Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ТӘНКЫЙТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


1. Мәсьәләнең гомуми куелышы
Сүзне «Нәрсә соң ул әдәби тәнкыйть?» дигән сораудан башлыйсы килә.
Әдәби тәнкыйть исеме астында әле бездә әдәби тәнкыйтьнең билгеле таләпләренә туры килү түгел, хәтта терминга җавап биреп җиткерә алмый торган, бары тәнкыйть манерасындагы мәкаләләрнең мәйданга чыгуы да булгалады, әлбәттә.
Кайберәүләр тәнкыйтьне сәнгать әсәрләрен болай яки тегеләй хөкем итүче, яхшы һәм яманны укучыга аңлатуга булышучы, популярлаштырудагы ярдәмче, өстәмә өлкә иттереп кенә күз алдына китерергә телиләр. Шуңар күрә дә әдәби әсәр, яхшы булса тәнкыйтьтән башка да үз аудиториясен таба ала, дигәнсыман арзан акланулар тәнкыйть төшенчәсен аңлый белмәүдән генә килеп чыгарга мөмкин. Гомумән тәнкыйтьне тик ике чик белән генә күз алдына китерү, яки мактау яки сүгү формасында артык бытовой һәм утилитар итеп аңларга тырышу, тәнкыйтькә мөнәсәбәттә, безнең татар әдәбиятында күптән үк килә торган бер традиция ул. Белинский әллә кайчан ук бу турыда бик дөрес әйткән иде:
«... Тәнкыйтьченең эше кәгазь буяучы ләрберәүнең, аңардан бәлки даһи яки талант чыгар дип өмитләнеп, башыннан сыйпау дип, каты тәнкыйтьнең күтәрелеп чыгучы талантны үтерүе мөмкин дип, ә талант турында, имеш, беренче әсәр буенча хөкем итәргә ярамый дип, күпме әдәбиятчылар, күпме тәнкыйтьчеләр язды, яза һәм, мөгаен, тагы озак вакытлар язар әле...»
Чынлап та, тәнкыйтьне үзләренә ияреп йөрүче яки кирәк чакта азмы-күпме мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган ярдәмче әдәби «хуҗалык» иттереп кенә карау язучылар арасында гына очрамый, хәтта тәнкыйтьчеләрнең үзләре арасында да, теләпме-теләмичәме, үзләрен шунда бер почмакта эш итүче яки фәкать «ашыгыч ярдәм» функциясен генә үтәүче рәвешендә караучылар да юк түгел. Язучылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында тәнкыйтькә мондый мөнәсәбәт тәнкыйтьне чын сәнгать һәм фән итеп карамаудан, ә тәнкыйтьчене — иҗатчы, художник, галим итеп танымаудан гына, аларның икесенә дә шул сыйфатларыннан чыгып таләп куймаудан гына булырга мөмкин.
Әдәбиятның күрнекле вәкилләре коры художник яки коры тәнкыйтьче булып кына калмадылар. Алар сәнгатьнең үзен тудыручы булу белән бергә, уйлап табучы һәм сәнгать турындагы фәнне үстерүче философлар да, галимнәр дә булдылар. Зур язучы һәм тәнкыйтьчеләр тәнкыйть турында сөйләгәндә, аның әдәбият шикелле үк, сәнгатьнең бер төре булуың һәм үзенә специфик философик аң һәм икәнлеген һәр вакытта күрсәтәләр. Художестволы тәнкыйть турындагы
1 В. Г. Белинский. Сапланма әсәрләрнең өч томлыгы, 1936, II. т. 456 бит.
сөйләүләр юктан гына килеп чыкмыйлар. Бәлки әдәби тәнкыйтьнең үзенә аерым фән, философия булып формалашуы өчен аны ниндидер художестволы акт аша мәйданга китерү принциплары шул хакта сөйләргә мөмкинлек бирәләр. Әдәби тәнкыйть төшенчәсен билгеләгәндә шул турыда күп кенә фикерләр әйтеп калдырган Белинскийга таянасы килә. Белинский, һәрвакыт диярлек, әдәби тәнкыйтьне, бер яктан, әдәбиятның үзе белән янәшә куеп һәм чагыштырып караса, икенче яктан, аның философиягә дә кардәш икәнлеген күрсәтә. Әдәби тәнкыйтьнең бер үзенчәлеген ул болай билгели:
«Художник һәм әдәбиятчы сәнгать һәм әдәбият турындагы үзләренең төшенчәләрен турыдан-туры, үзләренең иҗатларында гәүдәләндерәләр; тәнкыйтьче сәнгать һәм әдәбият турындагы үзенең төшенчәсен фикерләүләр ярдәме аша, аңлы рәвештә гәүдәләндерә. Бу хәлдә сәнгать һәм әдәбият тәнкыйть белән кулга кул тотынышып баралар һәм үзара бер-берсенә йогынты ясыйлар» 1.
Күрәсез, Белинскийча язучы да, тәнкыйтьче дә — икесе дә сәнгать белән эш итүче кешеләр. Аларның аермасы — тик сәнгатькә булган мөнәсәбәтләренең, шуны тудыру актларының аерымлыгында гына. Тагы да өстәп әйтсәк, художник үзенең әдәби материалын турыдан-туры тормышка мөнәсәбәттә хис итсә һәм уйласа, сиземләсә, тәнкыйтьче сәнгатьнең үзен сиземли, аны хис итә һәм төшенчәләргә күчерә. Ләкин Белинский, тәнкыйть бары сәнгатькә мөнәсәбәттә генә эш итә, дигән фикерне генә әйтергә теләми; ә тәнкыйть, чынбарлыкка, җәмгыять законнарына таянган хәлдә, сәнгатькә мөнәсәбәт күрсәткәндә генә, сәнгать аша тормышны һәм тормыш аша сәнгатьне дөрес тану коралы булачак, ди. Тәнкыйтьченең сәнгатькә турыдан-туры бәйләнгән булуы да менә шунда. Аның художестволы булуы да фразаларга әдәби чуклар, бизәкләр тагып җибәрү белән түгел, ә сәнгатьне һәм тормышны икесен бергә турыдан-туры сиземли һәм сиземләгәне турында фикер йөртә, теоретик законнар чыгара белүе белән билгеләнә. Тәнкыйть, сәнгать индивидуальлеге аша фикер йөртү һәм төшенчә бирүне үз өстенә алып, философик элементларны да кабул итәргә тиеш була.
Бу ни дигән сүз соң? Тәнкыйтьче, тормыш һәм теория чынлыгы белән коралланган хәлдә, әдәби әсәрне аңлап һәм аңлатып кына калмый; ул аңа хис итү яки нинди дә булса эстетик ләззәтләнү таләбе белән дә якын килә. Тәнкыйтьче, үз идеологиясе җирлегендә, әдәби әсәрләрне я уңай, я кире хис итә. Бу әле әдәби әсәрнең художестволылыгын сиземләү генә була. Тәнкыйтьче инде менә шул үзенең сиземләү һәм аңлау процессын теоретик законнар, философик карашлар югарылыгына күтәрә бара. Ләкин бу законнар тәнкыйтьченең сәнгать фактын сиземләве белән турыдан-туры бәйләнгәннәр һәм шулай булырга тиешләр. Художестволы тәнкыйтьнең төп бурычы шунда ки, ул һәрбер әдәби фактның, тарихи чынбарлыкка мөнәсәбәттә, күпме тирән һәм дөрес хис ителү, аң бирү, тормыш законнарын ачу югарылыгын һәм түбәнлеген укучыга күрсәтергә тиеш. Димәк, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә, объектларына таянып, алардагы художестволы элементларны сиземләү, хис итү генә әдәби тәнкыйть булмаган кебек үк» сәнгатьтән гомумилек һәм закон, коры категорияләр, тезислар, социаль рубрикацияләр тезмәсе чыгарып яту гына да әдәби тәнкыйть була алмый. Моның беренчесе әдәби тәнкыйтьтә сөйрәлүче (ползучий) эмпиризмга илтсә, икенчесе тупас, вульгар социологизмга барып терәлә. Чын тәнкыйтьнең концепцияләре ике моменттан органик туып чыгалар: бер яктан, тәнкыйть үз теорияләрен, законнарын сәнгать фактларына һәм тормыш законнарына таянган хәлдә тудырса, икенче яктан, ул сәнгать турында фикер йөртү торышының югары ноктасына таяна. Тәнкыйть һәр вакытта да шушы ике бердәм принцип белән эш итәргә тиеш. Ул шул чакта гына алга атлый, яңа әдәби фактлар нигезендә, элек табылган теорияләрне читкә этәрә яки баета һәм, киресенчә, теорияләрне һәм тормыш практикасы югарылыгында торып, яңа әдәби фактларның да югарылыгын, түбәнлеген билгели. Боларның икесенең берсен оныту тәнкыйтьне вульгарлашт
әдәби фактларның барысын да бер тигез игеп кыркып барырга мәҗбүр итә.
Безнең чордагы әдәби тәнкыйтьтә әдәбият фактлары астында тапталучы һәм аларның югарылыгына күтәрелеп, күзен ачып, туры карый алмаучы әнә шул һәр төрле өстерәлүче мескен эмпиризмнар һәм әдәбиятның эчтәлеген, формасын аерып, җимереп эш итүче социологизмнар булмасын өчен, әдәби тәнкыйтьнең дә бер принципиаль югарылыкта торырга тиешлеген һич тә онытмаска кирәк: ул югарылык бер генә — ул большевистик тәнкыйть. Әдәби тәнкыйть өчен нинди дә булса икенче югарылык булырга мөмкин дә түгел. Ул тик большевистик әдәби тәнкыйть булганда гына үзенең фәнни художестволы бурычларын үти алачак. Большевистик әдәби тәнкыйтьнең югарылыгы — аның принципиаль фәнни объективлыгында. Ни дигән сүз соң ул безнең тәнкыйтьтәге объективизм? Тәнкыйтьтәге объективлыкның бер принципиаль-фәнни югарылыгы — «тарихи фактларны булып үткән тарихи вакыйгалар обстановкасы күзлегеннән карап» бәяләү; ягъни большевистик тәнкыйть әдәби фактларга якын килгәндә дә, аларның үзләрен тудырган тарихи-иҗтимагый-политик шартлар югарылыгына күпме якын яки ерак торуын, үз эпохасының сорауларына күпме җавап бирә алуын күз алдында беренче итеп тота. Мондый куелыш тәнкыйтьтәге субъективизмга юл калдырмый. Мондый куелыш тарихи фактларны үзенчә боргаларга тырышучы һәр төрле субъектив тенденциозлыкка ягъни әдәбият аша эшләнә торган ниндидер «көндәлекле идеяләр» спекуляциясенә катгый чик куя.
Марксизм классиклары әдәби тәнкыйтьтәге фәнни объективизм үрнәкләрен дә калдырдылар. Аеруча Ленинның Лев Толстой иҗаты турындагы мәкаләләре большевистик әдәби тәнкыйть методының бөек оригинальлеге булып торалар. Ленинның Толстой турындагы барлык фикерләрен тикшерүне максат итмәгәнлектән, ул» мәсьәләгә киң туктала алмыйм. Ләкин ленинчыл большевистик объективлыкның Толстойга караган беренче моментын искә алып, ул принципларның безнең бүгенге тәнкыйть өчен дә хәл кылгыч әһәмият саклавын һәм саклап калачагын әйтәсе килә.
Революцияне беркайчан да аңламаган һәм хәтта аңа дошман булган Толстойны Ленин нинди объективлык нигезендә Россия революциясенең көзгесе дип атый соң? Реакцион Толстойның революцион көрәшне чагылдыруга нинди тиңлеге, янәшәлеге бар? Ленин — Толстойдагы менә шул каршылыклы моментны бөек художникның шәхси эше итеп түгел, ә рус тарихындагы билгеле бер социаль ситуацияләр- җирлегендә килеп туган һәм шуны дөрес чагылдыруга күтәрелә алган зур
ВКП(б) тарихының кыскача курсы» чыгу уңае белән партия пропагандасының куелышы турында ВКГКб) Үзәк Комитеты карары.
художестволы акт итеп карый. Бу моментта ленинчыл» объективизм нәкъ югарыда сөйләнгән реаль тарихи конкретлыкны күз алдында тотуга, Толстойны конкрет тарихи шартлар вәкиле иттереп карауга да яңа: «... Толстойның карашларындагы каршылыкларга хәзерге заман эшчеләр хәрәкәте һәм хәзерге заман социализмы ноктасыннан карап бәя бирмичә (мондый бәяне бирү, билгеле, кирәк, ләкин ул җитәрлек түгел), бәлки ябырылып килә торган капитализмга, массаның бөлгенлеккә төшүенә һәм җирсез калуына каршы патриархаль рус авылыннан килеп туарга тиешле булган протест ноктасыннан карап бәя бирергә кирәк» ди Ленин. Димәк, Толстойның революция көзгесе булуы — аның революцияне яклау яки якламавында түгел, ә аерым тарихи эпохадагы революцион чынбарлыкны аңларлык объективлык тудыруында. Ә моны Ленин тик тарихи объективлыкка таяну белән генә билгеләү мөмкин икәнлеген күрсәтә. Ленин Толстойның карашларындагы каршылыкларны күрсәтү белән художникның үз эпохасына күпме якын яки ерак торуын ача һәм тарихи дөреслекнең, Толстой объективлыгының күләмен конкрет революцион чынбарлыкка авың нинди мөнәсәбәттә торуыннан чыгып билгели. Толстойны Ленин һәрвакыт ул иҗат иткән чорга мөнәсәбәттә караса, шунда ук аңа революцион чынбарлык югарылыгыннан торып якын килә. Бу
Һәрбер тәнкыйтьчегә һәрбер тарихи прогрессив күрнешне дә пролетариатның иң югары революцион карашыннан чыгып бәяләргә кирәклек турында сөйли. Шулай булгач, художник объективлыгы— аның үз эпохасы чынлыгын, каршылыкларын ничек тулы чагылдыра һәм алдынгы пролетариат актуаль көрәшенә ничек хезмәт итә алуында.
Ленин художникны, Толстойны, бөтен әдәби • идеологик эчтәлеге бердәмлеге белән бер бөтен итеп күз алдына китерә һәм шул каршылыклар берлеге, аралашуы (скрещивание) җирлегендә генә Толстойның объективлыгын таба. Ленин Толстойны протест белдерүе, социалистик, критик элементларга ия булуы белән генә революция көзгесе иттереп танымый, ә бөтен бер Толстойны күз алдында тота. Ленинча, Толстой иҗатының тирән объективлыгы шунда ки, аның «авызы белән хәзерге тормыш хуҗаларын инде дошман итеп күргән, ләкин әле аларга каршы аңлы, азагына кадәр бара торган килешүчәнсез көрәшкә барып җитмәгән бөтен миллионлаган рус халкы массасы сөйләде».VI Ленин Толстой объективлыгының тирәнлеген Толстой яшәгән чордагы «каршылыклы шартлар, социаль йогынтылар, тарихи традицияләр, төрле сыйныфларның психологиясе»VII VIII югарылыгына күпме тапкыр килүе белән үлчи. Пролетариатка кадәрге художникларның иҗатын тикшергәндә, нәкъ шул социаль-политик атмосфера конкрет югарылыгы беренче урында торырга тиеш була: ягъни Ленин үткәндәге җәмгыятьнең каршылыклары югарылыгы ни дәрәҗәдә булуына художник объективлыгын, аның каршылыклары дәрәҗәсен янәшә куеп карый. Шулай булгач, үткәндәге әдәби мирасның бер прогрессив, демократик тенденциясен генә яки киресенчә аерып алып кабарту марксистик объективизмга тиңдәш була алмый. Ә бездә ул бик еш кына очрый әле.
Толстой объективлыгының социаль тормыш объективлыгына көзге булып тапкыр килүе нинди көч белән тудырылган соң? Художник иҗаты объективлыгы тагы да югары һәм чынбарлыкны бөек иттереп, дөрес туплый алсын өчен, язучы кулында нинди дә булса бер реаль көч булырга тиеш бит!
«Толстой авыл Россиясен, алпавыт һәм крестьянның тормышын бик яхшы белә иде... Авыл Россиясенең барлык «иске терәүләрен» кискен рәвештә җимерү аның игътибарын үткерләштерде, аның үз әйләнәсендә булып тора торган нәрсәләргә кызыксынуын тирәнәйтте, аның бөтен дөньяга карашын үзгәртүгә хезмәт итте»1 ди Ленин. Димәк, художник тик реаль чынбарлыкны тирән белүе һәм өйрәнүе белән генә тарихи әһәмиятле объективлыкка күтәрелә ала икән. Шулай итеп, Ленин художник объективлыгының тудырылу җирлеген дә тарихи инерция белән генә түгел*, ә
VI Т. XIV, «Л. Н. Толстой һәм хәзерге заман эшчеләр хәрәкәте».
VII. Т. XIV, «Л. Н. Толстом һәм пролетариат көрәше».
VIII Т. XIV. «Л. Н. ТоМстой һәм хәзерге заман эшчеләр хәрәкәте».
художникның тормышка ничек якын яки ерак торуы дәрәҗәсеннән, художник аңының иҗтимагый-политик интересларны үзенә никадәрле туплый алуыннан чыгып билгели. Ленинчыл объективизм художник иҗатын тормыш объективлыгындагы рамка эченә салып караудан гына, художникны, теләсә- теләмәсә дә, шул объективлыкны күрсәтергә мәҗбүр булучы кол итүдән тормый, ә художникның үз шәхси, реаль талантын да шул тарихи объективизмның аерылмас бер кисәге иттереп күрүдән, художникның үзенең дә аңлы рәвештә шуңа омтылуын да кабул итүдән гыйбарәт. Ленинча, иҗат объективизмы художникның үзе аңлап эш итүенең дә, аның үзе аңлап җиткерә алмаган стихиясенең дә бердәмлеге нигезендә генә барлыкка китерелә ала. Мондый куелыш художник иркен, шәхси талантын читкә этәрүче, шуннан башка гына, «тормыш исеменнән» генә эш итәргә тырышучы «саф объективизмга» һич тиң түгел.
Инде бу урында ленинчыл объективлыкның икенче моментын истән чыгармаска кирәк. Вульгар социологистлар «язучы тарихи шартлар яктылыгында гына каралырга тиеш» дигән положение белән спекуляция ясарга да яраттылар; ягъни алар, язучының шәхси ирке юк, ул үзе яшәгән чорның, ул караган сыйныфларның мәңгелек колы булудан уза алмый, әйтик, Толстой кебек реакционердан революцион пролетариат өчен файдалы нәрсә чыкмый, дигән позициядә дә тордылар. Андый объективизм шулай ук револю-
• - гаж. III 1Г1ПИГ жжаоеаммт
126 Г. Халит
цион пролетариат карашы була алмый. Ленин Толстойны тикшергәндә, икенче яктан, менә нәрсә ди:
«һәм шунлыктан, бу каршылыкларның. беренче чишелеше вакытында, революция вакытында, үзенең политик роле һәм көрәше белән үзенең халык азатлыгы өчен һәм массаны эксплуатациядән азат итү өчен көрәштә юлбашчы булырлыгын исбат иткән сыйныф күзеннән... социал-демократик пролетариат күзеннән караганда гына, Толстойга дөрес бәя бирергә мөмкин»1.
Шул рәвешчә, без монда ленинчыл объективлыкның икенче бер ягы белән очрашабыз: пролетариат нинди генә тарихи мирасны өйрәнмәсен, ул үзенең иң бөек революцион позициясенең актуальлегенә таянып эш итәргә тиеш. Пролетариат тарихи объективизмны фиксировать итүче нейтраль «фәнни» платформада гына кала алмый; аңарда актуаль революцион тенденциозлык, ягъни тарихи мирасны үзенең революцион көрәше барышы таләпләре нигезендә яктырту шулай ук беренче урында тора. Ленинның. Толстой иҗатындагы объективлыкны билгеләүдәге позициясе дә әнә шул төп ике моменттан килә. Большевистик әдәби тәнкыйть объективизмы да тик әнә шул принципларга таянып сәнгатькә мөнәсәбәт күрсәтсә генә чын фәнни югарылыкка күтәрелә алырга мөмкин.
Әдәби тәнкыйтьнең бурычы — сәнгатьтән идеяләр турында теоретик тупланмалар, гомумиләштерүләр, 'төшенчәләр чыгару гына булмаганлыктан, ул һәрбер эпохадагы сәнгать дәрәҗәсен билгеләүне дә үзенең аерылмас табигый бурычы итеп ала. Художестволы торыш та тарихи булган кебек, аның шул тарихи дәрәҗәсен дөрес күз алдына китерү дә тик пролетариатның сәнгать, художестволылык турындагы объективизмы аша гына үлчәнергә мөмкин. Ленин Толстойны миллионнар протестын яки феодаль социализм утопиясен оригиналь күрсәтүе өчен генә художник дими, Толстой иҗатының социаль эчтәлеге әһәмияте генә беренче урынга төп критерий итеп куелмый; ә Толстой шул идеяләрен сәнгать югарылыгы аша чагылдыруы белән генә «бөтен кешелекнең художество үсешендә алга атлауга ирешә алды.
1 Т. XIV. <л. Н. Толстой».
2 Т. XIV. «Л. Н. Толстой».
Тәнкыйть мәсьәләләре 127
алмаган әдәби факт үз чорын канәгатьләндерүдән дә байтак түбән торган булып чыга.
П. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә карата
Соң бу сөйләгәннәр безгә нинди практик нәтиҗә бирергә тиешләр? Ленинчыл объективизм үткәндәге сыйнфи әдәбиятны каршылыксыз итеп карауны читкә этәрә; әдәбияттан аерып алынган теге яки бу тенденцияне кабартуны ул объектив вульгарлаштыру дип карый һәм иҗат процессының югарылыгын идея, эстетика объективлыгының берлеге нигезендә ача. Бу әйтелеп кителгән теоретик положениеләр бүгенге татар тәнкыйте дәрәҗәсе күләмен билгеләүдә дә чыганак булып торырга тиешләр. Безнең тәнкыйть тагы да үссен өчен, аның шушы 2-3 ел эчендә күрсәткән эшчәнлегенең эчтәлеген дә, әһәмиятен дә, бурычларын да һәм кимчелекләрен дә ачыклап китү — кирәкле бер хәлдер дип уйлыйм. Безнең яшь тәнкыйтьнең бу еллар эчендә үз алдына куйган максаты, җыйнап кына әйткәндә, ике моментка кайтып кала: берсе — татар классик әдәбияты вәкилләрен, аерым әдәби, әсәрләрне масса алдында популярлаштыру һәм татар әдәбияты тарихын халыкка җиткерү өстендә эшләү; икенчесе — шул ук беренче максат юнәлешендә — татар әдәбияты тарихын дошманнарча бозулардан һәм вульгар социологизмнан арындыру. Күренә ки, тәнкыйть үз алдына куйган бурычлар кечкенә түгел иде, ләкин ул аларны ничек үтәде, үти һәм безнең тәнкыйть бүгенге совет әдәби тәнкыйтенең таләпләренә ничек җавап бирә, — менә болар соңгы еллардагы тәнкыйтебезнең барышын күрсәтүдә, һич шиксез, ачыкланырга тиешләр.
Безнең тәнкыйть продукциясен өч типка бүләргә мөмкин: беренчесе — көндәлек матбугат битләрендә чыгып килә торган, теге яки бу уңай белән әдәби фактларга бәя биреп, киң массага шул турыда аерым төшенчәләр биреп баручы публицистик мәкаләләр; икенчесе — мәктәп практикасын күз алдында тотып эшләнгән тәнкыйть материаллары һәм әдәбият дәреслекләре; өченчесе — әдәбияттагы аерым фәнни моментларны, проблемаларны киңрәк куеп яктыртуны максат итүче тәнкыйть мәкаләләре, һәркемгә билгеле, беренче һәм икенче типтагылары бездә өстенлек итәләр, хәтта аның өченче төркемдәгесе дә мәктәп практикасына, җайлаштырыбрак эш итәргә тырышудан котыла алганы юк әле. Шулай булгач, бездә аерым проблемаларны төрле яклап ачучы, тикшеренүче, әйтик, индивидуаль фәнни тәнкыйтькә- караганда, популяризатор тәнкыйть күпчелек урын тота булып чыга. Шунлыктан проблематик тәнкыйть белән соңгысы арасында максатлар куелышы; да башкача. Инде безнең бүгенге тәнкыйть продукциябез тулардан һәм шул дәрәҗәдәге югарылыкта торса да, без моны безнең тәнкыйтьтә гомумән чагыла торган проблемалар куелышын аңлау рәвешендә хәл итәргә тиешбез. Чөнки тәнкыйтьнең фәнни таләпләрен группаларга бүлеп, дәрәҗәләп карау юк. Бер үк әдәби-фәнни проблеманы популяр һәм кыска, төп положениеләр формасында яки философик, проблематик катлауландыру сызыгында чишү булырга мөмкин.
Иң элек, югарыда сөйләнеп үтелгәнчә, безнең тәнкыйтькә беренче таләпны куйганда, айда әдәби фактларны тарихи чынбарлык яктылыгында карау мәсьәләсенең, торышы алга килеп баса. Әдәби фактны, һәрбер язучы иҗатын билгеләү ике тарихи момент сызыгында ачылырга тиеш: язучы үз эпохасының чынбарлыгы конкретлыгына һәм шул чорның әдәби хәрәкәтенә нинди мөнәсәбәттә тора? Бездә, аеруча мәктәпләр өчен булган әдәбият дәреслекләрендә, әдәби фактка күчәр алдыннан, аерым тарихи белешмәләр бирү гадәт булып йөри. Боларда күзгә бәрелгән беренче җитешсезлек — (абстракт тарихи белешмәләр, ягъни язучы иҗатын характерлауга бөтенләй чит булган тарихи фактлар белән эш итү. Л. Җәләйнең дә, X. Хәйринең дә дәреслекләрендә күп кенә тарихи белешмәләр китереләләр, ләкин аларның теге яки бу язучыга караган конкретлыгы бик аксый. Л. Җәләй М. Колыйның иҗатын характерлау алдыннан бирелгән XVII йөз турындагы белешмәдә: «Бу чор өчен иң характерлы факт — хезмәт ияләре белән эксплуататорлар арасында канлы сугышларның өзлексез дәвам итүе»
128 Г. Халит
ди. Менә бу инде — нәкъ тарихи булмаган
куелышның бер үрнәге. Сыйнфи җәмгыятьнең
бөтен тарихында сыйнфи көрәш шулай торды
диярлек, бу — 1905 елдагы мөнәсәбәтләргә дә ярын
торган штамп. Утыз Имәнигә мөнәсәбәттә XVII
йөз характеристикасы да шул ук абстракциядән
гыйбарәт. X. Хәйри дә XX йөз әдәбиятына керешү -
алдыннан коры тарихны байтак сөйли. Ул
белешмәләр тарих дәреслекләрендә бирелгән
гомуми положениеләрдән берни белән дә
аерылмый диярлек. Без, тарихи әдәби факт
тарихтан аерым бирелергә тиеш димибез. Ләкин
коры тарихи белешмәләр белән эш итү, билгеле,
әдәби тәнкыйтьнең оригиналь йөзен, органик бер
фән булуын югалтуга гына илтергә мөмкин. Без,
мәсәлән. Л. Җәләй буенча, «реаль тормыш белән
хыялый тормыш арасында күчеп йөрүче татар
дворян шагыйре М. Колыйның XVII йөздә яшәгән
өстен сыйныфларның пычраклыкларын билгеле бер
күләмдә фаш итү»енең тарихилыгын конкрет күз
алдына китерә алмыйбыз әле. Әдәби факт гаҗәп тә
конкрет, индивидуаль бер идеологик акт
булганлыктан, аңа карата гомумән тарихны сөйләү
генә җитми, ә тарихи фактларның индивидуаль
конкретлыгы, аларның әдәби процесстагы
түбәнлеге, югарылыгы ачылырга тиеш. Әйтик,
тәнкыйтьче, М. Колыйны татар дворян шагыйре
итеп алып, аны мистика белән культура, дворян
белән халык арасында күчеп йөри торган шәхес дип
аңлатырга һәм ышандырырга тели икән, шуның
конкрет тарихи акланышын күрсәтсен, һәрбер
язучы, һәрбер әдәби факт гомумән тарих
абстракциясе йогынтысы белән генә
формалашмый, ә конкрет «шартлар, социаль
йогынтылар, тарихи традицияләр, төрле сыйныфларның психологиясе» индивидульлеге
белән дә мәйданга китерелә. Мәсәлән, 1905 елда Г.
Тукайга караган тарихи положениеләрне М.
Гафурига туп-туры гына күчерсәк, М. Гафури аша
чагылган тарихи индивидуаль- лыкны тапмаган һәм
күрмәгән булырбыз. Әдәби тәнкыйтьтәге тарихи
конкретлык — культура тарихын өйрәнү һәм
характерлау белән күрсәтелгән тарихи
төшенчәләрдән гыйбарәт булырга тиеш. Менә
шул культура, әдәби хәрәкәтләр тарихына
бәйләнгән һәм шулар белән бердәмлектә
чагылдырылган конкрет политик-социаль
обстановкаларны, сыйныфлар психологиясен, 

