Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНЫҢ КҮГЕ —МИНЕМ КҮГЕМ!


Советлар Союзы Герое Николай Гастеллоның хатыны
Анна Петровна сүзләреннән

Ирем Николай Гастелло белән мин унике ел яшәдем. 1932 елда партия аны очучылар мәктәбенә укырга җибәрде. Без аның белән шул вакытта гына бераз озаграк аерылып тордык.

Шул берничә ай аерым тору вакытында Коля бик нык үзгәргән, күзгә күренерлек булып ныгаеп кайткан иде. Хәрби гимнастерка аның киң җилкәләренә сыланып кына тора, чырае тагын да җитдиләнгән, гәүдәсе тагын да калынайган, йомырылана төшкән. Моннан өч ел элек, спорт мәйданында минем белән танышкан Николаймы соң бу? Анын шулай булуына ышанасы килми иде.

Очучы Николай Гастеллоның шул вакыттан соңгы бөтен тормышы минем күз алдымда үтте. Шулай да, әгәр исәпләп карасаң, аның белән бергә узган гомеребез алай бик озын да түгел. Миңа еш кына, күтәр­мәгә чыгып, зәңгәр күктән күзне алмый, озак-озак карап торырга туры килә торган иде. Белмим, күк йөзенә безнең шикелле, очучы хатыннары шикелле итеп, тагын кемнәр генә карый торгандыр.

Николай Гастеллоның читтә шактый озак йөргән чаклары да булгалады. Яның самолеты Ерак Көнчыгыш сопкалары өстеннән дә, Төнь­якның гранит кыялары өстеннән дә, Бессарабия түбәләреннән дә очып узды.

Гастелло белән бергә узган гомеребезне күз алдына китергәндә, ул тормыш миңа аэродромның Т хәрефе янында, очып китүне көтеп торганда узган гомер кебек булып тоела. Уйламаганда гына озатып калулар, көтмәгәндә каршы алулар, дулкынланып, кайтыр микән, юк микән дип, озак-озак көтүләр. Самолетлар аэродромга төшәргә кил­гәндә, алар арасында иреңнең самолеты бармы, юкмы икәнен белмичә, дулкынлану, борчылу минутлары. Шундый дулкынланасың, аэродромга барырлык көч калмый, күтәрмәгә чыгасың да тизрәк үзе күренгәнне көтәсең...

Гастелло үзенең авиациядәге тормышын, үзе очарга өйрәнәсе яңа аэродромны эшләүдән башлап җибәрде. Ворошиловград шәһәрендәге авиация мәктәбенең курсантлары киселгән урман урынында утырып калган төпләрне үзләре чистартып, үзләре очу мәйданнарын тигезләделәр, аэродром тирәсенә агачлар утырттылар. Яннан бирле күп еллар узды инде, ул агачлар инде зур үскәннәрдер.

Кайчандыр ул җирләрне Ворошилов, үзенең якташ шахтерлары белән берлектә, немец оккупантларыннан саклап сугышып йөргән. Әнә шул җирдән күтәрелеп, Николай Гастелло очучы булып китте. Ул ару-талуны белми, иртәдән кичкә хәтле ял итмичә эшли ала торган кеше иде. Менә ул Москвага кайтып төшә. Якасында дүрт өчпочмак. Димәк, тырышлык бушка китмәгән, димәк, ул очучы.

Әнә шуннан инде очучы тормышының гади көннәре башланып китә. Николай Гастелло зур һәм көчле корабльләр йөртү өчен яратылган кебек иде. Яның тәненең һәм эчке дөньясының төзелеше, аның калын, көчле гәүдәсе, тыныч һәм салмак характеры гүя шундый авыр кора­бльләр йөртүгә көйләнгән кебек иде.

Яның иптәшләре һәммәсе дә истребительдә очарга омтылалар иде. Коля исә истребительче булырга ашкынмады. Яның урыны кик канатлы, күп моторлы зур машинада булырга тиешлекне ул яхшы белә иде.

Николай оча, укый, ә мин штабта эшли идем. Моторлар гөрләве көн буена колак төбеннән китми.

Төннәрен бик еш кына тревогалар булгалый. Әгәр мин аның уры­нында булсам, шунда ук сикереп торып, бәрелә-сугыла ишеккә йөгер­гән булыр идем. Ә ул исә тыныч кына торып киенә, сәгатен карый, болай карауга бер дә ашыкмаган шикелле, җай гына чыгып китә. Бераздан аэродромга күз салсаң, Коля үз самолеты янына иң беренче булып чыгып баскан була.

