Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ХУДОЖНИКЛАРЫ

Соңгы бер-ике ел эчендә Казанда сынлы сангат өлкәсендә сизелерлек җанлану баш­ланды дияргә була. Әгәр дә моңарчы Казан художниклары үз кабыкларына бикләнгән хәлдә яшәп, әсәрләрен киң халык массасы алдына чыгармын торсалар (моның билгеле сәбәпләре бар иде. әлбәттә), шушы бер-ике ел эчендә алар арасында активлашу күре­нә. Казан художникларының соңгы, көзге күргәзмәләре, төбендә, менә шул җанлы­лык ны. активлыкны күрсәтүче шатлыклы бер күрнеш ул.

Бу күргәзмәгә катнашучылар сан ягын­нан алганда шактый гына. Без монда скульп­турадан да, живописьтән дә, графика­дан да үрнәкләр күрдек һәм, турысын әй­тергә кирәк, бу үрнәкләр Татарстанда сынлы сангат работникларының үсүләрен, аларның бөек эпохабызга лаеклы булган, шул эпохабызны бөтен матурлыгында, олы­лыгында чагылдыра алган чын сангат әсәр­ләре иҗад итү өчен зур перспективаларга ия булуларын сөйлиләр.

Ин башта скульптура үрнәкләре турын­да берничә сүз. Күргәзмәдә скульптура эшләре белән ике художник катнаша. Үсеп килә торган живопись художниклары бездә күп кенә, ләкин скульптура өлкәсендә өзек лек зур әле. Казанда профессиональ скульпторлардан күбрәк Садри Ахунов һәм үзэшчән художник Симбирин билгеле. Скульптор Счастневның исә үзен иҗады белән яхшылап таныштырганы юк әле.

Кул кенә уңышлы әсәрләр биргәж, һәм зур мастер булган С. Ахуновның күргәз­мәдәге соңгы эшен Ромен Роллан бюстсж һәр яктан да уңышлы әйбер дип әйтеж булмый. Ромен Ролланның йөз төзелеше белән таныш булган кешеләр, Ахуноз эшендә ошау ягыннан зур җитешсезлекләр табалар. Ромен Роллан бюстендә—башында, йөзендә — язучы, иҗад кешесе образы бирелгән, ул чын художник карашынмы алганда, белемле кул белән, намус һәм кү­ңел куеп эшләнгән булса да, җнтешсезле- ге — күкрәк, җилкәнең баш эшләнеше белән бердәмлеге-бәйләнешле булмавы, җилкәнең чыгып торуы, сул як иң башында һичбер яктан бәйләнеше булмаган дрзпа- ровка урнаштырылуы әсәрне тулы рәвеш­тә карап үзләштерүгә нык кына комачау­лый.

Ахуновның скульптураларында мондый җитешсезлеклэр еш кына очрый, ә аңар­да аларга каршы көрәшерлек белем көче бар һәм алдагы эшләрендә ул бу күрсәт­мәне искә алыр дип ышанырга була.

Художник - скульптор Счастнев үткм күргәзмәдә яшь В. И. Ленинның бюсте белән катнашкай иде. Аның күргәзмәгә куелган соңгы эше хатынының портрет бюсте. Ул элеккеге эшеннән күп ягы бе­лән уңышлырак. Аның отышлы чыгуым баштан ахырга кадәр җанлы натурага м- pan эшләве һич шиксез зур ярдәм итаәа (җанлы натураның булуы художникныя иҗад уңышында бик мөһим роль уйный).

Бу күргәзмәдә злеккегә караганда катна-

тучыларның сапы күбрәк һәм шуның бе­лән бергә эшләр дә күп. Без монда ха­лыкка элек билгеле булмаган: Якупов. .Мусин. Казаков. Григорьев. Карпов, Зиад- дннов һәм башка художникларны күрә­без. аларның кайберләре күп кенә эшләр бирә дә алганнар.

Элекке күргәзмәләрдә графика эше зра- тнрэ генә күренгәләсә, бу юлы, киресен­чә. графика бик зур урын ала.

