Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМӘННӘР ЯФРАК КОЙГАНДА

САЛИХ ҖАМАЛЕЕВ

(Сугышчы блокнотыннан)

Урман. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн. Әкрен генә көзге’яңгыр сибәләп тора. Яшь имән агачлары, телгәләнеп беткән сары шәлләрен ябы­нып, көчле җил белән тирбәлә-тирбәлә шаулыйлар.

Мин, винтовкамны тоткан килеш, ур­ман шаулавын тыңлап, тирә-ягымны күзәтә-күзәтә, постта торам. Ләкин, саргайган яфракларын коя-коя шау­лаучы имәннәрдән башка берни дә күренми.

Таң алды якынлашты. Җил басы­лып, агачлар бераз тына төштеләр. Бу тынлыкта сакта торуы җиңел һәм күңелле. Әллә ничек йөрәк шатлана. Җырлыйсы килә... Ләкин «бу бит аның урыны түгел, мин бит постта, хәрби бурыч үтим»—дип үз-үземә сөйләнәм һәм күзләремне тагын әйлә­нә-тирәгә төбим. Берни юк. Берни кү­ренми. Урман гына, тынып-тынып, шау­лый, көзге яңгыр вак су бөртекләрен, җиз иләктән иләгән кебек, бер туктау­сыз коя да коя. Җәелеп ташыган та­тудай булып, баш очыннан гына бо­лытлар агалар. Өс-баш тәмам юешлән­де. Урман, табигать тагып да тынып калды, тик тәбәнәк складларның түбәләреннән аккан тамчыларның тавыш­лары гына ишетелеп тора, ләкин бу да озакка сузылмый, урман шаулавы астында пичектер эреп югала.

... Кинәт, якында гына, агач ботагы сынган тавыш ишетелде. Бу инде ур­ман шаулавы гына түгел» иде, мин та­гын да ныграк сагая төшеп, тыңлый, тирә-ягымны күзәтә башладым. Бу тавыш бераздан тагын бер тапкыр әкрен, генә кабатланды. Мин як-ягыма әйләнеп карадым. Берни күренми. Кашымны җыерып, күзләремне тирән караңгылыкка текәгән хәлдә, басып торам... Менә, бер агачтан икенче агачка ышыкланып, миңа таба килүче бер күләгә күренде. «Кем булыр соң бу?..», «Әгәр дошман булмаса, бу ва­кытта мондый кара яңгыр астында кем йөрер?...» Әгәр «тукта» — дип кычкырсам?.. Күзгә төртсәң күренмәс­лек, караңгы. Җитмәсә тагын урман эче. Аның караңгыда беленер-белен­мәс кенә күренгән гәүдәсенә атып тидерү дә читен.

Мин аны арабыз берничә метрлар калганчы көтеп тордым. Алда җәелеп яткан кечкенә генә аланлыкка чыга­рырга булдым. Аланлык картаеп, тел­гәләнеп беткән сары яфраклар белән капланган. Анда-санда гына шәрәлән­гән вак куаклар да күренгәли. Шул куаклар арасыннан чәнечкеле тимер чыбыклар сузыла. Билгесез кеше һа­ман якынлаша, аның беленер-беленмәс кенә күренә торган гәүдәсе хәзер  минем өчен ачык мишеньгә әйләнеп бара.

Аланлык. Дошман җиргә ятты, сел­кенми дә. Шымчы кебек, нидер тың­лый, ләкин җилпе яңгырдан зарланып шаулаучы имәннәр тавышыннан башка бер ни дә юк. Йөрәк, дөп-дөп итеп, еш ритмнар белән тибә. Өснең юешле­ген бөтенләй сизми дә башладым. Теш­ләр үзләреннән-үзләре кысылалар. Винтовка көпшәсе дошман күкрәгенә тө­бәлгән. Бармакларны әкрен генә хә­рәкәтләндерә башлыйм, ләкин тагын җибәреп, дошманның, якынрак килүен көтәм. Йөрәк түзми, ярларыннан ташып аккан язгы ташкыннар кебек, сикерә, дошман өстенә ташланасы ки­лә. Үзем шулай да тынлык саклыйм, хәтта сулышны да саклык белән генә алам.

Дошман куак төбеннән чыгып, алга үрмәли башлады. Ара якын. Бармак­лар әкрен генә спусковой крючокны тартып җибәрделәр. Винтовка көпшә­сеннән атылып чыккан кайнар пуля, иптәшләргә сигнал булып, алга очты. Атышулар башланды. Шартлау тавышлары урманны ярып еракта яңгырап кабатландылар.

Тынлык... ыңгырашу... аяк тавышла­ры... Тагы дошман. Күп уйшап торыр­га вакыт юк. Я мин аны юк итәм, я ул мине...

Шартлау. Колак яныннан пуля сыз­гырып үтте. Дошман миннән ике-өч адымнар гына. Үзем дә рәтләп сизмәс­тән, тешләремне шыкырдатып кыска хәлдә ыргытылып, дошманның кулын­дагы пистолетын сугып төшердем. Уд нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, кулларын югары күтәрә башлады. Мин, дошман күкрәгенә винтовканы төзәп, аны арты белән әйләндердем. Ул ара­да үзебезнекеләр күренделәр. Болар инде миңа ярдәмгә килүче кызылар­меецлар иделәр.

Таң атты. Зәңгәр күкне томалап ят кан калын болытларны иртәнге җил­ләр куып тарата башладылар. Яшь имәннәр горурланып, чайкала-чайкала, һаман шаулыйлар иде.

