Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ҺӘМ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ

Т. ИМАМУТДИНОВ

һәрбер милләтнең, культурасын үс­терүгә бөтен мөмкинлекләр тудырып, аның яңадан яңа көчләрен булдыру, тарихи культура мирасларын өйрәнү фәкать Советлар Союзында гына мөм­кин булган хәл. Алай гына да түгел, Советлар иле гомумән илнең бөтен культурасын үстерүгә киң шартлар булдыру белән, артта калган милләт­ләргә карата аерым кайгыртучанлык күрсәтә, аларны гомуми милләтләрнең культура дәрәҗәләренә күтәрү өчен материаль һәм мораль булышлык итә. Милләтләр арасындагы тигезсезлекне бетерү өчен, бөтен милләтләрнең ти­гезлеген тәэмин итү өчен, иң башлыча аларны экономик яктан тигезләүгә, үстерүгә әһәмият бирә. Бүгенге көндә Советлар илендә милләтләрнең экономик яктан тигезсезлеге бетерелде ин­де. Чөнки артта калган милли район­нарда социалистик эре промышлен­ность торгызылды, коллективлашу нигезендә югары техникага корылган социалистик авыл хуҗалыгы төзелде, һәр милләтнең социалистик промыш­ленность, социалистик авыл хуҗалыгы буенча милли кадрлары булдырылды, һәр милләткә үзенең республикасын, автономиясен төзергә ирек бирү белән һәр милләтнең дәүләт белән идарә итү эше тәэмин ителде, һәр милләтнең дәүләт эшлеклеләре тудырылды. Ху­җалык һәм культура эшендәге бу уңышлар белән Советлар Союзындагы барлык милләт халыклары куаналар, мактаналар. Бездә аерым халыкларның уңышы Советлар Союзындагы барлык халыкларның бердәм бәйрәм төсен ала, бүгенге культура уңышла­ры бөтен кешелек культурасының, хәзинәсе итеп карала.

Безнең илдә культура чаралары һәр милләтнең ана телендә, интернацио­наль характерда бара. Советлар илен­дә, иптәш Сталин әйткәнчә, формасы белән милши, эчтәлеге белән социалистик булган интернациональ культура тудырыла. Менә шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып Советлар Союзында бөтен милләтләрнең какшамас дуслы­гы яши. Шуның өчен дә бөтен дөнья­дагы алдынгы кешеләр безнең илгә сокланып карыйлар. Советлар системасы милли низагларның дошманы, бер кешенең башкалар өстеннән хуҗалык итүенә каршы булган шикелле, бер милләтнең башка милләтләр өстеннән баш булуына да каршы, милли изе­лүләрнең дошманы. Советлар хөкүмә­те һәрвакытта да империалистик су­гышларга каршы көрәш алып барды, дөньяның бер генә почмагында да бер илнең икенче илне басып алу сугыш­ларын булдырмаска тырышты, шуның белән бергә Советлар илен дә сугыш­ка катнаштырмау политикасын — ты­нычлык политикасын тотты. Советлар хөкүмәтенең тынычлык политикасы алып баруы нәтиҗәсендә, без — ирекле илнең ирекле халыклары социа­листик төзелеш һәм социалистик культураны үстерү өстендә уңышлы һәм нәтиҗәле эш алып бара алдык.

Канга сусаган, халыкларның иреген күрә алмаган, бөтен дөнья халкын тырнагы астында изәргә ты­рышкан Германия фашизмы — тыныч­лык теләгән Советлар иленә каршы үзенең сугышын башлады. Германия фашизмы советлар халкына көчләп сугыш такты. Советлар иле кешелек дөньясының, культураның иң явыз дошманы булган вәхши юлбасар фашизмга каршы сугыш кырына әйлән­де. «Барлык хезмәт ияләренә азат хезмәт һәм яхшы тормыш тәэмин ит­кән Ватаныбызга карата Германия фашизмының котырынган явызлыгын һәм дошманлыгы тыелгысыз булуын хәзер Советлар Союзы халыклары күреп торалар инде». (Сталин)

Ләкин Советлар иле халыклары бу сугыш алдында аптырап яисә каушап калмадылар. Уңышлыклар белән ма­саймаска, авырлыклар алдында апты­рап калмаска дигән, Ленин-Сталин тәрбиясен алган совет халыклары бу сугышка каршы үзләренең дуслыгын һәм бердәм сафларын ныгыту белән җавап бирделәр.

