Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГОМЕР


Аның чын исеме Габдулла булса да, «Буран карт» диләр аны. «Буран» дигән кушамат аңа ни сәбәп белән, кайчан кушылганын бер кем дә белми. Бу кушамат аның гадәтеннән алынгандыр. Явым-чәчем буламы, тышка чыккысыз буран буламы «Буран карт» — Габдулла урамда була. Аның өчен әйтерсең тышта бер нәрсә дә юк: яхшы һавада шикелле бик иркенләп җырлап, кычкырып йөри. Күз ачкысыз явымлы-буранлы төннәрдә, кешеләр йоклап беткәч кем ишек кага дисәң «Буран карт» була. Әгәр ул аяз, матур көннәрдә килеп чыкса аңардан көлеп:
— Хәерлегә булсын, яңгыр, кар булырдыр, «Буран карт» килгән, — диләр.
Ул үзенә аерым табигатьле кеше. Урамда йөргәндә исерек вакытында гына түгел, аек вакытында да җырлап, көйләп йөри. Урамда күргән бер кешегә дә эндәшмичә калмый: һәр кеше белән сөйләшергә сүз таба. Уен-көлкеле карт ул. Халыкка сөйләр өчен көндә бер кызыгы булмый калмый аның. Аның эчеп-исерүен бер кешедә гаепкә дә алмый. Итек тегүче ул. Итекче булгач һәркем аңар эчәргә тиеш дип карый. Халык арасында итекченең исереп йөрүе законлашкан инде. Аның эчүеннән бер кемгә бер нинди зарар юк. Тик карчыгы Мәфтуха түти аның эчүеннән иза чигеп беткән инде. Габдулла карт туры кеше, алдашуны да яратмый. Итекче булгач алдашырга, вәгъдәсез булырга тиеш дигән караш та халыкта юк түгел. Шулай да Габдулла карт турында алай сөйли алмыйлар. Ул һәрвакыт вәгъдәсен үти, үзе әйткән сүзендә дә тора. Менә аракы турында аның характеры йомшак инде. Бу турыда ул алдый да, вәгъдәсендә дә тормый. Мәфтүха түтигә көн дә диярлек:
— Менә күрерсең, моннан соң тамчысын да авызыма капмам, — дип чыгып китә. Кичен тагын исереп кайта. Шуның өчен Мәфтуха түти аның «Буран» дигән кушаматы өстенә «Тукран» дигән кушамат та кушты инде. Барыбер файдасы булмады. Тукран димәгәең, аның янына тагы йөзләп кушамат кушсаң да Габдулла картның аракы турында характеры ныгымады, ул эчүен дәвам итте. Үзенчә ул һич сәбәпсез эчми, һәр эчүенә аның бер сәбәбе була. Бүген ул килгән кунаклар хөрмәтенә эчә, кичә аны иптәшләре сыйлаганнар була, бүген ул аларны үзе сыйларга тиеш була. Я шатлыктан эчә. я кайгыдан эчә. Кеше дигәнеңдә я шатлык, я кайгы булмый калмый инде.
— Я, карт, акча алдыңмы бүген?
— Алдым, карчык, алдым.
— Күпме алдың?
— Ачуланма инде, карчык, бурычлар күп җыелган икән, шуны түләгәч кулда акча бик аз калды. Калган акчаны алай тарттым, болай тарттым. Алай да җитмәде, болай да җитмәде, иптәшләр белән сыйлана торгач ул акча да бетте.
— Тукран шул, тукран, тукранга ышанган мин...
— Ачуланма инде, карчык, башка вакытта алар да сыйлый бит, үзләре сыйлагач аларны да сыйламый булмый инде.
Мәфтуха түти ике кыз, бер малаен бик авырлык белән үстерде. /Малае Гәрәй хәзер тимер юлына кереп эшли дә башлады инде. Әз булса да акчасы да килеп тора. Кызы Мәрьямне бик авырлык белән булса да укыта алды. Ул хәзер Себергә мөгаллимә булып китте. Кызы Зәйнәп әлдә әле җәен шырпы фабрикасында эшләп, кышын укып йөри. Кышында шырпы фабрикасыннан өзелеп бетми, фабрикадан алып кайтып шырпы каплары ясый. Шулай да инде балалары үсеп тормышка аяк басып баралар. Мәфтүха түти үзе дә Габдулла карт белән хәзер аяк терәп сөйләшә. Көннәрдән бер көнне карты исереп кайткач Мәфтуха түти:
— Я, карт, син үз көнеңне үзең күр. Мин балаларым белән ничек тә тормыш кичерермен, аерылыйк без, — диде.