мөнәсәбәтен белмәү язучы иҗатын билгеләүдә
абстракт эш итүче вульгар социологизмга илтә. Тик
шуның бәләсе аркасында гына, Л. Җәләй иптәш
XV31 йөздәге татар феодализмы богауларыннан
котылу хакында әле башына да китерә алмаган,
киресенчә, феодализм сөте белән тәрбияләнгән
Утыз Имәнм турында: «Россиядәге феодализм 

сисемасын җимерү кирәклекне аңлауга кайтып кала.
Утыз Имәнинең ишаннарга каршы көрәше —
феодализм системасына каршы көрәш ул. Утыз
Имә- нидәге гуманизм, әлбәттә, буржуаз гуманизм
булып тора», дип, кеше ышанмаслык бәя чыгара. Л.
Җәләйнен «диалектикасы» бик гади: ул

 М. Колыйда әле «буржуаз идеология» категорияләрен
дворян исеме астында күрсәтсә, У. Имәнидә шулай
ук М. Колый буржуаз идеолог булып ачыклана
бара, һәм Г. Кандалыйда шул ук М. Колын «үзенең
авыл буржуасына» әйләнүен күрә. Гегельнең
«дөнья рухы» төрле формаларга күчкән кебек,
буржуа рухы да бер шәхестән икенчесенә күчә һәм
конкретлаша бара. Буржуа рухын конкрет кабул
иткән Кандалый буржуа] реализм методында да
язарга тиеш була. Бер Л. Җәләйдә генә түгел,
башкаларда да феодаль сыйныф вәкилләре
арасында күренгән азмы-күпме прогрессивлыкка
тартым элементларны буржуаз чыгышка, феодаль
стройны җимерергә теләүгә илтеп терәү байтак
сизелә. Монда бер генә бәла: сыйныфларның үз
эчендәге конкрет каршылыкны аңламау,
сыйныфлар психологиясен катып калган хәлдә
күрү. Дөрес, безнең тәнкыйтьчеләр бер сыйныф
язучысы идеологиясендә каршылыклар да була,
дигән концепцияне дә онытмыйлар. Ләкин югарыда
саналган язучыларның феодаль мәгърифәтчеләр,
көнчыгыш рационализмы һәм дидактизмы
традицияләрен дәвам иттерү позициясендә торучы
татар интеллигентлары икәнлекне аңларга да
теләмиләр ахыры.
Чынлап та, художестволы конкрет идеологиягә
мөнәсәбәттә стандартлаштырылган социаль
догматлар белән эш итү күп кенә аңлашылмауларга
илтүче җафа да булып тора. Татар әдәбиятын
өйрәнүче тәнкыйтьчеләр арасында бик арзан бер
аклану да күренгәли: һәр тәнкыйтьче үз
концепциясен дөрес дип карый, беркем дә аның
ялгыш яки дөреслеген1 күрсәткәне юк, үз урынында
һәм үзенә һәрберсе дөрес, диләр кайберәүләр.
Әйтик,  Ш. Маннур, үзенең субъектив теләге белән,
Һ. Такташтагы символизмнан күз йома яки X.
Хәйри җәдитчелекне, бер дә аның тарихи килеп
чыгышын һәм идеологик җирлеген тикшермичә,
үзе теләгәнчә, халык хәрәкәте белән бутый икән, —
ул барыбер дөрес булып чыгамы? Ләкин мондый
субъектив тәнкыйть анархиясен абсолют
хәкыйкатькә әйләндерергә маташучыларга һәм
һәрбер әйткән «теорияләрен» җимерүче көч юк
дип* кәпренәючеләргә әйтеп куябыз: сезнең
«теорияләрегездәге» дөреслекне һәм ялганны ачып
салучы, сездән өстен торучы марксизм
объективлыгы һәм тарихи революцион дөреслек
бар! Хәзергә һәркемнең карашы, концепциясе дөрес
дип, милли әдәбиятны аңлатуда, марксизм
бердәмлеге яшәвеп онытып, аңлапмы - аңламыйчамы,

