Логотип Казан Утлары
Хикәя

УРМАН СУКМАКЛАРЫ


Шәһәрдән ерак, куе кара урман эчендә, җилсез көндә дә һаман шаулашып, үзләренең мәңгелек әкиятләренә чумып утырган сүзчән усак агачлары арасында ике малай—Зөфәр белән Абдул — яши. Абыйлы- энеле ике туган, бер минутта бик тату, икенче минутта якага-яка килеп сугышып китүләрен үзләре дә сизми калучы бу малайлар, «Тихое» разъ­ездында путевой обходчик булып эшләүче Хабул Хәйруллинның карап торган малайлары булып, алар хәзергә әле шуннан артыкны бер дә сора­мыйлар. Дөрес, кайчакларда, әнисе Зөфәрнең үзенә кечерәеп калган күлмәген Абдулга кигезә башлагач, Абдул, “нигә миңа кеше искесе кигезәсең” дип дулаштыргалый-дулавын, тик шулай да ул, күлмәктән сикереп чыгып, әллә кая китә алмый.

Абдулның, кызамык авыруыннан, бер күзе аз гына чалшаеп калган, кемгә булса да берәр ят кешегә сүз катырга туры килгәндә Абдул яны белән торып эндәшә, үзенең чалыш күзен кешегә күрсәтергә ояла. Бәхеткә каршы, менә монда урман эчендә яшәү файда итә, аңа кеше­ләргә күренеп йөрергә бик туры килми. Алар, күбесенчә, Зөфәр белән икәве генә йөриләр, ә Зөфәр исә аның чалыш күзе турында тик талаш­кан чакларда гына азрак искә алгалап куя. Хәер, андый чакларда Абдул үзе дә әҗәтле булып калмый, йөгереп кереп китә дә, Зөфәрнең район үзәгеннән сатып алып кайткан күгәрченнәренә тоз ашата. Мескен күгәрченнәр берничә көн буенча үлем белән яшәү арасында кысылып калалар, канатларын салындырып, сәгатьләр буенча бөкшәеп утыралар. Абдул соңыннан үзе дә эшләгән эшенә үкенә, бөкшәйгән күгәрченнәрне кызганып, бер читтә боегып йөри. Бер көн йөри, ике көн йөри, өченче көнне абыйсының алдына килеп тәүбә итә.

— Унике күгәрченгә бер чәй кашыгы тоз... аның да очы белән генә әле... күпмени ул. Иртәгә үк тереләләр алар... Ә син кешене үртәмә.

Чынлап та, иртәгесен күгәрченнәр салынган канатларын җыялар, купшыланып гөрелдәргә тотыналар. Зөфәр белән Абдул да татуланалар. Алар бергәләп балык тотарга китәләр, рельсларга колакларын куеп тыңлап, поездның кай юнәлештән килүен чамалап куялар, аннары тагын

Зөфәр Абдулны өйгә алып кереп, аңа үзенең мәктәптә укый торган рәсемле китапларын күрсәтә, аннары тагын алар әбиләренең тәһарәт алырга дип кояшка җылынырга куйган суына Зөфәрнең этен манып, этне җене сөйми торган карчыктан үч алалар.

Бер туган ике малай, яхшылыкны яманлыктан, шуклыкны азгын­лыктан аера белмичә, әнә шулай ярым кыргый үсү белән үсеп килгәндә, быел җәй көне үзләренә яңа һәм бик тә кызыклы бер эш таптылар. Үтеп барышлый бары тик берничә минутка гына туктап торган гаскәри эшелоннан бер тирләгән кызылармеец чыгып, Зөфәрдән “Якын тирәдә салкын су юкмы, энекәш?” дип сорады. Зөфәр, әлләни уйлап тормыйча, коены күрсәтте. Кызылармеец ашыгып бара башлаган иде дә, ул арада паровоз “Чәчелмәгез!” дигәнсымак итеп сызгыртып җибәрде. Кызыл­армеец шул тирләгән көенә кире борылып кереп китте, озакламый эше­лон кузгалды...

Ничектер олыларга хас бер уйлану белән уйланып, эшелон китеп югалган якка карап калган Абдул, кинәт Зөфәргә борылды, чалыш күзенең карасын бөтенләй эчкә яшереп, бары тик агы белән генә ана карап алды.

