Логотип Казан Утлары
Поэма

КАРА ТӨННЕ ҖИҢГӘН КОЯШ ТУРЫНДА

Поэмадан өзекләр

Күкрәде күк кинәт Көнбатышта,

Кара болыт илгә таралды,

Көчле давыл купты, яшен яшьнәп, 

Паннар йортын ялкын ялады.

Бу өермә үлем китерә дип,

Йөрәк әрнеп тетрәп торганда,

Көнчыгыштан исте елы бер җил...

 Без дә гиздек шунда: дөньяда

Безнең өчен якты көн туганны,

Шомлы төннең инде үткәнен,

Алда безне чиксез гүзәл тормыш.

Мәңге үтмәс бәхет көткәнен...

Бер мәкаль бар белорусь халкында:

 «Тәрәзәмә кояш карады».

Хәзер генә мәкаль чынга чыкты, — 

Төн карасы бездә калмады.

Кояш җанга елы шатлык бирә.

Мин коенам кояш нурында,

Кояш — бәхет, шатлык чишмәсе ул.

Минем җырым кояш турында!...

1

Сез телисез минем сөйләвемне

 Тормышымны, үткән көнемне;

Көн күрмәдем үткән гомремдә мин,

Сөйләп бирим зарлы төнемне.

Мин утызда хәзер. Россиядә

Тудым. Ләкин Польша илендә 

Үтте минем яшьлек, үзем һаман

Яшәсәм дә туган җиремдә.

Җир сөрүче иде минем атам.

Җир бөкрәйтте аның аркасын,

 «Җир ана»ның сөтен паннар эчте

, Без күрдек тик аның җафасын.

Тырыш кеше иде мәрхүм әткәй, 

Кемлекче дә иде, эшче дә

һәм «хуҗа» да: аның «үз җире» бар

: Гектар ярым—сигез кешегә...

Кече яшьтән мин дә әткәй белән

Үзебезнең җирдә тырмандым.

Тамчы-тамчы тирем җиргә сеңде. 

Сөялләнде нәни кулларым...

Кыш көннәрен йөрдем мәктәпкә мин,

Әти әйтте: «Укы, улым!» дип,

«Авырлыкка хәзер бик авыр да,

Киләчәктә файдаң булыр» дип.

Алты бала арасыннан берәү.

Мин омтылдым белем алырга

Әнкәй мескен хәлсез күзен текәп,

Мин киткәндә басып алдыма.

Сөйли нде: «Тырыш, җан кисәгем,

 Өметебез синдә» күз нурым!...

 ...Илгә хезмәт, безгә ярдәм итәр.

Укытучы булыр бер улым...*

П

Мәктәп гомрен «алтын еллар» диләр.

Матур чак дни искә алалар...

О, ул еллар—нәләт төшкән еллар —

Кара төер булып калганнар

Йөрәгемдә... Менә мнн әле дә

 Калтыранам язсам ул турда.

 Күпме михнәт, күпме җафа чиктем.

Авыр булды миңа укырга...

Каникулда мәктәп иптәшләрем —

 Пан уллары чаңгы шуганда.

Алпавыттан урлап, әти белән

Ташын идек утын урманнан.

Җәйнең яме миңа түгел нде...

Пан уллары ялда — уенда.

Минем кулда көрәк, тимер юлда

«Акча көрим» өч ай буена.

Көз җиткәчтен, мужик улы мужик,

Тагын кайтам уку йортына.

Тирес исен сөйми пан баласы.

Мыскылларга мине тотына...

 III

Шулай еллар үтте.

«Алтын еллар»

Җитен чәчкә көмеш бөркеде.

«Укытучы» дигән диплом алын.

 Өйгә кайтып кердем бер көнне.

Ярлып беткән кулы белән әткәй

 Дипломны бер капшап карады.

 Сыпырып куйды, елмаеп, мыекны. 

Яртыга дип акча санады.

Ул көнне син бәйрәм иттең, әткәй.

 Сизмәде шул синең күңелең

Пан илендә ярлы белорусска

 Рәхәт күрү мөмкин түгелеп...

Ул көнне син канатландың, әнкәй.

 Бәхет килде, дидең, еладың

Тик мин синең күздән хәсрәт яшен

Киптерүче балан булмадым...

Диплом алдым. Урын бирмәделәр. 

Күзгә каран усал көлделәр.

Культураны «алга сөрүчеләр»: 

«Син — белорусь улы» диделәр.

Белорусе нык

Теле,

Культурасы,

Гореф-гадәтләре, барсы да

Юк булачак, мәңгегә сүнәчәк

Ак бөркетнең тырнак астында,—

 Дип уйлады алар. Теләделәр

Тереләтә безне күмәргә...

Диплом ничек ярдәм итсен.

Аны Салын куйдым сандык төбенә...

Зарлы илгә, изелгән халкыма Хезмәт итү иде теләгем.

Эш сорадым түләүсез булса да. 

Зәһәрләнеп типте йөрәгем.

Бер «дус» түрә миңа киңәш бирде: 

— «Юкка. — диде. — ялынып йөрмәгез,

Зур бияләй киеп кар көрәгез.

 Чиста булсын- абзар тирәгез»...