Николай вакытның кадерен бик белә, бер минутын да әрәм итми иде. Күрәсең, бу яхшы гадәт анда электән үк, заводта хронометражист булып эшләгән чагыннан ук калгандыр. Ул бер вакытта да соңга кал­мый торган иде. Кабаланучы кешеләргә ул,

— Бу нинди ыгы-зыгы бу? Якрынрак ашыгыгыз,—ди торган иде.

Еш кына ул, кичләрен аэродромнан кайткач та эшкә утырыр иде. Китапларын, дәфтәрләрен ачып куяр, схемалар сыза башлар иде. Әгәр шунда ут яктысына берәр танышы килеп чыкса, урыныннан тормыйча гына берничә сүз әйтер дә, тагын китабына тотыныр иде. Кунак кеше, тора-тора да, ишеккә таба борыла башлый. Мин уңайсызланам. Шун­дый чакларда,

— Коля, болай ярамый бит инде, кунакчыл булырга кирәк бераз,— дисәң, ул:

— Минем кунакчыл була торган көнем — ял көне, — дип әйтер иде. һәр ял көне саен Гастелло шәһәргә китап алырга бара торган иде. Яны китап магазинында белеп бетергәннәр, авиация турында яңа китапларны аңа алып куя торган булганнар.

Яның төп эше самолет штурвалы янында булса да, ул язу өстәле янында да үзен очкан чактагы кебек җитди эштә итеп хис итә, ул монда да очарга өйрәнә иде. Өстәл өстендә Николай үзе эбониттан кырып эшләгән кара савыты тора. Ә ул болай: җир шарын әйләнеп Чкалов самолеты очып бара, аста кечкенә генә самолетлар тезелешеп торалар. Бу кара савытын ул Чкаловның мәшһүр очышыннан соң эшләгән иде. Моның белән ул советның башка очучылары да, Чкалов шикелле үк, геройлыклар күрсәтергә хәзер торалар дип әйтмәкче булган, күрәсең. Чкалов аның яраткан герое иде.

Стенага, өстәле турысына, үзе оча торган районының схемасы эленгән. Бу схеманы Коля үзе сызды. Анда юллар, таучыклар, инешләр төшерелгән иде. Кайчакны ул миңа,

— Аня, әйдә, минем белән бер очып төш әле,— ди торган иде Үзе, дәресен өйрәнә торган малай шикелле, схемага аркасы белән әйләнеп утырыр иде дә, миннән:—Юл өстендә нинди ориентирлар бар, барын да сора, — диер иде.

Йокыга ятыр алдыннан һәрвакыт Сөекле шәһәр тыныч йоклый ала дип җырларга ярата иде. Кайчакларны, аның эше беткәнен көт­мичә йоклап киткән чакларымда, йокы аралаш аның шул җырын җыр­лаганын ишетә идем. Димәк, Коля эшен бетергән.

Ләкин аның үзенә тыныч йокы алай бик еш эләкми торган иде- Төнге тревога вакытларында торып киткәндә аның кайчан әйләнеп кайтасын беркайчан да алдан әйтеп булмас иде. Әллә шул төннен иртәгесен үк кайтасы ул, әллә берничә айдан соң...

Бер тапкыр, 1939 елның язгы төнендә, Николай Гастеллоны тре­вога буенча уяттылар да, ул торып аэродромга чыгып китте. Иртә белән без торганда бөтен аэродром бушап калган иде. Бушап калган аэродром бер кешегә дә, безгә күренгән шикелле, моңсу булып күренми торгандыр. Әллә нидә бер телеграмма килгәли: «Исән, сау, Николай». Шулай көтә-көтә бик күп көннәр узып китә.

Шул төнне чыгып китүдән ул дүрт айдан соң гына кайтты. Бик күп нәрсәләр турында сорашасы килгән иде. Ләкин аның тыныч һәм көләч күзләренә караганнан соң, сорашуның файдасыз икәнен, ничек сугышуы турында никадәр сорасаң да барыбер бер ни дә әйт­мәячәген төшендем. Бары сүз арасында иптәшләреннән генә, аларның ерак Монголиядә ничек сугышулары, авыр машиналарны сопкалар ара­сыннан ничек йөртүләре турында ишетергә туры килде.

