәргә карар кылу нык иде. Аның үләсе дә, төрмәгә утырасы да килми. Нәрсәгә тукталырга кирәген ул күптән сайлады инде. Тик бу турыда Аксиньягә генә алдан әйтергә теләмәде. Аның соңгы көннәрен нигә агуларга, алар болай да бик күңелле түгелләр бит! Хәзергә ул, йөзен мендәргә каплап, тыныч йокласын. Аксинья бу төннәрдә бик еш: «Миңа синең канат астында, йокларга рәхәт»,— ди. Шулай булгач, йокласын. Ул мескенгә болай кысылып йокларга күп калмады инде...
Иртәләрен Григорий балалар белән маташты, ә аннан соң һичбер максатсыз-нисез утар буйлап йөрде. Ана кешеләр арасында күңеллерәк иде. Бер вакыт Прохор Никита Мечниковта җыелып, бергә хезмәт иткән яшь казаклар белән эчеп утырырга тәкъдим ясады. Григорий катгый рәвештә баш тартты. Утарчыларның сүзләреннән ул — аларның продразверсткадан риза булмауларын белә иде, ә эчү мәҗлесендә бу турыда мотлака сүз кузгалачак иде. Үзенә шик төшерергә теләмәде ул, хәтта танышлары белән очрашканда да сәясәт турында сөйләшүдән кача иде. Җитте- инде аңа бу сәясәт, болай да аңа ул гел аркылы килә.
Продразверстка буенча икмәк я3 килә иде, һәм шул уңай белән өч картны заложник итеп алдылар да продотрядчылардан торган ике конвой астында Вешенскаяга озаттылар. Менә бу яктан да аңа саклык артык нәрсә түгел иде.
Икенче көнне Григорий потребкооперация кибете янында әле күптән түгел генә Кызыл Армиядән кайткан элекке батареячы Захар Крамсковны күрде. Крамсков, йөргәндә чайкалырлык дәрәҗәдә, нык кына исрек иде, ләкин ул, Григорий янына килгәндә, ак балчыкка буялган курткасының төймәләрен каптырды һәм карлыккан тавыш белән:
— Сәламәтлек телим, Григорий Пантелеевич! — диде.
— Исәнме,— дип Григорий, карама агачы шикелле, юан гәүдәле, таза тәнле батареячының зур кулын кысты.
— Таныйсыңмы?
— Әлбәттә.
— Хәтерлисеңме, үткән елны Боковская астында безнең батарея сине ничек коткарды. Без булмасак, синең атлы гаскәреңә кысылырга туры килер иде. Ә без анда кызылларны күпме турадык — харап! Бер тапкыр удар белән сыладык, икенче тапкыр шрапнель белән Наводчик булып тупта мин эшләдем бит ул! Мин! — Үзенең киң күкрәгенә Захар дөп итеп йодрык белән сукты.
Григорий әйләнә-тирәгә күз ташлады, — боларның сөйләнүләрен тыңлап, якында гына казаклар карап торалар иде. Григорийнең ирен почмаклары дерелдәп киттеләр, ачу белән ачылган авызында тыгыз тезелгән ап-ак тешләр күренделәр.
— Син исрек, — диде ул теш арасыннан акрын гына.
— Бар, кайтып йокла һәм ялган сөйләп арттырма.
— Юк, мин исрек түгел!—дип акырды исрек батареячы.
— Бәлки мин кайгыдан исергәнмен! Өйгә кайттым мин, ә өйдә тормыш юк, ә...! Казаклар өчен тормыш юк инде һәм казаклар да юк инде!
Ул кан баскан күзләре белән мәгънәсез карап торды һәм кинәт, чайкалып, аюларча тупас итеп Григорийне кочаклады һәм аның йөзенә градусы зур булган самогон исеп бәрде.
—Ни өчен син тасмасыз чалбар киясең? Мужиклыкка язылдыңмы? Бирмибез сине! Таянычым минем, Григорий Пантелеевич! Яңадан сугышып алырга кирәк! Узган елдагыча; бетсен коммун, яшәсен Совет власте! дип әйтик.
Григорий, кискен хәрәкәт ясап, аны үзенең яныннан этеп җибәрде һәм:
— Бар, өеңә кайт, исрек сволочь! Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы син?! — дип пышылдады.