большевистик тәнкыйтькә анархия һәм
субъективизм үткәрергә маташу — һәрвакыт
рәхимсез хөкем ителергә тиеш.
Мәсәлән, бер үрнәк итеп җәдитче буржуа
әдәбиятына мөнәсәбәтне күрсәтергә мөмкин.
Социализмга һәм демократиягә аңлы рәвештә
башы-аягы белән каршы торган татар буржуазия-
сенең феодализмга карата әйткән азмы-күпме сул
фразаларына алданып, без аны билгеләүдә вульгар
демократизмга биреләбез, ягъни һәрбер прог-
рессивлыкның сыйнфи асылын күрергә теләмибез,
һәрберсен демократия ягына тондырабыз һәм
тарихи үткәндә азмы-күпме прогрессив булып
күренгән моментны да милли әдәбияттагы
социалистик элементлар иттереп карауга тартабыз.
Ленинның, һәрбер милли культурада социалистик
һәм демократик элементлар бар, дигән куелышын
чиге булмаган төшенчәгә әйләндерәбез: өстенлек
итүче буржуаз сыйныфның үзе белән турыдан-туры
бәйләнеп, аңа аңлы рәвештә хезмәт иткән һәм аны
яклаган буржуаз культураны да хезмәт иясе
интересларына бәйләнгән культура белән бер итеп
карыйбыз. Ә Ленин аерым милләттәге
.: ә • үткән культураның өстен сыйныфка, түбән
катлауга караган тенденцияләрен
диференциацияләргә, бутамаска, хәтта кара-каршы
куярга куша. Татар җәдитчелеге милли культурага
этәргеч булуда тарихи азмы-күпме прогрессив
булса да, ул үзенең бөтен идеологик җирлеге белән
саф буржуаз иде, халык аңа теләктәшлек
күрсәтмәде, һәм татар буржуа әдәбиятының
башлангычыннан да, соңгы чорыннан да халык
ягына күчүче, үз сыйныфын яклаудан чигүче яки
аны тәнкыйтьләүче һәм, ахыр килеп, пролетариат
революциясенә кушылучы бер генә язучы да
булмады. Бу факт үзе генә дә инде татар буржуа
әдәбиятының социалистик, демократик идео-
логияләрдән читтә торуы турында да азмы-күпме
сөйли ала. Ә X. Хәйри дәреслегендә мондый юллар
бар: «Ләкин җәдитчелек хәрәкәте төбендә татар
хезмәт иясе халкының уянуын, иске тормыш
тәртипләренә (?), коры схоластикага каршы
ризасызлыгын, яктылыкка, культурага
омтылышып чагылдырды». Ләкин шуның белән
янәшә үк автор аны юкка чыгаручы фикерләр әйтә:
«Җәдитчелек хәрәкәте татар сәүдә-
промышленность буржуазиясе үсен көчәя барган
чорда туды. Татар либераль буржуазиясе
җәдитчелек хәрәкәтен үз интересларына туры
китереп файдаланырга тырышты». «Кадимчеләр
дә, җәдитчеләр дә хезмәт иясе массасын
эксплоатациядән, хокуксызлыктан коткару теләген
куймадылар». Менә сиңа кирәк булса, уйла да тап:
җәдитчелек — татар хезмәт иясе уянуы,
җәдитчелек— халыкка азатлык бирә алмаучы
буржуаз чыгыш! «Диалектик каршылыклар гар-
мониясе» имеш! Корьән законнары белән Европага
мат кую хыялый алга этәргән татар
буржуазиясенең идеологиясен аңлы рәвештә
чагылдыручы, дингә каршы түгел, ә исламны
лакларга, аякка бастырырга, сыйнфи уянуны
томаларга, шовинизмны ныгытырга тырышучы,
җәдитчелек ничек инде татар халкы уянуы булсын!
Гаҗәп, X. Хәйри иптәш өчен, милли буржуа уянуы
белән бөтен милләтнең уянуы арасында һич тә
аерма юк ахыры! Минемчә, X. Хәйри
җәдитчелекне тарихи прогрессив саф алтын дип
бик алдана, тышкы ялтырауга ышана,
җәдитчелеккә мөнәсәбәттә «демократик»
компромисслыкка бара.  
1891 елгы реформа белән 1905 ел арасында 
реформа дәверенең, буржуаз реформаторлык
хәрәкәтенең, татар милли буржуазиясе арасындагы
конкрет чагылышы, милли буржуаның үзен-үзе
аңлауга табан уянуы һәм культураны үзенең
экономик-политик утилитар максатларына хезмәт
иттерүе булса, татар хезмәт ияләренең уянулары
революцион дәвер— 1905 елгы хәрәкәтләр белән
бәйле. Җәдитчелек культурачылык
традицияләренең демократик интеллигентлар,
халыкчан, мәгърифәтчеләр тууга прогрессив
йогынты ясавын без кире какмыйбыз, ләкин ул
әдәби, мәгърифәтчел традицияләр күчеше генә,ә
идеяләр, идеологияләр абсолютлыгы түгел.
Бишенче елгы революциядән соң да һәрбер ак
якалыны, галстухлыны һәм гомумән үзләренә кире
булганны «кызыл авыз җәдитче» дип атаган Печән
базары кадимчеләренең терминына һич тә
ышанырга ярамый.
Җәдитчелекне гомумән татар милләтенең, татар
халкының тарихи идеологик-политик хәрәкәте,
уянуы дип карарга нигез бармы соң? Иң элек,
сыйнфи җәмгыятьтәге һәрбер хәрәкәтнең конкрет
сыйнфи идеологик җирлеге бар. Бигрәк тә 1905
елгы революцион хәрәкәтләр алдында торган татар
җәмгыятендә бөтен бер милләтнең уртак уянуы
булуы мөмкин дә түгел, чөнки татар милләтендә дә
1905 елга кадәр әллә кайчаннан) бирле үк инде
капма- каршы сыйнфи интересларның яшәве ачык.
Шулай булгач, җәдитчелек конкрет сыйныф
хәрәкәтеннән өстен була алмый һәм аннан читтә
кала алмый. Бу яктан караганда, җәдитчелек —
милли буржуазиянең реформаторлык, культура
хәрәкәте булып, шул ук сыйныфның
экономикасына һәм панисламистик,
пантюркистик сугышчан политикасына таяна.
Димәк, җәдитчелек милли буржуаның һәм
экономик һәм политик-идеологик ныгырга
омтылуы белән мәйданга китерелгән була. Шушы
сыйнфи җирлеге үк инде җәдитчелекнең гомуми
милли, халыкчан хәрәкәт түгеллеген күрсәтә. 1905
ел алдыннан булган татар җәмгыятендә милли бур-
жуазия культура-әдәбият хәрәкәтенең башында
торды, чөнки буржуазия өстенлек иткәндә,
идеологик чараларны да үз кулында тота һәм үз
интереслары өчен файдалана. Ләкин җәдитчелек
һәм милли буржуазия татар халкының, алдынгы,
прогрессив социаль-политик хәрәкәтенең башында
тора алмады, чөнки аның реформаторлык, панисла-
мизм, пантюркизм политикасы халык демократик
революцион идеалларына бөтенләй кире иде, һәм
алдынгы, прогрессив идеологик хәрәкәт халык
кулында иде. Милли буржуазиянең культура
хәрәкәте белән халыкның алдынгы идеологик
хәрәкәтен бутарга һәм берләштерергә ярамый.
1905 елга кадәр әле татар дөньясында
формалашкан демократик әдәбият-культура
хәрәкәте булмаганлыктан, үзеннән-үзе билгеле ки,
җәдитчелек, чикләнгән һәм демократиягә кире бул-
ган буржуаз идеологияне чагылдырган хәлдә дә,
культура өлкәсендә азмы- күпме прогрессивлык
күрсәтте һәм феодализмга мөнәсәбәттә халык фике-
ре уянуга да ярдәм итте. Ләкин җәдитче буржуа
социаль-политик хәрәкәткә мөнәсәбәттә, либераль
һәм реформатор булганлыктан, феодализмны
тәнкыйтьләвендә дә — искене кире кагу түгел, аны
төзәтеп кабул итү, аның белән дуслашу
позициясендә торды. Аның культурачылыгы да
нигездә үз властен ныгыту һәм искене яңарту
идеалына гына юнәлтелгән иде.
Инде социаль-политик хәрәкәтнең алдынгы
идеяләре халыкның үз кулында калды. Ул хәрәкәт
һәрвакыт демократик юнәлештә булып, 1905 елда-
революцион-демократик чыгышка әверелде. Ә 1905
елга кадәрге татар җәмгыятендәге прогрессив
социаль-политик идеяләр җирлеген реформатор-
либераль җәдитчелек гегемониясенә тапшыру —
халык демократик идеяләренең булуын читләтү,
түбән кую дигән сүз. Революция аша һәм демокра-
тик халык чыгышына турыдан-туры таянып эш
башына килгән Европа буржуазиясенең бөтенләй
киресе буларак, рус буржуазиясе дә, татар
буржуазиясе дә алдынгы социаль-политик идеяләр
һәм хәрәкәтләр! югарылыгына менә алмады. 1905
елдан башлап Россиядә халык, җәмгыять алдынгы
идеяләре кискен революцион хәрәкәттә күренде
һәм татар җәмгыятендә дә шул хәрәкәткә, идеяләргә
теләктәш, тугандаш демократик культура;
социалистик, революцион элементларны бирүче
әдәбият хәрәкәте дә формалашты. Инде культура
хәрәкәте өлкәсендәге алдынгы идеяләр дә халык
гегемониясенә күчте. Халык хәрәкәте феодализмны
да, капитализмны да кире кагучы идеалга
юнәлтелгәнлектән, аңа карагай культура хәрәкәте
дә һәм феодализмны, һәм капитализмны кире
кагучы тәнкыйть белән һәм тормышны яңадан кору
идеаллары белән чыга алды. Шулай итеп без 1905
елдан башлап һәм социаль-политик хәрәкәттәге,
һәм культура хәрәкәтендәге алдынгы идеяләр
халык гегемониясендә булды дип уйлыйбыз, ә 1905
елга кадәрге татар тормышындагы бары культура-
әдәбият хәрәкәтен генә милли җәдитче буржуа
кулына бирәбез һәм ул культура хәрәкәтендә
күренгән прогрессивлыкны да чикләнгән
консерватив милли буржуа идеологиясе
җирлегеннән аермыйбыз һәм аны үз тарихи
чорыннан читкә, 1905 елдай соңгы чорга
чыгармыйбыз.
Безнең әдәби үткәнгә зур әһәмият бирүебездән
файдаланып, халык революцион хәрәкәтенә,
демократиясенә мөнәсәбәттә аеруча консерватив
булган татар буржуазиясенең культура эшчәнлеген
һәм мирасын идеаллаштырып һәм чыгырыннан
чыгарып карарга кирәкми. Бу турыда М. Горький
менә нәрсә ди: «Культура иҗаты процессларында
буржуазиянең роле артык үстереп күрсәтелә... Әгәр
дә бу иҗатны тышкы материал, көнкүреш
уңайлыкларының туктаусыз үсешеннән һәм 

бизәнү үсешеннән киңрәк аңласак, буржуазиянең
үзендә культура иҗатына тартылыш булмаганлыгы
һәм булмавы күренер. Капитализм культурасы —
дөнья өстеннән, кешеләр, җир байлыклары,
табигать энергияләре өстеннән буржуазиянең
власть ныгыту, физик һәм мораль киңәю алымнары
системасы булып тора. Культура үсеше процессы
буржуазия тарафыннан беркайчан да кешелекнең
бөтен массасы үсеше өчен кирәкле дип
аңлашылмады» («Әдәби- критик мәкаләләр», 1937
ел, 635-636 битләр. Совет язучыларының 1 нче
Бөтенсоюз съездындагы доклад).
Горький мәсьәләгә бик тирән карап һәм көчле
социал-идеологик диференциация белән якын
килергә куша. Бигрәк тә культура мирасын
өйрәнүдә тәнкыйть критерийләре, эстетик-идеоло-
гик диференциацияләр кискен төрлелек белән
эшләнергә тиешләр. Барысын да бер буяу белән
матурлау — әдәби тәнкыйть өчен дә чит күрнеш.
Сугышчан буржуаз карашларны турыдан-туры һәм
аңлы рәвештә яклап, халыкчан демократиягә каршы
торган җәдитчелек әдәбиятын капитализмга каршы
көрәшкән һәм халык демократиясен таләп иткән,
үзендә социалистик, демократик элементларны
күрсәтә алган әдәбият белән ничек инде янәшә һәм
хәтта тигез куеп карарга кирәк? Мондый
сатулашуларда, минемчә, Ленинның сыйнфи
җәмгыять белән килешә алмаган милли әдәбият
турындагы искәртүләрен бер яклы, стандарт
куллану гына сәбәпче булып ята. Безнең
тәнкыйтьчеләр өчен, үткәндә феодализмга яки
буржуага тел тидерүче кеше күренсә, җитә кала:
«ул — буржуа, ул — гуманист, ул демократ, ул —
реалист!» дип печать сугарга өлгермиләр. Инде
шундый «демократ» тугач, эш бик җиңел: әгәр дә ул
«демократ» буржуа кардәшләре белән әле тату
мөнәсәбәтләрдә булса, аңа Европа
буржуазиясенең ренессанс яки революцион
дәверенә туры килүче әзер модалар белән

 «костюмнар тегү» башлана. Гомуми рус буржуазиясе
кебек үк, феодаль строй белән кочакланышкан,
хәтта ул гына да түгел, хөкүмәт башына килә алуга
һич тә ышанмыйча, тик көнкүрештәге феодализм
тузаннарын культурага манчылган реформаторлык
чүпрәге белән каккалаштырган татар милли
буржуазиясен феодализмны революцион чыгыш
аша куган Европа буржуазиясе ложасына утырту ул
тик бөтенләй башка эпохада, бөтенләй икенче эко-
номик-политик шартларда формалашкан һәм
бөтенләй башка тарихи ситуацияләргә тартылган
сыйныфларның да яшәвен аңлап бетермәү генә.
Нинди дә булса аерым прогрессив элементларны,
шунда ук җәдитчелекне дә, берникадәр гомуми
искәртү белән демократизмга яраучы саф монетага
әйләндерү — вульгар демократизм, ягъни
күпертелгән яки тупасландырылган демократизм
дигән сүз. Буржуазиянең, аеруча мөселманчы татар
буржуазиясенең һәм идеологик һәм эстетик каршы-
лыклары алып ташлана яки йомшар- тыла икән,
димәк, бүгенге коммунистик тәрбиягә хезмәт итүче
объективизм да читтә калдырыла, чикләнгән
буржуаз
идеологиянең халыкка дошман һәм кире булуын
ачу урынына, имеш, айнык акыл һәм суык
канлылык белән эш итүче арзан демократизм
лагы сылана. Ләкин чикләнгән буржуаз
идеология, реакцион милли буржуа калдыклары
белән көрәш көн тәртибеннән алынганы юк әле.
Тәнкыйтьче йөрәгендә дә кирәкле урында мәхәббәт
һәм нәфрәт һәрвакыт үткен һәм уяу торырга тиеш.
1905 елгы революцион көрәш көннәрендә дә
татар буржуасын ислам дине исеменнән
идеаллаштырып яткан Закир Һадине X. Хәйри
«суык объективлык белән» бик мактый, ә бөтен
авылны «буржуалаштырырга мөмкин» дип са-
ташучы һәм 1905 елда революцион көрәшкә, хәтта
пролетар демократиягә тартылган массаны буржуа
идиллиясе һәм фантазиядәге ямьле тормыш белән
алдарга маташучы Хәсән мулла филантроплыгын,
Җиһанша хәзрәтне тәнкыйтьләү либераль һәм
реформатор караштан чыгып эшләнүен, 3. Һадиның
искелекне төзәтергә маташуын, кадимчеләрне
культурага үгетләвең, алар белән килешүгә баруын
читләтеп үтә, чөнки аларны әйтсә, 3. Һадинең «де-
мократизмына» 1 кимчелек килә, имеш. Тәнкыйтьче
— буржуаның әдәбият исеменнән бирелгән матур
хыялларын социализм өчен эшләнгән дип уйлый
К. Маркс буржуазиянең әнә шундый
гуманистик филантроплыгын рәхимсез
тәнкыйтьләргә һәм нәфрәтләргә чакырган иде.
Чынлап та, 1905 елга бөтенләй кире торган жәдитче
3. Һади — Хәсән мулла идеаллары, филантропик
утопизмы ничек инде демократизмга тиңдәш була
алсын? Әгәр дә ул» демократия дигән сүздән
курыкмаса, Хәсән мулла шикелле уйдырма
типларны 1908 елларда ясап та ятмас иде2. Буржуа-
1 X. Хәйри реформатор 3. Һадины «буржуаз
демократ» дип атый. Җәдитчеләрнең «буржуаз
демократлар» булмавына тукталуны артык саныйбыз.
- Җәдитчелек әдәбиятын өч этапка бүләргә мөмкин
дип уйлыйм: берсе — башлангыч, тенденциоз чор, татар
буржуазиясенең үзен бик изге иттереп танырга
хыяллануы. Моны характерлау өчен «Хисаметдин
мулла» ны алырга була. Икенче этап — XIX йөзнең
азакларына карый. Монда татар буржуа әдәбияты
катлаулана төшә һәм буржуазияне паклау нигезендәге
критик реализм элементларын чагылдырулар да күренә.
Өченчесе 1905 ел чорындагы пассив жәдитчелек. Аның
рынын җитлеккән либераль буржуа әдәбияты эла. 3.
Һади җәдитчелек реформасы белән хыялланучы
либеральларның берсенең матур хыялларына һәм
сүзләренә түгел», ә тарихи революцион объекти-
визмга ышанырга кирәк. Әдәбият дәреслекләре
язучы иптәшләрнең исенә, шушы уңай белән, Ы. К.
Крупскаяның түбәндәге сүзләрен төшереп үтәбез:
«Художестволы әсәрнең нинди зур көч булуын,
тормышка ул пичек карарга, әйләнә-тирәдәге
катлаулы хәлләр эчендә ничек тикшеренергә һәм
кешеләрне ничек аңларга өйрәтүен, көрәшкә ул
ничек коралландырырга, кешеләрне тупларга,
якынайтырга, алар ал»дына бөек максатлар куярга
мөмкин икәнлеген укучы тәмам аңласын һәм шул
ук вакытта художестволы әсәр аңны ничек
томаларга, сыйнфи чит настроениеләр үстерергә,
дини тойгылар, индивидиуализм, шовинизм, пас-
сивлык бирергә мөмкин икәнлегенә һәм дөрес
куелган әдәби тәнкыйть ничек әһәмиятле булуына
басым ясарга кирәк» («Әдәбият дәреслеге
турында»).
Тәнкыйтьтәге вульгар социолизм белән вульгар
демократизм тугандаш. Соңгысы аның тик яңа'
чыккан марка гына. Вульгар социологистлар әдәби
фактларның эстетик кыйммәте белән бик кыска
хисап тоткан булсалар, инде вульгар демократизмга
күчкәч, бу мәсьәләдә дә «сул демократлар» булып
киттеләр. Алар Велинскийның «әсәрнең эстетик
кыйммәте дәрәҗәсен билгеләү тәнкыйтьченең
беренче эше булырга тиеш» диюен үзләренчә
аңларга тырыштылар, ләкин «дәрәҗәсе» дигән
төшенчәне бөтенесе «эстетик кыйммәтле һәм
югары» дигән положение белән генә
алмаштырдылар. Сәнгатьтән байтак түбән
әсәрләрне мөкәммәлләшкән итеп күрсәтергә,
көчләп ышандырырга һәм алдарга тотындылар.
Аңлы рәвештә туганмы, стихия белән килеп
чыкканмы — ничек кенә булмасын, безнең
тәнкыйтьтә дә, әлбәттә, мондый хәл шулай ук юк
түгел.
Л. Җәләй эстетик дәрәҗәне, ягъни
художестволыкны, гадәттә фонетик, морфологик,
синтаксик, гомумән грамматик категорияләр
төсендә күбрәк аңларга ярата. Ә Хәсән Хәйри:
«Толстой әсәрләренең теле гади, ачык, төгәл (?),
аңлаешлы һәм шул ук вакытта көчле образлы
тел» ди. Инде Закир Һади да «үткен күзле, сизгер
һәм матур телле хикәяче иде». Күрәсез, Толстой
белән 3. Һади художество
Тәнкыйть мәсьәләләре 133
таланты арасында гаҗәп зур «аерма» бар икән! Бу
буш төшенчәләр төрле сүзләрдән торсалар да, алар
бөтенесе бер балык башы. «Закир Һади оста көлә
белә, хикәясен бигрәк тә юмор белән сугарып яза;
сатирик көлү белән сугара» диюләр шул ук Тукай
өчен дә, Г. Камал өчен дә бер кадәр

