Логотип Казан Утлары
Публицистика

БРИГАДИР

Озак көткән бәхет кояшы — 

Ватаныбыз яңа туганда,

Кызыл гвардеец иде

Рәхим Гайда бандаларын куганда.

Ул арслан кебек сугышты

Дәһшәтле һәм кайнар көннәрдә.

Эшче халык ак бандаларга

Омтылмаслык «сабак» биргәндә.

Гади генә эшче булса Рәхим

Туп атканда явыз чехларга,

Хәзер инде бик шәп бригадир.

Даны яңгырый якты цехларда!

һәм белә ул: азат хезмәтнең

Халыкка мул бәхет биргәнен.

Тиңсез куәт гүзәл ватанга

Аңлы хезмәт белән килгәнен.

Аңлый Рәхим совет иленең

 Бөек бурычларын барсын да.

 Башлап үзе үрнәк күрсәтә

Стахановчылар сафында!

Озак көткән бәхет кояшы — 

Ватаныбыз яңа туганда,

Кызыл гвардеец иде Рәхим

Палачларны кыйнап куганда.

Канлы фронтларда яшь большевик

 Күп дошманны кертте кабергә.

Фронтларда туган батырлыгы

Җиңү бирә аңа хәзер дә!

Яраталар аны эшчеләр,

Чөнки, уңган, булган бригадир,

Әгәр сигнал булса бүген үк

Ул запаста торган командир!

 

 

 

1 Гайда—чехославак генералы. Гражданнар сугышы чорымда үзенен вәхшилеге белән танылган бандит.