Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӘҢКӘ КАРЛАР


Көндезге дүртләр. Тәрәзә пыялалары карасуланып киләләр инде. Тышта тәңкә-тәңкә кар ява. Бөтен ишек алды, бакча, өй түбәләре, агачлар,— барысы да ап-пак мамыкка төренгәннәр.
Студентлар таралган. Аудиторияләр, коридорлар буш. Тик түбәнге катта гына кемдер рояльдә уйный һәм моңлы авазлар тын бүлмәләр эчендә, һавада очкан тәңкә карлар кебек, гүя җиргә төшәселәре килмәгәндәй, әкрен генә тирбәләләр. Аннары кемнеңдер шул көй уңаена салып:
Я помню чудное мгновенье: 

Передо мной явилась ты,

Как мимолетное виденье,

Как гений чистой красоты,
дип җырлап җибәрүе ишетелә.
Ишек ачыла. Култык астына бер кочак китап кыстырган Җәүдәт көтепханәдән килеп чыга. Чыга да башта туктап җырны тыңлый, тышта яуган тәңкә карларга карап тора, аннары әкрен генә коридор буйлап уку залына юнәлә. Ул эре гәүдәле, озын коңгырт чәчле, һәрвакыт аска карап йөрүче, аз сөйләшүчән бер егет. Аның өстендә җиң очлары чачаклана башлаган кызгылт костюм, аягында үкчәләре таушалып беткән сары ботинкалар.
Озын һәм тар коридорның aргы башында аяклы көзге тора. Шул көзге яныннан узганда һәркем, ихтыярсыз, төзәтенеп, спайланып ала. Җәүдәт тә кыйшайган галстугына сузылды. Ләкин ул төзәтенеп бетерә алмады, ниндидер бер кыз, ашыгып-ашыгып арттан килде дә, көзге каршына туктамыйча гына сул кулы белән чәчләрен төзәткәләп үтеп тә китте. Коридор ярым караңгы булганга Җәүдәт аны танымады. Ул бары көзгедә кызның чәчләрең төзәткән озын бармакларын һәм, ак мәрмәр кебек, ак нәфис беләген генә күреп калды.
Кайчагында менә шушындый юк кына нәрсә синең исеңә онытылып барган бер тарихны төшерә дә, син, беренче этәрешне алган тәгәрмәч кебек, хатирәләр йомгагын сүтә башлыйсың. Җәүдәт белән дә шул хәл булды. Билгесез кызның көзгедә чагылып үткән шәүләсе аның күз алдына Гөльшатны китереп бастырды. Ул да көзге каршында чәчләрен төзәткән чакта нәкъ менә шулай кылана һәм нәфис беләген нәкъ менә шулай гүзәл итеп бөгә торган иде...
Моннан әллә ике ел, әллә ел ярымнар элек Җәүдәт Гөльшат белән танышты һәм бер күрүдә кыз аның күңелен яулады, күзеннән йокысың качырды. Соңыннан алар бергәләп кинотеатрларга йөрделәр, кичәләрдә, бакчаларда булдылар. Ул чагында алар икесе дә заводта: берсе токарь, икенчесе автоматчица булып эшлиләр иде. Аннары Җәүдәт әдәби институтка укырга керде, Гөльшат конструкторлар курсын тәмамлады, һәм әллә ничек кенә булды инде шунда, аларның очрашулары үзләреннән үзләре сирәгәйде, тукталды. Ләкин Җәүдәт һаман да күңеленнән кызны керсез саф мәхәббәт белән сөеп йөрде. Тик үзенең гаять базымсызлыгы аркасында гына күптән әйтелергә тиешле сүзне бүгенгә кадәр әйтә алмый килде. Хәер, әйтмәсә дә кыз аның кичерешләрен сизә иде бугай. Култыклашып барганда ул еш кына Җәүдәтнең аз гына дерелдәп торган кулын катырак кыса да,
— Җәүдәт, дөресен генә әйт әле, сиңа минем белән күңеллеме? — дип сорый торган иде.