 

ЯРСУ

Полесье дип йөртелә торган бу ур­маннар тезмәсе арасында кеше аягы тимәгән аулак почмаклар бар. Кеше монда еш йөрми. Менә шунда, кеше сирәк очрый торган шушы аулак поч­макта, иртәнге сәгатьләрдә япа-ялгыз бер хатын-кызның кинәт кенә күренүе әллә ничегрәк булып китте. Ул нинди хатын? Нишләп болай иртә кузгалган? Каян килә? Кая барышы?

Ул хатын үләннәр белән капланган тар гына сукмак буенча ашыга-ашыга атлый, әллә нидә бер туктап тора» тирә-юньне күзәтә, тыңлый, аннары та­гын тиз-тиз атлап алга таба китә.

Сукмак сазлыкка барып төртелә. Шуңа карамастан хатын һаман бара да бара. Кинәт бер якта ләкләк кыч­кырып җибәрде. Каршыдан, иртәнге тынлыкны мактап, сазлык кошы та­выш биреп куйды. Хатын бара торган җиреннән борылды да, сукмактан читкәрәк кереп китте, ләкин озак бара алмады, арттан кемнеңдер әкрен генә кычкыруын ишетте.

Әй, тукта!

Юлчы хатын көтелмәгәндә ишетел­гән бу тавыштан сискәнеп куйды һәм як-ягына карангаларга тотынды. Ул арада булмады, кулына карабин то­тып, хатынның каршына әллә кайдан гына бер егет килеп чыкты. Алар бе­раз вакыт бернинди сүзсез күзгә-күз карашып тордылар.

Хатын яртылаш гөмбә тутырган корзинын җиргә куйды, ашыкмый гына башындагы яулыгын төзәтте һәм шы­пырт кына эндәште:

Командир Шило кайда? Аңа хат бар.

Кемнән? Юлны ничек таптың?

Яковтан. Юлны да ул күрсәтеп Җибәрде, — дип һаман шулай шыпырт кына җавап кайтарды юлчы хатын.

— Хат кайда?

Хатын корзинына төртеп күрсәтте:

— Монда.

— Әйдә, киттек.

Егет карабинын җилкәсенә киде, алар сүзсез генә алга таба атладылар. Ләкләкнең моңсу тавышы, тагын бер кат иртәнге тынлыкны бозып, ишете­леп китте.

Партизан отрядының командиры Ши­ло Яковтан килгән хатны зур игъти­бар белән укып чыкты. Яков — немец­лар басып алган авылда партизаннар­ның арка таянычы. Ул үзенең хатында кирәкле хәбәрләрнең барсын да кыска һәм аңлаешлы итеп язган. Командир Шило хатны берничә кат укып чык­каннан соң ертып ташлады, үзенен ярдәмчесенә борылып баш селкеде:

— Я. егетләрнең барсын да җый әле.

Аннан соң ул хат китергән хатынга борылды:

— Кайтып әйт. иртәгә таң вакытын­да барып җитәрбез.

Авылда немец заставасы тора. Кы­рык җиде солдат. Башлыклары солдатларның крестьяннардан җыеп ал­ган «табышларына» яхшы карыйлар. Барсы да ал да гөл. Солдатлар тыныч­ланып, билләреннән каешларын салып, иркенләп йөриләр. Әйтерсең лә, авыл­ның үз кешеләре. Дөрес, андый-мон­дый берәр хәл булса, чыгып качарга уңайлырак булсын өчен, алар авыл читендәрәк һәм бергә оешыбрак тора­лар. Шулай ук төнгә каршы авыл чи­тенә каравыл да куела.

Иртәгә якшәмбе дигән кичне фа­шист солдатлары котырып-котырып бәйрәм иттеләр, эчтеләр, костылар. Бү­тәннәр белән бер рәттән часовой да шәп кенә төшереп алган иде, таң ал­дыннан ул, исерек башын иеп, йокым­сырап киткәнен үзе Дә сизмичә калды. Ул шулап баскан җиреннән йоклап торганда, аның янына ике крестьян килде. Крестьяннар үзара, мыдыр-мы­дыр килеп, нидер сөйләштеләр.

— Сезне... руссиш швайн... Берегез минем янга килегез, — дип ялкау гына дәшеп куйды часовой.

Крестьяннарның берсе якынрак, та­гын да якынрак килде, һәм кинәт бик нык селтәнеп җибәрде... Часовой, хәтта «эһ» дип әйтергә дә өлгермәде, көлтәдәй булып җиргә капланып төште. Пычак дошманның нәкъ йөрәгенә барып бәрелде.

Тагын ләкләк кычкырып җибәрде, һәм урманнан партизаннар килеп чык­тылар...

— Атмагыз. Атмыйча гына хәрәкәт итегез, — дип боерык бирде командир.

Иртәгесен бу авылда бер фашист солдаты да йокысыннан уяна алмады. Партизаннар үзләре белән ияртеп си­гез мотоцикл алып киттеләр.

Заставаның юкка чыгарылуы турын­дагы хәбәр немецларның командованиесенә барып җиткәнче тагын берни­чә көн үтеп китте. Моннан соң немец­лар бу районга бер группа танк ки­терделәр. Машиналар урман алдына килеп тезелделәр, туплардан һәм пу­леметлардан бик нык ата башладылар. Ләкин урманга бәреп керергә берсе дә батырчылык итмәде.

