Логотип Казан Утлары
Пьеса

ТЯЙМЯСОВЛАР


Дүрт пәрдәлек пьесаның дүртенче пәрдәсе

1 КҮРЕНЕШ

Шул ук Таймасовлар квартиры. Вакыт кич. Пәрдә ачылганда Кадрия язып утыра.

Кадрия. Дөрес, Солтан, эш кенә кешеләрнең дөньяга карашларын үзгәртеп, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны дөрес аңларга ярдәм итә икән. Менә мин дә хәзер, синең елак Кадрияң дә, чәчү беткәнче өч айга командировкага китәм. Хатны шунда язарсың. Рөстәм хәзер матур итеп сөйли башлады. Ул хәзер яхшы итеп ашый, тәмле итеп йоклый.

Шәмсия керә.

Ярый, әнкәй, миңа вокзалга төшәргә вакыт.

Шәмсия. Иртә түгелме соң әле?

Кадрия. Түгел инде. Син, әнкәй, зинһар өчен Рөстәмне яхшы кара, авырый күрмәсен.

Шәмсия. Әй, килен, мин аны сиңа караганда да өзелеп яра­там. Ул булмаса мин әллә нәрсә эшләгән булыр идем, ярый әле ул бар. Минем белән бер туктамый сөйләшә ул, төрле әйберләр сораша. Яның белән мин атасының, абыйларының кайгыларын онытам. Син, килен, тынычланып кит, беләсең ич без аны бабасы белән өрмәгән җиргә дә утыртмыйбыз.

Кадрия. Күкрәгемә кысып бер сөйим дә китим.

Шәмсия. Син аны, килен, уятма инде, ул рәхәтләнеп йоклый.

Кадрия. Ярый алайса, Солтаннан хат килүгә миңа хәбәр итәр­сез.

Шәмсия. Ярый, килен, ярый, үзеңдә шалтырата торырсың.

Озата чыга. Бераздан Кәнҗебикә белән бергә керәләр.

Кәнҗебикә. Исән тордыгызмы, апа?

Шәмсия. Бер көе генә.

1 Пьесаның II нче һәм III нче пәрдәләре журналыбызның . 10 нчы санында басылды.

Кәнҗебикә. Җизни өйдәме?

Шәмсия. Юк әле, эштән кайтмаган. Авылдан килдеңме?

Кәнҗебикә. Юк, апай, Мәскәүдән товар белән кайтып килешем.

Шәмсия. Хатын башын белән ничек курыкмый йөрисең?

Кәнҗебикә. Сөйләмә инде, апа, үзем дә аптырыйм. Элек вакытта ялгыз башым күрше авылга чыгарга курка идем. Хәзер атна саен Мәскәү юлына кырпак төшермим. Бу товарларны сатып бетерәм дә теге пуляк ягына китәм әле, анда товар очсыз, ди. Балалардан хәбәр киләме?

Шәмсия. Килгәли.

Кәнҗебикә. Ир балалар ир бала инде, ул Гөлшатка анда ни калган икән?

Шәмсия. Доктор кеше бит.

Кәнҗебикә. Булса да инде.

Шәмсия. Үземдә аптырыйм. Өй тулы балалар иде, карлыгач балалары төсле очтылар да киттеләр. Тышта җил булса да, буран булса да, алар турында уйланам, алар турында кайгырам.

Кәнҗебикә. Кайгырмый ни? Елы да нинди каһәрле ел булды ич. Сиңа гына сер итеп сөйлим, апа, иншаалла кешегә чыгармас­сың. Бу суыкларны да финнәр җибәрә икән.

Шәмсия. Ничек алар җибәрә?

Кәнҗебикә. Безнең кияүләрнең җизнәсенең кодасы фронттан кайткан кызылармеецның апасының иреннән ишеткән. Шул әйтә ди: Финляндия дигән җирнең түбәсе күккә тигән бик биек таулары бар икән. Шул тауларның башына коточкыч суык җибәрә торган иләмсез станцияләр салынганнар, ди. Менә шул станцияләр зур трубалары аша безгә таба суык җибәреп торалар икән.

