Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕРОЙЛАР АРМИЯСЕ

23 февральдә совет халкы уз иле тарихындагы гүзәл датаны — Эшче-крестьян Кызыл Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флотының XXII ел­лыгы көнен билгеләп үтте.

Гражданнар сугышы барган авыр елларда, пролетариат революциясе­нең дошманнары өерләре советлар властен юк итәргә азапланган еллар­да төзелгән данлы Кызыл Армия тарихи җиңүләр байрагын намус белән күтәреп барды һәм барлык дошманнарны тар-мар китереп, иле­безнең тыныч хезмәтен, аның бөек социалистик держава булып үсүен тәэмин итте.

Безнең армиябез — ул геройлар армиясе. Ул үзенең яшәвенең 22 елы эчендә дистәләрчә героик батырлык­лар күрсәтте, гражданнар сугышы елларында ак гвардеецларның һәм интервентларның гаят яхшы корал­ланган армиясен тар-мар итте.

Сталинчыл бишьеллыклар эчендә Кызыл Армия иң яхшы техника бе­лән коралланды. Ул грамоталы, поли­тик яктан яхшы хәзерлекле, физик яктан чыныккан сугышчылар, командирлар һәм политработникларның гүзәл кадрлары белән тулыландырыл­ды. Безнең армиябез — дөньяда иң көчле армия.

Кызыл Армиянең көче — аның ха­лык белән органик бәйләнгән булу­ында. Безнең совет халкы Кызыл Армияне һәм Флотны ярата, аларның ныгуына һәр көнне булыша. Бездә фронт белән тыл — бер бөтен ул.

« Безнең Кызыл Армиябезнең бе. ренче һәм төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт ки, ул азат ителгән эшчеләр һәм крестьяннәр армиясе, ул Октябрь революциясе армиясе, пролетариат диктатурасы армиясе...

Бездә армияне яраталар, аны их­тирам итәләр, аның турында кайгырталар..

Ә халыкның үз армиясенә мәхәб­бәте нәрсә дигән сүз? Ул, мондый армиянең нык тылы булачак, мондый армия җиңелмәслек булып тора, ди­гән сүз. Нык тылы булмаган армия нинди армия ул? Бер ни дә түгел. Нык тылы булмаганда, тыл тарафын­нан, хезмәт ияләре тарафыннан бу­лышлык һәм теләктәшлек булмаган­да, иң зур армияләр, иң яхшы корал­ланган армияләр дә җимерелгәннәр.Безнең ар­миябез дөньяда, эшчеләр һәм крес- тьяннәр тарафыннан теләктәшлек һәм булышлык белән файдалана торган бердән-бер армия. Аның көче шунда, ныклыгы шунда»

(И. Сталин).

Без Хасан куле буендагы героик көннәрне, Халхин-Гол ярлары буендагы сугышларны, Көнбатыш Украи­на белән Көнбатыш Белоруссиядә халыклары азатлык җиңүчән поход­ны тирән бер горурлык белән искә алабыз. Хәзер Кызыл Армия часть-ләре Финләндиянең сугыш чукмар­ларына каршы батырларча көрәшеп империалистларның тагын бер су­гыш планын җимерделәр.

Кызыл Армия частьләре һәм Хәрби-Дингез Флоты караблары кай­да гына эш итмәсеннәр, табигать шартлары нинди генә булмасыннар һәм дошманнар нинди генә мәкерле булмасыннар, Кызыл Армиянең һәм флотның данлыклы сугышчылары, командирлары һәм политработниклары Советлар иле һәм большевик­лар партиясе алдындагы үзләренең изге бурычларын һәр вакытта да намус белән үтәп килделәр, үтиләр үтәячәкләр. Кызыл Армия һәм Хәрби Диңгез Флоты — алар халыкның ту­ган балалары. Аларның һәрбер сугышчысы үзенең гражданлык һәм интернационал бурычын, коммунизм­ның мәңгелек эше өчен көрәшче бу­рычын яхшы аңлый.

Яшәсен безнең данлыклы Эш­че крестьян Кызыл Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты!

Яшәсен илебезнең кораллы көч­ләренең җитәкчесе — Советлар Сою­зының беренче маршалы иптәш Ворошилов!

Яшәсен безнең илебездә социали­змның җиңүләрен оештыручы — Бө­тенсоюз Коммунистлар (большевик­лар) Партиясе!

Яшәсен бөтен дөнья хезмәт иялә­ренең сөекле юлбашчысы бөек Сталин!