Габдулла карт моңар каршы килмәде:
— Ярый, карчык, мин синең теләгеңә каршы килгәнем юк. Мәхәббәтебез булмаган икән аерылырбыз, — диде.
Аерылу өчен муллага киттеләр.
Көзге көн, үләннәр, агачларның яфраклары саргаеп корганнар. Тик аяк астындагы чирәм генә үзенең төсен югалтмаска тырышып яшелсыман булып тора. Яна гына яңгыр явып киткәнлектән аяк асты юеш. Көзге салкын җил исә. һавадагы эре болытлар каядыр ашыгып ага. Көзге салкын кояш шул болытлар арасыннан бер елмая, бер кача.
Мәфтуха түти белән Габдулла карт мулла капкасы төбенә килеп туктадылар. Габдулла карт капка янындагы скамиягә утырып:
— Анда кергәнче мин бер төреп тартыйм инде, мулла өендә тартып булмас, — дип тәмәке төрергә кереште.
Мәфтуха түти:
— Мулла капкасы төбендә тәмәке тартып утыру кешедән яхшы түгел,— дисә дә Габдулла карт бер нәрсәгә дә игътибар итми, ашыкмый гына бик озаклап тәмәкесен төрде. Аннан шырпысын кабыза-кабыза:
— Әллә мин әйтәм, карчык, аерылмыекмы? Яхшымы, яманмы бергә көн күрдек. Мәхәббәтебез дә булмады түгел, бергәләп балалар үстердек. Хәзер аерылып йөрү балалардан да яхшы түгел.
— Балалардан яхшы түгел дип синең эчүеңнән кан бозып торудан туйдым инде мин. Ир булмадың син миңа, аяклы хәсрәт булдың, эчүеңне ташлар идең балалардан оялсаң.
— Ташлыйм, карчык, ташлыйм. Моннан соң бер дә эчмәм. Егерме биш ел гомер итеп муллага бер килмәгәнне бер бүген генә аңар серебезне ачмыйк инде, үзебезнең арага мулланы кертмик инде.
Мәфтуха түти бер урынга текәләп уйга калды. Габдулла карт тәмәкесен көйрәткән килеш гадәтенчә нидер көйли башлады. Аның тәмәкесенең төтене җиргә таба авышып җил белән тарала торды. Урам тыныч, җан әсәре юк. Мәфтуха түти белән Габдулла карт арасындагы тынлык кебек урамда да тулы тынлык иде. Габдулла карт тәмәкесен соңгы тапкыр суырганда капкадан Лотфый мулла килеп чыкты.
— Мондый көндә нишләп йөрисез?— диюгә Габдулла карт:
— Әссәләмегаләйкем, хәзрәт, мин исерек түгел, мин болай гына, — дип сүз башлауга Мәфтуха түти, аның сүзен бүлеп:
— Без сахрага чыккан идек, хәзрәт, сахрада йөреп арыгач менә сезнең капка төбендә ял итәргә туктадык, — диде.
— Әйе, хәзрәт, без, карчык белән, әзрәк күңел ачарга дип чыккан идек,— дип өстәп куйды карт.
Габдулла карт болай да мулла халкы белән эш йөртергә яратмый. Бу юлы да аның эше муллага кадәр җитмәде.
Алар, хәзрәткә башка сүз әйтми, урыннарыннан кузгалып өйләренә таба киттеләр. Алар, берсеннән берсе калмый, янәшә атласалар да, бик озак сүзсез бардылар. Аннан Габдулла карт Мәфтухадан гафу үтенгән шикелле:
— Карчык, без икебез дә яхшы кешеләр бит, безнең бу җүләрлекләр тормышның җүнсезлегеннән генә килеп чыгалар, тормыш талаштыра безне, тормыш, — дип куйды.
Алар тәмам татуланып сөйләшә-сөйләшә өйләренә таба атладылар.
Кыш. Тышта суык җил, буран котыра. Төн урталары, Мәгсүмә гадәттәгечә Рәҗәпне көтеп чигү эшләре белән кич утыра. Шул вакыт карга күмелеп калган тәрәзәне кемдер какты. Ачык йөзле, бер катлы Мәгсумә, аны-моны уйламастан, «Буран» — Габдулла карттыр әле, дип ишек ачуга алдында бөтенләй башка ят кеше күрде. Бу ят кеше:
— Рәҗәп өе шушы буламы? — дип өйгә керү белән бөтенләй шашып аптырап калды. Бу ят кеше Мәгсумәнең дусты — Мәмдүханың ире Вәли иде. Аның ике кулы кан, күкерәге турысында киеме кан иде. Бу хәлне күреп Мәгсумәнең бөтен тәне туңып китте.
