Логотип Казан Утлары
Публицистика

УН БИШЬ ГЕРОЙ

 

«Седов» бозваткычының героик дрейфы Арктиканы яулап алу тарихына иң данлыклы, иң гүзәл сахифәләрнең берсе булып керәчәк ул. Советлар иленең унбишь батыр һәм йөрәкле полярнигының үз-үзлә-рен аямастан алып барган кыю эш­ләре совет кешеләренең ныклыгы һәм батыр иркенең, ватанга хезмәт итүенең мәңгегә иң шанлы үрнәге булып калыр.

Чиксез авыр шартларда, каты табигатнең бөтен каршы торуына карамастан седовчылар һәр көнне гаят зур фәнни эш алып бардылар, фәнне зур әһәмиятле яңа яулап алулар белән баеттылар. Алар Арктиканың кеше аягы басмаган, само­летлар очып җитмәгән районнарын тикшерделәр. «Седов» экипажы яса­ган күзәтүләр Арктиканы бөтенләе белән үзләштерү буенча гаят зур проблемаларны хәл итүне шактый җиңеләйтте.

Партия, советлар власте безнең бөтен халкыбыз « Седов» экипажын искиткеч игътибар һәм өзлексез кай­гырту белән чолгап алды. Аларның героик эшләрен Иптәш Сталин үзе күзәтеп, аларны дәртләндереп торды һәм алар зур җиргә кайтканча алар турында кайгыртты.

Партия һәм хөкүмәт кушуы буен­ча, Советлар Союзының Герое И. Д. Папанин Арктика флотының флагманы «И. Сталин» бозваткычын­да барып, «Седов»ны бозлар арасын­дагы пленнан алып чыкты.

Совет хөкүмәте «Седов» бозват­кычының башында капитан К. С. Бадигин булган бөтен экипажын Советлар Союзы Герое исме белән бүләкләде.

Арктиканы яулап алу юлында Советлар иле тагын зур бер җиңүгә иреште.

Сәлам унбишь батырга — совет­лар иленең ялкынлы унбишь патрио­тына!

 

 

 

 

.4 1-2. .с. ә