Көзге, караңгы төннәрнең берсендә, таң алдыннан, Николай тагын очып китте. Китәр алдыннан, мине үпте дә,

— Хөкүмәт командировкасы белән китәм. Әти-әниләргә бу турыда берни дә язма,— дип куйды.

— Кая китәсең соң син?

— Газеталардан күзәт.

Сугыш сводкалары аша мин Николай Гастеллоның ничек сугы­шуын өзлексез күзәтә бардым. Газеталарда акфиннәрнең ДОТлары күккә күтәрелү турында хәбәр итсәләр, мин алар өстеннән Гастелло һәм аның иптәшләре очып узгандыр дип уйлый идем, әгәр дошман чаңгычыларының, кызыл йолдызлы самолетлар күреп, качулары турында укысам, ул тирәдән иптәшләре белән Николай Гастелло узганын белә идем.

Без еш кына чыгып, кайтмыйлар микән дип, күккә карый идек.

Менә бервакыт, апрель иртәләренең берендә, карыйбыз, алар кайтып киләләр.

Күзләребез белән тартып алырдай булып, карап торабыз. Әгәр безнекеләр булсалар, хәзер аэродромга төшү өчен як-якка таралыша башларлар дип уйлыйбыз. Чыннан да, корабльләр, поход строен бозып, таралыштылар, менә хәзер инде алар баш очында гына гүлиләр. Башка хатын-кызлар, ирләрен каршы алу өчен, аэродромга йөгерештеләр. Мин бармадым. Кайтмагандыр, башкалар арасында аның машинасы юктыр дип, барырга курыктым.

Ләкин ул кайткан булып чыкты. Тыныч кыяфәтле, гәүдәсе тагын да ныгый төшкән шикелле, йөзе салкында түгел, утта кызарган дип торырсың.

Гастелло бу юлы да бернәрсә дә сөйләмәде. Бары көлде генә.

— Нәрсә сөйлим соң мин сиңа? Газеталарны укыйсың бит!

Апрельдә төньяктан кайтканнар иде, июльдә көньягына очып киттеләр. Аэродром тагын бушап калды. Бу юлы Гастелло әйләнеп кайткан мин аңа:

— Үзең сөйләмәсәң дә Бессарабиядә ни эшләгәнегезне беләм, — дидем.

— Алай белгәч бик шәп инде.

1941 елның җәендә без Смоленск тирәсендә идек. Шул вакытларда Гастеллога җиңел бомбардировщиклар эскадрильясе бирделәр. Аңарчы Гастелло һаман авыр бомбардировщикларда оча, ул инде бу авыр, салмак машиналарга күнегеп беткән иде. Ә болай булгач хәзер яңадан өйрәнергә кирәк булып чыга.

Ул вакытларда Николай аэродромнан арып, борчылып кайта тор­ган булды. Мин аннан сорашырга тотына идем. Мине һаман шасси борчый иде. Элекке машинаның шассие очкан вакытта эчкә тартып алынмый торган иде. Яңа машинага күнегеп җиткәнче, җиргә төшәр алдыннан тәгәрмәчләрне чыгарырга кирәклекне онытуы мөмкин бит.

— Я ничек, оча башладыңмы?

— Юк әле.

Икенче көнне кич белән, иптәшләре килеп, Коляны котлый баш­ладылар.

— Син миңа очмадым дип әйткән идең бит.

Николай көлеп җибәрде.

— Кичә очмаган идем, ә бүген очтым.

Шуннан соң Николай Гастелло, тиз очышлы җиңел бомбардиров­щикка утырып, Советлар Союзының көнбатыш өлкәләре өстендә оча башлады. Кичләрен ул, озак кына утырып, үз районын өйрәнә торган булды. Мине үзенә булышырга тагын да ешрак чакыра башлады.

— Әйдә, Аня, минем белән оч әле!

Мин очучы Гастеллога очасы районын өйрәнергә булышуыма сөенә идем. Кем белә, бәлки ул тирәләрдә аңа сугышырга да туры килер.

Ярты төннәр узганнан соң ул китапларын, схемаларын бер читкә этеп, радиоалгычны боргаларга ярата торган иде. Бик күп станцияләрне тыңлап карый да, иң ахырда:

— Кая, Болгарияне тыңлап карыйк әле, нәрсә турында гайбәт саталар икән, — ди торган иде.

Бүлмә эчендә радио шытырдый. Анда көчәнә-көчәнә немец дик­торлары кычкыралар, французлар гөрлиләр, шул шау-шу эченә, күк­рәкләре белән этеп, инглизләр ерып керәләр.