— Күңелле, — ди иде Җәүдәт һәм үзе кызыл алма кебек кызара иде. Ә Гөльшат яңадан:
— Алдашмыйсыңмы? — дип сорый.
— Мин алдаша белмим.
— Юк, ышанмыйм, ышанмыйм! — ди кыз һәм серле итеп егетнең күзләренә карый. Ә егет нәрсә әйтергә белми, керфекләрен түбән төшерә. Кыз рәхәтләнеп көлә, егет исә аның саен уңайсызлана бара һәм теләгенә каршы булса да, тизрәк китәргә ашыга иде.
Шулай көннәр һәм айлар үтте. Тышта тәңкә-тәңкә карлар ява башлады. Алар яуган саен Җәүдәт Гөльшатын ныграк юксынды, бигрәк сагынды. Былтыр шулай тәңкә-тәңкә карлар яуганда алар Гөльшат белән Зур театрдан кайттылар һәм аерылганда кыз аны беренче һәм соңгы мәртәбә яндырып үпте. Үпте дә ашыгып-ашыгып өенә керде. Шуннан соң бу ләззәтле минутлар кабатланмады.
Хәзер генә көзге каршыннан үткән кыз, бигрәк тә тышта яуган тәңкә карлар Җәүдәтнең күңелен җилләндереп җибәрделәр. Ул гомерендә бер генә мәртәбә булган ләззәтле минутны исенә төшерде һәм кызарды, тәнендә тәмле җылылык, таныш калтырау акканын сизде. Йөрәге тау менгән кебек ешрак тибә башлады. Табигатендәге барлык сүлпәнлек юкка чыкты; әйтерсең аңа канатлар тактылар. Ул уку залына баруын онытып, кире борылды да, раздевалкага йөгерде һәм озак та үтмәде, юка пальтосының тар якасын күтәреп, ашыгып урамга чыкты. Тышта кар туктаган иде. һава җылы. Җил юк. Бакчадагы агачларның ак ботаклары арасыннан түгәрәк ай күренә. Чистарып киткән күктә йолдызлар җемелдәшәләр. Җәүдәт иркен генә бер сулады Да, йомшак кар өстенә тирән эзләр сала-сала капкага таба атлады.
_— Вакыт никадәр тиз үтә икән, — 
диде ул эченнән, — соңгы мәртәбә мин Гөльшатны кайчан күргән идем? Сентябрьдә, юк ноябрьдә бугай. Әйе, демонстрациядән кайткач без аның белән йөрергә чыккан идек. Ә хәзер... хәзер январь бетеп бара инде. Чыннан да мин аны шул кадәр озак вакыт күрми тордыммыни? Бу ничек булды соң?
Пушкин мәйданында Җәүдәт кинога дип ике билет алып чыкты һәм Горький урамы буйлап метроның «Маяковская станция»сенә таба менеп китте. Урамда якты, монда карны да чистартканнар, автомобильләр, ике катлы троллейбуслар, зәңгәр автобуслар туктаусыз чабалар. Тротуарларда кеше сыешмый, әйтерсең, Москваның барлык халкы чыккан.
Бер ун минутлардан соң Җәүдәт метрога барып керде һәм билет алып, перрон залына төште.
Ажурлы гүзәл зал. Ул иркен һәм якты. Гаҗәп матур аркалар агып киткән кебек югарыга һәм ян-яннарга йомшак кына киңәяләр, киңәяләр дә салават күпере кебек, ярым түгәрәк түшәмгә кереп югалалар. Кайсы якка гына карама, һәр җирдә һава кебек җиңел һәм гүзәл формалар дөньясы балкый. Көмеш дугасыман күтәрелгән корыч тасмалар моңа кадәр һичбер җирдә күрелмәгән хисапсыз күп чагылуларны — металл шәүләләрен тудыралар. Түшәм үзе эчкә баткан, ачып куйган медальоннарга охшаган гөмбәзләр тезмәсе белән бизәлгән, һәрбер медальонның эчендә мозаик рәсемнәр. Аларны, . медальон әйләнә тирәсенә тезелгән кечкенә генә шәмдәлләр өстендәге, нәфис гөмбәләрдәй матур лампалар яктырта.