вариацияләнгәч ярыйлар. X. Хәйри һәрбер язучының
художестволы үзенчәлеген билгеләүдә
арифметикадан читкә чыкмый әле: «теле матур,
образлы, художестволы, типик образ, характер;
индивидуальлаштыра белә» кебек теоретик
«әлифләр» әйтеләләр дә, ныгыту өчен, инде
шуларга иллюстрацияләр китерелә. Шулай итеп, ул
дәреслекне үтеп чыккач, урта; мәктәп укучысы
сәнгатьнең һәм аның төрле вәкилләренең эстетик
дәрәҗәсен билгеләү ягыннан, берәр дистә чамасы
«корыч теоретик миниатюр футлярлар» эченә кертү
сәләтенә ирешә ала, ягъни кулына нинди генә әдәби
әсәр эләксә дә, шуның идея һәм художество
дәрәҗәсен аңларлык «серле ачкыч»ка ия була.
Мондый «гади вакланмалар»ның нидән килеп
чыкканлыгы ачык: монда тик сәнгать фактларының
индивидуаль югарылыгын күрә белмәү генә ята.
Идеяләрне һәм индивидуаль художестволыкны
аңлаудагы штамплар — стандартлашкан теоретик
производство продукциясе. Бу инде тәнкыйтьтә
һәрбер әсәргә, язучыга индивидуаль якын килүче
эстетик тереклекне үтерә. Шунлыктан безнең
тәнкыйтьчеләр татар милли әдәбиятындагы эстетик
артталык һәм примитивлык күренешләрен дә
каплап калдыралар, хәтта дөнья классик
әдәбиятына караган уңай критерийләр фонында
яктырталар. Кечкенә генә бер үрнәк: «ул күбрәк
Курсави һәм Мәрҗаниләрнең реформачылык
идеяләрен үзенең зур мастерларча язылган
шигырьләре аша популярләштерүче генә иде» ди
М. Гали М. Гафури турында. Беренчедән, чит
идеяләрне, чит рухны популярләштереп ятучы
шагыйрьнең зур мастер булуына азмы-күпме
әдәбият белән таныш булган кешене һич тә
ышандырып булмый; икенчедән, М. Гафуриның,
башлангыч иҗаты белән булса да, — Курсави,
Мәрҗани идеяләрен, нигездә дини философиясен,
турыдан-туры шигырьгә күчерүче рупор булуы
чеп-чи ялган, уйдырма. М. Гафуриның беренче
әдәби иҗат адымыннан ук капиталистик
көндәлекне тәнкыйть астына алуын һәм халык өчен
кайгыра башлавын Мәрҗани дини
философиясеннән китереп чыгарырга яки шуңар
кайтарып калдырырга — сөйләнә торган әдәби
фактлары белән аз гына таныш кеше дә
батырчылык итмәс. Бу рәвешле башыңа ни
килгәнне закон итү — дөреслеккә, милли
сәнгатьнең тарихи объективлыгына, үз рухын,
кичерешләрен һәм уйларын күрсәтүче художникка
хыянәт эшләү. Укучы художникның үзендә булган
чынлыкны, аңа караган дөреслекне, милли
әдәбияттагы табигый барышны, икенче алдынгы
халыклар культурасына мөнәсәбәттә һәм үз
культурасына карата да, югары яки түбәнлеген,
үзенчәлеген ачык күрсә генә, әдәбият турында
объектив фәнни төшенчә ала алыр, шул вакытта
гына тәнкыйть тә фәннилек күрсәтер.
Әдәби тәнкыйтьнең бурычы — художникның,
әдәби фактның индивидуаль хасиятләрен гомуми
законнар белән каплап кую түгел, ә җәмгыять һәм
сәнгать законнары үсеше нигезендә аерым
художникның уй-тойгы һәм омтылыш законнарын
ачу, художникның чынбарлыктагы алдынгы бөек
максатларга якын яки ерак торуын күрсәтү һәм нин-
ди дә булса идеологиянең индивидуаль
художниктагы үзенчәлекле чагылышын билгеләү.
Вульгар демократизм тенденциясендәге тагын
бер «демократик» батырлык — әдәби мирасны,
аерым язучыларны һәм идеологик һәм эстетик
тарихи «таплардан» чистарту.
Пролетариат карашында тормаган үткәндәге
язучылар идеология ягыннан никадәр генә алдынгы
булмасыннар, алар эчке каршылыклы. Алар, бер

яктан, кайчак пролетариатка якынлашсалар да,
икенче яктан, каршылыклы сыйнфи идеологияләр
әйләнәсендә эш итәләр. Әйткәнебезчә, язучы үз
чорының төрле сыйныфлар психологиясе
чагылышы яктылыгында һәм әдәби- идеологик
хәрәкәтләргә мөнәсәбәттә каралырга тиеш. Бездә
менә шуны аеру тенденциясе сизелә. Язучының
прогрессив яки демократик элементларын
яклыйбыз дип, кайбер тәнкыйтьчеләр сыйнфи
язучыдагы әдәби-идеологик, тарихи зарури
тапларны бетерә яки
кире кага башлыйлар. Моның бер гади үрнәге итеп,
Ш. Камалның Октябрьгә кадәрге иҗатындагы
импрессионистик элементларны кайбер иптәшләр
тарафыннан инкарь итүне күрсәтәсе килә. Алар, Ш.
Камал — реалист, инде башкача булырга мөмкин дә
түгел, импрессионистлык табу — аны декантствога
ташлый, имеш, дип уйлыйлар. Хикмәт тә шунда ки,
Ш. Камал революциягә кадәрге бөтен психо-
идеологиясе каршылыгы белән, нигездә реалист
булган хәлдә дә, импрессионистик элементларны
чагылдырырга мәҗбүр иде, аның реализмы әнә
шундый үзенчәлекле, хәтта каршылыклы булып та
күренде. Без моның белән Ш. Камал реализмының
спецификасын, тулы яки кимлеген билгеләүне
максат итәбез, ә художникны әле бер дә декадент
дип атау түгел. Ләкин факттан качып булмый.
Вульгар демократлар бүген иң алдынгы итеп
саналган иҗат методларын һәм стильләрне
үткәндәге язучыларга да турыдан-туры
ябыштырырга маташалар. Бу бары тик үткәндәге
сыйнфи әдәби методларның каршылыклы булуын
инкарь итү, аны бүгенгә җайлаштыру дигән сүз генә.
Инде мондый «демократлыкның» зуррак бер
үрнәген иптәш Ш. Маннурның һ. Такташ әсәр-
ләренә язган сүз башында да табып була. Ш.
Маннур һ. Такташ иҗатын характерлаудагы иске
положениеләрне җимерәм, яңа концепция чыгарам,
дип гафу итмәслек тупаслыклар эшли. Ш. Маннур
зур бурыч итеп Такташка моңа кадәр тагылган
символизмны алып ташлауны куя, аңарда бары ро-
мантизм булуын гына әйтергә тели. Ш. Маннур, бу
турыда сөйләгәндә, романтизмны Байроннар
заманасына, классик романтизм чорына кайтара, ә
символизмны империалистик әдәбиятның таркалу
җимеше итеп карый. Теоретик положениеләрнең
тышыннан караганда, бу бик шома куелган
шикелле. Ләкин Такташ империализм чорындагы
әдәби хәрәкәтләр әйләнәсендә иҗат итә башласа да,
Ш. Маннурча, ул Байрон романтизмы
заманасыннан килә торган әдәби традицияләр
белән генә эш иткән була. Дөрес, әдәби тради-
цияләрнең бик ерактан килүе һәм күчүе булырга
мөмкин. Ләкин Ш. Маннур шундый юнәлештә
аңлатуны куя икән, ул инде байронизм яки шуннан
килә торган романтизмның икенче эпохада, әйтик,
Такташ чорында, дәвам итүенең яки кабаттан
тууының тарихи зарури сәбәпләрен ачарга тиеш,
һәм шулай ук инде иске романтизмның терелүе дә
мөмкин түгеллеген онытмаска кирәк иде. Ш.
Маннур Горькийның бөтен дөнья романтизмы
турында әйткән гомуми методологик куелышы
белән Такташ та һәм аның романтизмы да үзеннән-
үзе хәл кылынды дип тынычлана. Димәк, Ш.
Маннурча, Такташ иҗат методы үзе яшәгән
чордагы реаль тарихи әдәби хәрәкәттән аерыла
түгелме? Шушындый «демократик» фокус чыгару
өчен, Ш. Маннур бик җиңел стандарт белән эш итә:
күрәсез, Горький бүлүенчә, Такташ беренче
этапта— революцион романтик, ә аннан сон инде
— реалист. Әгәр дә Маннур Такташка революцион
романтизм ярлыгын тоттырмаса, аның реалист •
булып китүен аклый алмас иде. Монда нәкъ әдәби
терминнар стандартына кертеп утырту тенденциясе
генә беренче урынга чыга. Бер яктан, Ш. Маннур
сыйнфи җәмгыятьтә саф әдәби методлар, булмавын
уйламый да булса кирәк. Икенче яктан,
империализм чорында, һәм ана кадәр дә, билгеле
бер күләмдә, романтизм һәм символизм бер-берсе
белән ’‘аралаштылар. Ш. Маннур романтизмны
протест белдергәне өчен якласа, символизмны
декадентство әдәбиятын яклау булыр, Такташны
декадент итәрмен, дип курка гына. Горький бит
үзенең билгеләүләрен, берсен бер язучыга,
икенчесен икенчесенә ябыштырып эш итегез дип •
уйламаган һәм ул алай түгел дә; Горький безгә
бөтен әдәбият тарихында күренеп үткән романтик
хәрәкәт 1 эчендәге төп ике тенденцияне—үлеп
баручы сыйныф интересларын һәм туып килүче
прогрессив карашларны яклаучы шулай ук ике
гомуми идеологик юнәлеш булуын истә тотарга
куша, ә романтикларны ак һәм кызыл халатларга
киендерми. Югыйсә, һәрбер протест белдерүче
романтик — саф революцион романтик кына яки
символист — декадент — империалист кына булу
мәҗбүрияте юклыгын һәм. романтизм шикелле үк,
символизмның да тарихи идеологик төрлелекләр
алуын Ш. Маннур иптәш читләмәсә, андый арзан
теорияләр һәм Горькийны огуль куллану белән
шаярудан сакланыр иде.
Минемчә, Такташның башлангыч:
Тәнкыйть мәсьәләләре 135
иҗаты классик романтизм традицияләренә
мөрәҗәгать итү белән, империализм чорындагы
вак-буржуаз бунтарь индивидуалист символизм-
романтизм йогынтысы астында формалашты. Бу
төрдәге әдәби хәрәкәтнең җирлегендә
империалистик чынбарлык белән канәгатьсезлек
ята иде. Таңташтагы менә шул канәгатьсезлекнең
абстракт символик образлар аша чагылуына
тукталып тормыйбыз.
Ш. Маннур шул вакыттагы татар милли
әдәбияты чыганакларына турыдан-туры таянучы
15-16 яшьлек Такташны Байрониар янына илтеп
ташлый да, татар әдәби хәрәкәтенең йогынтысын
бөтенләй искә дә алырга теләми. Такташ, иң элек,
Байроннан түгел, ә романтик Сәгыйть Рәмиевтән
уртаклык ала. С. Рәмиевтә Байрон йогынтысы да,
романтик яшь Лермонтов индивидуализмы
чаткылары да татар әдәбиятының яңа шартларында
артык үзенчәлекле булып гәүдәләнделәр. Татар
шагыйрьләренең классик әдәбият традицияләренә
тартылыш күрсәтүләренең нигезендә
империалистик чордагы һәр төрле таркалучы әдәби
хәрәкәтләрдән канәгатьсезлек күрсәтүләре булуын
да истән чыгармаска кирәк. Такташта
империалистик сугыш елларында үзенә аерым
кризис кичергән бер төркем татар вак-буржуа
интеллигенциясенең психо-идеологиясе —
сугышка һәм дөньяга протест, ләгънәт укучы
бунтарь субъективизмы өстенлек итеп, ул С.
Рәмиевтәге җәмгыятькә субъектны каршы кую
белән һәм хәтта тормышны, яшәүне шагыйрь
рухияте итеп кенә калдыру, алланы да «мин — ул,
ул — мин» рәвешендәге субъектив идеализм
философиясенә күчерү белән дә ап-ачык булып
аралашты. Ләкин Такташ, бер яктан, шуның белән
оригиналь ки, аның тавышы С. Рәмиевнекеннән күп
мәртәбәләр көчле һәм үзенчәлекле булып
яңгырады.
Инде Такташның башлангыч иҗатындагы
шигырьләренең үлчәве дә, ритмикасы да, хәтта
стиле дә С. Рәмиевиекенә бик тапкыр килә. Үрнәк
өчен С. Рәмиевтән берничә мисал.
1) Эченнән ут янып торган чагында

 Күрәм- Җәбраил була пәйда янымда...

Күземне бер йокы баскан шикелле

Булам, буылам үзем шашкан шикелле.
(«Пигамбәр».)
2) Маҗидым, уйланасын, уйларыңны,