Дәүләт Оборона Комитеты Пред­седателе иптәш И. В. Сталин 1941 нче ел 3 июльдә радио буенча ясаган чыгышында болан диде:

«Дошман шәфкатьсез һәм рәхимсез, ул безнең тир белән сугарылган җир­ләребезне басып алуны, безнең хез­мәтебез белән табылган ашлыгыбызны һәм нефтебезне басып алуны үзенең максаты итеп куя. Ул алпавытлар властен кайтаруны, царизмны кайта­руны, русларның, украиннарның, белоруссларның, литвалыларның, латыш­ларның, эстоннарның, узбекларның, татарларның, молдаваннарның, грузин­нарның, әрмәннәрнең, әзербәйҗанлыларның һәм Советлар Союзындагы бүтән азат халыкларның милли куль­турасын һәм милли дәүләтчелеген җи­мерүне, аларны немецлаштыруны, аларны немец князьләренең һәм бароннары­ның колларына әверелдерүне үзенең максаты итеп куя. Сүз, шулай итеп, совет дәүләтенең яшәве һәм үлүе ту­рында. СССР халыкларының яшәве һәм үлүе турында, Советлар Союзы халык­лары азат халыклар булырлармы яки коллыкка төшәрләрме — шул турыда бара. Совет кешеләре моны аңласыннар һәм гамьсез булудан туктасыннар, алар үзләрен мобилизацияләсеннәр һәм үзләренең бөтен эшләрен дошманга шәфкать күрсәтүне белмәүче яңа ладка, хәрби ладна үзгәртеп корсыннар».

Татар халкы советлар власте ар­касында гына экономик-политик изе­лүләрдән котылды, һәр халыкның чын милли азатлыгы Советлар Союзында гына тәэмин ителгәне кебек, татар халкы да чын милли азатлыкны со­ветлар системасында гына алды. Та­тар халкының чын-чынлап милли куль­турасы, милли культура кадрлары туды. Татарстанның хуҗалыгы социалистик нигезгә корылып, ул индустриаль ишгә әйләнде. Революциягә кадәр артта калган авыл хуҗалыгы коллективлашу ни­гезендә машиналашты. Без болар белән мактанган кебек үк, ана телендә эш йөретә торган югары һәмурта мәктәп­ләребез белән дә, татарның яңа, совет әдәбияты, музыкасы, операсы, театры, язучылары, журналистлары, композиторлары, артистлары булуы белән дә һәм бөтен культура эшләренең дәү­ләтчелек нигезендә корылып, бу эшкә хөкүмәтнең кайгырту чанлыгы булуы белән дә мактана алабыз, һәр милләтнең экономика һәм культурасын үсте­рү турында кайгырту чанлык бары Со­ветлар илендә генә яши. Барлык азат халыкларның, азат милләтләрнең Ва­таны— СССР булган шикелле үк. та­тар халкының Ватаны да — СССР һәм Советлар Татарстаны. Советлар Та­тарстанының барлыкка килүе һәм экономик, культура уңышлыклары фә­кать большевизм юлы белән генә ирешелде. Бу бөек уңышларның вәгъ­дә булмыйча, факт булып торганын, фәкать коммунистлар партиясе җитәк­челеге һәм Ленин — Сталин милли политикасы белән генә көннән көн тагы да зуррак уңышларга ирешәчәген татар халкы бик яхшы аңлый. Шуның өчен татар халкы советлар системасын, социалистик Татарстанын газиз күрә, аның өчен үзенең бөтен тормышын бирергә хәзер тора. Бөтен дөньяга бер милләтне — немец мил­ләтен генә баш милләт итеп куярга, башка милләтләрне немец фашистла­рының колы ясарга теләгән немец фашизмына — гитлеризмга каршы та­тар халкының нәфрәте зур, көчле. Культура урынына вәхшәт алып килү­че, кешелеләрен юкка чыгаручы, халыкларның дуслыгы урынына халыкларның, үзара дошманлыгын урнаштырырга, кешенең кешеләр өстеннән изүчелеген урнашты­рырга теләүче, кешелек дөньясын артка, караңгылыкка өстерәүче фашизмга кар­шы Советлар Союзының барлык ха­лыклары белән бергә татар халкы да аяусыз көрәшкә чыкты. Татар халкы советлар өчен, социалистик ил өчен, халыкларның дуслыгы, иреге өчен, үзенең намусы Һәм киләчәге өчен фаши­змга каршы рәхимсез көрәш алып бара.

