Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАТЫРАЙ


I

Отряд командиры чигенергә боерык бирде. Атышлар торган саен ерагая һәм сирәгәя барды. Ут боҗрасыннан менә котылдык инде дигән­дә генә, һич тә уйламаганда, чигенүчеләрнең арткы рәтләрендә кинәт кенә тавыш күтәрелде. Кемдер, дошман ягына бармак янап, рәхимсез үлемне нәләтли-нәләтли, ачы сүгенде:

— Эх, гүр такталарыгызның череген яндырыйм...

Отряд тукталды. Кешеләр, әлеге ачы сүгенү тавышында ниндидер тревога ишеткән төсле булып, чайкалыштылар, тынып калдылар: отряд командиры, канга буялып, җирдә аунап ята иде. Кешеләр, тирән тынлык эчендә, ирексездән, йонлач папахаларына, мескен бүрекләренә, киез шляпаларга үрелделәр...

Ярты сәгатьтән соң, отряд командирын юл читендәге агач төбенә кадерләп күмделәр. Көзге вак һәм салкын яңгыр сибәли башлады. Ләкин отряд кузгалмады. Алар, гүя, сөекле җитәкчеләренең яңа боерыкларын көтеп, шулай хәрәкәтсез тынып калганнар иде. Менә нәкъ шул вакыт, мәрхүм командир белән бергә күп суларны кичкән, күп кыенлыклар татыган Батырай отрядның кирәк-яраклары төялгән арба өстенә сикереп менде.

Речь кабер өстендә, батыр турында сөйләнергә тиеш иде. Ә ул, арба үрәчәсенә басып, халыкка кул сузды.

— Туганнар,—диде Батырай, карлыккан тавыш белән.— Сез бәлки минем, сөеклебезне соңгы мәртәбә искә алу турында сөйләвемне көт­кәнсездер. Батыр иде ул, үлгәндә дә батыр булып үлде. Без аның үлемен акларга — чигенергә, чигенү аркылы үтеп алга барырга тиеш­без. Артта—дошман, ә алда — дөм караңгылык. Туар таң безгә тагын да мәкерлерәк тозаклар хәзерли. Безгә атабыз кебек йөрәкле, анабыз шикелле шәфкатьле җитәкче кирәк...

Батырай сүзен очлап бетерә алмады, бөтенесе бер тавыш белән:

— Батырай!..

— Без сине сайлыйбыз!.. — дип кычкырдылар.

Каршы килү мөмкин түгел иде. Бераздан отряд, үзенең яңа коман­диры артыннан, тавышсыз-тынсыз чигенүен дәвам иттерде.

II

Бу кечкенә сугышчан отряд бер тәүлектән соң, юлда очраган һәр­төрле кыенлыкларны зур осталык белән җиңеп, партизаннарның төп көчләренә килеп кушылды. Ләкин ял итәргә туры килмәде. Шул көнне үк, тагын да зуррак задание алып, отряд яңадан дошман тылына таш­ланды.

Ялар дошман тылында өч көн, өч төн йөрделәр. Дүртенче көнне иртә белән алар дошман обозын басып алалар, ә төш вакытында инде отряд ун-унбиш чакрымга, сулгарак, күчеп, акларның кечерәк колонна­ларын кара урман эчендә көтеп ала. Караңгы төшкәндә исә отряд бөтенләй башка юнәлештә хәрәкәт итә.

Менә шундый хәвефле минутлар һәм тәмле җиңүләр белән тулган көннәрнең берендә, караңгы төшкәч, отряд дошманның батальон шта­бын кулга төшерде. Әллә нинди язу-сызулар, тимер сандыклар һәм карталар белән бергә, анда тагын хәрби дөнья белән бернинди бәйлә­неше булмаган әллә нинди ят нәрсәләр дә тулып ята иде. Көтелмәгән бәхетсезлектән нәкъ киндер шикелле агарып калган офицер, Батырайның сорауларын игътибарсыз калдырды.

—- Миңа командир кирәк, мин аның үзе белән генә сөйләшә алам, — диде ул.

— Командир менә мин ул.

Офицер, аягына төпсез итек кигән Батырайның кырынмаган йөзенә ерткыч шикелле карап, мыскыллы елмайды. Бары тик Батырайның чәнчеп керә торган күз карашлары белән очрашкач кына ул кинәт калтыранып калды, гафу үтенгәнсыман, авыз эченнән нәрсәдер мы­гырданды.