— Нишләп йөрүең бу, кайда болай канга баттың, Вәли? — диюенә Вәли бик тыныч кына:
— Сугыштан, сугыштан, сугыш булды. Шуннан качтым, — диде. Аның күзләре бик куркыныч ялтырыйлар иде.
Вәлинең көтмәгәндә, төн уртасында бу рәвештә килеп керүе чыннан да гаҗәпләнерлек иде. Вәлиләр моннан өч йөз чакрым чамасындагы Уралдагы тимер юлының зур бер станциясендә торалар иде. Вәли шулай ук Рәҗәп шикелле тимер юлында эшли. Мәмдуха өй эшләрен башкара. Мәмдүхалар күп еллар Магсумәләр торган шәһәрдә торсалар да үткән ел Уралга күчтеләр. Мәгсумәнең Мәмдүханы күрмәвенә ел ярым бар иде инде. Вәлинең болай төн уртасында килеп чыгуы Мәгсумә өчен көтелмәгән хәл иде. Чөнки Мәмдүхалар Уралга күчкәннән соңында аларның тормышында зур бер бәхетсезлек булды. Рәҗәп соңгы елларда тимер юлында мастерскойда эшләвен ташлап, поезд белән йөрү эшенә күчкәнлектән аңар Вәлиләр торган станциядә булырга туры килә, ул һәрвакыт аларның хәлен белеп йөри. Мәгсумә Рәҗәптән соңгы вакытларда да:
— Вәли больницадан тиз генә чыгарлык түгел, — дип ишетә иде.
Менә шуннан соң Вәлинең көтмәгәндә килеп керүе, җитмәсә кан эчендә булуы Мәгсумәне аптырашта калдырды. Ул куркып калтыранып:
— Кайчан килдегез, кемгә килдегез, ул кайда, исәнме? — дип бер-бер артлы, өзек, өзек сорауларын бирде. Вәли калтырамый, бик табигый рәвештә,
— Самарага, комиссиягә бара идек, агай-энеләрне күреп китик дип юл уңаенда Ганиләргә кунакка төштек. Мәмдуха шунда калды, — диде. Мәгсумә, ни әйтергә белми аптырабрак торганның соңында,
— Нинди сугыш булды соң, Вәли? — дип кабатлап сорау бирде.
— Булды инде булды, берсен тондырдык, — диде Вәли.
Мәгсумә аптырашта калуыннан соңгы сүзләрен ишетми иде.
— Алай булса мин Мәмдүханы алып килим, — дип Магсумә бик җәһәт киенеп туры Ганиләргә чыгып китте.
Ара ерак булса да Мәгсумә очып барып тиз җитте. Әнә землянка өйнең җиргә яртылаш баткан тәрәзәсеннән якты шәүлә дә күренде. . Өйгә керер өчен аска казылып эшләнгән баскыч буенча түбән төшә башлады. Кышкы суык булуга карамастан, ни өчендер ишекләр тулы ук ачык. Шул хәлгә аптырабрак өйгә керсә ни күзе белән күрсен, идән буенча кан юллары йөргән, шул кан эченә сузылып төшкән Гани ята. Ул үлгән — үтерелгән. .Мәгсумәнең бөтен йөрәге жу итеп китте. Тирә-якка карады, һичбер җан әсәре күрмәде. Инде нишләргә, кеше үтергән Вәли янына кайтыргамы? Кайтмас иде, улы Галим ялгыз, Вәли янында калган. Шул уйланулар эчендә озак торгандырмы, юктырмы, ул арада кайдандыр Мәмдуха килеп чыкты да Мәгсумәгә ташланды:
— Әй, Мәгсумәкәем, нишлим, бәхетсезлек өстенә бәхетсезлек бит. Вәли Гани абзыйны үтерде бит...
Гани Мәмдүханың, бер туган абзасы. Ломовой извозчик булып көн күрә.. Шәмсия исемле хатыны, Мәҗит, Зөһрә дигән ике баласы бар. Көн күрүләре икмәккә аптырамаслык кына иде. Дусларның сөйләшү вакытлары түгел. Сүзсез дә алар бер берсенең хәлләрен аңлыйлар. Мәмдуха полицияга барган, әле шуннан кайтып килә. Башка кешеләр кайдадыр ул белми. Мәмдуха:
— Менә хәзер полиция да килер, Вәли кайда качты икән, аны кайдан табарга инде?
Үз-үзенә онытылып торган Мәгсумә:
— Вәли бездә, — дип җавап бирде.
Полицейскийләр килделәр: кан эчендә яткан Ганине карап язгалаган.
Мәгсумәнең әйтүе буенча Вәлине алырга киттеләр.
