Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

С. КАРАТАЙ

ТАСИКО
Карыйсың син серле күзең белән 

Яратамсың әллә үземне?
Эх, Тосико, әйтче тагын иркәм,

— Яратам» шул! — дигән сүзеңне.
Таулар арасыннан кояш калка, 

Буландыра шаулы суларны;

Тау өстенә басып без икәүләп

Чын дусларча кыстык кулларны.
Салкынча җил синең чәчләреңне

 Иң башыңа төшереп таратты.

Дуслык эзләп килгән бер ак егет

Сине сөйде, сине яратты.
Бөдрә пөхтә кебек тауда үстең

Ә мин үстем җаным, Волгада;

Безнең уйлар якын, хисләр якын,

Торган җирләр ерак булса да.
Нарзан китер миңа син, Тасико,

Нарзан китер төньяк улына;

 Терелттең син бик күп авыруларны,

Гөлчәчәкләр үссен юлыңа.
Китәрмен мин моннан, озак тормам,

Онытмамын ләкин йөзеңне;

Онытмамын җылы сүзләреңне,

Онытмамын утлы күзеңне.


Хәй Вахит

ҺӘР НӘРСӘНЕҢ ҮЗ ВАКЫТЫ БАР
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар!
Төн пәрдәсен корса, давыл тынса,

Һәр гүзәлдән гүзәл, ямьлерәк,

Ялкынлырак булып ай елмая,

Мактау җырлый аңа һәр йөрәк!
Кай чагында, көндез күрсәң аны

Ул ялкынсыз, пурсыз, ул тонык.

Күңел күзе күрми көндез айны,

Ул ялкынсыз, нурсыз, ул тонык.


Б. РӘХМӘТ
ЗӘҢГӘР КҮЛ
Казан каласына якын гына
Бар данлыклы, матур Зәңгәр күл. 

Әйтерсең лә, шуңар масайган күк,

Күккә карап чалкан яткан ул.
Зур Волгага табан салмак кына.

Казанка ага матур күл буйлап.

Күл үбә күк елга иреннәрен

Иркәләнгән кебек куйнында.
Көндез кояш нуры, ә төннә ай

Күл өстендә ятып тирбәлә.
Таң алдыннан кошлар симфониясе

Чыңлап тора якын тирәдә.