Николай бу радио сугышының ярсу тавышларын тыңлый да, радионы кинәт кенә туктатып, башын чайкап куяр иде.

— Кая тыгылалар бу немецлар! Сөяк-санакларын җыеп бетер? алмаслар бит.

Аннан соң китап укырга тотыныр иде.

Барыннан да бигрәк Джек Лондонны яратып укый торган иде. Хикәяләрдән ул «Яшәргә омтылыш» дигән хикәяне аеруча ошатты.

Июньнең егерме бере көнне кич, без аның белән «Фронт дуслары» дигән картинаны карарга бардык. Кайтырга чыктык, сөйләшми генә кайтабыз. Күрәсең, ул картина аның кышкы авыр сугыш күренешләрен күз алдына китергәндер.

Өйгә кайтып җиттек. Николай миңа,

— Син мине иртәгә сәгать тугызларга хәтле уятма. Бу атнада калган йокыны туйдырырга кирәк, — диде. Аның бу сүзләре әле хәзер дә минем колак төбеннән китми.

Иртәнге биштә тревога булды. Төш вакытында иптәш Молотовны речен тыңладык.

Аннан соң эскадрильянең инженеры килеп чыкты. Николайга сә­гать кирәк булган икән. Аның сәгате ике пар була торган иде. Перчатка кунычы карарга уңайсызлаганлыктан, кул сәгатен бер вакытта да очканда такмый иде.

— Капитан нинди сәгатен сорады?

— Кесә сәгатен.

Димәк, очарга җыена икән.

Ул бары төнге унбердә генә кайтты.

— Я, эшләр ничегрәк, Коля?—дидем.

— Эшләр яхшы, Аня. Син борчылма, төнлә мине уятырга орденарец килер.

Төнлә ишекне шакыдылар.

Мин, тәрәзәне төбенә хәтле ачып, ул чаттан борылып күздән югалганчы күземне алмый карап калдым.

Безнең комиссар очучыларга һәр яктан яхшы шартлар тудырырга кирәк дип әйтә иде. Без кулдан килгән хәтле тырышып, аларны яхшы­рак туйдыра һәм юк-бар белән борчымаска тырыша идек.

Сугышның өченче көнендә, иртә белән Николайны аэродромга озатканнан соң, улым Витя белән иртәнге чәйне эчеп утыра идек, Витя кинәт кенә торып тәрәзәгә йөгерде.

— Нәрсә бар анда?

— Әни, кара әле, .әллә нинди бер сәер самолет!

Кухнядан күрше хатыны йөгереп керде.

— Аня, карагыз әле, аның коерыгында әллә нинди кара билгесе бар!        

Ул арада авиашәһәрчеккә самолеттан ата да башладылар.

Бу — фашистлар разведчигы иде. Килеп җитүенә авиашәһәрчектәге хатын-кызларга, бала-чагаларга ата башлады. Шулай итеп, ул ирләр­нең игътибарын монда юнәлтмәкче иде.

Без ул арада яшеренеп беткән идек инде. Бераз атты да аэро­дромга таба борылды. Менә шул чакта без чын-чыннан борчыла баш­ладык. Чөнки ирләребез әле һавага күтәрелергә өлгермәгәннәр, бөтен машиналар ачык кырда торалар иде.

Тыңлап карыйбыз, ата да ата пулеметтан. Шундый куркыныч. Кинәт, аэродромнан икенче пулемет тавышы ишетелә башлады. Монысы инде безнең пулемет иде.

Унбиш минутлап вакыт узды. Безнең яннан хатын-кызлар йөгере­шеп узалар, елмаялар, мине үзләре белән барырга чакыралар.

— Котлыйбыз, Анечка. Синең ирең немецны бәреп төшерде, — диләр.

Фашист искәрмәстән генә килеп чыкканлыктан, безнең самолет­лардан берсе дә һавага күтәрелә алмый калган. Полковник,

— Атыгыз! — дип кычкыра икән.

Шул вакыт берәү үзенең самолетына таба йөгерә дә, стрелок-ра­дист кабинасына кереп, пулеметтан аттыра башлый. Ә кабинаның өсте ачык, аннан кеше баштан-аяк күренеп тора. Аңа иптәшләре,

— Гастелло, бөкерәй, бөкерәй!—дип кычкыралар.

Ә ул, аяк үрә баскан килеш, пулеметтан аттыра бирә икән.