Мәгсумә белән барган полицейскийлар өйгә керми капка төбендә тукталып калдылар. Ни өчен кермәү серләрен озак яшереп тора алмадылар, үзләре генә Вәли янына керергә курыканлыкларын әйттеләр, күршеләрдән •ярдәмчеләр кирәклеген әйттеләр. Мәгсумә ерагырак булса да Габдулла картны барып уятып килде. Габдулла карт ялгызы Вәли янына кереп:
— Ни хәл, Вәли туган, исән-сау кайттыңмы? — дип аның белән ике кулын биреп күрешергә барды. Вәли төсе китеп тик кенә бер урында утыра иде. Вәли картның тавышына сискәнеп китте. Габдулла карт икәнен күргәч аның бик тиз йөзе ачылып, аңар ике кулын бирде. Шул вакыт Габдулла карт Вәлинең ике кулын да нык итеп тотты. Полицейскийләр кереп ике кулын артка каерып бәйләделәр дә алып чыгып киттеләр. Шул көнне ул ялгыз камерада куна, икенче көнне акылыннан яза, шуннан аны җүләрләр йортына озаталар. Мәмдуха ире Вәли өченме, әллә бер туган абзасы өченме кайгырырга белми, чынында һәр икесе өчен кайгырып, вакытлы рәвештә Мәгсумәләрдә торып калды.
Мәмдуха белән Мәгсумәнең тормышлары төбендә бер төслерәк булса да бөтенләй үк аерма да юк түгел. Мәмдуханың тормышы Мәгсумәнекенә караганда да авырырак. Тормышта аларның беренче мәртәбә очрашулары Мәгсумәнең приютта азаккы ел яшәгән вакытында булды. Шуннан аерылып бик озак еллар күрешми торгач, тормышның ниндидер рәвештә төзелүеннән, ирләренең бер хезмәттә булуларыннан алар тагы бергә очраштылар. Алар бала чагыннан алып бергә үсмәсәләр дә туган, үскән илләренең башка булуларына да карамастан, яшьтән алып булган тормышлары бер берсенекенә бик охшаулы булу сәбәпле алар бик якын дуслар, сердәшләр булып гомер иттеләр. Гомерләренең ахырына кадәр бергә яшәделәр.
Мәмдуханың әнисе әллә исән. Аталарыннан алар ишле булып ятим калдылар. Мәмдуханың әнисе Җамал бик тере, булдыклы булып тормыш итте. Шул булдыклылыгы белән генә ул балаларын исән-сау тәрбияләп үстерде. Әтиләре үлгәч:
— Шәһәрдә хәер сорашып булса да, тамагыбызны туйдырырбыз, — дип шәһәргә килделәр. Шәһәргә килү белән Җамал Мәмдуханы приютка урыслаштыра алды. - Приюттан чыгу белән Мәмдуха бер урынга да урынлаша алмады.
Хәер, ул яшь кыз булып озак яши дә алмады. Яшьли генә Вәлигә кияүгә чыкты, дөресрәге аны кияүгә бирделәр.
Вәли тимер юл эшчесе — машинист. Бик эчүче, холыксыз һәм артык көнләшүче булып чыкты. Вәли Мәмдуханы шул кадәр көнләшә, үзе поезд белән бер тәүлеккә киткән вакытында да, хатынының өстеннән бикләп китә иде. Мәмдуха еш кына җылый, җылый Мәгсумәгә үзенең иреннән күргән җафаларын сөйли.
— Бер вакыт шулай өстемнән бикләп бер тәүлеккә юлга китте. Кайтуына тәрәзә пәрдәсенең бер чите ничектер ачылыбрак калган. Юлдан кайтуы белән: «Ә, син шулай тәрәзәдән егетләр күзләп утырасың икән» дип бураннар туздырды. Ул бер тәүлек юлда вакытта йокламыйча булдыра алмадым, урынга ятып бераз йоклап алган идем, урын әзрәк изелеп калган. Шуңар «Кемнәр белән яттың?» дип бәйләнде. Икенче көнне юлга киткәндә мине өйгә бикләми, суык амбарга бикләп китте. Бер тәүлек гомеремне шул амбарда уздырдым, ходаем, дөньяда торам — дип мин дә нигә генә торам инде, ни өчен бу дөньясына туганмын — дигән шикелле аһ-зарларын сөйли иде. Хатын кеше бер вакытта да ирнең яман атын сатирга тиеш булмаса да, семья ызгышында кулың сынса да җиңең эченнән чыгарырга ярамаса да, ир белән булган иң әшәке тормышны да, ал гөл итеп күрсәтергә кирәк булса да, ике дуст бөтен эчке серләрен бер берсенә ачалар, бөтен кайгыларын уртаклашалар иде.