Талдырып маңлай терәп кулларыңны,

Кызганам, карап торсам
читтән килеп Сып-сылу,

яп-яшь кенә буйларыңны.
(«Зөбәйдә сүзләре».)
Бу мисальләр С. Рәмиевнең нәкъ

Такташ әдәбиятка килер алдыннан гына чыгарылган
җыентыкларыннан китереләләр. Теләгән кеше
Такташның башлангыч шигырьләре белән
чагыштырып укысын һәм охшашлыкның дөрес икән-
леген күрер. Шуның өстенә, Такташның Байрон
белән С. Рәмиев тәрҗемәләре аша таныша
башлавыннан да шикләнмибез.
Ш. Маннур элекке тәнкыйтьчеләр тарафыннан
Такташка карата кулланылган символизм
терминын дошман күрә һәм, Такташка урынсыз
тагылган дип, аны куып чыгарырга тели. Ләкин
терминны һәркем куллана ала, ә аның астында
үткәрелә торган идеологик тенденция, теоретик-
фәнни куелыш бөтенләй башка-башка булырга
мөмкин. Кемнәрдер Такташны символист дигәннәр
икән, безгә ул төшенчәне куып чыгарырга беркем
дә хокук бирми әле, ә ул әдәби хәрәкәтләрнең Так-
таштагы объектив чагылышын аңлатырга кирәк.
Такташның «Газраилләр» шигърендәге
фәрештәнең шагыйрьнең үзен дә, аның матурлык,
гаделлек идеалын чагылдыручы да, «Урман
кызы»ндагы Әминәнең мәхәббәтне күрсәтүче
символик образлар булуы да аңардагы символизмга
гади үрнәк булып килә алалар.
Шул ук вакытта Ш. Маннурның Такташтагы
романтизмны аңлату өчен ясаган тарихи
чигенешләрендә дә искеләрдән бик үк
аерылмаганлыгы күренә. Ул да шул ук Байрон
турында һәм абстракт романтик.законнар тирә-
сендә күп баш вата. Искеләрдәге шикелле үк, Ш.
Маннурда да Такташ, романтик буларак, бары тик
Байрон заманыннан яшеренеп калган, татар әдәбия-
тына кинәттән килеп чыккан могикан булып күз
алдына бастырыла. Маннур Такташ иҗатын элекке
өч этапка бүлүдән арындыру тезисын куйса да,
барыбер шул өч этапка астыртын гына таянырга
мәҗбүр. Ул өч этапны Такташ үзе бүлеп калдырды,
ул һәм конкрет һәм дөрес, ә әдәби методлар
эволюциясен этап итү аерым язучы өчен һәм абс-
тракт һәм стандарт. Шул ук вакытта, Ш. Маннур
Такташның социалистик
реализмга үсүендәге идеологик каршылыкларын
билгеләүче «Нәни шаярулар» циклына бөтенләй
тукталмаган диярлек. Монда да Такташның бәясен
«киметүдән» куркылдымы икән?
Шушы уңай белән Такташка мөнәсәбәттә
мәрхүм 3. Искужин концепциясен дә искә алып
китмичә булмый. 3. Искужин 1935 елларда «Такташ
лирикасы һәм композициясе» кебек мәкаләсендә,
Такташ поэтикасына карата урынлы гына нечкә
тикшеренү һәм дөрес билгеләүләр күрсәтсә дә,
Такташ идеологиясе эволюциясен «социалистик
җәмгыятьтә поэзия активлаша, лирика белән эпос
бергә кушыла» дигән догмат өстенә беркетеп,
Такташның сыйнфи йөзен, революцион җырчыга
үсүен инкарь итүче күңелсез, тупас, катып калган
һәм безгә чит социологизмны да күтәреп чыккан
иде.
«Такташ поэзиясен бер бөтен итеп алып
караганда, ул дөньяны пассив чагылдыручы поэзия
икәнен алда әйтеп киткән идек, — ди ул. — Ул
социаль бер бөтен хәл, вакыйганың я ул як читен, я
бу як читен тарткалап кына үтә. Идея тулылыгы,
тел, хәрәкәт, гомумән композиция чаралары белән
бизәкләп системалаштырган бер сурәт тә бирә
алмады ул... Икенчедән, шагыйрь шул кыска иҗат
гомере эчендә төрле социаль катлауларның
идеяләрен төрле платформаларга күчеп
чагылдырды. Аның бөтен иҗаты буенча ярылып
яткан берлек юк.
Әнә шуның өчен дә шагыйрьдәге табигать
стихиясе көче революцияне билгеләүче беренче
урынны ала. Такташның аң юлы табигать аша
җәмгыятькә килә. Шуның өчен ул кешенең катгый
максат белән активлашкан хәрәкәтем ялгышып,
бозып чагылдырды».
Бу концепциягә комментарийлар биреп торасы
юк. Катып калган вульгар социологизм
философиясенә корылган ниндидер абстракт
теоретик штамплар гына идерлогик катлаулы,
ләкин законлы бер художникны шулай бәяләүгә
китерергә мөмкин. Вульгар социологизм
социология белән генә шөгыльләнеп калмады, шул
ук вакытта аның социологик абстракциясе
художникның сыйнфи индивидуаль йөзен һәм
эволюциясен юкка чыгаручы антисоциаль
юнәлештә дә барды. Әгәр дә без бүгенге
тәнкыйтебездә дә шундый хәл белән очрашмасак,
мәрхүм Искужинның беренче хаталарын күрсәтеп
тормас идек. Моның белән М. Гали иптәшнең «С.
Рәмиевнең иҗаты һәм тормыш юлы» дигән
мәкаләсенә ишарә итәсе килә. Озын булса да, бу
хезмәттән өзек китерми мөмкин түгел. С. Рәмиев
турында М. Гали мондый катгый юллар яза:
«Минем аңлавымча, Сәгыйть Рәмиев ул—1905
ел революциясе давылларыннан соң булган көчле
реакция тынлыгында татар әдәбияты җирлегендә
атылган вулкан... Менә Сәгыйть Рәмиев вулкан
кебек бер дә көтмәгәндә генә татар әдәбияты
җирлегендә берничә шартлау ясап, гомерлеккә
тынган шагыйрь. Аның куе әдәби лавалары шул
берничә шартлау вакытында чыгып бетте... Аннан
соңгы Сәгыйть безнең өчен юк, ул тик төшсез
кабык кына...» «Тукайлар, Дәрдмәндләр кебек,
Сәгыйть Рәмиев ул салкын канлылык белән тыныч
кына көчле бер фикер әйтә алмый. Шундый
фикерләр башына җыела башласа, ул бик нык
дулкынлана, каушый, үзен-үзе тота алмый башлый,
нәрсә әйткәнен белми. Ләкин ялгышмы, турымы,
шулай тотлыгып сөйләвенә карамастан, аның
әйтергә теләгән фикерләре гаять көчле һәм тәэсирле
чыгалар. Ул үзенең «исерек» фикерләре һәм
«исерек» сүзләре белән укучыны да исертү мөмкин.
Менә Сәгыйть Рәмиевнең бөтен Сәгыйтьлеге дә
шунда» һ. б. һ.б.
Тәнкыйтьченең үзенең ни әйткәнен
уйламавыннан чыккан «исерек» сүз һәм
җөмләләренә аерым-аерым анализ биреп
тормыйбыз. М. Гали уенча кем соң ул С. Рәмиев? —
дигәндә, аны җир белән күк арасындагы «минлек»,
бунтарьлык һәм субъективизм язмышына
тапшырылган соңгы, бәхетсез Прометей иттереп
карарга кирәк була. М. Галичә, С. Рәмиев
идеологик платформасы тотнаксыз
субъективизмнан, вулканнар, метеорлар куәтеннән
гыйбарәт булса, ул караган әдәби хәрәкәт —бөтен
дөнья икән: С. Рәмиев художество спецификасы
һәм әдәби йогынтысы планетаның бер читеннән
сузылган әдәбият диңгезе ләнгән, имеш. Шулай
булгач, С. Рәмиев минлек плаще бөркәнгән поэтик
суррогат һәм шәүлә генә булып кала түгелме! Инде
андый хаос турында сөйләп торырга да кирәкмәс
иде. М. Гали С. Рәмиевнең әдәби-идеологик йөзен
икенчесенә
канатлы фразаларга атландырылган романтик
тәнкыйть лавасы белән коендырып һәм татар
тормышының тарихи этапындагы тарихи
идеология һәм тойгылар чагылдыручы художник
иҗатына астрономик, географик экскурсия ясап,
үзен-үзе антисоциаль субъективизм колы иткән, С.
Рәмиев — бар да, юк та, диюдән торган системасыз,
мәгънәсез кабарынуларга табынган. Билгеле,.
мондый романтик тәнкыйтьләр художникны
тудырган конкрет, политик тарихи
обстановкаларны күз алдына китермәүдән генә,
ниндидер теоретик абстракцияләр рубрикациясен
кулланырга маташудан гына килеп чыгарга
мөмкин.
Тәнкыйтьтә әдәби фактларны конкрет тарихи
шартлар яктылыгында карап җиткерә алмавыбыз
әдәби тенденцияләргә, хәрәкәтләргә, милли
формага мөнәсәбәттә саксыз кылануыбызда да
күренә. Бу моментны Такташка һәм С. Рәмиевкә
карата алынган әдәби йогынты һәм әдәби
хәрәкәтләр торышын билгеләүдән тыш та байтак
китереп була. Демократик язучыларга дан бирәбез
дип, без кайчак әдәби хәрәкәтләр исеменнән дә
тотнаксыз сөйли башлыйбыз. М. Гали дә, Г.
Кәшшаф та андый алымнарны бик яраталар.