Котырган дошманга нык кына са­бак бирергә өйрәнеп килә торган бу отрядларда ирләр белән бер рәттән хатын-кызлар да сугышалар. Парти­занка Катяны гына алыйк. Командир Старый отрядында Катя йөзек кашы булып тора. Иң үткен сугышчылар арасында, разведкада, кискен бәрелеш­ләрдә, каты һәм тиз хәрәкәт итүне со­рый торган һәрбер операциядә—Катя. Командир Старыйның отряды, Кызыл Армиянең регуляр частьларына бу­лышлык итеп, иң алдынгы фронт сызыкларында сугышка ташланды. Алар дошман дивизиясенең частьларына аралашырга һәм җайланып урнашырга ирек бирмичә, бик мөһим бер биек­лекне күп кенә вакыт үзләрендә тотып тордылар. Бу сугыш вакьпында Катя җәрәхәтләнгән партизаннарны бәйләде һәм аларны ут астыннан читкә, куркынычсызрак урынга ташыды.

Бу якларда тагын командир Хвойныйның отряды бик дан казана. От­рядның разведкасы белән Болоховцез дигән бер иптәш җитәкчелек итә. Раз­ведчиклар белән бергә, аларга бик күп файда китереп, Юля дигән бер батыр кыз йөри тагын. «Күзгә күрен­ми! торган» бу батыр кешеләр дошман тылына еракларга-еракларга чаклы үтеп керәләр һәм күзгә күренә торган бик яхшы эшләр эшләп кайталар.

Менә әле соңгы көннәрдә генә кол­хозчылар килеп, якындагы Н. авылы­на немец мотоциклчыларының агылу­лары турында отрядка хәбәр биреп киттеләр. Дошман отрядының санын һәм аны юк итүнең юлларын белеп кайтырга кирәк иде.

— Разведкага кемне җибәрергә икән? — дип тыныч кына итеп әйтеп куйды Болоховцев.

— Мине җибәр, — дип иң элек чәч­рәп чыкты Юля.

һәм ул үзенең ничек итеп хәрәкәт итәргә уйлаганлыгын командирга сөй­ләп бирде. Аның планы командирга чынлап та ошады:

— Бар, Юля, ләкин сак була күр,— диде командир.

Юля бер ялгызы разведкага китте. Авыл аркылы үтеп барышлый, җые­лып нидер сөйләшеп тора торган кыз­лар янына килеп, алар белән гәп башлап җибәрде һәм, сүз арасында гына әйткән төсле итеп, әйтеп куйды:

— Монда, якында гына, немец егет­ләре бар дигән булалар, әйдәгез, кыз­лар, барып карыйк әле, матурлары бар микән?

Бер төркем кызлар шунда ук куз­галып, немец егетләрен «күзләргә киттеләр. Немецларның колоннасы ур­ман буенда урнашкан иде. Мотоцикл­чылар машиналарын чистарту белән булышканлыктан, үзләрен күзләүче кызларны күреп тә өлгерми калдылар. Шул арадан файдаланып, Юля аларның машиналарын санады; урынның кай төштәрәк булуын хәтеренә беркет­те. Кинәт бер офицер белән ике сол­дат кызларны күреп алдылар да, ком­сызланып алар янына бара башлады­лар. Ләкин кызлар, куркытылган кошлар төсле, пырхылдап күздән югалды­лар.

Ә берничә сәгатьтән соң Юля үзе вед командирына разведканың уңышлы нәтиҗәләре турында рапорт бирде.

Партизаннар кузгалдылар, алга та- барак хәрәкәт иттеләр. Күзгә дә күрен­мичә, «шелт!» иткән тавыш та ишет­термичә колонна янына килеп җитте­ләр. Беренче гранатаны кизәнгәндә немецлар әле рәхәтләнеп йоклап ята­лар иде. Партизаннар әлбәттә кизәнеп кенә калмадылар. Урман кинәт ухыл­дап куйды. Бер дә көтелмәгәндә килеп бәрелгән бу удар фашистларны ша­шындырды. Үзләренең машиналары һәм офицерлары барлыкны бөтенләй оны­тып, солдатлар төрлесе төрле якка кача башладылар. Партизаннар аларның артыннан ата-ата куа киттеләр. Үтерелгән офицерларны тентеп аннан кирәкле документларны алганнан соң партизаннар барлык мотоциклларны ватып эштән чыгардылар һәм үзләре, килгәндәге төсле үк тавышсыз-тынсыз гына, кире кайтып киттеләр.

Нәкъ шул көнне, нәкъ шул ук от­рядның разведчиклары немецларның, элемтәчеләрен очраттылар. Бер офицер белән 30 лап солдат ашыгып-ашыгып үзләренең штабларына телефон чыбы­гы үткәреп маташалар иде. Тагын бер ярсулы күтәрелеш, тагын бер көчле удар— 16 солдат һәм бер офицерның гәүдәләре салкын җирдә аунап кала, бүтәннәре кайсы-кая качып бетәләр. Телефон чыбыгы чорналган катушкаларны партизаннар сазлыкка күтәреп бәрәләр.

Менә ни өчен немецлар «партизан» дигән сүзнең хәтта ишетелүен генә дә теләмиләр, бу сүздән котлары чыга. Халыкның ялкынлы ярсуы куркыта аларны.

 Тарадинкин

 

 

 

 БЕР КЫЗ *

Аларның барсының да үзләренә кү­рә нинди булса да бер һөнәрләре бар иде. Якшәмбеләрнең берсендә, бары­бызның да исендә саклана торган 22 нче июнь көнендә, алар хәрби кешеләргә әйләнеп киттеләр. Махсус чакырулар­ны да, повестка кәгазьләрен дә көтеп тормадылар алар, үзләренең йөрәк тавышларын тыңлап, вөҗдан авазын ишетеп, туп-туры военкоматка ашык­тылар.