Графика эшләренең барсы да диярлек иллюстрация өчен эшләнгән материаллар.

Художник-график Альменсв күз алдын­да үсеп килә торган яшь художник. Анар­да белем дә, булдыклылык та. сизгерлзк тә бар. димәк, киләчәктә көчле әсәрләр 5ирә алуына өмет бар. Бу күргәзмәдә ул

Хазын бюсте. Скульп. Счастнев эше.

н 1-2           ә.- I .

 

Р. Роллан бюсте. Скульп. С. Ахун эше.

 

күп кенә язма әсәрләргә эшләнгән иллюс­трацияләре белән катнаша. Ләкин Альме- невта әле иске граф техникасының начар алымнарын куллану, тапталган гра­фика техникасы тәэсире спзелгәлн. Менә ул бу җитешсезлекне бетерергә тыры­шырга тиеш, юк исә ул аның нҗад үсе­шенең алга баруына бик нык комачаула­вы мөмкин.

Художникиллюстратор алдында нинди бурыч тора? Иллюстратор язма әсәрнең эчтәлеге һәм идеясе белән нык таныш булырга, үзенең нҗадында әсәрнең ав­торы әйтергә теләгән фикерне графика теле белән тагы да көчәйтергә, җанлан­дырырга тиеш. Шуның белән бергә ил­люстратор, читтән бирелгән барлык кнңәш- якн кушуларга буйсынмыйча, үз эшендә бөтенләй ирекле булып, чын художник күзлегеннән карап иҗад итәргә тиеш. Шулай булганда гына иллюстратор язма әсәрдә художник урнында торачак. Бездә

 

 

«Портрет». Худ. Алешин эшс.

бу мәсьәлә күбесенчә дөрес алланмый: иллюстратор кушу, заказ буенча ирексез хәлдә эшли; димәк, ул шуның белән бер­гә үзенең дәрәҗәсен югалта. Монда (Ка­занда) матбугат эшенең, куелышы, цинко­графии житешсезлекләр дә бик нык ко­мачаулыйлар. Мәсәлән, художник-график ярыйсы ук уңышлы оргинал рәсемнәр тапшыра, ә цинкография аны бозып эшли, басканда ул тагы да бозыла; димәк, тех­ника бозыла, шуның белән бергә форма бозыла — иҗад эше бозыла.

График Мусии күргәзмәгә күп кенә иллюстрация эшләре куйган. Мусииның Графикасында зур гына житешсезлекләр күренә. Техника ягыннан ул яңа алымнар кулланмый. Аның кешеләре хәрәкәттә эшләнергә тырышылган булсалар да. сал­кыннар. җансызлар. Кешеләрнең, гәүдәлә­ренә караганда, пропорция ягыннан башла­ры зур. Анатомия хаталары, рәсем грамо- тасызлыгы нык сизелә.

Карпов татар теленә тәрҗемә ителгән Пушкинның «Евгений Онегин» романына иллюстрацияләр эшләгән, һәрбер худож­ник үз чорын яхшырак белә, әлбәттә Художник өчен тарихи темаларга әсәр язу бик авыр һәм катлаулы. Ул яза тор­ган чорның бөтен яклары белән тавые булырга тиеш.

А.   С. 11ун1ки1шың бөек художник күз легепнән каран язылган, шул чорны ис­киткеч осталык белән гәүдәләндергән «Евгений Онегин» романы укучыда оны­тылмаслык тирән тәэсир калдыра, бу ро ман иллюстрация эшендә дә көчле ху­дожниклар таләп итә. Шулай булмаганда иллюстраторның әсәрне укырга комачау­лык игүдән башка бер «ярдәме» дә бул­мавы бар.

Карповның иллюстрацияләрне, ачык әй­тергә кирәк, үз алларына куелган бурыч­ны хәл итә алмаганнар. Биредә романнык геройларыннан бер образ да эшләнмәгән (бигрәк тә Татьяна образы, ул Пушкин Татьянасына бер дә якын килми). Художник та опера постанонкаларын карау тәэсире көчле, ул иске иллюстраторлар алымын да киң кулланган. Кыскасы, иллюстратор үзенә куелган бурычны хәл итмәгән —ил­люстрация романны укып алган тәэсиргә бик нык комачаулый.