Үзләренең командирлары белән горурланган партизаннар офицер­ның ул әшәке карашларын да, мыскыллы елмаюларын да, хәтта аның ялтырап торган хром итекләрен дә — берсен дә гафу итә алмадылар. Шул төнне салкын урман эчендә кинәт кенә мылтык шартлады.

Нт өстендә йокымсырап барган командир, сискәнеп, тирә-ягына каранды. Куллары ирексездән кобурасына сузылдылар. Шул вакыт аның каршына атлы партизан чабып килде:

— Иптәш командир, караңгылыктан файдаланып, офицер качмакчы иде дә... Без мәҗбүр булдык...

Батырай партизанга туры карады. Партизан, күзләрен караңгы бушлыкка текәгән хәлдә, боерык көтеп катып калды.

— Ә мин сезгә нәрсә кушкан идем?

Бу сорау хәбәр китерүче партизанның тез буыннарына чаклы төште. Ул үзен акларга теләп нәрсәдер мыгырданды, аннары, кемнән­дер ярдәм эзләгән төсле итеп, тынып калган партизаннарга карап алды. Тегеләр башларын түбән игән иделәр.

— Я, ник дәшмисең? Телеңне тешләдеңме әллә? — дип кинәт кыч­кырып җибәрде Батырай, кулындагы кылычын уйнатып. Аның ирен читләре калтыранды,— самосуд ясарга сине кем өйрәтте?

Кемдер урыныннан кузгалган иде дә, иптәшләренең сүзсез генә тик торуларын күреп, шунда ук элекке урынына чигенде.

Батырай белән хәбәр китерүче партизанның карашлары бергә очраштылар. Партизаннар төркеме, нәрсәдер сизенеп, дулкынланып куйды.

Ниһаять, атка атланган партизан усал елмайды.

— Ат өстендә гайрәтләнергә була ла ул... Ә менә төпсез итеген белән бераз җирдә йөреп кара син...

— Син миннән көлмәкче буласыңмы? — диде Батырай, бер урында тора алмыйча тыпырчынган атының йөгән тезгенен тартып куйды,—ә мине сайлаганда нәрсә карадыгыз? Минем төпсез итекләремне ул ва­кытта күрмәдеңмени?..

Нәкъ шушы сорауны гына көтеп торган кебек, бөтенесе берьюлы җавап бирде:

— Күрдек, күреп сайладык без сине.

— Ә шулай булгач, минем сүзем ни өчен сезгә закон түгел?— диде Батырай, йөрәксенеп. Жавап булмады. Аның кулында кылыч ялтырап китте. — Ул чагында аның башына табыныгыз...

Кемдер, арттан, аның кулыннан килеп тотты, икенче берәү ат башыннан эләктереп алды. Шул арада берсе ялтырап торган хром итекне командирның беләгенә китереп салды.

Батырай чынлап та аптырап калган иде инде.

Сакалына чал кергән, ач яңаклы, басынкы табигатьле бер карт, кешеләрне терсәкләре белән төрткәләп, алгарак чыкты да, Батырайның каршына килеп басты.

— Әйе, без сайладык сине, — диде карт, тыныч рәвештә сүз баш­лап. Һәм ул хром итекләрне үзенә алды, кадерләп Батырайта сузды:— Ә бу менә сиңа безнең бүләгебез... юк, борчылма, иптәш командир. Ниндидер калай маңгай офицер ялтыравыклы итекләр киеп йөрсен имеш тә, безнең кадерле командирыбыз Батырай тишек итек өстерә­сен, имеш. Җитмәсә тагын көлгән була. Командирдан көлү—ул без­дән көлү дигән сүз. Шуның өчен, без инде, туганкай, аны кичерә алмадык...

Чал карт итекне командирның беләгенә китереп салды. Батырай уңайсызлана башлагач, карт яхшы күңелле аталарча, үртәнеп, аның ягына шелтәле караш ташлады:

— Аяк бармакларыңа кара, күгәреп катканнар бит. Ә син борга­ланган буласың.

Батырай, ирексездән, аякларына күз төшереп алды. Чыннан да, гишек итек башыннан чыгып торган аяк бармаклары туңып күгәргән­нәр һәм аяктан менгән юеш салкын бөтен тәненә тарала иде. Яннары ул картның үзенең һәм башка иптәшләренең аякларына сиздерми генә күз* төшерде. Аларда да шундый ук хәл иде. Ләкин якын күреп бирел­гән бүләктән баш тарту аларны санламау булыр иде. Батырай итекне кулына алды.