Халык эчендә зур мәхәббәт ка­занган язучыларның да бу бөек Ва­тан сугышында урыннары һәм бу­рычлары билгеле. Югарыда күрсәтел­гән хәлне матур әдәбиятта тулысынча чагылдыру, бу темага ялкынлы әсәр­ләр тудыру, әледән-әле очерклар, пуб­лицистик мәкаләләр бирә бару — һәр­бер совет язучысы алдында торган зур бурыч. Татар совет язучылары, үзләренең иҗатлары белән халыкта юлбасар фашистларга каршы көчле нәфрәт уятырга тиешләр, совет хөкү­мәте аркасында ирешелгән укышлык­ларны күрсәтеп, татар халкында совет патриотизмы хисен көчәйтергә, Ватан сугышында батырларча көрәш алып баручы халык улларын, совет патриот­ларын гәүдәләндерергә тиешләр.

Фашизмга каршы нәфрәт уята тор­ган көчле әсәрләр булдыру өчен га­ять бай материал бар. Иптәш Сталин өйрәтүләре нигезендә бу өлкәдә бик күп әсәрләр тудырырга мөмкин. Ип­тәш Сталин Октябрь революциясенең XXIV еллыгы унас белән ясаган» док­ладында немец фашизмына ачык ха­рактеристика бирде, немец фашизмы­ның чын йөзен ачып салды. Немец фашистлары үзләрен милләтчеләр дип атасалар да, алар милләтчеләр түгел, чөнки алар Германиянең бәйсезлеге рамыннан чыгып, немец милләтен­нән башка халыкларның илләрен ба­сып алалар, башка илләрне үзләренә кол ясыйлар. «Гитлерчылар партиясе— ул, империалистлар партиясе, шуның белән бергә дөньядагы барлык империалистлар арасында иң ерткыч һәм иң юлбасар империалистлар партия­се»... «Гитлерчылар партиясе — ул, демократик азатлык дошманнары пapтиясе, урта гасыр реакциясе һәм кара груһ погромнары партиясе» — диде иптәш Сталин.

Татар әдәбиятын киң рәвештә җәел­дерүдә, үстерүдә, аның язучыларын, шагыйрьләрен, драматургларын тәр­бияләүдә кайгырту эшләре дәүләт ни­гезенә куелуы белән без советлар хөкүмәтенә зур бурычлыбыз.

