Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСКА ИСТӘЛЕК


(Латыйф Әмирханга)

Син нарядка киттең, әллә ничек

Бик күңелсез булды син киткәч;

Сагынырсыңмы шулай син дә бер көн

Киткәнемне минем ишеткәч?!

Бергә татып фронт кыенлыгын,

Аерылмаслык булып дусландык.

Аерылмыйча бергә фронт кичеп, 

Муйнын борсак иде дошманның.

Исән йөреп, җиңеп илгә кайткач,

Бик күңелле булыр күрешү!

 Ут эчендә, үзем шуны уйлыйм,

Күңел дисәң инде күңел шул.

Үлем белән яшәү арасында

Үткән шушы кызу көннәрне

Бер сагынып искә алырбызмы,

Әллә тәнне туфрак күмәрме?

Бу тормышны бөек ватан өчен

Туры килсә җиргә салырга,

Сагынырсыңмы шагыйрь дускаеңны

 Казан аша үткән чагында?!

Кан-ут кичеп дуслык ныгыттык без

Бу дуслыктан көчле нәрсә бар?

Беребез өчен беребез үләчәкбез,

Безне аерып камап алсалар.

Әйдә, дустым, Илнең күзе бездә,

Ялкын булып керик ялкынга.

 Без ант иттек илдән киткән чакта,

Җиңүчеләр булып кайтырга.