Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ҮЛМӘСКӘ ТУДЫ

С. ГИЛЕМХАНОВ

 

Кич

Январь җиле койма буйларына

Сырындылар өеп куя да,

Шыңшый-шыңшый пидер җырлагандай.

Еракларга китеп югала.

Коры суык елы эзләп йөри,

Степасын капшап өйләрнең.

Тәрәзәнең тонык пыяласына

Рәсемнәрен төшерә гөлләрнең.

Мин тыңлыйм да авыр сулыш алып

Сызгыруын январь җиленең:

Хәтерлимен тирән кайгы көнен

Үткәргәнен туган илемнең.

Январь иде. Кардан таулар өеп,

Җилләр уйнап йөргән бер кичне

Ил югалтты көрәш каһарманын.

Кыйммәт җитмәс дусны, Ильичне.

Ленин үлде...

Эфир дулкыннары

Өскә өеп кайгы китерде.

Миллион башлар түбән иелделәр,

Бар йөрәкләр газап кичерде.

Кайгы болытлары сызды күкрәкне.

Утлы сүзләр яуды күңелгә, 

Гүя сүнде җирне сөйгән кояш

Кабынмаслык булып гомергә.

Ленин...

Ленин...

Бу исемне җирдә барлык телләр

Кабатлады бергә тын гына.

Кара тасма асты ал байраклар

Җирне күмде авыр моң гына.

Ул күтәргән бөек байракны без

Горур тотып еллар таңында.

Көрәш белән җиңеп авырлыкны

Түбәләргә менгән чагында;

Йөрәкләрне телгән бу хәбәрне

Авыр булды безгә ишетү.

Кешелекне нурга манчып янган

Ил кояшын сүнгән хис итү.

***

Изелгәннәр, ачлар, ялангачлар 

Сыкранганда, яшьләр түккәндә.

Богауланып газап упкынында

 «Бер алладан ярдәм көткәндә;

Ильич иде, кыяларга басып,

Елы кулын безгә бирүче, — 

Кузгал, халык, җимер тәхетләрне.

Алда безнең бәхет! — диюче.

Халыкларның бөек бәхте өчен

Богау сөйрәп юллар үтте ул.

Еллар аша күреп киләчәкне,

Кешелекне алга илтте ул.

Палачларның вәхши өерләре

Буялмады аның теләген,

Таш зинданнар. Себер салкыннары

Суытмады вулкан йөрәген.

 


. *

«Ленин үлде»... Бу охшассыз сүзләр

Урын тапмый һаман күңелдә.

Бөек кеше шаулы Кремльдә

 Эш өстендә кебек бүген дә.

Юк, Юк, Ул үлмәде, Әйе, ул үлмәде.

Үлем килми андый кешегә.

Туфрак төшми акыл иясенең

Җәүһәрләрдән кыйммәт эшенә.

Ленинизм — мәңге сүнмәс кояш.

Без алабыз шуннан яктыны.

Күңелләрдә аның кайнарлыгы,

Йөрәкләрдә көчле ялкыны.

Шул кояшның елы нурларыннан 

Чәчәкләнде безнең илебез,

Бөек коммунизм дөньясының

Таңнарына килдек инде без.

Ил онытмас даһи юлбашчысын,

Кыю улын, бөек Ильичен,

Буыннардан буыннарга күчеп

Сансыз еллар яңгырар бу исем.

Ул үлмәскә туды жир өстенә.

Үлем юк андый кешегә.

Коммунизмны без һәйкәл итеп

Күтәрербез аның эшенә.

Ильич акылы белән юллар салып, 

Үтәсеннән кара төннәрнең.

Җиңүчеләр булып килде халкым

Каршысына гүзәл көннәрнең..

Ул күтәргән бөек байракны без

Горур тотып еллар таңында.

Көрәш белән жиңеп авырлыкны

Түбәләргә менгән чагында;

Авыр булды безгә, авыр булды,

«Ленин үлде» сүзен ишетү

Кешелекне нурга манчып янган

Ил кояшын сүнгән хис итү.

***

Язлар килә Зөя буйларына

Киң яшеллек ябып тауларга.

Оя ясый шунда назлы кошлар

Төн буенча текә ярларга.

Җәелеп яткан иркен тугайларга,

Ильич йөргән таулар өстенә

Җәй кояшы алтын нурларында 

Назлый-назлый чәчәк үстерә.

Җәүһәр акылларга хужа кеше

Уйнап үскән шушы урында,

Колач салып йөзгән саф суларда.

Күбәләкләр куган болында.

Хисне сөйгән якты күңле белән

Тыңлый-тыңлый кошлар тавышын.

Яр өстеннән күзләп йөргән

Ильич Айлы кичтә сулар агышын.

Чәчәкләргә, гөлгә бизәп жирне.

Язлар килгән Зөя буена