Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТЫЙХ ӘМИРХАН


 

Фатыйх Әмирхан — үзенең бай эру­дициясе, реалистик карашы һәм го­мумән язу осталыгы ягыннан, үз чоры­ның характерлы якларын художество чаралары аша гәүдәләндерүе белән, та­тар милли әдәбияты, аның җәмәгать­челек фикере тарихында зур хезмәт күрсәткән классик язучы. Ф. Әмирхан­ның бөтен эшчәнлеге татар халкын рус. Европа культурасына якынайту өчен көрәштән тора. Прогрессив ом­тылышны тоткарлап торган искелек, феодализм калдыкларын җимереп таш­лау — Ф. Әмирхан иҗатының төп мак­саты, нигез ташы.

Ул иҗат иткән образлар—(Газиз, Хәсән. Зыя. Хөсәен, Рәхимҗан, Сара, Фәтхулла хәзрәт һ. б.) татар халкы та­рихында булып үткән «кадим» һәм «җә­дитчелек», «мәгърифәтчелек», «милләт­челек», «көнчыгышчылык» һәм «көнба­тышчылык» күренешләренең асылда нидә булганлыгын аңлауга ярдәм итә, шул күренешләрнең җанлы ил­люстрациясе булып хезмәт күрсәтә алалар. Мәсәлән, аның «Яшьләр» ди­гән әсәрендәге образлар үзләре генә дә «кадимчелек» белән «җәдитчелек», «көнчыгышчылык» белән «көнбатыш­чылык» арасында барган тартышның тирәнлек һәм киңлек дәрәҗәсен күз алдына китереп бастыра алалар. Бу хәл- исә, үз чиратында, Фатыйх Әмир­хан образларын үлмәс образлар итә, татар халкының үсү тарихындагы мәгълүм бер чорын чагылдырган көзге дәрәҗәсенә күтәрә.

Татар милли культурасын бөек рус культурасына якынайту юлында беренче булып эшли башлаучы һәм бу юнәлештә, күп киртәләрне җимереп, күп кенә якты башлангыч адымнар ясаучы «беренче карлыгачлар» — XIX йөзнең соңгы яртысы һәм XX йөзнең башларында үсеп чыккан алдынгы яшьләр була. Ф. Әмирхан иҗатында төп урынны әнә шушы яшьләр били. Ул) үзенең беренче әсәрендә үк («Гарә­фә кич төшемдә». 1907 ел), шушы яшьләрнең, гомумән ул- чордагы ал­дынгы татар җәмәгатьчелек фикеренең омтылышын һәм юнәлешен ачык итеп күрсәтә. Аида «бөтен җанын, веҗүден татар бәйрәмнәрендә генә булырга тиешле эч пошу каплаган, күкрәген тормыштан риза түгеллек кайгысы баскан» бер яшь кеше татарда да үз эченнән җитешкән профессорлар, бел­гечләр, аның да операсы, театры, му­зыкасы, бай әдәбияты булганлыгын төштә күреп ләззәтләнә.

Билгеле, татар халкы югары куль­тураны төштә күреп кенә калмый, бәлки ул аны төзү бәхтенә дә ирешә. Ул моңа чын мәгънәсе белән Бөек Октябрь Социалистик революция яр­дәмендә ирешә. Бу ярәшелгәннәрнең кайбер элементлары, гомуми туфрагы электән үк азмы-күпме әзерләнгән, эшләнгән икәнлеге безгә мәгълүм. Ф. Әмирхан әсәрләрендәге образларның байтагысы менә шушы эшне баш­каручылар, татар культурасын үстерү юлында хезмәт иткән кешеләр.

Фатыйх Әмирхан иҗатының, куль­тура мирасы буларак, кыйммәте шун­да ки, ул безнең тарихыбызны, нинди юллар белән үсүебезне аңларга, тере образлар аша танып белергә ярдәм итә.

Фатыйх Әмирханның сайланма әсәр­ләрен бүгенге көндә басып чыгару — татар совет җәмәгатьчелегенә зур бү­ләк бирү дигән сүз, чөнки Әмирхан — татар халкының, иң сөеп укыган, иң талантлы язучыларыннан берсе.

Кирәк җыентыкка керергә тиешле әсәрләрне сайлау принципы ягыннан булсын, кирәк китапны формалаштыру­га булсын төзүче тарафыннан зур әһә­мият бирелгән. Дөрес, китапның тех­ник яктан кайбер җитешсезлекләре бар. (Мәсәлән, кайбер сүзләрне тәрҗемәләүдә, тыныш билгеләре кулла­нудагы кебек), ләкин болар хәл иткеч урынны тотмыйлар.

Җыентыкның азагында, Ф. Әмир­хан әсәрләренең библиографиясе ур­наштырылган. Бу исемлек Ф. Әмирхан иҗатын өйрәнүче, аның белән киңрәк танышырга теләүчеләр өчен бик зур файда итәчәк. Ә Фатыйх Әмирханны тирәннән өйрәнәсе барлыгы турында һәм аның әле бик аз өйрәнелгән язу­чы икәнлеге турында сөйләп торасы да юк.

X. Хәйри иптәш тарафыннан язылган сүз башы Ф. Әмирханны совет укучы­лары белән якыннан таныштырачак. Бу сүз башында X. Хәйри иптәш Ф. Әмирхан иҗатына объектив күз­лектән якын килгән һәм хәкыйкать тагын да тирәнрәк ачылган. Моңа хәтле исә Ф. Әмирхан иҗатына бер яклы һәм ялгыш караш хөкем сөреп килә иде.

Соңгы елларда, Татарстан совет язучыларының инициативасы буенча, мәсьәләгә объектив карау аркасында, Фатыйх Әмирхан совет художество әдәбияты арсеналыннан үзенә тиешле урынны алды. Бу — совет әдәбияты­ның большевистик объективлыгын күр­сәткән иң ачык, иң тарихи дәлилләр­нең берсе.

Алдагы бурыч — Ф. Әмирхан иҗа­тын, аның аерым әсәрләрен, бигрәк тә революциядән соңгы эшчәнлеген, марк­сизм-ленинизм методологиясе белән якын килеп, тирәннән өйрәнү. Ыша­ныч зур, без моны эшли алачакбыз.