Германия фашизмы кешелекнең ал­дынгы фикерен юкка чыгарырга ты­рышкан вакытта, кешелек дөньясының мирасларын, кешелекнең алдынгы фи­керләрен яклаучы бөек язучыларның әсәрләрен утка яккан вакытта, комму­нистлар партиясе һәм совет хөкүмәте! бу әсәрләрне кадер-хөрмәт белән сак­лый. өйрәнә, аларны киң .массаның мил­ке итү өчен һәм яңа бөек әсәрләр тудыру эшендә файдалану өчен бик күп көч куя. Немец фашизмы бөтен милләтләрнең әдәбиятын юкка чыгару (мәсәлән, немец фашизмы Польшада хөкем сөрә башлаганнан бирле поляк телендә бер төрле әдәбияттта бастырылмый), аны кысу эше алып барган ва­кытта, совет хөкүмәте һәр халыкның әдәбиятын үстерүгә мөмкинлекләр бирү белән генә чикләнми, ул аңарга бөтен материаль һәм мораль ярдәмнәрне дә күрсәтә. Октябрь революция­сенә кадәр әдәбияты булмаган, Октябрь революциясеннән соң гына, совет­лар хөкүмәте ярдәме белән генә әдәбияты барлыкка килгән бик күп халыкларны саный алабыз. Менә шу­ның өчен дә изге Ватан сугышы барган вакытта, татар совет язучы­лары — коммунизм идеясенең тантанасы өчен, кешелек дөньясының вата­нына, чын мәгънәсендәге культураны барлыкка китерүче советлар хөкүмәте­нә үзләренең каләмнәре белән тагын да активрак хезмәт итәргә тиешләр.

Советлар иле һәм аның халкы бү­генге көндә авыр хәл кичерә. Авыр­лыклар алдында каушамыйча, аларны җитеп чыгу юлларын өйрәтә торган большевиклар партиясе һәм советлар хөкүмәте ил алдында торган авырлык­ларны халыктан бер вакытта да яшермиләр, һәр авырлыкны бөтен күләме белән күрү безнең мобилиза­цион сәләтебезне үстерә һәм безнең көчебезне арттыра. Бу көрәштә, хаклы көрәштә без үзебезнең азатлык өчен генә түгел, бөтен дөнья азатлыгы өчен дә көрәшәбез. Хаклык безнең якта, хак­лык өчен көрәшүче бөтен дөнья га­лимнәре, язучылары безнең, тарафта, кешелекнең, алдынгы фикере безнең файдага эшли. Шуның өчен дә иптәш Сталин бу сугышның гади сугыш булмыйча, аның киң масштаблы сугыш булып һәм үзенең характеры белән дә башка характердагы сугыш» булуын әйтә: «Фашистлар Германиясенә каршы . сугышны гадәттәге сугыш дип санарга ярамый. Ул ике армия арасындагы сугыш кына түгел. Шуның белән бергә ул немец-фашист гаскәрләренә каршы бөтен совет халкының бөек сугышы. Фашист изүчеләргә каршы бөтен халык тарафыннан алып барыла торган бу Ватан сугышының мак­саты — безнең илебезгә килгән кур­кынычны бетерү генә түгел, бәлки Германия фашизмы изүе астында ыңгырашучы барлык Европа халыкларына ярдәм дә итү».

Бөтен ил, бөтен халык иптәш Сталин­ның өйрәтүләрен үтәү өчен бердәм булуларын һәм бөтен кешелек дөнья­сын фашизмнан азат итү юлында көрәштә үзләрен корбан итүгә хәзер булуларын эшләре һәм көрәшләре бе­лән күрсәтәләр.

Менә шушы бөек Ватан сугышы чорында без — Татарстан совет язу­чылары башкарган конкрет эшләргә күз салсак, нәрсә күрәбез? Иң элек, Татарстан совет язучылары совет халкына хас булган патриотизмны үзләрендә бөтен тулылыгы белән ча­гылдыралар, дип әйтергә кирәк. Язу­чыларның зур гына бер өлеше турыдан-туры Кызыл Армия сафына кит­теләр. Калган өлеше тылда үзләренең изге бурычларын үтиләр. Язучылар Союзы үзенең эшен сугыш шартлары­на карата яңадан корып жибәрде, язучылар үзләре дә иҗатларын Ватан сугышы, оборона тематикасына юнәл­дерделәр.