Москва... тыныч тыкрык... якты утлар артта калдылар. Пөхтә кыз нык матур гына итеп җыелган бүл­мәсе па калды инде... Ияләшелгән бүлмә, тәртипле өй* җиһазлары алар инде берсе дә аның өчен яшәми, алар барсы да калдылар. Каты һәм төтенле сугыш кырларында, сугышның беренче бәрелешләрендә үк ул кыз үзенә урын тапты үзен һәм үзенең эшен танытты.

Әле дә хәтердә... комсомол райко­мы... Мария Распертова иптәшләре белән саубуллашты. Алар аны озатып урамга чыктылар һәм аның артыннан бик озак карап калдылар. Кечрәк кенә буйлы, җыйнак кына ул кыз тиз-тиз атлап алар яныннан китеп барды, күз­дән югалды. Райком бүлмәсенә әйләнеп кергәннән соң, секретарь үзенең куен дәфтәренә: «Мария Распертова китте. Бара торган урыны — хәрәкәттәге ар­мия, исеме — военфельдшер...» дип язып куйды. Шактый ук коры бу рәс­ми сүзләрдән соң секретарь тирән мәхәббәт һәм борчылу белән тулган түбәндәге сүзләрне дә өстәде: «китүен китте инде. Бик авыр булмас микән соң аңа?»

Юк, Мария бик әйбәт йөри анда.

Ул тынычлык эзләп ярыкка качмый, шулай ук блиндажда утырып та ва­кыт үткәрми. Ул сугышчылар белән бер сафта йөри.

Бер вакытны командир аңа аз гына арткарак калып барырга әйткән иде дә, Мария командирга берничек тә җавап кайтармады һәм командир үзенең артыграк ычкындырып җибәргәнлеген үзе дә сизеп, эченнән тынды.

Юк, Мария аз гына арттарак калып йөри алмый. Аның бергә буласы, ип­тәшләре белән бер сафта, алдынгы сафта йөрисе килә.

Бер вакытны шулай, туры килгәч, аны госпитальгә эшкә җибәрделәр, ул

анда җиң сызганып эшкә тотынды. «Мин сезгә килдем. Сездә минем җәрәхәтләнгән сугышчыларым ята» диде ул.

Соңыннан үзенең иске эшенә, ал­дынгы позицияләргә әйләнеп кайткач, ул тагын, «менә инде мин үз эшемә әйләнеп кайттым, безнең монда эш җиңәрлек әле» дип дәртләнеп сафка басты. Алдынгы позицияләр аның мәшәкатьле һәм туган-үскән өе булып киттеләр.

Җәрәхәтләнгән сугышчы, сызлану калыш саташу арасында, нинди дә булса бер назлы кулның үзенә кагы­лып китүен тойса, бу кулның кем кулы икәнлеген сугышчы әллә кайдан белә, — Мария кулы бу!

Аңына килгәннән соң сугышчы хәл­сез күз кабакларын күтәрел җибәрә һәм үзенең башы очында иелеп торган хатын-кызны күрә, — бу шул ук Ма­рия!

Алар атакага бергә баралар. Элек иелеп, аннары үрмәләп, алчы сафлар­ның берсендә — ул, безнең кызыбыз атлый. Аякларына авыр күн итекләр кигән, янына сумка аскан бу кечкенә кыз үзе үрмәли, үзе тирә-якны күзәтә, үләннәр аның яңакларына кагылып- кагылып китәләр, җил аның битен яра, керфекләре агарып калган төсле оу- лыи күренә башлыйлар.

Сугыш кабынып китә. Кай­дадыр, менә шушында, аның күрше­сендә генә миналар шартлап ярыла­лар. Тик кечкенә кыз курыкмый, су­гышның ярсулы гүләве арасыннан ул үзенең сугышчан туганын, аның ыңгы­рашкан танышын ишетел ала. Ул җәрәхәтле туганын таба һәм аны ут яң­гыры астыннан коткарып алып чыга. Мария!—дип эндәшә җәрәхәтләнгән кеше, кипкән һәм калтыранган ирен­нәрен хәрәкәтләндереп тагын кабат­лый: — бу синме, Мария?!

Сугышларның берсендә ул үзе дә җәрәхәтләнә. Ләкин сугыш кырын ташлап китми, — шунда яшәвен һәм эшен дәвам иттерә. Аның кулы; ак бинт белән бәйләнгән, ул җәрәхәтле, ләкин ул һаман алга омтыла, санитарлар, нишләргә белмичә, аның артыннан йө­герәләр.

Аны икенче тапкыр җәрәхәтлиләр. Ул телсез кала, җиргә кайнар тамчы­лар — кан тамчылары тамалар, ләкин ул, бер якка кыйшайган хәлендә, һа­ман алга үрмәли. Аны бары тик командир приказы гына туктата. Шулай ди ул инде йөздән артык кешене коткарып өлгерде — хәзер туктаса да гарь­лек түгел.

Командиры, көлемсерәп, аңа әйтел куя: «Сезгә исемегезне алмаштырырга кирәк иде, Мария, сезгә лейтенант бу­лырга кирәк иде» ди.

Комсомолка Мария Распертова — госпитальдә ята. Аңа монда, больница тынлыгы эчендә, менә бу йомшак кроватьта чыдап ятуы шактый ук читен. Ул үзенең тизрәк әйләнеп кай­туын көтә... Аның үзен дә сабырсыз­лык белән көтәләр. Сугышчылар хәзер үзләре дә, кай яклары беләндер, сес­траларга ошап калганнар. Алар Мариянең хәлен белү өчен госпитальгә кеше җибәрәләр, врачлардан кат-кат сора­шып йөдәтеп бетерәләр. Алар медицинада әлләни тирәнгә китә алмыйлар, бары тик:

— Мариягә нинди дә булса берәр шундыерак нәрсә эшләргә, иптәш врач, — дип кенә әйтә алалар, һәм врач аларны аңлый. Әйе, «нинди дә булса берәр шундыерак нәрсә» эшләргә кирәк.