Кичен хатын-кызлар җыелды, сораштыра башладык. Ул елмая, Яннан соң кулларын өстәлгә куйды да йомарлады.

— Бөтен җаным-тәнем белән менә шулай беректем.

Егерме алтынчы июньдә ул очып киткән җиреннән кайтмады. Ко­миссар мине юатырга тырышты.

— Кайтыр. Ул безнең үз җиребезгә төшкән бит.

Шул көнне үк очучыларның хатыннарына вакытлыча илле чакрым эчкәрегә, тылга күчәргә приказ булды. Нишләргә белмим, аптырап кал­дым. Ул кайтыр, мин өйдә булмам. Ничек итеп миннән башка яңадан очуга хәзерләнә алыр икән.

Мин башта барсы да китеп беткәнче урманда яшеренеп тормакчы булдым. Аннан соң кире уйладым. Ярамый, дисциплина. Тик шул китү­дән без инде кире борылып кайтмадык. Шулай итеп, мин Москвага кайтып җиткәнче ирем турында берни дә белмәдем. Мичуринск стан­циясендә, информбюро сводкасын бирер вакыт җитәрәк, минем иптәш хатын-кызларым борчыла, үзара шыпыртлап нидер сөйләшә башладылар.

— Аня, барчы, дускай, билет турында сораштырып килче! (Касса янында репродуктор юк иде.) Бар, акыллы, бар.

Мин борылып кайтканда, барсы да елыйлар иде. Күңелем нивер сизә, ләкин ни булганын белә алмыйм.

Безне озата килгән очучы, китәр алдыннан, безнең белән саубул­лаша башлады. Минем Витям янына килде дә, аны кочаклады, кулларын үпте. Аннан соң, миңа йөзен күрсәтмәс өчен, җәһәт кенә борылды да, гиз генә китеп тә барды.

Москвага кайтып төштем. Настасья Семеновна ишек ачты. Ана күзем төшү белән бөтенесен дә аңладым.

— Әнкәй?!!

— Шулай, Анечка, шулай...

Кочаклаштык та, елап җибәрдек.

Ул өченче июльдә һәлак булган. Димәк, егерме алтынчы июньдә, комиссар әйткәнчә, ул өйгә кайтып киткән. Кайтып кергәндер. Квар­тира буш, анда беркем дә юк. Яңадан очып китәр алдыннан бәлки өстәл өстенә берәр язу язып калдыргандыр. Аның шул соңгы язуын, соңгы сәламен укыр өчен әллә ниләр бирер идем.

Николай, кайчандыр бүлмәбездә, яшел абажурлы лампа янында утырганда миңа,

— Әйдә, Дня, минем белән оч әле, — диер иде.

Ул һәр очкан саен мин күңелемнән аның белән бергә оча торган идем. Бу соңгы очышында да мин аның белән бергә булдым.

Аның нык итеп кысылган иреннәре, җитди чырае, түбәнгә, өеле­шеп торган дошман танкларына төбәлгән күзләре мәңге минем күз алдымда булыр. Яна торган бакның ялкыны минем маңгаемны пешерер һәм җил, самолет түбән төшкәндә сызгыра торган көчле җил минем колакларымда сызгырып торыр.

Дошман танкларын һәм цистерналарын күккә күтәрткән дәһшәтле учакта Николай Гастелло соңгы очышын тәмам итте.

Ләкин мин, Анна Гастелло, һаман да элеккечә сугышчан очуымны дәвам иттерәм әле. Фашизм белән көрәштә үземнең туган илемә ярдәм итәргә омтылудан башка минем хәзер бер төрле дә омтылышым юк. Аның күге — минем күгем.

Миңа бу авыр кайгымны җиңеләйтү бик кыен булды. Шулай да мин юаныч таптым. Мин ул юанычны госпитальдә, яралы очучыларның баш очында таптым. Мин госпитальгә үзем теләп эшкә кердем, эшкә мавыгып бөтен көнемне шунда уздыра башладым.

Кичләрен, үзебезнең кечкенә бүлмәбезгә, картлар янына кайтам. Стенадан Николайның рәсемнәре карап тора. Шул вакыт минем Гастелло полкына, аның белән бергә сугышкан, әле хәзер дә фронтта сугыша торган, совет халкы мәңге яшәсен өчен үләргә дә хәзер тора торган очучылар янына, Гастеллоның иптәшләре янына кире кайту теләге белән хыяллана башлыйм.