Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙОМШАК ҖИЛЛӘР БУЛЫП ИСӘРМЕН...


вропа китапханәләрендә, борынгы фәлсәфи трактатлар, әле һаман сере ачылмаган манускриптлар белән бергә, саргаеп беткән кәгазьләргә язып калдырылган татар җырлары саклана. Европаның тимер шкафларындагы вакытлар тузаны кунган иске фонограммаларда татар моңнары бикләнеп ята. Тәне әсирлектә булса да. җаны туган илдән аерылмаган якташларыбызның сагышлы авазы җиде дистә елдан соң да чит-ят туфрак аша яңгырап ишетелә... Чыннан да, җыр язмышы — кош язмышы сыман. Җырчы-шагыйрь күңелендә канат чыгара да, ерак юлларга чыга, еллар, илләр аша урап кайта ул.
Сагындырды Агыйделнең камышы. Челтерәп аккан чишмә тавышы.
Сагындырды сызылып таңнар атуы. Әнкәемнең иркәләп уятуы—
Әлеге шигырен язганда, үзенең туып-үскән төбәген, «алтын балачагы узган» бо-лыннарны сагынып искә алгандыр шагыйрь. Аңа көй язган композитор С. Садыйкова да ихтимал, бу сүзләрдә чылтырап аккан чишмә кебек яшьлек елларының кайтавазын ишеткәндер. Ләкин ул чакта әле шушы җыр илләр гизәр, фин татарларының моңы белән өретелеп, кабат Идел ярларына кайтыр дип беркем дә күз алдына китерә алмагандыр.
Е


Шагыйрьнең яңа җырларыннан берсе—«Каршы ал, туган калам!» да энә шулай яшь композитор Луиза Хәйретдинова тәкъдим иткән көй рухын кабул иту нәтиҗәсендә язылган.
Илдар Юзеевның композиторлар белән иҗади дуслыгы күптәннән килә. Аның шигырьләре Мирсәет Яруллин, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов һ. 6.- лар иҗат иткән үзенчәлекле көйләргә җырлана. «Кайтам инде», «Серле чәчәк», «Мәтрүшкәләр» кебек җырлар әнә шундый көйләр канатында еракларга таралды, халыкның күңел байлыгына әверелде. Әле «Таныш моңнар» язылганчы ук, педагогия институты студентлары Илдар Юзеев белән Ләбиб Айтугановның «Төнбоек» һәм «Карлыганым, бөрлегәнем» исемле ике җыры яшьләр арасында популярлык казанып өлгергән иде. Шуннан бирле, гәрчә көй өчен текстлар язу белән махсус шөгыльләнмәсә дә, кабатланмас үзенчәлеккә ия булган җырлары шагыйрьне бөтен иҗаты буена озата килә. Илдар Юзеевның поэзиясенә хас сыйфатлар — халык иҗаты мотивларын яңа яктан ачу, фикер һәм хис ачыклыгы аның җырларында аеруча тирән чагылды. Шунлыктан алар күңелне сафландыралар, тыңлаучыларны чын мәгьнәсендә дулкынландыралар.
Юзеевның сәхнә әсәрләрендәге җырлары да бик үзенчәлекле. Бер яктан, алар драматургия материалының лиризмын, шигъри аһәңен көчәйтәләр, шул ук вакытта мөстәкыйль яшәеш алып, спектакльләргә караганда озынрак гомерле булып чыгалар, димәк, замандашыбыз зәвыгын тәрбияләүне дәвам итәләр. «Янар чәчәк» пьесасыннан берничә җыр (М, Яруллин музыкасы), «Бөркетләр кыяга оялый» водевиленнән «Бөркет турында баллада» (С. Садыйкова музыкасы), әнә шундый язмышлы булып чыктылар. Биш ел буе сәхнәдән төшмичә уйналып килгән «Кыр казлары артыннан» драмасындагы мәгьлүм җыр да (М. Имашев музыкасы) хис-моң тирәнлеге белән безне җәлеп итә, конкретлыгы һәм зур гомумиләштерү көченә ия булуы белән уйландыра.
Шагыйрь бәйрәм көннәрендә дә, моңайган-сагышланган чакларда да җырлана торган киң эмоциональ диапазонлы җырлар иҗат итә. Аның һәр җыры диярлек яңа моң чишмәсе булып туа һәм халык күңеленә юл таба. Чөнки аларда заман рухы, замандашларыбыэның бай һәм катлаулы эчке дөньясы ачыла. Шагыйрь тормышның үзе кебек үк гади .дә, катлаулы да булган табигыйлегенә ирешә. Шуңа күрә аның җырлары назга сусаган җанга йомшак җил булып кагыла, яңа офыкларга ашкынган күңелләрне көрәш байрагы булып алга әйди.