Җыр бит ул зур язык — гөнаһ! Бигрәк хатын-кызларның җырлавы мөмкинме? Шулай да Мәмдуха җырлый. Җыр аның мәңгелек юлдашы. Анын тормышындагы авырлыклар җыр белән капланалар. Җыр белән ул тормыштан үз-үзен бераз онытып тора. Җыр өчен кешеләр аңар нинди генә начар караш тудырмасыннар, ул җырламый булдыра алмый. Хәер, аны җыр белән берәү дә гаепкә алмый. Аның тавышы матур, аның тавышы моң. Җыр зур гөнаһ дип йөргән кешеләр дә аның моңын тыңламый булдыра алмый. Аның җыры кешеләрне үзләренә тартуы, аның тавышы матур булуда гына түгел. Ул йөрәк белән җырлый. Шуның өчен җырга иң тискәре кешеләр дә аны тыңлыйлар. һәркем Мәмдүханың сагышлы хатын икәнен белә, аның кешеләргә ишеттерерлек итеп җырлавы да беркем тарафыннан да гаепкә алынмый.
Мәмдүханың моңлы җыры алдында Вәли дә баш ия. Ул, үзендә кунаклар, эчү мәҗлесләре булганда хатынына җырларга куша. Ни кадәр генә ул хатынын кешеләрдән көнләшмәсен, аны җырлатмый булдыра алмый. Мәмдүха җырлый. Мәмдуха җыры белән мәҗлестәге кешеләрнең башы түбән иелә. Аның җыры белән кешеләр үзләрен үзләре онытып барысы да тирән уйлар эчендә югалып калалар.
Вәли янына шул Габдулла карт, Рәҗәп, тагы шуның шикелле бәхет өчен бөтен маңлай тирләрен түгеп, эшләп тә кеше шикелле көн күрерлек тә тормыш төзи алмаудан йөрәкләренә кара кан сауган кешеләр киләләр.  Эчке табигатьләре белән  саф, яхшы \ күңелле булган, тышкы күренешләре ’ белән кайберәүләр алдында «бозык ирләр» дип исем алган кешеләр җыелалар. Тырышып-тырышып эшләп тә, үзләренең бәхетләрен таба алмагач, аларның бердән-бер бәхетләре, тормышта күңел ачулары шушы эчү — аракы тирәсендә генә чикләнеп кала. Тышкы яктан тупас булган шушы ирләр инде Мәмдүханың моң, сихерле, ялкынлы җырларын тыңлыйлар. Мәмдуха әнә шул исерекләргә җырлый, шуларның башын аска идерә. Җыр бетә. Шаулап торган өй эченә авыр басынкылык, тынлык урынлаша. Бераздан соң җырның сихереннән авыр сулап уяналар да:
— Мәмдуха, теге көеңне җырла әле! — диләр.
Мәмдуха иреннән әмер алгач тагы җырлый. Алар онытылып-онытылып тыңлыйлар да Мәмдүха туктагач аны тагы җырларга кушалар. Тагы тыңлыйлар. Тагы җыр бетә. Дөньяның бөтен авырлыкларына күнеккән, нинди генә кыен вакытларда да дөньяга сер бирми түзгән, җылак булудан ерак булган, бу «тупас» «каты күңелле» кешеләрнең күзләренә яшь килә. Кемгәдер ачулары кузгала, кыза башлыйлар. Сүз көрәштереп бер берсенә бәйләнергә керешәләр, һәммәсе үз үзенә бер философка әйләнә. Дөньяны ничек итеп төзегәндә анда тигезлек, гаделлек булу турында сүз кузгаталар. Кайчагында сүз көрәштерә торгач үз ара бәйләнүгә кадәр барып җитәләр. Мәмдуха тагы җырлый башлый, тагы тынлык урнаша. Кара кан укмашкан йөрәкне аракы белән юып җибәргәч ул нечкәрә.
— Малы булса тора белер идем мин дөньясында, — дип куя арадан берсе..
— Юк, дөрес түгел, мал үзе дөньяда бозыклык тудыра, беләсеңме, Макс ни сөйлидер иде?
— Ә, доктор Мишин нәрсә әйтә, Мишин?...
Бу бәхәсләрне туктатып, мәҗлесне әүвәлге хәленә кайтару өчен Рәҗәп үзенең гармоненда җиңел көнләр уйный, я Мәмдуха уйнавына төшеп бии, булмаса Мәмдуха тагы җырлый башлый. Менә шундый мәҗлесләр Вәлидә еш булалар иде.