Сап ягыннан эшләре аз булса да, рә­семнәренең күләмнәре кечкенә булса дэ. яшь художник Д. Катьков эшләренә тук-

 

 
 

 

‘ ■' У

 

Иллюстрация, луд. Мусин эшс.

 

Иллюстрация. Худ. Б. Альменов эшс.

 
талмыйча мөмкин түгел. Бу художник беренче чыгышларында ук үзен өметле һәм талантлы художник итеп таныткан иде. Бу күргәзмәдә ул карандаш белән эшләгән ике этюд һәм «Курай» («Свирель») кемендәге кечкенә акварель эшен куйган.

Катьковның техника һәм рәсем белеме ягыннан хаталары юк диярлек. Аның һәр эше киләчәккә зур өмет бәйли һәм гому­мән ул сәламәт реализм юлы белой бара. Эшләренә караганда, живопись каләмен шомартса, Д .Катьков һич шиксез алдынгы художниклар сафына басарга ышаныч ту­дыра.

Моңа кадәр күренмәгән яшь художник К. Рогозинда да шундый алымнар һәм яхшы техника, сизелә.

ук уңышлы

рәсем белеме

булган 3. Бу-

Күп эшләре белән таныш латның «Дуслар» этюде үзенә игтибарны тарта. «Дуслар» — ике авыл кызы. Худож­ник—безнең чорда яшәүче, колхозчы, совет авылының кызларын бирергә тели һәм караучы да аларны шулай дип аңлый. Дөрестән дә, болар безнең совет авылы кызлары. Художник Булат әйтергә телә­гән фикерен әйтә алгач.

 

Күп еллардан бирле язып торган һәм бик күп зур полотнолар биргән В. Родионов иҗа- дындагы хаталарны төзәтергә тырышмый күренә, чөнки аның бөтен эшләрендә шул ук бер ждтешссзлекләр тулып ята.

Бу күргәзмәгә аның «В. И. Ленин Федо­сеев түгәрәгендә» дигән эскизы куелган. Менә ул һәр яктан уңышсыз эшләнгән.

Биредә караучы өчен билгеле кеше — яшь студент-революционер В. И. Ленин сурәтләнә. Калганнары билгесез кешеләр, болар гомумән Федосеев түгәрәгендә эш­ләгән студент-революционерлар, эшче­ләр. Димәк, портрет ягыннан аерым таләп яшь Ленингә генә.

В.  И. Ленин, өстәл тирәсендә утырган кешеләр алдына баскан хәлдә, сөйли; ләкин ул шул кадәр салкын бирелгән, аның сөйләве дә сизелми, хәрәкәте дә җансыз, караучыда ул аз гына да тәэсир калдырмый. Утыручылар да шулай. Сөй­ләүче белән тыңлаучылар арасында бәйлә­неш юк. Кешеләр тышкы күрнешләре белән дә шул вакытның кешеләренә оша­маганнар. Композиция

төзелеше ялгыш.

бәйләнергә тиеш.

Композиция төзелеше әсәрнең форма һәм эчтәлеге белән нык

 

Эскизда композиция проблемасы ачык хәл ителергә тиеш. Бу эскизда исә композиция дөрес хәл ителмәгән. Югарыда янып тора торган лампаның яртысы ясалма алынган

 

һәм бу яктырту мәсьәләсенең ялгыш алы­нуы бөтен эскизны бозган.

В. Роднонсвның икенче эше — «В. И. Ленин разливта». Ул уңышлы.

Художник эскизда үзенең иҗад эшенә карашта, фикер үсешендә дөрес һәм туры юнәлешен күрсәтергә тиеш. Кызганычка кзпшы, бездә күп художниклар моны аңлап җиткермиләр яки практикада кулла­ну 'лмыйлар.