Шәмсия. Куй, тузга язмаганны сөйләмә, безнең совет илен бик зур диләр ич. Ничек итеп машина көче белән салкынайтыр­лар икән?

Кәнҗебикә. Ник салкынайтмасыннар? Әнә, күптән түгел генә сезнең шәһәрдә дә холодильник дигән завод салганнар ич. Шунда­гы машина көче белән челлә кызуында берничә сәгать эчендә әллә никадәр боз таулары катырып куялар, ди. Шулай булгач ышанмый нишлисең? Аннан, апа, сиңа гына сер итеп сөйлим, зинһар кешегә чыгармассың. Шул, безнең кияүләрнең җизнәсенең кодасы фронттан кайткан кызылармеецның апасының иреннән ишеткән: фин солдатлары шул кадәр яхшы киенәләр ди: һәрбер солдатның өстендә төлке тамагыннан тегелгән озын тун икән. Аркаларына электр машинасы куелган, ди. Шул машина, электрик чыбыклары аша, солдатның бөтен тәненә җылы җибәреп тора икән. Шул ук машина кирәк чагында солдатның баш очына беркетелгән котелок эчендә аш та пешереп куя икән.

Бүлмәдән Искәндәр чыга.

Искәндәр. Шәмсия апа, мине сорап шалтыратучы булса әй­терсең, мин кинога барам.

Шәмсия. Ярый, әйтермен.

Искәндәр китә.

Кәнҗебикә. Бу сездә торамыный?

Шәмсия. Сөйләмә инде, балалар киткәч бер-ике көнгә дип кергән иде, чыгара алмыйбыз. Я, шуннан соң?

Кәнҗебикә. Шуннан шул, безнең кияүләрнең җизнәсенең кодасы фронттан кайткан кызылармеецның апасының иреннән ишеткән. Шул фин солдатлары эчтән ядрә үткәрми торган резин күлмәк кияләр икән. Шул каһәрләргә никадәр атсаң да үтереп булмый икән. Безнең командирлар аптырагач туп ядрәсе белән ата башлаганнар. Барыбер бернәрсә дә эшләтеп булмый ди. Туп ядрәсе тиюгә йомгак булып һавага очып китә икән дә бераздан җиргә төшеп төп итеп утыра икән.

Шәмсия. Ул нинди кешеләр икән соң?

Кәнҗебикә. Алар, апа, алар кадәрле зур гәүдәле, тубал кадәрле зур башлы, чәй тәлинкәсе кадәр зур күзле кешеләр икән. Уһу... сәгать унбер булган икән. /Апа, берәр җиргә башым төртим әле. Әйберләремне урламасыннар дип багунда йокламаган идем.

Шәмсия. Әнә, бар, Гөлшат бүлмәсендәге диванга ятырсың.

Кәнҗебикә. Апа, мин килгәнне җизнигә белдермәсәң дә ярар, аның холкын беләсең, я куып чыгарыр.

Әйберләрен алып бүлмәгә китә. Ишектә звонок, Шәмсия барып ача, Таһир керә.

Таһир. Балалардан хәбәр юкмы?

Шәмсия. Юк, атасы. Шул турыда уйланып йөри торгач чак- чак кына машина астында калмадым.

Таһир. Нишләп?

Шәмсия. Александровларның кызыннан хат юкмы икән дип бара идем. Бауман урамы буйлап уйга чумып бара торгач, урам аша чыгарга булганмын. Тротуарда кычкырышкан тавышка әйлә­неп карасам, дөнья кадәр машина өстемә килә. Куркудан егыл­дым... Шуннан мине күтәреп алганнар да, Татгосиздат алдына салганнар. Аңыма килгәндә ишетәм: бөтен җыелган халык шофер­га рәхмәт әйтә. Бичара егет мине таптатмас өчен машинасын теле- грам баганасына бәреп ваттырган. Шулай итеп үлемнән калдым.

Таһир. Байгыш шикелле йөрмиләр аны.