— Тавык төшеп үлде бит безнең ул коега, ә син шуның сасы суы белән кызылармеецны юындырмакчы буласың.

Үзеннән берничә яшькә кече булган Абдулның бу шелтәле эндәшүе Зөфәрне оялтты; Зөфәр кызарып, бер читкә карап тынып калды. Аның гадәттә чаялык мөлдерәп торган матур күзләрендә бу минутта яшерен уйчанлык тулган иде, — бик кечкенә чакта, әбисе алдына утырып дога өйрәнгәндә шулай уйчанланып кала торган иде ул. Бераздан ул, җан­лана төшеп, Абдулга борылды;

— Коедан бүтән җирдә әллә су беткәнме? Хәзер чиләк алам да, Озын алан култыгындагы чишмәдән коенырга җитәрлек итеп су алып килеп куям.

һәрвакыт нинди булса да берәр кызыклы яңалык уйлап чыгарырга ярата торган зирәк акыллы Зөфәрнең бу фикере аларның икесенә дә ошап куйды. Алар, өйдәгеләрнең берсенә дә сиздермичә, зур бер чиләкне алдылар да, урман сукмаклары буйлатып йөгерә-йөгерә, чишмәгә суга киттеләр. Су, чынлап та, бик талгын һәм бик саф иде. Малайлар сал­кын сулары белән бик зурлап көтеп торсалар да, икенче состав бу разъездда туктамыйча ук китеп барды. Шулай да малайлар эшләреннән бизмәделәр. Өченче көн дигәндә, малайларның бәхете басты. Тагын бер гаскәри эшелон килеп, разъездда дүрт-биш минут тукталып торды. Эсседә тирләп килгән кызылармеецлар, малайлар аныклап куйган салкын су белән юынып алганнан соң, рәхәтләнеп, күкрәк тутырып сулыш алып җибәрделәр. Арадан кайсыдыр шунда:

— Моның өчен без сезгә кесә тутырып гильзалар алып кайтыр­быз,— дип малайлар белән шаяртып та алды.

Эшелон киткәннән соң Абдул, абыйсының борынына чиертеп карау нияте белән:

Мин әйтмәсәм, син моны белми идең бит әле, дип куйды.

Зөфәр ачуланды:

— Ә чишмәдән су алып кайтуны кайсыбыз элек уйлап чыгарды? Нигә чалыш күзеңне миңа терәп торасың.

Алар тагын бәйләнешеп киттеләр. Тик Зөфәр бу юлы алдатмады, күгәрченнәре янына иң элек үзе менеп басты.

Ничек кенә булмасын, бу эш Зөфәр белән Абдулның кәефенә бик ошады, алар кызылармеецларны көн саен шулай саф чишмә суы белән каршы ала торган булып киттеләр.

Чишмә разъезддан ярты километр ераклыкта, чиләк зур, су авыр була иде, ләкин Зөфәр белән Абдул беркайчан да моннан зарланма­дылар. Алар чиләкнең бавыннан таякка эләктереп, таякның ике башын­нан икесе тоталар, аргач утырып бераз ял итеп алалар һәм ял иткәй вакытта Зөфәр кызылармеецлар турында, сугыш һәм бомбалар турында Абдулга әллә нинди кызыклы-кызыклы әйберләр сөйләп ташлый торган иде. Абдулга караганда берничә яшь зур булу, шуның өстенә кышларын район үзәгенә барып урта мәктәптә уку, шулар янына тагын гомумән киң итеп хыяллана белү сәләте Зөфәргә бик зур мөмкинлекләр бирә, ул, Абдулның авыз ачып тыңлап утыруыннан файдаланып, үзенең хыялын эшләтә дә — эшләтә. Шунысы бик кызык, Зөфәр үзенең башын­нан чыгарып нинди генә хикмәтле вакыйгалар турында сөйләмәсен, аның бу хикәяләре һаман бер төслерәк булып очланалар: Зөфәрнең батырлары, һәрвакыт диярлек, соңыннан, нинди язмыш буенчадыр, Буденный белән очрашалар. Буденный аларның аркаларыннан кага һәм бас тавыш белән: “Мә, бу кылычны мин сиңа бүләк итеп бирәм, өеңә алып кайт” дип кылыч тәкъдим итә. Буденный биргән ул кылыч, һәр­вакыт диярлек, бик үткен, бик озын, бик ялтыравыклы була, ул, кояш­лы көндә ялтырый торган чишмә суы төсле, ялык-йолык итеп тора, аңа тырнак белән чиертсәң гармонь тавышы ишетелгән төсле була.