Живопись әсәрләрендә той тотнаклыгы, төснең живопись күзлегеннән карап алын­ган дөреслектә булуы бик әһәмиятле мәсьәлә. Бу яктан яшь художник Овчинни­ков уңышлы эскизлар яза алган. Аның <В. II. Ленин әнисе һәм Анна Ильинична белән» эскизы, «Сирень чәчәкләре» карти­насы живрпись ягыннан уңышлы, отышлы эшләр. Шулай ук. Поляковның «Моркваш янында Волга ярлары»н, Якуповның пей­зажларын, К. Максимовичның ике эшен (иптәш Сталинның сөргендә булган «Сол- выйгодск шәһәре күрнеше» һәм «Бнштау күрнеше») уңышлы эшләрдән санарга мөмкин.

Ләкин К. Максимов эшләрендә нату­рализм көчле, алар иллюзорный караш белән язылггп булалар. Аның бу күргәзмә­дәге күп эшләре шулай эшләнгәннәр. (Мәсәлән, «Кыярлар», «Кура җиләкләре», «Башаклар»). Менә бу эшләре бер як белән дә идеяле реалистик әсәрләр рәтенә керә алмыйлар. Киресенчә, алар халыкта живо* писб турында ялгыш караш тудыралар.

Үзэшчән художник Алешин дөрес юл белән бара. Ул рәсем, живопись турында сәләмәт күзлектән карап эшли. Аның «Портрет»ы үзенә игтибар итәргә мәҗбүр итә. Бигрәк тә Алешинның үзэшчән ху­дожник икәнлеген искә алганда, аның эшләре уңышлы һәм отышлы эшләр са­фына кертүне сорыйлар.

«Портрет» кышкы киемнән бер яшь ха- тыи-кызны тасвир итә. Бу эш рәсем ягын­нан да, живопись ягыннан да сизгерлек белән эшләнгән. Портретның йөзендә* хәрәкәт, җанлылык, терелек сизелә.

Казанның танылган профессиональ ху­дожнигы Н. М. Сокольский, соңгы ике ел эчендә, нҗад юлында зур уңышлар күр­сәтте. Үткән күргәзмәләрдә куелган <В. И. Ленин Марксны өйрәнү өстендә», «Иптәш Сталин» (панно), пейзажлар һәм бу күр- гәзмәдә «А. М. Горький», «Көзге пейзаж» этюде һәр яктан уңышлылар.

«Көзге пейзаж» да табигатнең каст- роениесе, буяу төсләрен урынлы куллану, гомуми тонга буйсындыру, колорит ягы уңышлы алынуы болар бар да әсәрне отышлы чыгарганнар.

Сокольский үзенең уңышлы башланган эшләре белән киләчәктә җиддиерәк, зуррак эшләр бирә алуына өмет тудыра. Ләкин Сокольскийгә этюд, эскиз рамкала­рыннан чыгарга кирәк. Бу мәсьәлә худож­ник СоколБский алдында гына тормый — ул бөтен Казан художниклары алдында бик кискен рәвештә тора. Безнең худож­никлар бу көнгә кадәр этюд, эскизлардан ары китә алганнары юк әле. Бер күргәз­мәдә дә тулысынча төгәлләнгән живопись әсәрләре күренгәне юк дип кыю әйтергә мөмкин. Аннан соң, безнең художниклар­ның күбесе зур тематик әсәрләрдән кур­калар; күргәзмәләр «Чәчәкләр», «Натюр- мортэлар һәм вак кына пейзажлар белән тулалар. Моны, безнең Казан художник­ларында техника белеме җитешле бул­маганнан килеп чыккан өзеклек дияргә дә була.

Бу бер, ә икенче сәбәп безнең Казанда Сангәт эшләре управленнясеидә сыйлы сан- гаткә тиешле рәвештә җитәкчелек итми. Со­вет художниклары союзында эш ныклы ни­гезгә куелмавы шуңардан килә. Болар бар­сы бергә ИЗО өлкәсендә зур өзеклек ту­дыралар. Бу хәл киләчәктә рәтләнергә тиеш.