Крамсков, тәмәкедән саргайган бармакларын киң итеп җәеп, кулларын алга чыгарды һәм мыгырдады:
— Алайса, гафу... гафу ит, зинһар,, ләкин мин сиңа үземнең командирыма әйткәндәй, чынлап әйтәм... Туган атама — командирыма әйткәндәй әйтәм: сугышып алырга кирәк!
Григорий дәшмәде, борылып, мәйдан аша өйгә кайтып китте. Ул кичкә кадәр менә шушы мәгънәсез очрашу тәэсире астында йөрде, Крамсковның исрек тавышларын хәтерләде, казакларның, теләктәшлек күрсәтеп, дәшмичә елмаеп торуларын күз алдына китерде һәм: «Юк, моннан тизрәк китәргә кирәк! Яхшыга түгел бу...» дип уйлады.
Вешенскаяга шимбә көн барырга кирәк иде. Тагын өч көннән соң ул, туган утарын ташларга тиеш иде, ләкин эш алай булып чыкмады: пәнҗешәмбе көннең төнендә, — Григорий йокларга ятарга җыенганда, — кемдер каты итеп ишек какты. Аксинья ишек алдына чыкты. Григорий аның «Кем бар?» — дип соравын ишетте, ләкин билгеле булмаган курку тойгысы астында хәрәкәт ясап, кроватьтан торды һәм тәрәзә янына килде. Ишек алдында чык итеп  келә ачылды. Беренче булып Дуняша керде. Григорий аның агарынган йөзен күрде һәм, сорашып та тормыйча, сәкедән папахасын һәм шинелен алды.
— Абыем...
— Нәрсә бар? — диде Григорий шинелен кия-кия.
Дуняша гыжлый-гыжлый сөйләде:
— Хәзер үк кит, абыем! Безгә станицадан атлы дүрт кеше килде. Ак өйдә утыралар... Алар пышылдап сөйләштеләр, ләкин мин бөтенесен дә ишеттем... Ишек төбендә торып тыңладым... Михаил сине кулга алырга кирәк дип сөйләде... Ул аларга синең турыңда сөйләде... Тизрәк кит, абый!
Григорий ашыгыч адымнар белән Дуняша янына килде, кочаклады, нык итеп яңагыннан үпте.
— Рәхмәт, сеңлем! Бар кайт, юкса чыгып киткәнеңне сизәрләр. Хуш! — диде дә Аксиньягә борылды: — Икмәк! Тиз бул! Бөтене кирәкми, берәр телем генә!
Менә аның кыска булган тыныч тормышы да бетте... Ул, сугыштагыча, ашыгыч, ләкин ышанып хәрәкәт итте: ак өйгә узды, йоклап яткан балаларны акрын гына үпте, Аксиньяне кочаклады.
— Хуш! Озакламый хәбәр бирермен, Прохор әйтер. Балаларны сакла, ишекне биклә. Сорасалар — Вешкигә китте диген. Я, хуш, кайгырма, Ксюша!
Аксиньяне үпкәндә ул, иреннәрдә күз яшьләренең тозлы елы дымын сизде.
Аксиньяне юатырга да, аның өзгәләнеп чыккан һәм ярдәмгә мохтаҗ булган сыкрануларын тыңларга да Григорийнең вакыты юк иде. Ул, үзен кочаклап алган кулларны җиңелчә генә аерды да, ишек алдына атлады, тыңлап торды һәм тышкы ишекне ачып җибәрде. Аның йөзенә Доннан килгән салкын җил бәрелде. Караңгыга ияләшер өчен бер секундка күзләрен йомып алды.
Аксинья. Григорий аягы астында карның ничек шыгырдавын ишетте. Григорийнең ераклаша баеган һәрбер адымы аның йөрәген җәрәхәтләп авырттыра. Озакламый аяк тавышлары тынып, читән чытырдады. Соңра бөтенләй тын булып калды. Бары тик Дон аръягында, урманда җил генә шаулый иде. Шул җил тавышлары арасыннан Аксинья берәр әйбер ишетергә тырышты, ләкин һичнәрсә ишетмәде. Аңа суык була башлады. Ул кухняга керде һәм лампаны сүндерде.
Гадел Кутуй тәрҗемәсе.