Шәмсия. Анысы да монысы, карт, фронтта эшләр бик мөш­кел икән.

Таһир. Кем әйтә?

Шәмсия. Кәнҗебикә сөйләде. Аларның кияүләренең җизнәсе кайткан икән, әллә нинди кеше ышанмаслык машиналары бар дип әйтә, ди.

Таһир. Ышанма шул Кәнҗебикә гайбәтенә.

Шәмсия. Нишләп гайбәт булсын? Халык авызына кергән буш булмый ул.

Таһир. Халык авызыннан чыккан һәрбер сүзне дә дөрес дип булмый. Бигрәк тә аны Кәнҗебикә кебек хатыннар да сөйләсә. Ул нишләп йөри?

Шәмсия. Мәскәүдән кайтып килә.

Таһир. Син, Шәмсия, ул спекулянткайны өйгә йөртүдән тыя­сыңмы инде, юкмы?

Шәмсия. Акрын, теге якта йоклый ул.

Таһир. Әле син аны кунарга да керттеңме?

Шәме ия. Керсә, чит кеше түгел лә, үз туганым.

Таһир. Андый туганнарыңның булуына караганда булмавы артыграк. Хәзер генә бит туган, революциягә кадәр сәлам дә бирмиләр иде. Менә нәрсә, Шәмсия, бүген тимим, йокласын, әмма бүгеннән соң аяк басасы булмасын. Жизнәң кертергә кушмады дип тот та әйт. Кая, чәең бармы? (Сызганып юынырга китә,)

Шәмсия. Куйдым, хәзер кайнап чыгар.

Звонок.

Теге Искәндәр имгәк кайтты бугай.

Барып ача, гаскәри киемнән Гөлшат керә.

Гөлшат. Әнкәй, исәнме?

Шәмсия. Саумы, балам?

Гөлшат. Әткәй кая?

Шәмсия. Теге якта юына.

Сөртенеп Таһир керә.

Гөлшат. Нихәл, әткәй, саумы?

Таһир. Исәнме, кызым, исән кайттыңмы?

Шәмсия. И бала, бала, сине күрер көнем дә бар икән.

Таһир. Әйдә чишен, кызым, өстеңне сал.

Чишендерәләр.

Шәме ия. Сөйлә, кызым, абыйларыңны күрдеңме?

Гөлшат. Ленинградка кадәр бер эшелонда барган идек, шун­нан соң мин аларны күрмәдем.

Таһир. Син ничек, кызым, бөтенләйгә кайттыңмы?

Гөлшат. Юк, әткәй, мин берничә яралы командирны китер­дем.

Таһир. Я, кызым, фронтта эшләр ничек?

Гөлшат. Яхшы, әткәй, тау-ташларны җимереп һаман алга ба­рабыз.

Шәмсия. Ә безнең монда әллә ниләр сөйлиләр.

Таһир. Куй әле шул Кәнҗебикә гайбәтен.

Гөлшат. Дөрес, әткәй, Финляндия фронты безнең өчен көтел­мәгән каршылыклар, табигый уңайсызлыклар китереп чыгарды. Ләкин безнең данлыклы Кызыл Армиябез кырык бишәр градуслы салкыннарны да, башка табигый уңайсызлыкларны да җиңә. Бөтен көнбатыш инженерлары кулы белән салынган тимер-бетон ныгыт­малары көлгә әйләнеп күккә очалар. Финляндия өстендә очкан самолет тавышлары, меңләгән корыч танклар авазы бөтен Скандинавия яры тавын тетрәтә. Мин башта фронтта идем. Өч-дүрт җиреннән яраланган кызылармеецлар, командирлар операция өс­тәленнән башын күтәрүгә сугышка җибәрүне сорый башлыйлар.

Таһир. Менә, ишеттеңме? Әллә нинди кеше сүзенә ышанып, дошман тегермәненә су коеп йөрисең.

Шәмсия. Чын иттереп сөйләгәч ышанмый нишлисең.