Зөфәр моны ничә генә тапкыр сөйләмәсен, Абдул өчен барыбер, ул аны һаман беренче тыңлаган күк итеп тыңлый, бу минутта Абдулның чалыш күзендә тын гына булып ниндидер очкыннар кабыналар.

Зөфәр сөйләп бетергәннән соң,

Я тагын... тагын нәрсә булган? — дип абыйсының күзләренә текә­леп карый Абдул. Тик Зөфәр инде артык берни дә сөйләми, урныннан сикереп тора да, китәргә ашыга.

— Тагын берне генә сөйлә инде, Зөфәр, — дип ялварулы тавыш белән әйтеп куя Абдул. Зөфәр катгый рәвештә җавап кайтара:

— Иртәгә сөйләрмен. Тиздән поезд килер, ә безнең кайтып та җитә алганыбыз юк.

Һәм алар, таякның ике башыннан икесе тотып, сулы чиләкне алып кайтып китәләр.

II

Бер көнне иртә белән Зөфәр, Абдулга бер сүз дә әйтмичә, үзе генә әллә кая китеп барды. Абдул элек үзе белгән җирләрдән эзләп карады, аннары ялгызлыктан борчылырга тотынды, аннары “син берәр җиргә җибәргәнсең әле” дип әнисенә килеп сарылды. Тик әнисе малаеның кая китүе турында үзе дә берни дә белми иде, “тагын нинди булса да берәр мөгез чыгарып, безне шаккатырмакчы булып йөри тор­гандыр әле” дип үзен-үзе тынычландырды. Ә Абдул тынычлана алмады, ул ары йөгерде — бире килде, кулын авызына трубаландырып куеп. “Зөфәр... Син кайда?” дип, урманга карап бик каты итеп кычкырып та бакты, урман аңа гөжләп жавап бирде, ә Зөфәр кайтмады да кайтмады. Аптырады, ачуы килеп бетте Абдулның. Зөфәрнең этен очраткач, ул аннан жавап сораган төсле итеп, күзенә карап торды. Эт аны тыныч­ландыра торган итеп бернинди хәрәкәт тә ясый алмагач, Абдул этне күтәреп алды да, бер читтә аунап ята торган ташландык рельс кисәге белән бастырып куйды. Эт шунда озак кына вакыт чыйнап ятканнан соң, аны кемнәрдер коткардылар. Ә Абдул үзе көндезге чәйгә дә утыр­мыйча, печәнлеккә менеп ятты да, шунда Зөфәр турында уйлый-уйлый йоклап киткәнен үзе дә сизми калды.

Зөфәр район үзәгендә, райвоенкоматта булган икән, ул аннан кич кенә кайтып җитте һәм кайтуы белән иң элек Абдул янына йөгереп килде.

— Мин доброволец булып язылдым, Кызыл Армиягә китәм, танковая школага җибәрәләр,—дип шатлыгыннан барсын бергә бутый-бутый сөйләнә башлады ул. Абдулның ни дип әйтергә дә белмичә катып тик торуын күргәч, аны ышанып җитмәде дип уйлап булса кирәк, кесәсеннән бик пөхтәләп төрелгән кәгазь тартып чыгарды. Ул кәгазьдә ниндидер язулар, имзалар һәм урак-чүкеч сурәте төшерелгән печать бар иде. Абдул әле һаман ышанып җитәргә теләмичә:

— Ә әтиләр җибәрмәсә нишлисең? — дип куйды.

Зөфәр, яшь һәм көчле тешләрен күрсәтеп, көлде:

— Әтиләр җибәрмәсәләр качып китәм.

