Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ВАГИЗОВ С.
КИЧКЕ ТОМАН
Эңгер сөреме эчендә

Таулар тынлыгы туган.

Ташлардан ташка шуышып,

Үзәнгә кача томан.
Кызыл чәчәккә төренгән

Кавказ тауларын күрәм:
— Бәхетле, Нарзан иле, син,

 Күкләргә тигән түбәң.


ӘШИРӘ КАТЕЕВА
ШАГЫЙРЬГӘ
Шигырь язсаң, яз син ялкын белән,

Йөрәк канын куш син караңа,

 Хисең ташсын язгы ташкын кебек,

Дару булсын сүзең ярага.

Алма каләмеңне син кулыңа

Кабызмасаң күңел утларын,
Тетрәтмәсәң барлык тамырларны,
Аталмасаң фикер укларын.
Шагыйрь булсаң, яз син шулай итеп:

Тау ярылсын шигърең көченнән.

Караңгы төн көндәй якты булсын,

Кояш йөрсен кәгазь өстеннән.
Кояшның алсу нурлары

Алтын болытка тигән,

Ә карлы тау итәгеннән

Күк томан төшә түбән.
Тау үзәнендә көтүләр

Төнге йокыга талган.
Таш кыяларга эләгеп,

Болытлар тынга калган.