Таһир. Ышан, ышан, андый халык сиңа әллә нәрсәләр дә- сөйләр.

Шәмсия. Ярый, минем белән булышып утырма, әнә бар, утын ярып кер. Иртә белән Гөлшатның йокыдан торуына мич ашы пе­шереп җибәрербез.

Таһир. Синең шул булыр инде, рәхәтләнеп сөйләргә дә бир­мисең.

Шәмсия. Сөйләшерсең әле, төн озын. Кызым, юынып алмый­сыңмы?

Гөлшат. Бик яхшы булыр иде, әнкәй.

Шәмсия. Мин алайса ванна хәзерлим. Аннан чәй эчәрбез.

(Китә.)

Гөлшат. Әткәй, әнкәй алдында әйтергә кыймадым. Безнең өчен кайгылы хәбәр бар.

Таһир. Нинди хәбәр ул, кызым?

Гөлшат. Син, әлбәттә, акыл белән кабул итәрсең. Безнең Шәүкәт белән Маратлар каты яраланганнар.

Таһир. Каты яраланганнар?

Гөлшат. Әйе, әткәй. Бүгенгә әнкәйгә белдермә, җаен туры китереп әйтерсең.

Таһир. Кемнән ишеттең, кызым?

Гөлшат. Ленинградка Маһирә кайткан иде. Ул сөйләде.

Таһир. Ә соң Солтангәрәй?

Гөлшат. Ул исән-сау, син кайгырма, әткәй. Аларның батыр­лыклары турында бөтен фронт газеталары мактап язалар. Менә миндә Ленинград газетасында басылган „Өч туган Таймасовлар экипажы** дигән зур мәкалә һәм портретлары бар. (Газета бирә.)

Таһир. Әй, балакайлар, балакайлар...

Гөлшат. Син үзең уйлап кара, әткәй, акфиннәргә плен калып унике сәгать буена сугышканнар. Дошманның ДОТын җимереп, барлык тере көчне һәлак иткәннәр. Марат бер кулы яралы көенчә агым суны йөзеп чыккан да, ялан өс, ялан аяк кар өстеннән ба­рып боевой приказны үзебезнекеләргә тапшырган. Икенче көнне Солтан абый Шәүкәт белән Марат үчен алу өчен башка танкка утырган да, дошманның иң тирән тылына кереп, кеше ышанмаслык могҗизалар эшләгән.

Шәмсия керә.

Шәмсия. Син утын ярырга чыкмадыңмы әле? Бар инде, барг газетаңны соңыннан укырсың.

Таһир китә.

Кызым, ванна булды.

Гөлшат. Ярый, әнкәй.

Шәмсия. Бар, кызым, син юынганчы мин камыр изеп җибәрим.

Гөлшат. Әнкәй, Шамиль шәһәрдәме?

Шәмсия. Шәһәрдә, кызым, шәһәрдә. Әле бүген генә Гөлшаттан хәбәр юкмы дип шалтыраткан иде. Ул бит хәзер зур кеше булды. Яшь очучыларны өйрәтә.

Гөлшат. Шалтыратыйм әле.

Шәмсия. Шалтырат, кызым, шалтырат. (Искәндәр бүлмәсенә күрсәтеп.) Бу каһәр төшкән белән бәйләнә күрмә, бик начар егет икән. Аның елгыларга мобилизация булган иде, авыруга сабышып, докторлардан әллә нинди язулар алып, сугыштан качып калды. (Китә.)

Гөлшат (телефонда). 44-47. Миңа Шамиль кирәк иде. Шамиль, бу синме? Таны, кем соң? Әйе, Гөлшат, күптән түгел генә само­летта кайтып төштем.

Искәндәр керә.

Искәндәр. Мин кемне күрәм! Гөлшат...

Йөгереп бара. Гөлшат әһәмият бирми генә сөйләшүендә дәвам итә.

Гөлшат. Әйе, хатларыңны алдым, бик рәхмәт.

Искәндәр. Гөлшат, телефоныңны куй инде.