Бусы инде иң соңгы һәм иң катгый җавап иде. Моннан соң Абдулга шикләнеп торырга һич тә юл калмады. Шулай да ул сер бирергә бик үк теләми иде әле, коры гына итеп:

— Китсәң тагын, —дип әйтеп ташлады. Үзе шуның артыннан ук Зөфәргә күтәрелеп карады, — бу минутта аның күзләрендә ниндидер өмет чаткысы кабынган иде.

— Әгәр синең белән бергә мин дә китсәм?

Абдул сорау карашы белән Зөфәргә текәләп карап торды. Тик Зөфәр, ни өчендер, җавап бирергә бик ашыкмады — бу ашыкмау үзе генә дә Абдулны әллә нинди хәвефле шикләнүләргә батыра иде.

— Тотам да синең белән ияреп мин дә китәм,—дип балаларча беркатлылык күрсәтеп әйтеп куйды ул бераз тынлыктан соң. Зөфәр бу юлы инде, олы кешеләрсыман булырга тырышыбрак, аңа җавап кай­тарды:

— Сине түгел, мине дә көчкә генә алдылар әле, җан кисәгем. Тырышып укыр идем, үсәр идем дип комиссарның аягына гына егыл­мадым. Ә син миннән ике яшь кечкенә. Аннары тагын...

Зөфәр бәлки бөтенләй алай дип әйтергә дә теләмәгәндер, ләкин Абдул аның әйтеп бетермәгән фикерен үзенчә аңлап, үзенчә очлады. Аннары тагын минем күзем дә чалыш" дип кимсенеп куйды ул. Чалыш­лык турында уйлагач, һәрвакыттагы төсле, бу минутта да аның эчендә
нәрсәдер кузгалды, ул үзенең балаларча саф күңеле белән нәрсәгәдер рәнҗергә тотынды.

II

Шулай да Зөфәр качып түгел, ата-аналарының ризалыгын алып, барсы белән дә зурларча саубуллашып, хат язып торырга сүз биреп китте. Яңа кечкенә генә, матур гына юл чемоданы әзерләп бирделәр, аның әнисе шул чемоданга ап-ак итеп юган күлмәк-штаннар, кулъяу­лыклар, кабартмалар, пешкән йомыркалар, хат язар өчен кәгазь-каләмнәр тутырды. Шулар янына тагын ул үзенең кыз чагында киеп урак урган һәм яшьлегенең бердәнбер төсе итеп саклый торган ак җиңсәсенә кипкән чикләвек тутырып, кешегә-карага күрсәтмичә генә, аны да шунда чемоданга салды. Зөфәр, ул чемоданын кулына тоткан көйгә, вагонга керер алдыннан, Абдул белән тагын бер кат саубуллашты.

— Чишмәдән су ташу синең үзеңә генә кала инде, җан кисәгем,— диде бугай ахыры ул. Абдул аның нәрсә дип әйтүен бөтенләй ишет­мәде дә. Ул үзенең яшь гомерендә беренче тапкыр аерылу тойгысы белән тулган, аның кечкенә һәм арык гәүдәсе өчен үз уйлары да кирә­геннән артык күп иделәр. Зөфәр аңа тагын эт баласы турында, бамбук саплы кармаклар турында, күгәрченнәре турында нәрсәдер әйтте бугай әле...

Менә бүген Абдул бер үзе чиләк белән чишмәдән су алып кайтып килә. Чиләк зур, су авыр, — их, Зөфәр белән икәү бергә чакта суны җилтерәтеп кенә алып кайталар иде бит алар.

Абдул тын урман уртасында, үзләренең мәңгелек әкиятләренә чумган сүзчән усак агачлары арасында, дымлы урман сукмагы өстендә япа-ялгыз басып тора. Агач яфраклары арасыннан кояшның тәңкә-тәңкә нурлары коелып, Абдулның битендә һәм чиләктәге су өстендә уйнак­лыйлар, ялан аяктан тәнгә рәхәт салкынлык бәрелә. Ә күз алдында, бер дә китмичә, һаман ул, һаман Зөфәр... Ә өстә аннан калган күл­мәк... Ә күктә аннан калган күгәрченнәр...

Ул, чиләген күтәреп ала да, тиз-тиз атлап разъездга таба ашыга. Тиздән кызыл сугышчылар эшелоны килер, тизрәк кайтып җитәргә кирәк.

1941 ел, август.