Комсомолка Мария Распертова частька әйләнеп кайта. Аның исеме — военфельдшер. Ләкин аның тагыв икенче исеме дә, йөрәккә якын һәм горур яңгырый торган икенче исеме лә бар әле: ул Москва кызы.

Москва кызлары сугыша беләләр алар.

Л. Штительяан

 

* КОМЛЫ ТАУ БУЕНДА *

 

Комлы тауның, кырыенда, блиндаж­лар янында, партия комиссиясенең членнары утыралар. Аларның берсе — шактый олыгайган кеше, карасу күзле политрук Шевченко, икенчесе — полк партия оешмасының, җаваплы секрета­ре. түгәрәк йөзле, ачык чырайлы өлкән политрук Головченко, өченчесе — кы­зылармеец Ковалев. Алар янында кызылармеец Әпсәләмев утыра. Ул по­литрук Шевченкога, атасына караган шикелле, ихтирам беләш карый. Шев­ченко пөхтәләп дүрткә бөкләнгән кә­газь чыгарып укый башлый.

«Мине коммунистлар партиясе сафы­на кабул итүегезне үтенәм. Мин коммунист булырга һәм Ленин — Сталин партиясе эше өчен җанымны һәм тәнемне аямыйча, актык тамчы каныма хәтле сугышырга телим».

Шевченко кәгазьне Ковалевка би­реп, үзе Әпсәләмевкә бик җентекләп, озак итеп карап ала. Аннан соң ак­рын гына,

— Алай икән. Димәк, сез коммунист булырга телисезмени? — дип сорый.

Шул вакыт җир гөрселдәп, тетрәп китә. Тау астында кара баганалар кал­кып чыга. Дошман авыр снарядлар белән ята. Снарядлар якында гына ярылалар. Күк йөзен төтен һәм тузан карлый, дарының әчкелтем исе су­лышны буа. Тау астындагы яшел үзәнне сугышчылар атыйлар. Үзәнне уза, анда-санда тулган торф чокырлары күренә. Гүя җир йөзе тирән кара күзләре белән моңсуланып күккә карый, чокырлар­дагы сулар кипмәгән күз яшьләре шикелле булып күренәләр.

Шевченко, тирә-якта берни дә бул­маган шикелле, тыныч кына утырган килеш. Әпсәләмевтан сораша башлый:

— Сез сугышларда егетлегегезне ничек күрсәтерсез икән соң?

— Мин — комсомол члены, —ди Әпсәләмов, кипкән иреннәрен ялап, — заданиеләрне үтим. һәркайчан алда бу­лырга тырышам. Мепә, иптәш Голов­ченко яхшы белә инде мине...

- Дөрес, Әпсәләмев — алдынгы су­гышчы. — ни секретарь, — үзе развед­чик булмаса да шушы арада разведкага барды, дошман тылында өч көн йөреп, бик кыйммәтле мәгълүматлар алып кайтты. Кайтканнан соң, алып кайткан мәгълүматлары турында командирына белдерде дә, тамак ялгап алу турында әйтеп-нитеп тормастан, шунда ук алдынгы позициягә сугышка кереп кит­те. Кыскасы, куркуны белми, кыенлык белән исәпләшми торган егет.

Шевченко Әпсәләмевнең очкынланып торган кара күзләренә тагын бер кат бик озак карап торды. Аның бу кара­шында ягымлылык белән бергә, нинди­дер бер кырыслык, таләпчәнлек тә чагыла иде.

— Я, иптәшне партия членлыгына кандидат итеп кабул итәбезме? — диде ул, — отводлар юкмы?

— Алырга кирәк, — диде Головчен­ко. — сыналган иптәш.

Баш өстеннән дошман снарядлары­ның тагын бер төркеме сызгырып уз­ды. Тагын, баягы шикелле якында гына, күп бүлса илле метрлар ерак­лыкта. тау биеклеге булып кара торф баганалары калыкты. Яшендәй ут ял­тырап китте. Кайнар һаваның дулкыны тауга бәрелде, тузаннар тузгытты. Шевченко Әпсәләмевкә кулын сузды, ягымлы тавыш белән:

— Я, коммунист булыйк, — диде.— Тәбрик итәм. Коммунист исемен ак­ларга тырышыгыз.

Әпсәләмев җитез генә сикереп тoрды. Аның бите алсуланып китте. Ул Шевченконың кулын кысты, ант ит­кәндәй кискен итеп,

— Тырышырмын. — диде.

Якын-тирәдә снарядлар ярылуына һич исе китмәстән. Әпсәләмев окоп­ларга таба йөгерде.

Комиссия секретаре Ковалев икенче иптәшнең анкетасын укып башлады.

— Ляпунов, 1911 елла туган, крестьян, армиядә 7 ел хезмәт итә, сверхс­рочник, өлкән сержант, элемтә взво­дының командиры, партия членлыгына катгый план итеп кабул итүне үтенә.

Липүнов әле Шевчснкого, әле Головченкога тыныч кына карангалап куя. Күрәсең, ул үзенең бөтен тормыш толып башыннан ахрына чаклы уйлап чыккан, ул бөтен нәрсәгә әзер- Ул хәзер партия комиссиясе каршында ачык чырай белән, үзенең кемлеген яхшы белә торган нык характерлы ке­ше булып, тыныч кына басып тора. Аның базык гәүдәсе һәм бөтен торы­шы, «Мин партия кушканның, һәммә­сен дә эшләрмен» дигән кебек.