Гарләнмәдем бер дә... Мин гомремдә 

Азмы әллә урам көрәдем...

Көлмә, түрә! Ак бөркетнең муйнын 

Сындырмасын минем көрәгем...

IV

Җир шарының бөтен илләрендә, 

Эссе якта, ачы салкында

Халык иҗад иткән бик күп әкият

Шат һәм матур тормыш хакында.

... Җиде диңгезне кичәрсең, 

Җиде тауны үтәрсең...

Исәп үтсәң, мул бәхетле

Бай бер илгә җитәрсең...

һәркем рәхәт гомер сөрә,

Күз яшьләре юк анда,

Халык каны кушлый акмый

Анда салкын суларга...

Диңгез кичеп, таулар үтеп түгел, 

Бик якында, кордон артында 

Мул бәхетле матур ил барлыгы

 Билгеле иде минем халкыма.

Төнге төштә түгел, бәлки өндә,

Таңда искән Йомшак җил белән 

Гамсез көлү, шат җыр авазлары

Килә иде безгә ул илдән.

Халкы — безнең халык, телебез дә оер,

 Тик җырлары башка төрлеләр...

Кордон үтеп килгән ул җырларны

Бездә әле белми иделәр.

Шул җырларны тыңлап җир сөргәндә

Ярсып тибә иде йөрәгем...

Көтә идем миңа кул бирергә

Җырлаучының үзенең килгәнен...

Арык атны әйдәп, уйга талып.

Сука артыннан акрын барганда

Тоела иде кайчак нур төшкәндәй

Кремльнең йолдызларыннан...

Мин үткәргән буразнага да,

һәм

ДәрҮләр ташый иде күңелдә...

Мин ышана идем: тирән сагыш

Үтәр бер көн, калмас гомергә...

Диплом алгач, шулай элеккечә

Өч ел сабан сөрдем мин тагы: Ач яшәдем икмәк үстерсәм дә. Май җыйдылар Польша паннары.

(Киләчәкне алдан сизгән паннар:

Май бик кирәк булды аларга, Ашгыч кына китеп барган чакта, Үкчәләрен шәпләп майларга).

Дүртенчегә киткәч язмыш көлде,— Бер мәктәптә урын бирделәр.

Тик шунда ук мине «шатландырып»: «Вакытлыча гына» диделәр.

Балаларым өзлеп яратса да.

Яз җитүгә мине алардан Аердылар. Белмим, күпме еллар Эшсез йөрер идем яңадан, —

Совет халкы, совет хөкүмәте Безгә ярдәм кулын бирмэсэ. Данлы, батыр Кызыл Армия Коткарырга безне килмәсә...

V

Мең тугыз йөз утыз тугыз елның Унҗиденче сентябрендә

Ирек килде безгә, шатлык килде, Кордоннарны җимреп мәңгегә.

* Кызыл Армиянең боецлары.

Командир һәм комиссарлары Килде, кызыл йолдыз нурын сирпен, Без кочакка алдык аларны.

Без чәчәкләр белән каршыладык Бөек илнең батыр улларын. Күздә рәхмәт яше белән кыстык Батырларның көчле .кулларын.

Күн киемле танкист-тракторист 

Миңа дәште ана телемдә.

Таушың таныш төсле... 

Синме әллә

Ут кабызган идең күңлемдә,

Өмет утың дәртле җырың белән

Хәсрәт чигеп үткән гомремдә. 

Син килдең, дустым, туганкаем.

Миңа яңа тормыш бирергә!..

VI

Нинди көчле, матур бер тойгы бу:

Мин яшим бит совет илендә, — 

Азат илнең азат гражданы...

Моннан соң һич минем җиремә

Аяк басмас паннар, алпавытлар,

Ак бөркетләр канат кагынмас!..

Бердәм, бөек совет семьясен 

Какшатырдай көчләр табылмас!

Мин нинди шат! Гомремдә беренче кат

Хөрмәт белән, якты йөз белән

 Чакырдылар эшкә... Тойгыларны

 Сөйлим икән нинди сүз белән?..

«Вакытлыча» түгел, бөтенләйгә.

Үзем сөйгән эшкә бирелдем.

Тәрбияләп бик күп патриотлар.

Мин ватанга бүләк бирермен.

Мин бәхетле! Чөнки мине алда

Көтми хурлык, үтте кара төн...

Нинди рәхәт җанга! һәрбер таңда

Балкып туар миңа яңа көн...

Сөйләп бирдем сезгә сорагач

 Кошмар тулы зарлы төнемне. 

Әх, җырлыйсым килә чын йөрәктән

Алсуланып туган көнемне!

Әх, җырлыйсым килә рәхмәт җырын.

Яңгыратып бөтен җир шарын.

Юлбашчыбыз бөек Сталинга,

Мактап аның батыр улларын!

Бер мәкаль бар белорусь халкында:

«Тәрәзәмә кояш карады».

Менә хәзер мәкаль чынга чыкты —

 Төн карасы» бетте, калмады.

Кара төндә сыкрый озак еллар.

 Без омтылдык кояш нурына,

Хәзер безне нинди иркәли ул!

Минем җырым кояш турында!..

1939. Ноябрь. Молодечно.