Очсыз-кырыйсыз әдәби хәрәкәтләр яки икенче төркем
язучылар исеменнән С. Рәмиевне генә характерлау
түгел, башкаларга мөнәсәбәттә дә бу ачык сизелә.
Мәсәлән, М. Гали иптәшнең Гафури юбилее
көннәренә багышланган мәкаләсендә болан диелә:
«Ул күбрәк Курсави һәм Мәрҗаниләрнең
реформачылык идеяләрен үзенең зур мастерларча
язылган шигырьләре аша популярләштерүче генә
иде. Гасырларча дәвам итеп килгән мистика
идеяләреннән татар поэзиясен арындырып, эчтәлек
һәм форма ягыннан яңа рельска куючы, дөнья һәм
тормыш мотивларын көйләүче отрядның беренче
штыкчысы, бөек рус шагыйре Некрасов һәм шул ук
Акмулла тәэсирендә яза башлаган шагыйрь Мәҗит
Гафури булды. Бу яктан аны рус поэзиясендә
Пушкинга кадәр булган чорны гәүдәләндергән
Ломоносов һәм Державиннар белән чагыштырырга
мөмкин».
М. Гафуриның татар милли сәнгатендә тоткан
оригиналь ролен билгеләрлек материал белән
кораллана алмаган һәм шагыйрьнең бөтен иҗат
юлыннан чыгып кына аның урынын билгеләү
мөмкин икәнлеген күз алдына китермәгән
тәнкыйтьче нишләсен соң? Аңа бит үзенең
положениесен, тезисын раслау өчен нинди дә булса
аргументлар кирәк! Бу — билгеле, көлке һәм
кызганыч хәл. М. Гали Тукай «Кисек баш»ы
турындагы тикшерүендә дә: «Дөнья әдәбиятында
Сервантесның рыцарь әдәбиятына пародия
рәвешендә язылган «Дон-Кихоты» нинди урын
тотса, ул безнең татар әдәбиятында да шундый ук
урынны тота», дип бер дә урынсызга Тукайны
дөнья әдәбияты шедеврлары исеменнән күрсәтергә
маташа. Ә фактта Тукай андый чагыштыруларга
бер дә мохтаҗ түгел.
Г. Кәшшаф. III. Камалның «Уяну»
новелласындагы «психологизм» турында сөйләргә
теләп, болай яза: «Ләкин мондый психологизм
тормышны басын, аны томалап калдырмады,
киресенчә, ул үзе тормышка нигезләнеп бирелде. Бу
психологизм кеше рухының биеклеген күрсәтүгә
ярдәм итте. Шәриф Камал Максим Горькийнең иң
якын шәкертләреннән берсе буларак, кешедә иҗат
итү көче күрде. Кешенең нечкә хисле шагыйрь
булуын, бай табигатьле, тирән фикерле булуын
ачып салды. «Кеше» аңарда да «горур яңгырый»
иде». Яки икенче урында: — «Ш. Камал үзенең
новеллалары белән татар әдәбиятында Горькийча
сизүчәнлек, эчке серләргә төшенә белүчәнлек,
Чеховча оста тасвир күрсәтте», диелә. Октябрьгә
кадәрге Ш. Камал белән пролетариат язучысы М.
Горький арасында кешеләр психологиясен бирүдә
һәм гомумән әдәби методларда уртаклык табарга,
Ш. Камалны Горький яки Чехов таланты исеменнән
күтәрергә маташу — тупас һәм фәнни булмаган
алым. ILL Камалның' хәсрәт, җафа, сыкрану белән
тулган аеруча «Уяну» новелласында Горький
кешеләренең мәгьрур яңгыравын табу — кеше
турындагы бүгенге терминнар белән Ш. Камал
иҗаты өстендә шаяру гына һәм бер художникның
уңай характеристикасын, үзенчәлеген моны
бөтенләй таләп итмәгән икенче язучыга механистик
күчерү генә бу. Тәнкыйтьче, шул «бөек» булып
күренгән фикерләренә чынлап та ышанса, бик
ялгыша. Әдәбият тарихына, әдәби хәрәкәткә һәм
икенче вә
«илләргә таянып эшләнә торган «концепцияләр»
тәнкыйтьченең кайвакыт язучы иҗатындагы аерым
моментны гына алып уйлавы, эләктерүе белән дә
бәйләнгән. Чөнки бездә язучының теге яки бу ягын
гына тотып мөгез чыгару да гадәт булып йөри.
Әдәби мирас, бер бөтен итеп алынган милли
әдәбият тарихы һәм, аерым куйганда, индивидуаль
иҗат фактлары өстендә эшләвебезнең күләме һәм
тирәнлеге ни дәрәҗәдә соң?
Соңгы елларда тудырылган тәнкыйть
материалларының күпчелек өлеше Г. Тукай
мирасына багышланган. Тәнкыйтьчеләрдән: дә,
язучылардан да күпчелек иптәшләр, аеруча юбилей
көннәрендә, Тукай иҗатын өйрәнү белән байтак
кызыксындылар. Тукайга мөнәсәбәттә
тәнкыйтьнең бурычы, нигездә,— Тукайны һәр
төрле дошманнарча аңлатулардан арындыру һәм
аның чын демократик рухын халыкка җиткерү -
булды. Тукай иҗатының татар сәнгатендә тоткан
прогрессив роле турында байтак кына урынлы һәм
кыйммәтле фикерләрнең әйтелүендә шик юк.
Тукайны иске тәнкыйтьчеләрнең бозуына каршы
гына чыгылмады, хәтта икенче формадарак
чагылган бозуларга да һөҗүм ителде. Монда Г.
Тукай җыентыгына язылган сүз башын Ф.
Абдрахмановның уңышлы каты тәнкыйть астына
алуын күрсәтергә була.
1905 ел чорында туган татар демократик
әдәбиятының сыйнфи җирлеген билгеләүдә без В.
И. Ленинның мондый кыйммәтле фикерләрен нигез
итеп алдык:
«Һәрбер милли культурада, гәрчә үсеп җиткән
төстә булмаса да, демократик һәм социалистик
культураның элементлары бар, чөнки һәрбер
милләттә тормыш шартлары котылгысыз рәвештә
демократик һәм социалистик идеологияне тудыра
торган хезмәтчел һәм эксплоатацияләнүче масса
бар» (т. XVII, 137 бит).
«Демократизм һәм бөтен дөнья эшчеләр
хәрәкәтенең интернациональ культурасы»
лозунгысын алга кую белән, без һәрбер милли
культурадан бары аның демократик һәм социалис-
тик элементларын алабыз, аларны без бары һәм
һичшиксез һәрбер Милләтнең буржуаз
культурасына, буржуаз милләтчелегенә каршы
куйган килеш алабыз» (т. XVII, 137 бит).
һәм бу — милли әдәбиятны өйрәнүдә марксизм
классикларының положениеләрен җанлы һәм
урынлы куллануга фәнни адым ясауның бер үрнәге
булып; торырга тиеш. Лениннан китерелгән бу
аерым фикерләр генә дә үткәндәге милли
демократик әдәбиятның прогрессив ролен кискен
куеп күрсәтүдә никадәр зур ярдәм иткәнлеге
һәркемгә ачык. Ленин капитализмга каршы торган
Толстойга мөнәсәбәттә дә рус-милли
культурасында да әнә шул социалистик
элементларның булуын күз алдында тота: «Толстой
тәгълиматы һичшиксез утопик һәм, үзенең эчтәлеге
буенча — реакцион, бу сүзнең иң дөрес һәм иң
тирән мәгънәсендә реакцион тәгълимат. Ләкин
моннан бу тәгълимат — социалистик тәгълимат
түгел, бу тәгълиматта алдынгы сыйныфларны
агарту өчен кыйммәтле материал бирергә сәләтле
булган критик элементлар булмады, дигән мәгънә
һич тә килеп чыкмый», (т. XV, «Л. Н. Толстой һәм
аның эпохасы»).
Ләкин Ленин Толстойны әнә шул як белән генә
һич тә күз алдына китермәгәнлеген алда әйткән
идек. Ул аңардагы шул социалистик, критик,
демократик элементларның каршылыклар аша
чагылуын диалектик объективлык белән ачты.
Ленинчыл объективлыктагы шул положениене генә
күз алдына китергәндә дә, без, шул ук Тукайны
тануда булса да, фәнни югарылыктагы әдәби
тәнкыйтькә күтәрелә алдыкмы соң?
Кыеп әйткәндә, без әле Тукайны бары тик
демократик тенденцияләр ягыннан гына,
күбесенчә, мактаучы тәнкыйть концепциясе белән
генә аңларга тырыштык. Тукай психо-идеоло-
гиясенең гаҗәп тә катлаулы һәм каршылыклы
нечкәлеген, татар җәмгыятенең аерым эпохадагы
нинди конкрет җирлеген ничек һәм нинди
югарылыкта чагылдыручы булуын күрсәтүдән бай-
так читтә калдык һәм хәтта Тукай каршылыкларын
аз искә алдык дисәк тә ялгыш булмас. Димәк,
үткәннең зур милли художнигына мөнәсәбәттәге
объективлыкның тик бүгенге тарихи барыш белән
бәйләнгән ягын гына аңладык шикелле әле. Без
Тукай иҗаты
Тәнкыйть мәсьәләләре 139
турында күбесенчә гомумән сөйләдек, ә аның
милли-тарихи конкретлыгын ачуга әһәмият
бирмәдек. Тукай турында язылган күпчелек
материалны алып карасагыз, анда әллә кайчан бил-
геле булганнарны кабатлауны һәм демократик
диагнозлар астына табан тендеидиоз боруларны
күбрәк очратырсыз, тарихи-әдәби фактларга тая-
нып, конкрет эш итүләрнең аз булуын күрерсез.
14нде М. Гафури турында сөйлисе дә юк. М.
Җәлилнең гомумән язылган сүз башыннан бүтән
материал юк бугай. Тәнкыйть практикасында
Гафурины икенче планга этәрүебезнең җәфасы -—
аны бер дә нигезсезгә Тукайның дубликаты дип,
өйрәнми-нитми, читтән торып кына бәяләргә
маташуыбызда. Дөрестән дә, Гафуриның Тукай
белән бер эпохага туры килгән психо-идеоло-
гиясен Тукайга бирелгән маркалар белән генә
каплап килүләр һаман да яши әле. Әлбәттә, бу ике
язучы демократик юнәлештәге байтак уртак
каналлар буенча эш иттеләр. Әнә шул идеологии
уртаклык художниклардагы индивидуаль иҗат
актын аңларга теләмәгән иптәшләр өчен Гафурины
Тукай белән алмаштырып, берләштереп, буташты-
рып йөртүдә күзләрен каплап торучы
җимерелмәслек закон булып та күренә. Бу —
абстракт социаль идеяләр, маркалар артындагы
конкретлыкны һәм индивидуальлыкны таба
алмау, тәнкыйтьнең .бурычы — һәрбер
художникның спецификасын билгеләү икәнлеген
белмәү бәләсе генә. X. Хәйри иптәш кыска гына
иҗат юлы үткән Тукайга әдәбият дәреслегендә әллә
никадәр урын тапса да, Тукайга караганда дүрт
тапкыр артык иҗат иткән һәм катлаулы тарих үткән
Гафурига бик-бик ярлы караш ташлый. Инде Ш.
Шәһәр иптәш шул дәреслек турында «Совет
мәктәбе» журналында язган рецензиясендә X.
Хәйринең Гафури иҗатын мәктәп балалары өчен дә
җитәрлек итеп ача алмаган урыннарын күккә
күтәрә: автор Тукай белән Гафуриның үзенчәлеген
таба алган дип, тәнкыйть дөньясында гаҗәп зур
борылыш булуын әйтергә тели! Ш. Шәһәрнең X.
Хәйри дәреслегеннән чыгып билгеләвенчә, Гафури-
ның Тукайдан аерымлыгы — Гафуриның сорау
җөмләләре күп куллануында һәм табигатьне
сурәтләүгә аз әһәмият бирүендә икән! Гафуриның
Тукайга караганда табигате белән әллә никадәр
артык шөгыльләнүен генә дә белмәгән- нәрнең
исенә төшерсәк, мондый «оригинальлыкларның»
көлке һәм соң дәрәҗәдә примитив булуы һәркемгә
көн кебек ачык. Чөнки алар һәммәсе өйрәнелмичә,
бармактан суырып кына, шулай булырга тиеш дип
кенә әйтелгән уйдырмалар гына. Аида фәнни
эзләнүче һәм иҗади серьезлыкка таянучы тәнкыйть
юк, билгеле.
Тукай белән Гафурига карата безнең
тәнкыйтьчеләр арасында телдә генә булса да
кабатлана торган бер проблема — алар җәдитчеме,
түгелме — соравы булып, аларда ничек тә
җәдитчелек табарга тырышу. М. Гафуриның баш-
лангыч иҗатында һәм шулай ук Г. Камалда
җәдитчелеккә иярү күренде. Ләкин алар һәммәсе дә
1905 ел тарафыннан үстереп җибәрелгән демократ
мәгърифәтчеләр булдылар. Тукай хәтта
җәдитчелеккә каршы да чыга алды. Буржуаз
җәдитчелек белән демократик мәгърифәтчелекне,
белмим, кем генә бутап карар икән!
Шулар белән бергә, күп булмаса да, Л. Җәләй
тарафыннан «Идеге» эпосына, X. Хәйри
тарафыннан М. Фәйзи иҗатына, Ш. Маннур
тарафыннан Такташ иҗатына һәм Г. Камалга
багышланган мәкаләләрне, аерым кимчелекләренә
карамастан, уңышлы дип санарга хакыбыз бар. М.
Гали иптәш мәкаләләрендәге бер әһәмиятле эле-
ментны да искә алмый булмый: М. Гали,
тәнкыйтьче булуга караганда, безнең милли
әдәбиятка һәм' язучылар шәхесенә бәйләнгән
тарихи фактларны табарга омтылуы белән,
уңышлылык эшли. Ә бу — бик кирәк нәрсә. Әдә-
биятның тарихи нечкәлеген ачучы үткәндәге
көндәлекле, җанлы фактларны, мемуар
материалларны матбугатка чыгару, озын, коры
тәнкыйтьләргә караганда, байтак өстен һәм кирәкле
саналырга тиеш. Бездә әдәбият тарихының тере,
актуаль фактларын өйрәнү иң артта тора. Ә аларны
белмичә, әдәби тәнкыйтьнең ышандыручан тулы
көче булуы мөмкин дә түгел.
III. Кечкенә проблемалар турында
Шушы уңай белән; безнең тәнкыйтьтәге кайбер
аерым проблемаларга да тукталып китәргә кирәк.
Бу — кайбер язучыларның аерым якларын характер-
лаудагы берничә фикер төрлелеге турында. Иң
элек, Г. Камал белән бәйләнгән бер-ике кечкенә
мәсьәлә. «Совет әдәбияты» журналында минем, «Г.
Камал драмаларында характерлар» исеме астында,
күп кенә кыскартулар һәм хата басылган сүзләр
белән, мәкаләм чыккан иде. Урын экономиясе өчен,
редакциянең кайвакыт кыскартуы булырга мөмкин;
ләкин ул тәнкыйтьченең идеясен бозу юнәлешендә
булырга тиеш түгел. 5-6 юл экономия өчен, Г.
Камал драмаларындагы тема оригинальлыгы —
татар мещан тормышының көндәлек табигатен
реалистик чагылдыру, дигән мәгънәне бирүче
абзацны «Совет әдәбияты» редакциясе — «Г.
Камал үзе яшәгән чордагы барлык социаль
каршылыкларны ачучы һәм сәнгатьтә, театрда
үткен итеп яктыртучы булып татар әдәбиятына
чыкты», — дип эшләгән.
«Үзе яшәгән чордагы барлык социаль
каршылыкларны ачу» дигән сүзләрне ничек аңлап
булыр икән? Г. Камалның мещан җәмгыятендәге
каршылыкларны күрсәтә алуы белән бу фикер
арасында җир — күк аермасы. Җиңел караудан
гына килеп чыккан һәм ул язучыга тиң булмаган
бәяләрне үз мәкаләсенә урынсыз өстәүләр
башлангач, тәнкыйтьче укучы алдында урынсыз
кызарырга мәҗбүр. Ул марканы меңләгән язучы-
ларга ябыштырганда да, аның белән, буш
абстракциядән башка бер нәрсә дә әйтеп булмас.
Кабатлыйбыз: Г. Камал — үз чорының бөтен
каршылыкларын ачу түгел, үзе сайлаган тематика-
ның да бөтен каршылыгын ачудан байтак ерак иде
әле. Бөтен җәмгыятьнең каршылыгын ачучы язучы
дөньяда бармы икән?
Г. Камал драмаларының, комедияләренең
специфик моментларына карата X. Хәйри дә, Г'.
Кәшшаф та, Г. Халит та байтак бердәм фикерләр
әйттеләр. Ләкин X. Хәйри «Г. Камал — татар
әдәбиятында комедия тудыручы» дигән
мәкаләсендә «Банкрот» һәм «Безнең шәһәрнең
серләре» эчтәлек ягыннан да, драматик эшләнеш
ягыннан да аның башка әсәрләреннән күп өстен
торалар», ди. Бигрәк тә, «Безнең шәһәрнең серләре»-
ндә «драматик конфликт җепләре» бөтенләй
үрелмиләр дә, чишелмиләр дә. Ул комедия
драматик эшләнеш һәм сәхнә практикасы ягыннан
Г. Камалның бер актлы комедияләреннән бик күп
мәртәбәләр артта. Г. Камал драмаларындагы
җәдитче либераль буржуа типларының чагылышын
бәяләүдә бик үк чишелгән дип әйтеп булмый.
«Безнең шәһәрнең» серләре»ндәге Себер баен Г.
Камал үз карашыннан кире итеп бирәме, әллә аны
кадимчеләрне, Казан мещаннарын тәнкыйтьләүче,
азмы-күпме уңай тип итеп бирәме? X. Хәйри аны Г.
Камал тарафыннан турыдан-туры тәнкыйть ителгән
комик образ дип аңлата. Дөрес, ул комик, ләкин
аңарда Г. Камалның үзенең дә искелекне, Казан
мещаннарын тәнкыйтьләүче карашларының аерым
элементлары гәүдәләнә. Г. Камал Казанда яңалык
тапмагач, икенче бер җирдәге культуралы буржуаз
үрнәкләрне дә, күп булмаса да, уңайрак итеп
алгалады. Культуралы буржуа типларын искелеккә,
наданлыкка каршы кую әле язучының либераль
позициядә торуын күрсәтми. Ә X. Хәйри «Бәхетсез
егет»тәге һәм гомумән Г. Камалдагы азмы-күпме
уңай булып күренгән культуралы буржуа типларын
Г. Камал дөньяга карашыннан изолировать итә,
бигрәк тә Сәгыйть Сабитовларга мөнәсәбәттә
художникны нейтральлаштырып кую, ул
типларны либеральләр дип кенә констатировать итү
сызыгында тора. Шулай итеп, Г. Камал либераль
Сабитовларны бер уңай идеалсыз копировать кына
иткән була. Без моның белән Г. Камал
мещанствоны либераль тәнкыйть җирлегендә
хөкем итте дия алмыйбыз. Ул—либераль буржуа
идеалы белән түгел, ә культурачылык караш-
ларыннан чыгып та мещанствоны бәяләде. Шуның
өчен дә Г. Камал наданлыкка, караңгылыкка каршы
куярлык фактларны да эзләде. Очраклы булса да.
менә шуннан уңай кыланышлырак либераль
типлар да алындылар.Г. Камал аларны күп ■ һәм
тулы итеп сурәтләү белән кызыксынмады да. Алар
бары тик культуралы иллюстратив типлар булып
кына калдылар. Ләкин аларның объектив
чагылышында либераль буржуаның чикләнгән һәм
көлке табигатен аңларлык дөреслек тә мәйданга
китерелгән.
Г. Камалның «Беренче театр»ындагы Вәлине
Г. Кәшшафның уңай тип итүе рус тәнкыйтендә
дөрес хөкем ителде. Театр белән кызыксынучы
Тәнкыйть мәсьәләләре 141
мещанны Г. Камал уңай идеалына күчерергә
омтылу — урынсыз һәм ялгыш. Г. Камал уңай
типлар турында бик аз уйлый, ә мещан
семьясындагы каршылыкларны бик табигый итен
тотып алырга ярата. Хәмзә бай театрны яратмаучан
кадимче карт мещан булса, Вәли — яңалык
стихиясенә ияреп йөрүче, мәсьәләнең төбенә
'төшенмәстән кызыксынучы яшь мещан. Бу —
мещан семьясындагы аталар һәм балаларның
гадәти көндәлекле каршылыклары гына. Монда
уңай һәм кире типлар интригасы бөтенләй
куелмый.
Һ. Такташ турында алда искә алынганнарга
беркадәр өстәү формасында- рак, Такташка карата
Ш. Маннур һәм Газый Кәшшаф мәкаләләрендә
чагылган ике моментка беркадәр тукталып китик.
Беренче — «Җир уллары» трагедиясен аңлау
мәсьәләсе. Газый Кәшшаф бу әсәрдәге проблеманы
Такташтагы кешене сурәтләү идеалын күрсәтү дип
аңлатмак була. Газый Кәшшаф ул турыда әнә шул
абстракт положениеләрнең иң абстракты булудан
тыш бер нәрсә дә әйтми.
Ш. Маннур «Җир уллары»ның төп идеясен бер
урында: «адәм баласының үзе теләгәнне сөюдә, үзе
теләгәнчә яшәүдә ирекле буласы килүе һәм шул
нигездә алла һәм аның кануннары белән
конфликтка керүен күрсәтү», дисә. икенче урында:
«төп идея — ирекле мәхәббәт», дип резюме ясый,
һәм трагедиянең дингә каршы актуаль әһәмияте
әйтелә, Байрон белән чагыштырыла. Ш. Маннур
беркадәр конкрет куя. Ләкин Такташның
революциядән соң шундый әсәрләр язуы
революция чынбарлыгына бер төрле мөнәсәбәтне
дә күрсәтә алмыймы икәнни? Такташ бары
легендалар белән генә эш итә, ә алар аша
революцион чынбарлыкка бер нинди дә мөнәсәбәт
күрсәтмиме? Шулай икән, ул чакта Такташ
революцион чынбарлыкка бөтенләй изоляциядә
торган һәм аның белән бөтенләй кызыксынмаган
булып чыга. Ә фактта Такташ революция
елларында «шәхес белән революция проблемасын»
аерым фәлсәфәгә күтәреп йөргән интеллигентлар
йогынтысыннан бик читләшә алмаганлыктан, «Җир
уллары»нда бунтарь шәхес белән революция
арасындагы проблеманы романтик-символик
образлар аша бирелгән философик абстракция
ярдәмендә хәл итәргә тырышты. Такташ, шәхес
интереслары белән җәмгыять законнары килешә ал-
мый, дигән элекке концепциясеннән чыгып,
революция чынбарлыгына мөнәсәбәттә дә шул
караштан узмаган иде әле. Аныңча, революция
шәхескә абсолют ирек бирергә тиеш иде, ә сыйнфи
җәмгыятьтә андый ирекнең булуы мөмкин дә түгел.
Такташ әнә шул идеалы нигезендә революциягә
мөнәсәбәттә дә каршылыкка керде. Ләкин ул, Кабил
трагедиясе белән, аерым шәхеснең җәмгыять
каршында көчсез булуын, андый чикләнмәгән
шәхси ирек теләүченең теләге үтәлмәвен дөрес
күрсәтергә мәҗбүр иде. Шулай итеп, Кабил
трагедиясе—Такташның үзенең дә үзе белән
революцион чынбарлык арасындагы мөнәсәбәтнең
алда ничек булырга тиешлеген сорау астына куючы
кискен борылыш та булды: Такташ моннан соң
безнең өчен яки бетәргә яки безгә килергә тиеш иде.
Тормыш йогынтысы көче һәм үткәнгә нәфрәте
белән Такташ соңгы эволюциягә кереп китте.
Димәк. «Җир уллары» үзенең абстракт символик-
романтик образлары җирлегендә чагылган
идеаллары белән революциягә мөнәсәбәттә байтак
конкрет проблеманы хәл итүче булып аңлашылса
кирәк.
Икенчесе — «Мәхәббәт тәүбәсе»нә караган бер
момент. Монда Такташның:
Хатыннарның бәген матурлыгы. Бөтен күрке — ана
булуда...
диюче юлларын билгеләү мәсьәләсе. Электән килә
торган традициядән бер дә' шикләнмичә, Ш.
Маннур моны шагыйрьнең хатын-кызга
мөнәсәбәттәге чикләнгән карашы дип бәяли, һәм
без барыбыз да мондый хөкем белән канә-
гатьләнергә әзербез. Ләкин Г. Кәшшаф менә нәрсә
ди: «Бу караш, әлбәттә, дөрес түгел, ул караш
Такташны аңлауга алын бармый, аны бозуга китерә.
Әйе, Такташ хатын-кызларның җәмәгать эшләрен
күрсәтмәгән, ләкин ул эшче кызын бирә, үзе дә
эшләүче Зөбәйдә образын гәүдәләндерә. Ул кухняга
бикләнгән ананы сурәтләми, аның каршында алар
әһәмиятсез». Шуны ныгыту йөзеннән, хатын-кызны
политик иҗтимагый көрәшкә өндәгән «Ни-
кахсызлар» шигъре булганлыгы әйтелә. Бу шигырь
белән теге поэма арасында
ике ел аралык бар. Такташ 1927 елда 1925 елга
караганда хатын-кызның иҗтимагый ролен аңлауда
арткарак чиктеме, әллә, Г. Кәшшаф уенча, туп-
туры югары күтәрелдеме? Такташның ана исеменә
дан җырлавы, балага мәхәббәт нигезендәге семья
берлеген күрсәтүе — болар һәммәбезгә билгеле.
Ләкин элек активистка булган Зөбәйдәнең
иҗтимагый эштән читләшеп, үз субъекты җәфасы
эченә генә бикләнеп калуы һәм шагыйрьнең яшьлек
рамкасын билгеләүче «шаян» карашлары, тор-
мышка мөнәсәбәттә, бик уңай объективлык булып
чагыла да алмыйлар. Г. Кәшшаф — Такташ үсә, ул
ялгышмый, ул саф — дигән туры карашта тора, һәм
шагыйрь үзе дә, бәлки, шулай уйлагандыр. Ләкин
әсәр эчтәлегеннән чыга торган объектив идеологик
функция кайвакыт автор ирегенә буйсынмаска да
мөмкин. Такташның һәр төрле эзләнүләр һәм
пассивлык белән бәйләнгән «нәни шаярулар»
чорында элеккенең киресе булган фикерләр
ычкындыруы да булды. Аеруча хатын-кызларны
бәяләүдә дә ул «шаярды». 1927 елдагы «Җырым
сиңа булсын»ны да онытмаска кирәк. «Мәхәббәт
тәүбәсе»ндәге теге карашны да «шаяру» белән
ычкындырылган «вакытлы» каршылык дип аңларга
кирәк. Такташны бу урында аклау бөтенләй
урынсыз.
IV. Теорияләр, терминнар һәм
конкрет тәнкыйть
Әдәбият тарихын, әдәби мирасны аңлатудагы
һәр төрле бозуларга каршы көрәш процессында һәм
ул бозуларның күпчелеге туздырылганнан соң, бу
кире күрнешләрнең яңа типлары — гуманизмны
һәм демократизмны вульгар аңлау фактлары
булганлыгын әйткән идек инде. Татар
тәнкыйтьчеләре арасында да, аңлапмы-
аңламыйчамы, бу хәлнең мәйданга чыгуына карата
үрнәкләр дә китерелгән иде.
Ул кайдан килеп чыкты соң? Һәр кемгә билгеле,
безнең ил тынычлыкны һәм культураны, чын
демократияне һәм прогрессив дөньяга карашны як-
лый. Ләкин бер ише әдәбиятчылар моны бик җиңел
аңладылар, һәм гуманизм исеменә тәмле речьләр
башланды, мактау һәм мактау укалары белән
бизәлгән, бер-берсеннән берни белән дә аерылмый
торган юбилей мәкаләләре килеп чыкты. Алдынгы
идеяләрнең әдәби иҗат өлкәсендәге әһәмиятен
аңлау демократик суллык белән кабартылды. Әхмәт
Фәйзинең Тукай турындагы мәкаләләрендә,
Тукайның сыйнфи идеологияне чагылдыручы
художник булуы онытылып, шагыйрь иҗат прин-
ципларын һәм сыйнфи идеалларын гуманистик
категорияләргә вакларга, телгәләргә тотыну да
сизелде. Ә. Фәйзи каршында Тукай индивидуаль
әдәби чыганак һ ә м к а п и та л и с т и к җә м г ы
ятьтә яшәгән катлаулы идеологияле шәхес түгел, ә
тәнкыйтьченең үзен кызыктырган һәм алдае
хәзерләнеп куелган терминнар комментариесе өчен
кулланырга мөмкин булган аңлатмалар җый-
налмасы, гуманистик термин пешкаларын җәеп
куярга җайлы предмет кына. Шулай булгач,
«өмитсезлек» үзенә аерым, «пессимизм» үзенә
аерым бүлекләр тәшкил итә һәм,бездә патриотизм,
интернационализм көн тәртибендә торганлыктан,
бу терминнар да, аерым бүлек белән, Тукай хәл
иткән проблема итеп ябыштырыла. Фәкать мөгез
чыгарырлык чемәк кенә булсын! Сыйнфи-
сызлыкка тартым әнә шундый «гуманизм» һәм
«демократия» безнең тәнкыйтьчеләрнең дә
күпләгән арзан мәкаләләр язу белән, җанлы,