Җәүдәт монда көн саен булса да, шушы панноларга карамый булдыра алмады һәм алар белән мавыгып китеп поездның килүен дә сизмәде. Ул бары «Готов!» дигән ачы тавышны ишеткәч кенә каранудан аерылды һәм якындагы вагоннарның берсендә Гөльшатны күрде. Кызның өстендә кыска мех жакет, кулында сары кәгазьгә төргән чәчәкләп. Үзе кәгазьнең бер читен күтәргән дә, чәчәкләргә карый-карый елмая. Ул ахырысы күптән түгел генә урамнан кергән, бит алмалары кып-кызыл булып яналар.
Җәүдәт вагон янына йөгерде, ләкин ул килеп җитүгә генә вагон ишекләре тавышсыз-тынсыз ябылдылар да куйдылар. Җәүдәт утыра алмады. Ә кыз аны күрмәде, ул һаман да чәчәкләренә карап тыныч кына елмая иде...
Башта Җәүдәт икенче поезд белән үк Гөльшат артыннан барырга уйлаган иде. Соңыннан өст-башны алмаштырмый, бер кочак китап күтәреп бару яхшы түгел дип, элек өенә кайтып киенергә, аннары Гөльшатларга барырга булды.
Өенә кайтып керүгә өстәлендә кечкенә генә бер язу тора иде. Ул аны алып, тиз-тиз генә укып чыкты: анда болан дип язылган иде:
«Җәүдәт, мин сине бүген дә очрата алмадым; син күзгә күренми торган кеше булдың инде. Ә минем сиңа сөйлисе бик күп сүзләрем бар иде. Аларны бу кечкенә кәгазь кисәгенә генә язып бетереп булмый. Бүген кич сәгать сигезләрдә үзең безгә кил. Ярыймы? Кил, килми калсаң үпкәләрмен. Гөльшат».
Язуны укып бетерүгә Җәүдәт киенә-ясана да башлады, чөнки сәгать сигезенче иде инде.
Җәүдәтнең җаны рәхәт, күңеле күтәренке. Авыз эченнән генә булса да җырлап та алгалый. Әнисе аңар чиста күлмәк, яңа костюмын, яңа ботинкаларын китереп бирде. Аннары кулларын күкерәгенә кушырып, башың аз гына кыңгыр салып, улына карап тора башлады. Авыр сөякле, кырыс улының болай ачылуына, болан кабалануына ул бераз гаҗәпсенде.
— Кая болай җыенасың, улым? — дип сорады ул бераздан. Гадәттә мыгырдап кына сөйләшә торган Җәүдәт бу юлы, озын чәчләренә одеколон сөртә-сөртә, тулы җавап бирде. Ана улының болай йомшарып китүеннән файдаланып тагын,
— Улым, Гөльшатларда бүген бер-бер мәҗлесме әллә? — дип сорады.
— Нинди мәҗлес булсын, әнкәй, ул бары мине генә чакыра, күптән күргәне юк иде, — диде Җәүдәт һәм пальтосын киеп чыгып та китте.
Ярты сәгатьтән соң Җәүдәт Гөльшатларга якынлаша иде инде. Күкерәк кесәсендә кинога дип алган ике билеты да бар. Күңеле карлыгач кебек очына. Тизрәк — тизрәк Гөльшат янына керәсе иде дә, аның кара күзләренә карап күптән хәзерләнгән җылы, матур сүзләрне әйтәсе иде. Тизрәк!