Гөлшат. Мин иртәгә китәм, вакытың булса иртәнге чәйгә кер, яме? Мин дә сине сагындым... Хуш хәзергә, ярый...

Искәндәр. Гөлшат, нинди язмыш сине монда китереп таш­лады? Берәр йомыш белән кайттыңмы?

Гөлшат. Билгеле, качып түгел.

Искәндәр. Ничә тапкыр хат яздым, берсенә дә җавап алма­дым.

Гөлшат. Хат язарга вакыт булмады.

Искәндәр. Син ни өчендер салкын.

Г ө л ш а т. Бик табигый. Кырык градуслы суыкта йөреп өйрән­гәнгә, кешеләр белән булган отношениебез дә салкынга әйлән­гәндер.

Искәндәр. Бик мөмкин. Я, Гөлшат, финнәрне бик каты кыра­бызмы?

Гөлшат. Төрле чак була.

Искәндәр. Их, җибәрмәделәр бит, шул кадәр китәсем килгән иде, булмады, берничә тапкыр гаризалар биреп карадым. Юк, алмыйлар. Имеш, сездә йөрәк авыруы, сугышка ярамыйсыз, диләр.

Гөлшат. Ләкин мин сездә андый авыру билгеләре күрмим.

Искәндәр. Әллә ышанмыйсыңмы? Менә документларым яным­да...

Г ө л ш а т. Кирәкми, мин сезгә документсыз да ышанам.

Искәндәр. Билгеле шулай, без бер-беребезгә ышанырга тиеш. Шулай, Гөлшат, кайчан бу сугыш бетәр икән дә, кайчан без­нең тантаналы туй көннәребез җитәр икән?

Гөлшат. Болай булгач, бераз кичектереп торырга туры килер.

Искәндәр. Кайчанга кадәр?

Г ө л ш а т. Синең йөрәгең тазарганчыга кадәр.

Искәндәр. Гөлшат, мин сине аңламыйм...

Гөлшат. Ә мин сине ачыктан-ачык аңладым. Кызыл авыз, шкурник син...

Китә. Искәндәр аптырап кала, бүлмәсенә кереп китә. Утын күтәреп Таһир керә.

Бүлмәдән Шәмсия чыга.

Шәмсия. Синең нишләп сөремең коелган?

Таһир. Утын ярганда балта сабы белән теземә бәрдем.

Шәмсия. Карап эшлиләр аны.

Таһир. Чәең булдымы инде?

Шәмсия. Булды, теге якка хәзерләдем. Тик Гөлшат ваннадан чыкканны көтик инде.

Таһир. Ярый алайса, минем нәрсәгәдер кәефем юк.

Шәмсия. Бар алайса, бераз ятып тор.

Т а һ и р. Мондагы утларны сүндерерсең, әрәм янмасын.

Шәмсия. Бар, бар, үзем карармын.

Таһир китә. Шәмсия утларны сүндерә. Бүлмәгә кереп барганда телефон шал­тырый.

Әйе, без булабыз. Безгә киләсез. Без яттык инде. Сез кем соң? Кем дисең? Совет председателе дисеңме? Менә инде китеп тә бар­ды.

Таһир (бүлмәдән башын сузып). Кем ул?

Шәмсия. Ишетми калдым, ниндидер совет председателе диме.

Таһир абзый өйдәме, хәзер сезгә барабыз ди.

Таһир. Мондый вакытсыз чакта нинди председатель булыр икән?

Шәмсия. Белмим шул.

Таһир. Юк, Шәмсия, берәр бала-чага уйнап шалтыраткан­дыр.

Шәмсия. Юк, атасы, өлкән кеше тавышы иде.

Таһир. Булмас, ялгыш ишеткәнсеңдер. Җиде төн уртасында бернинди дә совет председателе йөрмәс. Әйдә, Гөлшат көтеп тор­масын.

Китә башлыйлар, ишектә звонок.

Шәмсия. Кем бар?

Председатель, Бу без идек, Шәмсия апа.

Шәмсия. Сез кем буласыз?

Председатель. Верховный Совет председателе белән Обком секретаре.