Ә иртә белән Вәли Мәмдүханы көнли башлый. Аның кемгә күбрәк карап җырлаганын тикшерә. Тагы бикләп эшенә китә.
Мәмдүханың якыннары бу холыксыз иреннән аерылырга киңәш бирсәләр дә, аерылып кая барасың? Кайда да бер тормыш түгелме? Вәли белән ул нинди генә тормыш алып бармасын, шулай да аны ярата. Вәлинең болан көнләвен аны артык яратуыннан дип уйлый. Мәмдуха Вәлигә кияүгә чыкканда аны алдан белеп-күреп чыкмады. Аңар кияүгә чыгуы белән аны чын сөюе белән сөйде. Ул аннан бер ничек тә аерылырга теләмәде.
Мәмдуха җырчы гына түгел, ул — гармоньчы да. Аның гармонь уйнавы да үзенә аерым моңлы. Мәмдуха аллага ышана гына түгел, ул бик динле дә, мөмкин булган кадәр намаз-дога- ларын да вакытында үтәргә тырыша. Җыр-музыканы дин ни кадәр генә тыймасын, Мәмдуха үзен җыр-музыкадан аера алмады. Кай вакытларын намазын, догаларын бүлеп гармоне, җырына керешә. Мәмдуха килеп тора башлаганнан бирле Рәҗәп тә югалып эчүләрен ташлап күбрәк вакытын өйдә уздыра башлады. Гармонен төзәттереп алып, үзен үзе онытып гармоньны уйнап утыруга бирелде. Бара торгач гармонен да яңа яхшы гармоньга алыштырып алды. Мәгсумә дә бу тормыштан канәгать. Тормышында аның беренче башлап көлемсерәүләр күренде. Шулай да Рәҗәп поезд белән ун-унбишәр көнгә эшкә чыгып киткәндә ике дус — Мәмдуха, Мәгсумә төннәр буе моңаялар. Бөтен төннәрен кул эше һәм җыр, моң белән уздыралар. Җырлап эшлиләр, эшлиләр дә аннан төн урталарында үзләренең бөтен тормыш юлларын сөйләшеп чәй эчәләр.
— Аа... а... у... у — тавышы һәм җыр белән каплана. Уралда аюлар күп бит. Аюлар кура җиләге ярата. Кычкырып җырлап йөрмәсәң аның очравы бик мөмкин. Кеше тавышын ишетсә, аю кеше алдына чыкмый, юл бирә, читкә китә, ди. Кинәт аның өстенә барып чыксаң аптырап калуыннан бәргәләп үтерә ди.
Заводларда төшке ялга туктарга гудок булганда тубаллар җиләк белән тулган була инде. Уралда кура җиләге күп бит.
Башлары кар белән агарып торган биек тауларның итәкләренә барсаң, әйтерсең лә, кызыл палас җәйгәннәр, шулай кура җиләк белән бизәлеп тора.
Кич белән эшчеләр тагы арып, алҗып салмак кына өйләренә кайталар. Ә, яшьләр, ару-алҗуларына карамастан, гармонь, балалайка, җыр белән бөтен Уралны шаулаталар.
Мәмдуха Мәгсумәләргә килгән баштагы көннәрен бик кайгы белән үткәрсә дә, көннәр үтү белән ул күнекте. Ул Уралга күчүләрен, андагы матурлыкны сөйләп бетә алмый торган булды. Ул һәр көнне Урал турында сөйли, шуны сөйләп күңелен юата иде.
Мәгсумә көй дә кичләрен чигү чигә, Мәмдүхада буш кул утырырга теләми, үзенә ашарлык-эчәрлек булсын дип һәркөн зур, зур ашъяулыклар бәйләү өстендә утыра. Ике дус шулай сөйләшеп, җырлашып кич утыралар да төн уртасы җиткәч самовар куеп чәй эчәләр. Мәмдуха тагы Урал турында сүз алып бара, аннан иренен, крушениеда калуын һәм Ганинең ничек үтерелүен сөйли:
— Вәли бер көн шулай поезд белән китте. Бер тәүлек үтте юк, көтәм юк, көтәм юк. Каядыр крушение булганлык турында сүз йөри. Депога барып белешкәч Вәли паровозы булган поездның крушениега очраганын белдем. Крушение булган җиргә киттем. Безнең Себер тимер юлы бормалы, бормалы булып тау итәге буенча сыргаланып йөри. Поездлар шул бормаларның берендә очрашканнар. Поездларның берсе товарный, берсе пассажирский булган. Мин барганда юл буенча үлгәннәр, имгәнгәннәр тулып ята иде. Шул вакыт миңа әллә ни булды, йөрәгем урыныннан кузгалды, бөтен кан җыелып башка менде, аннан бөтенләй каядыр барысы да югалды, бөтен чәчләрем инә шикелле булып башымны кадый башлады шикелле булды, озаккадырмы, акылым бөтенләй югалды. Мин бөтен көчемне җыеп үлгәннәр, имгәнгәннәр арасыннан ,!Вәлине эзли башладым. Ләкин ул бер кайда да юк иде. Крушениега өченче көн дигәндә генә, юлдан бөтенләй читтә, агачлар янында, ярты гәүдәсе җиргә күмелгән хәлдә Вәлине таптым. Шуннан больницка салдылар. Больницка алып барганда һушы юк, баш түбәсе янчелгән иде. Шул кадәр көч белән читкә атылып та, аның исән калуына аптырадылар. Больницада алты ай ятып, инде терелде дигәндә аны Самарага комиссиягә билгеләделәр. Бергәләп барырга булдык. Менә шулай Самарага барганда Вәлинең Ганиләргә туктап үтәсе килде. Кайтышлы төшәрбез дип өндәвемне тыңламады.