Шевченко аннан,

— Сугышка элемтәне ничек тәэмин итәсез, эшегез ничегрәк бара? — дин сорый.

— Моңарчы бернинди дә тоткарлык булганы юк әле, — ди Ляпунов.

Бу коры һәм эшлекле сүзләрнең ар­тында элемтәчеләрнең чиксез батыр­лыгы һәм тырышлыгы яшеренеп ята. Элемтәче ул —- гаскәри берләшмәләрнең нервысы. Элемтәсез сугышып бул­мый, элемтә өзелү белән, сугыш ма­шинасы эшкә яраксыз хәлгә килә. Шунлыктан элемтәче сугышчы пулялар сызгырып, миналар, туплар ярыла торган ачык кырлардан үрмәли,, «ку- кушка»ларга барып каба, аларны бә­реп төшерә, яна торган арыш кыры аша үрмәләп уза, ләкин ничек кенә булмасын, күзәтү пунктыннан команда пунктына барып җитә, ул сугышның нервы, шунлыктан ул куркусыз һәм җитез булырга тиеш.

Шуңа күрә Ляпунов коры гына итеп «Тоткарлык булганы юк» дигәннән соң, Шевченко белән Головченко ан­нан башка берни дә сорамадылар.

— Алырга кирәк, — диде Головчен­ко, — яхшы, тырыш сугышчы.

— Бу минем өчен иң кыйммәтле бүләк, — диде Ляпунов дулкынланып. — Кичәргә мөмкинме?

Шевченко Липуновның кулын кысты.

— Мөмкин,—диде Шевченко. — Эше­гездә моннан соң да шулай тоткарлык булмасын.

Ляпунов туп-туры басып кулын ту­занланган корыч каскасына күтәрде.

— Есть!

Партия членлыгына кандидат итеп алуны сорап гариза бирүчеләрнең та­гын берсе Зеленцов Иван Иванович иде. Ул көләч йөзле, зәңгәр күзле бер егет, 1920 елда туган, элек ярлы крестьян булган, Куйбышев өлкәсен­нән, колхозчы, транспорт институтын­да укыган, комсомол члены, сапер ро­тасының сугышчысы. Зеленцов үзенең биографиясен сөйләгән вакытта ике санитар, плащ-палаткага салып, бер яралы сугышчыны алып узалар.

Шевченко, Зеленцовнын. сүзен бүл­дереп,

— Сез окопларны начар ясыйсыз,— дип куйды. — Күрәсезме, әнә бер ип­тәш яраланып, стройдан чыкты. Әгәр безнең иркенләп йөрерлек, снаряд ки­текләрен үткәртмәслек, кирәк чагында иркенләп ял итәрлек яхшы окоплары­быз булса, яраланучылар бик аз бу­лыр иде.

Зеленцов уңайсызланып китте.

— Һәр позициядә яхшы окоплар, яхшы блиндажлар булдырырга ки­рәк, — диде Шевченко. — Безнең су­гышчыларыбыз герой кешеләр. Ә ге­ройларны аеруча яхшы сакларга кирәк. Сугышчыларның тормышын саклап ка­лу сезнең иң зур эшегез бит инде.

Шевченко бу эшнең бер Зеленцовка гына бәйләнмәгәнлеген белсә дә, бары­бер орыша, ул моның белән кеше ту­рында кайгыртучан карт солдатның, коммунистның уйларын әйтеп бирә. Аннан соң ул Головченкодан,

— Бу иптәш фронтта үзен ничегрәк тота соң? — дип сорады.

— Егет — тырыш. Разведкага йөри, артиллерия уты астында окоплар ка­зый, һәрвакыт алда була.

— Сез чын күңелдән бирелгән, хез­мәт итә торган яхшы сугышчы булырга ошыйсыз. Ләкин сезнең батырлы­гыгыз артыгы белән җитәрлек булса да, сездә әле, күрәсең, оешканлык җитеп бетми булса кирәк. Ә коммунист кеше батыр да, яхшы оештыручы да! булырга тиеш. Шулай булмаганда, ул башкаларны ияртеп алып бара алмая­чак. Минем менә шуны әйтәсем килгән иде. Без сезне партия членлыгына кандидат итеп алырбыз. Тик сез пар­тиянең бөтен эштә оешканлыкны, тө­гәллекне таләп иткәнлеген һәрвакыт истә тотыгыз.

«Үлем үзәне» һаман гөрселди дә гөрселди. Якында гына снарядлар яры­ла. Төтен белән тузан үзәнне томан кебек каплап ала. Ә монда, комлы блиндаж янында, снаряд китекләре чәчрәгән урында, тыныч кына эшлән утыралар, геройларны партиягә алалар, тормыш турында, Кызыл Армия сугышчылары турында уйлыйлар һәм аларны тәрбиялиләр.

Сугышчылар көрәшү һәм җиңү өчен, кирәк булса Ленин— Сталин партия, сенсц эше өчен үләргә дә хәзер булып партиягә керәләр.

* ФРОНТНЫҢ ТЕГЕ ЯГЫНДА

Днепр буенда немецлар безнең бер хәрби частебызны чолгап алалар һәм аны юк итәргә азапланалар. Үлемгә тирән нәфрәт белән караган һәм дошман боҗрасын өзеп чыгарга карар биргән кызыл сугышчылар һәм командирлар фашистлар басып алган территория буйлата йөзләрчә километр җирне үтеп чыгалар. Алар вакыты- вакыты белән дошманга каршы сугышып баралар, вакыты-вакыты белән яшеренеп үтәләр һәм совет гаскәрләре урнашкан җиргә килеп җитәләр. Бу группаларның берсен­дә хәрби корреспондентлар да була. Түбәндә без аларның язмаларын урнаштырабыз.