Таһир. Обком секретаре диме? Ач тизрәк.

Ачалар, председатель белән секретарь керә.

Секретарь. Рөхсәт итегез.

Таһир. Әйдә, әйдә, Антон Петрович, рәхим итегез.

Күрешәләр.

Секретарь- Көтелмәгәндә килеп чыгуыбыз өчен аптырап кал­дыгыз ахыры.

Таһир. Юк, юк, мин һәрвакытта шулай, кунаклар килсә ап­тырап кала торган гадәтем бар. Шәмсия, бар, самоварыңны бу якка чыгар, кунакларны сыйларбыз.

Председатель. Кирәкми, Шәмсия апа, без чәй эчеп тормый­быз.

Ш ә м с и я. Эчәрсез әле, гомер буена бер килгән кешеләрне буш чыгару ярыймы соң?

Секретарь. Мәшәкатьләнмәгез, без хәзер китәбез. Без бары тик һәммәбез өчен дә зур шатлык булган бер хәбәрне генә әйтергә килдек. Сезнең улларыгыз зур батырлыклар күрсәткәннәр.

Таһир. Нинди батырлыклар ул?

Секретарь. Акфиннәргә каршы сугышта искиткеч батырлык, чиксез кыюлык, чамасыз түземлек күрсәткәннәр. Шуның өчен СССР Верховный Советы Президиумы Солтан Таймасовка Совет­лар Союзы Герое исемен биргән. Шәүкәт белән Марат Таймасов- ларны Сугышчан Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләгән.

Таһир. Ничек, минем улларым геройлык исеме һәм орденнар алганнар дисезме?

Секретарь. Әйе, Таһир Муталлипович.

Председатель. Шундый батыр уллар тәрбияләп үстерүегез өчен чын күңелебездән котлыйбыз.

Таһир. Туктагыз әле, ул ничек алай? Юк, мин алай әйтергә теләмәгән идем. Чынлап та бу дөресме?

Председатель. Ышаныгыз, Таһир абзый, безгә хәзер генә Москвадан хәбәр иттеләр.

Таһир. Карагыз әле, иптәшләр, нигә басып торасыз? Утыры­гыз. Шәмсия, нигә самоварны китермисең?

Секретарь. Рәхмәт, без хәзер китәбез. Сез дә йоклагыз, ял итегез.

Таһир. Әй, мондый шатлыклы сәгатьтә нинди йокы ди ул? Әйдәгез, сөйләшеп утырыйк.

Секретарь. Сөйләшергә без сезне иртәгә Обкомга чакы­рырбыз. Хәзергә безгә китәргә рөхсәт итегез.

Таһир. Ярый, алай вакытыгыз юк икән, рөхсәт.

Председатель. Ярый, хуш-сау булыгыз.

Секретарь. Сәламәт булыгыз, тыныч йокы телибез.

Китәләр. Озата чыгалар, бераздан әйләнеп керәләр. Бер-берсенә карап торалар Таһир. Тукта әле, Шәмсия, нәрсә булды бу?

Шәмсия. Белмим, атасы, белмим, башым эшләми. Төш түгел­дер бит.

Таһир. Юк, Шәмсия, өн бу, өн... Безнең улларыбыз геройлар.. Бар син, Гөлшатка әйт, өстәлеңне бу якка хәзерлә, булган сый­ларыңны куй, мин күршеләрне чәйгә чакырам...

Таһир тышка, Шәмсия кухняга китә. Артта Таһирның “Әй, күршеләр, ниш­ләп йоклап ятасыз, торыгыз..." дип кычкырып йөргәне ишетелә. Бераздан, йөге­реп өйгә керә. Ачык ишек алдында йокыдан уянган күршеләр күренә. Бүлмәдә Шамсия, Гөлшат, Кәнҗебикә, Искәндәр чыга. Апгырап карап торалар.

Әйдәгез, өйгә керегез, түрдән узыгыз, Таймасовларның шатлыгын уртаклашыгыз...

ПӘРДӘ