Гани абзыйлар безнең килүгә бик куандылар. Чын-чынлап кунак итәселәре килде ахыры. Аш салдылар. Аракы да алдылар. Яхшы гына мәҗлес булды. Эчеп азрак кыздылар, җырлаштылар. Вәлинең төзәлеп җитмәгән чиренә аракы ярамаган, башы бутала башлаган булса кирәк. Шулай утырганда тиктән тик өстәл астыннан миңа пычак күрсәтте. Мин куркып нишләргә белмәдем. Ул арада Вәли торып та китте. Ганигә барып:
— И кайнатам, кайнатам, — дип аны кочаклады. Гани дә аны-моны уйламый:
— Менә рәхмәт, кияү, онытмый, искә төшереп килүеңә рәхмәт, — дип аны кочаклады. Шаярып көрәшкәнсыман итә башладылар. Аңынча булмый, икесе дә гөрст итеп идәнгә егылдылар. Вәли янына мәҗлескә дип чакырылган кешеләр башта аны-моны уйламый.
— Бирешмә, кияү!
— Бирешмә, Гани! — дип утыралар. Ганинең куркыныч итеп чыҗлавы мәҗлестәгеләрнең бөтенесен сискәндереп җибәрде. Ганинең тирә-якны кан белән тулды. Вәли Ганине кочаклап күкерәк өсте, тамак төбеннән пычак белән кадап җибәргән. Вәли шуннан йөгереп чыгып китте. Каядыр качты, югалды. Мәҗлестәге кешеләр, нишләргә белми, аптырап калдылар. Мин нишләгәнемне белмичә полициягә чыгып йөгердем. Аннан кайтканда сине очраттым. Иң кайгылы, хәсрәтле вакытларда якын иптәшеңне очрату бөтен авырлыкларны җиңеләйтеп җибәргән шикелле була. Сине күрү белән тыным иркенләп китте. Мескен җиңгәм Нурия белән балалары Наһар, Хамиткә хәзер тормыш авыр...
Мәмдуха белән Мәгсумә шулай серләшәләр, серләшәләр дә, бер рәхәтләнеп җырлыйлар, аннан гармонь алалар көйлиләр, җырлыйлар, шулай һәркөн йокысыз таң аттыралар.
Мәфтуха түти, үзенең тормышы авыр булуга карамастан, ул һәрвакыт шат күңелле. Бик нужалы хатын инде, шулай да, ул ничектер барысын да җиңел кичерә. Ачык йөзле, сүзчән, табигате белән кешегә сөйкемле, очрашып сөйләшкәндә аннан аерыласы килми, өзлексез аның белән сөйләшәсе, аның сөйләгәнен тыңлыйсы килә. Әллә ничек инде ул һәр сүзне матур, әкият шикелле тәмле итеп сөйли. Тормышны күп күргән; сүзгә осталыгы зур, аның акыллы, гыйбрәтле сүзләрен тыңлаганнан соң сулышларың иркенәеп, күңелең рәхәтләнеп кала.
Көннәрдән» бер көнне Мәмдуха белән Мәгсумә:
— Әйдә, бер барып, Мәфтуха түтиләрдә ирек ачып кайтыйк, — дип өйләреннән чыгып киттеләр.
Мәфтуха түти бик шатланып, ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Кунакларның да йөзләрендә бер төрле көләчлелек нуры туды. Алар Мәфтуха түтинең ачык йөзе алдында үзләрен кара баздан якты дөньяга килеп чыккан шикелле итеп тойдылар. Мәфтуха түти аларның хәсрәтле, җәфалы тормышларын уртаклашып,
— Бик яшь кенә гомерләрегез зур сагышлар белән үтә шул, — дип алар өчен чын күңеленнән кайгырганын белдерде.