Сугыш башлану белән язучылар халыкта совет патриотизм ысын үстерә, күтәрә, фашизмга нәфрәтне көчәйтә торган әсәрләр бирү белән каршы ал­дылар.

Сугышка кадәр Татарстан Совет Язучылары Союзы һәм язучылар кол­лективы оборона тематикасы буенча әсәрләр тудыру өстендә эшләү белән бергә, Татарстан сәнгать декадасына хәзерлек алып бара иде. Декаданың репертуарын булдыру, татар поэзиясе антологиясен төзү, аны рус телендә чыгару, «Идегәй» эпосының тулы җыйналмасын оештыруга катнашу һәм аны рус-татар телләрендә бастырып чыгаруга хәзерлек алып бару, гомумән татар әдәбиятының уңышлыкларын бөтен СССР халыкларына күрсәтү, татар әдәбиятын русчага тәрҗемә ит­терү, татар әдәбиятының тарихи мирас­ларын өйрәнү, Нәваи, Низами, Лермон­тов һ. б. классик язучыларның әсәрлә­рен татарчага тәрҗемә итеп бастырып чыгару шикелле эшләр өстендә эшли иде. Татарстан хөкүмәте һәм партия­нең Татарстан Өлкә Комитетының конкрет ярдәме белән татар әдәбиятын үстерү һәм аны киң массага җиткерү буенча бик күп эшләр эшләнә иде.

Германия фашизмының Советлар иленә каршы сугыш башлавы нәтиҗә­сендә әнә шул югарыда әйтелгән зур эшләребез — культура чараларыбызны вакытлы рәвештә икенче планга күче­рергә туры килде. Без эшебезне баш­тан аяк үзгәртеп корып, бик урынлы рәвештә һәр эшебезне Ватан сугышы хезмәтенә кундык. Татарстан совет язу­чылары иптәш Сталинның күрсәтүләре нигезендә үзләренең иҗатларын Ватан сугышына хезмәт иттерүгә борып җи­бәрделәр. Алар оборона чараларының һәрберсендә актив эш алып бара баш­ладылар. Сугыш белемен өйрәнү, оборона фондына акча туплау, Кызыл Армиягә җылы киемнәр җыю эшендә активлык күрсәтү- белән бергә, совет язучылары Кызыл Армия частьларын­да. госпитальләрдә системалы рәвештә чыгышлар ясыйлар, рус язучылары белән берлектә антифашистик әдәби кичәләр оештыралар, һәр язучы про­пагандист һәм агитатор дигән функция­не үтәү буенча эш алып барыла. Ва­тан өчен көрәшкә халыкларны рухлан­дыра торган җырлар языла. Композиторлар һәм язучыларның берлектә үт­кәрелгән бер киңәшмәсендә генә татар шагыйрьләренең, утызлап җырына көй язылганы беленде. Бу җырлар һәм көйләр хәзер һәр урында җырланалар. Системалы рәвештә язучыларның ра­дио буенча чыгышлары булып тора. Аерым язучыларның Ватан сугышына багышланган әсәрләре басылып яту белән бергә, татар һәм рус телләрендә җыентыклар, Ватан сугышына багыш­ланган сәхнә әсәрләре басылып яталар. Татар шагыйрьләренең рус телендә җыентыгы хәзерләнә. «Кызыл Татар­стан» газетасында Ватан сугышына багышланган аерым художество әдә­бияты сәхифәләре оештырыла. «Со­вет әдәбияты» журналы үзенең эшен өръяңа баштан корды, ул нигездә Ва­тан сугышына багышланган әсәрләр белән генә чыга башлады.