Хурланган җир

Полтава өлкәсенең, яңгырлар астын­да изрәгән юлында пычракка батып беткән автомашина акрын гына алга бара. Кабина пыяласы аркылы немец офицерының кызыл танавы күренә. Аның сары мыеклары сугышчан төстә тырпаеп торалар. Офицер юл- янында каз яки дуңгыз күренмиме дип бик игътибар белән күзәтеп бара. Өсләре­нә зәңгәрсу-яшел шинель кигән сол­датлар юлда яки юл чинен дә нинди дә булса җәнлек күренү белән машина­дан сикереп төшәләр һәм сунарчылык башлана...

Бу — фашист басып алучылар ар­миясенең икенче эшелоны бара.

Йөк машиналары авылга керү белән солдатлар «күкәй, күкәй!» дип кыч­кырышып өйләргә йөгерәләр.

Бер уңайдан өйдәге сандыкларны актаралар, кием-салымнарны, аяк кием­нәрен алып чыгалар: әгәр дә каршы торсалар мылтык түтәләре, винтовка­лар һәм офицер парабеллумнары эшкә кушыла.

. Полтава өлкәсендәге Смошны авы­лында йөкле хатын Марина Д. йон шәлен немецларга бирмәгән. Шуннан соң фашист ефрейторы аны үтергәнче кыйнап ташлаган.

Ярым исерек бандитлар урдасы ха­тын-кызларны көчлиләр, һәрбер ху­торда, һәрбер авылда, немецлар эзен күрергә була: янган өйләр, таланган келәтләр, катып калган кан эзләре һәм яна кабер өемнәре монда* немецлар булганын сөйлиләр...

Немецлар кайда гына булмасыннар, үзләренең җиңүләре белән- мактаналар. Имеш, Москва — күптән алынган, Са­ратов яндырылган, Воронеж янып бет­кән имеш. Немецларның алдап»! часть­лары Челәбегә якынлашып киләләр имеш, немецлар бөтен Кавказга ок­купация ясаганнар имеш.

Петлюрачы сволочьлар, кулаклар һәм хаиннар юк-бар уйдырмалар таратудз фашистларга булышалар.

Бу аңлашыла да: фашистлар һәм аларның лакейлары халыкны куркы­тырга, гүяки «җиңелүне белми тор­ган» немец армиясе каршында курку тудырырга телиләр.

Вакытлыча басып ала алган җир­ләрдә немецлар үзләренең юлбасарлык тәртипләрен урнаштыралар. Район үзәкләрендә комендантлар, ә авыллар­да— старосталар халыкны талыйлар. Прилуцкий районында без мондый белдерү күрдек:

«Власть башына юньле кешеләр килгәнгә кадәр, крестьян Будьконы староста итеп билгелим һәм аның барлык әмерләрен үтәргә боерам. Кул куйды комендант фон Ритц».

Бу старосталар — элекке кулаклар һәм жандармнар — үзләренең фашист хуҗаларына ярар өчен бөтен көчләрен салып тырышалар. Алар колхоз актив­ларын гестапочыларга тотып бирәләр, авылдашларының терлекләрен тартып алалар, басып алучыларга алып китү җиңел булсын өчен игенне келәтләргә тутырталар.

Районнарда полиция дә бар инде. Бу полиция гадәттә кулак малайла­рыннан, җинаятьчеләрдән тора. Алар фашист ефрейторлары мундирларын киеп күркә кебек кабарынып, баудагы этләр кебек котырынып кызылармеец семьялары һәм колхоз активлары өс­теннән мәсхәрә итеп йөриләр.

Алар, талаучыларны ияртеп килә торган бандитлар төсле, хуторларга җәзалаучылар отрядларын алып килә­ләр, Украина җирен талыйлар, аны туздыралар. Варварлар итекләре ас­тында тапталган, хурланган җир мөкаддәс үчне алырга чакыра!

Үлемнән дә куркынычрак

Үтерелгән автоматчы кесәсендә та­былган бер немец газетасында без бер фоторәсем күрдек. Аңарда плендагы кызылармеецларга аш өләшү төшерел­гән иде. Без тагын күп кенә тапкыр­лар, фашистларның үзләрендә пленда булу рәхәтлекләрен мактап язган листовкаларына да очрый идек. Немец­ларда пленда булуның чынында нәрсә икәнен без сөйли алабыз.

Прилуки шәһәренең читендә, чәнеч­келе тимер чыбык белән әйләндерелеп алынган җирдә, пленга төшкән кызыл­армеецлар һәм җәмәгать эшләрендә тотып алынган крестьяннар җыелган­нар. Аларга ашарга бер дә бирмиләр. Бары тик бер көнне лагерь начальни­гы боерыгы буенча иртә белән 50 ке­шене сайлап алалар һәм чиратка тезәләр. Кыр кухнясы килә. Кухня белән бергә җиңел машиналарда фотоаппаратлар тоткан 8 немец офицеры да килә. Часовойларның берсенә ак ха­лат һәм повар калфагы кидерәләр дә ул шулпа өләшә башлый. Немецлар аппаратлары белән төшерергә тотына­лар. Рәсемгә алу бетү белән аш өлә­шүне туктаталар һәм кухняны алып китәләр.

Сосновка авылы гражданкасы Анна Т. безгә мондый хәл турында сөйләде. Плендагы кешеләрнең, ачлыктан интек­кәннәрен белгәч ул һәм тагын берничә крестьян хатыны лагерьга икмәк алын баралар. Хатын-кызлар тимер чыбык­лар киртәсе янына килү белән немец часовойлары аларны куып җибәрәләр, ә кайберләрең кыйныйлар.