индивидуаль һәм социаль кискен? тәнкыйть
урнына, терминнар, теорияләр өстендә астрология,
фал ачу белән шөгыльләнүләренә уңайлы шартлар
да булып китте ахыры..
Ләкин менә шул тәнкыйть исеменнән сибелгән
җиңел фразалар өермәсен күз алдына китергәндә,
анда аннан-моннан эләктереп алынган, очраклы
гына табылган һәм тәнкыйть позасын саклау өчен
генә кулланылган «теоретик» рубрикацияләр,
терминнар күргәзмәсе оешканлыгы күренә. Бу
күргәзмәдә аерым «теоретик» футлярләр байтак:
аларга тере әдәби фактлар һәм художник җанлы
рухи эшчәнлеге кысырыклап, спиртлап тутырыла;
бөтен бер әдәби тарихи процесска бармак белән
санарлык арифметик берлекләр кләймәсе сугыла,
буш калган урыннарга һәм салпы ягына «укыган
саен укыйсыны китерә торган бер шедрвр әсәр»
формасындагы фразеологик шакмак кыстырыла.
Шунлыктан аерым тәнкыйтьчеләрнең эш стилендә,
тәнкыйть методында гәүдәләнгән һәм ваграк бу
лып күренгән мисалларга да күчеп китик.
Безнең тәнкыйтьләрдә кеше термины бик күп
очрый. Моны артык яратучылардан— Г. Кәшшаф.
Теория әйтүенчә, сәнгатьтә үзәк урында торган
объект — кеше; шулай булгач, сәнгать кеШене
сурәтләүгә әһәмият бирергә тиеш. Г. Кәшшаф менә
шуны ала да, барысына да — Ш. Камалга да, Г.
Камалга да, һ. Такташка да, Г. Туканга да кеше
проблемасы абстракциясен ябыштыра башлый.
Нинди генә язучыны, әдәби әсәрне алсаң да, ул
кеше һәм кеше тормышы белән яки тегеләй яки
болан эш иткәнлеге күз алдына да китерелми
ахыры. Нинди кеше һәм ул ничек чагыла, художник
үзен нинди кеше итеп күрсәтә — менә бу
конкретлык күп вакыт читтә кала. Ш. Маннур да
Такташ иҗатындагы төп проблеманы — кеше эзләү
һәм табу мәсьәләсенә кайтара. Шагыйрь һәм лирик
буларак, Такташ үзе поэтик кеше бит; ул үзен ничек
аңлый һәм аңлата — менә шунда да инде ул кеше
белән эш иткән була. Әгәр дә Такташ кеше
турындагы абстракциядән конкрет сыйныф
идеалына һәм яшәешенә күчә бара икән, — анысы
инде художникның, кешенең идеологиясе үзгәрүен
күрсәтә. Такташ кеше эзләми, ул күптән аның белән
бәйле, ә ул конкрет кеше— конкрет сыйныф
идеалларының чынлыгын эзли. Димәк, без
меңләгән язучылар иҗатына, ягъни бөтен бер әдәби
дөньяга таянып гомумиләштерелгән терминнарны
аерым художникка мөнәсәбәттә индивидуаль итеп
күрүдән байтак еракта торабыз әле.
Г. Кәшшаф та, X. Хәйри дә һ. б. да, Энгельсның
типик характерларны типик шартларда бирү
турындагы конкрет положениесен
абстрактлаштырып, бу язучы типик характерлар
бирә, үзенчәлекле итеп, типик итеп сурәтли, дип,
бик күп мәртәбәләр бер үк нәрсәне әйләндереп
торалар. Ләкин язучыдагы шул положениенең
эстетик дәрәҗәсен ачу, тану белән тирәннән һич тә
кызыксынылмый. Г. Кәшшаф Тукайның
пролетариат карашыннан читтә булуын сөйли дә,
«Менә шушы хәлләр Тукай әсәрләрендәге
типларны билгелиләр. Кеше образларындагы
характерларны утырталар (?), Тукай
әсәрләрендәге кеше образына почетлы урын
бирелә... Күбесенчә Тукай гомуми образлар
бирә... «Тукай гомумән, гаять киң карашлы,
катлаулы характерлы, җанлы кеше булып тора»
Зур хәреф белән языла торган кешенең рухын
гәүдәләндерә!» дип укучыны шаккатырмак була.
Тәнкыйтьче иптәш, язучы фамилиясен генә үзгәр-
теп, шул ук концепциясен Ш. Камалга да тага.
Индивидуаль фикер итү мәсьәләсенә артык әһәмият
бирмәгәнлектән»- Г. Кәшшаф иптәш адым саен:
«Аның образлары тулы килеш гәүдәләнә... Алар
сыйнфи көрәшкә чаклы күтәрелеп җитә
алмыйлар. Әсәрнең һәм язучының кимчелеге дә
— шул сыйнфи көрәшне күрсәтмәүдә... Хезмәт
ияләренең реаль вәкилләре, аларның харак-
терлары, кешелек сыйфатлары сурәтләнә... Ул
уйлап язды, логика белән эш итте, нечкә көйдерә
торган, кабатланмаучан, оригиналь юмор-
сатира теле кулланды... Ул кешенең тормыш
һәм табигатен тирәннән ачып салды, тик шул
кеше яшәгән тормышның нинди нәтиҗәгә
китерүен әйтмәде». «Тукайның бөеклеге — аның
матур шигырьләр язуында, югары
художестволы әсәрләр бирүендә» һ. б., һ. б. ши-
келле чеп-чи абстракциядән торган һәм миллион
художникны «бәяләүгә» яраучан трафаретларны
бутап торырга мәҗбүр. Татар әдәбиятының иң
борынгы вәкилләреннән башлап, Октябрьгә кадәрге
язучыларны бәяләүгә кадәр «ләкин ул авыр
тормыш шартларыннан котылу юлларын
күрсәтмәде» кебек кансыз, җансыз һәм нерес-
траховкалы фразалар—бер Г. Кәшшаф- та гына
түгел, X. Хәйридә дә, Л. Җәләйдә дә һ. б. дада тулып
яталар. X. Хәйринең «Татар әдәбияты тарихында
шунысы да бик характерлы ки, халык
интереслары, идеаллары белән сугарылган
демократик әдәбият феодализм чоры
әдәбиятыннан һәм буржуа әдәбиятыннан идея
һәм художество ягыннан күп мәртәбәләр өстен
булды» сыман, шаркылдап көләрлек «уйлап -
чыгаруларын» дистәләп-дистәләп китереп булыр
иде. Татар милли демократик әдәбиятының
оригинальлыгы менә нәрсәдә икән! Башка мил-
ләтләрдәге демократик әдәбият феода-
лизмныкыннан һәм «капитализмныкыннан югары
күтәрелә алмаган буламы?!
Халык интереслары белән сугарыл-
ган демократик әдәбиятның башкалардан өстен
булуы бөтен дөнья әдәби хәрәкәте өчен
характерлы.
Инде тәнкыйтьчеләрнең художник иҗатындагы
идея процессын үзенә, художество элементларын
үзенә механистик аерып карауларына тукталып та
тормыйк. Бигрәк тә эстетик, художестволы
элементларны аңлау примитивлыгы тагы да көчле.
Әйтик, грамматикада йөртелә торган катего-
рияләрне. Л. Җәләй Тукай иҗатыннан эзләсә,
иптәш В. Хангильдин Гафури теле өстендә
грамматик терминнар белән маневр ясап чыга. «М.
Гафури теленең барлык лексик, грамматик,
фонетик элементларын, омонимнарны, өндәү,
чакру, боеру төшенчәләрен куллана» шикелле
рецептын үзләштерү соңында, бер Гафури
художество теле үзенчәлеген генә түгел, бөтен
дөнья художниклары телен билгеләүдә дә «яңа»
фәнни «казануларга» ирешеп булыр дип уйлыйм.
Шулай итеп, Тукайның яки Гафуриның
индивидуаль художестволы теленең серен ачучы
«Тукай грамматикасын» һәм «Гафури грам-
матикасын» гына яздыртырга кирәк икән.
Художник кая гына борылмасын, «теоретик»
чөйләргә төртелергә мәҗбүр.
Марксизмның аерым фразаларын кайдандыр,
кемнәндер ишетеп, газетадан эләктереп, язучы
иҗатына шуларны урынлы-урынсызга көчләп
тагулар яки киресенчә эшләү, гомумән әдәбиятны
социаль рубрикацияләр эченә тураклап тутыру, М.
Фәйзуллина иптәш сыман, олы, бәләкәй һәм а, б, в,
г, д тәртибендә нәни пунктларга бүленгән һәм сүз
чәчәкләре белән бизәлгән мактау һәм мактау
тәнкыйтьләре, футлярдәге тәнкыйтьләр, фикри
җитешсезлекләр кайдан килеп чыга соң?
Боларнын һәммәсенең үрчү чыганагы бер генә: ул
— әдәби тәнкыйть мәсьәләсендә марксистик-
большевистик принципиаль фәнни
объективлыкның югарылыгын өйрәнмәү,
миллион, йөз миллион мәртәбәләр әйтелгән әзер
фразаларны кабатлап яту җиңеллегенә генә салыну,
философик уй йөртүдәге ярлылык, сәнгатьне
теоретик хис итә белмәү. Әгәр дә тәнкыйтьче,
теоретик художник буларак, әдәби фактларны
теоретик төшенчәләргә күчерсә һәм сәнгать эс-
тетик-идеологик дәрәҗәсенең һәрбер чынлыгын
реаль көенчә тотып алу серләрен укучыга ачу белән
кызыксынса, «Хисаметдин мулла»ны Л. Н.
Толстойга караган яки Кандалыйны Пушкинга
караган җөмләләр, эпитетлар белән характерлау
җинаятенә бармас иде.
Нинди дә булса, әдәби фактны яки аерым худо
ж н и к н ы ң и җат эчтәлеген күз алдына китергәндә,
бөтен бер әдәби тарихның катлаулы законнарын,
тенденцияләрен түгел, хәтта шул аерым язучының
бөтен иҗат торышындагы төп законнарны тотып,
җыеп, теоретик гомумиләштерүдән дә без байтак
ерак торабыз әле. Язучының аерым әсәрләренең
бары тик коры эчтәлеген сөйләү, яки аларга 5-6
җөмләлек аннотация бирү белән генә дә күп
шөгыльләнәбез. Бу — әдәби әсәрне хис итәм дип,
вульгар психологизм ваклыгында калу, язучыдан,
әсәрдән теоретик концепцияләр чыгара алмыйча,
сөйрәлүче эмпиризм түбәнлегендә тапталу дигән
сүз. Г. Кәшшафның Ш. Камал әсәрләрен
характерлавы күбрәк шул примитив аннотацияләр-
дән, турыдан-туры эчтәлек сөйләү колы булудан
һәм өзекләр китерүдән тора.
X. Хәйри бу мәсьәләдә икенче төрле юл таба: ул
иң элек, характеристикасыман кечкенә генә кереш
ясый да, аннары әсәрнең эчтәлеген сөйләп ала, һәм
ул һаман шулай әсәр эчтәлегенең очына чыкканчы
дәвам ителә яки әсәр буенча типларның паспорты
саналып чыгыла (мәсәлән, әдәбият дәреслегеннән
«Җиһанша хәзрәт» характеристикасын карагыз).
Бу мисаллар барысы да тәнкыйтьне философик
аң, сәнгатьне фәнни сиземләүче идеологик акт итеп
тану югарылыгына күтәрелә алмавыбызны күрсә-
теп тора.
Шушы уңай белән, тәнкыйтебез теле һәм стиле
турында! да берничә сүз. Беренче факт — безнең
тәнкыйть теленең ярлылыгы, табигыйсызлыгы,
стиль гариплеге һәм системасызлык. Тән-
кыйтьчеләр художникны, әсәрне характерлаучы
һәм үзеннән-үзе, ирекле туып торучы стильгә
таянып җитә алмагачлыктан, әллә нинди куркыныч
җөмләләр, бордырмалар, үзләренчә теоретик һәм
художестволы дип уйланылган фокуслар белән эш
итәләр яки әдәбият
турында яңа гына сөйли башлаган бала телен
хәтерләтәләр:
«Кеше — гаҗәп катлаулы хисле була, — ди Г
азый Кәшшаф, — шагыйрь исә аеруча. Тукайның
хисләре үзе яшәгән чорга тулысынча ятышып тора-
лар.- Тукай канатлана, аның дәртле хисләре ага
башлый... Ул бөтен дөнья өчен хас булган
проблемаларны актарып чыгара... Алар
реакционлыкка чумып бетәләр... Энгельснең урта
гасыр художникларына биргән характеристикасы
Тукайга да бик тапкыр килеп тора. Аның шигъри
моң, музыкасында халыкның йөрәге тибүе сизелә,
йөрәк дулкыннары яңгырый».
Мондыйларны башкалардан да очсыз-
кырыйсыз табып була. Болар русчаны яки турыдан-
туры, хәрефкә хәреф тәрҗемә итүдән килеп чыгалар
51ки фикер ярлылыгы кризисы белән бәйләнгәннәр.
Чынлап та, көлке: бу юлларны укыганда, тәнеңә
ябышып торган тун, нәрсәдер ага башлау, нәр-
сәнедер актарып чыгару, колаклары белән чумып
бетүләр һ. б.. предметлар дөньясы күз алдына килә,
ә теоретик сиземләү бирүче фән стиле сизелми.
«Үткен сүзләр, үтергеч сатира, үтергеч
характеристика;., белән кыйный, ачып салды,
кабәхәтлеген ачып салды, кеше характеры
сызыкларын бирә алган; беренче тапкыр ук
индивидуальләштереп бирелгәннәр; реаль тормыш-
тан алынып язылдылар; бу типлар безгә бик көчле
рәвештә тәэсир итәләр; әйтеп бирде; йөрәгенә ут
кабызып җибәрде; әйтеп бетергесез кешелек;
катлаулы психология; кешелек характерлары
сурәтләнә; объектив төстә; беренче планда кеше;
яхшы гуманизм; язва, вкус, куе краскалар һ. б.» (Г.
Кәшшаф), «Дини китаплар белән генә башларын
ваттыралар; символизм стилендә; буржуаз реализм
стилендә; фаш итә; йөзләрен фаш итә; тәнкыйтьләп
фаш итә; агу таратучы елап икәнлеген рәхимсез
фаш итә; күрәбез; ирония; көлү белән сугарып яза;
болай дип көлеп, яза; юмор белән сугарып яза;
гәүдәләндерә; яңагына суккан шикелле; ачып сала;
индивидуальлаштырып кал
ку биреләләр һ. б.» (X. Хәйри, «Әйтеп бирә; ачып
бирә; кадала; күрәбез; күрә алабыз; очратабыз;
типик күрнешләрдә күрсәтә һ. б.» (Л. Җәләй) кебек
сүз һәм фразаларның юл саен кабатланып
торуын безнең тәнкыйть телендә
гадәти бер стиль итеп аңларга мөмкин. Инде Ф.
Хөснинең Тукай сатирасы турындагы: «Алар утлы
ук шикелле булып яндырып керәләр. Яндырып
керү һәм турыдан-туры дошманны сугып егу —
сатираның тозы әнә шунда. Сатира ул
кытыклап кына калдырмый, сатира — үтерә.
Сатира ул, батыр кулындагы кылыч шикелле,
дошманны урталай яра һәм аның эчендәге бөтен
әшәкелекләрен, бөтен шакшылыгын кояш
яктысына чыгарып күрсәтә» шикелле
«триумфаль» фразаларның «әшәке», «шакшы» ис,
җирәнү колориты бирүче эмоциональ
«югарылыгына» беркем дә күтәрелә алмас. Әгәр дә
Ф. Хөснинең материаль, реаль төшенчәләрне
колакны тондыручы рупор һәм репродукторга
әйләндергән гигант сүзләре һәм Г. Кәшшафның
«самими, садә, мөләем, ляф, мөстакыйль» кебек, аз
гына фонетик ялтыравыгы калган, ләкин күгәргән
һәм халык өчен аңлаешлыгы беткән сүзләр белән
аралашкан эмпирик психологизмы һәм
художество манерасына кыл тарту очраклы гына
булса, артык сөйләп тә тормас идек. «Ләкин алар
һәммәсе художестволы фәнни тәнкыйть титулына
кул сузалар, фәнни тәнкыйть методы һәм стиле
даулыйлар. Юк, художестволы тәнкыйть ул түгел.
Художестволы тәнкыйть — сәнгатьнең эстетик
һәм идеологик бердәмлеген хис итү, сизү белән
философик, теоретик гомумиләштерүләрнең,
фәнни төшенчәләрнең берлеге нигезендә уйлау,
иҗат итү ул. Әдәби тәнкыйтьнең мондый
спецификасын аңламаган тәнкыйтьчеләр «алар
эләктереп алынган белемнәрнең сүз шау-
шауыннан, тиз генә үзләштерелгән фикернең
ялган укадай ялтыравыннан бик еш сүнәләр һәм
сукыраялар.Бу безнең тәнкыйтьчеләргә бик
туры килә». (А. М. Горький).
V. Берничә практик фикер
Ике-өч ел эчендә генә тәнкыйтьне басып киткән
һәм килешергә мөмкин булмаган фактлардан соң,
бездә әдәби тәнкыйть бармы? — дигән сорауны кую
бик урынлы. Җавап урнында, бездә әле чын әдәби-
фәнни тәнкыйть һәм аның табигый стиле дә алда
туарга тиеш; бүген тик аның аерым штрихларын,
элементларын гына табып була, дисәк ялгышмабыз.
Тулы канлы социалистик милли әдәби
тәнкыйть булсын өчен, иң элек схематизмнан
котылырга кирәк. Ә моның өчен фәнни-объектив
большевистик теорияләр һәм тарихи фактлар белән
кораллану булырга тиеш. Ә большевизм үз
принципларын һәм теорияләрен, һәрбер идеологик
күрнешләргә мөнәсәбәттә, катып калган, вульгар
догмаларга һәм догматларга әйләндерүне һич тә
гафу итә алмый.
Шушы югарыда сөйләнеп үтелгәннәрдән нәтиҗә
чыгаруга бару рәвешендә, тәнкыйтьчеләр һәм
язучылар алдында торган берничә актуаль бурычка
аерым тукталырга мөмкин.
Бездә сәнгать һәм тәнкыйть дарысын коры
тотарга, художество һәм тәнкыйть арсеналыбызны
туктаусыз тикшереп торырга, сәнгатьнең һәм
тәнкыйть дөньясының иң яхшы үрнәкләренә
таянып эш итү, өйрәнү һәм уку турында күбрәк
уйланырга кирәк. Марксистик һәм классик
тәнкыйтьтәге теоретик тирәнлек һәм
положениеләрне өйрәнү — аны милли әдәбият
тарихына механистик, стандарт һәм догма
рәвешендә куллану булмыйча, җанлы, иҗади,
фәнни табигыйлык формасында, милли куль-
тураның спецификасын табуга һәм күрсәтүгә
таянып эшләнергә тиеш. Бу урында иптәш
Фадеевның бер фикрен генә искә төшереп китик:
«Сәнгатьтәге милли форма турындагы
мәсьәләне аеруча эшләргә кирәк. Иптәш
Сталинның милли культура турындагы билгеле
положениесен милли сәнгать мәсьәләләренә без
механистик кулланабыз һәм — «эчтәлеге белән
социалистик, формасы белән милли сәнгать» —
формуласыннан алга китмибез. Милли
сәнгатьләрнең тууы һәм үсүе реаль процессларын
өйрәнүгә, конкрет әсәрләрне анализлауга тотын-
мый торып, бер кая да бара алмабыз.
Сәнгатьнең теге яки бу эшлеклесенең конкрет
иҗат юлын, конкрет әсәрне анализлау —бу бик
җиңел түгел. Бу, барыннан да элек, предметка ачык
мөнәсәбәтне, позиция ачыклыгын, таләпләр
ачыклыгын таләп итә. «Дәшмәү фигурасы»ннан
начар бер нәрсә дә юк» («Әдәбият һәм тормыш»,
103—104 битләр).
Чыннан да, безнең күпчелек тәнкыйть
мәкаләләребезнең эчтәлекләре милли әдәбиятның
тарихи торышы кырыеннан үтеп китүче булып
кына калалар яки, Бөтенсоюз күләмендә көндәлек
матбугатта юбилей уңае белән очраучан
материалларны гына күбрәк кулланулар аркасында,
милли әдәбият тарихына һәм аның спецификасына
артык абстракт -карау да җитәрлек. Бездә әдәби
чынбарлыкның үзе янына килеп, аның рухын ачып
анализлау бөтенләй аз. Без әле — милли
әдәбиятның үсү законнарын ачучы тарихын
түгел, ә аның аерым күрнекле вәкилләренең дә
канәгатьләнерлек фәнни диагнозын куя алганыбыз
юк; тик шул зур эшкә керешү алдындагы
өйрәнчеклек этапын кичерәбез.
Марксизм белән коралланган хәлдә» милли
әдәбиятның тарихи юлын тирәннән бәяләү, бер
яктан, бүгенге милли әдәбиятны тарихи аңлауга
һәм, икенче яктан, аны үстерүгә ярдәм итүче фактор
да була. Бездә әле, безнең татар әдәбияты
традицияләре шундый, аңа бүгенге культураның
бөек таләпләрен кую иртә, дип тынычланып
ятучылар һәм, эчтәлеге белән социалистик, фор-
масы белән милли . яңа, социалистик әдәбият өчен
көрәшәсе урында, илнең һәр почмагында очраучан,
күптән хөкем ителгән, искергән һәм таушалган
әдәби трафаретларга туры китереп кенә әсәр язып
йөрүчеләр азмыни! Бу тик яңа шартларда элеккегә
караганда милли әдәбиятның бик күп мәртәбәләр
югары күтәрелергә тиешлеген аңларга теләмәү
генә, милли «артталыктан» файдаланып
тынычланырга маташу гына. Үткәндәге милли
әдәбиятның идеологик һәм иҗат ителү шартлары
бөтенләй башка булганлыктан, тәнкыйть тә аны
шул үзенчәлеге белән таный; ә инде бүген милли
әдәбият бөтенләй икенче социаль-политик шартлар
эчендә формалаша барганлыктан, аның бурычлары
да һәм аңа куелган таләпләр дә башка-башка. Аңа
— әдәби милли форма һәм традицияләр җирлегендә
социалистик җәмгыятьнең һәм социалистик
реализмның иң соңгы, югары таләпләренә җавап
бирүгә омтылу икәнлеген аңларга вакыт. Менә
шушы концепциядә торып, безнең тәнкыйть
бүгенге әдәбиятка нинди мөнәсәбәт күрсәтә соң?
һәр төрле газета-журнал битләрендә басылган
рецензияләрне яки шуңа тартым вак мәкаләләрне
искә алмаганда, бүгенге әдәби проблемаларга һәм
аерым художникларга багышланган мә-
каләләр бармак белән генә санарлык. Күп вакыт
аларда да шул алда күрсәтелгән гомуми
методологик, теоретик җитешсезлекләр өстенлек
итәләр. Бу типтагы мәкаләләрдән, күбесенчә юби-
лей уңае белән, Ш. Камал романнарына һәм
драмаларына багышланганнарны, Л.„ Җәләйнең —
«Сиваш», Г. Кәшшафның—Ф. Хөсни иҗаты, М.
Фәйзуллинаның — М. Җәлил поэзиясе һәм 1939
елдагы проза, кайбер яшь шагыйрьләр поэзиясе
турындагыларны зуррак күләмдәге эшләр итеп
алып була. Л. Җәләйнең «Сиваш» турындагы
фикерләре югарыда искә алынган стандарт
тәнкыйтькә корылган; тәнкыйтьче монда да сәнгать
һәм тел ту- рындагы аерым штамплар җирлегендә
мактаудан узмаган. М. Фәйзуллинаның М. Җәлил
турындагы мәкаләсе «классикны» искә алучы
«оданы» хәтерләтә. Г. Кәшшафның Ф. Хөсни
турындагы мәкаләсе байтак эшлекле замечание-
ләрне эченә ала. Анда Хөснинең йомшаклыгы
әсәрнең әдәби-идеологик йөзен ачу белән урынлы
гына күрсәтелә. Ләкин Г. Кәшшафның бу мәкалә-
сендә дә аерым әсәрләрне еллар тәртибендә
характерлаудан яки аларга теге-бу күрсәтмәләр
ясаудан теоретик гомумиләштерүгә бару, язучы
иҗатының бөтен әдәби торышындагы төп
тенденцияләрне ачып бәяләү юк дәрәҗәсендә. Ф.
Хөснинең әдәби-идеологик талант югарылыгына
күтәрелә баруын тәнкыйтьче ышандырулы
фактларда күрсәтә алмаса да, аны каләм мастер-
лары исемлегенә кертергә курыкмаган.
Инде яшьләр поэзиясе һәм 1939 елдагы проза
турындагы мәкаләләр (аеруча соңгысы) язучылар
арасында үпкәләүләр дә, сүгенүләр дә, тәнкыйть
исеме буенча янаулар да һәм группачылыкта
гаепләүләр дә азмы-күпме тудыруга сәбәпче
булдылар. Ләкин Ф. Хөсни иптәшнең «Кызыл
Татарстан» аша тәнкыйтьчене сүгүдән башка,
матбугатта сүз күтәрелмәде. Җитешсезлекләр күп
булганда, алар турында безгә күбрәк һәм
кискенрәк сөйләшергә кирәк. Шунсыз әдәбият та,
тәнкыйть тә үзенең уңышларын күрә алмас һәм
җитешсезлекләрне дә
- уңышлар дип санар. Милли әдәбият үсә дип,
гомумән кычкыру гына җитми. Ул үскән саен,
аның каршында яңа, зур таләпләр тууын да
онытмаска кирәк. Аеруча татар әдәбиятында
язучылар пассив эшлиләр. Чөнки тәнкыйть һәм
оешканлык җитми. Нинди генә язучы булмасын,
иптәш Фадеев әйткәнчә, орденлымы — түгелме
яки союз җитәкчелегендәме — юкмы, һәрбере
тәнкыйтьнең айнык һәм объектив яктылыгында
тикшерелергә тиеш. Сәнгатьне, тәнкыйтьне бозу
һәм аларның идея эчтәлекләрен төшерү кем та -
рафыннан гына эшләнсә дә, ул — гафу ителүгә
хаксыз. Ләкин «безнең тәнкыйтьчеләргә дусларча
әйтергә кирәк: сүгү, мактау, хуплау гына җитми,
һәрбер булдыклы, талантлы язучыда, һәрбер
әсәрдә үзенекен, аерылып торган, индивидуаль,
яңа ягын таба белергә кирәк» (Фадеев, «Әдәбият
һәм тормыш», 103 б.)
Бүгенге әдәби фактларга багышланып, газета-
журнал битләрендә чыгып килә торган
материалларны җыйнап кына бәяләгәндә, М.
Горькийның язучыларның Беренче съездында
әйткән характеристикасы белән якын килсәк, бер дә
соң һәм ялгыш булмас:
«Тәнкыйть, бигрәк тә язучылар тарафыннан күп
укылучан безнең газета тәнкыйте, — талантсыз,
схоластик һәм агымдагы чынбарлыкка мөнәсәбәттә
аз белемле. Чынбарлыкның тиз үзгәрү- чән һәм
төрле эшчәнлекләргә бай булган көннәребездә
китап, газета белеменең бик түбәнлеге аеруча ачык
булып гәүдәләнә. Бердәм җитәкчел критик-
философик идеяне булдырмыйча, эшләмичә,
Маркстан, Энгельстан, Лениннан алынган шул бер
үк цитаталар белән генә һаман файдаланып,
темаларны, характерларны һәм кешеләр үзара
мөнәсәбәтең билгеләүдә тәнкыйть һәрвакыт
тормышның давыллы барышын турыдан-туры кү-
зәтүдән алына торган фактлардан чыкмый. Безнең
илдә һәм эшебездә Маркс — Энгельс алдан күреп
җиткермәгән нәрсәләр, билгеле, күн. Тәнкыйть «Бу
дөрес эшләнмәгән, чөнки безнең укытучыларыбыз
моңа карата болай әйтмиләр,» — ди авторга. Ләкин
ул: «Бу — дөрес түгел, чөнки чынбарлык фактлары
автор күрсәтүләренә каршы торалар», — дип әйтә
алмый. Тәнкыйтьчеләр үзләре куллана торган бөтен
чит фикерләрдән Энгельсның: «Безнең тәгълимат,
— догма түгел, ә хәрәкәт итүгә җитәкчелек», —
дигән фикерен
бөтенләй онытканнар ахыры. Тәнкыйтьнең
хәрәкәтчәнлеге, тапкырлыгы, җанлылыгы
җитәрлек түгел, һәм, ахыр килеп, тәнкыйтьче
авторны гади, ачык, экономияле язарга өйрәтә
алмый, чөнки ул үзе күп сүзле, тонык һәм тагы да
начаррак — яки күңел бирмичә, яки, — инде
авторга ул шәхси симпатияләр белән, ә шулай ук
мещанствоның сыланучан авыруы «вождизм»-
нан чирләгән кешеләр төркемчегенең, интереслары
белән бәйләнгән дә булса, — артык кызып яза».
Теория берлән коралланудан, культура багажын
арттырудан һәм талантка киң юл бирүдән тыш,
әдәбиятны үстерү һәм яхшы сыйфатлы әсәрләр
тудыру өчен, тагын бер практик, көндәлекле
шартларның ныклы булуы кирәк: «Художестволы
әдәбиятның
һәм тәнкыйтьнең сыйфатын күтәрү өчен, яхшы
язучыларга һәм тәнкыйтьчеләргә берләшү һәм
бергә көрәшү, шәп булмасмы» (Фадеев, «Әдәбият
Һәм тормыш», 98 б)
Ә фактта без нәрсә күрәбез соң: безнең язучылар
сәнгатьнең бәясен күбесенчә тәнкыйтьтән көтәләр.