Татарстан Совет Язучылары Союзы­ның һәм язучыларның иҗат эшләренең эчтәлеге үзгәрү белән, аның оештыру формасында да үзгәрешләр булды. Союз каршындагы бөтен секцияләр бетерелеп, язучыларның көчләрен дө­рес урынлаштыру Һәм ул көчләрдән дөрес файдалану, язучыларның агита­торлык рольләрен күтәрү өчен Ш. Маннур. Р. Ишморат, К. Нәҗми, Л. Җәләй, Г. Кутуй, Т. Гыйззәт иптәшләрдән Язучылар Союзының агитпроп бүлеге өзелде. Бүгенге көн дә агитациянең иң кочле урыны булган «Кызыл Та­тарстан» газетасында һәм радиокомитетта язучылар көче тупланды. Болар өстенә тагы Татарстан совет язучы­лары эчендә бердәмлекнең ныгуын, һәр язучының активлашып эшЛи баш­лавын өстәргә кирәк. Ләкин без бу эшләнгән һәм эшләнеп ята торган эшләр белән генә тынычлана алмый­быз. Эшләнгән эшләр бар, тик җитәр­лек түгел. Язучыларның иҗат һәм җә­мәгать эшләрендәге активлыкларын та­гы да күтәрергә бездә зур мөмкинлекләр бар. Хәзергә чаклы безнең көчләр ту­лысы белән файдаланылмый яталар. Аерым язучыларның Ватан сугышын­да булган иҗат һәм җәмәгать эшләре тиешле югарылыкта түгел әле. Бездә әнә шул көчләрнең бөтенесеннән тулы рәвештә файдалануны булдырырга ки­рәк. Шуның белән бергә Татарстан Совет Язучылары Союзы правлениесенең иҗат эше белән конкрет җитәкче­леге дә җитеп бетми. Шуның нәтиҗә­сендә әдәбиятның тематикасында бер төрлелек күренә һәм художество ягын­нан әле безне канәгатьләндерүдән ерак булган әсәрләр килеп чыга.

Оборона темасына язылган худо­жество әдәбиятын бастырып чыгаруда да Татгосиздатның оперативлыгы юк­лыгын әйтми булмый. Сугыш шартла­рында 5—10 көн эчендә чыгарга тиеш китаплар, Татгосиздатта бишәр айлап чыга алмыйча яталар. Сугыш шарт­ларында бу тема белән эшләүне җи­наять дип атаудан башка исем табып булмый.

Иптәш Сталин «Октябрь революциясенең XXIV еллыгы» зурында үзе­нең докладында фашистларга кара­та: «Бу вөҗдансыз һәм намуссыз кешеләр, хайваннар морален кул­ланып эш итүче кешеләр бөек рус милләтен, Плеханов һәм Ленин, Белин­ский һәм Чернышевский, Пушкин һәм Толстой, Глинка һәм Чайковский, Горький һәм Чехов, Сеченов һәм Пав­лов, Репин һәм Суриков. Суворов һәм Кутузов милләтен юк итәргә чакырыр­га оятсызларча батырчылык итәләр!» — диде. Без, — татар халкы, рус халкы белән һәм гомумән Советлар илендәге башка барлык халыклар белән һәр­вакыт дус яшәдек. Рус культурасына без һәрвакыт ихтирам белән карадык, аның, культурасы белән тәрбияләнеп, татар халкының культурасын үстердек. Русның һәр бөек кешесе һәм бөек язучысы безнең өчен • дә бөек кеше, һәм бөек язучы. Безнең Ватаныбыз рус халкы Ватаны белән уртак. Рус халкы белән бергә без Советлар илен, социалистик илне төзедек. Шуның өчен дә татар халкы рус һәм Советлар илендәге башка милләтләр белән кулга кул тотынып, Советлар илен саклый’. Татар әдәбияты моны чагылдырырга тиеш. Иптәш Сталин Советлар иле халкына карата: «Сез алып бара торган сугыш — азатлык сугышы, гадел су­гыш ул. Бу сугышта сезне бөек бабаларыбызның — Александр Невскийның, Димитри Донскойның, Кузьма Мининның, Димитри Пожарскийның, Алек­сандр Суворовның, Михаил Кутузов­ның батыр образлары рухландырсын! Сезнең өстегездә бөек Ленинның җиңүчән байрагы җилфердәсен!» — ди.