Бу лагерьдаачлыктан көн саен ун-унбиш кеше үлә. Пленныйларның тазаракларын немецлар обозларга күчерәләр, яки юл төзәтү эшләренә җибәрәләр. Кайбер вакытларда кешеләрне ат урынына повозкага җигеп таш, ком ташыйлар.

Яготин лагерыннан качкан Алек­сандр Ковалев качып котыла алган һәм лагерьларны күргән бүтән кешеләр бер авыздан:

— Немецларда плен булу үлем­нән куркынычрак! —диләр.

 

Халык өчен уч алучылар

Көзге вак яңгыр сибәли. Анда-санда янган иген учмалары утыра

торган» партизаннарга

тапталып беткән басулар шыксыз төстә караеп торалар. Юллар җебеп, бозылып эштән чыкканнар. Күперләр җимерелгән. Чокырларга сулар тулган. Пычракка батып туктаган немец ма­шиналары барган саен күбрәк очрый. Басып алучыларга каршы табигать үзе баш күтәрә.

Машина пычракка батты исә, немец­лар авылга йөгерәләр, ашыгычлык белән крестьяннарны куып кигерәләр һәм йөк машиналарын тартып чыга­рырга мәҗбүр итәләр. Алар карангы төшкәнче — нинди дә булса авылга барып җитәргә ашыгалар. Алар юлда төн үткәрүдән шикләнәләр. Алар пар­тизаннардан куркалар.

Чернявка хуторына ике немец ав­томашинасы килеп керә. Фашистлар өй­ләрне таларга тотыналар. Крестьян­нардан кемдер якындагы яр астында яшеренеп ята хәбәр итәргә өлгерә. Укытучы Ш. ко­мандасы астындагы партизаннар отря­ды хуторга бәреп керә, талаучыларны кырып сала һәм автомашиналарны ян­дыра. Ике көннән соң авылга җәзалау отряды килә. Ул коточкыч җәзалар башлый: берничә йортны яндыра, дүрт хатынны атып үтерә, ә партизаннарның берсенең өч яшьлек улын немец сол­даты аягыннан тотып ала да башы бе­лән тегермән ташына бәрә.

Хуторда бер хыянәтче табыла. Ул партизаннарның, яр астында качып ят­каннарын немецларга хәбәр итә. Җәза отряды партизаннарга каршы сугы­шырга кыймый. Иртә белән яр өстенә самолет килеп чыга һәм берничә бом­ба ташлый. Ләкин партизаннар моннан киткән булалар инде.

Партизаннар авыл» һәм хутор халкы белән нык элемтә тоталар. Аларның барлык җирдә дә пикетлары бар, алар немец обозлары һәм отрядлары хәрәкә­те турында вакытында хәбәр алып то­ралар һәм Украина юлларында еш кына каты-каты сугышлар булып ала. Төннәрендә юлларда туктап калган немец машиналары яналар, атыш та­вышлары яңгырый.

Фашистлар үзләренең Украинада озак хуҗалык иггмәячәкләренә бик ях­шы төшенәләр. Алар талап алган әй­берләрне тизрәк алып китәргә ашыгалар. Немецлар җирле халыкны һам пленга төшкән кызылармеецларны тимер юлларны төзәтергә мәҗбүр итәләр. Партизаннар моңарга барлык көчләре белән каршы торалар. Алар юлларны бозалар. Мәсәлән, Конотоп — Ромны тимер юлы төзәтелгәннән сод, беренче төнне үк партизаннар юлны яңадан сүтәләр, ә Бахмач станциясе янында кораллар төялгән поездны юлдан бә­реп төшерәләр.

Крестьяннар алдында партизаннар­ның дәрәҗәсен төшерер өчен, немецлар җинаятьчеләрдән бандалар төзи башладылар. Бу бандалар халыкны талыйлар һәм үзләрен партизан отряд­лары дип атыйлар.

Бер вакыт кич белән Супимы хуто­рына штатски киемдәге кораллы ке­шеләр килеп чыгалар. Немец винтов­калары белән янап алар саплыкларны ачтырталар, халыкның кием-салымын, акчасын талыйлар һәм:

— Без — партизаннар! — дип акыра­лар.

Ләкин хутор халкы бу «партизан­нарының берсен таный. Ул совет власте тарафыннан ябылуга хөкем ителгән -һәм немецлар төрмәдән чыгарган ка­рак Григорий Клепко булып чыга.

Вакытлыча немецлар кулына күчкән районнардагы колхоз крестьяннары ләгънәт төшкән дошманның тиздән җи­ңеләчәгенә ышанып яши. Алар үзләре­нә изелү һәм хәерчелек китергән фа­шист бандаларына тирән дошманлык саклыйлар.

Николаевка авылында карт колхоз­чы Ю. безгә болай диде:

— Украина крестьяны сагышлана, кайгыра. Ләкин мин сезгә үземнең йөрәк түремнән чыккан уемны әйтәм. Миңа, карт кешегә, ышаныгыз, немец безнең җиребездә озак яши алмас! Кызыл Армия килер һәм бу хәшәрәт­ләрне бөтенесен дә себереп түгәр, шундый итеп себереп ташлар, алар икенче тапкыр башларын да калкыта алмаслар...

Украинаның колхозчы крестьяннары барсы да шулай уйлыйлар, һәм фа­шист урдаларына үлем илтә торган безнең самолетларыбыз авыллар өстен­нән очып үткәндә, крестьяннар аларны дошманны җиңүне хәбәр игүчеләр итеп каршылыйлар.

В. Полтарацкий, һәм Л. Генкин