Яңадан тәңкә-тәңкә карлар оча башлады. Алар Җәүдәтнең керфекләренә, йөзенә килеп кундылар. Егетнең күңелендәге рәхәтлек, шатлык тагын да артты. Хисләре кискенләшеп, иң биек югарылыкка күтәрелделәр. Күзләренә, йөзенә нур чыкты. Йөрәге моңа кадәр билгеле булмаган бер ләззәт белән кысылдьк
Гөльшатның бүлмәсе беренче катта гына, тәрәзәсе урамга карый. Шул тәрәзә турысыннан үткәндә Җәүдәт, ак пәрдә аркылы, Гөльшатның көзге каршында, баягы билгесез кыз шикелле, ялангач беләген күтәреп, озын бармаклары белән чәч бөдрәләрең төзәткәләп торган шәүләсен күрде һәм Гөльшат көзге яныннан киткәнче урыныннан кузгалмый карап торды. Аннары ашыгып өйгә керде. Бүлмә ишеген ачуга Җәүдәт бераз гаҗәпсенде. Анда уннарча яшь егетләр һәм яшь кызлар утыралар иде. Җәүдәт «Исәнмесез» дияргә дә өлгермәде, аның алдына Гөльшат йөгереп килеп басты һәм өске киемнәрен салдыра башлады.
Җәүдәт Гөльшатны бүгенге кебек матур кыяфәттә һичбер вакытта да күргәне юк иде бугай. - Кыз шундый сылу иде ки, егет күзләренә ышанмый шаккатты. Ә Гөльшатның, кара йон күлмәге, аягындагы биек үкчәле ялтыравыклы туфлялары, кулындагы дүрт читле сәгате аны тагын да матурайталар иде төсле.
— Менә рәхмәт, Җәүдәт, менә рәхмәт, — дип Гөльшат шатланды, — ә мин син килмәссең дип уйлаган идем. Рәхмәт илтифатыңа, әйдә, уз, — диде.
Гөльшат Җәүдәтне култыгыннан алып түргә уздырды һәм кунаклары белән таныштыра башлады.
— Таныш булыгыз, минем дустым Нәфисә туташ, Разия ханым, Наташа, Зариф абый, монсын инде үзең дә беләсең — Маһинур туташ...
Шулай күрешә-күрешә алар күкерәгенә ак роза кадаган бер яшь кенә егет янына килеп җиттеләр. Бу егет белән таныштырган чакта Гөльшат нигәдер бераз туктап калды һәм кызарды.
— Минем дустым... Фәхри, — диде ул әкрен генә.
Җәүдәт күрешеп кенә бетергән иде,
бүлмәгә тагын берничә кеше килеп керде. Алар арасында Гөльшатның якын дусты шаян Алсу да бар иде. Ул пальтосын да салмыйча түргә узып, Гөльшатны кочаклап үбә башлады.
— Тәбрик итәм, тәбрик итәм, сандугачкаем. Матур итеп яшәгез, берберегез белән орышмагыз, сугышмагыз. Сине дә, Фәхрикәем, тәбриклим. Кызның иң асылын эләктердең, кара, кадрен белеп тот! — диде.
Җәүдәт бу сүзләрне барысын тыңласа да һичнәрсә төшенмәде. Алсу артыннан башкалар да Гөльшат белән Фәхрине тәбрикли башлагач тагын да аптырады. Бу нәрсә? Әллә төш, әллә инде Җәүдәтне шулай шаярталармы? Шул вакытта аны Алсу күреп алды һәм ашыгып янына килде.
— Әбәү, Җәүдәт тә бар икән! Нинди шаян җилләр сине монда ташладылар? Мине кайчан кияүгә аласың инде, мәхәббәтсез, — дип кулын каты итеп кысты.
Болай да кызыл комач кебек кызарган Җәүдәт бу сүзләрне ишеткәч, җир ярылса җир тишегенә керерлек булды. Ярый әле Алсу артык йөдәтмәде.
— Бүген мәҗлестә синең яныңа үзем утырам, кара, әйбәт кенә ухаживать ит, — диде дә, өске киемнәрен салырга китте.
Җәүдәт почмакка таба борылды. Анда матур этажерка өстендә, Пушкин рәсеме төшерелгән ак вазада, бая Гөльшат алып кайткан саф чәчәкләр балкый иде.
— Эх, Гөльшат, Гөльшат! Нигә болай эшләдең? Нигә инде хатчыгыңда: «Сиңа сөйлисе бик күп сүзләрем бар иде» дип яздың? Хәзер нәрсә турында гына без синең белән сөйләшербез икән, Гөльшат бәгърем...