Художник сәнгать дәрәҗәсен үзе дә билгели
белергә тиеш. Ләкин милли язучылар арасында
үзенең культура мирасын өйрәнмәүчеләр, хәтта үз
чордашларының, үз милли әдәбиятының көндәлеге
белән танышып бармаучылар да аз түгел. Сәнгатьне
аңларга, аның тирәнлегенә төшәргә һәм аны
үстерергә теләгән художник әдәбият тарихын,
сәнгать теориясен өйрәнми торырга мөмкинме?
Булдыклы художник һәрвакыт — әдәби факт
начармы— яхшымы — аның белән кызыксына, шу-
ңар карата принципиаль фикерләр әйтүчән була.
Язучылар пассив булып та, сәнгатьне аңлаудагы
активлык тәнкыйтьчеләргә генә йөкләнсә, билгеле,
үзара, үз үзеңне тәнкыйть тә артта кала, аксый, һәм
бу хәл язучылар армиясен йомыклыкка, таркау-
лыкка, группачылыкка илтә, җитешсезлекләрнең,
әдәбиятны бозуларның өскә җиңел генә калкып
чыгуына юл калдыра. Ә «үз-үзеңне,тәнкыйть кирәк,
иптәшләр. Без һаман да белем ала баручы, безнең
сәнгатькә, һәм шуның белән бергә безнең социаль
кыйланышыбызга да, таләпләрне туктаусыз куя
торучы пролетариат алдында эшлибез», — ди
Алексей Максимович Горький.
Без башта ук инде тәнкыйть һәм әдәбиятның
бер-берсеннән һич тә аерым яшәмәгәнлекләрен,
яшәргә тиеш түгеллекләрен әйткән идек. Дөрес,
тәнкыйть өлкәсе, күбесенчә, художестволы
әдәбиятның алга үсүе белән этәрелә; чөнки аның
чыганагы, материалы булып художестволы эшчән-
лек санала. Ләкин тәнкыйть үз положениесенә
күтәрелеп, үзбаш, самостоятель функцияне үтәүче
культура көченә әверелә икән, ул вакытта аның
әдәбиятка үз таләпләрен тулы хокук белән куярга
монополиясе бар. Әдәбият ягыннан да, тәнкыйть
ягыннан да культурага мөнәсәбәттәге таләпләр
бердәм булсалар гына, алар тагы да тиз үсә алалар.
«Әгәр дә яңа даһи дөньяга сәнгатьнең яңа
сферасын ачса һәм, шуның белән үтергеч удар
ясап, өстенлек итүче тәнкыйтьне үзеннән артта кал-
дырса, үз чиратында, тәнкыйтьтә бара торган фикер
хәрәкәте дә, искене үтеп китеп һәм үтереп, яңаны
хәзерли.
Һәм сәнгатьнең тәнкыйть белән булган бу
союзы көннән-көн тыгызлана һәм аерылмас була
бара. Шунлыктан хәзер сәнгать — образларда
фикер итү, ә тәнкыйть сәнгать була бара», — дигән
иде Белинский.