Мәфтуха түти ярлы булуына карамастан ул үзе бик кунакчыл. Гадәттәгечә аның бүген дә сый, хөрмәте юк иде. Хәтта ипие һәм чәе дә юк иде. Ул андый вакытларда аптырап тормый, тормышның авырлыгыннан, үзенең ярлылыгыннан зарланырга яратмый. Йөгереп самоварын куя. Самовар кайнаганчы, ары-бире иткәнче, берәр җае табылыр әле дигән өмет белән эш күрә ул. Простой халыкның бер берсенә зур ярдәм дә булуын яхшы белә. Күршеләре аның барысы да үзе шикелле нужалы һәм простой халык. Аның үтенечен бер вакытта да аяк астына салып таптамыйлар. Чөнки ул үзе дә кешегә һәрвакыт ярдәм кулын сузарга ярата. Күршеләрнең берсе берсеннән ипи, чәй, шикәр алып торулары гадәт. Бу юлы да кунакларына сиздермичә генә, самовары кайнаганчы күршеләреннән ипи, чәй, шикәр рәтләде. Өстәлен хәзерләп бетеп:
— Бүген шимбә көн бит, өзелгән көн, получка көне. Менә хәзер получка алып кыйтып керсәләр сый-хөрмәт рәтләнер,— дип кунакларыннан гафу үтенде. Кунакларга * берәр чынаяк чәй ясап өлгермәде, улы Гәрәй килеп керде. Ул өстәлнең ярлылыгын күреп тиз генә конфет, пряник шикелле нәрсәләр алып кайтты. Чәйнең уртасына гына Габдулла карт та кайтып керде.
— Кунакларның да бик яхшылары килгәннәр икән, ничек сезне безнең якка җил ташлады, — дип кунакларның килүеннән бик канәгать булып алар белән ике куллап исәнләште.
Сүзгә сүз ялганды. Тормышның бөтен авырлыгы онытылды. Гәрәй гармонь тартты. Мәмдуха үзенең моңлы тавышы белән җырлады. Мәфтуха түти җыр-гармонь арасында,
— Бәхетле син, Мәмдуха! Сагышлы кешенең гомере җыр белән үтә инде. Җырлый белеп җырлый алмадым мин үз гомеремдә. Син үзеңнең генә түгел, башка кешеләрнең дә кайгыларын таратырлык матур итеп җырлый беләсең, — дип әйтеп салды.
Үзеннән үзе корылган бу күңелле, мәҗлеснең иң күтәренке вакытына Рәҗәп тә килеп керде. Габдулла карт,’
— Я, карчык, ачулансаң, ачуланма- саң да Рәҗәп килгәч бер яртыны алмый булмый инде, — дип бик тиз генә арада аракымда алып керде. Мәфтуха түти бүгенге мәҗлеснең барысы өчен дә риза. Габдулла карт Мәфтуха түтигә караганда да риза булып:
— Якын дусларың белән бергә җыелып утыру, үзе бер гомер. Гани белән Вәли генә юк безнең мәҗлестә. Аннан кала әйтерсең безнең тормышта бер дә начар як булмаган, мәңге шулай шат яшибез шикелле, шулай түгелме,’ Рәҗәп туган, — дип куйды. Аннан тагын сүзен дәвам итеп:
— Гани жәл мескен! Гомер буе судан бүрәнә чыгарды, рәтләп өсте коры кием дә күрмәде, — диде.
Гәрәй сүзнең тагы кирәкмәс кайгылы якларга күчә башлаганын күреп, мәҗлеснең күңеллеген саклар өчен гармонен көйли башлады. Вакытның үткәне сизелмәде. Кешеләр үзләренең бөтен уйларын онытып күтәренке күңел белән утырдылар. Инде кич тә булды. Кич белән ата-аналарын эзләп Галим килеп керде. Ул кыер-кыймас исәнләшкәннең соңында:
— Нурия апа суга баткан, — диде.
Бу хәбәр мәҗлеснең бөтен күңеллеген юкка чыгарды. Йөрәкләр тагы да кайгы белән кысылды. Барысы да авыр итеп сулап куйдылар. Шуның белән мәҗлес үзеннән үзе бетте, һәр кайсы үзенең жәлләвен әйтүдән башкага сүзне озайта алмады. Иртәгә Нурияны ничек күмү турында киңәш иттеләр. Иртә белән күңелле генә барган мәҗлес кайгы белән таралды.