Логотип Казан Утлары
Шигърият

НӘНИ БАЛАЛАРЫМА

НӘҖИП БАРИЕВ

 

Өйдә калган ике кызыма

Фронт сәламемне озатам,

 Күңелем белән һаман аларны

Күз алдыма китереп уйнатам.

Зур үскәндер минем күз нурларым,

Минем сөйгән матур кызларым,

Яннарында булсам мин аларның

 Үбәр идем нәни кулларын.

Мин еракта әле сездән бүген

Фронт өчен хәзер мин кирәк,

Котырып килгән ерткыч дошманнарны

Тар-мар итик, дуслар, тизерәк.

Ә аннан соң,

Сезнең янга кайтып,

Әвәлгедәй сезне сөярмен,

Күз нурларым, килегез минем алга,

Сагынып кайттым сезне диярмен...

Мин тынычмын, чөнки сезнең хәлнең

Беләм анда ничек икәнен,

Мин яраткан бөек илем сезне

Миннәт артыграк сөйгәнен.

Шуның өчен тыныч күңел белән

Сугыш утына батыр керәмен.

Винтовкамнан чыккан һәрбер пулям

Тишеп чыксын дошман йөрәген.

Дошманнарны җиңеп бетергәчтен 

Кайтып тагы сезне сөярмен,

Күз нурларым, килегез минем алга,

Сагынып кайттым сезне диярмен.

Хәрәкәттәге ярми.